Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3», страница 8

Шрифт:

– Рәхим итегез, олуг хан. Кәрвансарай өе буш, урын җитәрлек.

Илһам хан ат тезгенен сакчысына ташлады да кәрвансарай кунакханәсенә таба китте. Туран меңбаш аңа иярде.

– Әйт әле, меңбаш Туран, чуен коючылар янына ничек кереп була?

– Шайтан манарасы аша гына, олуг хан.

Илһам хан биек манараны күздән кичерде, авыз чите белән генә елмаеп куйды.

– Шунда керергә куркамы халык?

– Курка, олуг хан.

– Ә синең кергәнең бармы?

– Алла сакласын, олуг хан. Минем башыма тай типмәгән.

– Ә чуен коючылар каян йөри?

– Бер Хода беләдер, хан. Мин монда чуен коючыларны түгел, кирмәнне саклыйм, – диде меңбаш Туран.

Илһам ханны илче Яким Күчтем куып җитте.

– Манарага кергән бер кешене шайтан ала, диләр икән бит, хан! – диде ул кабаланыбрак һәм каушабрак. Илченең йөзендә чынлап та курку күреп, Илһам хан аның җилкәсенә кулын куйды.

– Ялган, барысы да ялган. Менә иртәгә без анда икәү керәбез.

– Йа Хода, хан, мин Тимушкамнан башка беркая да кермим. Ат башы хәтле бүләк вәгъдә итсәләр дә.

– Сиңа ат башы хәтле алтын кирәкми, сиңа чуен коючыларның алачыкларын күрү кирәк. Миңа да кирәк ул чуен коючыларны күрү. Абам әмир Хаҗи миннән барысын да яшерә. Мин олуг хан, мин атам түгел, аңа башбаштакланырга бирмәм!

– Олуг хан, – диде меңбаш Туран. – Алай да мин анда сезгә керергә киңәш итмәс идем. Анда кергән кеше кире чыкмый.

– Уйдырма, пәри яшиме әллә анда, шайтан үземе?!

– Кем яшәгәнен бер Хода беләдер, олуг хан, әмма кергән кешенең кире әйләнеп чыкканын күргәнем булмады. Аларның күбесен елга буеннан табып алдык.

Илһам хан күгелҗем-кара төстәге манарага янә күз ташлап алды, төсе белән үк шом салып тора иде манара. Ханның ни турында уйлаганын белгәндәй, илче Яким:

– Биек, төссез, шыксыз, – диде.

– Манараны тергезүче оста Дәүран, шулаймы меңбаш Туран? – диде Илһам хан. – Хәзер ул Казан каласын күтәрә, мәһабәт биналар сала. Манараны ул тергезгәч, аның серен дә беләдер, меңбаш, ә? – дип сорады аңа карамый гына Илһам хан.

– Беләдер, олуг хан. Ләкин оста Дәүранның бирегә килмәвенә шактый инде.

– Аның каравы чуен коючы оста Бәкернең киткәне дә юк, шулаймы? Яшь хатыны белән монда яши, шулаймы? Ул кай тарафта тора инде?

– Кашан каласында, олуг хан. Хатыны да Кашанда яши. Дөрес, монда да өйләре бар. Мин аның тәгаен генә кайда торганын белмим, олуг хан. Серле кеше ул.

– Чуен коючылар янына каян керә?

– Анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әйтәм бит, сер тубалы ул, әле монда, әле анда. Ниндидер бер яван белән әллә ниләр корып яталар шунда.

– Әмир Хаҗи да алар янында булгалыймы?

– Еш була, кайчан көннәр буена югала.

– Иртәгә мин синең белән чуен коючылар янына керермен, меңбаш. Саклык йөзеннән ике җансакчымны, илчене һәм аның Тимушкасын алырбыз.

– Мин анда кермәмдер, олуг хан.

– Нигә?

– Яшисем килә, олуг хан.

– Минем яшисем килмиме?

– Мин алай дип әйтмәдем кебек, олуг хан. Минем яшисем килә, ә анда кергән кешенең кире чыкканы булмады әле.

– Сәбәбе нидә инде, меңбаш Туран?

– Бер Хода беләдер, олуг хан.

– Ярый, меңбаш, алып бар безне кунак өенә. Иртә кичтән хәерлерәк, күз күрер, – диде Илһам хан.

– Мин кызымны күрә алырмынмы икән соң, хан?

– Меңбаш Туран, – диде, бераз кинаяләп, Илһам хан, – Ульдәмирдән килгән илченең кызын күрәсе килә, ә аның кызы оста Бәкердә кияүдә. Иблис аларны да саклыймы, әллә алар да иблискә әверелделәрме?

– Олуг хан, – диде, пышылдабрак, меңбаш Туран. – Кирәкмәс иде алай, көлмәгез, зинһар, шайтанның ишетүе бар. Аннан кычкырып көлгән кешеләр дә биредән югалгалады, мәетләрен дә тапмадык.

– Һы, – диде Илһам хан, чынлап та бераз шомлана калып. – Хәтерем ялгышмаса, Шайтан манарасына атам мәрхүм кергән иде бугай бит. Исән-имин калага әйләнеп кайтты, алай-болай бер дә зарланмаган иде кебек.

– Булды андый хәл, олуг хан. Керде хан. Ләкин ничек котылганын үзе генә белгәндер, берәүгә дә сөйләмәде, сезгә дә әйтмәгән әнә. Мин анда үзем дә булдым, олуг хан, ләкин манарага кермәдем. Атаң мәрхүм, урыны оҗмахта булгыры, бик күп кешенең башына җитте ул көнне, бер гөнаһсыз кешеләрне кылычтан уздырды. Абаң әмир Хаҗи булышмаса, атаңыз манарадан чыга алмаган булыр иде.

– Хан, кабат әйтәм, мин анда Тимушкасыз кермим, тәрем белән ант итәм.

– Тимушкаңны алдан кертербез, илче Якимкә агай, аның артыннан син керерсең.

– Йа Хода, йа Хода, сакла, Ходаем, бахырың, – дип, илче Яким уңлы-суллы чукынырга тотынды. Тимушка аңа көлемсерәп карап тора иде.

16

Илһам хан белем-сабакны кәтиб Хафиздан алды. Чорына күрә белекле кеше буларак, мөгаллиме аңа убырлы карчыкларга, сихерчеләргә, йорт ияләренә, төрле имеш-мимешләргә ышанмагыз, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, дип әйтер иде. Чөнки алар юктыр, дияр иде. Әмма кешенең күз буу сәләтенә мөгаллим үзе дә ышаныр һәм укучыларына да ышанырга кушар иде. Шәкертләрен үзе моңа ышандырды, берничә балага күз буып күрсәтте. Кайсысына алма дип суган ашатты, кайсын дивар буена башын аска куеп бастырды. Соңыннан, бу әкәмәттә катнашкан шәкертләрдән сорашкач, шуны аңлаган иде Илһам хан: мөгаллимнәре ошбу кодрәтне Аллаһы Тәгаләнең үзеннән ала, Мөхәммәд пәйгамбәр кебек. Аның да бит янына еш кына Җәбраил фәрештә килә торган булган һәм Мөхәммәдкә киңәш-сабаклар биргән, хәтта укырга өйрәткән, диләр. Кыскасы, күз бууның ни икәнен бераз чамалый иде Илһам хан, ә менә Шайтан манарасына кергән бер кешенең югалуы, аның мәетен елга буеннан табып алулары искитмәле хәл иде. Бу – зур яманлык, моны Аллаһы Тәгалә әмере белән эшләмиләр, мөмкин хәл түгел дигән фикергә килде һәм тәвәккәлләде, манарага үзе керергә булды. Кичә әле ул, бу хакта сөйләнсә дә, икеләнебрәк калган иде, бүген исә тәмам күңелен ныгытты – керәчәк!

Илһам хан үзе белән кәтиб Хафизны алмавына үкенеп куйды. Мөгаллиме бер-бер киңәш биргән булыр иде. Ә монда берүзенә тәвәккәлләргә туры киләчәк. Хәзер инде чигенү юк, булмастыр. Мәрхүм әтисе әйтмешли, хан сүзе – аткан уктыр! Ул Шайтан манарасына керәчәк!

Иртән, кояш чыгар-чыкмастан уянгач, Илһам хан, баш астына кулын куеп, шул турыда уйланып ятты. Йокысының рәте-җае булмады, әллә ниткән яман төшләр күрде, әле манарадан очып суга төште, әле су өстеннән очып барды. Һәм шуңа шатланып бетә алмады – оча ала икән бит ул!

Ләкин, уянып киткәч, моның бары тик төштә булуына бер мәлгә ачыргаланып ятты. Чынлап та, нигә оча алмый икән адәм баласы, әйтик, очар кошлар кебек, теләгән җиренә күтәрелеп очып китсә? Адәм баласын күтәрә алырдай канатлар ясасаң?..

Әмма болар барысы да тормышка ашмас әкияти хыял гына иде. Тиздән аны уятырга керерләр. Кунак өен караучы кызлар комган-тас кертеп юындырырлар, аш-су кертерләр һәм, ашап-эчкәч, ул туры Шайтан манарасына юнәлер. Кайда ул чуен коючылар, җир астындамы, манара артындагы бер-бер алачыктамы? Берәү дә белми иде.

Илһам хан торды, шул мәлдә үк бүлмәгә комган-тас тоткан, иңе аша сөлге ташлаган хезмәтче кыз керде.

– Хәерле иртә, олуг хан! – диде ул, тыйнак кына елмаеп, баш игәндәй, әллә ничек чүгеп куйгандай итте.

– Хәерле булсын, гүзәлкәй! – диде Илһам хан һәм җиңен сызганып, юынып алды, кыз иңендәге чигүле сөлгегә битен-кулын сөртте.

– Күптән биредәме?

– Ике ел була инде, олуг хан.

– Хезмәтең зарыктырмадымы соң?

– Юк, олуг хан. Тагын бер елдан мине әмир Хаҗи чуен коючыларына кияүгә бирәчәк. Әмир Хаҗи чуен коючыларына һәрберсенә өй салдыра. Өйләнгәч.

– Яраткан кешең дә бармы, егетең, дим?

– Бар, олуг хан. Аты – Батталдыр.

– Ул синең яныңа ничек килеп йөри соң?

– Белмим. Ләкин атнага бер булса да килә. Күрешәбез.

– Чуен коючылар янына кергәнең юкмы соң?

– Ходаем, олуг хан, мөмкинме? Анда берәүнең дә кергәне булмады. Шайтан манарасы аша кергәннәрне елга буеннан табып алдылар, калган юлын бер Алла беләдер.

– Ярый-ярый, рәхмәт сиңа, – диде Илһам хан, кызның иңенә сөлгесен куйды да киенә башлады.

Кыскасы, уйланырлык иде Илһам ханга. Сәер, оста Бәкер каян кереп-чыгып йөри чуен коючылар янына? Ихлас кыланамыдыр, меңбаш Туран белми, бу хезмәтче кыз да әллә ни әйтә алмады. Ләкин ни генә булмасын, чуен коючылар янына керү юлы булырга тиеш. Манара аша булса – манара аша, болай булса – болай. Илһам хан белә иде: Шайтан манарасын Кубрат хан угланнары салдыра, үзе салдырган дип сөйләүчеләр дә бар. Кайчандыр бабалары салган бу хәрабә калага Ибраһим хан да игътибар итә. Бирегә килә, көнозын әйләнә-тулгана йөри, җимерек кәрвансарайны күрә һәм торгызырга дигән нияткә килә. Ни өчен? Ибраһим хан шуны белә: борынгы бабалары монда бакыр кайнатканнар. Ибраһим хан кирмәннең диварларын торгыздыра, кәрвансарайны тергезә, әмма манарага чират җитми, вафат була. Сәлим хан атасының бу эше белән бөтенләй кызыксынмый, җимереклектән тергезелә башлаган каланы әмир Хаҗи угланына бирә. Манараны һәм асма күпер белән капкаларны әмир Хаҗи яңадан төзәттерә, каладан оста Дәүранны китертеп, ел буена шунда эшләтә. Оста кул астына меңләгән ташчы бирә. Ниһаять, әмир Хаҗи бакыр кайната башлый, ул да түгел, яван остасы ярдәме белән дип сөйлиләр, чуен коярга була. Әмма баштарак зур нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Тимерче оста малае Бәкер тотынгач, эшләре алга китә. Әмир Хаҗи аңа бөтен шартларны булдыра, алачыкларны кеше күзеннән яшерә, кирмәнгә берәүне дә кертми, сакка алай белән меңбашын куя. Эрү ташны Урал якларыннан китерәләр, ә чуенны монда коялар. Эрү таш ташуда меңнәрчә кеше эшли. Кыскасы, әмир Хаҗиның бу эше тора-бара сер тубалына әверелә. Моны Сәлим хан белергә тели, әмма бернәрсә дә килеп чыкмый. Әмир Хаҗиның моңа ачуы килә, һәм ул манараны, кирмән диварларын янә күтәрттерә, күренгән-багылган бар нәрсәне кеше күзеннән яшерә. Җир астыннан яшерен юллар салдыра, юлларны салган кешеләргә, бик күп акча биреп, илдән китәргә тәкъдим итә. Китмәгәннәрен бер атнадан юк итәләр. Осталардан һәм ташчылардан бары тик ике кеше исән кала: оста Дәүран һәм яван Драгил. Тагын кемнәрдер калдырыла, әмма аларны берәүнең дә күргәне юктыр.

Илһам хан өчен серне белүче бердәнбер кеше – оста Дәүран. Ахыр чиктә ул аны бирегә тотып китерер һәм төн юлларын күрсәтергә мәҗбүр итәр. Җир асты юлларын, манараны серләп эшләгән өчен әмир Хаҗи абасы оста Дәүранга ирек бирә, коллыктан азат итә. Атасына бу ошамый, Казанга яу чаба диярлек, әмма һични кыра алмый, кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Инде менә яңа хан Шайтан каласының серен белергә кереште. Һәм ул аны белер!

Оста Дәүран Назлыгөлгә өйләнгән. Кол кеше хан кызына?! Шаккатмалы хәл. Кем өйләндерә? Абасы әмир Хаҗи. Менә кем өйләндерә колчура останы сеңелләре Назлыгөлгә! Акылдан язмалы хәл! Ничек элегрәк моңа игътибар итмәде Илһам хан?! Әмир Хаҗи оста Дәүранга Шайтан каласын тергезергә керешкәнче үк Назлыгөлне вәгъдә иткәндер, мөгаен. Һәм сүзендә тора, сеңелләре Назлыгөл әнә оста Дәүран куенында.

Илһам хан кәтиб Хафиз кулындагы Болгар тарихын бер тапкыр гына укымады, тик анда бу хәлләр язылмаган иде. Хак, Казан кальгасын ныгыту мәсьәләсен атасы кузгата, хәтта ташчылар, акча бирә. Соңыннан әмир Хаҗи барысын да үзлекли. Башкаласын Кашаннан Казанга күчерә, ханныкыннан да уздырып сарай салдыра, мөстәкыйльлеккә йөз тота, күп нәрсәдә атасына буйсынмый башлый. Сәлим хан аяк терәп каршы торган өлкән угланы әмир Хаҗины канат астына җыймакчы була, әмма углан атасына баш бирми.

Әмир Хаҗины күп кенә кешеләр шайтанның үзе белән тиңлиләр. Әлегәчә Илһам хан моңа ышанмыйча көлеп кенә йөргән иде. Тәхеткә үзе утыргач исә бөтенләй башкача уйлый башлады. Шайтан! Нинди шайтан?! Булган хәлдә нигә аны берәүнең дә күргәне юк?..

Ашарга-эчәргә керттеләр, Илһам хан ашыкмый гына, уйлана-уйлана ашады, аннары, авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, киенә башлады. Шулчак ишек шакыдылар.

– Кереңез! – диде хан.

Меңбаш Туран керде, ишек катында туктады, сәлам юллады да тынып калды. Меңбаш дәү гәүдәле, кирәкмәгән зур куллы иде. Сакалы очлаеп килгән, кашлары киң, кушылып тора, яшел күзләрендә кинаяле елмаю сыман чалым иде.

– Олуг хан, чынлап та Шайтан манарасына керергә исәп тотасызмы?

Шушындый эре гәүдәле, көрәк хәтле куллы, бер сукса үгезне егардай кешенең курка калып, кичә сөйләшкән һәм ниятләгән уйны шиккә калдыруы ким куйганда көлке иде, әмма Илһам хан көлмәде, елмаеп кына куйды.

– Исәп тоту гына түгел, анда керәчәкмен, меңбаш. Әйт әле, синең чынлап та Шайтан манарасына кергәнең юкмы?

– Ипи тотсам, ышанмассыз инде, олуг хан, – дип, тәгаен уңайсызлана калды меңбаш Туран.

– Исемеңә карасаң, син чын төрки халкы баһадиры, куркусыздыр сыман.

– Әйе, төрки халыкның баһадирымын, олуг хан. Һичнидән курыкмыйм.

– Шайтанның үзеннән дәме?

– Шайтанның үзеннән дә, олуг хан. Чөнки ул юк. Ә менә манарага кергән бер кешене елга буеннан табып алабыз. Менә нәрсә мине аптырашка калдыра.

– Чуен коючылар янына әмир Хаҗи каян керә соң?

– Менә анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әмир Хаҗи үзе сер тубалы. Ләкин әмир гаҗәеп гадел кешедер, олуг хан, һичкайчан кешене нахакка рәнҗетмәс, кычкырып сөйләшмәс, ясак-салымны уннан бер өлештән ары җыймас. Халык әмирдән канәгать, мин аның меңбашы, тугры кешегә тугры хезмәт итәсем килә.

– Манарага кергәч, әмир Хаҗи әфсен укый, диләр. Шуннан, имеш, ниндидер ишекләр ачыла, әкәмәтләр күренә.

– Белмим, олуг хан. Кеше ни сөйләмәс, кеше сүзе кешене үтерер, ди халык. Мин сезгә белгәнем, күргәнемне сөйлим. Әмир Хаҗи беркайчан да безнең алда манарага кермәде, олуг хан. Чуен коючылар янына керергә, бәлкем, бер-бер аеры төн юлы бардыр. Ләкин мин биредә ничәмә ел меңбаш булып торам инде, нә чуен коючыларны, нә төн юлларын күргәнем булмады. Дөрес, манарага Бачман баһадир белән Акбикә керделәр, әмма алар…

– Нәрсә алар?

– Бикә кире чыкты, Бачман баһадир исә елга буеннан кайтып төште. Шуны гына беләм. Баһадир, адаштым, әллә кая барып чыкканмын, диде. Өс-башы юеш иде, иллә мин сорарга кыймадым.

– Меңбаш Туран, оста Бәкерне монда чакырып алып буламы?

– Ул миңа гелән буйсынмый, олуг хан. Оста Бәкер нинди юлдан чуен коючылар янына керәдер, бер Хода үзе белсә белер. Ул безгә сирәк күренә. Каян керәдер, каян чыгадыр, Алла белсен.

– Оста Бәкер миңа да буйсынмасмы?

– Шөһрәтлем, мөмкин хәлме? Ләкин аны каян тапмак кирәк? Аның үз дөньясы, безнең үзебезнеке дигәндәй.

– Меңбаш, – диде Илһам хан, чыга башлап, – син бүгеннән меңбаш түгел, баһадир. Мин сине баһадир итәм. Синең карамакта олуг ханның кирмәне дип уйла, бөтен чуен коючылар, оста Бәкер дә, биредәге һәммә нәрсә…

– Булмастыр ул, олуг хан. Зинһар, кычкырып сөйләшмәгез. Әйтәм бит, шайтанның ишетүе бар.

Илһам хан чак кына көлеп җибәрмәде, ул янә ошбу кешенең куркуына гаҗәпләнгән иде, әмма дәшми калуны кулайрак күрде.

17

Илһам хан Чулман елгасы буйлап атын акрын гына юырттырып бара. Манарага кергәч булган хәлгә ышанды да ул, ышанмады да. Бер уйлаганда таң калмалы иде.

Алар манарага дүртәү керделәр. Үзе белән ул Туран меңбашны да алырга булды. Җансакчыларын ияртмәде. Янә илче Якимне һәм аның сакчысы Тимушканы алды.

Кояш күтәрелгәч кенә манара ишеге янына килделәр. Илһам хан калын имәннән ясалган, тимер тасмалар белән ныгытылган ишекне Тимушкадан ачтырды да, кулына утлы кисәү алып, алдан атлады. Аңа меңбашы Туран иярде, аннары Тимушка, аның артыннан илче Яким Күчтем. Яким Күчтем, бусаганы атлап кергәндә, бертуктаусыз авыз эченнән генә дога укыды, уңлы-суллы чукынды. Акрын гына беренче катка күтәрелделәр. Караланып-күгәреп беткән диварлар, баскычлар калын тузан белән капланган. Күренеп тора, моннан күптән йөрмәгәннәр. Утны күрүгә, мәче башлы ябалак очып китте, ярканатлар чинаша башлады. Кошларның берсе кисәү агачына килеп бәрелде: Илһам хан кисәү агачын меңбаш Туранга бирде, аны алдан җибәрде.

– Әйдә-әйдә, кыюрак, – диде хан, аның артыннан төшеп. – Күрдеңме инде, бернинди дә шайтан юк.

– Хан, – диде Яким Күчтем, – сабыр ит әле, сабыр ит. Мин ары таба менмим.

Илһам хан туктады, әйләнеп карады. Яким Күчтемнең кулындагы шәм калтырый, менә-менә төшеп китәр сыман.

– Тимуша, ал ияң кулындагы шәмне, – диде Илһам хан.

Шунда «А-а-а!» дигән тавыш ишетелде һәм кинәт барысы да тынып калды. Күкрәкне тишеп чыгардай булып йөрәк тибә, колак чыңлый иде.

– Меңбаш Туран, меңбаш Туран! – дип кычкырды Илһам хан һәм шундук алар өстенә ком-таш коела башлады.

– Тимуша, әйдә алдан, – диде Илһам хан.

Илченең җансакчысы карусыз гына алга атлады, ул өч-дүрт баскыч күтәрелгәч кенә, Илһам хан белән илче Яким кузгалдылар. Илче Илһам ханның җиңенә ябышты.

– Ары таба бармыйкмы әллә, хан?

Илһам хан туктады, акрын гына өченче катка күтәрелә башлаган Тимушкага карап торды.

– Бу ни инде тагын? – диде ул, үз-үзенә сорау биргәндәй. – Меңбаш кая булды?

– Тимуша, ни бар анда, әллә соң төшәсеңме?! – диде Яким Күчтем. Ләкин ул соңгы сүзен әйтеп сулыш алырга да өлгермәде янә: «А-а-а!» дигән тавыш колак пәрдәсен ярып керде һәм янә тирә-юнь тынып калды. Яким Күчтем ашыга-кабалана түбән төшә башлады, теләр-теләмәс кенә, Илһам хан да аңа иярде. Искитмәле хәл иде, меңбаш та, сакчы егет тә юкка чыктылар. Гүя җир йотты үзләрен. Ләкин җир аста, алар манарага менәләр иде бит.

Тышка чыгып, ишекне япкач кына, Яким Күчтем кара ташка тезләнде дә янә чукынып алды.

– Кызым да кирәкми, хан, чуен коючыларың да үзеңә булсын, Тимушка кадәр Тимушканы юк иткәч, мин ни аларга, җитмәсә, динем, илем башка. Китик моннан, хан, Алла хакы өчен!

– Тор, Якимкә агай, тор! Әйдә, китәбез!

Капка янына җиткәч тә, Илһам хан йөзбаш Чупайны дәшәргә кушты, сакчылары йөзбаш артыннан чаптылар. Илһам хан исә капка янындагы баганага сөялде дә манарага карап тора башлады.

Нинди хәл инде бу! Әзмәвердәй гәүдәле ике кеше күз алдында юкка чыксын әле…

– Инде нишлибез, хан? – диде Яким Күчтем.

– Нишлибез, китәбез, – диде Илһам хан, гасабилана төшеп. Бу карт аның ачуын китерә башлаган иде.

Ул арада йөзбаш Чупай килеп җитте.

– Мин сезне тыңлыйм, шөһрәтлем.

– Син шушы минутта йөзбаш түгел, меңбаш! Әйе, меңбаш Чупай. Мин сиңа, меңбаш Чупай… Хәер, сабыр итеп торыйк әле, Якимкә агай, шулай бит.

Илһам хан атына атланды, тезгенен тартканда янә манара ягына күз ташлады. Ул бернәрсәгә ачык төшенде: моннан китәргә кирәк. Кемдер күзәтә, алар күзәтү астында. Ул моннан киткән булыр, аннары… Юк, меңбашны үзе белән алып китәр, кирмәндә үз гаскәрен калдырыр. Берәүне дә кертмәсеннәр дә, чыгармасыннар да. Ләкин моны бүген түгел, иртәгә эшләр ул. Әллә соң бүген үкме?.. Иртәгә соң булып куюы бар.

– Меңбаш Чупай, азатларыңа атларына атланырга боер, коралланган килеш капка янына җыелсыннар.

Меңбаш Чупай, кычкыра-кычкыра, азатларын җыя башлады. Хан Яким Күчтемнең атка атланганын көтеп торды да:

– Мин гаскәремне бирегә кертеп калдырырга булдым, илче. Ә әмир Хаҗи азатларын үзем белән алып китәм.

Илче Яким барысын да аңлады, тик әмир Хаҗи азатларының ханга карусыз буйсынуларына бераз гаҗәпләнә дә иде бугай. Аңа һаман да әле кем дә булса аларның кылган хәлләрен күзәтеп торадыр кебек. Ханның бу әмере көтелмәгән афәт китереп чыгарыр дип куркуы иде. Ләкин ханның коры вә җитез әмер бирүен күреп тынычлана төште, алай да капкадан чыкканда Тимушасын эчтән генә телгә алып, чукынып куюны бик тә кирәк тапты. Аллаһы Тәгаләнең сакланганны саклармын, дигәнне истә тотып, кылычын да кул тирәсенәрәк китерде. Олы кеше буларак инде әллә ни кыра алмаса да, заманында кылыч белән ару гына селтәнә иде ул. Хәзер дә агач бүкәне кебек үз-үзен күрәләтә үтертмәячәк иде.

Капкадан чыга башлаганда, Чупай ханнан:

– Олуг хан, меңбаш Туран кая соң? – дип сорады.

– Аны шайтан алып калды, – диде Илһам хан һәм атын юырттырып алга китте.

Меңбаш Чупай: – Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ! – дия-дия, хан артыннан чапты.

Елга буенда калдырган азатларына җиткәч, Илһам хан атыннан төште һәм ышанычлы Актай меңбашны бер читкә чакырып алды. Ул аңа бик озак нидер аңлатты, үгетләде, боерды хәтта, соңра теге ияк кагып килешкәч кенә кире әйләнеп килделәр.

– Чупай меңбаш монда калыр, ә кирмәнне сакларга мин гаскәре белән меңбаш Актайны җибәрәм, – диде Илһам хан һәм Яким Күчтемгә: – Илче каршы түгелдер бит? – дип, киная уйнатып алды.

Меңбаш Актай гаскәренә кузгалырга дип боерды, һәм алар кирмәнгә таба киттеләр. Илһам хан җиңел сулап куйды. Кирмәнгә кереп урнашуга, меңбаш аңа чапкын җибәрәчәк, барысы да җай гына бетсә, кан коюсыз гына Шайтан каласын кулына төшерәчәк. Туран вә илченең Тимушкасын исәпләмәгәндә, Ульдәмир кенәзлегендә андыйлар табылыр. Шайтан каласы аның кулына ансат биреләчәк. Ул бүген биредән китмәс, төнлә белән кала тирәсендә йөрер, елга буена да төшәр. Югалган кешеләрне бит елга буеннан табып алалар. «Димәк, – дип уйлады Илһам хан, – елга буена каяндыр җир асты юлы төшә. Ул аны табар. Табар да Шайтан каласының серен ачар».

– Хәзер нә кылырга исәбегез инде, олуг хан? – диде меңбаш Чупай.

– Менә шунда кунарбыз, меңбаш. Син минем меңбашым, кул астында йөздән артык азат, ханыңны сакларсың. Башкалага кайткач, сиңа тагын азатлар беркетермен.

– Баш өсте!

– Бар, җансакчыларым белән таныш, – диде Илһам хан, ә үзе елга ярына утырып уйга калган урыс илчесе янына килде, аның кебек үк аякларын сузып, яшел чирәмгә утырды.

– Нәрсә уйга калдың, Якимкә агай?

– Уйланмаслыкмы, хан? Мондый әкәмәтне күргәнем юк иде әле. Манарага дүртәү кердек, икебез чыктык, икебез анда калды. Исәннәрме ул бахырлар, юкмы? Исән булмаган хәлдә, нинди хикмәтле манара ул?! Билләһи дип әйтәм, үзем кереп карамасам, үз күзем белән күрмәсәм, кем сөйләсә дә ышанмас идем. Минем көпә-көндез шайтан алган кешене күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Китик моннан тизрәк, хан!

– Юк, илче, без бүген монда кунабыз. Мин бу хикмәтле могҗизаның серен белеп китәргә тиешмен. Караңгы төшү белән манара янына барам, яр астына төшеп торам. Тимушка белән меңбаш Туранның югалуына ышанмыйм мин. Йә алар алдан сөйләшеп бездән качтылар, йә…

– Нәстә йә, хан, нәстә йә?

– Йә чынлап та шайтан кулына эләктеләр. Ләкин нинди шайтан ул, ике аяклы, ике куллымы? Ике аяклы, ике куллы бер адәм баласы икән, мин аны тотармын.

Яким Күчтем чукынып алды.

– Куй, куй, хан. Яши икән, яши бирсен. Шайтан икән, син аны тота алмассың. Йа Хода, шайтан күзгә күренә башласа, ахырзаман җитәр, диләр. Ахырзаман да якынлаша микәнни?..

– Шайтан юк ул, илче. Күрүче булганмы соң аны? Юк! Шулай булгач, хәйлә бу, бары тик хәйлә! Чуенны бит шайтан коя димәделәр, адәм балалары коя. Шайтаны да адәм баласыдыр. Иллә мәгәр ул кем? Кем шулай куркыта халыкны?.. Кирмән әмир Хаҗиныкы иде, бүгеннән ул минеке булыр.

– Әмир Хаҗи кирмәнгә алаеңны кертүне белми калды, югыйсә күренер иде. Димәк, ул шайтан дигәне абаң була алмый.

– Белмим, илче, әлегә белмим, ләкин аны ачыклармын. Миңа калса, бернинди дә шайтан юк. Шуны гына беләм: Болгар ханнары борын заманнан ук Шайтан каласына чит халыкны кертмәгәннәр, шул заманнан ук бу кала сер булып калган. Хәтта ул серне мин дә белмим. Тик элек-электән илнең төньягына сәфәр кылырга ният иткән сәүдәгәрләрнең Шайтан каласы тирәсендә суга батып үлүләре билгеле. Аларны да: «Шайтан алган», – дигәннәр.

– Китик моннан, хан, Ходай хакы өчен.

– Киявеңне дә күрәсең килмиме, Якимкә агай? Кем белә, бәлки, шайтан дигәне синең киявеңдер?

– Йа Хода, авызыңнан җил алсын, тәүбә, диген, хан. Мөмкин хәлме? Кызым да үз акылында иде, мин аны камил акыллы килеш тимерче оста Әхмәткә китереп бирдем, – диде илче һәм тиз-тиз чукынып алды.

– Ә шулай да мин анда барырмын, илче. Яр астына да төшәрмен.

– Берничә азатыңны да ал, хан.

Бавырчылар ашарга дәштеләр. Илһам хан белән илче Яким, елга буена төшеп, кул-битләрен юып менделәр дә ашарга утырдылар.

Күп тә үтми, караңгы төште, Илһам хан меңбаш Чупайны чакырып алды.

– Минем белән барасыңмы, меңбаш?

– Барам, олуг хан, – диде тәвәккәл төстә Чупай.

Илһам хан аңа атларны китерергә кушты, үзе коралларын барлады. Ике ягына ике хәнҗәр такты, кылычын җайлабрак куйды. Атлар килгәч тә, илче Яким тагын хан янына барды:

– Бәлкем, йөрмәссең, хан? – диде.

– Күп сөйләшмә, илче. Хан ике сөйләми.

– Догаң укы, Аллага тапшыр, – дип калды чын-чынлап үзе өчен дә, хан өчен дә курка калган илче Яким.

Ләкин Илһам хан аңа җавап биреп тормады, сикереп атына атланды да кузгатмас борын тыпырдарга тотынган айгырга ирек бирде.

Тынгысыз айгыр туп-туры кирмәнгә таба чапты. Караңгы төшеп өлгергәнгә, меңбаш Чупай күренми, атының тояк тавышы гына ишетелә иде. Кирмән капкасына җитмәстән манара ягына борылдылар. Аны меңбаш Чупай да куып җитте. Алар манараның кирмән дивары белән кушылган кырыннан уздылар да атларыннан төштеләр. Йөз адымнан куе урман башлана иде, шул яктан аю үкергәне ишетелеп калды. Атлар колакларын тырпайттылар, аннары, без дә монда бар бит әле дигәндәй, пошкырып куйдылар. Илһам хан ишарә белән генә меңбашка атланырга кушты, һәм алар елга буена ук төшеп киттеләр.

Яр кырыенда үскән агачлар ягыннан байгыш кычкырган тавыш ишетелә. Караңгы, ай да калыкмаган. Су янында гына ниләрдер төсмерләнгән сыман. Меңбаш Чупай ялгышмаса, манарага кереп югалган кешеләрнең мәетләрен чама белән шушы тирәләрдән табып алалар икән. Кем суга ташлый аларны? Кайсы тарафтан китерә?.. Илһам хан чамалый, монда бернинди дә шайтан юк, манарага кергән кешеләрне адәм баласы үтерә. Нигә? Билгеле, чуен кою серен саклыйлар. Ә чуенны коючы оста Бәкер белән яван Драгил әмир Хаҗига хезмәт итәләр…

Илһам хан су кырыендагы ташка утырды. Елга тын гына ага, балыклар чума, ярга елышып үскән агачлар арасында тынып-тынып һаман шул бер байгыш кычкыра, гүя ул кемгәдер зарлана яисә кемнедер дәшә сыман. Юк, сагышлана, моңлана бугай.

Олуг хан булып тәхеткә утыргач та, кәтиб Хафиз аңа: «Халык язмышы ул – язылмаган ак кәгазь, йортыңда ни кылсаң, илеңдә шул булыр», – дигән иде. Ул вакытта кәтибнең сүзләрен колак яныннан гына уздырса да, хәзер нигәдер нәкъ менә ул сүзләр хәтерендә яңарып китте. Нигә килде ул монда? Аның йортымы Шайтан каласы? Каланы аңа атасы бирмәде, ул өлкән углан әмир Хаҗига бирелгән. Әмма олуг хан буларак әмир абасы аңа күпмедер салым түләргә тиеш. Ә ул түләми, яңа кала-кирмәнне салам, дип аклана. Теге вакытта алар дошманлашып аерылыштылар. Чөнки ул абасына: «Шайтан каласын миңа бирерсең», – дип әйтте. Шуннан соң бер тапкыр да күрешмәделәр, бер тапкыр да хат алышмадылар. Әйтерсең лә әмир Хаҗи өчен олуг хан юк иде. Тәхеткә ул утырып, Илһам шулай кыланган булса, нә кылыр иде икән абасы?..

Чаптырып килгән атның аяк тавышы ишетелде. Илһам хан сикереп урыныннан купты, кылычына кулын салды. Ат өстендәге азат яр астына чабып төште, нигәдер янәдән кире борылды. Туктады. Бертын күзәтте, тыңлады. Күзләре караңгыга өйрәнгән Илһам хан йөрәк кагуын колак янында тоеп, көтеп торды.

– Олуг хан, – дип, тыенкы гына дәште, ниһаять, азат. Ул аны тавышыннан таныды, җансакчысы Күгеш иде.

– Ни булды, Күгеш?

– Олуг хан, олуг хан, илче Якимне урладылар.

Илһам хан сикереп атына атланды, аны камчылый-камчылый, ыстан туктаган җиргә чапты. Ул анда җиткәндә, ясавыл азатлар, кисәү агачлары кабызып, арлы-бирле чабышалар иде инде. Илһам хан чабып килгән җайдан диярлек атыннан сикереп төште, ясавыл азатлар арасында илче Якимне күреп җиңел сулап куйды, ыра-ера аның янына узды.

– Исән! – диде ул, Яким Күчтемне тоткалап карап.

– Исән, Аллага шөкер, хан, исән! – диде илче.

– Без аны көчкә алып калдык, – диде унбаш Садыйк. – Куып җитеп алып калдык.

– Кем куып җитте, кем алып калды?

– Меңбаш Чупай, – диде азатларның берсе.

– Ходай бар икән әле, хан, – диде илче Яким. – Бар икән әле.

– Кем алып китте соң, кая идең? – дип сорады Илһам хан.

– Кая идем, яр кырында ятып тора идем.

– Шуннан?

Илче Яким чукынып алды, кисәвен бик якын китергән азатны этебрәк җибәрде.

– Чукынырга да бирмиләр… Йокыга китеп бара идем, кемдер күтәреп алган кебек итте. Җиңел генә күтәрә бу мине, әйтерсең нәни бала мин. Башта, бәрәкалла, төшемдә дип торам. Рәхәт шулай, күтәреп алып баралар. Кемдер манарага алып менә, имеш. Шуннан кинәт уянып киттем. Мине күтәреп баручы мышный, нык мышный. Тәмам өнсез калдым. Кычкырырга итәм, тавышым чыкмый. Алай да Аллаһы Тәгалә кодрәт бирде, кинәт тамагым ачылып китте: разбой салдым. Мин разбой салганга, азатларың уянды, безне куа киттеләр. Чәбәләнә башладым. Азатлар якынайды. Кемдер килеп җитте дә тегене бәреп екты. Теге «аһ!» итте дә юкка чыкты, әйтерсең җир упты үзен. Баксам, янәшәмдә меңбаш Чупай басып тора.

– Әйе, мин аны кайтарып җибәргән идем.

– Ай калкып килә иде инде, күренмәслек түгел. Таныдым мин аны, меңбаш Чупай. Ә теге гүя күккә ашты.

Илһам хан илчене ары таба тыңламады, ат иярен салдырды да:

– Барыгызга да йокларга, ыстан тирәли өч саф сак куярга, – дип китеп барды.

Яким Күчтем аның янына килеп ятты, бик озак дәшми торгач кына:

– Хикмәтле хәл, олуг хан. Ул адәм минем Тимушкама охшаган. Ул да шулай мышный иде, бичара, – диде.

Илһам хан җавап бирмәде. Ул уйланды. Бик озак йолдызлар белән чуарланган күккә, урак хәтле генә булып күк йөзендә йөзгән айга карап ятты. Алар тирәли сакчы азатлар йөренә. Олуг ханнарын һәм кенәз илчесен саклыйлар. Кемнән?.. Шаккатмалы хәл иде. Шулай ук чынлап та ул шайтан дигәннәре бар микәнни?..

Бары тик таң атар алдыннан гына Илһам хан онытылып йокыга китә алды. Илче Яким әллә кайчан гырылдый-гырылдый, саташа-саташа йоклый иде. Дога укып ятты-ятты да Алласы саклар әле дип тынычланды булса кирәк. Йокыга талу белән, ханның күз алдына Мәрьяме килде, каядыр бара, угланнары Габдулланы җитәкләгән. Илһам хан аңа нидер әйтергә тели, әмма авызын ачса да, ни сәбәпледер тавышы чыкмый, имеш. Хатыны Мәрьям каядыр юкка чыга, аның урынына әзмәвердәй гәүдәле шыксыз вә ямьсез, бөтен тәнен йон баскан, аяклары тояклы, маймыл йөзле, озын бармаклы куллы бер әкәмәт пәйда була. Ул әкрен генә Илһамга таба килә. Илһам хан кычкырмакчы була, әмма тавышы чыкмый…

Илһам хан быргы кычкыртканга тирләп-пешеп уянып китте. Күзен ачты да, яңадан йомарга куркып, берара булган мәхшәрне күз алдыннан җибәрә алмый торды. Ярый әле, ул әкәмәт төштә генә күренде, югыйсә йөрәгең ярылып үләр идең.

Илһам хан торып утырды, ияргә ятып каерылган муенын боргалады. Азатлар учак асканнар, аш әзерлиләр, беришесе елга буеннан юынып менәләр, кайберләре, яр өстенә намазлыкларын җәеп, намаз укыйлар. Илһам хан үрелеп кенә илче Якимне уятты.

– Тор инде, илче, тор!

Ниһаять, илче Яким дә күзен ачты, торып утырды да кояшка күз төшереп, чукынып куйды.

– Әйдә, юынып менәбез, Якимкә агай.

– Ярый торган эш, – диде илче, торды, каткан сөякләрен язгалады. Җансакчысы аларга сөлгеләр китереп бирде. Юынып менеп килгәндә, кала яклап чабып килүче берәү күренде.

– Нидер булган, кычкыра, – диде илче Яким.

Чапкын килеп җитте, сикереп атыннан төште, бер тезенә тезләнде.

– Олуг хан, яр буенда меңбаш Туранның мәетен таптылар.

Илһам ханга атын китерделәр, ул сикереп атланды да, артына әйләнеп тә карамый, яр буена чапты, үткән кичтәге сөзәклек аша су буена төште. Азат дөрес әйткән: иртәнге салкынча җилгә дулкынланып торган елга читендә чалкан килеш меңбаш Туран мәете ята иде. Ул арада хан янына Яким Күчтем килеп җитте һәм ярты сыны ташлыкта яткан Туран гәүдәсен күрде дә чукынып алды. Як-ягына күз ташлагач кына:

Бесплатный фрагмент закончился.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
04 октября 2022
Дата написания:
1997
Объем:
692 стр. 4 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают