Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3», страница 8

Шрифт:

15

Болай булыр дип беркем көтмәде. Ике ай үтәлеп килгән план өченчесендә – нәкъ квартал ахырында – аяныч хәлдә калды. Цехта реконструкция башланган, ул аяк-кулны богаулап куйган иде. Бу киеренке хәлдә өстәмә көч кирәк, үз-үзеңне аямый эшләргә кирәк иде. Әнә мичләр участогындагы кранбалка эшләнеп бетмәгән. Шуның аркасында термик эшкәртү узарга тиешле детальләр өелеп чират көтә. Мастерлар үз детальләре яныннан кырын-кырын карап узарга мәҗбүрләр. Өстәвенә әле бер җиһаз, әле икенчесе яңа урыннарда көйләнеп җитмәгән. Нишләргә?

Ринат шушы сораудан тинтерәде. Ул әле тегендә, әле монда сугыла. Әйтерсең утырып барасы поездыннан калган.

Тәмам аптыраган Ринат начальник кабинетына барып керде. Юрий Петрович Козарь кабинетта ялгызы гына иде. Сул кулы белән телефон трубкасына тотынган, аны алыргамы, алмаскамы дигәндәй уйланып калган. Йөзе агарып, күкселләнеп киткән. Тегендә-монда шалтыратып, әйткәләшеп алҗып беткәндер. Ринатны күрүгә, сумаладай кара чәчле башын күтәрде. «Нәрсә бар?» – дип сорамакчы иде, мастерының термик эшкәртү узмаган реверс капкачлары турында әйтәсен белеп, әлеге уеннан кире кайтты. Кулын яшел трубкадан алып, агына – директорныкына күчерде. Тын бүлмәдә директор тавышы да ап-ачык булып ишетелде:

– Тыңлыйм…

Юрий Петрович, елар дәрәҗәгә җитешкән кешедәй, бер мәлгә сүзен әйтә алмас булып калды. Ниһаять, телгә килде:

– Пётр Акимович! Мин бичара хәлдә. Бернәрсә барып чыкмый… Түземлегем төкәнде…

Директор эшне тиз тоеп алды.

– Яхшы… Хәзер өеңә кайтып ял ит. Иртәгә цехка вакытында кил. Бер сәгатьтән мин үземә барлык бүлек җитәкчеләрен җыйдырам…

Ринат начальнигы яныннан дәшми генә чыгып китәргә мәҗбүр булды. Озак та үтмәде, аның артыннан Козарь да атлады. Ул башын ия төшкән иде. Бу минутта, цехын ташлап кайтып барганда, аның борылып та карыйсы килми иде…

Смена ахырына таба цехка ремонт-монтаж эшләрен башкаручы бүлек җитәкчеләре, эшчеләр өтәләнеп килеп җиттеләр. Бер-берсенә эшлекле кыяфәттә күрсәтмә бирүләр, киңәшеп алулар китте. Димәк, директор кабинетында алар белән җитди сөйләшкәннәр.

Ул да түгел, шакы-шокы килеп, эшләр башланып китте. Яңа балкалардан сварка очкыннары чәчрәде. Монтажчылар янына хәтта янгынчы да килеп баскан иде.

Төркем-төркем булып киңәшкән җитәкчеләр участоктан тиз генә китәргә теләмәделәр. Кем беләндер баш инженер Александр Филиппович та килеп чыкты. Ул, төркемдәгеләргә сәлам биреп, нәрсә беләндер кызыксынды, күрсәтмә бирде. Аннан сәгатенә карап алды һәм, каядыр шалтыратып аласын исенә төшереп, якындагы телефонга – реверс группасына узды.

Ринат ишектән килеп кергән баш инженерны күргәч аптырап китте.

– О-о! Син биредә икәнсең әле?! – диде баш инженер, Ринатка кулын сузып.

– Әйе, әйе, – диде Ринат, аның үз итеп эндәшүенә разый хәлдә.

– Реверсларны нигә аз бирәсең?

– Күбрәк бирәсе дә… кул-аякны тоталар бит.

Баш инженер, нәрсәгә ишарә ясалганын аңлап, телефон номерын җыйды. Директор белән бәйләнешкә керде, биредәге хәлләрнең торышын әйтте. Трубкасын куеп чыгарга әзерләнгән арада, Ринат аңа мөрәҗәгать итәргә булды.

– Александр Филиппович! – диде ул, бераз ачыла төшеп. – Күптән инде сезгә кермәкче булып йөри идем, бер мәсьәләне ачыклыйсы бар иде.

– Нәрсә ул?

– Рәшәткә калакларына көйләнгән пневмогидравлик пресс турында. Берәү эшли. Ул бик аз. Дубляжлар кирәк булачак. Монысын гамәлгә ашырып бетерүне дә тоткарлыйлар. Мелецков тарта-суза…

– Бу турыда мин беләм…

Ринат, «соң?» дигәндәй, баш инженерның тукталып калуына бераз сагая төште. Дәшмәде. Аның фикерен көтте…

– Мелецков инде үз вазифаларыннан азат, тиешле җәзасын да алды, – диде Александр Филиппович. – Аның урынына Әхмәтов була… Ул хәл итәр. Мин аңа үзем әйтермен. Тагын нәрсә борчый сине?

– Борчыган нәрсәләр бар да инде ул… – Ринат уңайсызланды. – Тик урынлы булыр микән?

– Нигә? Әйт…

– План «яна», план белән үзем дә. Квартира мәсьәләсендә директорга керермен дигән идем. Үтәлеш аксагач, уңайсыз хәлдә калырмын күк.

– Эшеңдә дүшәмбедән тоткарлык булмаячак анысы. – Ул, бер мәлгә тукталып, икенче тонга күчте: – Син нәрсә, әле квартира алмадыңмыни?

– Юк. Баракта яшим.

– Кайсысында?

– Кырык тугызынчыда, Максимов урамында.

Баш инженер санаулы гына калган баракларны исенә төшерде дә, көрсенеп:

– Һе, ул тиздән сүтелә. Анда тугыз катлы йорт сала башлыйлар, – диде. – Так что сиңа повезло. Боекмый яшәвеңне һәм эшләвеңне бел.

– Рәхмәт…

«Сүтелсә ярар иде дә».

Баш инженер артык тоткарланмады. Ринат аны көтелмәгән яңалыклар тәэсиреннән туган дулкынлану, ачык караш белән озатып калды.

Кешене, мөгаен, көтеп алган куанычлы мизгелләр яшәтәдер. Шулар көч чыганагына әвереләдер. Күп кенә нәрсәләрдән ваз кичәр дәрәҗәдә авырлыклар күргәндә дә, язмышың ничек сыналганда да, ышанычыңны югалтма икән…

Аның күңелендә хезмәт нәтиҗәсен күрү рухы канатлана иде. Мондый минутлар бигрәк тә планны өзеклектән чыгаргач шулай була…

16

Күңелне туган җир – Тургай авылы тартты. Шунда кайтып килмәсә, әнисен күреп, туганнары хәлен белмәсә, тынычлыгын тапмас кебек тоелды Ринатка. Җирсегән авыр минутларында да аңа юаныч, таяну ноктасы булып калыр төсле. Шушы инеш буйларын, болыннарын, күкрәк-түше ачылган ак ташлы тауларын, аларга ялганып киткән урман-кырларын күпмедер күрми торса сагына башлый, кайтып килмичә чарасы калмый. Бу юлы ул бәрәңге алышырга дип кайтты, ялга – ике көнгә. Хәниясенә, бергәләп кайтыйк, дигән иде дә, аның нигәдер юлга кузгаласы килмәде, мине анда кем көтә диебрәк, баш чайкап куйды. Ринат үзенә Зөлфияне ияртте. Аңа авылда күңелле, урамнан керәсе килми, иптәшләр дә табып өлгергән.

Ринатның, бәрәңге алып бетергәч, тау читләтеп болыннарны әйләнеп кайтышы иде. Ул ак түшле таудан чыккан чишмә янында тукталып калды, көмештәй салкын суларын кушучлап эчте, битләрен юды. Аннары да, чишмә яныннан китәсе килмичә, баскыч тактасына газетасын җәеп утырып торды. Колакка челтер-челтер аккан чишмә тавышы ягылды: тыңлавы рәхәт иде. Чишмә сулары түбән таба актылар да актылар… Күктә ак юл салып узып киткән реактив самолёт тавышы ишетелде. Ул, кояшта күзен чагылдырып, аңа карады: «Без эшләгән «ТУ»лар!»

Һавада тавышы сүнсә дә, самолёт үзе офык читендә ак нокта булып ялтырый иде. Бераздан ул бөтенләй югалды. Колакта янә чишмә чылтыравы торып калды. Көмеш сулар, инешкә кушылганчы ялтырап калырга ашыккандай, чуерташлар өстеннән сикерә-сикерә, боргалана-боргалана актылар…

Бер урында олы таш ята. Шуңа сикереп менәргә теләгәндәй, көмеш тамчылар чәчри. Таш авыр, кузгатып булмаслык икән. Ринат шул ташка үчләнеп карап тора башлады. Кемнеңдер, өне килеп: «Алып ыргыт шул ташны, тормасын юлда! Чишмә сулары кыска гына гомерләрендә бергә кушылып аксын! Мәхәббәт – җанга дәва ул…» – дип әйткән кебек булды. Беренче мәхәббәте – Зәлиясе түгелме икән? Ринат, гүя шул өнгә карыша алмый, җиңнәрен сызгана-сызгана, таш янына килеп басты. Билен бөгеп, салкын ташны кулларына келәшчәдәй кысты. И-и-и-и!.. Юк, бирешергә теләми. Җиргә нык береккән. Ринат хәл алды һәм икенче тапкыр талпынды. Маңгаена тир бәреп чыкканын да сизмәстән, бар көченә каерды, Җир шарын тәгәрәтергә телимени!.. Ниһаять, таш, астына су тулудан сулкылдап, әкрен-әкрен кузгала барды. «Җиргә күпме сеңгән!»

Таш сызганулы беләкләрдә күтәрелде. Ринат, кая атыйм дигәндәй, бер мизгелгә тукталып калды һәм аны түбән таба томырды. Таш, тәгәри-тәгәри, инешкә барып чумды. Аның чокырында болганган су ком-ташлар белән тигезләнеп, чистарып калган иде. Ринат кулларын тоташ агым булып юл алган чишмә суында чайкады да, бүген кичләтеп китәсен уйлап, кызы Зөлфияне юлга хәстәрләргә ашыкты…

1985–1986

Үткәннәргә кайта-кайта…
(Әдәби-документаль повесть)

«Малайка»

Аны нужа бик яшьли куып йөртте. Тормыш тегеләй дә, болай да сынады. Тик ул кыенлыкларга бирешмәде, тырышлыклары бушка да китмәде, хезмәттә ирешкән уңышлары күп кенә куанычлар да алып килде аңа…

Гали ишле гаиләдә үсте. Сугыштан соңгы ачлык еллары, авылларда михнәт чигүләр аның да җанын күп тапкырлар тетрәндерде. Ни чарадан бичара хәлендә калган яшүсмер Галинең күңелен тора-бара фәкать бер уй биләде: алга таба ничек көн күрергә, ничек ачлыктан исән калырга?..

Шушы авыр хәлләрдә аның сыныкка эшләп гомер кичергән әти-әниләре дә хафага төшкән иде. Нишләсеннәр? Эшләп-эшләп тә ипигә туймагач, чарасызлыктан аларның да бәгырьләре телгәләнде. Әпәйне күргәч, аның да авызына сулар килде, тик ул юешләнгән авыз кырыйларын гына сөртте, ипи тәмен татып караулар бик тәтемәде. Шуңа күрә дә Гали икмәк кадерен бик иртә белде, аның бернигә дә алыштыргысыз хаҗәтен күңеленә онытылмаслык итеп сеңдерде. Аннары икмәккә, тамак ялы дип эшләүләр аны яшьли, урау юллар аша, үз артыннан ияртеп, кайларга гына илтеп ташламады…

Гомер юлында төрлесен күрде, ачысын да, төчесен дә татыды, күп тапкырлар сыналды. Һаман да тамак ялы дип эшләүләр аның кулларын иртә сөялләндерде. Башка чарасы юк иде аның, юк иде шул.

Әйе, инде сугышлар бетсә дә, илленче елларда аның әти-әнисенә ишле гаиләне туйдырулар ифрат та авыр иде. Шул михнәтләрне күреп яши торгач, ахыр чиктә ул да түзмәде, алтынчы сыйныфны тәмамлагач, теләсә-теләмәсә дә, туган авылы Балансу белән озакка хушлашты…

Шушы фикергә килү болайрак та булды: беркөнне ул төнлә, йокы аралаш, әтисе белән әнисенең сөйләшкән тавышларын ишетеп калды:

– Балаларны таптык та таптык табуын, – диде әтисе Мәгъсүм, аптырап, – хәерчеләр генә арттырдык… Инде хәзер шул балаларны да ничек туйдырырга белгән юк. Өстәл артында тезелешеп утырганнар да, тәмам артык кашык кебек, нәүмизләнеп күзгә карап торалар…

– Нишлисең бит, – диде әнисе Гөлшаһидә, бу хәлләрне авыр кичереп, – дөньяга килгәч, аларның да яшиселәре бар… Юкса мин аларны сыныкка туймасыннар өчен таптыммыни? Якты киләчәкне өметләндереп, башта колхозга керергә дип ничек кенә өндәмәделәр, керергә теләмәгәннәрне, төрлечә талап, сөргенгә сөрәбез дип тә куркыттылар… Сөрделәр дә… Аннары, аптырагач, әти-әниләребез башлап колхозга керергә булганнар инде.

Шулвакыт әтисе Мәгъсүм авыр сулап көрсенде дә:

– Каһәр суккан сугыш аяктан екты бит, әнисе… – диде.

– Кемгә кирәк булгандыр шул сугышлары, – диде әнисе, – дөньяны колачларга теләп сугыш ачкан Гитлерын да әйтер идем, күпме гаепсез җаннарны кыйдыратты… Балалар кызганыч, әнә балалар, сыныкка да туймый яшәсеннәр инде. Бу тамашага ничек түзәргәдер?

– Ярар, ярар, әнисе, бик бетеренмә инде. Бәлки, Ходай җүн бирер әле, боерган булса…

Алар икесе дә, шулай сөйләшә-сөйләшә, иртәгесе көнгә өметләр баглый-баглый, йокыга талдылар. Тик Гали генә тиз йокыга китә алмады. Әтисе авызыннан ишетеп калган «артык кашык» дигән сүзләр аның бәгырен телгәләде… Әйтерсең бу сүз аның үзенә атап әйтелде. Һәм ул: «Мин артык кашык икән», – дип, нишләргә дә белмәде, борсаланды, тиз генә йокыга да китә алмады. Күңелендә сорау арты сорау туды: миңа нишләргә, кая барырга? Әллә берәр һөнәр училищесына укырга китәргәме? Әнә Казанның 7 нче һөнәр училищесында укыган авылдашы Сәлим ничек кенә киенеп кайтмаган? Өстендәге курсант формасы үзенә килешеп, сыланып кына тора. Сокланып туймассың! Аякларында ялтырап торган ботинкалары гына ни тора! Безнеке кебек тишек галуш түгел инде…

Икенче көнне ул мәктәпкә укырга да бармады, уйлашырга дип, шыр ятим булып үскән авылдашы Госман янына китте. Аның белән очрашкач:

– Госман! – диде ул, зур яңалык әйтергә җыенгандай. – Әйдә, без дә Сәлим укыган училищега барып карыйк әле?

– Казангамы?

– Әйе, шунда берәр һөнәргә дә өйрәнербез.

– Юлга акча каян табарбыз?

Гали ялт кына башын кашып алды.

– Бәлки, тавык күкәйләре җыеп тапшырырбыз, – диде.

– Каян алып? Әллә чәлдерепме?

– Белмим шул, – диде Гали, бу кадәресенә аптырап. – Анысын уйлашырбыз әле… Мин әнидән акча сорап карыйм. Аның бераз яшереп-яшереп җыештырган акчалары бардыр әле.

– Урлашу килешмәс… – диде әбисе белән генә яшәүче ятим Госман.

– Эшли башлагач, ул акчаларны түләрбез әле, – диде Гали, кыюлана төшеп. – Әни каршы килмәс әле. Ул мине ярата…

«Ярый ла, синең әти-әниең бар», – дип уйлап куйды Госман, юл фаҗигасендә һәлак булган әти-әниләрен янә кызганып.

Шушы сөйләшүдән соң Гали мәктәпкә җиденче сыйныфка укырга бармады. Аны укытучы Сәимә апасы: «Җиденче классны тәмамласаң, син безнең мәктәптә дә эшли аласың, – дип үгетләп тә карады, – җыр дәресен булса да укытырсың. Гармуныңда уйнап, «Сарман» көйләрен бер сыздырып җибәрерсең. Тавышың, моңың бар…»

Укытучы апасы фикерләре белән килешмәде ул. Вакыт-вакыт чырае сытылып килде. «Китәм булгач китәм…» – дип уйлады. Янәсе, «артык кашык булып» яшәгәнче…

Әйе, инде аңа авылы Балансу мәктәбендә «Сарман» көйләрен уйнарга, җырларга туры килмәде. Үҗәтлеге җиңде, теләге аны ерак юлга чакырды…

Аннары алар, Госман белән икесе, Казанга юл алдылар. Калага килеп җиткәч, авылдашы Сәлим укый торган 7 нче училищены да эзләп таптылар, Сәлимнең үзен дә күрделәр. Аннары ул аларны директор кабинетына кадәр озата килде һәм авылдашларының директор кабинетынан чыкканын да көтәргә булды.

Егетләр, кыюсыз гына директор кабинетына кергәч, ишек төбендә туктап калдылар.

– Тыңлыйм сезне, – диде аларга кызыл галстук таккан урта яшьләрдәге ир, егетләрне баштанаяк күзәтеп, һәм ни әйтерләрен көтте.

– Безне училищега укырга алыгыз әле, – диде чаярак Гали, кыюлана төшеп.

Директор, авыл егетләре күңелен аңлаган хәлдә, җавапны бераз көттерде, аннан үз карарына килеп кырт кисте:

– Набор бетте, алмыйбыз… – диде.

– Кайда алырлар икән?– диде Гали.

Директор бу юлы иңбашларын гына сикертте һәм:

– Белмим… – диде. – Бәлки, Казанның «Соцгород» шәһәрчегендәге 16 нчы училищега барып карарсыз. Анда слесарьлыкка да укыталар…

Директор кабинеты ишегеннән башларын аска иеп чыккан егетләрне каршы алган авылдашы Сәлимнең дә кәефе кырылды. Аннары алар, Сәлим белән хушлашып, Казанның Ленин районындагы «Соцгород» шәһәрчегенә юл алдылар. Уналтынчы училищены эзләп таптылар. Училище директоры хатын-кыз иде. Кыяфәтенә караганда шактый ук горур да күренде, кабарынкы соргылт чәчләре һәм күкрәкләре мин-минлекне дә сиздереп торган күк булды. Ул егетләр белән үз дәрәҗәсен белеп сөйләште, бик ачык чырай күрсәтергә ашыкмый гына сорады:

– Укырга дип килгән идегезме? – диде.

– Әйе… – диде Госман, кыяр-кыймас сүз башлап.

Аннары бераз кыюлана төшкән Гали авылдашы сүзен куәтләде:

– Безнең эшкә, һөнәргә өйрәнәсебез килә…

– Яхшы, – диде директор. – Слесарьлыккамы?

Егетләр икесе дә берьюлы ризалашып баш кактылар.

Директор өстәл өстендәге журналын ачты да кулына ручкасын алып сорады:

– Кайсы районнан килдегез?

– Сабадан.

– Кайсы авылдан?

– Балансу авылыннан.

– Белемегез?

Егетләр бер-берсенә карашып алды. Гали, колхоз-совхозлардан китәргә бернинди белешмә-кәгазь кисәге бирергә рөхсәт юклыгын аңлап, җавапны үзе тотты.

– Алтынчы классны тәмамладык…– диде.

– Яхшы, – диде директор, ризалашып, һәм егетләрнең исем-фамилияләрен журналына язып та куйды һәм өстәде: – Җиденче группада укырга тиеш буласыз. Сидоров Геннадий Петрович группасында. Хәзер аны күрерсез, ул бишенче кабинетта утыра. Нишләргә кирәген үзе аңлатыр…

Егетләр директор бүлмәсеннән куанышып чыктылар – башлары күккә тигән иде!

Җиденче группа җитәкчесе Сидоров үзенә рәхим иткән егетләргә күрсәтмәләрен бирде:

– Хәзер менә янәшәдә генә булган училище тулай торагына кереп урнашыгыз, комендантка шушы минем записканы бирегез. Ул бүлмә мәсьәләсен хәл итәр. Аннары мунча керерсез, формалар алырсыз…

Егетләр барысын да группа җитәкчесе кушканча эшләделәр. Күңел дигәннәре шатланып туймады. Шәһәр мунчасында юынулар үзенә бер рәхәт иде. Формаларны өсләренә кигәч, куанычлары эчләренә сыймас дәрәҗәдә булды.

Менә алар икенче көнне төркемдәшләре белән стройга да чыгып бастылар. Бераздан группа җитәкчесе Геннадий Петровичның командирларча әмере яңгырады:

– Сафин Гали, Кашапов Госман, выходите из строя!..

Аптырап калган егетләр, бер-беренә карашып, строй алдына чыгып бастылар. Аннары Геннадий Пертовичның икенче әмере яңгырады:

– Хәзер сез директор кабинетына, Ольга Николаевнага кереп чыгыгыз. Ул сезне үзендә көтә.

Чыннан да, Ольга Николаевна аларны көтеп каршы алды.

– Керегез! – диде, егетләрне ярым ачык калган ишектән күреп алып.

Көтелмәгән бу хәлгә аптырашкан егетләр директор кабинеты ишеге төбендә тукталып калдылар. Авыр тынлыкны директор үзе бүлде:

– Менә нәрсә, егетләр, без сезне училищега кабул итә алмыйбыз. Белемегез җитеп бетми, гәрчә алтынчы сыйныфны тәмамласагыз да… Так что не получается… – Һәм ул кулларын як-якка җәйде.

Егетләр бу хәлгә аптырап ук калды. Ничек болай була инде? Группада алтынчы сыйныфны тәмамлаган укучылар да бар бит. Аннары, ни чарадан бичара хәленә төшкән Гали директор каршына ук килеп тезләнде дә, аның аякларын кочып алып:

– Апай! Зинһар, калдырыгыз безне училищеда?.. – диде һәм болай дип тә өстәргә мәҗбүр булды: – Безнең әти-әниләребез дә юк… – Аннары ул елап ук җибәрде.

Ханымның бу кадәресенә дә исе китмәде, кабарынкы чәчләре як-якка чайкала төшеп тибрәнде, һәм аның кырыс тавышы яңгырады:

– Что это такое? Встаньте сейчас же…

Гали теләр-теләмәс кенә аягына басты һәм артка чигенергә мәҗбүр булды…

Сөмсере коелган үсмерләр директор кабинетыннан ризасыз гына, башларын ия төшеп чыгып киттеләр. Аннары, кигән формаларын салып, иске киемнәрен табып кияргә мәҗбүр булдылар. Бу вакыт егетләр әлеге хәлнең серләренә төшенеп бетмәделәр шул. Чынлыкта директорга, үз балаларын урнаштырырга дип, бүтәннәр дә килеп чыккан иде. Алар директор мәнфәгатьләрен оста кызыксындыра белгәннәр һәм аны ризалаштырганнар. Инде шул вакытта ук ришвәт дигән нәрсә, хәзергедән аермалы буларак, үз эшен эшләгән… Егетләргә әле гаделлек төшенчәләренә төшенергә, «Син – миңа, мин – сиңа!» принципларын аңлап җиткерергә иртәрәк иде шул…

Инде хәзер нишләргә? Шушы сорау урамда калган егетләрне бер-берсенә каратты, янә дә уйландырды. Аларның барыбер дә авылга кире кайтасылары килмәде. Аеруча Галинең күңелен, янә дә исенә төшеп, әтисе авызыннан ычкынган «артык кашык» дигән сүзләр тынгысызлап тора бирде. Ахырдан, шулай аптырап, шәһәр урамнарында каңгырып, «адашып» йөри торгач, алар Ульяновск шәһәре ягына бара торган бер поездга утырып киттеләр. Анда да училищелар бар дигәннәрен ишеткәннәр иде. Һәм алар, бәлки, бер җае чыгар әле, дип тә өметләнделәр…

Поезд аларны Арзамас станциясенә кадәр алып килде. Поезд туктап торган арада, егетләр, тамак ялгап алырга дип, поезддан төшкәннәр генә иде, ниндидер сакчы милиционерлар, «бу нинди беспризорниклар тагы» дип, аларны эләктереп тә алдылар. Ярый әле, җавап тотканда, үзләрен каян икәнлекләрен яшерә белделәр, юкса кире туган якларына җибәрәчәкләр иде. Аннары аларны, «беспризорниклар» буларак, Лукоянов шәһәрендәге детдомга озаттылар… Ахырдан алар моңа да бик сөенделәр. Аеруча ятим Госман куанды.

Детдомга эләккәч, тамакка да ярыйсы гына тиенелде. Һөнәргә дә өйрәнелде, ФЗӨ дә укыдылар. Гали бик тырышты, бар эшкә дә теләп алынды. Һөнәрсез бер эш тә кырып булмаслыгын яхшы аңлады ул. Мастерскойда тискига кыстырып тимерен дә игәде, гайка, болтларын да борды. Техникага хирыслыгы артканнан-арта барды. Ул инде агач арбаларны да җитәрлек тартырга өйрәнгән иде, хәзер исә азмы-күпме сызымнарга да төшенә башлады.

Беркөнне, дәрестән чыгып урамнан кайтып барганда, аны таныш булмаган урта яшьләрдәге бер ир туктатып сорады:

– Әй егет, син кайдан?

Гали, чит-ятлар «кармагына» эләгүдән сагаепмы, әйтергәме, әйтмәскәме дип аптырабырак калды. Аннары ул бу ирнең зыянлы кешегә охшамаганлыгын сизенгәч әйтеп куйды:

– Татарстаннан…

Аның Татарстаннан дигәнен ишеткәч, ир кешенең йөзе ачыла төште, һәм ул икенче соравын бирде.

– Исемең ничек, «малайка»?

– Гали.

– Ә мин дядя Володя булам. – Ул егетккә кулын сузды. – Таныш булыйк…

Күрешкәч, тере, елтыр күзле Гали дядя Володяга ошап ук китте һәм ул:

– Монда укып йөрисеңме? – дип сорап куйды.

– Әйе, ФЗӨ дә.

– Укудан соң минем белән эшләргә теләмисеңме?

Гали җавап бирергә кыенсынды.

– Син курыкма, «малайка», – диде ир. – Мин татар малайларының тырышлыгын яхшы беләм, кешегә начарлык эшләгәнем юк, ярдәм генә итәм. Бераз акча да эшләрсең, кирәге чыгар ич?..

Ул ихтыярсыздан үзен «малайка» дип яратып кына дәшкән «дядя Володя» артыннан иярде. Һәм ялгышмады. Оста куллы, тәҗрибәле ир кара чәчле, тут йөзле авыл егетенең күзләрендә эшкә дәртләнеп, янып торуын да сиземли алды. Соңрак аның һәрнәрсәне отып, тиз аңлап алу сәләтен дә чамалады һәм алар бер-берсенә тиз ияләштеләр, төрле-төрле эшләргә җигелеп киттеләр. Калайдан түбә дә яптылар, бетон да койдылар. Инде аралаша торгач, Гали дядя Володяның комбайнёрлар әзерли торган һөнәри техник училище мастерскоенда практика дәресләрен алып барганлыгын да белде. Шушы танышлык аңа бер елдан соң комбайнёрлар әзерләү курсында укып чыгарга да ярдәм итте…

Комбайнёр һөнәренә ия булгач, озак та үтмәде, Галине Горький өлкәсенең Лукосовский районына эшкә җибәрделәр. Ул шундагы бер колхозда «Сталинец-6» комбайнында урып-җыю эшләренә кереште. Тырышлыгы бушка китмәде, ул беренче елны ук яшь белгечләр арасында беренче урынны яулады. Ә икенче елны аны, үз теләгенә каршы килми, чирәм җиргә – Казахстан далаларында үскән игеннәрне урып җыярга җибәрделәр. Күп нәрсәләргә өйрәткән, тормыш сабакларына төшендергән дядя Володя үз «малайка»сын озатырга да килде, аңа хәерле юллар теләп калды… Мең рәхмәт аңа!

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2017
Объем:
601 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03660-3, 978-5-298-03423-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают