Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3», страница 3

Шрифт:

Сәлим хан сөрәнчеләре бертуктаусыз кычкырып торалар: «Болгар ханы бары тик энесе Мөхәммәтгалим бәк белән генә орышырга тели. Бәкне ташлап киткән азатмы, унбашмы, йөзбашмы – аңа ирек биреләчәк!» Шулай кычкыра торгач, Янтак ханның азатлары, ук-коралларын ташлап, әсир төшә башлыйлар. Янтак хан исә иң батыр азатлары белән камауны ерып качып китә. Тубыкбай баһадир азатлары аларны куа бара. Янтак хан киткәч, ике йөз азаты белән генә калган Мөхәммәтгалим бәк тә тулгананы ерып качарга омтыла. Әмма өлгерә алмый. Хан сөрәнчеләренең: «Бөек Болгар ханы Сәлим энесе белән орышырга тели. Кем җиңә, шул тәхеткә утырыр!» – дип кычкыруы, ниһаять, Мөхәммәтгалимгә дә барып ирешә. Азатларның күбесе, сөекле бәкләрен ташлап, хан ягына күчәләр. Бу хәлгә җан ачуы чыккан Мөхәммәтгалим бәк агасы ягына күчә башлаган азатларын укка ала. Әмма шунда ук аның ягына да уклар ява башлый. Мөхәммәтгалим бәк абасы белән орышырга ризалык бирергә мәҗбүр була. Көчле ягына авышырга өйрәнгән далаазатлары өер-өер Сәлим хан ягынакүченәләр. Мөхәммәтгалим янында җансакчылары гына кала. Мөхәммәтгалим бәк, ниһаять, нинди корал белән орышабыз, дип оран сала.

Сәлим хан сөңге сайлый.

Ул арада хан мәргәннәре Мөхәммәтгалимнең җансакчыларын аерып алалар. Ук очар арада, күзгә-күз каранып дияргә була, абасы белән энесе генә кала.

Сәлим хан үлемнән курыкмады. Белә иде, энесе Мөхәммәтгалим җиңгән хәлдә дә барыбер тәхеткә утыра алмас, аңа угланы әмир Илһам каршы төшәр, чөнки гаскәр аның кулында. Угланына ул хакта сөйләргә теләсә дә, Сәлим хан әйтми торырга ниятләде, чөнки ахыры шулай буласына иманы камил иде. Аннары батырга батыр чыкканда, сөңге сайлавының да хикмәте бар. Сәлим хан яшьтән үк сөңгене төз атты, шул ук вакытта кылычта да оста алышты. Ахыр чиктә барысы да Алла кулында иде. Әмма ханга бер нәрсә ачык: ул исән чакта Мөхәммәтгалим Болгар тәхетенә утырмаячак.

Мөхәммәтгалим бәкнең аты, җансакчыларын бүлеп алгач, ямансулап кешнәде. Бер көтүдә үскән, бер болында утлаган ишләреннән аерылуын сизүе идеме хайванның, бер Хода белә. Атының ямансулап кешнәвеннән Мөхәммәтгалимнең ачуы гына кайнады. Ул атына каты итеп сукты да абасына таба кузгалды.

Бер анадан тумасалар да, алар бертуганнар иде. Туган туганга кул күтәрү зур гөнаһтыр, әмма мөселман дөньясында да тәхет өчен булган бәхәсләрдә туган туганга каршы чыгу гадәткә әверелеп бара иде инде. Хәер, моның яман мисалын әүвәл башта мөселман хәлифәләре үзләре үк күрсәтте. Мөхәммәтгалим бәкнең абасына каршы чыгуы шул яман үрнәкләрнең дәвамы гына иде булса кирәк.

Ханның да, бәкнең дә башларында тимер очлым, терсәк-тезләренә каплагычлар куелган, өсләрендә исә кыска җиңле челтәрле тимер күлмәк. Шулай бердәй киенергә вә коралланырга сөйләшкәннәр диярсең.

Ярты юлга җитүгә, Мөхәммәтгалим атны туктатты, ук садагын салып ташлады, кылычын ычкындырып бер читкә ыргытты, кулына озын саплы сөңгесен алды. Абасы Сәлим ханның сөңгедә оста орышканын белә иде ул. Әмма төрки дөньяда борын-борын заманнан бирле, батырга батыр чыкканда, сөңге белән орышканнар. Мөхәммәтгалим бәк үз көченә үзе ышана һәм абасын җиңәсенә иманы камил иде.

Батырга батыр килә, кулларында сөңге. Юк, батырга батыр түгел, туганга – туган, ханга каршы бәк килә.

Азатларның барысы да тын алырга куркып туктап калган. Чөнки мондый хәлгә шаһит булганнар бик сирәк бит, ике батыр гына көрәшми ич.

Чаптырып килгән җайдан Мөхәммәтгалим бәк ни сәбәпледер атын кисәк кенә бора һәм берара бер урында таптана.

– Атның канын кыздыра, күр әле моны, – диләр күзәтүче азатлар бәкнең бу хәленә.

Сәлим хан атын куаламый, бер чама гына юырттырып, энесенә якынлаша. Энесен күптән күргәне юк, егерме еллар булыр. Гаҗәп, ул энесендә тәүге таныш чалымнар күрмәде, аңа таба гүя ят бер кеше килә иде. Яшь чагында Мөхәммәтгалим уктан оста атар, мәргән атын йөртер иде.

Кемдер:

– Сәлим хан җиңә, Сәлим хан җиңә! – дип кычкырды.

Әмма Сәлим хан берәүне дә ишетмәде, туганыннан башка берәүне дә күрмәде. Ара якынаюга, Мөхәммәтгалим бәк акыра-бакыра башлады, әйтерсең дию пәриенә каршы килә иде. Аның акыруыннан Сәлим хан курыкмады, ләкин сискәнеп куйгандай итте. Үз сөңгесенең энесе күкрәгенә кадалуын күз алдына китерде. Юк, ул аны үтерә алмый. Алар бертуганнар.

Сәлим хан бар көченә тезгенен уң якка тартты, атын борды да елгага таба китте. Ул ашыкмады. «Кусын, җитсен, кадасын», – дип уйлады. Абасының борылып кача башлавын күреп, Мөхәммәтгалим тагын да батырая төште, атын куалый-куалый, Сәлим хан артыннан чапты. Елгага җитәрәк кенә Сәлим хан атын энесенә таба борды һәм, сөңгесен күтәрә төшеп, аңа таба килә башлады. Ике ара күзгә күренеп якынайды. Мөхәммәтгалим бәк сөңгесен ыргытырга дип кизәнде. Шунда янә көтелмәгән бер хәл булды. Сәлим хан атын туктатты һәм сөңгесен җиргә кадады. Батырга батыр чыкканда гына түгел, гомумән, орыш кырында бу хәлне күрмәгән азатлар өзәңгеләренә баса төшеп үрелделәр. Азатлар тезмәсе буйлап: «Сәлим хан сөңгесен ташлады. Сәлим хан орышырга теләми», – дигән аһ-уһ узды.

Мөхәммәтгалим бәк туктамады, сөңгесен ташламады, ярсынган вә нәфрәтләнгән кыяфәттә ханга якынайды.

Абасының сөңгесен ташлавы, атын туктатып, үлемен көтүе аның ачуын гына чыгарды. Менә ул сөңгесен күтәрде, чак кына артка каерылды… Нәкъ шулчак зәһәр ук сызгырганы ишетелде һәм кан төсенә буялган каурыйлы ук Мөхәммәтгалим бәкнең аркасына килеп кадалды. Бәк, кинәт аркан ташлангандай, артка чайкалды, ул да түгел, сөңгесе-ние белән аттан ишелеп төште. Иясе егылуга, ат шып туктады, каерылып хуҗасына карады да рәнҗүле рәвештә кешнәп куйды.

Бу хәл Сәлим ханның төшендә түгел иде, ул барысын да үз күзе белән күрде, энесе Мөхәммәтгалимне, дала канунын бозып, җансакчыларының берсе укка алды.

– Кем? Кем укка алды бәкне?! – дип сорады Сәлим хан.

Ул инде үз хәленә кайткан, карашы белән туганын укка алучыны эзли иде. Берәү дә дәшмәде. Атасы янына әмир Илһам чаптырып килде.

– Атам, юкса ул сине сөңгегә алган булыр иде, – диде.

– Синме? – диде Сәлим хан. – Син алдыңмы укка?

– Мин түгел, атам. Мөхәммәтгалим бәкнең үз азатлары.

– Ук тамгалымы?

– Анысын тикшерербез, атам.

– Укка алучыны сарайга килтерерсең! – диде Сәлим хан һәм, атын куалый-куалый, кирмәнгә таба чапты.

Сараена кайтып кергәндә, хан башкача уйлый иде инде. Энесе Мөхәммәтгалим бәкне укка алмасалар, аның урынына орыш кырында ул ятып калган булыр иде. Хан хәтта күкрәгенә кадалган сөңгене күз алдына китерде һәм аңа янә курку килде. Ул тәхет бүлмәсенә узды, анда вәзире Камайны күреп, туктап калды.

– Син исәнме? – диде ул, тәмам аптырый калып.

– Исән, ханиям, мин аңа синең балдакны бирдем.

– Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды, вәзир, – диде Сәлим һәм, хәлсезләнеп, тәхетенә утырды. – Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды. Ә Янтак хан качып китте.

– Всеволод кенәз дә киткән икән, – диде вәзир Камай.

– Әйе, ул да китте, – диде Сәлим хан. – Боерам, вәзирем, энем Мөхәммәтгалим бәкнең мәетен ханнар зиратына күмегез, җиренә җиткереп, олылап.

– Баш өсте, хан.

Вәзире чыгып киткәч, Сәлим хан тәхетенә чумыбрак утырды. Янә күз алдына аркасына ук кадалган энесе килде. Иясе үлгәч тә, атның бермәл чабуы, мәетнең сөйрәлеп баруы, иясенең егылуын сизеп булса кирәк, атның кисәк туктап калуы, ямансулап кешнәп җибәрүе – барысы да күз алдында иде. Кеше түгел, хайван да иясе үлемен сизә. Ә бит алар туганнар иде. Ундүрт яшькә кадәр бергә үстеләр, аннары аталары аларга, балигъ булу билгесе итеп, икесенә дә кылыч-хәнҗәр, бил каешы бүләк итте. Энесе Мөхәммәтгалимгә ундүрт яшь тулмаган иде әле, әмма, үпкәләмәсен дип булса кирәк, аталары хәрби киемнәрне аңа да биргән иде. Соңыннан бу хәлне төрлечә юраучылар табылды. Берәүләр: «Олуг хан тәхетен Мөхәммәтгалим бәккә калдыра икән», – дип әйттеләр, икенчеләре: «Беренчеләрен тәхет хан кулында түгел, Алла кулында», – дип үртәделәр.

Ундүрт яшендә чакта ук Сәлим тәхет турында хыяллана иде.

Болгар ханы булып алгач та, ул энесе Мөхәммәтгалим бәкне сарайда тотарга теләмәде. Ул аңа башта Суар каласын бирде, ахыр Саксинга күчерде. Ике арадагы татулык әнә шулай бозыла торды. Соңра Мөхәммәтгалим бәк Янтак ханның кызына өйләнде һәм Болгардан бөтенләй китеп барды. Болай гына китмәде, каладагы сәүдәгәрләрне һәм тархан кулындагы казнаны талап китте. Сәлим баштарак Янтак хан ыстанына яу чабарга уйлаган иде. Ибраһим каласы тарханы Ягъкуб аны бу уеннан ваз кичертте.

– Ике туган орышса – ил бетәр, ике сеңел талашса – ир китәр, – диде.

Ул вакытта каны кызган булса да, Сәлим хан аксакалны тыңлады, Янтак биләменә яу чапмады, ә менә күп еллар узгач, дала ханы үзе Болгарга яу килде. Ахыр чиктә Ходай Тәгалә аларның язмышын әнә ничек хәл итте.

Шулвакыт хан янына баһадир Таймас керде.

– Олуг хан, сезне җиңү белән котлыйм! – диде.

– Җиңү Болгарга ансат бирелмәде, баһадир. Инде әйт, ни өчен әмир Хаҗи ярдәмгә килмәде?

– Әмир Хаҗи баһадиры Җик Мәргән белән урысларның җиде корабын яндыра, шактый коралларын кулга төшерә, хан.

– Хакмы бу хәл, Таймас баһадир?

– Хак хәбәрдер, ханиям, әмир Хаҗи кораблар саклаучы йөзбашның башына җитә. Шактый урысны әсир итеп алып китә.

– Ни сәбәпле кенәз Всеволод аны куа бармый?

– Анысы миңа караңгыдыр, ханиям. Всеволод кенәз хәтта Ибраһим каласына да туктамаган. Кала тарханы аксакал Ягъкуб кенәзгә бирнә биреп котылган, диләр.

– Аксакал Ягъкубны сарайга дәшегез, – диде хан. – Инде бар, баһадирым, ял ит.

Сәлим хан сарайга кайткач тынычланырмын дип уйлаган иде, кайтты, тәхетендә утыра, ә тынычлану килми дә килми, киресенчә, хәтер күгенә энесе Мөхәммәтгалим бәк белән уйнап үскән чаклары төшә. Бүгенге фаҗигадән соң энесе белән ике арадагы хәлләргә ул башкачарак бәя бирергә мәҗбүр. Юк, бу яман хәлдә үз-үзен акларга теләмәде. Ике туган арасындагы бәхәс вә низаг дошманлашуга кадәр җиткәч, ул энесен илдән куып җибәрде. Әйе, ул вакытта Сәлим хан бары тик үз язмышын гына кайгыртты бугай. «Мөхәммәтгалим бәкне куармын да ил вә халык белән үзем генә идарә итәрмен», – дип уйлаган иде, хакимият хан алдына берсеннән-берсе катлаулырак хәлләр китереп бастырды. Ульдәмир-Сүздәл кенәзенең Болгарга кат-кат яу килүе, Ибраһим каласына күз атуы, ниһаять, башкалага җитеп, аны атналар буена камап торуы, шушындый хәлдә энесенең дошман ягында булуы – кайчандыр аны илдән куып хәтәр хата ясавын янә бер раслаган иде. Кирмән дивары өстенә менеп дошман ягына караган саен, ул Мөхәммәтгалим бәкне күз алдына китерде, гаскәре-ыруы белән энесе дошман ягында булмаса, ихтимал, бу көнгә дә калмаган булыр иде ул. Ләкин кылынасы кылынган иде инде: энесе илдән куылган иде. Менә кайчан үкенү килде Сәлим ханга. Иллә тешләрен шыгырдатса да, яңак итен чәйнәсә дә, соң иде инде. Туганлык күптән бозылган, ара өзелгән. Янтак ханның максаты да башта ук билгеле иде: киявен Болгар тәхетенә утырту. Ә менә урыс кенәзе Всеволод илгә талау нияте белән генә килгән иде. Әйе, сораган алтынын алуга, кенәз борылып китеп тә барды. Ә менә Янтак хан китмәс иде, Болгар җиңелгән хәлдә киявен, ягъни Мөхәммәтгалим бәкне, тәхеткә утыртачак иде. Иң мөһиме: Болгар халкы моңа каршы булмаячак – Мөхәммәтгалим бәк тә хан угланы, илхан, хакы бар.

Шул хәлдә дә Сәлим хан энесе Мөхәммәтгалим бәктәнөметен өзмәгән иде. Акылга утырыр, баш иеп, абасы каршынакилер дип көтте. Килмәде. Инде ике туган орышырга иткәч тә: «сөңгесен ташлар да баш иеп килер», – дип уйлады. Әйе, Сәлим хан энесенә янә бер мөмкинлек бирде, соңгысын исә чарасыздан: бер-берсенә каршы килгәндә, беренче булып сөңгесен җиргә кадады. Шул рәвешле, орыштан ваз кичүен аңлатса да, энесе исә җан алышудан баш тартмады – акыра-бакыра Сәлим ханга таба килүен белде. Менә шунда, нәкъ шул чакта Сәлим ханның энесенә җен ачулары чыкты, йөрәге кабарды, авыз эченнән генә: «Аңламасаң аңламассың икән, дивана», – диде дә сөңгесенә үрелде. Ләкин шул мәлдә, ике ара берничә адым гына калгач, янә көтелмәгән хәл булды: энесенең аркасына ук кадалды. «Бар икәнсең әле, Ходаем», – дип уйлады шунда Сәлим хан, чөнки һич тә бер атадан туган энесенең гомерен аласы килмәгән иде. Бу хәлне халык та, ханбикәсе Зөбәрҗәт тә, туган-тумачалары да, хәтта үзе дә кичерә алмаган булыр иде. Әбит ышанычсыз энесе аны үтерәчәк иде. Әйе, Мөхәммәтгалим бәкне кемдер укка алды, азатлары алдында Сәлим ханның намусы саф иде. Намусы саф, әмма йөрәкне әллә ни тырный, күңел түрендә әллә ни көйри. Инде тынычланырга вакыт, ике туган арасындагы канлы бәхәс үзара корал күтәрми генә хәл ителде. Ләкин кан барыбер аның исеменнән коелды. Шуның белән аның исеменә кара тап төшәчәк. Бу тап аннан гомере буена да җуелмас. Энесе Мөхәммәтгалим бәкнең балаларының балалары моны хәтерләр, бер алар гына да түгел, бөтен Болгар халкы хәтерендә сакланыр ул. Ә яман хәтер иң изге теләкне дә яман итүчән, кылынган игелекне аяк астына салып таптаучан була.

Сәлим хан авыр уйларыннан арынырга теләде, күтәрелеп, кәтибенә карады.

– Барысын да яза барасыңмы, кәтиб? – дип сорады. – Яз, яз, тарих ул – халык хәтере, тарих ул – үрнәк вә гыйбрәттер… Карале, Хафизҗан, нигә син һаман өйләнмисең?

– Йөгәнем юк, ханиям.

– Өйләнү өчен йөгән кирәкме, Хафизҗан? Хатын-кыз ат түгел ләбаса.

– Нәфрәте ашкан чакта, хатын-кыз аттан да яман, ханиям.

Сәлим хан тыенкы гына итеп кеткелдәп көлеп алды.

– Ибраһим атамыз, мәрхүм, ир терәге – хатын, хан канаты— углан, дияр иде. Өйлән. Балаң булыр. Вәзир Камай да өйләнде әнә.

– Изге теләгегез өчен рәхмәт, ханиям. Сез дә фатиха биргәч, уйлап карыйсы итәрем.

– Уйлап кара, Хафизҗан, уйлап кара. Ләкин бик озак уйлама, хатын-кыз озак уйлаганны яратмый.

Кәтиб Хафиз каләмен кара савытына куйды да, аягүрә басып, ханга баш иде. Сәлим хан ирен чите белән генә елмаеп куйды. Ул кәтибенә рәхмәтле иде, авырсу уйларын аз гына булса да читкә тайпылдырып алды.

8

Җик Мәргән хатыны Зәйтүнә белән оста Дәүран өенә урнашты. Иртән аны әмир чакырып алды һәм Дәүранның Назлыгөл артыннан Ибраһим каласына юнәлүе турында әйтте. Җайдак атлары һәм коралы булса да, оста белән бер-бер хәл булмагае дип борчыла иде әмир. Җик Мәргән исә, Мамак, Артык һәм Зәйтүнәнең кичә үк Назлыгөлне хан кулыннан коткарырга китүләре хакында белсә дә, Хаҗига әйтергә кыймады. Әмирнең эшне бозып куюы бар иде. Назлыгөлне ниндидер юллар белән алып кайткач та, ул Казан кирмәненә яптырды, әмир Хаҗига белдермәскә булды. Ата белән углан арасына кереп булмый, әмирнең Сәлим ханга хәбәр итү ихтималы бар иде.

Оста Дәүран өендә Җик Мәргән сәкегә утырды һәм уйга калды. Ике-өч көн эчендә булган хәлләргә кинәт кенә төшенерлек түгел иде. Әүвәл Сәлим ханның Казанга килүен, угланы әмир Хаҗидан каланы тартып алмакчы булуын хәтерләде. Шул көннәрдә әмир Хаҗи баһадиры Бачман белән телгә килгән иде. Бачман, әмирнең бикәсен алып, Саксинга чыгып шылды. Әмир шулчак аны, Җик Мәргәнне, баһадиры итте. Шул мәхшәрарасында хан кызының югалуы беленә. Җик Мәргәннән әмир Назлыгөлнең кайдалыгын сорый, гәрчә аны атасы алып киткәнлеге мәгълүм булса да. Җик Мәргән бер сүз дә әйтә алмый…

Ишек шакыдылар. Җик Мәргән, иренчәк кенә күтәрелеп, ишекне ачты. Шаулап-гөрләп Артык белән Мамак килеп керделәр.

– Назлыгөл Казан кирмәнендә, баһадир.

– Ә Зәйтүнәм кайда?

– Назлыгөл белән калды, сине күрәсе килә, – диде Мамак.

Егетләр, берсен берсе бүлә-бүлә, Назлыгөлне хан азатлары кулыннан ничек урлаулары турында сөйләгәч, Җик Мәргән Артыкка:

– Сиңа тагын Ибраһим каласына барырга туры килер, – диде. – Ягъкуб тарханнан чапкын килгән, Сәлим хан тархан ашаугланы Хаҗидан ярдәм сораган. Шунда Ягъкуб: «Оста Дәүран минем кулда, кызны әмир кешесенә биреп җибәрәчәкмен», – дигән.

– Бүген үк җыеныйммы, баһадир?

– Иртәнге якта юлга чыгарсың. Сак булың, ул тарафта әллә кемнәрнең очрап куюы бар. Үзеңә йөзбаш Шиһапны да алырсың.

– Баш өсте, баһадир.

– Хан кызын коткардык, инде кияүне генә табасы калды, – диде Артык, уенын-чынын бергә кушып.

– Йомышың гаять җитди, Артык. Останың кенәз кешеләре кулына эләгеп куюы бар. Дәүран кебек остага кенәзнең күптән күзе кыза.

– Ханнар белән кенәзләр килешерләр. Менә безгә һаман рәт-җай юк. Син әнә өйләндең, баһадир, ә мин һаман эт көтүе куып йөрим.

– Өйлән, кем сиңа кушмый, йортка да керә аласың. Беткәнме тол хатыннар.

– Бачман баһадир кебек берәр байбичәне урласаң гына инде.

– Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме син, Мамак? Колагыңа киртләп куй: бикә угланын күрергә китте. Тәтеш шәех Сәлим ханга оныгы Галине Үргәнечтә күрдем дип әйткән. Хан оныгы исән икән, шаһ мәдрәсәсендә мөгаллим, ди.

– Әйттем дә кайттым, баһадир. Әмма Хаҗиның бикәсе, алайса, угланын эзләп киткән була. Миңа ни, кеше сөйләгәнне генә әйтүем. Кайбер тел бистәләре базар мәйданында Акбикә Бачман баһадирга ябышып киткән дип тәкрарлыйлар.

– Азатмы, меңбашмы син, Мамак, ә?! Әллә чүпрәк башмы?! Кичәле-бүгенле башыңа яулык бәйләдеңме?!

– Ябышып китү гаепме, баһадир, – дип, ишен якларга кереште Артык. – Әйтик, миңа әмирнең Чулпан исемле җариясе ошый. Өйләнер дә идем үзенә, әмир бирмәс дип куркам.

– Куеп торыйк әле кысыр кайгыларны, егетләр. Бер киңәшем бар сезгә, ничек хәл итсәгез – шулай булыр. Назлыгөлнең Казан кирмәнендә икәнен әйтимме әмир Хаҗига, юкмы?

– Менә анысын инде, баһадир, үзең хәл ит. Шулай бит, Артык, – диде Мамак, табынга кискән итләр куя-куя.

– Нишләргә дә белмим. Әмирнең гелән кәефе юк. Аңлашыладыр, бичәсе китте, атасы каласын җимерә язды. Җитмәсә, Всеволод кенәз киткәч, ханның Казанга янә яу килүе бар.

– Тагын болгар белән болгар сугышырмы, баһадир?

– Без әмир азатлары, Артык, аның биләмәләрен, авыл-калаларын саклыйбыз.

– Йа Хода, бу ни була инде тагын?!

– Кеше сүзе кеше үтерә, ди. Сәлим хан урыс кенәзе явыннан соң айнып җитмәгәндер. Бер тапкыр кенәзнең авызы пеште бит инде, миңа калса, бу тарафларга яңадан килмәс ул. Ә синең йомышың билгеле: таш яуса да, оста Дәүранны табасың.

– Әмирнең ни өчен останы дөнья бетереп эзләве аңлашыла, – диде Мамак.

– Әйе, – диде Артык. – Шайтан каласы астындагы төн юлларын гына түгел, Казанның төн юлларын да оста Дәүран салдыра шул.

– Ни өчен эзләве миңа караңгыдыр, Артык. Әмма без оста Дәүранны табарга тиешбез. Аннары, хан кызының Казанда калуы, Ходай кушып углан бала табу ихтималы… Миңа калса, Сәлим хан Казанга яу белән килмәс. Әмир Хаҗи да шуңа өмет итсә кирәк.

– Назлыгөл кемне табар бит әле, анысы да Хода кулында.

– Малай табачак, – диде Мамак. – Углан булыр. Ләкин әмир Хаҗиның да ике угланы бар бит, баһадир. Ни булачак инде бу?..

– Кем әйтә әмирнең ике угланы бар дип?

– Мин, баһадир, мин. Башкаладан килгән чапкын әйтте, әмир Хаҗиның өлкән угланы кайткан, тик кеше күзенә күренми тора икән, диде. Аннары Җаффарны кая куясың? Җаффар һаман Ашлы каласында калыр дип беләсеңме?

– Әйе, азатларым, хикмәтле чорда яшибез. Әмма ни генә булмасын, без әмир Хаҗига тугры калырбыз, – диде Җик Мәргән. – Мин сезгә ышанам.

– Без синең белән, баһадир, – диештеләр Мамак белән Артык.

9

Дәүран ризыктан бөтенләй өметен өзгән бер вакытта, иртәгесен көн урталарында аңа су бирделәр. Бер чүмеч суны эчеп бетерүгә, ул башы әйләнүдән чайкалып китте.

– Су эчкәч тә, моңа әллә нәстә былды, мәтәлеп ята, – диде каравылчыларның берсе.

– Ягъкуб тархан аны чыгарырга кушкан иде, – диде икенчесе һәм аска төшеп китте: – Уяна, хәле киткән булгандыр. Йә-йә, оста, тор. Башта ашап алырсың, аннары сөйләшербез.

Дәүран авырлык белән генә торып утырды, каравылчыларның әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. Тәлинкә төбенә генә салып, тары боткасы китерделәр. Майлы ботка исе танавына килеп бәрелүгә, янә башы әйләнеп китте.

– Кабаланма, – диде каравылчы. – Чәй бирикме? Кымызмы?

Дәүран дәшмәде, ашавын белде. Бераздан тураебрак утырды, амин тотты, рәхмәт әйтте.

– Рәхмәттән күлмәк тегеп булмый, малакай, теге ни…

– Ягъкуб тарханны күрәсем килә, – диде, аны бүлдереп, Дәүран.

– Күрерсең, күрерсең, оста. Ул өйдә юк, исән-имин әйләнеп кайтсын да сине кабул итәр. Ә әлегә безнең белән сөйләш. Ни телисең? Әйе, ни тели әмир Хаҗиның остасы бездән?

– Мине каян беләсең, унбаш?

– Үзеңнең кем икәнеңне дә онытып торасыңмыни әле?! Син хан кияве ләбаса! Сине кенәз тиуннары да эзләде. Тапсалар, алып та китәчәкләр иде. Алар да калалар салырга ярата бит. Ягъкуб тарханнан сине сорадылар, карт төлкебез синдәй кешене урыска бирәме. Кенәз тиуннарын калага да керттермәде. Ни вәгъдә иткәндер кенәзгә, бер Хода үзе белә.

– Хан кызы Назлыгөлне урлаулары хакмы, каравылбаш?

– Хак булмый, ха-ха-ха! Кызын икенче тапкыр урлаткач, Сәлим хан сакалын йолка-йолка ант итте: «Урлаучыларны тотсам, тереләй тиреләрен тунатам», – диде. Кызын табып алып кайткан меңбашларга ат башы хәтле алтын вәгъдә иткән дип сөйләделәр. Ә хан кызы гүя җир астына иңде. Кичтән калага килеп керделәр, ә иртән хан кызыннан җилләр искән иде. Әнә нинди егетләр бар дөньяда, оста Дәүран. Бикле бүлмәдән хан кызын бары тик шайтан гына алып чыкса инде. Түр якка берәү дә кереп йөрмәгән шикелле иде… иртән уянсалар, тамаша: асрау йоклап ята, ә хан кызы юк. Шаккатмаслык хәлме?..

– Шайтанның ни катнашы монда, тузга язмаганны, – диде Дәүран.

– Белмәмешкә салышма, катнашы бар. Шайтан манарасына кергән бер кешене нигә мәет хәлендә елгадан табып алалар? Кем эше бу, шайтан этлеге булмаса?!

– Шайтан каласында бернинди дә шайтан юк, каравылбаш.

– Туктале, тукта, монда нидер бар! Манараны төзәтүче дә, кирмән диварын ныгытучы да син, оста Дәүран. Димәк, йә үзең шайтан, йә аның белән бер сүздә торасың. Менә эләктең дә: хан кызын син урлаткансың, шайтанга әйткәнсең дә, теге килеп алган…

– Сөйләмә тузга язмаганны, каравылбаш!

– Оста Дәүран, сине шайтан белән күргән кешеләр булган. Ни өчен Ягъкуб тархан сине базга ябарга кушты дип беләсең? Шайтанына хәбәр итмәсен дип. Рәхмәт әйт каравылбашка, баздан чыгардык, ашаттык-эчерттек… Әй, Бакырбай, бар әле остага тагын бер чокыр кымыз китер!

Дәүран дәшмәде. Ул уйланды. Нәрсә була инде бу? Назлыгөлне, чынлап та, шайтан урлаган дип баруларымы, әллә булмаса, шул хәйлә белән бер-бер нәрсә белергә теләүләреме яки яман итеп шаяртуларымы? Ни генә булмасын, алар аны тикмәгә генә баздан алып чыкмаганнар. Әмма ни телиләр, ни кирәк аңардан бу каравылбашы белән азатка? Алтынмы?.. Ягъкуб тарханны өйдә юк, диделәр. Димәк, минем өчен турыдан-туры менә шул ике кеше җавап бирә.

Дәүран бер касә кымызны эчте дә, авызын кул аркасы белән сөртеп, унбашка карады.

– Җибәрегез мине, унбаш. Буш итмәм. Үзең беләсең, мин хан кияве, хан кызы йөкле иде. Димәк, хан бу хәл белән бер килешмәсә дә бер килешер. Шуңа күрә сезгә бер янчык алтын тәкъдим итәм, атларым вә коралымны биреп җибәрегез, ә? Нәрсә, кул бирешәбезме? Алтыны юктыр дип уйламагыз, әмир остасы булган, сарайлар салган кешегә ышаныгыз.

Дәүран түш кесәсеннән кечкенә янчык чыгарды, аны уч төбендә сикертеп алды. Аллага шөкер, тентемәгәннәр, алтынын алмаганнар иде.

– Йә каравылбаш, хәл ит! Килешәбезме шулай?

Каравылбаш азатына карап алды, тегесе шаккатты.

– Килешәбез, оста. Бар, Бакырбай, иярлә останың атларын, коралларын үзем бирермен.

Дәүран янчыкны каравылбаш учына салды. Һәм, кабаланмаска тырышып, булган хәлгә ышанмыйчарак, ишеккә таба юнәлде.

* * *

Всеволод кенәзнең тиуны Ивашка Ягъкуб тарханның чатырыннан да чыкмады. Хәтта кенәз гаскәре белән корабларга төялеп киткәч тә, тиун шунда калды. Ягъкуб тархан алдан ук яуга каршы тору турында уйламады – барыбер кенәзнең көченә тиңләшә алмас иде. Ул акрын-салмак кына кенәз тиуннары аша сөйләшүләр алып барды һәм үз дигәненә иреште; яу аның кирмән-каласына кагылмады. Тик Ивашка тиуны белән меңгә якын сугышчы калдырылган иде. Тиунның бу көч белән калу максаты билгеле: кенәз тимерче Әхмәт углы Бәкерне һәм оста Дәүранны сорый. Ивашка шул ике кешене кулына төшермичә китмәве турында әйтте. Ягъкуб тархан ул осталарның үз кул астында булмавын, гомумән, алар белән эш итмәвен сөйләде. Әмма тиун Ивашка аны тыңларга да теләмәде. «Теләсәң, син аларны җир астыннан да табасың», – дип бәйләнде. Шул ике кешене тапкан очракта, мең алтын вәгъдә итте. Ягъкуб бик кыен хәлдә калды, бөтен сәләтен бу хәлдән котылу чарасына җикте. Ахыр:

– Мин сиңа Шайтан каласына барырга озатучылар бирә алам, – диде.

Тиун Ивашка меңбашы белән киңәште дә риза булды. Һәм юлга да җыена башлады. Ягъкуб никадәр зур хата ясавы хакында тиун дружинасы белән Шайтан каласы ягына китеп баргач кына аңлады. Шундук чапкынын чакыртып алды һәм әмир Хаҗига: «Шайтан каласына кенәз кече дружинасын җибәрде, сак бул», – дигән хәбәр җиткерергә кушты. Ә үзе кирмән-каласына бикләнде дә халкына: «Тулганада калу ихтималыбыз бар, азык-төлек әзерләгез», – дип сөрән салдырды.

Җәй килсә, Ягъкуб җәйләүгә чыгып китә торган иде, быел исә беркая да бара алмады. Картлык галәмәтемедер, яшьлек сагышымыдыр, кырга чыкса, тургай моңын ишетсә, күз яше белән елап җибәрер иде. Быел әнә урыс кенәзе килеп, ил-халкын елатып китте. Үргәнечтән һәм Хаҗитарханнан күтәрелергә теләгән сәүдәгәрләр дә ары таба киткәннәр. Казанга кергән булсалар бер хәл. Әйе, атасы ярдәме, үзенең үҗәтлеге белән ул салдырган Казан базары вакыты белән Ибраһим каласын алыштырып куймагае. Каныкты тәгаен урыс кенәзе Ибраһим каласына. Имеш, каладагы сәүдәгәрнең өчтән бере аныкы. Булса ни! Аның каравы кала Сәлим ханныкы. Тик бүген Сәлим ханның да үз кайгысы кайгы. Әмир Хаҗи үсеп килә хәзер, Казан Болгарны узып китмәгәе. Һич булмас димә. Сәлим хан картайды, дәүләт эшенә тыкшынмый башлады, вәзир-карачылары күбрәк ханбикәсе Зөбәрҗәт кубызына бииләр, соңгы тапкыр хан белән сөйләшкәндә, шуңа охшаш нәрсә тойды Ягъкуб. Әйе, Сәлим ханга да, аңа да урыннарын яшьләргә бирергә кирәк тә бит, хан да ашыкмый, кабергә кергәнче тәхетен ташламаска исәп тота, күрәсең, ә Ягъкуб тарханны исә Ходай Тәгалә ир баладан мәхрүм итте. Хәерле булсын, язганы көтелер.

Ягъкуб тархан күтәрелде, җансакчысы ярдәмендә атына атланды, тирә-якка күз ташлады. Аннары күзенә карап торган меңбашларына: «Аллага тапшырдык, калага таба кузгалабыз», – диде.

Кузгалып, чакрым ярым ара киткәннәр генә иде, чапкыны куып җитте.

– Ягъкуб тархан, Ягъкуб тархан!

Ягъкуб тархан атын туктатты, чапкынын көтеп алды.

– Ни булды, Хәлил?

– Безне ниндидер азатлар куа килә.

– Багучылар, белеп килегез, кемнәр булыр?! – дип боердытархан.

Алты азат, аерылып, килеп яткан азатларга каршы чаптылар. Тегеләр каршына туктап, бераз сөйләшеп тордылар, аннары җан-фәрманга тархан янына әйләнеп кайттылар.

– Ягъкуб тархан, әмир Хаҗи меңбашы сине эзли!

Ягъкуб тархан чакырылмаган кунакларны көтеп алырга булды. Тегеләр озак көттермәделәр, килеп тә җиттеләр. Меңбашны Ягъкуб ат өстендә каршылады, юлчыларның сәламен алды.

– Сәламең алдык, инде йомышың әйт, – диде ул үзенә якынрак торган азаттан.

– Аксакал, үзегезгә генә әйтер сүз иде.

– Атың ничек, бәең кемдә?

– Атым – Артык, бәем әмир Хаҗида, аксакал.

– Хуш-хуш, инде йомышың җиткер. Ә сез китебрәк торыгыз, – диде ул үзен уратып алган сакчыларына.

– Аксакал, сезгә Җик Мәргән баһадир сәлам юллады.

– Ишеттем, Җик Мәргән әмир Хаҗида баһадир икән. Хуш.

– Аксакал, сезгә әмир Хаҗиның да, Җик Мәргән баһадирның да хөрмәте зурдыр, алар исеменнән зур йомыш белән килгән идем.

– Йә-йә, сузма, йомышың әйт.

– Аксакал, Болгарны камауда тотканда әмир Хаҗи үзе җитәкләгән гаскәр белән урыс кенәзенең корабларын яндырды, сакчы азатларын әсир итте.

– Минем кирмәнемне яуларга килүең түгелдер бит, Артык меңбаш?

– Аллам сакласын, аксакал. Әмир әйтте, Ягъкуб тархан олы вә хөрмәткә ия кеше, диде. Оста Дәүран сезнең кулда икән…

– Ә-ә, әнә нәмәстә, юкәдә икән чикләвек. Йә-йә, шуннан?

– Миңа оста Дәүранны алып кайтырга кушылды. Аны алып кайтырга тиешлемен, аксакал.

– Тәвәккәлсең, мактыйм. Ләкин мин дә бит каршыңда буш кул белән басып тормыйм. Орышып алырга исәбеңме?

– Туганнар канын кою миңа ят нәрсә, аксакал. Иллә чарасыз итсәгез…

– Яныйсың! Һә!.. Ярый, нишләмәк кирәк. Туганнар канын кою чынлап та гөнаһтыр. Олылар белән дорфа вә һавалы сөйләшкәнең өчен сыртыңа камчы белән салсаң ярыйсы булыр иде. Ярый, кем әйтмешли, кәкре агачны ут турайта. Хәзер инде мине тыңла. Син минем каршыма «әмир Хаҗи боерды» дип килеп бастың. Ә миңа, меңбаш азат, хан үзе оста Дәүранны калдырып китте. Шулай булгач, кайсыбыз хаклы инде безнең?

– Аксакал, яман сөйләшкән булсам кичерә күреңез. Тик мин әмир Хаҗи алдына Дәүран остадан башка кайта алмыйм. Бирмәсәңез, көч алышырбыз.

– Усалсың, азат. Ярый, дөнья үзе өйрәтер әле сине. Мин риза. Бирегез кәгазь-кара, – диде Ягъкуб тархан. Ул, тиз генә язып, мөһерен сукты да Артыкка сузды. – Оста Дәүран зинданда булыр. Шушы битекне күрсәтегез дә алып китегез. Тик, меңбаш, янымда ике азатыңны калдырырсың. Бу минем шартым. Шулай кирәк.

Артык ризалыгын белдереп баш иде. Ягъкуб тархан кулыннан рөхсәт кәгазен алды, түшенә яшерде дә, саубуллашып, атын камчылый-камчылый, калага таба чабып китте.

– Бер оста артыннан мең азат, – диде тархан янында басып торган сакчыларына. – Үзе кыю егет, тәвәккәл. Ә тәвәккәл таш ярыр, дигәннәр.

– Тархан, бүген иртән Дәүранны чыгарып җибәрәселәр иде бит инде, – диде бер сакчысы.

– Беләм. Әйткән булсам, күңеле төшәр дип курыктым. Алар аны барыбер табарлар.

– Сезне калдырдылармы? – дип сорады Ягъкуб тархан, ике азатны камчы сабы белән үзенә табарак чакырып. – Менә нәрсә, азатлар. Синең атың ничек?

– Сәлим, – диде алдарак килгән азат.

– Ә синең?

– Лачын.

– Сәлим, Лачын. Бик әйбәт. Хәзер калага кайтыгыз даәмир Хаҗига әйтегез: Ягъкуб тархан сәнең остаңны җибәрде, диеңез. Ак юл сезгә. – Аксакал Ягъкуб тархан аннары озак итеп шул азатларга карап торды һәм кисәк кенә: – Минем дә шулай өздереп атта йөргән чакларым бар иде, – диде. – Ә менә хәзер картаелды, буыннар катты. Яшь чакта йөреп калыгыз, азатлар. Инде кузгалыйк, юкса теге тәвәккәл баш кирмәннең астын өскә китерер.

10

Аның исәбенчә, әмир Хаҗи Шайтан каласында булырга тиеш иде. Назлыгөлне урлаучылар Җик Мәргән кешеләре булса, алары да Шайтан каласындадыр, мөгаен. Чөнки кеше-кара күзеннән хан кызын яшереп тоту өчен, шуннан да кулай урын табуы читен иде. Шунлыктан Назлыгөлне эзләүне ул Шайтан каласыннан башларга булды, иреккә чыгу белән шул тарафка юнәлде. Иң мөһиме: ул иректә. Димәк, Назлыгөлен дә табар.

Дәүран ике аты белән йөзмә күпергә җитте, күпер тотучыларга акча түләп, аръякка чыкты. Көнозын юлда булды, бары тик кич якынлашканда гына атларын утлатырга дип туктады. Кече инеш буена борылырга теләгән генә иде, олы юл башында хан азатлары күренде. Алар да аны күреп калганнар икән, чаптырып килә башладылар. Дәүран атын куаларга ниятләсә дә, һични кыла алмады, азатларның күп булуын күреп туктап калды.

– Юлчы кай тарафка юнәлә? – дип сорады алдагы унбаш.

– Шайтан каласына.

– Кая-кая?! – дип сорады алар артыннан килгән йөзбаш. Йөзбашның өстендә кызыл төстәге сырма, очлымында дүрт каурый, кулында камчы. Садагы да, җәясе дә юк, нәкышләп бизәлгән кылыч кынысы сулъяк янында. Кара кашлы, тут йөзле, калын иренле, юан борынлы. Тавышы көр, тамак төбе белән сөйләшә. – Җайдак атын алырга! – дип боерды ул азатларына. – Күрмисезмени, тутый кош үзе кулыбызга килеп керде. Укбашлар, безнең алда хан кияве!

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
04 октября 2022
Дата написания:
1997
Объем:
692 стр. 4 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают