Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3», страница 5

Шрифт:

9

Ринат, үз-үзенә урын таба алмыйча, тегендә-монда сугылды. Вакыт узган саен гасабиланды: нишләргә? Реверска капкачлар кирәк. Хет суй, кис… Әллә кабат Бәһрам белән сөйләшеп карыйсы инде? Бәлки, тыңлар?.. Юк, ике сөйләшергә яратмый. Киресе килеп чыгачак… Вәт сиңа Сөләй, тотып селкисе җан… Тәки күренми бит. Сәгать инде ике тулып килә. Икенче сменага да килмәсә?.. Чыннан да, үзем барып кайтмый булмас. Туган авылына. Кадышевога.

Шундый карарга килгәннән соң, автобус белешер өчен, берләшмә диспетчерлыгына шалтыратырга дип чыгып кына киткән иде, кире уйлап бүлмәсенә әйләнеп керде.

Бу вакыт Сөләй сыраханә төбенә килеп туктаган иде. Чиратта халык күп булмавы кәефенә бик хуш килде. Төгәл санап тыгылган ике сум илле тиен акчаны кесәсеннән капшап карады. Ишек төбенә килеп җитәрәк, әче сыра исе белән аралашкан тынчу һава борынын ярып керде. Таныш-белешләр күренмәде. Алдында яше кырык тирәләрендә булган ябык гәүдәле, үзеннән бераз тәбәнәгрәк бер кеше басып тора. Эссе булуга карамастан, шактый бушап калган костюм кигән. Аксыл-сары чәче тарак кермәүдән киезләнгән. Бу кыяфәтенә карап, Сөләй аны эш кешесе түгел дип юрады. «Беткән бу, кадерсезлеккә чыккан», – дип, гыйбрәт алырга теләгәндәй, үз-үзен шелтәләде. Ничек тә эшләргә кирәк. Болай сәрхушланып йөреп кем ота? Ә сүзе күпме?..

Сөләй кулын, ияләнгән гадәтенчә, аска селтәде. Шулвакыт теге кеше, аңа яны белән борылып, уч төбенә җыйган вак акчаларын берәмтекләп санарга кереште. Кулы бер тиен акчаны эләктерергә тилмереп калтырый иде. Тырыша торгач, бакыр тиеннәрен бер учыннан икенчесенә күчерде, бермәл уйланып калды. Аннан кинәт Сөләйгә күтәрелеп карады. Күзләре эчкә баткан, башына сугып миңгерәткән кешенекедәй тонык, нурсыз иде. Сөләй аның нәрсә теләгәнен шундук сизенде.

– Что? Не хватает что ли? – дип дәште.

– Да, малость, – диде теге, чак кына телен әйләндереп.

– Сколько?

– Семь копеек.

Сөләй, кесәсеннән ун тиен чыгарып, аңа сузды.

Теге, акчаны алуга, «Рах-мат!» дип, киезләнгән башын иде.

Чират җиткәч, Сөләй банкасына агызган сыра янына бер кружка өстәп тә алды. Аны читкәрәк, койма кырыена китеп, кинәнеп эчте һәм кайтырга чыкты…

Керпедәй кыска кара чәчле, сары футболка кигән дефектчы Ибрай капка алдындагы нарат бүрәнәләр өстенә чыгып утырган, ул кайтып килүче Сөләйнең сумкасы буш түгеллеген шәйләп алган иде.

– Сәлам, күрше! Каян килеш?

– Сәлам, сәлам! – Сөләй, узып китәргә арусынмыйча, Ибрай ягына борылды. – Сырага төшкән идем… Эчәсеңме?

Ибрай, кояшта чуен кебек каралган тән мускулларын уйнатып, бүрәнә өстеннән ялт кына сикереп төште.

– Ярар иде ул бераз… бу эсседә. Миндә кипкән балык та бар. – Ул, монда уңайсызрак булыр дигәндәй, як-ягына каранды һәм, Сөләйнең карашын тотып, башын бакча ягына изәде. – Әйдә миләш төбенә…

Ибрай, силикат кирпечтән салган йортының зәңгәр капкасын ачып, ак «Жигули»е кукраеп торган ишегалдына зур дәрт белән узды һәм сорап куйды:

– Син беренче сменада эшли идең бит?

– Бүген икенче сменага чыгам, – диде Сөләй, кәефсезлеген сиздереп. – Кичә баҗай белән утырган идек…

– Ә-ә… – диде Ибрай, аның хикмәтләрен аңлап, һәм рәшәткәле бакча эченә ишарәләде. – Син керә тор, мин хәзер алып чыгам…

Сөләй, бакчага уза-уза, Ибрайга төзешкән кирпеч гаражны янә бер кат күздән кичерде. «Без түгел кешең… яши белә».

Ибрай кухняга эленгән балыклары каршында тукталып калды. Кәкре бармаклары кай төштә тукталып калырга белмәде. «Монысы зуррак. Монысы? Бәләкәй…» Ниһаять, учына уртача балык килеп эләкте. Аннан ике стакан бер-беренә бәрелеп чыңлап алды. Шкаф янына килеп җиткәч, бер мәлгә туктап калды. Шкаф ишеген ачты, күзе төрле-төрле аракылар өстеннән йөгереште: «Коньяк зур кунакларны көтә бирсен. Бу шәраблар аңа тәтеми дә тәтеми. Тәк, тәк. Менә бу шешә төбендәге сасы спирт кисәге? Әллә бөтенләй кирәкмиме? Яңа мунча бурасын бурашырга керә аламы әле? Аннары да җитешербез. Йә тагын эшенә бара алмас. Үз сырасын эчеп кенә сыйланыйк та…» Ибрай, авызын ерып, артык көттермичә, Сөләй янына чыкты.

Ибрайның газета өстенә куйган балыгы ярга чыгарып ташланган җәтмә эчендә калган күк булып китте. Сөләй шулай дип уйларга өлгермәде, балык, Ибрайның кара бармакларына эләгеп, урталай сынды, баш ягы Сөләй алдына килеп ятты.

– Аракыны кыстылар хәзер… – дип, Сөләй стаканнарга сыра агызды.

– Әйтмә дә инде, – диде дә Ибрай, ялт кына, стаканын бушатып та куйды. Тәмләп балык койрыгы суыра башлады. Көлемсерәгәндәй итеп янә өстәде: – Зато, күрше, баш авыртмый инде, ә-ә?

Ибрайның салпы якка салам кыстыруына Сөләйнең әллә ни исе китмәде.

– Баш авыртса, аны төзәтеп була, – диде дә стакандагы сырасын голт-голт йотып җибәрде. – Менә монда авыртмасын… – Ул йодрыгын йөрәк турына бәргәләп алды. – Иң кыены шунда…

Ибрайның майлы күзләре хәйләле ялтырап китте.

– Өйдә тәртиптер ич?

– Өйдә ярый анысы… Хатын мырлый-мырлый да туктый ул…

– Соң, шулай булгач, нигә уфтанырга?

Сөләй, сары тешләрен ялтыратып, авыр сулады.

– Дөреслек юк…

– Дөреслек? – Ибрай, Сөләйдән ни чыгарын көтеп, шып туктап калды, кашларын мәгънәле сикертеп алды.

Сөләй, фикерләрен бер ноктага тупларга теләгәндәй, бакчаның кыл уртасына иске шинель, солдат бүреге кигереп ясалган карачкыга төбәлеп калды. Карачкы аңа кимсетелгән, рәнҗетелгән бер ярлы-ябага кебек тоелды. Салынып торган чулак җиңе күңелен шомландырып җибәрде. Һәм ул, әйтәсе фикеренең эзенә төшкәндәй, кырт борылып Ибрайга карады.

Ибрай, туклыкка күнгән кыяфәттә, бернигә исе китми, балык койрыгын чәйнәвен белә иде. Калын таза ак тешләре авызына эләккәнне һич тә ычкындырырга охшамаган.

– Әйе, әйе… – диде Сөләй, сүзен дәвам итеп. – Менә былтыргы ярышны гына алыйк. – Кечкенә генә тыныштан соң, төрткеле итеп өстәде: – Социалистик ярышны… Станокчылар, слесарьлар, полировщиклар ярышын. Шартлар шундый: күпме эшли аласың – чикләү юк… Җиңеп чыгучыларга телевизор, акчалата бүләкләр, әле кемгәдер квартир да бирделәр. Мин дә ярыштым. Тырыша торгач, ике атна дигәндә, группа буенча өченче урынга чыктым. Күңел күтәрелеп китте. Атна саен эш нәтиҗәләрен карап барабыз. Ахырга таба карыйм, мастер Потапов – безнең горлапан Якимов, Крутяковлар тирәсендә еш чуала башлады. Әст-вәст киләләр. «Калҗалырак» детальләр алар ягына ычкына. Шу-шу болар. Эшләре шома бара. Тагын бер атна узды. Ярыш нәтиҗәләрен карыйм, үз күзләремә ышанмый торам: Сөләең өченче урыннан бишенче урынга тәгәрәгән. Тегеләр алда, мине сикереп узганнар. Булмый икән бу, дип уйлаган идем һәм дөрес чыкты: финишта – алар беренче! – Сөләй бармакларын бөкте. – Пеләш төсле телевизор алды. Крутяковларга өчәр йөз сум премия.

– Ә сиңа? – Ибрай мыек астыннан елмайды.

Сөләй баш бармагын урта бармак белән имән бармак арасына тыкты.

– Миңа?.. Менә шымытыр… Алырсың Потаповтан. Бүре тек бүре. Үчеккән кешесен сарык урынына тотып ашар. Эче тулы мәкер. Андый мастерны гомер күргән юк әле.

Ибрай, Сөләйнең фәлсәфәсен гадәти күренешкә санап, болар вак нәрсә ул дип, стаканнарга сыра бүлде.

– Әй күрше, синең белән миңа дөреслекне эзләп маташасы түгел, эшләгәнеңә түләсәләр…

Сөләй аның фикере белән килешмәде.

– Юк инде, күз алдында кычкыртып алдасыннар да, ничек ачуың килмәсен!..

Ибрай, мөһим нәтиҗәгә килгәндәй:

– Күрше! – диде. – Этсез куян тотып булмый, диләр. Мин заводка килгәнче, менә шушы йортны салганда, бер өч ел ит комбинатында тәэминатчы булып эшләдем. Тегесен табарга, монысын юнәтергә йөгерәсең. Оешмаларга теләнеп килгәч, синнән башта: «Каян син?» – дип сорыйлар. Синең белән сөйләшергәме, юкмы? Һәм ничегрәк? «Сез безгә ни белән булыша аласыз?» – дип җибәрә ул, танышкач. Ык-мык килсәң – бетте. Сиңа, теле белән әйтмәсә дә, «Бир?» дип карап тора инде ул. Нәрсә кирәк дип беләсең син аңа? Билгеле инде, йә ит, йә нәрсә. Ул дәшми генә синең тәкъдимне көтә. Өметләндерсәң, хатыңның бер почмагына уңай резолюциясен сырлап куя. Әле фонды була торып та: «Пока юк!» – дисә дә нишлисең? Көтәргә калып, борылып китәсең. Эш бит көтми… Ә кирәкле әйбер кем өчендер бар, кем өчендер ул НЗ тота. Белдеңме? Ә син әйтәсең… Алай булырга тиеш түгел бит…

– Дөрес, тиеш түгел? – Сөләй, ризасызлыгын белдереп, авыр көрсенде. – Намуслы бәндә, тыйнаклыгын саклап, арттарак кала шул. Әрсезе, комсызланып, алданрак өлгерә, ишек юлын бикләсәләр, тәрәзәдән керә. Бер эшеннән чөйсәләр, яхшырагын барып таба, этлеген ташламый, вәт нәрсә! Андыйларны әкәнчәтелне авызлыкларга иде.

– Әйтергә җиңел… – диде Ибрай, кирәксезгә дә елмайгандай итеп. – Бер авызлык ычкынгач, аны берәү дә үзе теләп кире кияргә теләми шул, синең янәшәңдә бил бөгеп станокта да эшлисе килми аның, бер бизгәч…

– Эшләсен… Мин андыйларга җир казытыр идем…

– Хыял… – диде Ибрай һәм сүзне икенчегә борды:– Яңа мастерың ничек соң?

– Ринатмы? Потапов түгел! – Сөләй янә кулын аска селтәде. – Тик килешә алырлармы, юкмы?..

Ибрай үз йомышын, ягъни Сөләйне мунча салышырга чакырырга кирәклеген уйлап алды.

– Күрше! – диде ул, үзенчә якынлык сиздерергә тырышып. – Бер йомыш бар иде сиңа.

– Нинди?

– Яңа мунча бурасын мәтәштерәсе бар иде, ял көненә…

Сөләйнең бу юлы да күндәмлеге җиңде: үз эшләре кырылып ятса да, күршесенә каршы килә алмады.

– Ярар, дәшәрсең…

Шулвакыт зәңгәр төстәге микроавтобус, тузан туздырып, Сөләйләр капка төбендә тукталып калды. Моны күреп, Сөләй белән Ибрай ялт борылдылар. Бер мәлгә урнашкан тынлыкны Сөләй бозды.

– Бу мине алмага…

– Эштәнме?

Сөләйгә җавап бирүнең кирәге калмады, автобус ишегеннән Ринат килеп чыкты. Төбендә әз генә калган сыралы банка сумка эченә кереп утырды. Ибрай күршесен капкага кадәр генә озатты, анда ук чыгып йөрмим инде дип, капка артында калды, көтелмәгән тамашаны күзәтәсе итте.

– Мин монда… – дип дәште Сөләй, капка янында басып калган мастерына таба килә-килә.

Ринат, Сөләйне күрүгә, түземсезлек белән аның якыная төшүен көтте һәм:

– Син нәрсә эшкә чыкмый йөрисең? – диде.

Туткыл йөзенә тир бөртекләре бәреп чыккан Сөләй мастер соравына, бераз елмайгандай итеп, сары тешен күрсәтеп алды.

– Бүген икенче сменага чыга идем инде…

– Кичә ник юк идең?

– Кәеф булмады…

Ринатның ачуы чыкты.

– Менә нәрсә, брат, без план үтәлешен синең «кәеф»еңә генә көйләсәк, нәрсә булачагын беләсеңме син?.. Эшләр тагын да мондыйга китә калса, үпкәләштән булмасын, ике төрле сөйләшү булмаячак…

– Мин бит үземә тиешне барыбер эшлим… – диде Сөләй, акланырга ниятләп.

Ринат аны кырт кисте.

– Син үзеңә тиешне кичә эшләгән булсаң, мин монда килеп тә йөрмәгән булыр идем. Бүген кичәге өчен дә эшләрсең, әйдә, җыен!

– Хәзер үкме?

– Хәзер үк…

Машина кайтыр юлга чыкты. Алар байтак араны сөйләшми бардылар. Күзгә-күз, җитди сөйләшүдән туган кайнарлык әле сүрелеп җитмәгән иде. Сөләй тәрәзәгә караган. Ул юл буендагы җиләк-җимеш бакчаларын, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, үз зәвыкларына туры китереп салынган төрле-төрле йортларны күздән кичерде. Әйтерсең аларны беренче тапкыр күрүе. Юкса көн дә шушы юлдан йөри ләбаса.

Ринат, күзен алга төбәп, Сөләйгә бәйле уйларны кичерде: «Икенче сменага килә идем, имеш… Нишләтергә инде сине? Шул хәмергә табынмасаң, үзең болай…»

Автобус, юлны аркылы чыгып барган, хуҗасызлыктан мең җәбер кичергән аклы-сарылы этне таптатмаска тырышып, кырт кына борылыш ясады. Ринат, янга авып китмәс өчен, тоткычка ябышты.

Сөләй:

– Әҗәл эзләп йөрмәсәң соң? – дип куйды.

Ринат эченнән «Адәм баласы, берүк, шушындый эт тормышына дучар була күрмәсен инде…» дип уйлап алды.

Ринат, юлдашына дәшеп:

– Хатының кайда эшли синең? – диде.

Көтелмәгән сорау Сөләйне гаҗәпләндерде, ул бераз шикләнә дә калды.

– Нигә?

– Юк, болай гына…

Сөләй, аптырап, иңбашын какты.

– Заводта вахтёр.

– Безнекендәме?

– Әйе.

Ринат тотлыгыбрак калган Сөләйгә карап алды да кискен генә әйтә куйды:

– Менә нәрсә, иптәшкәем, – диде, – тагын шушындый фокуслар ясап йөрсәң, эшләгән акчаңны хатыныңа бирә торган итәбез.

Сөләйнең тәмам сөмсере коелды. Артыгын сөйләгәненә үкенгәндәй, кулын селтәде:

– Юк инде, хатын алдында түбәнәясем килми. Шул гына калган ие! – диде. Алар бу вакыт берләшмә капкасына якынлашып киләләр иде.

10

Реверс группасы тынып калган иде.

Көнлек нәрәтләрне караштырып чыккан Ринат телефонга үрелгән кулын кире алды. Исәбе Хәниясенә шалтыратып карау иде. Аны ниндидер эчке көч тоткарлады: ә нәрсә әйтергә? Зөлфияне бакчадан алырга онытма, дипме? Ул аны үзе дә белә. Бүген дә соңгарак калам, дипме? Юк, кирәкми… Шалтыратмады. Шушы минутта аңардан: «Хәлең ничек?» – дип сорап куйсалар гына да җанына, ничектер, җиңел булып китәр төсле тоелган иде. Ә болай күңелне һаман тынгысызлык корты кимереп тора. Ул, сабырсызланып, янә тузан сарган тәрәзә каршына барып басты. Инде кояш төньяк тәрәзә артында мул гына яктырта иде. Тополь агачлары рәхәт кенә изрәп утыралар. Агачларга гына түгел, кешегә дә яктылык, күңел яктысы кирәк шул. Бәлки, Җир шары шуны белгәне өчен дә Кояш тирәли әйләнәдер. Яшәү, мәхәббәт хакына! Нигә без бер-беребезгә нур сирпемибез? Принциплар, теләмәү-килешмәүләр каян килеп чыга? Юньлегә илтәләрме алар?

Конструкторлык бүлегендә эшләп киткән иптәш егете Салихны очраткан көнне ул бераз соңгарып кайтты, өстәвенә аларда әз-мәз тамак та чылатып алганнар иде. Хәниясе аны кашларын җимереп каршы алды, күзләре усал ялтырап китте. Бу караш Ринатның бәгырен телеп үтте. Нәрсә бу? Нигә соң әле ул, мине өнәмәгәч, миңа кияүгә чыккан?

Шулчак Ринат түзмәде, ашыгычлык белән әйтеп салды:

– Минем белән яшәргә теләмәсәң… аерылышыйк соң?

Карават почмагында утырып торган Хәния уйга калды.

– Баланы ятим итәсең киләме?

– Син шуны телисең ич…

Хәния дәшмәде. Үпкәле йөзен читкә борды. Ринатның кайнарлыгы арта төште.

– Хәзер үк китимме?

Җавап ишетелмәде. Ринат торып киенә башлады һәм ишеккә юнәлде. Шулчак үзен тыеп утырган Хәниянең күзләренә яшь тулышты, ул күңел нечкәрүен сиздермәскә тырышып дәште.

– Бу караңгыда кая барасың инде? Аның янынамы?

Ринат сискәнеп китте. Ул, әллә ялгыш ишеттемме дигәндәй, әкрен генә хатынына таба борылды, аңа сынап карады.

– Бу нәрсә дигән сүз тагын?

Хәния йөзендә ризасызлык утлы күмердәй көйрәп алды. Ул, башын читкә борып:

– Үзең беләсеңдер инде… – диде дә үксеп елый башлады. – Болай соңга калып йөрмәс идең…

«Менә нәрсәдә икән хикмәт!»

Ринат Хәниясенә якынайды.

– Син миңа ышанмыйсыңмы? Көнләшәсеңме?.. Болай ук булырсың дип һич тә уйламаган идем.

– Мин дә кеше…

Ринатның уен бүлеп, группада көчле шартлау яңгырады. Ул сискәнеп китте. «Нәрсә булды? Әллә баллонмы?» – дип, группага атылып чыкты. Як-ягына каранды: барысы да үз урынындамы? Аргы почмакта, икенче сменага калган егетләр, буфеттан ашап кайтып, берни булмаган кебек нидер сөйләшәләр. Ринат аларның сиздерми генә үзен күзәтүләрен тоеп алды һәм егетләргә якынлаша төшеп сорады:

– Нәрсә шартлады?..

Тегеләр ләм-мим. Йөзләрендә ник бер борчылу әсәре булсын. Әллә мәзәк коруларымы? Шулай уйлады да:

– Чынлап, нәрсә шартлаттыгыз? – диде.

Шул чакта бераз читтәрәк басып торган Зайцевның кысык күзләре тагын да йомыла төште, өч бөртек сары мыегы тибрәнеп алды. Һәм ул, ниһаять, түзмәде, кинәт пырхылдап көлеп җибәрде. Калганнар аңа дәррәү кушылдылар. Хәтта Якимов белән Каштан уртасында басып торган Мулицынның һәрчак төксе, җыерчык кашлары да язылып китте. Каштан бик канәгать күренә иде. Зайцев гадәтенчә баскан урынында тик кенә тора алмый сикереп тә куйды, бөгелә-сыгыла эчен тотып көлде. Йөзендә аптырау галәмәтләре бетеп җитмәгән Ринат: «Бу синең эшме?» – дип, Зайцевка карап алды. Тегесе шундук җанланып китте:

– Иптәш мастер! Телисезме, мин сезгә хәзер бер фокус күрсәтәм?.. – Ул, мастерының җавабын да көтмәстән, тумбочкасы өстеннән өчпочмаклы бушаган сөт пакеты алып, аңа, горелка краннарын ачып, кислород белән ацетилен тутырды да, тишекне бөтереп ябып, пакетны уртадарак торган чуен плитә өстенә куеп, бер почмагына ут төртте, үзе читкә тайпылды. Ут кәгазь пакетны тишүгә, әлеге яман шартлау кабатланды.

Ринат чын-чынлап Зайцевны шелтәләп алды:

– Шуның ни кызыгын табасың? Әллә бала-чагамы син?.. – Аннан, башын чайкый-чайкый, буфетка китеп барды.

Ринатның кәефенә тәэсир иткән нәрсә шул булды: икенче сменада, кая карама, эш ритмы сүрелә төшә икән. Ул токарь булып эшләгән елларда алай түгел иде. Станоклар өченче сменада да гөрләделәр, хәзер күр, күңелсез тынлык тудырып, җансыз торалар. Әле паркта такталар белән кадакланганнары күпме? Кирәк, кирәк дип алдылар да… Ул үз-үзенә сорау бирде: «Ә син тәкъдим иткән пресс үзен аклармы?» Һичшиксез! Аның экономиясе меңнәр тәшкил итәчәк!.. Исбатланган: узелга җыелган рәшәткә калакларының клёпкаларын пневмочүкеч белән суктырып беркеткәндә, алар корсет, ягъни кәтүк формасына кереп билләнә, деталь белән клёпка арасында бушлык калдыра. Шуның өчен дә очыш вакытында динамик көчләр тудырган тирбәнешләр титан калакларда чатнау хасил иткәннәр дә инде. Ә пресс белән эш иткәндә, алай булмый, киресенчә, кысылган клёпка, мичкә формасына кереп, детальне дә тигез һәм нык итеп кыса. Һәм калакларның запас чыдамлыгын бермә-бер арттырачак. Менә аның хикмәте нәрсәдә!..

Буфеттан кайтышлый, Ринат бермәлгә Сөләй станогы янындарак тукталып калды. Майланмаган тәгәрмәчтәй өзек-өзек тавыш чыгарып, кискеч сызгыра-сызгыра створка яңакларын үчләнеп кимерә иде. Сөләй тирләп үк чыккан. Салынкы иңбашын тагы да салындыра төшеп, станок тоткычларын боргалый. Ринат, эченнән шатланып, аңа борылып карый-карый китеп барды.

11

Ринат кайтырга чыкты.

Инде берләшмә проходноеннан кереп-чыгып йөрүчеләр сирәгәя төшкән. Аннан да, моннан да берән-сәрән кайту ягына ашыгучыларның кайсы дежурдан, кайсы мастер, начальник, йә булмаса сменасыннан соң калып эшләүчеләр иде.

Дирекция корпусы башында чекерәеп янган электр лампалары кичке сигезне тутырган, җылылык – унбер градус.

Урамга чыккач, саф һава җанга җиңеллек өрде, иңгә баскан мәшәкатьләрдән тугарылгандай иркенәеп кителде. Алсу кояш изрәп йокыга җыена, офыкка тәгәри. Көн гаҗәеп тын. Агачлар өстенә кунган алсу шәүләләр яшел яфракларны шәмәхә төсләргә манган.

Ринат, троллейбус юлын аркылы чыгып, сулгарак борылды, өенә җәяүләп кенә кайтасы итте.

Бара-бара шактый арылганлык, талчыкканлык сизелде. Өендәге хәлләргә бәйле уйлары, теләсә-теләмәсә дә, янә баш калкытты. «Ачык, гади кешегә ни җитә! – диде ул күңеленнән. – Һаман сөмсере коелып йөрсә, кемнең кәефе күтәрелсен? Нәкъ болытлы көн инде. Үзгәрер микән? Болай үзенә дә читен булачак бит. Җаныңны корт кимергән күк. Бу дәрәҗәгә җиткерергә ярамый. Кешегә яшәү никадәр авыр булса да, ул җан тынычлыгы белән бәхетле. Нигә дип мәгънәсезгә ачу-үпкә саклап йөрергә? Бәлки, безгә бер утырып аңлашу кирәктер. Каршылыклар әзрәк туар иде. Кеше булган кешегә яхшылык аңлашылмый калмас. Гаилә мәхәббәте ул – ир белән хатынның уртак фикердә булулары, бер-берсен олылавы. Тормыш сукмагыннан җитәкләшеп атлаулары, җиленә, яңгырына, карына-бозына бирешмәүләре, зилзилә-өермәләрдән бер-берсен саклаулары. Безнең әниләрне шушы сыйфатлар матур, күркәм иткән. Алар чебен тешләмәс борын чер итмәгән. Ирләренә җан белән дә, тән белән дә тугрылыклы булып калганнар… Әнинең теге чакта «әрәм гомер» дип ычкындыруы юкка гына булмаган. Анысы кеше тормышы каршылыклардан гыйбарәт, һәм ул аларны җиңә баруы белән күркәм».

Ринат узган-барган кешеләрне абайламады да. Әле бер, әле икенче сорауга җавап эзләде. Кинәт Атлашкинодагы кышкы урман аланы күз алдына килде. «Ап-ак кар өстеннән каршына, тере чәчәктәй, калкына-калкына Хәниясе килгән күк булды. Аннан карлы алан яшел болынга әйләнеп калды. Сарык көтүләре утлап йөргән болын башыннан, яланаяк яшел чирәмнәргә баса-баса, көдрә чәчләрен тузгытып, зәңгәр күзле Зәлия йөгереп килә күк. Кулларын болгап, ниләрдер кычкыргандай итә. Ара ераклыктан тавышы килеп җитә алмый иде…»

Ринат бар көчен җыеп, фикер юнәлешен үзгәртергә, тынычланырга тырышты. Уйлары янә үз эзенә төште. «Алай да, ничек кенә булмасын, эш семьяны җимерүгә, сындыруга кайтып калмаска тиеш… Юк, юк… Балага ата-ана назы, җан җылысы кирәк…»

Көтмәгәндә, барак каршындагы яшел чирәмдә туп тәгәрәтеп уйнаган Зөлфия: «Әт-ти!» – дип кычкырды. Бу тавыш Ринатның суына башлаган күңелен бердәм җылытып, рәхәтләндереп җибәрде. Зөлфия, кулларын җәеп, әтисе каршына ашкынды. Ринат аны очып килгән уңайга күтәреп алды. Кыз әтисе муенына сарылды, ул да түгел, аның кочагыннан шуып та төште. Аннан, Ринатның кулыннан эләктереп, сикеренә-сикеренә:

– Әти! Әти! Мин бүген негр кеше күрдем, – диде.

– Кайда?

– Әни белән садиктан кайтканда.

– Матурмы соң?

– Кап-кара. Тешләре ак…

Кызчык әзгә генә уйланып калды да сөйләвендә булды.

– Әти! Әти! Нигә кешеләрнең берсе ак, берсе кара?

– Негрлар гел кояшлы якта яшиләр, шуңа каралып беткәннәр. Ә бездә кыш та була, ак кар да ява. Шуңа күрә безнең битебез ак.

Зөлфия бу җавапка рәхәтләнеп көлде, шаяртасың дигәндәй, бөгелгән бармагын селкеде.

– Әниең өйдәме? – дип сорады Ринат.

– Өйдә. Ул безгә салат белән витамин ясый и котлет пешерә.

– О-о! Аннары үсәсең икән.

Зөлфия бии-бии атлады.

– Әй-йе…

– Өйгә керәсеңме соң?

– Юк әле, әти. Мин бераз гына уйныйм…

– Ерак китмә, яме?

Зөлфия, ризалыгын белдереп, тубын сикертә-сикертә, элек уйнаган чирәмлеккә китеп барды.

Барак коридоры ишеге төбендә, чүгәләп, аркасын стенага терәгән килеш, иртән хатынын чырыйлап кычкырткан Вәкил, карасына коелып, тәмәке көйрәтә иде. Чырае, ашказаны чиреннән мантымаган кешенекедәй, төссез, көлсу. Аның ризасыз карашыннан үчлелек сизелә иде. Әле дә тырпайган чәчләрен рәтләп тарамаган, мендәр йоннары ябышып калган. Ул Ринатның биргән сәламенә баш кагып кына җавап кайтарды.

Уртак кухняда берничә хатын-кыз пешерү-төшерү белән мәшгуль иде. Ачык ишек аша Ринатның күзенә Хәниянең дә андалыгы чалынды. Тукталып тормады, туры бүлмәгә узды.

Хәния өстәл өстенә кыяр-помидор салаты әзерләп куйган. Чынаяк тәлинкәсенә генә берничә яшь алма салган. Ринат, кулындагы китабын куеп, берсен кабып карады, чыраен сытты, алай да аны ашап бетерәсе итте. «Кеше организмына кирәкле тимер яшь алмада күбрәк була, диләр, ашыйк әле, ул безгә тимер-томыр арасында йөреп кенә кермәс», – дип куйды. Ял итеп алу нияте белән диванга килеп утырды. Тынлык эчендә моңарчы искәрелмәгән будильник тавышы ишетелә башлады. Ул, цехлардагы шау-шуны онытып, җиңеләеп китәргә теләде. Гадәттәгедән тыш талчыгуын рухи төшенкелегеннән күрде. Шулчак аның күзләре стенадагы рам эченнән карап торган әнисе белән очрашты. «Яшь чагыңда тагы да чибәррәк идең син, әни, – дип уйлады. – Карашың сизгер, тормышчан. Нигәдер фотога төшкәндә, сабырлыгың йөзеңә ниндидер моңсулык өсти. Авырып, иртәрәк дөнья куйган әтине сагынуданмы? Соңгы көненә чаклы аның белән матур, тату тордыгыз. Безгә кунак булып килмисең. Әле бүлмәгез кечкенә, дигән буласың. Зуррагын алгач та, күңелең тартырмы икән? Беләм, сиңа үз эченә бикләнеп йөргән килен түгел, киресенчә, күңелгә кереп, авыл тормышын якыннан аңлап сөйләшкән, чын-чынлап үз иткән кеше кирәк…»

Ринат кинәт урыныннан торып, ишекле-түрле йөренеп китте. Хәниясе турындагы уйлары аның үзен дә туйдыра башлаган иде инде. «Нигә җебим? Баш ярылганмы, күз чыкканмы? Башыңны салындырсаң, кемнеке дә салыныр ул. Ир булып, кеше булып калырга кирәк. Ә арыган, талчыкканлык, врачлар әйтмешли, нерв киеренкелегеннән ул. Ринат идән почмагындагы гантельләрен кулына алды. Менә болар белән уйнап, агачка сарган бәсне селкеп койгандай, үз җаеңа кайтырга кирәк. Иң яхшысы шул: үз күңелеңне үзең күтәрә бел! Бер, ике, өч…»

Ул, күнегүләрен ясагач, кран астында бил тиңентен юынып керде. Салкынча су тәннәрен сафландырып, җиңеләйтеп җибәрде. Ашарга өлгергәнче дип, кулына өстәл читендәге китабын алды да диванга килеп утырды. Гидравликага корылган насосларны күздән кичерде, кирәкле мәгълүматларны аерым кәгазьгә билгеләп барды.

Хәния, кухнядан үз кирәгенә кереп, сүзсез генә шкафта актарынды. Ринатка таба күз чите белән карап алды, ләкин дәшмәде. Ринатның башы китабыннан күтәрелмәде. Гадәтенчә: «Ашарга әзерме?» – дип сорарга да кыймады.

Ринатның кәефен болай ярыйсы дип чамалаган Хәния шкафтан кирәк-ярагын алып кире чыкты. Ике арадагы аңлашылмаучылык аның үзен дә газаплады. Табада чыжылдап кызган котлетлары тәмле ис таратты. Кайнаган майдай каршылыклы уйлары үз-үзен битәрли сыман иде.

«Мин дә җүләр инде. Тешләк. Нигә дип аны артык нервничать иттерергә? Үзем сөйкемсезгә әйләнеп калмасам ярый инде. Йөрерсең аннары! Ир горурлыгы үзенә дә җиткән. Холкы барыбер үзгәрмәс. Өлешеңә чыкканы. Бераз хатын-кызга нечкәрәк, игътибарлырак булса, бүтәнчәрәк булыр иде. Башта йомшаграк күренгән иде… Әллә инде без капма-каршы кешеләр? Ул үзе бүтәннәр алдында кыю, иркен сөйләшә. Юк, үзем ир күңелен күреп җиткермим, ахрысы… Нигә дип ике араны салкынайтырга инде? Мин аңардан наз, иркәләү көтәм, ә үзем шуңа көчсез… Аның уенда исә күбрәк шул сызымнары да расчётлары… Кая карама – вакыты чикле. Бүтәннәр булса, күптән борып алырлар иде инде үзен. Мин шул… Алай да төшеп калырга ярамый. Яманатын сатарлык ир түгел, кулда тота белергә кирәк. Әле монда Вәкил кебекләр белән дә чиләнәләр…»

Хәния күңеленә килгән уйдан, Вәкил үзе юкмы дигәндәй, ишек ягына карап алды. Барак ишеге төбен саклаган Вәкил инде, зур галошын өстерәп, бүлмәсенә кереп киткән иде.

Менә гаҗәп, Хәниянең күңеле үзеннән-үзе күтәрелеп китте бит. Җиңелчә дәртле хәрәкәтләр ясалды. Пешкән котлетлары, төйгән бәрәңгегә салып, өстәлгә китереп куйды. Аның янына кыяр-помидор салаты өстәлде. Һәм тәкъдим итте:

– Әзерләнгән, утыр…

Ринат, хатынының болай кинәт кенә үзгәреп китүенә гаҗәпләнә төшеп, китабын япты да читкә алып куйды.

– Була ул…

Чәнечкеләр күңелле генә хәрәкәткә килде.

– Тырышкач… – диде Ринат, авызында кайнар котлетны әвәли-әвәли.

Хәния, сагаеп:

– Нәрсә, тәмсез мәллә? – диде.

– Юк, киресенчә. Бик тәмле булган. Чын повар булырлыгың бар икән.

– Ачыгуың җиткәндер.

– Анысы да бардыр. Тәмне яхшы сизә идек әле.

Ишектән Зөлфия йөгереп керде:

– Минем дә ашыйсым килә!

Хәния урыныннан кузгалды.

– Әйдә, башта даруыңны эч. Суык тигәнең бетеп җитмәгән. Морожный ашап йөрсәң, шулай була ул.

Зөлфия әнисенең сүзләрен колак читеннән уздырды.

– Мә, тиз генә эчеп җибәр.

– Эчмим.

– Ник?

– Исе бар.

– Борыныңны томалап тор.

– Алай да тәмсез.

– Песок сал, бетәр.

– Үзең…

Ниһаять, дарулы суга шикәр комы кушылгач, Зөлфия чыраен сыта-сыта эчеп җибәрде.

Күмәкләшеп ашаганнан соң, Хәния өстәл өстен җыештырырга кереште, тәлинкәләрне юганда, кызына дәшкәндәй итеп, бүген йокларга иртәрәк ятарга кирәклеген, юкса йокы туеп җитмәвен әйтте. Ринаты телевизордан «Вакыт» программасын карарга керешкән иде. Соңгы вакытта программага тема үзгәлеге – үсеш темпларына йөз белән карау мәсьәләләре еш кузгатыла башлаган иде. Яңалык юл ярырга тиешлеге Ринатның да игътибарын җәлеп итте. Экранда аның башында да өлгергән фикерләр кабатлана. Шуларның кирәклеге белән килешкәнгә, күңелендә якты очкын кабынгандай дәртләнеп куйды. «Әйе, – диде ул, – прогресс башында инженер – тапкыр акыллы уйлап табучы торырга тиеш…»

Хәния иренә икенче урынга күчеп утырырга кушты һәм, диванны төшереп, урын-җир хәстәрен күрә башлады.

Зөлфия, мендәренә баш төртү белән, изрәп йокыга китте.

Телевизорны сүндереп ятарга әзерләнгән Ринат, җәелгән урынга күз салуга, бүгенге үзгәрешкә бермәл аптырап калды: барысы да яңага, чистага алыштырылган. Ак җәймәләр кияү белән кәләшнең беренче киченә әзерләнгәнмени!

– Ят!.. – диде Хәния, бүлмә утын сүндереп, төнгесен яндыргач. Ринатына аркасы белән торса да, аның сәерсенүен сизенә иде.

Ринат чиста урын-җир эченә чумгач, җаны сафланып, пакьләнеп киткән кебек булды. Гаилә тормышының яме, ләззәте менә кайда бит ул! Арыган-талчыкканнарны оныттырып, йомшак, нәфис куллар сыйпавын тою да хисләрне талпындыра.

Бүлмә эче кинәт караңгыланып калды. Хәниянең чишенү хәрәкәтләре шәйләнде. Халатындагы ак ромашкалар күктәге йолдызлардай сирпелеп китте. Нәзек билле аксыл шәүлә киеме тәненә ышкылудан туган «яшен»нән чатыр-чотыр килде һәм яктырып киткәндәй булды.

Менә Хәния песи кебек кенә юрган астына кереп елышты. Ринатның тән кайнарлыгын тойды. Тегесе, Хәниягә таба борылып, биленә кулын салды.

Хәния аңа көтелмәгән соравын бирде:

– Син директорга приёмга керергә уйламыйсыңмы әле?

Ринат сорауга сорау белән җавап бирде:

– Ник?

– Ник, ди ул. Ник икәнен белмәгәндәй. Яшьлегебез шушы баракта заяга уза. Шартлар яхшырак булса, начар булыр идемени?

Ринат җавабын ашыгып бирмәде.

– Бу ай бетсен инде. Ай ахырындагы ыгы-зыгыда кемнең кәефе рәтле булсын.

– Аны тартып-сузарга ярамый.

– Беләм…

– Стажың ун ел. Минеке – сигез. Бергә – унсигез ел. Әзмени? Икәү эшләп… – Хәния, күңелендәге хәбәрне ничегрәк әйтергә теләгәндәй, тыныбрак калды. – Әнә нәчәлник Хәмитов малае алган. Заводка кереп эшли башлаганына икенче генә елы. Эш кешесе булса иде. Үзләренә кирәккә ничек кенә кайнаштырмыйлар…

«Бар инде ул чир, аны бетерү ай-һай…»

Ринатның бу турыда сөйләшәсе килмәгән иде. Ул, уртак җылылыкка корылган кәефне төшерергә теләмичә, Хәниясен тынычландырырга булды.

– Борчылма, безнеке дә булыр, күбенә түзгәнне… Реверс рәшәткәләрен гамәлгә ашырыйк әле. Сүз кушарга да җиңелрәк булыр…

– Аннары стенка алабызмы соң?

«Аның һаман шул…»

– Алырбыз. Яңа квартирага күчкәч. Бу кысан бүлмәгә аның кирәге юк. Әйдә, бу турыда онытып торыйк әле…

Тынып калдылар. Ринатның куллары Хәниясенә сузылды. Хатыны, агымга кушылгандай, Ринат кочагына килеп керде… Мондый ук көтелмәгәнлек күңелне эретеп, әллә нишләтеп җибәргәндәй булды… Хәниянең пышылдап дәшкән исерткеч тавышы колак төбеннән бөтерелә-бөтерелә җилпенеп узды.

– Ри-нат!.. Бердәнберем…

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2017
Объем:
601 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03660-3, 978-5-298-03423-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают