Читать книгу: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», страница 20

Шрифт:

Ислам дине

Пәйгамбәрлек һәм Мөхәммәд

(Аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!)

Пәйгамбәрлек – Җир йөзен яхшырту өчен, Аллаһы Тәгаләнең адәм балалары арасыннан үзенең бер изге бәндәсен ихтыяр кылуыдыр. Бу затның мәгълүматы башкаларныкыннан бик өстен булганлыктан, аңа һичкемнән укырга-өйрәнергә ихтыяҗ тумый. Әхлагы да соңгы чиктә гүзәл вә төзек була.

Бу затның адәм балаларын яхшыртуы – бәндәләргә ахирәт көненә иман китертүе вә шул көндә дөньяда булган эшләр хакында хисап вә тикшерү булуын аларның күңелләренә салуы – ошбу ышану аркасында адәм балаларының үз күңелләрен ачыктан-ачык та һәм яшерен дә күзәтү астында тотуга мәҗбүр булуларыдыр.

Аллаһы Тәгаләнең барлыгын вә берлеген гакыл белән белү мөмкин булса да, ахирәт көненә иман китерү нәби648 вә рәсүл649 арадашлыгыннан вә аның тәблигъ650 вә тәгълим651 кылуыннан башка гакыл көчен сарыф итү белән генә мөмкин эш түгел. Әгәр нәби тарафыннан бирелгән хәбәрне ишеткәннән соң, берәүнең гакылы бу ахирәт галәмен расласа, бу ялгыз гакыл тәэсире белән генә түгел, бәлки нәби арадашлыгы белән мәйданга килгән эш буладыр. Шуңа күрә пәйгамбәрлекнең нәтиҗәсе вә пәйгамбәрнең хезмәте-вазифасы кешеләрне ахирәт көненә иман китерүгә күндерү буладыр.

Ахирәт көненә иман китермәгән затларның үзләренең дини вә дөньяви хәлләрен тиешле дәрәҗәдә яңартулары мөмкин түгел. Ул – бу көндә безнең үз өлкәбездә булып узган вә һәркемгә мәгълүм эш. Моны озаклап сөйләүгә, бердән, ихтыяҗ юк, икенчедән, бу хәлне тәфсилләп аңлатып, мисаллар китерү – мәҗәлләләр652 белән китаплар язуга ихтыяҗлы бер вазифа.

Аллаһы Тәгалә хәзрәтләреннән адәм балаларына күндерелгән хак нәбиләрнең соңгысы һәм дә бөтен дөньяда булган кешеләргә җибәрелгәне Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) иде. Шуңа күрә бу урында аның хакында беркадәр сүз сөйләп үтәргә ихтыяҗ күреләдер.

Җир йөзендә гомер сөрүче адәм балаларының хакыйкый мәгънәсендә әхлак бозылу, дөрес бер дин калмау сәбәпле тәмам адашу вә азгынлык сахраларында юлдан ялгышу аркасында, башлары әйләнгән вә гакыллары томаланган иде. Тәре, сын-сурәтләрне, йолдызлар вә кояшны, гомумән, шайтаннарны үзләренә табына торган зат итү сәбәпле, алар бәхетсезлеккә эләккәннәр, һәртөрле ялгыш уйлар һәм хорафатларны үзләренә мәсләк итеп алганнар иде. Шул заманда Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән дөньяның ахыр көненә кадәр Җир йөзендә гомер сөрәчәк кешеләргә хак рәсүл вә нәби итеп җибәрелде.

Бу хөрмәтле зат үзе ятим хәлендә үскән иде. Әдәп вә яхшы әхлак өйрәтүче мөгаллимнәр вә тәрбия бирүчеләрдән бер генә кешене дә күрмәгән иде. Бу вакытларда белем алырлык мөгаллимнәр дә ул үскән шәһәрдә юк иде.

Шуның өстенә, бердән, фәкыйрьлек вә ятимлек, икенчедән, ул заманнарда уку-язуга ихтыяҗ булмау бу кабилдән, ягъни мондый эшләр белән шөгыльләнүдән тоткарлый иде. Әйләнәсе йөзләрчә чакрымнан гыйбарәт булган кара урман уртасындагы бер чишмә янында казып ясаган өендә яшәүче, ау аулап, балык тотып, бәрәңге утыртып көн күрүче кеше язарга, укырга атлыгып тормаган кебек, шул гасырда гарәп утравында яшәүчеләр дә тәмам шуңа охшаш хәлдә иделәр, һәрхәлдә, Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) үскән шәһәрдә мең кешедән берсенә генә дә кирәге булмаган нәрсәләр өчен гомер сарыф итүгә мәҗбүрлек булмау табигый. Чөнки мәктәпләр юк, мөгаллим вә мөдәррисләр юк, кәгазь вә каләм юк, китап вә рисаләләр һәм дә әлифбалар юк.

Әгәр шушындый җирдә шушы мәшәкатьләр өстенә берәр кеше уку вә язу өйрәнү белән шөгыльләнсә, максатына барып җитү өчен, күп еллар буе гомер сарыф итүгә мәҗбүр булачактыр. Шуның белән бергә, бу хәл үз гаиләсенә генә түгел, бәлки бөтен шәһәр халкына мәгълүм булачактыр. Хәлбуки Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) үзе һәрвакытта да үзенең укый-яза белмәве турында сөйли, аның язу вә уку белән мөнәсәбәте юклыгын бөтен Мәккә халкы күктәге кояшны белгән кебек белә иде.

Сүзнең кыскасы шул: Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) фәкыйрь вә ятим хәлендә үсте, бөтен мохите надан вә укый-яза белмәгән булып, азгынлыкка вә ялгыш уйга, масаю вә бозыклыкка, сыннарга табыну кебек һәртөрле хорафат диңгезенә баткан иде.

Ошбу хәлләр яхшы аңлашылганнан соң, әһәмият бирелергә тиешле нокта шул: ул шушындый мохит эчендә туып үссә дә, үз гомерендә сынга табынмады вә сәҗдә итмәде. Бөтен җәмәгать исерткеч эчүгә вә исерүгә бирелгәндә, бу зат андый эшләргә якын да бармады. Хатын-кызлар белән һәртөрле бозыклыклар кылу аз гына да гаеп эш саналмаган хәлдә, андый мөгамәләләрдән ерак булды, бөтен гомерен абруй вә пакьлек белән үткәрде. Сугышларда вә кабиләләрне талауларда һөнәр күрсәтү белән мактанучы, шигырьләр вә касыйдәләр сөйләп ярышучы кавем эчендә дә андыйларга күңел куймады. Бәлки, бөтен максаты тырыш вә намуслы рәвештә гомер сөрүдән, дөрес сөйләүдән вә әмин, ягъни тыныч, куркусыз булудан гыйбарәт иде. Шуңа күрә дә яшь вакытыннан башлап иптәшләре вә, гомумән, Мәккә гарәпләре арасында «Мөхәммәдел-әмин» дип мәшһүр булды. Хәлбуки замандашлары вә гасырдашлары бу вакытларда, дөньяның астын өскә китереп, нәфес-теләкләре артыннан йөгереп йөриләр иде.

25 яшьләренә җиткәннән соң, балалары булган 40 яшьләрдәге бер тол хатынга никахланды, шул хатыны вафат булган көнгә (кырык яшьләренә) кадәр аның белән камил мәхәббәттә гомер сөрде вә шуннан башкага күз салмады.

Бу хөрмәтле затның бөтен гомере пакьлек вә сафлык белән үтте. Бәгъзе бер вакытларда куйлар көтеп йөрде һәм сату да итте. Соңрак вакытларда аулак урынны артык күрде, игътикяфләрдә653 торган чаклары да булды.

40 яшьләренә җиткәннән соң, Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) пәйгамбәрлек килде вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән адәм балаларын өндәргә катгый әмер булды. Шуннан соң ул адәм балаларын хак дингә өндәргә кереште. Өндәгән нәрсәләренең нигезе ошбу маддәләрдер:

Галәмне Аллаһы Тәгалә яратты. Аллаһы Тәгалә бер вә бердәнбер булып, иптәшләрдән вә тиңдәшләрдән һәм дә адәм балалары үзлекләреннән уйлаган уй вә фикерләрдән ерак тора. Гакылыгыз бар, шул гакылыгызны вә фикерегезне эшләтегез. Ата-бабаларга гына иярү мәсләген куегыз. Аллаһы Тәгаләдән башкаларга бәндәчелек итмәгез вә аннан башка затлардан сыену вә ярдәм сорамагыз. Үзегезнең хөр кешеләр икәнегезне аңлагыз. Шәригать рөхсәте дәрәҗәсендә вә бәдәннәрегезне ныгытыгыз. Артык дәрәҗәдә тәкъвалык вә дәрвишлек юлына кермәгез. Дөньядан табыш алуда үзегез чара күрегез, кешегә ышанып, кеше кулында булган нәрсәләргә кызыкмагыз… Яратылган вазифалар өчен әгъзаларыгызны кызганмагыз. Яхшы мөбахлардан файдаланыгыз. Пычрак нәрсәләр вә нәҗесләр – хәрәм, алардан сакланыгыз… Гаделлектән аерылмагыз… Ярашкан һәм каршылыклы кешеләрегез белән урталыкта торып мөгамәлә кылыгыз… Дин хакында һичкемне ирексезләмәгез… Яхшы әхлаклы булырга тырышыгыз… Начар әхлаклы булудан сакланыгыз… Адәм балаларының хәлен үзгәртергә сәбәп була торган эшләрнең дәвам итүен үзегез эчтән мәсләк кылыгыз… Гакылларыгызны әсир итмәгез…

Ятим вә фәкыйрь хәлдә надан бер кавем эчендә үскән, һичкемнән гыйлем өйрәнмәгән вә тәрбия күрмәгән, белем алмаган, укый-яза белмәгән кешенең 40 яшеннән соң ихтыяр итеп үз өстенә йөкләгән мәсләгенең иң гүзәле ошбудыр.

Гарәпләрнең гадәтләреннән һәм мактаулы камиллекләреннән саналган шигырь сөйләү, нотык вә хөтбәләр белән исем чыгаруның ошбу укый-яза белмәгән кеше өчен бөтенләй ят булуы вә аның белән шөгыльләнмәве мәгълүм. Әлеге нәрсәләр белән исеме чыкмавын вә шул мәсләктә булганнарга катнашып йөрмәвен, җитлеккән сүзләр сөйләмәвен бу урында игътибарга алырга кирәк.

Гомерен ошбу рәвештә үткәргән бу зат 40 яшенә җиткәннән соң гына гадәттән тыш камил вә төзек Коръәнне ничек итеп үзлегеннән сөйли башлады икән? Гомерләре матур һәм төзек итеп сөйләүгә сарыф ителгән мәшһүр гарәпләр ничек моңа тиң кеше таба алмадылар икән? Эш тик тору белән генә калмады, бәлки бу укый-яза белмәгән зат әлеге һөнәрләре белән исемнәре мәшһүр булган гарәпләргә: «Коръәннең тиңдәшен булдыруга көчегез җитәчәк түгел», – дигән катгый хөкемен дә әйтте. Бу дәрәҗәдә сөйләшүгә вә дәлилләр китерүгә нәрсә сәбәп булды соң?.. Җыела торган урыннарда вә базарларда югары басып, шигырьләрен вә хөтбәләрен сөйләп халыкның исен китәрүче гарәпләр ни өчен шул Коръәнгә санаулы юллар кадәр генә дә охшаш китерә алмадылар?.. «Шулай да шулай» дип, «фикерле» сүзләр сөйләүчеләр ни сәбәптән көлке булып калдылар?..

Укый-яза белми торган бу зат, үзләре белмәгән нәрсәләргә дәшеп, үзләре яраткан эшләргә ябышуда надан булган гарәпләрнең урталарында торып, берьялгызы бер Аллаһы Тәгаләгә бәндәчелек итү турында халыкны өндәргә кереште. Гарәпләрнең сурәтләргә гыйбадәт кылуларын вә илаһият хакындагы фикерләрен ачык рәвештә хатага вә гыйлемсезлеккә, фикерсезлеккә нисбәт итте. Ошбу сәбәптән гарәп халкы аңа каршы торды. Шуның белән бергә тоткан юлын алып баруда хисапсыз күп комачаулыклар тудырдылар. Әгәр бу эшнең ахырына барып чыгуына вә теләнгән рәвештә тәмам булуына катгый сурәттә ышанычы булмаса, ул еллар түгел, хәтта бер көн гомерен дә шул юлга сарыф итмәс иде.

Шуның белән бергә, бу зат көчле дошманнары тарафыннан булган һәртөрле начар максатлардан, мәкерләрдән вә хәйләләрдән сәламәт калды. Ислам дине җиңәчәген вә әһле исламның шәһәрләр яулап алачагын сәхабәләренә хәбәр итеп торды. Шул хәбәрләренең һәммәсе чын эш булды.

Румнарның тәмам зәгыйфьләнгән вә дошманнары булган фарсылар көч хасил иткән бер вакытта беркадәр еллар эчендә румнарның, куәт җыеп, дошманнарын җиңәчәкләре турында хәбәр бирде. Хәлбуки ул тарафларның җәгърафияләреннән, ике хөкүмәтнең сәясәтләреннән вә әзерлекләреннән аның ачык мәгълүматы юк иде. Шундый бер урында вакытында мондый бер олуг эш хакында, тугыз ел эчендә шул хәл булачак дип, катгый рәвештә ничек хөкем кыла алды соң?.. Хәлбуки гарәпләр өчен өзеп сүз сөйләрлек дәрәҗәдә мәсьәләнең әһәмияте дә юк иде. Әгәр дә бу эш булмаса, ул тәмам мәсхәрәлеккә калу белән хөкем ителгән иде. Һәрхәлдә, хәбәр бирелгән эш булды…

Яңгыр суының шушы җиребездә булган диңгезләрдән алынуын һичкем уена китермәгән бер заманда бөтен суларның килеп чыгышы җир икәнлекне белдерде…

Соңгы вакытларда Мөхәммәднең (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) исеме читләргә дә таралды. Шул вакытның падишаһлары арасында үзе белән хисаплашучылар күп булды. Ислам мәмләкәте дә әкрен-әкрен киңәйде. Ул аякка басты, яхшы гына баеды вә икътисади хәлләр төзәлде.

Шушы вакытларда Мөхәммәднең (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) тормышында, дөнья көтүендә вә гомер сөрүендә падишаһ вә хөкемдарларныкына охшаган берәр төрле үзгәреш булдымы?.. Аның тантаналы торуларга, тавышлы һәм ялтырап торган мәҗлесләргә теләге булдымы?

Юк! Табигате, тормыш-көнкүреше вә, гомумән, бөтен көн мәгыйшәте әүвәлге вә тәкъвалык хәлендә калды. 40 яшенә кадәр бер карчыкка канәгать кылып гомер сөрде. Шуннан соң алган хатыннары, берсеннән кала, һәммәсе яшьли тол калган хатыннар булды. Боларны җыюдан максаты хөрмәтле, ләкин фәкыйрь, мескен, тәрбиячесез хатыннарны тәрбияләү вә тормышларын тәэмин итү, шулар арадашлыгы белән хатыннар арасында дин хөкемнәрен тарату иде. Әгәр хатыннарны җыюдан максаты нәфес теләген үтәү булган булса, бу вакытта гарәпләр арасында кызларга кытлык юк иде, аларны җыйган булыр иде.

Әгәр дә пәйгамбәрлек дәгъвасын кылудан асыл максаты дөньяви дәрәҗәгә күтәрелү вә дөнья ләззәтләреннән файдалану булган булса, соң гомерендә шул юлга кергән бик көчле вә үч алучы, каты күңелле вә тәкәббер хөкемдарларга, дөнья әһленә беркадәр генә булса да охшаган булыр иде. Хәлбуки тәкъвалыгы, кешеләрне олылавы, көчсезләргә мәрхәмәте әүвәлгечә калды. Башмакларын үз кулы белән ямый, сәфәрдә, сахрада аш пешергән вакытларда: «Иптәшләрем эш эшләгәндә, тик торасым килми», – дип, чыбык вә агач җыеп китерә торган иде. Гомумән, йомшак, сабыр кеше булып, кешеләрнең кимчелекләрен гафу кыла иде.

Шушы урында сүздән туктап, бу мәсьәлә турында беркадәр фикерләргә вә игътибар белән фикер алышырга кирәк. Баштан ук «укый-яза белмәгән» дип сөйләнгән зат турында бәян ителгән хәлләргә бина кылып, бертөрле хөкем итү вә шунда булган хәлләрнең сәбәпләрен вә хикмәтләрен аңлау, гомумән, ошбу мәгънә хакында нинди нәтиҗә булачагына төшенү кирәк. Әлбәттә, бу эш кирәк.

Әлеге затның бу урында сөйләнгән һәм дә сөйләнмәгән тәрҗемәи хәлен игътибар белән тикшерүчеләр өчен нәтиҗә ачык мәгълүм, моны озын сөйләүгә ихтыяҗ юк. Мөхәммәдтә (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) булган хәлләр пәйгамбәрлеккә кирәкле эшләр иде. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм балаларын азгынлыктан коткару өчен җибәрелгән хак рәсүл иде. Нәтиҗә: «Әлхәмдү лил-ләһи вә сәламү галә гыйбадиһил-ләзинәс-тафә»654.

Ислам дине

Дин – адәм балаларын камиллекнең югары дәрәҗәсенә күтәрү вә мәңгелек йортта үзе теләгән урынын алуга яраклы, лаеклы итү өчен Аллаһы Тәгалә хозурында төзелеп, бәндәләргә бүләк вә мөрәҗәгать ителгән, күктән иңгән канун вә илаһи кагыйдә ул.

Кеше, мәңгелек йортта мактала торган урынны алу өчен, дөньяда вакытында үзенең барлыкка китерүчесен белеп, кулыннан килгән вә көче җиткән кадәр Аңа бәндәчелек итәргә һәм яхшы холыклар белән холыкланырга, кешелеккә вә гүзәл холыкларга зарар бирәчәк эшләрдән сакланырга һәм үз өлешенә төшкән микъдарда Җир йөзендә ислях655 белән шөгыльләнергә тиеш. Бу эшләр – турыдан-туры кешеләргә йөкләнгән вазифалар.

Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп, кая барачагын вә ни өчен яратылып бу дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле юлын, үзе өчен нәрсә зарарлы вә нинди эш файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал – дин.

Шуңа күрә адәм баласы дингә юнәлергә һәм кодрәте җиткән кадәр диннән файдаланырга вә динне үзенә бердәнбер юл күрсәтүче вә дәлил итеп, шуңа сарылырга вә аннан аерылмаска тиеш, әлбәттә, тиеш. Аннан аерылу дәрәҗәсендә зыян вә рисвайлык булу мөмкин түгел.

Ошбу сүзләрдән аңлашылганча, дин тотудан вә аннан аерылмаудан асыл теләк – киләчәк бер көндә бәхет булдыруның вә камиллек иясе булуның сәбәпләрен хасил итү һәм дә теләнмәгән урыннарга вә бәхетсезлекләргә төшерәчәк эшләрдән саклану юлларын өйрәнү вә мөмкин кадәр шундый хәлләрдән ерак тору.

Нинди генә эш булмасын, дин тарафыннан боерылган эш бәндә өчен хәерле вә нинди генә эш булмасын, дин тарафыннан тыелган нәрсәләр бәндә өчен зарарлы. Бәндәнең үзе өчен файдалы вә зарарлы эшләрне яхшы аңлавы, зарарлыларыннан сакланып, файдалыларына ике куллап ябышуы, әлбәттә, кирәк. Моны бәндә үз гакылы белән дә белә.

Аллаһы Тәгаләнең тереклекне вә галәмне, шул җөмләдән кешеләрне яратуы вә аларның дөньяда гомер сөрүләре өчен кирәк булган сәбәпләрне әзерләп, Җир йөзендә тормыш итүләрен юлга салуы уен эш вә хикмәтсез бер фигыль түгел, ул һәрбер гакыл әһленә мәгълүм. Аллаһы Тәгалә адәм балаларына гакыл бирде вә гыйлем сәбәпләренә ярдәм итте. Дөньяда төн-көннәрнең юлларын тәртип кылды. Шул юлларны бәндәләргә белдерде. Ошбу алдан күрүләре белән аларны үз әмерләренә вә тыюларына буйсындырды. Аннары вә көчләре җитәрлек эшләр белән үзләренә мәгълүм булган беркадәр вазифалар да йөкләде.

Гакылларын вә гыйлемнәрен, бар кодрәтләрен Аллаһы Тәгалә боерган эшләр хакына сарыф итүчеләр «сәгыйдь», ягъни «бәхетле» дәрәҗәсе белән хөрмәтләнгән җаннардан булачаклар. Әмма Аллаһы Тәгаләнең фәрманнарына буйсынмый вә мөрәҗәгатьләренә колак салмый, аның тарафыннан ярдәм ителгән коралларны үзләренең нәфес теләкләренә вә җенси дәртләре юлларына сарыф кылучылар «бәхетсез» дип исемләнгән фиркаләр җөмләсенә керәчәкләр, тау-таш күтәрә алмаслык дәрәҗәдә авырлыклар күрәчәкләр.

Ошбу «бәхетле» вә «бәхетсез» дип хөкем ителә торган ике төркем өчен Аллаһы Тәгалә хәзрәтләреннән мәгълүм савап вә җәза урыннары әзерләнәчәк, көне вә сәгате килеп җитү белән, аларның һәрберсендә Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәре йөртеләчәк.

Хак Сөбханә вә Тәгаләнең фәрманнарын җиренә җиткерү вә каршы булудан саклануның һәм «бәхетле» ләр төркеменә керү сәбәпләрен күрүнең бердәнбер юлы – хак рәсүл аркылы белдерелеп, аның тарафыннан өндәлгән вә өйрәтелгән мәсләкне белү вә аңлау, камил ихтыяр вә теләк белән шул мәсләкне кабул итү вә шуның белән гакыл кылудыр. Моңа шуннан башка юл юк.

Шушы мәсләк үзе дин булып, шуны кабул һәм дә өскә лязим кылу – динне кабул итү вә динле булудыр. Бу сүзне кыскарак әйтергә хаҗәт төшсә, ул болай була: «Ахирәт көнендә «бәхетле» ләр җөмләсенә керүнең юлы – дөньяда вакытта ислам динен кабул итү вә мөмкин кадәр шуның белән гамәл кылуда».

Диннәрнең соңгысы булып саналган ислам дине – заман ахырына кадәр дөньяга килгән кешеләргә Аллаһы Тәгалә хәзрәтләреннән үзенең рәсүле – илчесе Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) арадашлыгы белән җиткерелгән дин. Бу дин мәгълүм бер кавемгә яки билгеле бер мәмләкәт әһелләренә, чикләнгән заманга махсус яңа бер дин түгел. Бәлки атабыз Адәм (аңа Аллаһының сәламе булсын!) заманыннан башлап Җир йөзендә булган адәм балаларына хак рәсүлләр арадашлыгы белән ирештерелүдә дәвам иткән дин. Ул, һәртөрле үзгәртүләрдән вә алмаштырулардан һәм дә кешеләр тарафыннан кушылган ялгыш уйлардан, хорафатлардан сафландырылып, Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән җибәрелгән хәлендә булган.

Шуңа күрә бу динне кабул итүчеләр үткән заманнарда булган хак пәйгамбәрләрнең барысын – исемнәре беленгәннәрен вә беленмәгәннәрен һәм аларга иңдерелгән хак китапларның һәммәсен раслыйлар.

Әгәр дә башка диннәргә иярүчеләр ошбу ислам динен үз теләкләре белән кабул кылсалар, үзләре тотып килгән диннәреннән, кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган ялгыш уйларыннан, хорафатларыннан, гөнаһлы бәндәләр тарафыннан уйлап чыгарылган төрле ишарәләреннән вә серләреннән, гомумән, бөтен яңа гадәтләреннән арынырга тиешләр. Шулай итеп, алар, чынлап та, күктән иңгән саф ислам динен генә кабул иткән булачаклар.

Ислам диненә төшенү вә аны аңлау күптөрле китаплар уку вә артык гомерләр сарыф итү ихтыяҗы тудырса да, бәндәләрнең шул мәшәкатьләрне вә авырлыкларны күтәрүләре урынлы булыр иде. Ләкин әлеге динне аңлау вә белү өчен, күп вакыт вә артык тырышлык сарыф итүгә ихтыяҗ юк. Игътибарлы кеше өчен аз вакыт та җитә.

Чөнки бу диндә ишарә-фәләннәр, аерым кешеләргә генә хас булган серләр юк, һәммә кагыйдә, ысул вә бүлекләр ачык мәгълүм. Моны ачык итеп вә аңлатып сөйләүчедән ишетү белән төшенергә була. Бу турыда галимнәр белән гади халык арасында артык аерма юк.

Хайван көтеп, таулар арасында кунып күчеп йөрүче вә әлифнең таяк рәвешендә генә булуыннан да гаме булмаган кайбер гарәпләр, рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) хозурына килеп, ислам динен кабул итәләр вә аз гына вакытта шул диннең хөкемнәрен өйрәнеп китәләр, гаиләләренә дә өйрәтәләр иде. Хәлбуки болар үзләре укый-яза белүче түгел, китап вә каләм кебек нәрсәләрнең исемнәрен дә ишетмәгән кешеләр иде.

Ун-унбиш дәкыйка микъдарындагы вакытта дин өйрәнеп, үз яныннан чыгып китүче гарәпләрнең бәгъзе берләре хакында рәсүлуллаһның (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!): «Әгәр дә шушы өйрәнеп киткән нәрсәләре белән гамәл итә алса, җәннәт әһеленнән булыр», – дип, сөенечле сүзләр сөйләгән вакытлары бар иде. Мәгәр ислам динен өйрәтүчеләр арасында җиңел өйрәтә белү үзенчәлегеннән мәхрүм кешеләр булырга мөмкин. Дин өйрәнү теләге белән шундый адәмнәргә очраучыларның ислам динен авыр күрүләре ихтимал. Ләкин гаеп – өйрәтүгә көчләре булмаучылардадыр…

«Ислам дине» дигән сүз – ахирәт гамәлләре белән берлектә, дөньяда гомер итәр өчен, лязим булган мөгамәләләрнең һәммәсен бергә туплаган гомуми төшенчә. Бу сүз һәрвакыт хәтердә булу кирәк.

Ислам диненең нигезе

Ислам дине ошбу өч нигезгә таяна: игътикад (ягъни инану), гамәл, әхлак. Ислам дине хисап бирү көненә дөрес дип ышанудан һәм дә гамәл вә гыйбадәтләрне шәригать кушканча үтәүдән вә әхлакны төзәтүдән гыйбарәт.

Игътикад (инану)

Мөэмин вә мөслим булу өчен, ислам дине тарафыннан булдырылган тәгълиматка туры килә торган Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләргә, китапларга, рәсүлләргә, ахирәт көненә вә тәкъдиргә иман китерү вә чын күңелдән инану лязим.

1. Аллаһы Тәгалә хакында ошбу рәвештә инану кирәк: галәмне вә бөтен тереклекне барлыкка китерүче вә Үзе тарафыннан төзелгән махсус сөннәтләр, ягъни гадәтләр вә кануннар белән идарә итүче Зат – бердәнбер Аллаһы Тәгалә генә. Аллаһы Тәгалә – һичшиксез, бар булучы һәм хакыйкый рәвештә гыйбадәт кылынучы Зат, аннан башка гыйбадәт кылынырга хаклы зат юк. Бөтен күзгә күренгән вә күренмәгән нәрсәләр Аның гыйлеме белән чорнап алынган. Бар тереклек Аның кодрәте, кайгыртучанлыгы вә рәхмәте-мәрхәмәте белән яши. Аның ихтыяры хәтта бер бөртек тузанга да кагыла. Тәңрелек вә тәңрелек сыйфатлары буенча иптәш вә тиңдәштән аерылып тора. Кимчелек, җитешсезлекләрдән өстен. Ихтимал булган үзенчәлекләреннән, бәла-казадан вә золымнан арынган Зат. Галәм Аның кодрәте вә теләге белән көчле, бөтен дөнья Аның күзәтүендә. Барлык камиллек сыйфатларына ия Зат. Җитешсезлек вә ихтимал булган сыйфатлардан үзенең хөкеме белән өстен. Яхшы вә яман эшләрнең тәкъдирчесе. Коръән-Кәримдә телгә алынган исемнәре вә сыйфатлары – һәммәсе хак. Бәндәләрнең бердәнбер өметләре вә сыеначак ышанычлары Аллаһы Тәгалә генә булып, Аннан башка зарар вә файда китерүче юк. Аллаһы Тәгалә үзе төзегән сөннәткә яраклы рәвештә, дөнья эшләрендә төрле сәбәпләр белән файдалы вә зарарлы гамәлләр дә булырга мөмкин.

Аллаһы Тәгаләгә карата ошбу инануны үзебезчә кыскалык белән: «Аллаһы Тәгалә бар вә бер, Ул һичнәрсәгә охшамаган, Коръәндә телгә алынган исемнәре вә сыйфатлары хак, һәртөрле кимчелекләрдән пакь», – дибез.

2. Фәрештәләргә иман китерү вә инану ошбу рәвештә: фәрештәләр Аллаһы Тәгаләнең безгә күренми торган галәмендәге итагатьле бәндәләредер, ягъни колларыдыр. Болар Аллаһы Тәгалә тарафыннан боерылган хезмәтләрен дәвам итәләр, алар – гөнаһсыз вә хөрмәтле бәндәләр, ягъни коллар.

3. Китаплар хакында ышану ошбу рәвештә: Аллаһы Тәгаләнең үз рәсүлләре аша бәндәләргә иңдергән китаплары хак. Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръән исемендәге китаплары Муса, Дауд, Гайсә, Мөхәммәд (аларның һәммәсенә дә Аллаһының хәер-догасы булсын!) пәйгамбәрләргә иңдерелгәннәр. Аерым өлешләре болардан башка пәйгамбәрләргә дә иңдерелгән.

4. Рәсүлләр турындагы иман ошбу рәвештә: кешеләргә ислам динен өйрәтү вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре әмерләрен вә тыюларын ирештерү өчен җибәрелгән нәбиләр вә рәсүлләр хактыр. Бу затлар Аллаһы Тәгаләнең боерыкларын бәндәләргә ирештерделәр вә үз вазифаларын җиренә җиткерделәр. Боларның әүвәлгесе Адәм (аңа Аллаһының сәламе булсын!) булып, соңгысы – Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!). Шул ике арада булган пәйгамбәрләрнең Коръән-Кәримдә телгә алынганнары – һәммәсе хак. Бу рәсүлләр үзләре кешеләр җөмләсеннән булып, инсаннарның тормышлары өчен лязим вә табигый эшләр аларга да хас. Бөтен кешеләр кебек, шәригать хөкемнәре белән куәтләнгән булсалар да, пәйгамбәрләрнең һәммәсе тугрылык вә зирәклек белән сыйфатланган. Алар үзләренең вазифалары булган шәригатькә өндәүне тырышып башкардылар. Рәсүлләрнең һәрберсе хыянәт вә сер итеп саклау кебек әхлаклардан вә, гомумән, гөнаһлы эшләрдән арынган. Бәгъзе вакытларда дөнья эшләрендә онытулары вә ялгышулары булса да, динне ирештерүдә бу сыйфатлардан сәламәтләр.

5. Ахирәт көненә ышану ошбу рәвештә: дөньяда булган бу көндәге фани вә вакытлы һиммәтләргә нисбәтән, «ахирәт» исемендә бөтенләй башка рәвештә икенче бер мәңгелек тормыш бар. Бу мәңгелек тормышта дөньяда кылган эшләр хакында кешеләр хисап бирәчәкләр вә гамәлләренә күрә җәза вә яхшылык күрәчәкләр. Бу хәл дөньяда гомер сөрүчеләрнең башларына, һич шөбһә юк, киләчәк. Әлеге мәңгелек тормыш гомуми рәвештә мәгълүм булса да, тәфсиле вә ни рәвештә булачагы бу дөньядагы кешеләргә билгеле түгел. Кешеләрнең дөньяви үзенчәлекләре вә гыйлем сәбәпләре аны тәфсилләп белерлек дәрәҗәдә яратылмаган. Коръән-Кәрим бу тормыш турында хәбәр биргән булса да, ул кешеләрнең кодрәтләре моңа җитәрлек кадәр генә биргән.

6. Тәкъдиргә ышану вә иман китерү ошбу рәвештә: изгелек вә явызлык тәкъдире Аллаһы Тәгаләдән булып, монда бәндәләрнең катнашлары юк. Бәндәләрнең катнашлары булган нәрсә – Аллаһы Тәгалә биргән вә бәндәләр йөрәгенә сеңдергән кодрәтне вә ихтыяҗны сарыф итү генә. Әгәр бәндә үзенә Аллаһы Тәгаләдән бүләк ителгән, йөрәгенә сеңдерелгән кодрәтне вә ихтыярны яхшы эшләргә сарыф итсә, Аллаһы Тәгалә шуны холык итә. Әгәр бозык эшкә сарыф итсә, Аллаһы Тәгалә шул бозык эшне холык итә.

Бәндәнең изге эшләре бәрабәренә савап вә яман эшләре бәрабәренә җәза күрүе – үзенә бирелгән ихтыярны кулда тоту сәбәбеннәндер. Кулда тотуга «кәсеп» дип тә әйтеләдер.

Бу урында телгә алынган «инану» да урын вә нәселнең, заман вә кеше табигатенең әсәре вә катнашы юк. Шуңа күрә яратылганнарыннан вә гакыл ияләре булганнарыннан башлап заман ахырына кадәр дөньяга килгән вә киләчәк бөтен адәм балалары болар өчен җаваплы. Бу инануны һәммә рәсүлләр бер рәвештә ирештерделәр, араларында үзгәреш булмаганлыгы мәгълүм.

Дин – илаһи канун булганлыктан, һәрнәрсәдән элек шул динне төзүче Аллаһы Тәгаләне зиһен ирешкән вә кодрәт җиткән дәрәҗәдә тану вә Аңа камил ихлас белән иман китәрү вә чын күңелдән ышану лязим буладыр.

Бу урында телгә алынган инану маддәләре диннең нигезен тәшкил итсәләр дә, дәрәҗәләрендә билгеле бер аермалыклар да бар. Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның тарафыннан төзеләчәк (бәлки, элеккеге вакытларда төзелеп, эше тәмамдыр) ахирәт көненә иман китерү, ягъни ышану беренче дәрәҗәдә булып, башкалары шуларның тармакларыдыр.

Шуңа күрә беренче дәрәҗәдәге һәм аңа ни-нәрсә хөкемендә булган маддәләргә иман китерүче кеше үз өстенә төшкән вазифаны лязим дәрәҗәдә үткән, бу дөньяга килүнең хикмәтен вә серен яхшы аңлаган була. Әмма Аллаһы Тәгаләнең барлыгын белүдә адәм баласының гакылы җитәрлек булса да, аны тәүхид656 вә тәкъдис657 кылуда һәм дә тәнзиә658 тугрысында гакылның лязим дәрәҗәдә хезмәт итә алмавы беркадәр мәгълүм. Бу уңайдан дәхи күкнең өйрәтү вә аңлатуына ихтыяҗ бар. Әмма ахирәт көнен белүдә гакыл үзе җитәрлек түгел. Аллаһы Тәгаләне тиешле рәвештә тәүхид кылу тугрысында рәсүлләрнең аңлатуларына ихтыяҗ булган кебек, асыл ахирәт көне вә аңа ышану буенча да рәсүлләрнең өйрәтүләренә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләренә туры юл күрсәтүчеләр итеп рәсүлләр җибәрде. Бу хөрмәтле затлар, үз өсләренә йөкләнгән хезмәтләрен үтәп, ахирәт галәменә сәфәр иттеләр. Өйрәткән гыйлемнәре безнең заманнарыбызга килеп җитте. Инша Аллаһ, моннан соң да өзлексез дәвам кылыныр.

Һәрхәлдә, бу инанулардан иң әһәмиятлесе вә иң заруры Аллаһы Тәгалә тугрысында булганыдыр. Хакыйкый рәвештә Аллаһы Тәгаләне бер дип тану – бәндәнең беренче бурычы. Бу – Аллаһы Тәгаләне иптәштән, гаҗизлек һәм дә ихтимал булган эшләрдән тәнзиә вә тәкъдис кылу вә аңа күңелне тәмам юнәлдерүдер. Бәндәнең камил сыйфатларга ия булган хакыйкый Барлыкка китерүчесен тануы һәм әлеге Барлыкка китерүчесенең бөтен тереклекне Үзе теләгәнчә кулда тотуын вә идарә итүен шөбһәсез белүе – шушы хәлнең уңышлы булуыдыр.

Бу эш сәбәбеннән бәндәнең дәгъва кылулары, түбәнчелек күрсәтүе вә буйсынулары, ялвару вә тәүбәләре, бөтен гыйбадәтләре, зар вә моңнары ялгыз Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә булуы лязим. «Иййәкә нәгъбүдү вә иййәкә нәстәгыйнү»нең мәгънәсе дә шулдыр.

Гамәл вә әхлак ислам диненең нигезләреннән булсалар да, алар – хакыйкать хәлдә Аллаһы Тәгаләгә вә ахирәт көненә, пәйгамбәрләр хакында булган ышануларга тармак булып, әлеге ышануларның нәтиҗәләреннәндер. Әгәр Аллаһы Тәгаләгә, ахирәт көненә вә рәсүлләргә иман вә инану булмаса, гамәл кылудан вә әхлакны төзәтүдән файда күреләчәк түгел. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләгә, ахирәт көненә вә рәсүлләргә иманнары вә ышанулары булмаган кешеләр дөньяда да, ахирәттә дә бәхетсезләр вә мәңгелек хәсрәтләргә дучар ителәләр. Аллаһүммәх-фәзъна659!

Гамәл

Адәм балалары, – Аллаһы Тәгаләнең теләге белән яратылганлыклары, ягъни барлыкка китерелгәнлекләре сәбәбеннән, аның бәндәләре вә коллары. Шуңа күрә боларның Аллаһы Тәгаләгә коллык итүләре вә бәндәлек вазифасын үтәүләре лязим. Аллаһы Тәгаләгә рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) тарафыннан коллык итү вә бәндәлек кылу рәвешләре – һәммәсе ачык күрсәтелде вә өйрәтелде. Бу бөтен ислам галәменә күктәге кояш рәвешендә мәгълүм булды, шөбһә-фәлән калмады. Бу вазифалардан бәгъзеләре өчен мәгълүм вакытлар вә заманнар да билгеләнде.

Бу урында «гамәл» дән Аллаһы Тәгаләгә коллык итү (гыйбадәт кылу) вә нәфесне тәрбия вә тәзкия итү660 белән шөгыльләнү максат ителәдер. «Гамәл» нең икенче бер, гомумхалык арасындагы мәгънәсе дә бар. Анысы гыйбадәтне, мөгамәләләрне һәм кыенлыкларны эченә ала.

Әгәр бәндәләр изге гамәлләр кылу, рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы вә сәламе булсын!) өйрәткән гыйбадәтләрне дәвам итү вә шушы арадашлыклар ярдәмендә нәфесләрен тәрбияләү белән шөгыльләнсәләр вә шул эштән ләззәтләнсәләр, чын ниятләре белән Аллаһы Тәгаләгә юнәлсәләр, югарыларның да югарыларына тиң булырлар. Әмма әгәр дә нәфесләрен бозык эшләр белән пычратсалар, әшәкелек һәм бозыклык артыннан йөрсәләр, җенси дәрт әсире булсалар, ул вакытта түбәннәрнең дә түбәннәренә төшүләре ихтимал…

Ислам динендә шәригать кушкан гамәлләр (гыйбадәтләр) Коръән-Кәримдә гомуми рәвештә бәян ителеп, шуларның рәвешләрен тәфсилләп өйрәтү рәсүлуллаһка (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) тапшырылган. Рәсүлуллаһ үзенең сүзләре белән дә, эшләре белән дә бу гамәлләр вә гыйбадәтләрнең ни рәвештә кылынуларын үз өммәтенә тәмам аңлатты вә өйрәтте. Башка бер рәсүл килүгә ихтыяҗ калмады.

Мөэминнәргә лязим булган вә йөкләтелгән гыйбадәтләр болар: а) ышану лязим булган маддәләргә ышану белән бергә, тел белән икърар кылу вә ошбу ышану белән икърарны ахыр гомергә кадәр сәламәт хәлендә саклау. Бу эш тел гамәле була. Чөнки ышану күңел эше генә булганлыктан, башкаларның аннан хәбәре булмый. Шул хәл башкаларга да мәгълүм булсын өчен, тышкы бер билгегә ихтыяҗ тоту табигый. Бу тышкы билге тел белән икърар кылу буладыр; б) тәүлектә биш вакыт фарыз намазларны үтәү; в) һәр елны Рамазан аенда ураза тоту; г) байлыгы булса, һәр елны бер мәртәбә зәкят бирү; д) көче җитсә, үз гомерендә бер мәртәбә хаҗ кылу.

Ислам динендә булган «гамәл» һәм «игътикад», ягъни «инану» төшенчәләренә заман, урын, табигать вә бәндәләрнең кәефләренең азмы-күпме тәэсире булганлык мәгълүм. Шуңа күрә хөрмәтле пәйгамбәрләр тарафыннан һәр кавемгә вә һәр заманның үзенә яраклы вә гомуми хәлләргә туры килгән рәвештә өйрәтү бирелә вә өйрәтелә иде.

Сүзнең кыскасы шул: асыл гыйбадәтләр диннең нигезеннән булсалар да, аларның сурәтләре вә рәвешләре диннең нигезеннән түгелләр. Шуңа күрә пәйгамбәрләр тарафыннан өйрәтелгән гыйбадәтләрнең рәвешләрендә вә сурәтләрендә, вакытларында вә урыннарында аерымлыклар вә башкалыклар булырга мөмкин.

Әхлак

Мөэмин кешегә мөмкин кадәр үзенең нәфесен начар әхлактан сафлау вә яхшы әхлак белән зиннәтләү лязим. Әгәр дә кешеләрнең холыклары төзек булса, башка эшләре дә төзек булачак вә мәгыйшәтләре дә төзәләчәк. Холык төзәтүгә кызыксындыручы аятьләр Коръән-Кәримдә вә рәсүлуллаһның (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) хәдисләрендә вә фәрманнарында күп.

648.Нәби – Аллаһы Тәгалә исеменнән хәбәр бирүче, пәйгамбәр.
649.Рәсүл – Аллаһы Тәгаләнең илчесе, пәйгамбәр.
650.Тәблигъ – ирештерү, җитештерү, хәбәр итү.
651.Тәгълим – өйрәтү, белдерү, укыту, дәрес бирү.
652.Мәҗәллә – журнал, җыентык.
653.Игътикяф – изге саналган җир, берәр изге саналган урыннан (мәчеттән) чыкмыйча, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яту.
654.Аллаһыга дан, мактау һәм Аның сайлап алынган колына сәлам булсын!
655.Ислях – яңарту.
656.Тәүхид – бер генә Аллага ышану.
657.Тәкъдис – изге дип ышану.
658.Тәнзиә – үзен начарлыктан ерак тоту.
659.Аллаһүммәх-фәзъна – и Аллаһыбыз, безне Үзең сакла!
660.Тәзкия итү – пакьләү, сафландыру.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
15 сентября 2021
Дата написания:
1996
Объем:
421 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-04252-9
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают