Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3», страница 4

Шрифт:

– Хан кияве?! – дип гаҗәпләнде азатлар һәм, өзәңгеләренә баса төшеп, үрелеп карадылар.

Ике ат тезгенен тоткан, биленә кылыч аскан, ыспай киенгән йомры сакаллы кешене хан кияве итеп күрү сәеррәк иде. Шулай да, йөзбашлары хан кияве дигәч, һәммәсе дә:

– Алай икән, – диештеләр. – Без атна буена эзләгән бәндәме, йөзбаш?

– Ходай безгә аны үзе чыгарып бирде, азатлар. Ошбу кешене сарайга исән-имин алып кайтсак, хан алтын бирмәсә дә, берәр көмештән мәхрүм итмәс… Йә, атлат атыңны, хан кияве. Без сине Болгарга алып кайтабыз.

– Әүвәл мине оста Бәкер янына алып барыгыз.

– Ә нигә, Шайтан каласы янәшәдә, Кашан бер чакрым, рәхим ит. Чапкын, бар, каравылбашка җиткер, күперне төшереп, капкаларны ачып торсын – хан кияве килә, диген.

Дәүран төрлечә уйлап карады. Качып китә аламы ул болардан? Әлегә юк, әлбәттә. Димәк, буйсынырга туры киләчәк. Ләкин Шайтан каласында җае табылып куюы бар. Каланы үзе төзетте, һәр сукмакны, һәр юлны күзен йомып табачак. Бәлкем әле, Җик Мәргән егетләре дә андадыр. Йә булмаса, әмир Хаҗи үзе. Әмир Хаҗи аны хан кулына бирдермәс, йолып алып калыр.

Ул арада Шайтан каласы күренде. Дәһшәтле манара. Дәүран анда эләксә, һичкем аны таба алмаячак. Ләкин ничек манарага эләгергә? Бәлкем, оста Бәкер ярдәм итәр. Бергәләп манарага керерләр, ә чыгу юлын ул белә.

Калага Дәүран әнә шундый өмет белән килде. Каравылбаш йөзбашның боерыгын үтәгән, күперне төшереп, капкаларны ачып куйган иде. Дәүран, кирмәнгә керүгә, йөзбашка:

– Мин оста Бәкер янына! – дип китеп бармакчы иде, теге аңа аркылы төште.

– Сабыр ит, хан кияве. Оста Бәкерне минем дә күрәсем бар.

Йөзбаш алдан кузгалды, тар тыкрыклар, алачыкларяныннан үтә-үтә, ниһаять, оста Бәкер торган ике катлы өйгә җиттеләр. Дәүранның килүен белгәндәй, оста аларны болдырга чыгып каршы алды һәм әмир Хаҗи остасын колачын җәеп кабул кылды.

– Өнемме-төшемме?! Нинди җилләр белән, кордаш?! – диде һәм Дәүранның колагына: – Әмир Хаҗи Кашанда, – дип пышылдарга өлгерде.

* * *

Дәүран киткән көннең икенче яртысында Ибраһим каласы кирмәне капусы каршына азатлары белән Артык килеп җитте. Меңбаш Артык, Ягъкуб тарханнан алган фәрманны селкә-селкә, капкабашка оста Дәүранны алырга килүе хакында кычкырды. Капканы ачтылар, эчкә керттеләр. Меңбаш фәрманны каравылбашка күрсәтте дә сарайга таба чапты, сарай каравылбашы Ташкари болдырда аны көтеп тора иде инде.

– Сарай каравылбашы, миңа оста Дәүранны биреп җибәрерсең, менә Ягъкуб тархан фәрманы!

Каравылбаш фәрманны алды, әйләндереп-тулгандырып карады, укыган итте:

– Меңбаш Артык, синең хакта ишеткәнем бар, хөрмәтем зурдыр, иллә дә соңга калдың. Качты оста Дәүран.

– Ничек качты?!

– Менә анысын инде үзен тапкач сорашырсың, меңбаш Артык. Зинданның тәрәзәсен алган да качкан, ышанмасаң кереп кара.

– Син курыкма, каравылбаш Ташкари, фәрман дөрес, тархан мөһере дә сиңа таныштыр.

– Тарханның имзасын да, мөһерен дә күз йомып та таныйм, меңбаш. Иллә игелек кылыр чарам юктыр. Хан кияве чынлап та качты.

– Качырдыгызмы, качтымы?

– Анысын тикшерү синең эш түгел инде, меңбаш, анысын Ягъкуб тархан тикшерер. Ә фәрманы дөрес, ышанам, иманым камил.

– Мин останы җир астыннан булса да эзләп табармын, каравылбаш Ташкари. Ә инде хан киявен миннән яшереп калдырам дип өмет итсәң – ялгышасың. Артыктан берәүнең дә качып котыла алганы юк әле, мин сине теге дөньяда булса да эзләп табармын.

– Ходавәндә, меңбаш, баскан җиремдә җир упсын, качты ул хан кияве дигән адәм. Әйтәм бит, тәрәзәне алган да…

– Кай тарафка китте дип уйлыйсың инде?

– Менә анысын әйтергә өлгермәде, меңбаш, чөнки берәүнең дә күзенә чалынмады.

* * *

Табын янында алар иркенләп сөйләштеләр. Йөзбаш, әле сылтау табып, һавага чыгып керде, әле чуен коючы останың хатыны белән сөйләшкәләп алды. Кыскасы, бу ике кеше арасындагы әңгәмә гүя аны бөтенләй кызыксындырмый кебек кыланды. Әмма колагына ирешкәне дә аның өчен бик җиткән иде. Ике останың әңгәмәсеннән ул шуны аңлады: әмир Хаҗи биредә булып киткән, яшь хатыны белән килгән икән. Хатыны белекле, тыйнак, гүзәл икән.

Ашап эчкәч, алар китәргә җыендылар, оста Бәкер капкага кадәр озата барды. Йөзбаш алардан бер тотам да калмады. Бу хәлдә манарага кереп качу турында уйларга да ярамый иде. Дәүран шул хакта оста Бәкергә әйтергә дип авызын гына ачкан иде, артларыннан килүче йөзбаш:

– Оста Дәүран, манарага керү булмас, мин сине бүген үк хан каршына алып кайтырга тиеш, – диде, аннары, оста Бәкергә баш иеп: – Ә син, оста, кичер безне, кичерә күр. Кунак итүең өчен рәхмәт.

Ике оста күзгә-күз карашып алдылар, ләкин икесе тиң авыз ачып сүз катмады. Дәүран дустының кулын кысты.

– Язганы булыр, Бәкер, – диде һәм, сикереп, атына атланды.

Кирмәннән чыккач та, атларын юырттырып киттеләр, йөзбаш Дәүран белән янәшә барды. Ярты юлны үткәч, кояш баеды, караңгы төшә башлады. Йөзбаш азатларына туктарга боерды, шунда кунабыз, диде.

– Син мине ханга кайтарып тапшырырга җыенган идең түгелме? – дип сорады Дәүран.

– Хан йоклыйдыр инде, оста. Ашыкмыйк, ашыгып куян куалар. Атлар да ял итәр, су буенда кунуга ни җитә. Хәзер менә казан асарбыз, кымызлап утырырбыз.

Хәер, Дәүранга барыбер иде. Әмма аның күп нәрсәне беләсе бар иде әле. Йөзбаш бар нәрсәдән дә хәбәрдар кебек тоелды аңа. Хан кызының хәзер кайдалыгын беләме ул? Ул да атасы Сәлим хан кулында микәнни?.. Назлыгөл авырлы иде, бу хәлне белеп, хан аны табарга боердымы? Менә аны хан каршына алып кайталар. Назлыгөле каршынадамы? Юк, булмастыр. Назлыгөле Сәлим ата кулында булса, нигә ханга кияү? Ул аны табарга һәм шундук юк итәргә боерыр иде. Кызын урлаган колчураны ничек кичерсен ул. Оста Бәкер ымнарыннан чамаланганча, Назлыгөл Зәйтүнә белән булырга тиеш. Ләкин тәгаен шулайдырмы, ышанулары кыен, Назлыгөл кебек үк Зәйтүнә дә авырлы, бала көтә иде бит. Димәк, Зәйтүнә, орыш-көрәшләрдә элек ир-егетләрдән калышмаса да, хәзер атта йөри алмый. Әллә соң Назлыгөл атасы кулындамы?

Ияргә башын куеп уйланып ята-ята йокымсырап киткән иде, нилектәндер уянып китсә, йөзбаш аңа күтәрәме белән ит сузып тора.

– Башта ашап ал, оста, аннары йокларсың. Тоз-суган табында.

Табын янында Дәүран йөзбаш ягына карап-карап алды. Ул аның исем-атын да белми иде. Тик хикмәт андамы? Йөзбаш, таш яуса да, әсирен хан каршына кайтарып тезләндерер һәм, үзенә тигән бүләген алгач та, аның турында онытыр.

– Әйт әле, йөзбаш, хезмәтең өчен хан күпме түли?

– Түләгәне җиткән, оста. Бал-майда йөзмәсәм дә, Аллага шөкер итәрлек.

– Йөзбаш, мин нигә кирәк дип беләсең ханга?

– Анысын үзеннән сорарсың инде, оста. Таймас баһадир миңа табарга кушты, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән сине таптым, калганын карга кайгыртсын.

– Хатының, балаларың да бармы, йөзбаш? – дип сорады Дәүран, аңа күтәрелеп карамыйча гына.

– Хатыным да, балаларым да бар, оста. Бүреге булгач, чөе була да була инде аның. Өлкән улым хан мәдрәсәсендә укый. Боерган итсә, мулла булганчы укытам үзен. – Йөзбаш тирә-ягына каранып алды: – Беләсең килсә, оста, Болгарга Гали олан кайткан, ди. Исән икән, хикмәт. Изге зат булган икән, диләр. Имеш, Аллаһы Тәгалә аны үз янына алып торган да менә хәзер илгә иңдергән, белекле иткән. Әллә ниткән бәетләр яза, диләр. Олы мәчеткә кереп, намаз укыган, диләр. Имеш, ул әлегә кадәр Харәземдә яшәгән, Болгар сәүдәгәре карамагында.

– Димәк, Гали олан гөнаһсыз бала булган, йөзбаш. Ә без синең белән языклы халык, – диде Дәүран.

– Син языклыдыр, оста, әмма үземне языклы кешегә санамыйм. Ил вә ханга тугры хезмәт итәм, күзем төшкән кызга өйләндем, юлга чыкмаганда намазым калдырмыйм. Әйе, уразасын да тоттым, хатыныма да хыянәт итмәдем. Әнә кайберәүләр икешәр, өчәр хатынга өйләнәләр. Мөхәммәд пәйгамбәр, дүрт хатынга кадәр өйләнергә ярый, дигән, дип әйтәләр. Ихтимал, әйткәндер дә, иллә чарасыздан әйткәндер. Чөнки гарәп халкы гомер буена сугышып яшәгән. Орышта кем башта үлә? Ир-ат. Илдә хатын-кыз өелеп кала. Ә яңа орыш-сугыш өчен ир заты кирәк. Шуннан Мөхәммәд пәйгамбәр әйткәндер, өйләнегез өчәр-дүртәр хатынга, миңа азатлар кирәк, сугышчылар. Һәм тегеләр өйләнгәннәр. Әмма пәйгамбәрнең бер шарты булган: ул хатыннарны ашатып-эчертеп, киендереп тота алсаң гына өйлән, юкса кагылма. Әнә ничек булган гарәп дөньясында, оста. Гарәпләргә карап, безнең болгар-татар ир-атлары да күпләп хатын алмакчы. Тик кайберәүләрнең чабулары кыска булып чыкты. Менә минем дә чабу тезгә җитәр-җитмәс, кая ул хатын оятын каплау, үз хикмәтеңне капларга да җитәр-җитмәс. Әмир Хаҗины әнә тагын өйләнгән, диләр. Нигә, өйләнер дә әмир. Кашанда – бер сарае, Казанда – икенчесе. Ә шулай да Акбикәсе качкан икән. Бачман баһадирга тагылып качкан, дип әйтәләр.

– Әмир Хаҗиның Акбикәсе Бачман баһадирга тагылып китмәде, йөзбаш. Ул Харәзем каласына углын эзләп китте.

– Һә, углына ничә яшь тә, үзенә ничә дигәндәй, тузга язмаганны. Бачман баһадир белән бер-берсен яшьтән үк яратышып килгәннәр алар, оста. Бигрәк беркатлы әле син, бахыр. Ничек сине хан кызы ярата алды?.. Хәер, хатын-кызны белмәссең, пәри заты бит ул, изге кешене шундук күрә. Аннары— ыспайны. Синдә әнә гәүдә-сын Аллага шөкер, йөз-кыяфәт тә Гайсә пәйгамбәрнекеннән бер дә ким түгел. Күрдем мин ул Гайсә пәйгамбәрнең сурәтен. Мөрем каласын алгач, чиркәүгә кергәч күрдем. Идәннән түшәмгә җитәрлек итеп ясаганнар. Күз камашырлык буяулар. Менә торыр да кузгалып китәр яисә сиңа бер-бер сүз әйтер кебек, хикмәти. Урыслар шуңа карап тәгәрәп-тәгәрәп чукыналар. Имеш, шул сурәт аша Аллага мөрәҗәгать итәләр. Сурәт Алла буламы?!

– Йокларга ятыйк, йөзбаш.

– Әйе, ятыйк, оста. Тик, кичерә күр, мин сине үземә бәйләрмен. Җан тынычлыгы өчен. Син качсаң, оста, минем өлкән углым хан мәдрәсәсен күрмәячәк. Үземне дә сарай меңбашы Таймас баһадир кул астында әллә калдыралар, әллә юк. Гафуит.

Йөзбаш аның кулын үз кулына нык итеп бәйләде дә кырын төште һәм шундук гырлап йокыга да китте.

* * *

Болгарга җитәрәк, аларга каршы чыктылар. Иң алдан Таймас баһадир килә иде, Дәүран аны ерактан ук таныды.

– Ә-ә, – диде ул, җитәр-җитмәс үк. – Сине күрер көн дә булыр икән, хан кияве. Исәнлекме, саулыкмы, оста Дәүран?!

– Аллага шөкер, баһадир. Тик белмим, нигә кирәк булды икән әмир остасы сарай баһадирына?

– Хан кияве булсын да кирәкмәсен, имеш. Син хәзер олуг дәрәҗәсендә, оста. Ханның барлык азаты диярлек ил бетереп сине эзлиләр.

– Кызын ятим итмәкчедер, баһадир.

– Кызын түгел, сине, сине, оста. Хан олыгаеп килә, атта йөри алмас булды. Ә кияве әллә кайларда кала сала. Йә, җиллерәк юыртыйк әле, оста. Сине анда хан көтә, – диде Таймас баһадир һәм Дәүран атына камчысы белән сыдырып алды.

Кала капкалары ачык иде, Таймас баһадир, оста Дәүранның атын вә үзенең туры айгырын куалый-куалый, кушаяклап чаптырып диярлек кирмәнгә килеп керде. Һәм, юыртуга күчеп, атын оста белән янәшә атлатып китте.

– Әйт әле, оста, кем сине зинданнан качырды?

– Үзем, баһадир, үзем. Мин оста бит. Һәр зинданның ничек салынуын беләм, керер, чыгар тишекләрен…

– Барыбер беркая да китә алмаган булыр идең, оста. Чөнки һәр йөзмә күпердә, һәр олы юлда сине азатларым көтәләр иде.

– Баһадир, мин ханиям колы идем, син кем соң?

– Мин кеше кешесе, оста. Әйе, син кол, ә мин кеше кешесе.

– Аермасы нидә соң? Кеше кешесе дә кол хәлендә ич.

– Колчура ханга бушлай, тамак исәбенә эшли яисә хезмәт итә, ә мин алтын исәбенә эшлим. Авылым-кырым бар, өч йөздән артык хуҗалыгым… Ул хуҗалыкларда икмәк игәләр, кием тегәләр, аяк киемнәре җитештерәләр. Һәр унынчы итек, һәр унынчы көлтә минеке. Үз чиратымда мин дә ханга уннан бер өлеш табышымны бирәм. Урыс кенәзе Всеволодка биреп җибәргән өч мең алтынның йөзгә якыны минеке иде, оста.

Сарайга җитүгә, Дәүранны хан янына алып керделәр. Ишекләрне узганда, Дәүран баһадир Таймастан сорап куйды:

– Назлыгөл хан кулындамы?

– Анысын сиңа хан әйтер, оста! – дип көлемсерәде баһадир.

Тәхет ягында Сәлим хан үзе генә утыра иде, ишектә Таймас белән Дәүранны күрүгә, тураебрак куйды.

– Сөбханалла, машалла, кемне күрәм, кияү-балакай! – диде хан, кинаяләп, әллә чын-чынлап. – Әйдә, әйдә, уз, утыр. Тансыклатып кына киләсең үзең, кияүкәй. Назлыгөлемне урлаганнан соң, гүя үзеңне ай күрде дә кояш алды. Утыр, утыр, ятсынып торма, ят кешемени син хәзер. Шулаймы, баһадир? – дип сорады кинәт кенә Сәлим хан.

– Шулай, шулай, олуг хан.

– Инде китеп тор, баһадир. Кияү-балакай белән ялгыз каласым килә.

Дәүран, кыяр-кыймас кына, тире җәйгән түмәргә утырды. Хан тамак кырды, тәхетеннән торды, бермәл йөреп килде.

– Оста Дәүран, без атаң Алпар белән тату яшәгән идек. Ягымлы кеше иде, мәрхүм, урыны оҗмахтадыр. Үзең дә шаһит, атаң беркайчан да миннән зарланмады…

– Зарланды, олуг хан, көче бар чакта зарланмаса да, урынга калгач зарланды. Сез аңа үлем түшәгендә ятканда да ирек бирмәдегез. Ә бирә ала идегез!

– Йа Хода, кияү-балакай, бу эшне тик аның файдасына кылдым. Китапта «Кол рәвешле вафат булган кеше җәннәттәдер» диелгән. Ошбу дөньяга адәм баласы кунакка гына килә, ә анда аңа яшисе дә яшисе, ахырзаман җиткәнче.

– Алай булгач, олуг хан, нигә соң һәр кол дөньялыкта ирек даулый да, нигә хан вә бәкләрнең бер дә кол буласылары килми? Ә бит алар арасында гөнаһлылар да бардыр. Нигә алар бер дә дөрләп янган тәмуг утыннан курыкмыйлар икән? Чөнки ошбу дөньяда иң кадерле нәрсә – иректер, олуг хан. Ирекнең бары тик дивана кеше генә кадерен белмидер.

– Син беләсеңме, син дивана түгелме?

– Беләм, олуг хан. Бик яхшы беләм.

– Син күптәннән оҗмахтан баш тарттың бугай инде.

– Ирекне миңа әмир Хаҗи бирде, олуг хан. Ә сез кире алырга итәсез.

– Син минем остам, димәк, колчурамдыр да, кияү. Ярый, сине коллыктан азат иттем, ди. Ары таба ни кылырга исәп тотар идең?

– Олуг хан, кош – канатсыз, ир-зат хыялсыз булмый.

– Азат итәрмен мин сине, әйе, дөньялыкта ук азат итәрем. Тик бер шарт белән – Назлыгөлне тап та минем каршыма китер.

Дәүран кисәк дерт итеп китте, ни кылырга белми, як-ягына каранды. Димәк, дип уйлады ул, Назлыгөл хан кулында түгел, Назлыгөл Җик Мәргән кулында. Шул ук вакытта Сәлим ханның көлемсерәп торуын күреп, күңелен кара болыт каплады. Ханның юри әйтүе дә бар иде.

– Оста Дәүран, сиңа бер атна вакыт бирәм. Шул атна эчендә яңа салынып яткан мунчама нәкышләр төшерерсең. Бусагабаш, алып кит останы. Кичен сарайга алып кайт. Хәер, кирәкмәс, анда торсын, бизәк төшерүчеләрне өйрәтсен.

* * *

Бары тик ун көннән соң гына Дәүранны, кешелек киемнәрен киендереп, сарайга алып килделәр.

– Кем дәштерде, ясавыл? – дип кызыксынды Дәүран үзен озатучы азатлар унбашыннан.

– Ханбикә тансыклаган, кияүне күрәсем килә дигән булдылар.

Дәүран өчен бу хәл яңалык иде. Ханбикә Зөбәрҗәт аның Болгарда булуы белән гомумән кызыксынмаган кебек йөргән иде, хәзер исә горур вә тәкәббер хатын көтмәгәндә киявен күрергә теләгән. Дәүран бу тәкәббер хатыннан һәрчак ятсына иде. Ни сәбәпледер Назлыгөл дә анасы турында аз сөйләде, күбрәк атасын искә төшерә иде. Хәтта бер тапкыр: «Атам кичерсә дә безне, Дәүранкаем, анам кичермәс», – дип әйткән иде. Сарай ишекләреннән кергәндә, Дәүран әнә шуларны исенә төшерде һәм әби затында йөргән хатын белән очрашуны ничек тә күз алдына китерә алмады. Ана кеше алдында ул чынлап та гаепле: аның рөхсәтеннән башка бердәнбер кызына никах укытты, өйләнде. Моның өчен иң әүвәл Сәлим хан – ата кеше— аның башын кистерергә тиеш иде. Ә ул аны кичерде булса кирәк, андый фәрман бирмәде. Хәзер әнә кызының намусын саклау йөзеннән ошбу хыянәт эшкә ханбикә үзе кереште булса кирәк. Әйе, колчура оста аның алдында, чынлап та, үзен гаепле тоя иде.

Тәхет ягы аша ханбикә бүлмәсенә уздылар. Ханбикә әле үзе юк иде. Дәүран керде дә таң калды. Назлыгөлнең ул бүлмә затлылыгын мактаганы бар иде. Ләкин Дәүран аны болай ук күзалламаган иде. Тәрәзәләрдә челтәрле тукыма, алар аша бакча яклап гөлләр күренә. Түр якта үтәли күренмәле чыбылдык һәм күпереп торган киң сәке. Сәке өстендәге мендәр-түшәкләрнең бизәкләре аеруча күзгә ташлана. Ары таба янә бер сәке, бу сәкегә аю тиреләре җәелгән, түр башта күн тышлы мендәрләр, ул тышлыклар төрле төстәге күннәрдән җыелган. Сәке янында ук дүрт-биш түмәр, түмәр өсләренә затлы тиреләр капланган. Аяк астында йомшак фарсы келәмнәре, сулъяк тәрәзә янында терсәк биеклек кенә өстәл, анда кып-кызыл алмалар, кипкән җимешләр, әфлисуннар. Дивар буйлап озын җәймә күпертелгән, түр почмакта кырын төшеп ятар өчен салынган тагын өч-дүрт мендәр. Ә уңъяк тәрәзә янында яран гөле чәчкә ата, үрмә гөл диварга үрләгән һәм түшәм буйлап йокы сәкесенә кадәр җиткән иде. Ишектән кергәч тә, сул кулда янә бер өстәл, анда төрле ширбәт-эчемлекләр өчен нәкышләнгән кувшиннар.

Ясавыл аны ялгыз калдырды да чыгып китте. Дәүран, ни кылырга белми, бер урында таптанып торды. Өрфия чыбылдыклар артыннан менә-менә кемдер килеп чыгар кебек. Назлыгөлме? Әйе, Назлыгөл элек монда, ошбу бүлмәдә уйнап үскәндер. Дәүран үзе үскән өй эчен күз алдына китерде һәм чагыштырудан йөзе чытылды. Ярлы булмасалар да, бу кадәр затлы җиһазланган бүлмәне аның беренче күрүе иде.

Түр яктагы ишектән мыштым гына ханбикә килеп керде. Керде дә бертын Дәүранга карап торды. Кара йомры сакаллы, карасу йөзле, төз бәдәнле ир-егетне күрде ул. Шуңа да аптырабрак калды бугай ханбикә.

– Саумы! – диде дә җиләк-җимеш куелган өстәл янынарак үтте, түмәргә утырды.

Дәүран бер тезенә чүкте, баш иде.

– Анам, кичер мине Ходай хакына.

– Йә, бас, уз түрдән, утыр, сөйлә.

Ни турында сөйләргә тиеш ул аңа? Назлыгөлгә өйләнүе хакындамы? Бәлкем, Назлыгөлне ничек урлавы хакында беләсе киләдер? Алай дисәң, ул аны урламады, хан кызы аңа үзе килде.

Ханбикә Зөбәрҗәт, елмая төшеп, башын түбән иеп утырган киявенә карап торды. Ир-затның кадер-хөрмәтен белә торган хатын иде ул. Ханбикә буларак үз тирәсендә чуалган ир-атның барысыннан да ул нинди дә булса кимчелек табар иде. Ә чын гашыйк кеше мәхәббәттә сукыр була, сөйгәнендәге кимчелекләрне күрми. Шуның өчен булса кирәк, мәхәббәтне «сукыр» диләр. Бик ихтимал, сукырдыр да ул үлеп гашыйк булган кеше өчен. Ләкин Зөбәрҗәт ханбикә өчен алай ук түгел иде. Зөбәрҗәт ханбикәдә холык вә фигыль башка хатын-кызларга караганда аерымрак иде. Аны Сәлим ханга гашыйк иде дип булмый. Сәлим хан аны үзе үлеп яратты. Һәм бу хәлне кыпчак Сарбай хан кызы Зөбәрҗәт ничек бар, шулай кабул итте. Башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булган, шул сәбәпле күп очракта теге дөньяга китеп барган хатын-кыз һәм ир-егетләрне гомумән аңламады ул. Сәлим хан исә хатыныннан канәгать иде. Зөбәрҗәткә өйләнгәч тә, башка ханнар кебек хатын янына хатын алмады, җарияләренә дә күз салмады диярлек. Һәрхәлдә, ханбикәсен рәнҗетерлек хыянәт кылмады. Ләкин шушы горур вә тәкәббер, ни дәрәҗәдәдер үз-үзенә гашыйк булган хуҗабикә каршында хәзер нәкъ менә аңа кадәр ханның хатыны булган Туйбикәдән туган бала утыра иде. Кирәк бит, шул хатыннан туган ир бала аның кызына гашыйк булган. Гашыйк булып кына калса бер хәл, урлап киткән, никах укыткан. Инде әнә кызының авырлы булуын ишеттерделәр. Мәгълүм ки, Туйбикә ханнан балага узмаган, димәк, аны яратып яшәмәгән. Яраткан кешесеннән хатын-кыз бала тапмый калмый. Алпардан әнә нинди бала тапкан, карап туймассың үзенә. Әйе, моның атасы Алпар да соклангыч ир-ат кыяфәтле иде, бусы да бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай икән.

Ханбикә хаклы иде, хәзер аның алдында үсмер егет түгел, йомры кара сакаллы, кара мыеклы, матур сынлы ир-ат иде. Дәүранны күргәч тә, ханбикә кызының хәленә керде. Баш алып качып китәрлек икән шул егете дә, кол оста гына димәссең. Шулай дип үз-үзен юатса да, ханбикәгә әллә ни юану килмәде. Гүзәлләрнең гүзәле булган Назлыгөлен, хан кадәр хан кызын, бердәнберен бер дә колчура егеткә бирәсе килмәгән иде аның. Әйе, гәрчә сынбат гәүдәле, күрер күзгә пәйгамбәрләр кыяфәтле булса да… Ләкин кылынасы кылынган иде инде, Назлыгөлне йөкле, диделәр. Димәк, булачак баланың әтисе ошбу кешедер. Зөбәрҗәт ханбикәнең хәзер тизрәк шуны гына беләсе килә: кайда булыр аның кадерле Назлыгөле? Кай тарафларда яшереп тота аны, нигә анасына күрсәтми?

– Назлыгөлең кая инде, кияү-балакай? Үзеңне тотып килтерделәр, хатыныңны кай тарафларда интектерәсең, әйт? Хак булса, йөкле икән Назлыгөлем. Синнәнме?..

– Анам, – диде Дәүран, ханбикә алдына төште. – Анам, әйтмәгез алай, кимсетмәгез кызыгызны. Назлыгөл минем никахлы хатыным.

Дәүран авырлык белән башын күтәрде, беренче тапкыр дияргә була, Зөбәрҗәт ханбикәнең күзләренә карады.

– Утыр, утыр, кияү-балакай. Сине дә, Назлыгөлне дә рәнҗетәсем килми иде, иллә сез икегез минем йөрәгемә бик күп тоз салдыгыз, бик нык әрнештем йөрәк парәм югалгач.

Шулчак бүлмәгә Сәлим хан килеп керде:

– Ә-ә, сез монда икән. Йә, әйттеме Назлыгөлнең кайда икәнен?

Ханбикә урыныннан кузгалмады, тыныч вә тыйнак кына:

– Атасы, ошбу бала безнең кияүдер.

– Йә-йә, ханбикә, әйт әйтер сүзеңне.

– Минем шуны беләсем килә, ханиям: Ягъкуб тарханнан ошбу бала үзе качтымы, әллә булмаса, качырдылармы? Карт төлке Ягъкуб тархан аны качты дип бара. Мин аңа ышанып җитмим, ханиям.

– Йә, ни диярсең, оста? – Сәлим хан күпереп торган күн мендәргә кырын төште, көмеш җеп аралаштырып тукылган чапанын тезенә яба-яба, янына килгән песинең сыртыннан сыйпады. Песи, иясе янында сырпалана-сырпалана, мырылдарга тотынды.

– Мин аннан качтым, аксакалның гаебе юктыр, хан, – диде оста.

– Ә ни дип анда килдең? Назлыгөл бит анда юк, аны янә кемдер урлап алып киткән. Иң аянычы шул: үзем дә анда идем, оста, үзем дә! Димәк, син Назлыгөлнең кайдалыгын белми килгәнсең?.. Шунда сине азатларым тотып алдылар. Мин сине зинданда тотарга куштым, ә кемдер иреккә чыгарып җибәргән. Яу вакытында синең белән шөгыльләнергә вакытым булмады, хәзер инде белергә телим: Назлыгөл кайда, кем кулында?

Дәүран карашын түбән төшерде, күтәрелеп карарга кыймады. Хан сорашуын дәвам итте. Ләкин бит ул белми Назлыгөленең кайдалыгын. Белсә, бәлки, бу хәлдә калмас та иде.

– Мин Ибраһим каласына Назлыгөлнең кайдалыгын белми килдем.

– Сине анда кенәз Всеволод тиуны да эзләп йөргән. Сине дә, оста Бәкерне. Ни өчен? Әллә соң Назлыгөлне Всеволод кенәз тиуны урладымы? Ягъкуб тархан Всеволод кенәз белән орышмаган, алтын биреп котылган, әллә булмаса, осталарны бирергә килешкәнме?

– Мин Ибраһим каласыннан качып киттем, ханиям. Аксакал Ягъкубның ни кылырга җыенуы миңа караңгыдыр.

– Әмир Хаҗи углан Ягъкуб тархан кызына өйләнгән. Хак булса, яу көнендә тархан углан азатларына да сыенгандыр. Всеволод тиунына нигә кирәк булды икән синдәй оста?

– Кенәз дә калалар салырга ярата, хан.

– Мин яратмыйммы?! Казан каласын кем яңартты, кем углан кулына бирде? Ибраһим каласын кем саклап килде? Картлач Ягъкуб тарханмы? Мин бит аны сараема алмакчы идем. Ә ул әнә нишли? Урыслар белән килешеп, тигез сәүдә итү турында сөйләшеп ята икән. Моны әмир Хаҗи углан да хуплаган. Хаҗи угланым узына, баш бирми, хәзер әнә икенче базар каламны канат астына җыймакчы. Назлыгөл дә аның кулындадыр әле!

– Назлыгөл аның кулында түгелдер, ханиям. Назлыгөлне алып кайтырга дип Ибраһим каласына әмир мине үзе җибәрде.

Хан белән ханбикә күзгә-күз карашып алдылар.

– Йә-йә, алайса, Назлыгөл кем кулында була инде, оста Дәүран? – диде Сәлим хан, ыңгыраша төшеп урыныннан кузгалды, оста каршына килеп басты. – Йә, белгәнеңне әйт?!

– Белмим, ханиям.

– Әгәр дә мәгәр Всеволод кенәз тиуны Назлыгөлне кулына төшергән булса, тиздән сине дә урлаулары бар, оста.

– Мин хан кызы түгел, ханиям. Мин кемгә кирәк?

– Син миңа кирәк, кияү-балакай, миңа! Аннары – Всеволод кенәзгә!

– Озын сүзнең кыскасы, ханиям, – диде кисәк кенә Зөбәрҗәт ханбикә. – Кияү-балакай миңа Назлыгөлне алып кайтсын. Баланы йөкле, диделәр, оныгымны үз кулым белән аласым килә.

– Каядыр дип беләсең инде, ханбикә, Назлыгөлне? – дип сорады Сәлим хан.

– Анысы миңа караңгыдыр, ханиям, урлый белгәч таба да белсен, ил өстенә килгән бәла түгел, иншалла, җае чыгар, бала исәндер, ерак китмәгәндер. Азатларыңны чакыртып ал, ханиям, кеше көлдереп, кияүгә чыгып, балага узган кызыңны эзләп йөрмәсеннәр. Ә моңа шарт куй: йә Назлыгөлне таба, йә…

Ни өчендер Дәүран ханбикә Зөбәрҗәт аягына төште. Бухәлгә аптырабрак калган ханбикә беренче тапкыр калтыранган бармаклары белән останың башына кагылып алды һәм шундук кузгалып китте. Дәүран бертын тезләнгән килеш торды. Ул ханбикәнең үзенә кагылып куюын һәм ят итеп түгел, үз итеп, якын итеп кагылуын тойды.

– Мин аны табармын, анам, – диде Дәүран һәм тавышы калтыранып китүдән куркып калды: – Мин аны йөрәгем белән эзләп табармын. – Аягүрә басты, әүвәл – ханга, аннары ханбикәгә баш иде.

– Сиңа каным кайнаган чакларым күп булды, балакай. Әле дә яшермим, эчемә җыеп каласым килми, баламны табып кайтмасаң, гомергә дә бәхиллегемне ала алмассың. – Ханбикә Сәлим ханга таба борылды: – Азатлар бирәсеңме бу балага, үзе генә китсенме?

– Казанга китсә, аны Хаҗи углан җибәрмәс. Хәер, әйт, кай тарафка юл алмакчы? Казан ягынамы, әллә булмаса…

– Уйлап-уйлап торам да, ханиям, чыннан да, бүре баласын урманга чыгарып җибәрмибезме икән?

– Ни кушсагыз, мин шуны кылырмын, анам.

– Иелгән башны кылыч кисми, дисең инде. Хуш-хуш, – диде Сәлим хан. – Кияү-балакай Казан каласына бармас, ханбикә. Назлыгөлне үзем алып кайтырмын.

– Тагын гаскәр белән барырга исәбеңме әллә, ханиям?!

– Кирәк дип тапсам, гаскәрен дә алып барырмын, ханбикә, иллә мин ул угланга баш бирми яшәргә бирмәм.

– Ул сине, ханиям, Гали олан өчен кичерми.

– Углан буларак ул миңа баш бирми башлады! – дип кабатлады Сәлим хан, ни кылырга белми аптыраудан.

– Димәк, Акбикә килен, чынлап та, Үргәнечкә Гали оланны эзләп киткән булып чыкты, – диде Сәлим хан.

– Инде нишләргә исәбең, ханиям? – диде ханбикә Зөбәрҗәт.

– Ошбу хакта Тәтеш шәех әйткәч, ышанмаган идем, инде, ниһаять, инандым, ханбикә, инандым. Димәк, Гали олан чынлап та Үргәнечтә, олуг Пәһлеван Мәхмүттән сабак алып яткан. Хәзер әнә шаһ мәдрәсәсендә мөдәррис икән.

– Йә, ханиям, кайсыгыз бара инде Казанга? Синме, кияү-балакаймы? Иншалла, исән булса Гали олан, бер кайтмаса бер кайтыр. Туган ил үткән юл түгел, җан тартмаса, кан тартыр.

– Үзем барам, ханбикә, үзем. Бер җайдан углан Хаҗи белән дә килешеп кайтырмын. Туйга дәшәрмен. Кызыбыз туен уздыра алмадык, Аллаһы Тәгалә ярлыкасын, аның каравы шау-гөр китереп бәби туен уздырырбыз.

– Барыр кылгач, барырсың, ханиям. Әүвәл минем киңәшемне дә тыңла. Кияү-балакай Назлыгөлгә хат язсын. Шушы хат белән каладан калага чапкыннар җибәр. Ир кулын таныр да кайтмый түзмәс.

Сәлим хан беравык ханбикәсенә сокланып карап торды. Күр инде моны, янә акыллы фикер әйтте бит. Нигә, әйтик, олы башын кече итеп каладан калага олуг ханга йөрергә? Бер генә чапкын түгел, кияү-балакайдан дүрт-биш нөсхә хат яздырырга да, дүрт-биш чапкынга биреп, төрлесен төрле калаларга җибәрергә.

* * *

Булган хәлләр Дәүран өчен барысы да төштә кебек кенә иде. Менә-менә ул уяныр, уяныр да зинданда ятуы расланыр шикелле.

Аның өчен кунак бүлмәсендә аерым урын җәелгән иде. Бу бүлмәдә хан, үзе дә кереп, ял иткәлидер, күрәсең, чүәкләре монда тора. Кеш тиресе җәелгән зур сәке, нәкышләп тукылган келәм, түр яктагы кечкенә өстәлгә ризык куелган. Ярым ачык тәрәзәдән кергән саф һава хыялда гына күз алдына китереп була алган җәннәтне хәтерләтә. Дәүран сәкегә барып утырган гына иде, бер яктагы ишектән җария кыз килеп керде.

– Галиҗәнапларына нәмә булса кирәкмиме? – дип сорады да тыйнак кына елмайды, күлмәк итәген чеметеп кенә тотып, сизелер-сизелмәс кенә чүккәндәй итте.

– Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми.

Җария кыз борылып чыгып китте. Дәүран кечкенә өстәлдә көмеш кыңгырау күрде, кызыксынудан чарасыз калып, шуны зеңләтте. Янә әлеге кыз килеп керде, янә баягыча тез чүккәндәй итте, янә чеметеп кенә бала итәкле күлмәгенә тотынып алды.

– Су кертсәңче, сылукай.

Түр яктагы икенче бер өстәлдә өч-дүрт кувшин тора иде, кыз шул тарафка үтте, бер савыттан таш йомрыга салкын су салды да Дәүранга китереп бирде. Дәүран суны эчеп куйды да савытны кызга бирде. Кыйгач кара кашлы, бер-берсеннән качып китәргә җыенган кебек чатын күзле, тулы вә түгәрәк йөзле иде кыз. Дәүран аның атын сорамады, рәхмәт әйтеп елмайды гына. Кыз бүлмәдән чыгып киткәч тә, ул уйга калды, шундук мәрхүмә әнисе күз алдына килеп басты. Мәрхүмә аңа әйтер иде: «Улым, дөньяда иң-иң йомшак ни була?» – дип. «Мамык мендәр», – дияр иде Дәүран. «Юк, улым, – дияр иде анасы, – дөньяда иң-иң йомшак нәрсә – үз кулың», – дияр иде. Моңа ул ышанмады, соңыннан нинди йомшак мендәргә башын куйган хәлдә дә кулын баш астына куюын абайлап, анасының хак булуына төшенгән иде. Аннары ул: «Дөньяда иң-иң татлы ризык нәрсә?» – дияр иде. Дәүран анасына барлык белгән тәмле вә татлы ризык-нигъмәтләрне тезеп чыгар иде, әмма анасы барыбер: «Юк, улым, дөньяда иң-иң татлы ризык – су», – дияр иде. Һәм Дәүран соңыннан янә моңа инанды. Нинди генә ризыклар ашасаң да, иң тәмлесе су булыр. Янә тагын сорар иде анасы: «Бәхет ни ул?» Дәүран аңа: «Хан сараенда яшәү, мәхәббәт», – дияр иде, ә анасы уфтанып куяр иде дә: «Юк, балакай, дөньяда иң-иң зур бәхет – ирек!» – дияр иде. Шуннан күз яше белән мөлдерәп тулган күзләрен бер ноктага текәп: «Атаң әнә шул ирекне даулый алмый дөньядан да китте», – дигән иде. Шулчак Дәүран, әтәчләнә төшеп: «Мин аны даулап алырмын, анам бәгърем!» – дигән иде.

Даулый алдымы ул ирекне? Коллыктан азатмы? Дөрес, әмир Хаҗи аңа ирек бирде. Әмма барыбер бит ул хан колы иде. Хәзер әнә көтмәгәндә хан кияве булмакчы. Тик була алырмы? Назлыгөлне алып кайтып, аңардан аерып куймаслармы?

Әйе, аңа бүген Назлыгөле бик тә кирәк. Хәзергә исә бер канаты сынган очар кош кебек. Очып кына китәр иде – канаты сынган. Аның сөйгәне кай тарафларда икән соң? Ярый ла Җик Мәргән баһадир азатлары кулында булса. Әгәр дә Назлыгөл кенәз тиуны кулына эләксә? Моны хәтта күз алдына китерүе дә кыен иде.

Дәүран сикереп торды, ишеккә юнәлде, ләкин аны, айбалталарын чалыштырып, ишек артында торган азатлар туктатты.

* * *

Ул тагын әсир иде, тик бу юлы инде җир зинданда түгел, җәннәт кебек затлы бүлмәдә ята. Ләкин зиндан барыбер зиндан инде. Җәннәттә яши, ни теләсә, шуны ашый, ятар урыны – кеш тиресе, басар урыны – җем-җем иткән келәм, ә менә күңеле богауда. Күңеле генә түгел, җаны-тәне, ирке вә мәхәббәте дә…

Көн шулай изаланып үтте. Йомшак түшәк, мамык мендәр, хуш ис килеп торган җиләс һава тиздән йокыга тартты. Бу төндә ул кабат төшендә Назлыгөлне күрде. Ике яшьлек бала җитәкләгән Назлыгөл ниндидер елганың аръягына баскан да аны чакыра. Кычкырып түгел, кул изәп кенә, имеш. Яныма чык, янәсе. Ә Дәүран елга янына килүгә, имеш, суга дөрләп ут каба. Бу ни хәл бу: су һәм ут. Кем моңа ышаныр… Ә аргы яктан Назлыгөл һаман кул изи, янәшәсендә бала атлый…

– Кияү, кияү-балакай, – дигән тавышка уянып китсә, янында ханбикә басып тора. Дәүран күзләрен уарга да онытып торып утырды, сикереп идәнгә төште.

– Ятып кына торыйм дигән идем, йокыга киткәнмен, кичерә күрегез, анам.

Ишек янындагы кечкенә өстәл янына узды, җиз комганнан җиз таска кул-битен юып, сөлгегә сөртенде һәм янә ханбикәдән кичерүен сорады.

– Сине хан көтә, – диде ханбикә һәм, җавап та алмастан, алдан китте. Ишек янына җиткәч кенә әйләнеп карады, гәүдә-кыяфәтен күздән кичерде. Коңгырт-кара чәч, җай утырган борын, кара йомры сакал, кыска мыек. «Сакалын буяганмы, үзе карамы», – дип уйлады ханбикә. Кияүнең кыяфәте аңа ошады һәм: «Барысын да анасыннан алган бу бала, суеп каплаган Туйбикә», – дия-дия авыз эченнән сөйләнгәндәй итте. Әмма ул мәрхүмә хатынга карата элеккеге ачуы юк иде инде. Хәер, теге вакытта да ул аңардан чын-чынлап көнләшмәде. Ара-тирә Сәлим хан аның исемен телгә алганда гына, ул теш арасыннан: «Җитәр, булмаса, ул хатының турында», – дип әйтеп куяр иде. Аннан соң күп сулар акты, кем бар да кем юк, горур вә зифа сынлы Туйбикә дә әнә гүр иясе булды. Әнә шул хатынның угланы хәзер аның кияве буласы. Бу хәлгә шаккатмалы иде, әмма эшнең шуңа баруы иде. Ә бит Туйбикә: «Углым хан кызына өйләнәчәк», – дип, кендек әбисенә әйтеп җибәргәч, шартлый язган иде. Хәтта Сәлим ханнан ул тәкәббер хатынны зинданга яптырырга кушасы иткән иде, соңыннан күңеле сүрелде тагын. Ярый әле, Ходай саклаган, язмыш әнә ничек хәл итте: көндәшенең углы аның кияве. Әйе, дөнья дигәнең әллә ниләр эшләтә адәм баласын, турыны бөгә, бөкрене турайтып куя. Сәлим хан да әнә ошбу якты дөньяга гомер бакыйга килгән кебек йөрер иде, хәзер йә биле катып, йөри алмас булып урында ята, йә башка хезмәттән зарланып көннәр буена ыңгыраша. Табибы да һични эшли алмый. Шулай шул ул гомер дигәнең, бер безгә генә түгел, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләренә дә гомер дигәнеңне үлчәп-чамалап кына биргән. Димәк, һәммәбезгә дә шулай язган, ә язмыштан узмыш юк, диелә. Сәлим ханга да тәхет варисы турында уйлар вакыт җитә. Югыйсә шулай бөкшәеп, ыңгырашып ята-ята телдән калуың бар. Зиһенең саф, тәнең таралмаган чакта васыятеңне – тәхетеңне – кайсы угланыңа яисә кайсы оныгыңа калдырырга исәбең? Ярый, элек вәгъдә иткән Гали оныгыңа тәхетең бирә алмадың, ди. Ә нигә, әйтик, Хаҗи угланның кечесенә – Җаббарга атап васыять әйтмәскә? Абасына вәгъдә иттең, энесенә бирдең! Халык та канәгать, үз күңелең дә тыныч булачак. Җаббар оныгыңа бирмәгән хәлдә каладыр ике угланың: йә Хаҗи, йә Илһам. Аллага шөкер, икесе дә үз акылларында, тәүфыйклылар, әдәплеләр, уңга-сулга карап дога кылмыйлар, кыйблаларын беләләр. Икесе дә башкалар кебек өчәр хатынга өйләнмәде, бер белән берәгәйле итеп яшәделәр. Акбикә киленең өлкән угланыңнан киткән икән— анысына үзең гаепле, ханиям.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
04 октября 2022
Дата написания:
1997
Объем:
692 стр. 4 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают