Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3», страница 5

Шрифт:

Ниндидер тарлыклардан үтә-үтә, ниһаять, тәхет бүлмәсе каршына килеп туктадылар.

– Хан әйткәндә сүз катма, тыйнак кына тыңла, авызыңа су кабып та утырма, – диде Зөбәрҗәт ханбикә киявенә кырыс кына. Аннары ишеккә таба атлыйсы иткән иде дә, нидер исенә төшеп, янә Дәүранга әйтте: – Хан авыртынып тора, кычкырып сөйләшмә. Ил хакименең игелеген алыйм дисәң, ир түренә баш иеп кер, дигәннәр.

– Ярый, анам, сез дигәнчә итәрмен.

Ханбикә аның сүзләрендә киная кебегрәк агыш күреп туктагандай итте, әмма һични әйтмәде, алга атлады.

Сәлим хан зур вә киң сәкедә ястыкта ята иде, аның янында кәтиб Хафиз, вәзир Камай. Хан аларга нәрсәдер сөйли иде, ишектә ханбикә белән кияве күренүгә торгандай итте, баш игән Дәүранга ияк каккандай булды.

– Ханбикә, – диде хан. – Ишкул шәех урында ята икән, хәле мөшкел, ди, табибымны шунда җибәрдем әле.

– Хак хәбәр, ханбикә, шулай шәех телдән язып алгалый, – дип өстәде вәзир.

– Әйе, Ишкул да урынга калган, безгә дә әнә нәүбәт килә,– диде хан һәм түшәгенә сузылып ятты: – Тәкъдирдән берәүнеңдә котыла алганы юк шул.

Ризык-нигъмәтләр керттеләр, көмеш табак белән хан алдына куйдылар. Сәлим хан торып утырды, савытлардагы ризыкларга күз йөртеп чыкты.

– Күз тели, күңел алмый, – диде ул, кире урынына ятып, зәгыйфь кенә итеп кул селтәде. Янәсе, алып китегез ризыкларыгызны.

– Азрак булса да капкалар идең, ханиям, – диде ханбикә.

– Хәл юк, ризык кабарга түгел, сөйләшергә дә хәл юк, – диде Сәлим хан һәм, вәзиренә карап: – Инде балалар белән нишләргә миңа, вәзирем? – диде.

* * *

Ташчыларны озаткач, хәле авыраеп киткән Сәлим хан тәмам урынга калды. Ахырда тәхет ягына бөтенләй чыгалмас булды. Вәзирен вә якыннарын ятак бүлмәсендә кабул итте. Ун көннәр шулай яткач, хәле һаман яманлана баруын сизеп, ятак ягына кәтибе Хафизны чакыртып алды һәм аңа шагыйрь Әбделгаләүне дәштерергә кушты. Моңа кадәр дә сарайга китерергә рөхсәт бирелгән булса да, шагыйрь, гадәттә, шәкертләр вә хатын-кызлар ягында югалыр иде. Чөнки хан элек аның белән артык кызыксынмады. Бүген исә уянуына әллә нигә шул шагыйрьне күрәсе, аның язганнарын тыңлыйсы килеп китте. Көдрә чәчле, көдрә җирән сакаллы, чандыр гәүдәле, кылыч борынлы шагыйрь Әбделгаләү йокы бүлмәсенә килеп кергәч тә, Сәлим хан яткан урыныннан торып утырды, шагыйрьдән сәлам алгач, берара дәшми-тынмый гына ил чәчәненә карап торды. Шагыйрьнең йөз-чыраенда һични күрмәде Сәлим хан, ә менә яшел күзләрендә ниндидер яну, кызыксынуы бар иде. Ханны беренче тапкыр күрүеме, дәшеп алуга аптыравымы? Сәлим хан сүлпән генә кул изәде, якындагы түмәргә утырырга урын күрсәтте.

Әбделгаләү ике-өч адым читтәрәк басып торган кәтиб Хафизга күз ташлап алды һәм хан күрсәткән түмәргә утырды, дога кылды, янә сәламен кабатлады.

Сәлим хан урынына ятты һәм сабыр гына:

– Шигырьләрең укыр идең, Әбделгаләү, – диде.

– Ни турында укыйм, хан, мәхәббәт турындамы, табигатькә багышланганнарынмы, дөньяви хәлләргә караганнарынмы?

– Мәхәббәтен күрдем, беләм, үтүчән вә сагышлы икән, биргән бәхетне суга салган балдай эретә дә юкка чыгара икән. Табигатен гиздем, күреп вә сокланып туя алмадым: язын көтеп алдым, усал кышын теләп уздырдым, кояшлы яз килгәнне күргәч, илаһи бәхетем шулдыр дип куандым. Хәят күгемне, тургай сайравын яңадан ишетә алуыма шикләнәм, алдагысын бер Алла белә, хыялым ирексез яши, җәннәткә дәшә торган догаларымны укыйм, караңгы каберем күз алдыма килеп баса. Әмма, шагыйрь, дөньяви хәлләрдән шушы хәлемдә дә аерыла алмый изаланам. Шөкер итәм, рухым яшь, йөрәгем тибә, димәк, шигырь тыңлар гына хәлем бар әле. Гомерне Аллаһы Тәгалә адәм баласына ниһаясез бирмәгән, барыбыз да беләбез, әмма әллә нигә караңгы гүргә керәсе генә килми. Хәятымның киләчәге сүнгән, кара гүр мине көтә һәм мин анда барырга мәҗбүрмен. Нинди шигырең укыр идең шундый адәм баласына, шагыйрь?

– Олуг хан, минем кулыма оныгыгыз Кол Гали язган шигырьләр килеп керде. Укыдым да мин аларны, таң калдым. Олуг шагыйрь икән сезнең оныгыгыз. Тик аны…

Сәлим хан кулын күтәрде, Әбделгаләүгә туктарга кушты.

– Шагыйрь, ары таба сөйләмәсәң дә була. Оныгымның Үргәнечтә икәнен бер синең авызыңнан гына ишетүем түгел. Ил— гайбәттән, җир айдан кача алмас, диләр. Иншалла, шигырь язса-язмаса да, туган туфрагына кайтыр ул. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зурдыр, йа Раббым, кичерә күр колыңны. Күрәсең булса, күркә булырсың, ди. Күрәсе булгандыр…

Сәлим хан кинәт эчен тотып, куырылып китте, йөзенә тимгел-тимгел кызыл таплар кунды. Әбделгаләү, бу хәлне күреп, торып китәргә ниятләгән иде, Сәлим хан, кулын күтәреп, аңа сабыр итәргә кушты.

– Үтә ул, үтә, шагыйрь. Әллә ни шунда, дулкын-дулкын булып килә дә, бөтерә дә ала.

Чынлап та, ул арада ханның йөзе алсуланып китте, тимгелләре югалды, чыраена табигый төс керде.

– Укы, укы, Әбделгаләү, – диде моңа кадәр дәшми торган кәтиб Хафиз.

– Мин басып укырмын, ханиям.

– Ихтыярың, ихтыярың…

 
Илаһи, мин сорыйм синнән,
Шул дүрт чараны бүләк ит:
Берсе – җәннәт, берсе – хөрмәт,
Берсе – нигъмәт, берсе – иман.
Телимен синнән, и бар итүче!
Шул дүрт чараны юлдаш ит:
Берсе – гыйлем, берсе – гамәл,
Берсе – иминлек, берсе – иман1.
 

Сәлим хан кулын күтәрде, бер мизгел шагыйрьгә карап утырды.

– Сөбханалла, Әбделгаләү, сиңа гакылны Аллаһы Тәгалә үзе биргәндер. Йә, хәзер золым-җәбер кылган кешеләр турында берәр нәрсәне укы.

 
Каза килсә берәүгә, димә: килсен,
Берәүгә килсә сырхау, димә: үлсен.
Бу сүзләрең аңа һични кылмас,
Зарар килер үзеңә, файда булмас…
 

Тагын бер-ике юл шигырь укылгач, Сәлим хан кисәк кенә түшәккә ятты, сизелер-сизелмәс кенә Әбделгаләүгә кул селтәде. Кәтиб Хафиз шагыйрьне ятак ягыннан алып чыгып китте. Әмма алар сарай бусагасы аша үтәргә дә өлгермәделәр, артларыннан бусагабаш йөгереп чыкты.

– Хафиз, Хафиз, сезне ханиям дәшә!

Ятак ягына әйләнеп керделәр, Сәлим хан сүзсез генә икесенә дә якынрак килеп утырырга кушты.

– Кәтибем, язып бар. Миннән соң Болгар тәхетенә утырган углан-ханнарга васыятем шушы булыр. Онытмасыннар иде: Ходай Тәгалә адәм баласына да, хайван вә җанварларга да көч-гайрәтне мул итеп биргәндер. Ат хайваны адәм баласыннан күп тапкыр көчлерәктер, үгез вә арыслан турында әйтеп тә торасы юк. Мәгәр Ходай Тәгалә адәм баласындагы гакылны бер генә хайван вә җанварга да бирмәгәндер. Адәм баласының көч вә гайрәте аның гакылындадыр. Бүген мин бер чарага инандым: агачка сандугач җитмәгән кебек, хан сараена шагыйрь җитмәгән икән. Кәтиб Хафиз, минем васыятьне язып ал һәм углан-оныкларыма җиткер. Сарайда һәрчак ике-өч шагыйрь булсын. Мин үз акылым белән генә яшәргә тырыштым, шуңа күрә шактый гөнаһлар кылдым: акыллыларны кудым, ялагайларга ышандым. Бик ихтимал, Болгарга яман хәлләр шулар аша да килгәндер.

Сәлим хан ыңгыраша-тартыша кырын ятты. Авыз эченнән генә «китегез» диде.

Кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүнең терсәгеннән алды һәм ишеккә әйдәде. Хан ятагы ягыннан чыгуга, аларга ханбикә очрады.

– Ханның хәле ничек, кәтиб?

– Ханның хәле авыр, ханбикә. Миңа калса, угланнарны дәшәргә кирәктер.

– Хәзер табиб килә. Ишкул шәех вафат, – диде ханбикәһәм хан ятагы ягына кереп китте.

Алар янына вәзир Камай килде.

– Кәтиб Хафиз, калага шәех Игәнәй кайткан, ханны күрәсе килә. Ни кылыйм?

– Күрәсе килсә, күрсен, вәзир. Бәлкем, әйтер сүзе бардыр.

– Бардыр, анысы. Ишеттеңме, Ишкул шәех вафат. Бәлкем, мин әйтәм, Игәнәйне…

– Хан ни әйтер, шул булыр, вәзир. Мин тәгаен каршы түгел.

– Ә ханбикә?

– Менә анысын әйтә алмыйм, вәзир.

– Син аның белән сөйләшеп кара әле, кәтиб. Синең ханбикәгә телең үтә. Дөресен генә әйткәндә, Ишкул шәех түгел иде, кәтиб Хафиз, шәех түгел иде. Игәнәй – белекле, гакыллы, ил имамы булырдай адәм, – диде вәзир Камай һәм ханбикә артыннан хан ятагына кереп китте.

– Табиб Хәсән дә кайтты микән? – дип сорады кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүдән.

– Менә анысы миңа караңгыдыр, кәтиб Хафиз. Кичә мин ханбикәгә шигырьләр укыдым, шул вакытта безнең янга баһадир Таймас килеп керде һәм ханбикәгә: «Табиб Хәсән юк», – диде. Бу хәлдән шуны аңладым, табиб Хәсән илгә кайтмаган. Ә менә шәех Игәнәй, хан оныгы Кол Гали Болгардадыр.

– Анысын анык беләсеңме?

– Кешедән ишеттем, кәтиб Хафиз.

* * *

– Су бир, ханбикәм, су, – диде Сәлим хан, ятагына ханбикә килеп керүгә.

Ханбикә тышы тирләп торган чүлмәктән ханга чишмә суы салып бирде. Сәлим хан акрын гына күтәрелде, калтыранган куллары белән җиз чүмечне алды.

– Көмеш чүмечемне кая куйдылар? – дип сорады ул, су эчеп туйгач. – Асрау кызларны да кертми башладың.

– Асрау кызларны үзең кертмәскә куштың ич, ханиям. Имеш, яхшысынмыйм кыз балалар алдында ыңгырашырга.

– Һич югы, бусагабаш янымда торсын.

– Хәзер табиб кайта. Ишкул шәех вафат булды, ханиям.

– Ишкул вафат?! – диде Сәлим хан. – Миңа да нәүбәт җитте. Кияү киттеме? Ә бит ул миңа без бер көндә…

– Сөйләмә тузга язмаганны, ханиям. Ул аны болай гына сөйләп йөргән булгандыр, исән калу өчен.

– Һә, бу хакта аңа Чәчкә Ана әйтте диделәр түгелме соң?

– Чәчкә Ана үзе дә гүр иясе инде.

– Кем әйтте?

– Таймас баһадир.

– Ә бит ул, мәрхүмә, мәңге яшәр кебек иде. Мин үскәндә үк карчык иде ул Чәчкә Ана. Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр. Дәштер угланнарны, ханбикә, чапкыннар җибәр.

– Бүген үк җибәрермен, ханиям, – диде Зөбәрҗәт ханбикә, авыруның кулыннан алды. – Калага шәех Игәнәй кайткан. Сине күрергә тели. Сабырланган, үкенеп бетә алмый, диделәр.

– Үкенү белән генә кылган языгын юа алса икән ул. Шушы чиркәү аркасында күпме зыян-зәүрәт күрде Болгар. Йә, хуш, кабул итәрмен.

– Син аны…

– Мин аны кичерермен, ханбикә, кичерермен. Аллаһы Тәгалә алдында барыбыз да бертигездер.

Ханбикә бусагабашны дәшеп алды, шәех Игәнәйне чакырырга кушты.

– Әйт, хан иртәгә кабул итә дип.

– Баш өсте, ханбикә.

* * *

Көтмәгәндә урынга калган һәм ике-өч көн эчендә вакыт-вакыт кешеләрне танымый башлаган Сәлим хан янына гарәп табибы белән ханбикә берәүне дә кертмәскә булдылар. Ханның хәле авырая төшкәч үк, дәвалый башлаган гарәп табибы ханбикәгә әйтте: «Хан озак яшәмәс». Шул хәлдән соң табибы кулыннан килгәнен барысын да эшләде кебек. Дарулар эчерде, сөлек салды, әмма бер дә алга китү булмады. Ахыр мәрхүм Ишкул мәчетеннән шәехнең бер мөриден китерделәр, ул ханга ясин чыга гына башлаган иде, кинәт исенә килгән вә зиһене ачылып киткән Сәлим хан аны ятак ягыннан куып җибәрде.

Шуннан соң ханбикә, вәзир Камай белән киңәшеп, ничек тә Шайтан каласында яшәүче Болгар картны китерергә дигән карарга килде. Икенче көнне килеп җиткән угланнары Хаҗи белән Илһам, аналарының бу эшен ошатмыйча, ниндидер сихерче картны чакыруга каршы төштеләр, әмма ханбикә аларны тыңламады, Болгар карт артыннан ышанычлы җансакчысын җибәрде. Шуннан угланнар аталары янына керергә иттеләр, мәгәр монда да ханбикә Зөбәрҗәт угланнарга аркылы төште.

– Хәле арулангач үзе дәштерер, сабыр итегез! – диде.

Агалы-энеле Хаҗи белән Илһам кояш өйләгә җиткәнче көттеләр дә, сабырлыклары төкәнеп, вәзирне чакырып алдылар. Әмма вәзир дә ханбикә яклы булды.

– Сабыр итегез, сабыр. Берәүне дә кертергә кушмады, – диде вәзир Камай, уйчан-җитди рәвештә.

Угланнарның үзара сөйләшер уртак сүзләре юк иде. Аталарының ни өчен чакыруларын белсәләр дә, икесенең берсе шултурыда башлап сүз катмады, әмма икесе дә тәгаенлиләр, аталары аларга тәхетне кемгә калдырырга кирәклеген әйтер. Шуның өчен угланнарның үзара сүзләре булмавына бер дә шаккатасы түгел иде. Шәех Игәнәй дә килгән, ул да бер читтә йөренә, угланнар янына килми, чөнки, дөнья күргән кеше буларак, ике углан арасына керәсе килми иде. Кайсы угланның тәхеткә утырасы хакында белү хәтта аңа да караңгы иде. Шуның өчен шәех угланнардан ераграк торуны мәслихәтрәк күрде. Вәзир аңа әйтте: «Хан ясин чыгучы мөридне куып чыгарды», – диде. Димәк, өмете бар әле шәехнең, ханның кинәт кенә аны ясин чыгарга чакыруы ихтимал иде. Шунда ул хан колагына киңәшен салыр, тәхетне кемгә калдыру кирәклеген әйтер. Шул ук вакытта бу хәлнең яман бетүе дә бар иде: ханның ул әйткән кешене тәхетенә утыртырга теләмәве шәехнең киләчәген чикләячәк иде. Шуның өчен, уйлана торгач, ул ханга да, угланнарга да бер сүз дә әйтмәскә булды. Ахыр чиктә аның үз хәле дә әле хәл ителмәгән ләбаса. Авыру вә гакылы камил үк булып җитмәгән ханның аны илдән кудыруы, йә булмаса зинданга утыртуы да бар иде. Әйе, авырып урынга ятса да, хаким кулыннан барысы да килә, ул әйткәнне, һич югы, ханбикә Зөбәрҗәт тормышка ашырыр. Сәлим хан – горур һәм тәкәббер, тәвәккәл, шул ук вакытта үзсүзле кеше. Әйе, шәех Игәнәй аның холкын яхшы белә. Дөрес, ханга ул рәнҗеми. Хәер, хан да әнә аны кабул итәргә булган. Ераккарак китеп карасаң, шәех Игәнәй Сәлим ханга бер дә алай яманлык кылмады шикелле. Ил халкына коткы тараткан ярым шымчы, ярым төрки-болгар булган епископ (ул Дунай болгарларыннан иде) бервакыт Игәнәй тарафыннан үлемгә дучар ителде. Шул вакыйгадан соң үзе дә илдән китәргә мәҗбүр булды. Чөнки кияү санында йөргән Андрей кенәзгә ярарга тырышкан Сәлим ханның аны зинданга яптыруы бар иде. Ул гынамы, хәтта әле башын да кистерер иде, мөгаен. Инде Аллага шөкер кыла шәех Игәнәй, Ходай саклады, вакытында качып котылды. Хак анысы, үкенечсез дә булмады: яшь хатыны бер җилбәзәккә ябышып китеп барган иде. Инде шәех сабырланды, ул вакыттагыча бик уфтанмый иде: хатын мал түгел, таш алтын түгел дигәндәй, киткәне урынына янә хатын табыла.

Кемгә дә сер түгел иде, шәех Игәнәй, бары тик Сәлим хан гайрәтеннән өркеп, Болгарга кайтмый ятты, гәрчә якыннары, Үргәнеч сәүдәгәрләре аша илгә чакырып, хат артыннан хат язсалар да. Ахыр килеп, динсез мәлгуньнәр Харәземшаһ калаларын басып ала башлагач кына, ул юл чыгарга мәҗбүр булды. Кайткач та әле айдан артык кеше-кара күзенә күренергә куркып йөрде. Бары тик Ишкул шәехнең каты авыруын, аннары Сәлим ханның да урынга калганын ишеткәч кенә йөзен ача башлады. Ниһаять, кыюланып, кайчандыр үзен яман дошман күргән ханбикә Зөбәрҗәткә мөрәҗәгать итте. Ни өчен соң ханбикәгә дип сорасалар, үзе дә тәгаенен әйтә алмас иде. Әмма күңеле нигәдер шулай теләде. Һәм ялгышмады, ханбикә аны сарайга дәштерде, ханга күрсәтергә булды. Бәлкем, Үргәнеч вакыйгалары шәехкә бу адымын ясарга бер сәбәп булгандыр. Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт, монгол илчеләрен яклап чыккан өчен, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүтнең башын кистертә. Шуның белән зур хата кыла. Ясаклы солыхка килешмәгән Харәзем илен, калаларны дошман камагач, рухани атакайлар яуга каршы халыкны күтәрү урынына Чыңгыз хан гаскәрен яклыйлар, аларга илне биләргә ярдәм итәләр. Аларның, ягъни имамнарның, бу «изге эшен» Чыңгыз хан да онытмый, калаларны алган сугышчыларына: «Һөнәрчеләр белән дин әһелләренә тимәскә!» – дигән әмер бирә. Олуг Мөхәммәт исә, халкы күңелендәге иманга кул күтәрүе сәбәпле, дәүләтен югалта. Чөнки иманы юкның кыйбласы да юктыр. Шул гыйбрәтле хәл турында сөйләргә тиеш ул ханга.

Шәех Игәнәй тагын угланнар ягына күз төшереп алды. Тәхет, бәхәссез, ике угланның берсенә васыять ителер. Ә бит заманында Сәлим хан Болгар тәхетен бөтен халык алдында оныгы Галигә вәгъдә иткән иде. Хан оныгы исән, Алла саклаган, аны сәүдәгәр Биккол коткарган. Үргәнечтә шәех аны үз күзе белән күрде. Әле булса күз алдында: каршына сакал-мыек җибәргән, төз вә мәһабәт гәүдәле, зыялы кыяфәтле хан оныгы килеп баскач, шәех тәгаен ни әйтергә белми аптырап торган иде. Әйе, үз күзләренә үзе ышанмады ул анда. Ышанырлык идеме, хан оныгын Казан каласы нигезенә корбан кылдылар, диелде ич. Аннары Сәлим хан бу эшкә фатиха биргән вәзире Исхакның башын кистерә яза. Вәзир кадәр вәзирнең башына кизәнерлек булгач, кем инде булган хәлне булмаган дип сөйләп йөрсен икән?! Әйе, ыспай киенгән иде хан оныгы. Чак кына кылыйрак торган күзләр, мөлаем караш, өстендә Пәһлеван Мәхмүт мөридләрендә генә күренгәләгән көмеш тукымалы чапан, болгари итекләр, сәйләннәр белән нәкышләнгән укалы түбәтәй. Үзе әңгәмәдәшен тыңлаган кебек, үзе исә озын бармаклары белән дисбе тарта.

Шәех Игәнәйне килеп керүгә үк таныган булса кирәк, сәлам юллауга ук:

– Вәгаләйкемәссәлам, олуг шәех! – диде. Нәкъ менә шулай «олуг шәех» дип әйтте. Бу хәлгә шәех Игәнәй, тәмам аптырауга калып, ни әйтергә белми торган иде. Адәм теле аның эчке хиссиятеннән күп тапкыр ярлы икән бит. Гаҗизләнеп тору бер хәл, ә менә хан оныгын күрү, әллә кайчан тереләй кабергә күмелгән адәми затны ерак илдә очрату – сусаган кешегә салкын чишмә суы бирү белән бер иде.

Шәех Игәнәй башта хан сәүдәгәре Бикколга бакты, ахыр тагын хан оныгы Галигә күз төшерде. Әйе, хан оныгы иде ул— Гали иде.

Тиз арада ашъяулык җәйделәр, табын хәстәрләделәр. Шәех Игәнәй бөкләнеп тез асты мендәренә утырды, дога кылды. Ул арада янә бер көтелмәгән тамаша булды: түр яктан казый Нисбах килеп чыкты.

– Исәнме-саумы, шәех! – диде ул нәкъ болгарларча, гарәпләштермичә генә.

– Сөбханалла, казый Нисбах, син дә мондамыни? – диде шәех Игәнәй.

– Хәтерең коелып калмаган булса, син мине хан оныгына аталык итеп билгеләгән идең. Үз вазифамны, Аллага шөкер, тугры үтәп киләм. Нишләмәк кирәк, гомер үтә, сакалга чал кунды әнә. Ә күңел яшь, яшь, шәех. Менә Алланың рәхмәте белән хаҗга барырга ният итеп торам әле. Биккол да, Гали олан да ризалаштылар. Йөрәк тибүдән, кан йөрүдән туктамый торып, казый Нисбах илаһи илләрне күрүдән вә гизүдән туктамас. Инде көч вә куәтем җитмәгән тәкъдирдә илгә кайтып, туган туфрагыма егылырмын. Туган туфракка кайтып егылырлык көч вә гайрәтне Аллаһы Тәгалә үзе бирер, иншалла. Адәм баласына түгел, җанварга да каты бәгырьле була алмадым. Илне сагынам, шәех, һәммәсе дә сагындыра, чирәме дә, куе урманы да, елга-күлләре дә, гүзәл хатын-кызлары да. Гәрчә илдә күз салырга йөзе ермачланган карчыгым булмаса да, күңел туган илдә, шәех. Синең әнә икеме, өчме хатының калды бугай. Аларны сагынмаганнардыр дип беләсеңме, шәех? Адәм баласының җаны гына түгел, тәне дә сөйгәненә зарыгыр, ди.

– Күр әле, күр, казый Нисбах, сине тыңлау бик тә рәхәт икән бит. Күңел дигәнең әллә кая ашкына башлады.

– Туган илгә, шәех, туган илгә. Адәм баласына җанга рәхәтне, тәнгә сихәтлекне туган як бирә. Яшь хатының ниндидер бер яшь җилбәзәккә тагылып китеп барган дип әйтеп әйттеләр. Хакмы шул, шәех?

– Син, казый Нисбах, элек тә әче телле идең, әле дә шул гадәтең ташламагансың икән, – диде Биккол, үрелеп, йөзем каба-каба.

– Тел китәр, гадәт калыр, диләр бит. Минем телем, Аллага шөкер, адәм балаларына бер дә алай зыян килтермәде шикелле. Ә менә син, шәех, хөрмәткә ия кеше, хатыныңны ташлап, Олуг Мөхәммәт кәрвансараен саклап ятасың.

– Ни бит, Нисбахетдин, җыенам дип әйтеп әйттем түгелме. Әйе, Нисбахетдин, куеп тор әле үпкәләреңне.

– Әйе, казый абзый, шәех бездә кунакта. Кунак сыйлаганда канны да какырмаска куша иде кебек безнең болгар халкы, – диде, ниһаять, хан оныгы.

– Гали бәк, иртәгә булмаса да, бер атнадан мин хаҗга китәм һәм әйтер сүземне әйтеп каласым килә. Туган илгә кайчан кайтырмын, бер Хода белә, ә шәех бүген-иртәгә юлга чыгачак. Белеп китсен, дим, казый Нисбах исән, белгән-күргәннәргә җиткерсен, һәм кайтыр ул туган туфрагына, Аллаһы Тәгалә боерган итсә кайтыр. Менә шунда шәех Игәнәй халыкны миңа каршы котыртмасын иде, дим. Чит илдә без барыбыз да бертигез, тик менә туган илдә әллә нигә дошманлашабыз, Ходайның хикмәте, шуңа төшенеп җитә алганым юк. Әйтик, Сәлим хан табиб вә галим Хөсәенне Олуг Мөхәммәткә җибәреп нә отты?.. Үзе дәвалаучысыз калды. Хәзер әнә муенына тавык тәпие таккан адәмне табиб итеп алган, ди.

– Киткән инде ул, Всеволод кенәз соратып алган, – диде хан сәүдәгәре Биккол.

– Тәмам каным кыздырдың бит әле син, Нисбахетдин. Әллә чынлап та җыенасы да китәсе инде?

– Дөрес кылырсың, шәех. Биредә дә мәхшәр. Ата – улны, ана кызны белми. Чыңгыз ханның илчеләрен үтергәннән соң, шаһ сарае гүя асты өскә килде. Кыскасы, монда безгә дә җай калмады, шәех. Ил тарафына без дә җыенырга булдык. Бу юлы хан оныгы Гали бәк тә кайтыр. Дөрес, хан аны колач җәеп каршы алмас, әмма нишләмәк кирәк, монда безгә дә башка чара калмады бугай, – диде Биккол. – Сине чакыруым да бары тик шуның өчен иде, шәех. Миңа ишеттерделәр, Чыңгыз хан атлы илтабар Олуг Мөхәммәткә яу чыкмакчы икән. Өн биргәнгә, иншалла, им бирер әле. Аннары халык, туган якның чыпчыгы да сандугач булып сайрар, ди бит.

Әнә шунда шәех Игәнәй илгә кайтып китү ниятенә килде. Ике ай дигәндә, ул Болгар җиренә аяк басты. Бәхете аягына уралган икән, хатыннары өй-каралтыларын, мал-туарын саклаганнар, таратмаганнар. Дөрес, яшь хатыны киткән. Иллә йөгән кидереп, атны гына тотып була. Хатын-кыз, ип-җайга ятучан булса да, бер дә йөгән кидергәнне яратмый. Хәерле булсын. Ат белән хатын табылыр, туган илең югалтма, дигән борынгылар. Аннары мөридләре дә онытмаганнар икән, кайтып төшүе булды, ябырылып килделәр, бар булган илдәге яңалыкларны сөйләделәр. Ул хәзер Болгардагы күп нәрсәдән хәбәрдариде…

Шәех Игәнәй угланнарга янә күз төшереп алды һәм янә арлы-бирле йөренергә кереште. Үргәнечтә яшәгән мәлдә, ул бер нәрсәгә инанды: Коръән Шәрифне төрки телгә аударырга кирәк. Халык гарәп телен аңлап җиткерми, ятлап, сүзгә вә гарәп моңына мөкиббән китеп кенә иман кыла. Ә кеше исә дингә үз ана теле аша инанырга тиеш. Кайберәүләр моңа каршы төшәр, мәгәр шәех Игәнәй барыбер үз дигәненә ирешер – изге мирас төрки телдә дөнья күрергә тиеш. Халык аны аңлар, изге китапның асыл хакыйкатенә үз ана теле аша төшенер. Тәрҗемә эшенә ул Хафизны да алыр. Хактыр, Коръәнне гарәп телендә уку үзе бер могҗизадыр – моңы, аһәңе сихерледер. Әмма эш бер моңда гына түгел, эш мәгънәдә бит. Әйе, каян килә соң ул гарәп телендәге адәм баласын сихерли алган моңлы тылсым? Бер тапкыр ул кәтиб Хафизга әнә шул сорауны биргән иде, теге, шаккатырып: «Шәех, дөнья кавемнәрен төрле халык төрлечә яулый. Гарәпләр моңлы вә сихри телләре белән адәми затларның күңелләрен яуласа, яваннар – ихтыяри ихласлыклары белән, урыс исә көч-корал белән яуларга тырыша», – диде.

Ул вакытта шәех Игәнәй кәтиб Хафизның ошбу сүзләренә бик үк игътибар итмәгән иде, Үргәнечтә чакта тәмам аның хак булуына инанды. Гарәпләр, чынлап та, сихри моңнары белән кешеләрнең күңелләрен яулыйлар икән ич. Шәех еш кына олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт мәчетенә намазга йөрде һәм барган саен, олуг шәехне тыңлаган саен аның тавышына мөкиббән булып, әсәрләнеп утырды. Шунда ул янә бер нәрсәгә инанган иде: ил куәте – диндә, ир куәте – илдә. Әйе, ил!.. Хәзер ул үз илендә. Татлы уйлары, хыяллары тормышка ашу юлында. Ләкин Сәлим ханның гына ни әйтәсен белми иде. Әмма чакырган җиргә килмичә дә ярамый.

– Шәех, шәех, сезне хан дәшә! – диде бусагабаш, чыгып.

Шәех, бу сүзләрне ишетүгә, дерт итеп китте һәм ни сәбәпледер як-ягына каранып алды. Янында угланнар юк иде. Шәех бераз каударланыбрак бусагабашка иярде.

– Әссәламегаләйкем, ханиям! – диде шәех Игәнәй, бусаганы атлап керүгә, һәм ишек янында торган түмәргә утырды да дога кылды, сакалын сыпырып алды.

– Вәгаләйкемәссәлам, шәех! – диде хан зәгыйфь кенә тавыш белән.

Ханбикә аңа ишарә белән генә хан янынарак күчеп утырырга кушты, шәех Игәнәй түргә узды, сәке янындагы түмәргә утырды да янә дога кылды.

– Йә! – диде хан, башын күтәрми генә. – Йомышың әйт, шәех!

– Кыен булды миңа анда, хан. Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булсаңчы икән.

– Менә-менә шуны әйттерәсем килгән иде дә минем синнән. Хәер, син барыбер качкын, шәех, качкын, илемне рисвай итеп киттең.

– Минем Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһым юктыр, ханиям. Калган гомеремдә ил-халкыма игелек бирүне ниятләп кайттым, ханиям. Кичер мине, кичерә алсаң…

– Хуш, син дигәнчә булсын. Әнә ханбикә дә бик сорады, шәехне кичер, диде. Ишеткәнсеңдер, Ишкул шәех вафат, авыр туфрагы җиңел булсын, үлем казык башыннан йөрми, нишләмәк кирәк. Менә мин дә урынга калдым бит әле. Кыскасы, кәтиб Хафиз, яз: шәех Ишкул урынын Игәнәй биләр. Мәхәллә картларына бу хәл җиткерелсен. Вәзир Камай, сөрәнчеләрең бүген үк хәбәр итсен. Ил – солтансыз, мәчет-мәхәллә имамсыз булмас, диләр. Инде сине тыңлыйм, нинди яңалыклар алып кайттың?

– Олуг Мөхәммәт үзе белән сәүдә итәргә теләгән Чыңгыз хан атлы Илтабарның илчеләрен кылычтан уздырта. Шуннан ике арада ызгыш китә. Ул ханның гаскәре яман көчле икән, саннары да бихисап. Унбиш яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр барлык ир-ат яуга барырга тиешле, имеш.

– Ходавәндә, бу ни хәл тагын, ахырзаман киләдер, бер дә бүтән булмас. Ничек инде җитмеш яшьлек картларны атка атландырып сугыштырмак кирәк? Адәм баласы түгелдер, дию пәрие затыннандыр ул Чыңгыз хан дигәннәре. Йа Алла! Минем Биккол нишләп ята анда? Ул яман хан, илгә килсә, Үргәнеч башкаланы да читләтеп узмас бит.

– Ул тиклем явызлыкны каян җыйды микән ул Чыңгыз хан дигәннәре? – диде ханбикә.

– Явызлыкны җыймыйлар, ул ата-бабадан килә, – диде шәех Игәнәй.

– Иншалла, Олуг Мөхәммәт шаһ туктатыр аны, туктатыр, ханбикә. Үргәнеч каласы мөселман дөньясында иң нык кирмәннәрнең берседер.

– Биккол сәүдәгәр, ханиям, сәнең оныгың Кол Гали бәк белән юлга чыгабыз дип калды.

– Ничек-ничек?! – дип, урыныннан күтәрелә төште Сәлим хан. – Гали оныгым да кайтамыни? Кол Гали, дидең, нинди кушамат ул тагын? Хан оныгы кол буламы?

– Аллаһы Тәгалә алдында без барыбыз да колдыр, ханиям.

– Хуш-хуш. Бирсен Ходай, бирсен, кайта күрсен. Шуны күрсәм, ханбикәм, үлсәм дә үкенмәс идем. Әллә нигә шул баладан бәхиллек аласым килә. Тик белмим, язганмыдыр-юкмыдыр. Танырлык та түгелдер инде үзен…

– Танырлык буламы, хан. Мин аны гелән танымадым. Сакаллы, мәһабәт сынлы, гакыллы, галим вә шагыйрь, шаһ мәдрәсәсендә мөгаллим икән.

– Йа Алла, сабый булып югалды, сакал җибәреп кайта. Акбикә киленне күрмәдеңме? Ул да андамы?

– Юк, ханиям, аларны күрмәдем. Казый Нисбах кына күземә чалынды. Халык ыру-ыру олаулар белән Саксин каласына күчә, Сөмбелгә, Болгарга, Казанга – безнең якларга, һаман да шул бер Чыңгыз хан явыннан куркалар.

– Олуг Мөхәммәт нә карый, дөньяда бер гаскәре, нигә үзе каршы чыкмый? Яуны яу туктатыр, диләр.

Сәлим хан шулай диде дә ыңгыраша башлады, эчен тотып, йөзен чытты. Ханбикә барысына да чыгып китәргә ишарә ясады.

Ул арада Сәлим хан, ярга чыгарып ташлаган балык кебек, авызын зур итеп ача-ача, сулыш ала башлады, табиб аңа ярдәмгә ташланды, ханбикә исә йөгереп чыкты да шәехне чакырып алды. Ясин чыгу кирәк иде. Шәех ханның баш очына утырды, ясин укырга кереште. Ниндидер бер мәлдә Сәлим хан күзләрен ачты, йөзенә кеше төсе керде, ул мендәр астыннан кәгазь төргәге чыгарды һәм шәехкә сузды.

– Васыятемдер, шәех, – диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә һәм шундук күзләрен йомды. Ләкин алай озак тыныч тора алмады, янә йөзе күм-күмгәк булды, янә авыру тартыша башлады, янә табиб канат белән йөз-битенә, ә кайчак иреннәренә зәмзәм суы тигезеп алгалады, йөрәк тирәсен уды.

Әмма хан соңгы мәлләрен яшәгән, күрәсең, күп тә үтми, аякларын сузып җибәргәндәй итте, күзләрен зур ачып түшәмгә текәлде.

– Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ, – дип, вәзир Камай килеп керде һәм аяк очына килеп басты.

Ханбикә Зөбәрҗәт тик бермәл генә тораташтай катып торды да ир-канатының күкрәгенә капланып елап җибәрде.

11

Сәлим хан васыятен олуг мәҗлестә укыдылар. Аксакаллар янында аталарын күрми калган угланнар да бар иде. Васыятьне шәех Игәнәй укыды. Бөек Болгар иле ханы Сәлим тәхетне икенче угланы Илһамга васыять иткән иде. Васыятьне укыгач, мәҗлескә җыелган халык бертын тик утырды, һәркем үз уенда иде. Шуннан шәех Игәнәй торды да: «Фатиха бирик, җәмәгать, хан сүзе – аткан уктыр. Төрки Болгары тәхетенә мәрхүм ханның икенче угланы Илһам утыра. Игелек сиңа, углан. Авыр аягың җиңел булсын! Амин!»

Әнә шулай итеп Сәлим ханның икенче угланы олуг хан тәхетенә утырды. Илһам углан моны көтмәгән иде бугай, бер мәлгә каушап калды. Әйе, өмет иткән булса да, ул да хәтта атасы тәхетне өлкән угланы Хаҗига васыять иткәндер дип уйлаган иде, шуның өчен каушавы, дулкынлануы, гасабилануы йөзенә үк бәреп чыкты. Әмма тәхеткә таба ике-өч адым ясауга, тәүге каушавы үтте, башын күтәрә төшеп, түр якка узды, тәхеткә утырды, терсәкләрен җайлабрак терәккә куйды. Шуннан соң гына мәҗлескә килгән аксакалларга, куштаннарга күтәрелеп карады. Чынын гына әйткәндә, вәзир вә аксакаллар түгел, бу хакта, тәхетне кемгә, кайсы угланы вә оныгына васыять итүе турында хәтта ханбикә дә белмәгән иде. Ә хан, мәрхүм, әнә ничек хәл иткән. Ана кеше буларак аңа ике угланы да якын, бертигез иде. Ләкин баш бала дигән нәрсә дә бар бит!..

Васыятьнамәне укыганда «Илһам» исеме аталуга, әмир Хаҗиагарынып китте. Ләкин моны берәүгә дә сиздерергә теләмәде, ничек утырган булса, шулай утыра бирде. Болгар тәхете варисына мәҗлестәгеләр барчасы да торып баш иделәр, әлбәттә, Хаҗи углан да бу чарадан читтә калмады. Илһам хан абасы әмир Хаҗи ягына күз ташлап алды. Аналары да эчке бер сиземләү белән аңлады аның хәлен – өлкән угланга кыен, бик кыен! Ана аның янына килде, һичкемнән тартынмый угланының башыннан кочты. Ханбикәнең бите буйлап күз яшьләре тәгәрәште, күз яшен сөртмәде ул, күрсеннәр, карасыннар дигән кебек, хәтта угланның яңагыннан сыйпаштырып торды. Хәер, монда бер дә оялырдай нәрсә юк иде. Ул ана кеше, мәрхүм атасы, төрки дөньясындагы гадәти гореф-тәртипне бозып, тәхетне кече угланына васыять итә. Дөрес, бер дә эшләнми торган хәл түгел-түгелен, элек тә шулай булгалаган. Ләкин акыл вә зиһене, булдыклылыгы, теләсә кемгә баш бирмәве белән аерылып торган Хаҗи угланын ул Болгар тәхетенә лаеклырак саный иде. Әйе, ханбикә Зөбәрҗәт шулай уйлый. Атасына да баш бирмәде шул, мөстәкыйль яшәде, үз акылы белән дөнья көтте Хаҗи углан.

– Атаң соңгы сулышына кадәр Гали оныгын көтте, балам. Аны исән диләр, хакмы шул?

– Миңа алтмыш яшь, аңа кырык тулып узгандыр инде, анам. Ул бала, исән-имин булса, бер кайтмаса бер кайтыр, иншалла.

– Кайберәүләр кайткан дип тә сөйлиләр.

– Кеше ни сөйләмәс, гайбәткә гает укытмыйлар.

– Хат язардай, хәбәр җибәрердәй итмәде шул атаң, баланы, куып җибәргәндәй, ят җиргә озаттырды, ят җиргә, балакай. Килен дә, углымны эзләргә киттем, дип юкка чыкты.

– Киленең Акбикә Бачман баһадирга тагылып китте, анам, – диде әмир Хаҗи, кырысрак итеп. – Миңа ул хакта сөйләмәс идең, анам. Минем ишем бар, хатыным.

– Ягъкуб тархан кызымы? Бик яшь түгелме соң?..

– Тай түгел, биле сынмас, анам. Үзе риза булып килде.

– Йа Алла, балакай, исән-имин яши күреңез, мин бикшат. Ир-ат өчен күңел тынычлыгы – ил тынычлыгы ул. Тәүге хатыныңа артык йомшак булдың шул, балакай…

– Ярый, анам, кешеләр игътибар итә. Бакчы, әнә Илһамың ни тамаша кукраеп утыра.

– Тәхет ләүкә түгел, балакай, утырсын. Игелек бир энеңә. Изгелек илдә калыр, диләр.

– Игелекне изгелек кылып ала торганнар иде, анам. Хәер, мин разыймын, утыра бирсен. Тик миңа гына комачауламасын, минем хәятыма гына тыкшынмасын. Аның үз биләмәләре, минем үз биләмәләрем.

– Ул олуг хан, балакай.

– Олуглыкны акыл белән яулыйлар, анам. Утырып карасын, күз күрер. Олуг хан атына лаек икән, лаек диярбез, юк икән, кичерә күрсен, Аллаһ тарафыннан алган тәхет түгел.

– Ачу – ачуга, үч үчкә китерер, балакай. Игелек телә энеңә. Иң-иңгә килсә генә тиң-тиңгә килер, диләр.

1.Шигырьләр Габдрахман Утыз Имәнидән.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
04 октября 2022
Дата написания:
1997
Объем:
692 стр. 4 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают