Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3», страница 6

Шрифт:

12

Ай ахырындагы «штурм» да узды. Эш ыгы-зыгысы сүрәнәеп китте. Тегесе-монысы юклыктан, гадәттәге әвеш-түешлек хөкем сөрде.

Ринатны пресс мәсьәләсе нык борчыды. Уйлап табучылар бүлегендә ашыкмадылар. Әллә берәр сәбәп табып тоткарладылармы? Ышан. Мелецковтан көтәргә мөмкин. Бүлек начальнигы булып алганнан бирле, үз хокукларыннан ничек файдаланырга кирәк икәнен яхшы белә. Фамилиясен искә төшерәсе дә килми. Кызгылт чырайлы йөзе, күз алдына килеп басса да, кәефне кыра. Бигрәк тә моннан ике ел элек инженер Салих Гаффаров белән булган хәлдән соң…

Ринат ул вакытта конструкторлык бүлегенең БРИЗ вәкиле иде. Көтмәгәндә, аңа Мелецков шалтыратты.

– Ринат Кәбирович! – Мелецков тавышы артык кыю тоела иде. – Менә нәрсә, монда лаборатория начальнигы Хәмитовның бер тәкъдиме бар, теге сезнең бүлектә модернизацияләнгән станокларда салкын килеш эшкәртелгән клёпкаларга… Дөресен генә әйткәндә, без аны бергәләп эшләгән идек. Шуның кәгазьләрен сездән рәсмиләштереп җибәрәсе иде.

Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган Ринатның авызы ачылып калды, әйтерсең тамагына арыш кылчыгы кадалган. Чәчелә төшкән уйлары көчкә үз хәленә кайтты:

– Василий Фёдорович! – диде ул, бераз тотлыккан сымак. – Ул бит – Гаффаров тәкъдиме. Берләшмәдән киткәнче бирелгән. Регистрация узган…

Чыбыкның аргы башы бермәлгә тынды. Әмма Мелецков югалып калмады.

– Тәкъдимнәрдә охшашлык бар, билгеле. Оптималь варианты ягыннан килгәндә… Без отышлырагын карыйбыз… – Ул фикеренә икенче юнәлеш бирергә ашыкты. – Гаффаров хәзер кайда эшли соң?

– Фәнни-тикшеренү институтында.

– Аны ничек табарга?

– Теләсәгез, мин сезне очраштыра алам…

– Яхшы. Алайса, килеп чыксын әле. Без киңәшербез…

Салих Гаффаров белән очрашу проходной каршындагы һәйкәл тирәли үскән яшь наратлар янында булды. Мелецков тәкъдимнәрне «берләштерү» кирәклеген әйтте. Салих үтә гаҗәпләнүеннән, күзләрен сәер ялтыратып, алтын кысалы күзлеген төзәтеп куйды.

– Ничек була инде бу? Тәкъдим бөтен расчётлары белән минеке, сез аңа ничек өлгерә алдыгыз әле?

Мондый җавапны көтмәгән Мелецковның кабарынкы кашлары тибрәлеп алды. Карашы, нигә бунт күтәрәсең әле син, дип әйтеп тора иде. Сул кулы сынганнан соң дөрес ялганмаган һәм бөгелми турыга катып калган урта бармагы, күрсәткеч таягыдай, Гаффаровка таба юнәлде.

– Ярар, карарбыз, күпме алырсың икән тәкъдимеңә…

Салих керфекләрен каккалап алды да Мелецковка текәлде.

– Моның белән нәрсә әйтмәкче буласыз сез?

Мелецков икенче тонга күчеп эндәште:

– Син дөресен аңла, бергә берләштергәннән нәрсә югалтасың? Минемчә, ышанычлырак була…

Салих ул чагында, килеп йөрмәсәм дә ярыйсы икән, дип уйлап куйды. Болай түбәнчелеккә калып вакланудан гайрәте чигә башлады, ниһаять, бәйләнешеп йөрисе килмичә, алайса, үзегез карагыз, дигән сымак, кул селтәп китеп барган иде.

Шушы тәкъдимгә акча алган көнне алар тагын очраштылар. Бу юлы берләшмәдән читтәрәк. Соцгород бакчасында. Ринат белән Салих кабат бергә иделәр. Мелецков та ялгыз килмәгән. Каратут йөзле, кара мыеклы, шулерлыгы ялт-йолт килгән күзләрендә үк чагылып торган Хәмитовны – тәкъдимнең өченче «соавтор»ын иярткән. Металлар лабораториясе башлыгы. Күрәмсең, шаһитлык өчен булгандыр.

Мелецков акчаларны Салихка сузды.

– Монда йөз кырык сум! – диде ул, кешегә изге эш кылгандай, исемлеккә кул куеп алганын белдереп. – Синнән бер ун сумы тиеш, бездән, берләшмә кешесе буларак, вычет бар, партвзнос хисабына…

Бу, аларның шулкадәр ваклыкка төшеп, бер яртылык теләнүләре иде.

Учына килеп кергән унлыклар утлы күмерләр булып тоелды Салихка, тешен кыса төшеп, Мелецковның оятсыз күзләренә текәлеп калды.

– Нәрсә? – диде ул, ачуыннан сирәк тешләрен ялтыратып. – Әле сезгә мин эшләп биргән йөз кырыгар сум азмыни?..

Мелецков ни әйтергә белмәүдән керфекләрен каккалаган арада, Салих карашын мыек астыннан төлкедәй елмайган ат күзле Хәмитовка күчерде. Аңарда спортчыларга хас тынычлык иде. Әйтерсең шулай кирәк. Бу хәлгә һаман да ачуы кабара төшкән Салих Мелецковка борылды:

– Син миннән партвзнос акчасын да түләтмәкче буласыңмы? Жулик несчастный!.. Ычкыныгыз моннан…

Салих үзе белән килгән Ринатка, киттек дип, башын какты да урыныннан кузгалды. Тегеләр, ни гаҗәп, берни булмагандай, икенче якка китеп бардылар.

Ринат ул көнне Салихлардан өйгә соңгарып кайткан иде…

«Юк, барып килмичә булмый, синең эшең өчен бүтән берәү дә йөрмәячәк».

Ринат, шундый фикергә килеп, бүлмәсеннән чыкты, дирекция корпусының өченче катындагы уйлап табучылар бүлегенә юл тотты.

Цехның инструментлар кладовоендагы кечкенә тәрәзә тишегенә сузыла төшкән Бәһрам:

– Миңа Ринат кискечен бирегез әле, – диде.

Янәшәдән генә узган Ринат моны үзе дә ишетеп калды, йөзе яктырып китте. Цехка килгәч тә тәкъдим ителгән фасонлы кискеч иде ул. Тәки аның исеме белән аталып китте.

Өченче цех турына җиткәч, кылт итеп Наҗия апасы искә төште. Ринат, үзе күренмиме дигәндәй, як-якка каранды, күзенә чалынмагач, бүтән сменададыр, дип уйлады. Шулчак игътибарын ике яшь-җилкенчәк җәлеп итте. Авызларына сигарет капканнар. Елтыр кара күзлесенең түше киерелә төшкән. Челәндәй нәзек озын сыйраклысы, сары чәчләрен туздырып, ак башлы кроссовкасын биетә-биетә, иптәше каршында ниләрдер сөйләнеп маймыллана. Ә станоклары тәккә әйләнә. Шелтә ясасаң, көләчәкләрен көт тә тор. Боларда эшкә карата миһербанлы мөнәсәбәт тәрбияли алсаң, күркәм буласы да, күрәсең, бу яшьләргә үз вакытында тәрбия кылынмаган.

Кою корпусын узгач, Ринат аргы башта төрле цехлардан җыелган брак детальләр, узеллар өеменә күз салды. Кояшта көзгедәй ялтыраган шома детальләр арасында ниләр генә юк. Кемдер шул ташландык өемнәр арасында майга буялган курткадан үзенә кирәкле вак-төякне – болт-гайкаларны җыеп йөри. Юк, мал кадерен белмибез шул әле…

Дирекция корпусына якынлаша төшкәндә, күренешләр бүтәнчәрәк үзгәрде: газоннарга утыртылган чәчәкләр кояшка елмая, тигез итеп кыркылган яшел үләннәр, яшь кырыкмыш тәнедәй елкылдап, күзләрне иркәли. Күрсәткеч такталарындагы төрле-төрле саннарның, лозунгларның җете буяулары әллә каян кычкырып тора. Чиста асфальт юллардан деталь-узеллар ташыган электрокарлар, әрсез кырмыскалардай, тыз да быз чабышалар.

Ринат, пыяла ишекне төртеп, корпуска үтте. Мәрмәр идәннәр, баскычлар шома боз кебек. Агач баскыч култыксалары да елык-елык килә. Ян-як стеналар шакмаклап, шифоньердай шома такталар белән тышланган. Ринат монда ничектер бераз читенсенү тойды. Тагын шул нәрсә күз алдына килде: шушы баскычлардан үзләренең гозерләренә җавап алу өчен кемнәр генә үтеп йөрмидер. Югыйсә ул да шундый ук кеше. Хәниясе дә, кер, кер, дип искә төшереп тора. Тик аңа үз тиешлесен сорап бару ай-һай кыен. Түбәнчелек белән баш ию, намусына каршы килеп яраклашырга тырышу аның табигатенә ят нәрсәләр иде. Юкса иелгән башны кылыч кисмәсен дә белә. Мәктәп, вуз стеналарында мәсьәләләрне беренче булып чишү әллә нәрсә түгел икән ул. Шушы мәрмәр баскычлардан түш киереп, җиңелчә генә узып йөрүче Мелецковларга үзеңнекен исбатлау, чын йөзләрен ачып салу бермә-бер кыенрак икән. Аның өчен аягың таймаслык ныклы нигез, авып китмәслек терәгең булу да кирәк. Каршылыклы бәхәс туганда, терәк булырлык кеме бар соң аның? Баш инженер Александр Филиппович белән бәйләнешкә керсәң иде. Азмы-күпме танышлар, институтта бер чордарак укып йөрделәр. Түбәннән күтәрелгән кеше. Мастердан цех, производство башлыгы булды. Һәрхәлдә, аның белән аралашып булыр сыман. Бераз кырыс холыклы, ләкин ансыз булмый… Ул этеп егарга тиеш түгел…

Мелецков эш урынында туры килмәде. Тиздән килеп җитәрен әйттеләр, көтәргә куштылар. Көтү Ринатның тынычлыгын бозды. Кемдер каршында дәүләт имтиханы тотарга әзерләнгән күк булды.

Сабыры төкәнгән Ринат, баш инженерның нинди көндә, кайсы сәгатьләрдә кабул итүен белергә теләп, икенче катка төшеп китте.

Директор белән баш инженерның кабинетлары кара-каршы гына. Урталыкта – зур гына приёмная. Ринат, чират көтүчеләрне күреп, бүген директорның кабул итү көне икәнен абайлады. Секретарь кыз, яшь кенә күренсә дә, тупас, авыр гәүдәле. Гомерендә елмая белмәгән кебек тоела. Ул калын китабын читкәрәк этте дә, каш астыннан гына Ринатка карап:

– Фамилиягез ничек? – дип сорады, директорга керергә тиешле кешеләр исемлегенә төбәлде.

– Юк, миңа баш инженер кирәк иде, – диде Ринат.

– Ул Мәскәүдә командировкада.

– Кайчан кайтачак?

– Дүшәмбедә.

Ринат, алай икән дип, баш какты да, ишектәге кабул итү сәгатьләрен күңеленә беркетеп, кире борылыйм дигәндә генә, директор кабинетыннан аксыл йөзенә тимгел-тимгел кызыллык йөгергән бер яшь кенә ханым килеп чыкты да, як-ягына борылып та карамый, дулкынлануын тыяр-тыймас, ашыгып китеп барды. «Үтенечен канәгатьләндермәгәннәр», – дип уйлады Ринат һәм ихтыярсыздан элегрәк цехларда май-керосин складында эшләүче, татарчаны шәп белгән Пелагея исемле, бераз кыеграк авызлы чуваш хатынын исенә төшерде. Цехташларының кәмит итеп сөйләвенчә, ул директорга квартира сорап бер керә, ике, өч… Каршы килә башлауларын сизү белән, дулкынланып, юри, өянәге килгән кешедәй, һушыннан язып егыла икән. Соңгы керүендә директор түзмәгән, бар, бүтән йөрмәсен монда, дип, квартирага рөхсәт биреп чыгарырга мәҗбүр булган…

Ринат фойега чыкты. Монда төрле вакытларда эшләнгән моторларның фотомодельләре, рәсемнәре рамлап эленгән. Шунда ук экономик күрсәткеч диаграммалары сызылган. Фойе һәм коридорлардан, тек-тек басып, биек үкчәле ханымнар үтеп-сүтеп йөри, алар үзләренә генә хас нәзакәтлелек белән узалар, директорның килгән-киткән минут-сәгатьләрен төгәл белеп, көнлек кәефен барометрдай сизеп торалар. Исәнләшкәндә, мөлаем гына елмаерга тырышалар, үзләреннән хушбуй исләрен коеп калдыралар. Бу – аларның үзенчә яшәү ысулы. Моны станок артына басып эшләүче Наҗия апа да, минем Хәния дә булдыра алмый.

Ринат тормышта шундый каршылыклы принциплар барына күбрәк инана барды. Тормышны көрәш дип атамаслар иде шул. Кем җиңә? Көчле. Ул көч гаделлек, хаклык өчен янучылар кулында булырга тиеш. Димәк, Мелецковлар каршында җебеп калырга ярамый…

Канатлы уйлары аны өченче катка җиңел алып менде.

Кабинет ишеген ачып кергәндә, Мелецков өстәл артындагы әйләнмәле урындыгының терәгенә арка терәп утыра иде. Кулында телефон трубкасы. Текә башын чак кына кагып, «уз!» дигән ишарә ясады. Гәүдәсе әле бер, әле икенче якка боргаланды.

– Әйе, әйе, урыны шәп, Идел буенда. Сызым-үлчәмнәре бар, әзер… Яхшы булыр иде ул нарат бүрәнәдән. Ни әйтсәң дә, бер бүлмәсен мүкләп, җылы итеп эшлисең… Анысы очрашкач. Яхшы, килештек. Хуш…

Мелецков трубканы куйды да, бернидән тартынмый, үзен иркен тотып, Ринатка дәште:

– Тыңлыйм. Утырыгыз.

– Юк, утырып тормыйм, – диде Ринат, янәшәсендәге урындыкны өстәлгә табарак шудырып. – Василий Фёдорович! Мине пресс мәсьәләсе кызыксындыра. Эшкә бирелдеме әле ул?

– Әлегә тора.

– Ничек?.. Кирәк бит…

Мелецков үз дәрәҗәсен үзе белгән тавыш белән:

– Бер синең пресс кына түгел бит, цехның бүтән мөһим эшләре дә җитәрлек, – диде.

Бу җавап Ринатның күңеленә тиде.

– Ә минем эш мөһим түгелмени? Экономик яктан караганда, эффекты – меңнәр!.. Шул реверс аркасында моторы салдырылган самолётлар һәр аэропортта кадалып утырса, өстәвенә самолёт көткән пассажирларның кадерле вакытлары да исәпләнсә, бу икеләтә мөһим. Аннары мин дә, төп эшемнән аерылып, сафтан чыккан рәшәткә калакларын алыштырып йөрсәм, бу ни булып чыга инде?

– Ринат Кәбирович! Кызма әле син, кызма… – Мелецковның хәйләле күзләре ялтырап китте. – Әле калаклар тәҗрибә экспериментлары үтмәгән, лаборатория эшләрен әйтүем.

– Лаборатория сынауларын параллель алып барырга кирәк. Кәшифнең җайланмасы әзер, бөтен эше тапшырылган. Сынау уздыру һәм сынау нәтиҗәләрен язып бару алар эше дә…

Ринат нәрсә җитми соң дигәндәй аптырап калды. Мелецковка аның болай маңгайга бәреп сөйләшүе ошамады. Ул үз фикерен алга сөрде:

– Боларны башкарып чыгу ике кешедән генә тормый бит. Бу – иҗади эш, коллективный булырга тиеш. Без идея бирдек дип кенә… Монда бит лаборатория начальнигы, хотя бы аларның берәр хезмәткәре дә катнашырга тиеш дип беләм…

Ринат ярсынудан үзен көчкә тыеп торды. Мелецковның кай якка сукаларга тырышуын ул яхшы төшенде. Артык кызып китәргә теләмәсә дә, уйлаганын ачыктан-ачык әйтеп салды:

– Юк инде, Василий Фёдорович, андый номер барып чыкмас. Идея бирүче дә, исәп-хисапларны ясап исбатлаучы да без. Моңа шик-шөбһә булмаячак дип беләм. Лабораториядә күрсәтмә буенча сынау күрсәткечләрен язып бару аларның төп эшенә керә, аның өчен алар хезмәт хакы ала. Һәммәсен, шул исәптән Хәмитовны да, соавтор итеп кертә башласак… Бу инде үз намусыңа хыянәт итү белән бер… Әгәр дә эш шунда гына терәлеп калган икән, мин баш инженерга керәчәкмен.

Мелецков, сагая төшеп:

– Анысы сезнең эш, сезнең хокук… – диде.

Кәефе кырылган Ринатның күзенә-башына берни күренмәде, ул цехка ашыкты. Якында гына ухылдап, тимерчелек цехын дер селкетеп эшләгән пресска якынлашты. Хисләре шул пресс тавышына ияреп тибрәнде. Битләре шундый кызышты ки, ул үзен сандалга салган кызган металл каршында басып торгандай хис итте. Юк, юк… Ул мондый гаделсезлекне кабул итмәячәк. Шулай да ул бик үк кимсенмәскә тырышты, һәм әлеге пресс, кабат гөрселдәп, аның кичерешләренә «нокта»сын куйды – мичтән яңа гына тәгәрәп төшкән металл бүкән як-якка аксыл чаткылар чәчеп җибәрде. Пресс аны камырдай изәргә кереште.

Әйе, аның прессы да үз көчен бер табар, клёпкаларны салкын килеш тә кысып китерер…

Шушы хәлгә бер атна чамасы узганда, Ринат, ярдәмче механика цехына кереп, үз прессының инде производствода тәҗрибә куллану өчен ясала башлавына ышанып чыкты.

13

Хәния торып кухняга чыкканда, анда ике генә кеше бар иде. Берсе Вәкил хатыны – чәрелдек Рәмзия, икенчесе – Сәлимә, төскә-биткә чибәр, мөлаем ханым. Буй-сынында ук бертөрле горурлык сизелә.

Кыйбла ягындагы зур тәрәзәдән мул гына булып иртәнге кояш нурлары үтеп кергән иде. Хәния бу балкышны таңга ачыла барган чәчәк таҗына охшатты. Ул тәрәзәләре кояшка караган кешеләрне бәхетле саный, елмайсалар, йөзләреннән шатлык ташыгандай тоела иде.

Савыт-саба шалтырап куйды. Елан теледәй сузылып, тагын бер плитәдә газ ыжгырып кабынды.

Эленке-салынкылык килеш-килбәтенә, хәрәкәтенә сеңгән, шунлыктанмы тутырган тавыктай йомры гәүдәле булып калган Рәмзия арты белән үз өстәле читенә терәлде дә Хәниягә сүз катты:

– Синеке дә эшлиме бүген? – Моның белән ул бу шимбәдә ире Вәкилнең дә эшләвен искәртте һәм, балык чистарткан пычагын суда чайкарга онытып, кулында тотып торды.

– Эшли, – диде Хәния, кәбестә турарга керешкән җиреннән башын күтәрми генә. – Безгә кешеләр кебек ял итәргә язмаган инде. Кухня саклаудан баш чыкмый…

Рәмзия теләп килеште һәм балаларча беркатлылык белән авызын ерды. Ул йомры иңбашларын талпындырып алды.

– Шул шул менә, шайтан бәхетеңә төкергәч… Синеке, ярый әле, эчми. Тыныч, ичмасам… Минеке кебек теңкәгә тимидер…

«Күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә. Кемгә ничектер…»

Гадәттәгечә, ирләр яманлауга корылган бу сөйләшү Сәлимәгә ошамады. Ул Рәмзиягә карап алды да, ай-һай, теңкә-бәгырьләреңә тисәләр, мондый ук пошмас җан булмас идең дигәндәй әйтә куйды:

– Ир кадерен белмисез әле сез. Җай, көй дигән нәрсәләрнең хикмәтләрен аңлап бетермисез… Менә мин үз-үземә аптырый торган идем, нигә, мәйтәм, шул нәрсәләрне бераз алданрак аңламадым икән, дип. – Сәлимәнең алсу бит чокырына кояш нуры төшеп кунды. Җете кызыл халаты сылу тәненә ияреп тибрәлде. – Ирләрнең, җаным, вакытында күңелләрен күрә белсәң, алар синең яныңда балык кебек йөзеп йөри.

Әйтерсең бу сүзләр Хәниягә атап әйтелде, ул сиздерми генә башын читкә борды. Рәмзиянең авыз ерылган иде.

– Әйе, чынлап!.. – диде Сәлимә. – Әле юк-бар эшләреңне табып, яныңнан китми бөтереләләр. Инде шулчак: «Кит әле моннан, чукындың инде!..» – дип, тыр да пыр килсәң – бетте, рухлары сына, ризыкның тәме югала. Ирләр кылын дөрес чиртә белмәсәң, гауга чыкканын көт тә тор…

Шушы сүзләрдән соң Рәмзиянең ерык авызы томаланды. «Миңа төрттергән була тагы. Бар кеше дә синең кебек матур елмаеп сөйләшә белми шул. Культурный, имеш!»

Ләкин Сәлимә кемне дә булса үпкәләтер өчен сөйләми иде бу сүзләрен. Ул тынып, уйчанланып калды, тавышы да зәгыйфьләнгәндәй тоелды.

– Икең дә тигез, тату яшәүгә ни җитә?! Безнең дә Наил белән кайчак юктан гына әйткәләшеп алган чаклар була иде. Мин дәшми ун минуттан артык тора алмый идем. Ул дәшмәсә дә, үлеп китәрдәй булам. Аны эшкә үпкәләтеп чыгарып җибәрмәдем. Килеп каршына баса идем дә: «Наил җаным! Кая, бер кочаклыйм әле үзеңне. Юкса син дә, мин дә тыныч кына эшли алмабыз…» – дим. Шуның белән бетә. Ул шатланып, канәгать булып чыгып киткәч, миңа да рәхәт… Белсәгез иде, ирсез читен, җанны ялгызлык кимерә… Вакыт-вакыт эшкә кул бармый, пешерәсе-төшерәсе килми. «Кем өчен?» – дисең. Аны янымда сизеп яшәгәндә, кош кебек очынып йөри идем. Юк, тигезлеккә һични җитми… – Ирен исенә төшерү аны алыштырып куйгандай итте. – Язмыш аның белән булу бәхетен миннән кызгангандыр инде. Ул көнне авылларына һич кенә дә кайтарасым килмәгән иде. Җаным өзгәләнде. Авариягә эләгәсенә икән…

Хәния дә, Рәмзия дә бу фаҗигане аңлыйлар иде. Ун яшьлек кызы белән ялгыз калган Сәлимәне бүлдермәделәр. Сәлимә, күңеле нечкәреп китүен сизеп, бераз тынып торды да күңелен үзе үк күтәрә төште.

– Берсендә, – диде ул, – шушындый ук матур көн иде. Кызым әниләрдә чак, авылда. Бар эшләремне дә бетердем. Өйдә ялгызыма күңелсез. Чәчләремне ясадым, кершән яктым. Хушбуйларымны сиптем. Кызлар кебек ал да гөл итеп киенеп куйдым. Ишекле-түрле йөренәм. Буй-сынымны көзгедән киләм дә карыйм, киләм дә карыйм. Бусагамны атлап чыгып китәргә кыюлык җитми, нидер тотып тора. Артымнан Наилем: «Кая барасың инде?» – дип дәшәр кебек. Йөрәк кыбырсына. Өйдә дә каласы килми. Каядыр барасы, кемнәрнедер күреп сөйләшәсе килә. Кая барырга кирәген үзем дә белмим. Шулай да, үземне үзем җиңеп, чыгып киттем. Барам да барам. Тирә-ягыма күз салам, һәркемнең үз гаме, үз мәшәкате… Бер-берсен хөрмәтләп, аңлашып узган парларга кызыгып куясың. Тигез гомер иткән, чөкердәшеп яшәгән әби белән бабайны күргәч: «Бәхетле картлык безгә шушылай килсен иде ул!» – дисең… – Ул үзалдына көлеп куйды. – Ни, троллейбус көткән тукталышта бер ир – калын гына иренле, кызгылт итләч битле, галстук таккан түше күркә сыман киерелгән, кырын-кырын миңа күз сала. Ауга чыккан чуртан балык инде. Бу, сүз катарга җай эзләп, миңа таба бер-ике адым да ясады. Аның тыйнаксызлыгы ничектер мине рәнҗетеп, кимсетеп җибәрде. «Чибәр ханым! Сәгатегез ничә әле?» – дип сораган иде дә, җавап та бирмичә, кырт кына баскан урынымнан күчтем. Аннары беренче троллейбуска утырып киттем. Бер тукталышны узам, икенчесен, өченчесен… Кая төшәргә, нишләргә икәнемне дә белмим. Кем беләндер сөйләшеп китәргә омтылам икән дә, артымда Наилем карашын сизгән күк булам икән. Ә алдыма сагаеп кызым Гөлсинә килеп баса… Менә шундый бер сәер хис кичереп, мин ул көнне утырган троллейбусымнан төшми кире әйләнеп кайттым…

Хәния, бу хатирәдән чыгып: «Ирең әйбәт, сабыр кеше булган икән, үзең дә аны яраткансың…» – дигән фикергә килде. Ә ярату адәм баласын нинди генә үрләргә күтәрмәс тә, нинди генә упкыннардан тартып алмас! Аңа ия булыр өчен, бик күп нәрсәләр, осталык кирәктер…

Хәния күңелендә, үз тормышына бәйләнеп, бүтән уйлар да кабынып өлгерде. Анысы дөрес: тигезлек, татулык кирәк. Ул аны акылы белән яхшы белә. Тик аны ничек булдырырга? Бөтен барлыгы, йөрәк кайнарлыгы белән ачылып китәргә нәрсә комачаулый соң? Күңелгә гел каршы төшеп торган гадәт-холыкмы, әллә рухыңа буйсынмаган бүтән сәбәпме? Ринат белән нәрсә турында гына сөйләшә башлама, ахыры ризасызлык белән бетә. «Кысыр сорауларың белән туйдырма әле, – ди, – тегене тегеләй, моны болай итәр идең», – ди. Кистерә дә куя. Шуннан аңа ничек елмаясың инде… Юк, яратуны көчләп такмыйлар, как есть, күрсә – күрә, аңласа – аңлый…

Хәния иртәнге ашын, Зөлфиясен уятмыйча, ялгызы гына тынычлап утырып ашады. Бүтән көндәгечә аны өстәл кирәк дип ашыктыручы Ринаты да булмагач иркенләде. Өстәл яныннан кубыйм гына дигәндә, урамда нидер ваткан-җимергән тавышларга колак салып, тәрәзә буена килде. Караса, үзләренә каршы яктагы ике катлы иске баракны сүтә башлаганнар икән. Сүтәргә дигәндә, теләүчеләр дә күп табылган. Ломнар, кадак суыргычлар тоткан ирләр, хатыннар, арбаларын тартып, шунда таба җыелалар. Кемгә нәрсә кирәк? Тактамы, бүрәнәме, кирпечме? Бакчачылар кинәнә. Тузаныннан курыкмый, көчен кызганмый. Хәния мәш килеп кайнашкан халыкка кызыксынып карап торды. Аныңча, тырышкан кеше бакчасын да булдыра, машинасын да ала, йортын да сала, баракта череми. Әнә берсе машинасы белән үк килеп туктаган, кайда нәрсә барын күздән ычкындырамы соң!

Як-якка тузан бөркеп, бер бүлмә стенасы ауды, ике… Бөтен йорт кысасы һәм миче-ние белән менә авам, менә авам дип тора. Шуңа да карамастан югарыдагы егетләр өстәге такталарны чистарта бирәләр…

Йокысыннан уянып, әнисе янына килеп баскан Зөлфия сорап куйды:

– Анда нишлиләр, әни?

– Барак җимерәләр.

– Кешеләр кая киткән?

– Яңа квартира биргәннәр.

– Ә безгә кайчан бирәләр?

– Кайчан ваталар.

– Алайса, без дә чыгып ватыйк, аннары безгә дә бирерләр.

Хәния көлемсерәде.

– Син башта ашап эч әле.

– Минем ашыйсым килми.

– Алайса, юын, киен. Аннары бергә чыгып карарбыз.

– Әйдә…

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2017
Объем:
601 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03660-3, 978-5-298-03423-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают