Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3», страница 6

Шрифт:

– Атам Болгарның егерме дүртенче ханы иде. Озак еллар тәхеттә утырды. Болгар тәхетендә аның кебек озак утырган хан булмаган, анам. Инде атам вафаттыр, өлкән угланына алтмыш тирәсе, бүген тәхеттә утырган олуг хан Илһам илледән өстә. Картая Болгар, анам. Кеше түгел, дәүләт тә картаюны яратмый, умыртка сөяге ката башлый.

– Сине Ульдәмир кенәзе белән бәхәскә кергәнсең икән дип ишеттем, ярамас иде алай, балакай, – диде ханбикә Зөбәрҗәт.

– Ул кенәз минем сәүдәгәрләремне талады.

– Үзе түгелдер бит?

– Аның юлбасарлары, аның илендә. Болгарда сәүдәгәрләрне таламыйлар. Мин моннан кайтам да…

– Урыска яу чабасыңмы?

– Урыска түгел, Мөрем юлбасарларына. Мөрем баһадиры оештырган эш, шымчыларым тәгаен ачыклады.

– Әйткәнемчә, үч үчкә китермәсен тагын, балакай.

– Кайчак, анакай, үч алмау дошманга канат үстерә, үзен синнән өстен күрә башлый, әрсезләнә, талымсызлана. Явызлык елан кебек бит ул, койрыгын чапсаң – башы кала, башын чапсаң – койрыгы кала.

– Миннән фатиха юк, балакай. Әүвәл энең белән киңәшер идең. Киңәшле эш таркалмас дигәннәр, – диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм урынына барып утырды.

* * *

Әмир Хаҗи һәр көнне диярлек Ага Базарга чыкты, халык вә сәүдәгәрләр арасында йөрде, халыкның ни сөйләгәненә колак салды. Халык телендә Илһам хан иде.

Мәйдан уртасындагы түмәргә мосафир менеп баскан. Кара сакаллы, киң маңгайлы, башында әрмән кәләпүше, яшел җиләне җилбәгәй киткән. Бу кем дип сорамады әмир Хаҗи, туктады, мосафирны тыңламакчы итте.

– Аллаһы Тәгалә кешене нигә дип яраткан? Менә син, син әйт әле, ни өчен яраткан Аллаһы Тәгалә адәм баласын? – дип мөрәҗәгать итте мосафир күркәм йөзле, яман юан гәүдәле сәүдәгәргә.

Сәүдәгәр каушап калды, тирә-ягына каранды, иңнәрен җыерды.

– Ашау-эчү өчен, хатын-кызны ярату өчен.

– Хайван да, эт тә ашый. Ә ул – адәм, адәм баласы.

– Сулыш алу өчен, су эчеп хушлану өчен, урман-болыннарның хозурлыгын күреп шатлану өчен…

– Атлар-сыерлар да болыннарда яшиләр, үлән ашыйлар, чәчкәләр арасында йоклыйлар.

– Бу кем? – дип сорады җансакчысыннан әмир Хаҗи.

– Берәү дә белми, әмирем. Беренче күрүем.

– Ни өчен ошбу дөньяда кеше яши, ни җитми аңа? – дип кабатлады мосафир. – Менә син, син бу юлы җавап бир. Ни өчен яши адәм баласы?

Бу юлы ул түбәтәй кигән, сырмалы, кечкенә гәүдәле йөк ташучыга мөрәҗәгать итте. Теге тәмам ни әйтергә белми артка чигенгәндәй итте:

– Куй, куй, каян белим, – диде ул.

– Ә-ә, – диде мосафир, ерактан ук берәүгә кычкырып. – Мал чалучы. Менә син әйт, ни өчен яши ошбу якты дөньяда адәм баласы?

– Аллаһы Тәгалә аны адәм итеп яратканга, җан биргәнгә.

– Ә син ат-сыерларда җан юк дип беләсеңмени, чебен-черкинең йөрәге типми дип беләсеңмени? Аллаһы Тәгалә аларны да җан иясе итеп яраткан.

– Алар… Халаяк, нәрсә кирәк моңа?! Кем син?! – дип кычкырырга кереште киндер алъяпкычында кан эзләре булган мал суючы. – Бик күп белсәң үзең әйт!

– Тыңлагыз, җәмәгать, тыңлагыз. Аллаһы Тәгалә кешене калалар салу, затлы әйберләр ясау өчен яраткан. Калаларын, йорт-җирләрен гөлбакча итсен өчен, мәһабәт манаралы мәчетләр, яшәү өчен уңай булган өйләр салу өчен яраткан. Әнә шуларга омтылмаган, бары тик тамак өчен генә яшәгән җаннарны ул хайваннар рәтенә керткән. Алтын яисә асылташ ни ул? Җирдә аунаган җисем. Ә кеше аннан тәңкәләр ясый, таш-тауларны кисеп, мәрмәр чыгара да сарайларын торгыза. Димәк, җансыз җисемне җанлы итә. Шуңа күрә кеше дип атала ул, бары тик шуңа!

– Хакны әйтте, билгеле хәл, – диеште халык. Әмма күпчелек аны аңламады, нәкъ менә аңламау аларда кызыксындыру уятты, мосафирны ураткан боҗра зурайганнан-зурая барды.

– Казан базарында да мондый акыл сатучылар бармы? – дип сорады сакчысыннан әмир Хаҗи.

– Ил түрәсез яшәмәгән кебек, базар да кәмитсез булмый, әмир.

Әмир Хаҗи бер сүз дә әйтмәде. Аны биредә берәү дә танымый иде, ул һәрчак нинди дә булса һөнәр иясе сурәтенә кереп киенә белде, җансакчылары исә гүяки хезмәтчеләре иде.

– Ни өчен мин сездән болай дип сорадым?.. Инде җавабын тыңлагыз. Ата-бабалары, халкы ясаган затлы әйберләрне, мәһабәт биналарны саклый алганда гына кеше кеше булып кала. Калган очракта ул – хайван. Әйтик, кемдер килеп Болгар каласын җимерде, ди. Кем була ул безгә? Дошман. Чөнки ул ата-бабаларыбызның истәлеген, ягъни алар төзегән калаларны, мәһабәт биналарны җимерә, яндыра, хатын-кызларыбызны әсир итеп алып китә. Без бабаларыбыз салган калаларны, яраткан сөекле хатын-кызларыбызны якларга ташланабыз. Кан коела. Яшәү белән үлем арасында көрәш башлана. Ләкин ни өчентегеләр үлә дә, ни бәрабәренә без үләбез? Үлем алдында барыбыз да бертигез ич! Алар безнең бабаларыбыз вә үзебез корганны җимерә, ә без аларны саклап калырга тырышабыз. Кайсында моның күбрәк кешелеклелек?! Яуга килгәннәрдәме, әллә үз байлыкларын саклаучылардамы?! Үз истәлекләрен саклаучыларда, үз байлыкларын яклаучыларда. Чөнкиберәүләре— баскын, җимерүчеләр, икенчеләре – төзүчеләр. Берәүләре— чәчәкне үстерүчеләр, икенчеләре – аларны таптаучылар. Кайсылары шуларның батыр була ала? Яклаучылармы, яулаучылармы? Яклаучылар. Чөнки баскын вә яулаучы каһарманлык кыла алмый, ул фәкать кемдер төзегән байлыкны җимерергә килгән, ә менә, шул байлыкны саклап калырга дип, яуга каршы чыккан кеше – чын мәгънәсендә каһарман ул! Чөнки ул ил байлыгын җәһәннәм утыннан саклап калырга тырыша. Кайсын адәми зат итеп кабул итәр иде Аллаһы Тәгалә? Тегесен дә, монысын да. Әмма без сезнең белән бары тик үз илләрен, үз җирләрен, үз байлыкларын, үз хатын-кызларын якларга ташланганнарны гына кеше дип әйтә алабыз. Бары тик аларның гына ит ашарга, чәчкәләр үстерергә, хатын-кызларны сөяргә хаклары бар. Димәк, кеше каһарманлык кылырга яратылган икән, халаяк! Онытмасагыз иде шул хакта! Мин күрәм: сезнең арада хатын-кызлар да бар. Үпкәли күрмәсеннәр иде алар миңа. Чөнки ир-ат ул иң әүвәл әнә шул гүзәл затларны дошман кулына бирмәс өчен көрәшергә, чын мәгънәсендә ир-ат булырга тиеш. Кем ул ир-ат? Сакал-мыек тагып йөргән өчен генә Ходай Тәгалә аңа бу исемне биргәнме? Юк! Сакал үстерү белән генә ир-ат түгел әле ул, кәҗә дә сакал үстерә. Хатын-кызны сөюче дә ир-ат түгел әле, ир-ат – иң әүвәл күкрәге, йөрәге белән илен, халкын, анасын-сеңлесен, сөйгәнен якларга ташланучы кешедер. Ир-ат – ил терәге ул! Күптән түгел Мөрем юлбасарлары безнең сәүдәгәрләрне талады. Урыс кенәзе Юркәй бу хакта ишеткәч шаркылдап көлгән генә. Юлбасарларга үлем!

– Бу кешенең кем икәнен белеңез, миңа тотып китереңез! – диде иярченнәренә әмир Хаҗи. – Мәгәр әле түгел, кич белән, караңгы төшкәч.

Халык шаулаган арада, мосафир кай яккадыр шылды. Әмма базардагы кешеләр, гүя моңа игътибар да итмәстән, бик озак кычкырышты, бәхәсләштеләр әле.

Әмир Хаҗи Ага Базарда сәүдә итүче Апанайны эзләде. Урыслар урамына килеп кергәндә, ниндидер кибет янында кенәз тиуны белән Мәрьям бикәне күрде. Кибеткә җитәр-җитмәс туктады. Бикә белән тиун кызып-кызып ни турындадыр сөйләшәләр иде. Бикә янында биш яшьлек Габдулла, энесе Илһам ханның кече угланы. Углан әле уңга, әле сулга карый, бер дә тик тормый, әмма анасы юлдашы белән шундаен мавыгып сөйләшә ки, аңа бөтенләй игътибар итми. Ни калган Юркәй кенәз тиунына Болгарда? Хәер, Ага Базарда кенәз тиуннарын еш күрергә була иде. Ләкин Мөрем юлбасарлары Болгар сәүдәгәрләрен талаганнан соң, эзләре суынып торды. Хәзер әнә янә күренгәли башлаганнар. Җитмәсә, бикә белән сөйләшеп тора. Ханбикә буласы кешегә бер дә килешми иде бу хәл. Әмма нишләмәк кирәк, бикә аның хатыны түгел, кисәтеп булмый. Ә яшь ханның хатынына нинди дә булса сүз катуны яратып бетермәве бар. Шуңа күрә әмир Хаҗи алар яныннан күрмәмешкә сабышып китеп барды.

Ләкин кайтыр юлда да, кайткач та, үз ягына кереп яткач та, Мәрьям бикә турында уйлаудан туктый алмады. Икенче көнне аңа бер уй килде: Ага Базар сәүдәгәрләрен Казан базарына дәшәргә. Ул гынамы, Болгардагы оста һөнәрчеләрне котыртырга, күчеп килсеннәр Казанга. Бар шартлар да булдырылачак.

Әнә шул уй белән ул кабат Ага Базарга юнәлде. Күңелендә кичәге кешене очрату уе да бар иде. Ярдәмчеләре исә кичә аның эзен җуйганнар иде. Әмир Хаҗиның үз каласына кайтып китәр вакыты җиткән иде инде. Аталарының җидесен уздыруга, ул яшь ханга: «Мин китәрмен инде, олуг хан», – дип белдерде.

Икенче көнне Илһам хан абасы Хаҗины Кече Чирмешән елгасына кадәр озата килде. Юл буе бергә килсәләр дә, бер кәлимә сүз сөйләшә алмадылар. Ә бит уртаклашасы уйлары бар иде. Әмир Хаҗи Мөрем каласына яу чабу нияте барлыгы хакында киңәшмәкче иде, ахыр чиктә сабыр итәргә булды. Монда күргән-ишеткәннәрдән соң бу хакта сүз катмауны хәерлерәк санады. Шиккә калуына кенәз тиуны белән Мәрьям бикәне бергә күрү дә сәбәп иде. Ага Базар халкын Казан каласына күчәргә котыртуын да яшь хан ишетми калмагандыр, мөгаен.

Хак анысы, Болгарда сәүдәгәре дә, һөнәр ияләре дә, төзүчеләр дә җитәрлек. Шул ук вакытта Ага Базарны төпсез тәпән дип тә булмый. Әйе, ни генә булмасын, яшь хан юл буе дәшмәде. Хәтта Назлыгөл турында да сорашмады. Ә бит белә: Назлыгөл Казанда, ир-канаты Дәүран янында. Дөрес, Дәүранга мәрхүм аталары Сәлим хан Болгарга кайтырга әмер биргән иде. Ләкин бу хакта әмир Хаҗиның ишетәсе дә килмәде. Хан соңгы мәлдә генә аңа Казан елгасының сул ягына кала суктырырга кушты, димәк, элгәреге фикереннән кире кайткан иде. Яшь хан бу хакта да бер сүз дә әйтмәде. Хәерле булсын. Кече Чирмешән елгасына җитүгә, Илһам хан атын борды һәм, кичүне чыгарга теләмәвен аңлатып, арттан килгән азатларына туктарга дип кулын күтәрде. Бу хәлне күрсә дә, әмир Хаҗи туктап тормады, аты белән суга кереп китте. Аңа җансакчылары иярде. Шунда гына яшь хан:

– Абам, әйтергә онытып торам, яңа елдан соң Шайтан каласын миңа бирерсең! – дип сүз катты. Ул моны тамак ертып кычкырып әйтмәде, әмма әмир Хаҗи ишетте, атын туктатты, каерылып артка карады:

– Шайтан каласын?! – дип гаҗәпләнде.

– Әйе, абам, Шайтан каласын, – диде Илһам хан, бер дә исе китмәгәндәй.

Әмир Хаҗи елганы кичеп баручы иярченнәренә күзташлады. Илһам хан исә үз азатларына карап алды. Орышукилешмәс. Халыкның: «Аталарының җидесен уздырырга өлгермәделәр, ике туган тәхет бүлешә башладылар», – дип сөйләве бар иде. Шул ук вакытта дәшми калу да ярамастай хәл булырдыр. Энесе бүген Шайтан каласын сораса, иртәгә Кашанны, аннары Җүкәтауны, ахыр килеп, Тубылгытауны даулар, тора-бара, Казанга ук кул суза башлар.

– Ашыкмасаң икән, олуг хан, мин әле үләргә җыенмыйм! – диде әмир Хаҗи һәм, елганы кичеп, атын камчылый-камчылый, чаптырып китеп барды.

– Мин – хан, син – әмир, абам. Бирерсең, бирми хәлең юк! – дип кычкырып калды Илһам хан. – Аннары, абам, качкын Җик Мәргәнне син баһадирың иткәнсең. Ә аны абасы Тубыкбай эзли. Мин баһадирыңны да абасы кулына тапшырырмын. Назлыгөл белән Дәүранны да Болгарга кайтарырмын. Казан каласына Булат угланымны утыртырмын. Болай килешмәсәң, гаскәр белән килермен. Тик анда инде берәүне дә кызганмам, чөнки очкан ук корбан сайламый, аткан ук үз корбанын үзе таба.

Илһам хан бик озак итеп Чирмешән елгасыннан тузан туздырып ерагая барган әмир Хаҗиның җайдакларына карап торды. Кичә аңа һич көтмәгәндә абасы әйткән иде: «Бәхет тәхет түгел, тәхет бәхет түгел», – дип. Илһам хан моңа аптырабрак калган иде. Чынлап та, бәхетне тәхеткә салып үлчәмиләр. Гомумән, боларның икесен дә бизмәндә үлчәп булмый. Олуг Мөхәммәт илендә каты орышлар бара икән, шул тарафлардан Болгарга халык агыла. Каты яулар килгәндә, төрки дөньясында була торган хәл. Булат угланга дигән шаһ кызын алуга җибәрелгән кәрван кире юлга чыга алдымы икән? Чыккандыр, китүләренә байтак бит инде. Булачак киленне Рабига атлы, диделәр. Исән-имин китереп җиткерсәләр, зурлап туй итәрбез, боерган булса, туйга Назлыгөл белән Дәүранны да дәштерермен. Абам Хаҗины да. Әйе, аны да чакырыр яшь хатыны белән. Туйга килгәч, бабалары Ибраһим хан кыпчак ханы Әюпны… Әйе, бер казанга ике тәкә башы сыймый, дигәннәр борынгылар. Абам әмир Хаҗи белән илдә яши алмам…

Бу хәл Бөек Болгар тәхетенә Илһам хан утырганда булды.

12

Олы табыннан соң шуны аңлады ханбикә Зөбәрҗәт: абруйлы гына аксакаллар, куштаннар, тарханнар вә карачылар угланы Илһам ханның алдына тезләнергә әзерләр. Күренеп тора: шәех Игәнәй дә хан ягына авыша. Килешми олы кешегә болай кылану. Яшь хан атасы Сәлим ханга йөз тоткан меңбашларны алыштырды, кайберләрен исә йөзбаш дәрәҗәсенә төшерде. Дөрес, бәкләргә тимәде. Вәзир Камайга да никтер кырын карый. Сарайда булган хәлләрне энә күзеннән үткәреп килгән ханбикә Зөбәрҗәт күреп тора: нәүбәт вәзиргә җитте. Кемне вәзире итеп күрергә тели углан, ханбикә Зөбәрҗәт белми иде, әмма ханның үзеннән сорарга кыймады. Ә хан анасы белән ник бер киңәшсен! Әйтерсең ул аның анасы да түгел иде. Әйе, әллә бар иде ханбикә табыннарда, әллә – юк. Киңәш-сабак кылмый гына әллә ниткән үзгәрешләр кертүенә Илһам угланына үпкәсе булса да, ханбикә Зөбәрҗәт сабыр итәргә булды. Ләкин күрше Всеволод кенәздән баһадир Баянны сараена күпмедер алтын түләп кайтаруы хакында ишеткәч, түземе җуелды, шул мәҗлеснең икенче көнендә, тәхет ягына кереп:

– Бу ни хәл инде, углан, нигә кирәк булды ул баһадир сиңа? Нинди кяфер баһадир җыю ди ул? Яу килгәндә бер тапкыр да кылычын кынысыннан чыгармаган адәмне нигә дип сараеңа алырга булдың?! – дип белдерде.

– Атама яраган, миңа да ярар, анам.

– Атаңа да ярамады ул. Качып китте. Ә син аны алтын түләп кайтарасың! Шымчы ул, икейөзле адәм!

– Хәтерем ялгышмаса, Баян баһадирны Рус иленә атам илче итеп җибәргән иде кебек?

– Әйе, җибәрде. Чарасыздан җибәрде. Юркәй кенәз тыныч кына кире җибәрә алмасмы дип. Ә ул, мөртәт, аңа барып елышты. Кем була инде ул шуннан соң?! Хөкем итәргә кирәк аны, хөкем!.. – Шулай диде дә анасы, пырлап чыгып китте.

Илһам хан тәхетеннән купты, арлы-бирле йөренергә тотынды.

Кышкы салкын көннәр, күлләр шартлый, агачлар чатнап ярыла, ә тәхет ягында җылы, тыныч, хәтта кәтиб Хафиз да юк. Илаһи уйларга чумып утырганда гына, анасы керде дә бөтен уй-хисләрен астын өскә китереп чыгып китте. Ни хакы бар анасының хан эшенә тыкшынырга? Җитәрдер, атасын да бармак очында күп биетте. Мин – Бөек Болгарның олуг ханы, үз башым бар. Иртәгә үк Всеволод кенәзгә илчеләр җибәрәм: язын Казанга яу килсен, мин ярдәмгә барырмын. Абам биләмәләре минем кул астыма күчәргә тиеш. Шунсыз дәүләт юк. Тик кенәзгә кемне илче итеп җибәрергә? Булат угланнымы? Әйе, углан кулай булыр иде. Әмма ул Җаек буенда кәләш көтеп ята шул. Кәләшен генә тиз көтеп ала алмас. Аны Чыңгыз кавеме кулына эләккән, диделәр. Эт авызыннан сөяк алып булырмы— шаһ кызының Чыңгыз хан угланнарына да ошавы ихтимал бит, аннан кем баш тартыр икән! Олуг Мөхәммәт кызы Рабига Чыңгыз хан угланына Харәзем белән идарә итү мөмкинлеген бирәчәк бит.

Әллә соң илчеләр белән язга кадәр сабыр итәргәме? Әйе, Үргәнечтәге сәүдәгәр кайтсын, булачак килен маҗараларының асылын белик, шуннан соң күз күрер.

Анам әче телләнә башлады. Ә шәех Игәнәй минем яклы, ул атамның исемен дә телгә алмый, гәрчә атам бахырны кичергән булса да. Анам исә шәехкә ярым дошман карашта. Ахыр килеп кичерер кичерүен, әмма күңел түренә кереп калган җан үпкәсе тиз генә җуелмас.

Иң мөһиме: аңа бүген сарай куштаннары арасында абруй казану кирәк иде. Урыс кенәзе әнә, халкы канәгатьсезлек белдерә башласа, аларны йә күрше кенәзләргә каршы котырта, йә рухи аталарны җигеп, мөселманнарны, аларның илләрен, гореф-гадәтләрен кыргыйга санап, «бусурман» ны дошман итсәң савап аласың дип, күрше тыныч дәүләтләргә яу чабарга өнди башлый. Нигә аңа да шул ысулны, шушы ук чараны кулланмаска? Шайтан каласы аныкы, Казан янә Болгарныкы. Шайтан каласында чуен-тимер җитештерелә, Казан каласы дөнья базарына әверелеп килә. Әйе, сәбәбе дә бар: Болгарда тимер җитми. Халык арасында да канәгатьсезлек тудыру ипле. Тимер кемдә? Әмир Хаҗида. Ә әмир Хаҗи, Болгар тимерчеләре юклыктан интеккәндә, тимерне эрзяларга, чирмешләргә сата. Әйе, бар яктан да халыкта канәгатьсезлек тудырырлык. Ахыр килеп, халыкның түземе җуелыр, шунда мәйданга Илһам ханның сөрәнчеләре чыгар – халыкны яуга өндәр. Әмир Хаҗи абасы аңа карусыз буйсынырга тиеш. Илһам ханга башка чара юктыр.

13

Яз көтмәгәндә килде. Башта өй кыекларыннан тамчылар тама башлады, көлтә-салам белән япкан түбәләрдән боз сөңгеләре сузылды. Шуннан соң ун-унбиш көн дә үтмәде, күңелләргә шом салып, көтмәгәндә кара болыт күренде һәм котны алып күк күкрәде. Картлар бу хәлне яманга юрады, бала-чага, яшь-җилбәзәк «яз килә, яз килә!» дип сөенде генә. Чынлап та сәер яз булды. Тагын атна-ун көн дигәндә, каргалар, алар артыннан сыерчыклар күренде. Урамнарда кар бетте, кыр-басулар ала-кола калды. Мондый иртә язга күнекмәгән мал-туар, дымлы туфрак исен тансыклап, болын-тауларга тартылды.

Халык моны янә яманга юрады. Юньлегә булмас бу, мондый язның булганы юк әле, диештеләр.

Зөбәрҗәт ханбикәнең бу язы – ялгызы каршы алган беренче язы иде. Сагышланды ханбикә, моңланды, сызланды. Мәрхүм ир-канаты элек елларда, кояш язга таба борыла башлауга: «Әйдә әле, Зөбәрҗәтем, чыгып керик Идел ярына», – дияр иде. Шаулап боз китүен күзәтерләр иде. Ә быел кышы да гадәти кыш булмады: җилекне катырырдай салкыннары белән җәфалады, туңып үлүчеләрне күмү өчен кабер казый алмый интектеләр. Язы да әнә ашыга: вакыты җитмичә, җирләр ачылды, күкрәп яңгыр яуды. Хәерлегә генә була күрсен.

Моның өстенә «угланы Илһам хан абасы әмир Хаҗигаяу чабарга ниятли» дигән хәбәр җиткерделәр. Моңа тәмам кәефе кырылды ханбикәнең. Ахыр түземе җуелды, вәзирне дәштерде, сораштырды. Вәзир Камай берни дә яшереп тормады, ханбикәдән серен яшерергә өйрәнмәгән иде, барысын да сөйләде дә бирде. Боларны ишеткәч, Зөбәрҗәт ханбикә ни кылырга белми интекте, соңыннан «углан янына кереп аңлашырга кирәк» дигән фикергә килде. Ходайның хикмәте, элек анасы белән сөйләшми-нитми һични кылмый торган иде, тәхеткә утыруга кинәт үзгәрде дә китте бу бала. Ә бит ханбикә-ана бер дә болай булыр дип уйламаган иде, киләчәктә дә угланы бар нәрсә турында анасы белән киңәшер дип өмет иткән иде.

Кичкә таба ханбикә колагына янә бер яман хәбәр килеп иреште. Угланы Илһам әмир Хаҗиның кече угланын сарай мәдрәсәсеннән куып җибәргән. Бусына һич тә ышанмалы түгел иде, әмма төн җитүгә, бу хәл дә раслангач, карт ханбикә тәмам чарасыз калды. Ичмасам, киңәшер кешесе дә юк, һич югы, Назлыгөле янында булсын иде. Нигә, әйтик, ул каты маңгайга, баласын алып, анасы янына кунакка булса да килеп китмәскә икән?! Абасы җибәрмиме? Аны тагын Мөрем каласына яу чапкан, әлеге юлбасарлардан үч алган дип сөйлиләр. Бу ни хәл бу, нигә орыш вә кан коюдан туймый бу ир-ат?!

Сәлим хан вафат булмаса, бәлки, Болгарда бу хәлләргә юл куелмас та иде. Узынды балалары, узындылар. Чәчләренә чал кергән, ә акыл сырлары саега бара.

Баштарак Зөбәрҗәт ханбикә тәхет ягына керер һәм элекке урынына утырыр иде. Ә хәзер әнә Илһам угланы аны олы мәҗлесләргә дә дәшми башлады.

Кызы Назлыгөл исенә төшүгә, ханбикә Зөбәрҗәтнең күз алдына оста Дәүран да килеп баса иде. Һәм кияү күләгәсендә шундук Туйбикә шәүләсе дә калкыр иде. Ә аңа ияреп, билгеле инде, Сәлим хан рухы да туар. Нишләп ул Туйбикә исемен ишетүгә һәрчак югалып калыр иде икән? Аны һаман яратуы идеме? Әллә соң аның колчурасы Алпарныкы булуына үртәлүеме?.. Хан булса да бит, ятакка яткач, барча кеше дә бертигездер шул. Сәлим хан яшьлегендә Туйбикәне сөйгән булгандыр. Шуңа күрә, мәрхүмәнең исеме чыккан саен, бер-бер халәт кичергәндер.

Ир-канаты «Туйбикә» дип еш телгә алгалагач, Зөбәрҗәт ханбикә оста Алпарны барып күрергә уйлады. Алпар останы күрде дә хатын-кыз буларак бөтен җаны-тәне белән тойды: «кысыр Туйбикә түгел, җиде иргә тап булып бала тапмаган хатын да бу ирдән авырга узачак» дигән нәтиҗәгә килде. Юк, ир-зат ул тиклем тамаша олпат гәүдәле, күзгә ташланырлык матур да түгел иде. Әмма бер Хода белә, ни беләндер үзенә җәлеп итә. Күз карашында идеме бу гайрәт, йөз-кыяфәтендәме – Зөбәрҗәт ханбикә төшенеп бетермәде. Ләкин бер нәрсәгә инанды: хатын-кыз яратырлык иде оста, Туйбикә ябышып ятарлык иде. Дәүран да әнә суеп каплагандай атасына охшаган, гәрчә күз-кыяфәтендә Туйбикә чалымнары булса да. Назлыгөл аны үсмер чакта ук күреп үсте. Күргәч тә, шашып гашыйк булгандыр, күрәсең, балакай. Юкса җәннәттә яшәгән җирдән, хан сараеннан, ата-ана яныннан качып, бер ир-егеткә барып капланыр идеме? Тәгаен пәйгамбәре иткән инде балакай шул колчура останы. Ярый, хәерле булсын, бәхете вә язмышы шуннан булгандыр. Юл – адәмнән, язмыш – Алладан, диләр бит.

Әйе, Назлыгөл – ирдән, Илһамы хатыннан уңдылар шикелле. Тик Хаҗи угланы гына бәхетен соңарып тапты. Ягъкуб тархан кызын бик яратып яши, диләр. Бирсен Ходай. Җәйне— карлыгач, мәхәббәтне хатын-кыз китерер, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер, күрәсең. Әйе, сез бәхетле, балакайлар. Тик әнә анагыз гына атагыздан калды. Аны яратучылар да бар иде. Сукыр түгел иде анагыз, барысын да күреп яшәде. Табиб Антоний аяк астында туфрак булыр хәлләргә җиткән иде. Тик ничек инде кяфер кулына кагылмак кирәк? Хәер, кәтиб Хафиз әнә кяфер кызын алды да торып ята, сарайдан чыгып китәргә җай гына көтеп тора. Шул адәм дә гаип ичмасам бүген. Антоний турында әйтеп тә торасы юк. Кайларда йөри икән үзе? Әллә соң чакыртып аласымы? Күңелсез бүген ханбикәгә, җаны өзгәләнә, күңеле әрни. Шул табибны күрсә, элегрәк үзе дә аңлап бетермәгән бер хиссият кузгалыр иде. Яшьтән үк хиссияткә бай хатын-кыз иде ул, сарайга килү белән сизде-күрде ул табибның үзенә сокланып каравын. Гашыйк булуы идеме бичараның ханбикәгә, гүзәллегенә соклануы гына идеме? Бик табигый, гүзәллеккә соклануы да ихтимал иде, әмма ханбикә Зөбәрҗәт йөрәге белән сизәр-тояр иде, табиб башка нәрсәгә тансыклый: үзенеке итәргә. Әмма бу адымны ханбикә беркайчан да ясамаячак иде, ул хакта да белә иде булса кирәк бахыр табиб. Сәлим хан да сукыр түгел, ике арадагы карашларны күрде дә тизрәк табиб Антонийны кенәз Всеволодка биреп җибәрде.

Гөнаһсыз иде табиб, Зөбәрҗәт ханбикә турында әйтеп тә торасы юк. Ул аны бары тик яратты гына, җавапсыз яратты. Дөрес, кайчакларда сулышы белән тартып китерердәй чаклары булды, ахыр чиктә барыбер тыелып калды.

Әйе, яз килеп, җир чишенеп яткан бер вакытта ханбикәгә бигрәк тә кыен иде. Табиб Антонийга бәйле хатирәләр дә юатмады. Чын үпкәсе, ахыр килеп, угланы Илһам ханга бәйле иде, җан ачуы аны тәмам хафага салды. Менә ничә көн инде угланы Илһам, мең төрле сәбәп табып, анасын кабул итмәскә тырыша.

Тәхет ягына кәтиб Хафиз килеп керде һәм аны күреп сискәнеп китте.

– Саумысыз, ханбикә? – диде ул, бераз дәшми торгач.

– Аллага шөкер, кәтиб! Үт, уз.

– Ханбикә, рөхсәт итсәгез, мин иртәгә Ага Базарга барып килер идем. Табиб Антоний кайткан, диделәр.

Әле генә искә алып утырган кешенең Болгарга килеп төшүен ишеткәч, ханбикә Зөбәрҗәт язмыш кошын тоткандай торып басты. Аның бит очлары алсуланып китте, күзләрендә кызыксыну галәмәтләре уйнады.

– Хафизҗан, мин дә барсам икән?

– Рәхим итә күрегез, ханбикә. Үзем кереп дәшәрмен.

Ханбикә, Сәлим хан вафат булганнан соң, сарайда бары тик бер кешегә – кәтиб Хафизга рәхмәтле иде. Менә, ичмасам, үзгәрмәс кеше. Рәхмәтле, итагатьле, инсафлы, беркайчан да кешене юк-барга рәнҗетмәс, шәфкатьле, ягымлы вә зыялы. Менә хәзер дә рөхсәтне ханнан түгел, ханбикәдән сорарга килгән бит. Яван кызы белән торса да, ханбикә аңа әллә кайчан фатихасын биргән иде инде. Дөрес, яван кызы белән һаман никахлашмыйча, болай гына торалар икән. Бәлкем, дөрес эшлидер. Яраткан вә ихлас гашыйк кешегә никах ни ул…

Ага Базарга барасы итте дә, чыннан да анда Антонийны очратса? Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган кешесен күрергә барган кебек булмасмы?.. Юк инде, бармас, ахрысы, ул. Үзе сарайга бер килер, килми түзмәс. Димәк, угланы Илһам үз дигәнен итә тора. Тиздән Баян баһадир да килеп җитәр, сарай тәүгечә шау-гөр килеп тора башлар, мөгаен.

– Йә, үзең генә чыгарсың инде, Хафизҗан. Күрсәң-нитсәң, табибка сәлам юлларсың. Онытмагандыр әле ханбикәне.

– Оныта буламы, ханбикә! – диде кәтиб Хафиз, ашыга төшеп. Ләкин икенче мәлдә инде оялып күзләрен түбән төшерде.

– Онытмагандыр шул, – диде ханбикә Зөбәрҗәт. – Ничәмәел сарайда безне дәвалап торды да…

Ханбикә тагын нидер әйтергә теләгән иде, тыелып калды, калтасыннан бер янчык акча чыгарып, кәтиб Хафизга ташлады.

– Мохтаҗлыгы булса, Антонийга бирерсең. Ханбикә бирде дип әйтерсең, – диде дә Зөбәрҗәт, күтәрелеп, кызлар ягына кереп китте.

* * *

Беркөнне, ниһаять, Зөбәрҗәт ханбикә тәхеттә утыручы Илһам ханның берүзе чагына туры килде.

Илһам, анасын күрүгә:

– Мин казнабаш Варданны көтә идем, – дигән булды.

Әмма Зөбәрҗәт ханбикә гүя ишетмәде дә, алга узды, утырды, дога кылды.

– Инәй, – дип кабатлады Илһам хан. – Сиңа әйтәм…

– Абаң йортына яу чабарга җыенасың дип ишеттем, бәхиллегем юк, – диде ханбикә Зөбәрҗәт, угланының күзенә карамый гына, башка берәүгә сөйләгән кебек.

– Абам миңа Шайтан каласын бирергә тиеш иде! Ул казнага бер тиен ясак түләми, бәйсез рәвештә мөстәкыйль көе көн көтә. Ә миңа гаскәремне ишәйтергә кирәк.

– Һәм абаңа яу чабаргамы?! Хаҗи абаң җүләр түгел, ул синең яу чабарга җыенуыңны сизенмидер дип беләсеңме?

– Белсен! Ул миңа, олуг ханга, бер тиен ясак түләми!

– Абаңа яу чабарга җыенасың… миңа «инәй» дип дәшә башладың. Баккан анага әйтә торган исем ул, балакай, тапкан анаңа түгел. Ә мин сине үз күкрәгем имезеп үстердем…

– Кичер, анам. Тик нә кылыйм! Абам баш бирми. Болгардан Казан ягына һөнәрчеләр, чүлмәкчеләр, бай сәүдәгәрләр китә.

– Казан каласын атаң да ныгытты кебек, балакай.

– Җитәр, анам, балакай да балакай, димә. Мин үсмер бала түгел, олуг хан.

– Ил йөге синең иңеңдә, балакай, – диде ханбикә, ирен чите белән генә елмаеп. «Әнә шулай, – дип уйлады эченнән генә ханбикә. – Мин сиңа – балакай, син миңа – инәй».

Илһам хан тәхетеннән төште, арлы-бирле йөренергә кереште.

– Казнабашыңны Сөмбелгә җибәрмә, бәхиллегем юк.

– Мин аны Казанга җибәрәм.

– Шундаен олы кешегә кул күтәрерләр дип уйлавыңмы? Абаң ясак түләмәс, ә казнабашыңны мыскыл итәрләр.

– Мин аны азатларым белән озаттырам.

– Азатларыңны әсир итәр. Ә казнабашыңны сакалын кисеп, корсагы җиргә тигән биягә атландырып җибәрер. Кияүкала кенәзләре Әндрәй кенәзнең йомышчыларын мыскыл иткән кебек.

– Юкны сөйләмә әле, анам. Кяферләрме әллә без?

– Кеше ихтыярын кимсеткәндә, иман тикшермиләр. Казнабашыңны кәҗәгә атландырып, сакалын кисеп җибәрсәләр, кая керер тишек тапмассың.

– Миңа акча җитми, миңа гаскәр җыярга кирәк. Акчасыз азат тотып буламы?

– Нәфсеңне тый, уй-ниятеңне изгегә юнәлт. Абаңа баш иеп бар, – диде ханбикә, кузгала башлап.

– Мин аңа баш иеп түгел, яу белән барачакмын, яу белән! Тик, анам, син миңа комачаулама. Мәрьям бикәне дә рәнҗетмә!

Мәрьям исемен ишетүгә, Зөбәрҗәт ханбикә туктады, каерылып, угланына карады. Күзләре кысыла башлап, кашлары җимерелүдән үк күрде Илһам хан: «Мәрьям бикә» сүзе анасы йөрәгенә ук булып кадалды.

– Әстәгъфирулла, бу ни дигән сүз тагын?! Ни дип дәшәргә тиеш мин аңа?

– Мария аның исеме, Мария, анам!

– Аларда Мариядер, шикләнмим, әмма бездә Марҗа. Сиңа— Мария, миңа – Марҗа бикә.

– Ул хәзер ханбикә, анам, ишетәсеңме, ханбикә!

– Алды бикәдер, шикләнмим, арты Марҗадыр ич! Инде ханбикә! Булмый торсын әле! Кем өйрәтте сиңа моны?!

– Гөнаһлы булма, анам. Берәү дә өйрәтмәде. Мин – хан, әул – ханбикә.

– Син – олуг хан, ә ул – бикә, бары тик бикә! Мине җирләгәч, ханбикә булыр, – диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм шундый иттереп угланына карады, теге чак кына артка чигенә башламады: – Җый табын. Бөтен аксакалларыңны дәштер. Алар хәл итсен!

Шулай диде дә ханбикә җилләнеп чыгып китте. Соңгы көннәрдә үз-үзенә урын таба алмый интеккән иде, угланы белән әйтешергә булган икән. Әйтешкәч, күңеле тынычланыр кебек иде, хәзер әнә җаны атылып чыгарга тора, бәгыре парә-парә килә. Ханбикә Зөбәрҗәт ятак бүлмәсенә керде дә сәкегә капланып елап җибәрде.

Анасы пырлап чыгып киткәч, Илһам хан бусагабашны чакырып алды һәм казнабаш Варданны тизрәк табып китерергә кушты. Бусагабаш эленке-салынкы гына килеп керде, керде дә туктап калды, таптанып тора башлады.

– Кая казнабаш Вардан?

– Килеп ята, ханиям.

– Ә синең нигә кәефең юк? Кем янына килеп кердең син, бозау ялаган нәмәстә! Бар, йомышчыларга әйт, берсекөнгә бөтен аксакалларны, куштаннарны табынга дәшсеннәр. Берәүсе дә килми калмасын.

– Баш өсте, шөһрәтлем.

Бусагабаш чыгып кына киткән иде, вәзир Камай килеп керде:

– Хәерле иртә, ханиям! – диде вәзир, мичкәдәй гәүдәсен тәхеткә таба тәгәрәтеп.

– Казнабаш Вардан агай кайда?

– Килеп ята, – диде вәзир Камай.

– Нәрсә сез, тутый кош сыман һаман бер сүзне кабатлыйсыз? Бусагабаш «килеп ята» диде, инде син.

– Минем сезгә әйтер сүзем бар, ханиям.

– Йә-йә, – диде Илһам хан, тәхеткә төшебрәк утырды.

– Мәрьям бикә белән очрашкан кенәз тиуны Митәй атлы булып чыкты, сәүдәгәр Яким Күчтемнең оныгы икән.

– Әнә ничек икән. Таймас баһадир кайда?

– Ул хәзер килер, казнабаш Варданны Казанга җибәрү килешерме икән, ханиям?

– Минем казна буш, азатларыма түләргә акча җитми. Казнабаш Вардан әмир Хаҗига барсын, акча сорасын. Бирми икән, атам кирмән күтәрергә биргән акчаны кайтарсын.

– Халык бай да бит ул, ханиям, ничек кеше кулыннан акчаны тартып алмак кирәк. Кара халык – кара сарык бит ул. Фетнә күтәрүе бар. Хәер, фетнәдән куркасы юк, азатлар да, корал да җитәрлек. Мине, ханиям, Мәрьям бикә белән сөйләшеп торган кенәз тиуны борчый.

– Моннан соң, вәзирем, Мәрьям бикә синең өчен дә, башкалар өчен дә – ханбикә. Мин – олуг хан, ә ул – ханбикә.

– Баш өсте, шөһрәтлем.

– Юркәй кенәздән хәбәр юкмы әле?

– Юк, ханиям, ул вәгъдәсендә торыр. Сабантуйлары үткәч тә кузгалырмын дигән иде. Үтә корылык анда, хан. Чәчкән икмәкләре чыкмаган, басуларында ком бураны. Юркәй кенәз Казанга ук килергә курка, Ибраһим каласын яуламакчы.

– Кенәз – Ибраһим каласын, без Казанны кулга төшерербез.

– Бирсен Ходай, – диде вәзир Камай, баш иеп.

– Бусагабаш! – диде Илһам хан. – Ханбикәне дәш!

– Зөбәрҗәт анагызнымы, шөһрәтлем?

– Мәрьям ханбикәне! – дип җикерде Илһам хан. – Тиз бул, бер аягың монда, икенче аягың анда булсын!

Күп тә үтми, тәхет ягына Мәрьям килеп керде. Тыенкы, сак кына ир-канаты янына килде. Килде дә җаныеның күкрәгенә башын төртте.

– Ни булды? – дип сорады Илһам хан, вәзире белән бусагабашына чыгып китәргә ым какты.

– Берни дә булмады, Илгамым, яраттым, – диде Мәрьям ханбикә.

– Сагындым, диген.

– Яраттым да, сагындым да, – диде Мәрьям ханбикә, башын күтәреп, ир-канатының күзләренә карады.

– Утыр әле, утыр үз урыныңа. Моннан соң син анам урынында, янәшәмдә булырсың.

– Мин ханбикә, Илгамым?

– Әйе, син – ханбикә, ханбикә.

– Якшы, мин ханбикә, Илгамым, анам урынында утырамын.

– Утыр, утыр инде. Менә шулай. Хәзер әйт: кичәле-бүгенле Ага Базарда кем белән очраштың?

– Кардәшемне күрдем, Илгамым. Митрий килгән, шуны очраттым. Агасына тиреләр китергән, үзенә тун тектерергә исәбе.

Шулчак тәхет ягына Зөбәрҗәт ханбикә килеп керде. Керде дә үз урынында утыручы киленен күреп, ирен чите белән генә елмаеп алды һәм, киленен тәгаен күрмәмешкә салышып:

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
04 октября 2022
Дата написания:
1997
Объем:
692 стр. 4 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают