Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3», страница 7

Шрифт:

14

Реверс группасында үзгәрешләр булып алды.

Ринат белән Потапов арасындагы каршылык, йә – мин, йә – ул дигән дәрәҗәгә барып җитте. Үчлекнең чын ачысын татырга туры килде Ринатка. Потапов аны ничек тә абындырырга, сөртендерергә тырышты, ял көне чыгып эшләгән фрезерчы Сөләйнең прогулын яклап калды, дип, юк-бар ялалар да таратты. Мондый кешегә юаш булып калырга ярамаганлыгын Ринат, ярый әле, вакытында аңлады. Ябылган нәрәт-карталарны берләшмәнең хезмәткә түләү бүлегеннән килеп тикшерү нәтиҗәсе хәлне Ринат файдасына чиште. Моңа кадәр шактый гына «приписка» белән шөгыльләнгән Потаповның эшен әллә ни зурга җибәрмәделәр. Тиешле шелтәсен бирделәр дә, җиңел кулдан, сварка группасына күчерделәр. Аның урынына техникум тәмамлаган бер яшь егет килде. Әмма сызлаулы теш тәмам суырылып бетмәгән, ни гаҗәп, реверс детальләре сварка группасында иң соңгы чиратта эшкәртелә иде. Алай гынамы? Потапов элекке йөргән юлын онытып бетермәде, еш кына Ринат егетләре янында пәйда була торды. Ринат бүген дә аның Крутяковлар яныннан чыгып барганын күреп калды. «Һаман да нишләп йөри бу монда?» – дип, ирексездән уйлап куйды. Тик төпченергә вакыты ул түгел иде, һәр минуты исәптә, үтә җаваплы көне, бүген аның пневмогидравликага корылган прессы гына сынатмасын! Сынап, эшләтеп карау әбәттән соң сәгать икедә булачак. Бер уйлаганда, артык борчылыр урын да юк шикелле. Шулай да… Кәшиф молодец, билгеле. Лаборатория эшләрен уңышлы башкарып чыкты. Өлгегә алынган калакларның ныклыгы ун тапкырга артып китте, диме?..

Көтеп алынган эшне уңышлы башкарып чыгу теләге Ринатны кирәк-яракларның хәстәрен барлап, әле тегендә, әле монда чаптырды. Күңелендә шик-шөбһәләргә урын калдырмыйча, билгеләнгән вакытны көтте. Тик гадәти булмаган хәл килеп чыгар дип башына да китерми иде…

Ул өенә караңгы уйларга батып кайтып керде. Шуңа да Хәниясе белән сөйләшәсе килмәде. Тинтерәгән җанына дәва эзләгәндәй, тәрәзәгә карап, уйланып торды. Моннан берничә сәгать кенә булган күренешләр янә күз алдына килде, артыннан ияргән үҗәт эт сымак…

…Ринат, ашыга-ашыга, участокка якынлашып килә иде. Крутяков, аны күрүгә, пәке белән кырдырган йомры башын як-якка боргалады, җәенке бите чытыкланды. Күзләре маңгаена менәрдәй булып ялтырап китте. Һәм ул бер читтәрәк бүтән эш белән мәшгуль Красновка дәште:

– Женя! Рәшәткәләрне алып кил, прессны эшләтеп карыйбыз… – Ул, шланглар белән тоташтырылган пресс-головканы кулына алып, бер-ике адым ясау белән, сөртенгәндәй итте, аны бетон идәнгә төшерде. Тавышка рәшәткәгә дип китеп барган Краснов борылып карады. Идәндә корпусы чатнап ярылган пресс аунап ята иде.

Бу хәлне читтән үзе дә күреп калган Ринат йөгерә-атлый Крутяков янына килеп җитте.

– Нәрсә эшләдең син?

Крутяковның күзләре мут ялтыраса да:

– Ялгыш төшеп китте. Авыр. Җиңелгә ияләнгәч… – дигән булды.

Кинәт Потаповның йөрүләре исенә төште – юкка түгел икән.

Ринат Крутяковка озак карап тора алмады, йә, син нәрсә әйтәсең моңа дигәндәй, карашын Красновка күчерде. Краснов битараф күренә иде. Дәшмәде, һәрхәлдә, муен тамыры нормаларны кистермәс өчен гаугалашкандагы кебек бүртмәгән иде.

– Ике кулга биш кило авырмы? – диде Ринат, тавышын күтәрә төшеп.

Крутяков ык-мык килгәннән соң кыюланып китте һәм үзенең сүзе белән Ринатны гаҗәпкә калдырды.

– Без пневмочүкечкә ияләнгән, ул пресс безгә нәрсәгә кирәк? Аңа карап акчасын артык түлиләрме? Ким булмаса…

– Ә-ә, син менә нинди кеше икәнсең әле?! – дип, Ринат башын чайкап торды, аннан Красновка ишарәләде. – Әнә ул әйтсен пневмочүкечтән ничек итеп кулсыз калуын. Инде хәзердән үк өч бармагы тоймаска әйләнгән. Аңладыңмы?

– Безгә шуның өчен вредность бар, – диде Крутяков төксе генә.

Ринат кызды:

– Унсигез көн урынына егерме алты көн отпуск һәм көненә бер пакет сөтме?

– Допустим.

Ринат идәндә кәлтә еландай яткан, яньчелеп мае агып чыккан прессголовкага төртеп күрсәтте:

– Бу сезгә бер рәшәткәне кайта-кайта эшләмәскә, дүрт тапкыр тизрәк ясау өчен дә, Краснов кебек егетләрнең буыннары вакытыннан элек авыртмас өчен дә кирәк. Алай гынамы?.. – Ул рәшәткәләр ресурсын арттыру ни дәрәҗәдә мөһим икәнен әйтмәкче иде, уеннан кире кайтты. – Хәер, анысы сиңа кирәк тә түгел… Телисең икән, вредность эше биредә сиңа ике адым саен…

Ринатка кемдер дәшкән кебек булды, Хәния икән.

– Ринат, сине нинди чебен тешләде соң әле?

Аның хәтта борылып карыйсы да килмәде.

– Ник алай дисең?

– Сөйләшмисең ич.

– Әй, сөйләшүдән ни файда? – дип, Ринат авыр көрсенеп куйды.

Хәния, гаҗәпләнеп:

– Шулай да нәрсә булды соң? – диде.

– Прессны ваттылар, вәт шул, – дип, ул Хәниягә таба борылды.

– Ничек ваттылар?

– Ничек булсын? Бер мокыт идәнгә тотты да бәрде.

– Кем ул?

– Шул Потапов ялчысы инде.

«Нәрсәгә булашкансың шул Потаповың белән?»

Хәния әлеге хәлдән үз нәтиҗәсен чыгарды:

– Хәерчегә җил каршы инде ул, сиңа терәлгәч кенә…

Ринат гарьләнгәндәй итте. «Безгә» дисә дә ярар иде, «хәерчегә» ди бит. Хәер, яшь гомерен шушы баракның дымлы, кысан бүлмәсендә уздырсыннар да ничек итеп «хәерче» булмасыннар. Үзе җүләр булды. Барактан бүлмә тәкъдим иткәндә килешәсе калмаган икән. Хәзер аның рәнҗүләре барысы бер төенгә төйнәлде.

– Хәерчегә чыкмаска кирәк иде… – диде ул. – Бәхетле яшәгән булыр идең.

– Нигә син минем сүзләрне гел кирегә аласың? Торасың килмәсә кит соң… – диде дә Хәния, йөзен куллары белән каплап, читкә борылды.

Ринат кызып китүен, хатынының монда бер гаебе дә юклыгын, түземлерәк булырга кирәклеген янә бер тапкыр төшенде, тик соңлады шул. Хәния, мышык-мышык килеп, урамга чыгып китте.

Кайтырга гына дигәндә, өстәлдә телефон шалтырады.

– Тыңлыйм.

– Синме, Ринат? Сәлам. Бу Кәшиф иде. Кайтып китмәвең яраган, берничә шалтыраттым, юк та юк син… Бер тәкъдим бар иде.

– Нәрсә уйлап таптың тагын?

– Юк, бүтән нәрсә бу. Иртәгә ял көне, мин сине үзем белән мобилизовать итмәкче булам.

– Кая?

– Чишмә күленә. Искитмәле җир, урман куены. Балык тотарбыз, су керербез, мин сиңа әйтим.

Ринат, каян уйлап чыгардың әле син моны дигәндәй, көлемсерәп куйды.

– Алайса, иртәгә эшкә чыкмаска кушасың инде?

– Әлбәттә. Ул детальләреңә бөтенләй берегеп бетмә инде. Ял да ит. Яшь мастерыңны чыгар… Һич югында, бер саф һава сулап кайтырбыз.

Ринат уйланды.

– Казаннан еракмы күлең?

– Минем «Жигули»да сәгать-сәгать ярымда кайтып җитәбез. Әни авылына.

– Тәк-тәк…

– Тәкелдәп торма. Тәвәккәллибез дә бетте-китте…

– Кая очрашабыз?

– Бездә…

Ачык сары төстәге «Жигули» олы юлдан элдертә генә. Кыска җиңле күлмәк киеп утырган Кәшифнең йөнтәс озынча куллары рульне бер уңга, бер сулга боргалады. Сакаллы йөзе тыныч, алга төбәлгән иде.

Комбайннар игеннәрне теземнәргә салып узган. Калкулыклардагы иген басулары сабыр тынлыкта үз сәгатьләрен көтәләр. «…Пресс ватылгач, ярый әле, цехка кереп дубляж ясату мәсьәләсен күтәрдем, артыннан йөрмәсәң торачак иде».

Кәшиф уйларына бикләнеп барган Ринатка дәште.

– Кәефләр ничек?

– Шәп…

– Безнең Саба яклары ошыймы?

Ринат, баш кагып, кырлар киңлегенә ишарәләде.

– Монда цех түгел. Һәммәсе күңелне иркәли.

Кәшиф дәртләнеп куйды.

– Чишмә күленә генә кайтып җитик. Андагы матурлыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел.

– Димәк, искиткеч! – дип елмайды Ринат.

– Әлбәттә…

Ярым шаяруга күчүдән алар көлешеп алдылар.

Ринат, юлдашының машинаны җиңел, кыю йөрткәнен сизеп: «Тик өйләнми генә Сакалбай», – дип куйды. Бу турыда аңа бүлек кызлары төрттереп тә әйтәләр иде. Ул, моңа артык игътибар итмәстән: «Ялгышырга өлгерербез әле», – дип кенә җибәрә иде дә эшенә тотына иде.

Бүген иртән Кәшифнең өендә булгач, егетнең хәлен бүтәнчәрәк төшенде. Кәшифнең түшәктә яткан авыру әнисе, институтта укып йөргән сеңлесе бар. Һәммәсе бергә бик үк зур булмаган ике бүлмәле квартирада яшиләр. Әйе, өйләнү мәсьәләсендә үз планы бардыр. Әнисе хромлаштыруда, гомере буе селтеле цехта эшләгән, пенсиягә чыкканчы ук авырып киткән. Әтисе, баш миенә кан савып, яшьли дөнья куйган. Машинасын хәзер менә малае йөртә.

Кәшиф кызыксынып сорады:

– Пресс хәлләре ничек? Эшлиме?

– Эшли. Башта егетләр ык-мык килеп тартышып караганнар иде. Пневмочүкечтә эшләүче бер абый вибрациядән куллары тотмыйча авырып больницага кереп яткач уйлана калдылар.

– Аннары эшли башладылармы?

– Хәзер ияләштеләр инде, тиз аңлап алдылар, бүтәне кирәкми дә… – Ринатның йөзендә, тынычланырга иртәрәк әле дигән сымак, борчылу галәмәте чагылып китте. – Тик бер пресс кына аз, икәү, өчәү кирәк. Дубляжсыз булмый. Эшне ахырына кадәр җиткерүне рәсмиләштерү ягын өстәгеләр тоткарламасалар ярый инде. Мелецков һаман акыл саткан була.

Мелецков фамилиясе аталуга, Кәшиф: «Да-а-а…» – дип сузды.

Ринат шушы мәлдә башын як-якка боргалаган кызгылт чырайлы Мелецковны күз алдына китерми булдыра алмады. Ул, бөгелмәс таяк бармагын төртеп: «Кара аны…» – дип, эчтән яный кебек иде.

– Тарткан-сузган була. Үзенә ике тапкыр кердем. Берсендә экономик исәпләүләр белән, юри. Юк, үз кырыгы – кырык. Янәсе, баш экономист уздырмас, директор каршы килер. Аңа нәрсә инде? Тиешле экономиядән чыгып эш итәсе генә бит. Аңламассың…

Кәшиф рульне сулгарак борды.

– Нәрсәсен аңламаска?.. Кытыгы килә…

– Анысын беләм. Үзен соавтор итик дисәң башлап йөрисе.

– Булмый торсын әле! – Кәшиф тизлекне алыштырды. – Болай да кылган этлекләре онытырлык түгел…

Ринат кызыксына калды.

– Ничек?

Кәшиф чуалган уйларын әүвәл тәртипкә салгандай булды.

– Ришвәтче бит ул, – диде. – Квартира карагы. Торак-коммуналь бүлеге башлыгы булып эшләгәндә янды да. Ул чагында лаборатория начальнигы Хәмитов профком председателе иде.

«Менә ничек! Алар шул вакыттан бирле әшнәләр икән». Ринат ихтыярсыздан паркта инженер Салих Гаффаров белән булган очракны исенә төшерде, әмма Кәшифне бүлдермәде.

– Шуның ише сөлекләр булмаса, бәлки, әти бүген дә яшәгән булыр иде… – Ул авыр сулап куйды. – Әти моторларны сынау эшендә эшли иде. Квартира чиратында беренче булып торган. Цех башлыгы моңа дигән квартираны күп тә эшләмәгән бер мастерга бирдертә. Әтине чакырып ала да, имеш, теге дә бу, иптәш подвалда яши, чирле әниләре бар, шартлары синекенә караганда начаррак, врачтан белешмә кәгазьләре дә алып килгән. Син түзгән-түзгән, тагын бераз түз инде. Аннары сиңа ничек тә эшлибез, завком аркылы булса да, дип тынычландыралар. Әти ышана. Баш сүзенә каршы килә алмый. Ә икенче тапкыр цехка квартира биргәндә, өч бүлмәлене бирмиләр. Моның өчен берәү дә кыл кыймылдатмый. Әти кала ияген сыпырып. Теге яшь мастер начальникның туганы булып чыга. Белешмә кәгазьләре дә ялган икән. Һәммәсе алдан килешеп эшләнгән. Әтинең, билгеле, ачуы килә. Гариза язып, завкомга, Хәмитов янына керә. Үз телен белмәгән кара мыеклы татарга. Гаепләрен турыдан әйтү моңа ошап җитми. Шулай да: «Ярар, карарбыз, бераз көт», – дип, тынычландырып чыгарып җибәрә. Вакыт уза да уза. Әти, борчылып, Хәмитовка ешрак керә башлый. Тагын гариза яза. Монысында Хәмитов гаризаны торак-коммуналь бүлеге начальнигы Мелецковка адреслап котыла. Менә шулай йөри-йөри, әти инсульт ала… Әти фаҗигасе әнине дә аяктан екты…

Ринат эченнән: «Их, Хәмитов, Мелецков ишеләрне тотып бер көйдерергә иде!– дип уйлап куйды. – Хәния хаклыдыр да (бу сәфәр өчен, үзен калдырып киткәнгә рәнҗебрәк тә калды булса кирәк), директорга квартира сорап керергә кирәктер. Вакыт беркемне дә көтми. Узды – бетте… Нәрсә көтәргә?»

Каршы яктан килгән машиналар, Ринат уйларын кискенләштерергә теләгәндәй, выж да выж уза тордылар. Аларның «Жигули»е да җилдереп очты. Ринат дустының тизлекне яратуын сизде. Ул шөбһәләнә дә калды: «Үз чамасын белә микән?» – дип, аңа карап алды. Бераздан уйлары бүтән юнәлеш алды: «Моторлар гасыры! Ял итәргә барганда да ашыгабыз, бөтен куанычыбыз – ашыгу…»

Ринат 90 саны өстендә дерелдәгән спидометр угына күз салды – кәеф амплитудасы да төрле тирбәлешкә күчеп үзгәрә иде. «Язмышың сыналганда, уй-тойгыларыңны үлчәүче приборлар гына юк. Ул «прибор» – кешенең йөрәгедер… Аны җансыз металларга тиңләп булмый. Юкса ул куаныч-шатлыклардан да мәхрүм булыр иде. Күрәсең, безгә вакыт-вакыт киеренке хисләр ялкынында дөрләп янулар да кирәктер…»

Тынгысызлыкка уралган Ринат үзенең уйларында группадагы эшләренә кайтты. Эшкә барысы да килде микән? Реверс җыюда тоткарлык булмаса ярый ла… Юкса начальник әйтер: «Эшне мастерына тапшырган да үзе тынычланган», – дияр. Юк, тәртиптә булырга тиеш барысы да…

Урман буена җиткәч, Кәшиф, сабыйларча куанып:

– Тиздән кайтып җитәбез, биш кенә чакрым калды, – диде. – Чәчәк апайларга тиз генә кереп чыгарбыз да, тирес суалчаннары казып, күлгә сыпыртырбыз.

Олы юлдан сулга борылуга, машина бик зур булмаган авылга – Җәйләүгә килеп керде. Зәңгәр тәрәзәле йортның чыршы такталардан яңа гына эшләнеп, олифланып та куелган сап-сары капка төбенә машина килеп тә кунаклады. Капкадан балкып чыккан ханым (шундый ачык кешеләр дә булыр икән!) Кәшифнең Чәчәк апасы иде. Менә ул, күлмәк изүләрен төзәткәләгәндәй итеп, хәл-әхвәл сораша-сораша, кунаклары янына килеп тә җитте.

– Күңелем сизгән иде аны, уч төпләремә кадәр кычыткан иде – сез кайтырга булган икән. – Ул кулын башта Кәшифкә, аннары Ринатка сузды. – Әйдәгез, әйдә… Әле чәем дә кайнар. Теләсәгез, әйрән дә ясап бирәм.

– Әйрән яса, Чәчәк апа! – диде Кәшиф, шатланып. – Чишмә күленә балыкка барырга кирәк булыр.

– Ярар, ярар. Әле кайтып җитмәс борын балыкка ук китәсезмени?

– Әйе.

Кәшифнең Чәчәк апасы янә бер балкып алды һәм, Ринат ягына күз ташлап, сүзен дәвам иттерде:

– И-и, безнең Кәшифкә балык җене кагылган инде аңа. Кечкенәдән шулай.

Аның сүзләреннән Кәшифнең балачактан ук авыл белән элемтәсе өзелмәгәнлеге, туган телне шуңа яхшы белүе аңлашылды.

– Әниең ни хәлдә соң?

Чәчәк апасының төенчек-күчтәнәчләрне күтәрешеп керә-керешкә биргән соравыннан Кәшиф бераз уйчанланып калды.

– Шул бер килеш инде… Сезгә күп итеп сәлам әйтте.

– Рәхмәт инде, җаным, рәхмәт… – Ул янә Ринатка карады. – Иптәш егетең ни атлы соң?

Сорауга Ринат үзе җавап бирде:

– Ринат мин, Чәчәк апа.

Хуҗа хатын көлмичә булдыра алмады. Бик килешле, табигый көлү иде бу.

– Зөбәрҗәт апай дисәгез дә ярый инде.

– Юк, Чәчәк апай булсын, чәчәк матур ич, – диде Ринат.

– Именно! – дип җөпләде Кәшиф аның сүзен.

– Ничек тә ярый… – диде Зөбәрҗәт апа, тагын елмаеп. – Бик әйбәт булды әле кайтуыгыз. Әйдәгез, әйдә…

Яңа аерткан каймак белән тамак ялгагач, чишмә суларының тәмен татып чәйләр эчкәч, ярты сәгать дигәндә, инеш аръягындагы каен полосаларын урый-урый элдергән «Жигули», чүнник юлларын кисеп, ниндидер үзәнлекләрне менә-төшә, ике яктан тоташкан урман култыгында тукталды. Мондагы үзәнлек кырларга барып тоташа иде. Агачларның ниндие генә юк: усак, юкә, каен, карама – барысы да бар. Өстәрәк чикләвек куаклары, шомырт, миләш, баланнар…

Ринат аптырый калып сорады:

– Кая соң синең күлең?

– Ашыкма, хәзер күрерсең. – Кәшиф машинасыннан кирәк-яракларны чыгарды. – Мәле, тот кармакларны… Суалчанны, бодай камырын ал. Син беләсеңме, күлдәге балыклар нинди сизгерләр. Үзләре менә мондыйлар. – Кәшиф озын беләген күрсәтте. – Су өстендә ялык-йолык йөрерләр, кармакка тиз генә кабарга теләмәсләр, ямь-яшел чирәм, агачлар арасында тукланырлар. Хәзер күрерсең, әйрәнне дә ал әле.

Алар, машинаны бер читкә калдырып, елга үзәненә таба атладылар. Иң элек ике яктан тауны бульдозер белән иштереп, урта бер җиренә торба салынган кызыл балчыклы буа күзгә чалынды. Аннары буа алдында киңәеп торган су көзгедәй ялтырап китте. Өч ак каен, әйтерсең өч бертуган сеңелдәй, су өстендәге көзгедән үзләрен карап хозурланалар. Тирәкләр дә яшел яулыклы башларын күлгә игәннәр. Арырак, урман эчендәрәк, су яшеллеге куера төшкән, анда камышлар тырпаешып торалар.

Ринат бирге яктагы каен төбен сайлады. Кәшиф үзе ияләнгән аргы якка – киселгән бер агач төбенә барып утырды. Кармакларына суалчаннарын кигерә-кигерә:

– Без бераз соңгарак калдык, мондагы балыклар иртә-кич чиртүчән, – дип сөйләнеп алды.

Ринат:

– Бу күлгә балыклар каян килгән? Әллә берәр колхозныкымы? – диде.

– Юк. Чишмә суын урман каравылчысы Хәмзә абый бөяткән, балыкларын да ул җибәргән. Шуннан үрчегәннәр. Кармак белән тотканга орышмый. Сөкә куйсалар, усал ният белән килсәләр – куып җибәрә…

Ринат калкавычларына карап туктап калды. Күл төбендә башаяк килгән агач яфраклары чишмә суларыннан тагы да чистарып, яшелләнеп киткәннәр кебек.

Аргы яктан Кәшиф дәшеп куйды:

– Чиртәме?

– Юк. Ә синең?

– Юк шул. Әллә камырга салып карыйсы!

Кәшиф учына камыр алып угалады.

– Бераздан буа алдында су коенып алырбыз. Мондый суда гомер коенганың юктыр әле. Кара диңгезләрең бер читтә торсын. – Кәшиф күле белән горурланды. – Хәзер инеш суларында коенам дисәң, мазутына, бүтәненә пычранып кына чыгасың.

Ринат авылда, Кәшиф суалчан казыган арада, инешкә карап торганын – су өстендә үле баканың дүрт ботын җәеп агып баруын хәтерләде. «Без инде экономик күрсәткечләрне чагылдырган саннар турында сөйләшергә өйрәндек кебек. Елга-күлләр пычранудан күргән зыянны да исәпкә алыр вакыт җитмәдеме икән?» Ул, шушы фикерен күздә тотып, болай диде:

– Чистарту корылмалары эшләп торса, алай булмас та иде ул.

– Бөтен хикмәт тә шунда шул. Барысын беләләр, тик ул эшләрне икенче планга калдыралар. Бастырып сораучы юкмы, мөстәкыйльлек җитмиме?

Кәшифнең тирә-як мохитне саклауга корылган уйлары, су өстендә уйнап алган кызылканаттай, Ринат күңелендә җанлылык уятты: «Эш рапортка гына корылгач, кешенең иҗади мөстәкыйльлеге, таланты югалып кала шул… Ә менә урман каравылчысы Хәмзә абыйга саф күле өчен рәхмәт әйтәсе килә. Намуслылык, изгелек иртәме-соңмы таныла, тәкъдир ителә. Тормышта сәламәт яшәү барыннан да өстенрәк бит ул…»

Аргы яктан килгән тавыш Ринатны уятып җибәргәндәй итте.

– Ай-яй-яй!

Кәшиф тартып чыгарган балыгына куана иде. Кызылканаты кармак җебендә тырпылдап тирбәлә. Кәшиф дугаланып тыпырчынган балыкны кулына алгач ычкындырмый торды.

– Камырга эләкте!.. Әйтәм бит, Ринат, мондагы балыклар акыллы дип, Чәчәк апа камырын гына яраталар.

Ринат та кармагын камыр кигерү нияте белән тартып чыгарган иде, суалчаннан җилләр искән.

Яр читендәге үләннәр арасыннан бер балык койрык болгап узып китте. Икенчесе – арырак, каен төбендәрәк пәйда булды. Коңгырт сыртын уйнаклатып, өскә уктай калыкты да бер мәлгә, галәм киңлегендә авырлыгын югалткандай, хәрәкәтсез калды. Әйтерсең кул белән кагылырга ярамаган ниндидер очкыч-ракета иде.

Менә аның да калкавычы күл өстенә түгәрәк дулкыннар җәя башлады. Ринатның түземлеге югалды. Хәзер алам, хәзер алам дип ымсына торгач, калкавыч тукталып калды. Аптыраудан җепне тартып караса, кармак шәрә калган иде.

Ул да булмады, Кәшиф икенче балыгын эләктерде. Ринат, кармагына тиз генә камыр әвәләп, еракка ук атты.

– Чык бу якка, – диде Кәшиф канәгать тавыш белән.

Ринатның башта каеннар төбендәге урынын алыштырасы килмәде. Ул тирә-юньдәге матурлыкка сокланып утырды. Үз Тургаена кайтканмыни! Җаныңа дәва бит бу. Көзге урманда күке кычкырганын ишетергә теләгәндәй тынып калды. Аннан, бераз кояшта да кызынып алырга теләп, күлмәген бер читкә салып куйды. Кире борылып килгәндә, бер каенга караган иде, кылт итеп Зәлиясе искә килеп төште. Ул гүя шул каенга сөялеп тора иде. Кая, күлмәк төймәңне үзем тагып бирәм, ди кебек.

Бу хәл озакка бармады, калкавычны, җенләнә-җенләнә, балык биетте. Ринат балыкның китеп баруыннан курыкты. Ниһаять, аның көткәне чирәм арасына барып төште. Аның сикерә-сикерә ятуыннан Ринатның авызы ерылды.

– Маяга берәү булды! – Бу аргы якка хәбәр иде.

Тора-бара шактый гына балык каптыргач, алар су кереп чыктылар, әйрән белән сыйландылар. Кәеф көрлеге бер дә кимемәде. Көн кичкә авыша төшкәч, машина янына килеп, Чәчәк апа ризыкларыннан авыз иттеләр.

Бераз ял итеп, гәп корып утыргач, Кәшиф машинасында казынып аласы итте, Ринат урман тирәли әйләнеп киләсе булды.

Гаҗәп тынлык, кошлар да изрәп йокыга талган диярсең. Ә юк, ныклабрак тыңлап карасаң, урманда җанлылык бар. Җәй көзгә авышкан булса да, ниндидер кошларның ара-тирә чутылдашып куюлары ишетелә. Күрәсең, алар һәрчак бер-берсе белән хәбәрдар торалар. Сүлпән тынлык җанга күчкәндә, күңелне сагышлы моң сара.

Ул урман түренә керде. Агачларның купшы яшел төсе уңа башлаган. Усаклар төз каеннар белән аралашкан, юкәләр, ачыклыкны сайлый төшеп, кояш нурларын үзләренә күбрәк сеңдерергә тырышканнар. Ялгыз калып үскән бер имән генә нигәдер рәнҗүле күренә: суыктан корыган «кулын» кая яшерергә белми аптырап калган… Юл читендәге миләшнең кызыл тәлгәшләре гөлт итеп янып киткән утлар кебек. Ринат, якын килеп, бер чеметем өзеп алды, тәмен татып карады. Чыраен сыта-сыта чәйнәде. Китеп бераз баруга, шомыртка юлыкты. Мимылдап пешкән эре-эре шомыртлар аңа гүя Хәния күзләре белән бактылар: «Ник миннән башка йөрисең, әллә сиңа минем белән күңелсезме?..» Тирән урман аның эчендәге уен: «Күңелсезме? Күңелсезме?» – дип, бик еракка алып киткәндәй булды.

Ринат шыр ялангач делянкага килеп чыкты. Агач төпләре генә тырпаеп калган. Арырак, калкулыктагы бер төп башында, ялгыз карга утырып тора иде. Киселгән урман йөрәккә бушлык суыгы өрде. Күңелгә шом керде. Бәлки, мондагы агачларга кунып сандугачлар сайраган булгандыр. Сузып-сузып, бәгырь көйләрен түккәннәрдер, сафлык-матурлыкка, гүзәллеккә өндәгәннәрдер. Таш бәгырьлеләрдә аяу-миһербанлык тойгысы уянгандыр. Сүнек рухлыларга дәрт-кодрәт өстәлгәндер. Ә шулай да кемнәрдер гүзәллекнең башына җиткән…

Бу күңелсез тойгыны көчәйтеп, төп башындагы карга, борынын күтәрә-күтәрә, каркылдап куйды: «Кар-р-р-р, кар-р-р-р…» Тавышы дорфа, усал яңгырады. Ринатның җанына тиде. Ләгънәт! Дөнья көеге! Ул аны өркетеп, очыртып җибәрү теләге белән кулына ботак алды. Көш дигәндәй, каргага кизәнде. Карга батыр иде. Үзенә «янаган»нарын күрсә дә, очып китәргә теләмәде. Биләмәсендә «патшалык» итүен белде. Әйтерсең аңа каршы берәү дә баш калкытырга тиеш түгел. Ринат «Ни гаебе бар соң бу мәхлукның?» дигәндәй туктап калды. Шулай да аңа карганың батыраеп утыруы ошамады. Ни гаҗәп, шунда күңеленнән чагыштыру узды: Сандугач һәм Карга! Карга соң Сандугач була аламы? Сандугачны акылга да, йөрәккә дә берни бирми торган телдәрләр алыштыра башласа нишләрсең? Андыйлар озын итеп тә сөйләргә иренмиләр. Сөйләгәннәре бер колактан керә, икенчесеннән чыга, сүзләре кылган гамәлләреннән аерылгач, һич ышандырмый. Сандугач! Кунып сайраган агачыңны да шулар кисеп киткәндер әле, мөгаен… Синең моңың аларның магнитофон язмасында гына калдымыни соң инде?! Ни дәрәҗәдә шәп булса да, ул тасмада синең бер җырың гына. Син бит һәр сайраган саен яңача сайрый идең. Син кунып сайраган агачың төбендә кара карга йокымсырый. Миңа син үзең кирәк, яшәргә дәрт бирүче җыр-моңнарың кирәк! Дөнья сандугачлар белән матур!..

Шулай уйланган Ринат, карганы өркетергә теләп, кулындагы ботагын төпкә таба ыргытты. Җилпенеп очкан карга ерак китмәде. Арырак бер имән ботагына менеп кунды һәм кабат җанны үртәмәкче булып каркылдады: «Кар-р-р-р…» Ринат, аның тавышын ишетергә теләмәгәндәй, кире борылды.

Машина янына килгәндә, Кәшиф учак ягып җибәргән, ә сөремле бәләкәй казанда, быкы-быкы килеп, балык шулпасы кайный иде. Кәшиф, аны онытып, үзенең озын буе белән авыл ягына борылган да энҗедәй вак тамчылар сибәләгән болыт кисәгенә һәм шул болытка аллы-гөлле зур эшләпәдәй кидереп куелган салават күперенә карап тора иде.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2017
Объем:
601 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03660-3, 978-5-298-03423-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают