Читать книгу: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», страница 21

Шрифт:

Әхлак төзеклеге – бәндәнең үзен барлыкка китерүчегә вә үзенең туганнары булган адәм балаларына тугрылыгы лязим булган дини вә дөньяви вазифаларны һичбер максат катнаштырмыйча, берәр төрле яхшылык вә изгелек күрүне зур теләк итмичә, бәлки, үз вазифасы булганлыктан гына үтәве ул.

Шуңа күрә бәндә үз өстенә йөкләнгән гыйбадәтләрне җәннәт өмете вә җәһәннәм хәвефе белән түгел, бәлки үзенә лязим булган вазифаны өстеннән төшерү вә бурычны үз вакытында үтәү теләге белән башкарырга тиеш. Бәндә булсаң – бәндә бул! Үз өстеңдә булган бурычларыңны үтә! Шуннан башкасы белән эшең булмасын!.. Әгәр адәм баласының күңеле пакь вә әхлагы төзек булса, Аллаһы Тәгаләгә карата үз өстенә төшкән вазифаларын да, кешеләргә карата булган мөгамәләләрен дә саф күңеле вә саф вөҗданы белән үтәр. Бу эш бәрабәренә берәр төрле мәнфәгать күрү вә берәр максат тоту өметен күңеленә китермәс.

Ислам динендә әһәмият бирү вә мөмкин кадәр гамәл кылу лязим булган яхшы әхлак күп. Шул җөмләдән ошбу эшләр бар:

Ата-ана хакын үтәү. Якын карендәшләрне олылау. Күршеләр белән яхшы мөгамәләдә гомер сөрү. Гомумән, бөтен мөселманнарны дин кардәшләре санап, һәрвакыт хакларын хаклау вә яхшы мөнәсәбәттә булу. Үз гаиләңнең вә, гомумән, яшәү өчен кирәкле маллары вә аларның тәрбияләре үз өстенә йөкләнгән җаннарның тормышларын мөмкин кадәр тәэмин итү. Мөбах кәсепләр белән шөгыльләнү. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән булдырылган нигъмәтләр бәрабәренә көч җиткән кадәр шөкер итү. Вәгъдәдә тору. Мөрәүвәтле661, сабыр вә тыйнак була белү, һәр кеше хакында гаделлек белән мөгамәлә кылу. Югалту вә хаталыкларны игътибарга алмау, болардан кичү (гафу итү). Икейөзләнеп вә кешеләр күрсеннәр өчен түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә сөйгән эшне эшләү нияте белән өстен вә гүзәл юлга керү вә башкалар.

Яхшы әхлакның киресе вә каршысы – бозык әхлак. Бозык әхлак та күп. Шул җөмләдән болар бар:

Аллаһы Тәгаләгә иптәш кату һәм үзеңне Аңа тиңләү (Аллаһ сакласын, Аллаһ сакласын, Аллаһ сакласын!). Динсезлек вә динсезлеккә сәбәп булган һәртөрле эш. Ата-ананы рәнҗетү. Хаксызга кеше үтерү. Үз-үзеңне үтерү. Зина кылу. Исерткеч эчү. Урлау. Дуңгыз ите ашау. Җәбер вә золым итү. Гайбәт вә ялган сөйләү. Сүз йөртү. Хыянәт кылу. Отыш уйнау. Исраф кылу. Кешеләрдән көлү вә кешеләрне мәсхәрә кылу. Тәкәбберлек итү. Якын кардәшләрдән киселеп тору. Кире кагыла торган эшләр эшләү. Бозык вә яман эшләр кылуга кешеләрне котырту вә аздыру. Изге эшләрдән тыю. Ялган ант итү. Ялган таныклык бирү. Кешеләр белән сүгешү вә тиргәшү. Кешеләргә яман исемнәр тагу. Көнчелек итү. Яла вә бәла ягу. Кешеләрнең кимчелекләрен вә гаепләрен эзләү. Башкалар хакында бозык уйда булу. Комсызлык. Саранлык. Битәрләү. Соңгы чиккә җитми торып үләксә ашау. Ятим малына кул сузу. Риба, ягъни процент алып ашау. Пакь кешене зина белән пычрату. Яла ягу вә кеше өстеннән ялган сүз сөйләү. Икейөзләнү. Әшәкелек. Хәер сораучыга каты мөгамәлә кылу. Каты күңелле вә тәмсез телле булу. Кеше хакында каһәр дога кылу. Вәгъдәдә тормау. Аллаһы Тәгаләнең хөкеменнән имин булу. Өмет кисү. Кешеләрнең серләрен фаш итү вә башкалар.

Ислам динен ирештерү вә өйрәтү

Адәм балаларына ислам динен ирештерү вә өйрәтү турында Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре рәсүлуллаһка (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!): «Әй рәсүлем! Үзең илче булган адәм балаларын хикмәтле сүзләр вә кабул ителгән дәлилләр, яхшы вәгазьләр, яхшы бәхәсләр белән ислам диненә өндә! Синең вазифаң – ислам динен ошбу өч төрле юл белән өндәү вә аны кешеләргә игълан итү, белдерү. Әмма аларның туры юлга керүне табулары – синең кодрәтеңнән читтә. Раббың – Аллаһы Тәгаләң азгынлыкта дәвам итәчәкләр белән туры юлга керүне табачакларны Үзе белер һәм һәрберсенең хак җәзаларын вә хак савапларын бирер», – дип хәбәр биргән.

Хакыйкать хәлдә адәм балалары өч сыйныфка аерыла:

Беренчесе – җәмгыятьнең өстен катлам кешеләре. Болар – гакыллары камил вә фикерләре дөрес, игътибарлы вә булдыклы, файдалы вә зарарлы эшләрне аера белүгә сәләтле, бөек мәгънәләргә ия вә һәрвакыт ышаныч белдерүгә, эшләренең нәтиҗәсен тикшереп, файдалы тарафны кабул кылуга хирыс кешеләр. Икенчесе – гади халык. Боларның сәләтләре зәгыйфь булып, сизелеп, күзгә күренеп тормаган башка эшләргә артык исе китми. Тышкы гадәтләргә вә рәсем булып әверелгән эшләргә хилафлык итүдән сакланалар. Катгый дәлилләр белән таныш түгелләр. Шуның белән бергә, асыл холыклары вә тумыштан булган табигатьләре сәламәт. Яхшы сүзләрне игътибар белән тыңлыйлар вә иярүгә, кабул итүгә әзерләр. Тәкәббер вә үзсүзле түгелләр. Өченчесе – үзсүзлеләр, нык карышучылар. Болар – асыл холыкларында һәрбер хак сүзгә бозык нәрсәләр белән каршы торуны вә тискәреләнүне үзләре өчен мәсләк итүчеләр. Алар – түбәнлеккә бирелгән, табигатьләре буенча үз күңелләрендә булган нәрсәләрне тыңламаучы, кабул итмәүче вә, һичшиксез, каршы торучы адәмнәр.

Коръән-Кәримдә өч төрле сыйныфка карап өч төрле юл күрсәтелә. Беренче сыйныфка керүчеләрне – җәмгыятьнең өстен катлам кешеләрен ислам диненә керергә өндәү хикмәтле сүзләр сөйләүдән, катгый дәлилләр китерү вә җиңел юллар бәян итүдән гыйбарәт була. Икенче сыйныф булган гади халыкны ислам диненә өндәү һәм яхшы вәгазьләр сөйләү юлы белән кертеп була. Өченче сыйныфны – үзсүзле, нык карышучыларны өндәү юлы ягымлылык вә йомшаклык күрсәтүдән, яхшы итеп бәхәсләшү вә ныклы дәлилләр китерүдән гыйбарәт.

Бу урында шуны хәтердә тоту лязим: югарыда телгә алынган изге аять белән рәсүлуллаһка (аңа Аллаһының хәер-догасы вә сәламе булсын!) булган фәрман бер аңа гына түгел. Шуның өчен өсләренә туры юлга күндерү вә өйрәтү вазифасы йөкләнгән галимнәр һәр гасырда вә һәр өлкәдә югарыда телгә алынган фәрманга охшату вә аңлап гамәл кылу хакында йөкләмәләр вә күрсәтмәләр бирәләр. Шуңа күрә бу – һәр замандагы җәмгыятьнең өстен катлам, гади халык, үзсүзле, нык карышучы сыйныфларына караган бәндәләрнең күңелләренә ислам динен салу буенча тырышучы затларның һәрберсенә лязим булган вазифадыр.

Һәрхәлдә, рәсүлуллаһка (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) ислам динен адәм балаларына өйрәтү вә ирештерү фәрманы Аллаһы Тәгалә хәзрәтләреннән катгый сурәттә иңдерелгән иде. Коръән-Кәримдә: «Әй рәсүл! Раббың тарафыннан сиңа иңдерелгән хөкемне кешеләргә ирештер! Әгәр дә моны кылмасаң вә ирештермәс булсаң, Аллаһының боерган эшен үтәмәгән булырсың (рәсүллек вазифасын үтәү хакында кешеләрдән курыкма!). Аллаһы сине кешеләрдән саклар. Аллаһы кяфер булган кавемнәрне туры юлга салмас», – диелә.

Бу аятьнең ирештерү хакындагы сүзләре рәсүлуллаһка (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) булса да, ишарәсе бөтен өммәткәдер. Рәсүлуллаһның үзенең дә ирештерү вә өйрәтү турында гыйлем әһелләренә әмерләре күп…

Озын сүзнең кыскасы шул: ислам динен белмәгән кешеләргә – кирәк алар бу көндә мөселман булсыннар, кирәк ислам динендә булмасыннар – шул динне ирештерү вә өйрәтү ислам динен белүчеләргә лязим бер эштер, һәр гасырда вә һәр урында булган бабайларның бу дин хөкемнәрен үз халыкларына һәм, гомумән, ошбу диннән мәгълүматлары булмаганнарга белдерүләре – аларның өсләренә йөкләнгән изге вазифаларыдыр.

Мәгәр бу заманда булган мәдәниятле вә мәгълүматлы милләтләргә ислам динен ирештерү вә өйрәтү өчен үзенә күрә хәзерлек вә шул вазифаны үтәүгә көч кирәк. Бу хезмәт һәркем өчен уңышлы була торган эшләрдән түгел. Әлеге хезмәт өчен лязим булган шартларны тәфсил итү урыны бу түгел.

Ислам дине – өстен мәдәният һәм адәм балаларын ислях, ягъни яхшыга үзгәртү дине

Бу урындагы «ислях» сүзеннән башка диннәрдә бөтенләй булмаган яки булып та ислам динендәге мәртәбәгә күтәрелә алмаган үзенчәлекләр күздә тотыла. Шул үзенчәлекләр җөмләсеннән бәгъзе бер маддәләр телгә алына.

Тәүхид вә тәнзиә

Үзенең барлыгын инкяр итмәгән вә тереклектә дәвам иткән, хәлләрне игътибар күзе белән күреп торган вә шул очракларда гакылын йөртеп фикерли алган кеше өчен Аллаһы Тәгаләнең барлыгын инкяр итү мөмкин түгел. Аллаһының барлыгын инкяр итүче кеше үзе никадәр генә: «Мин үземнең барлыгымны инкяр кылмыйм», – дип дәгъва кылса да, аның бу дәгъвасы коры бер дәгъвадан гына, үзсүзлелегеннән генә булып, хакыйкать хәлдә бу кеше үзенең барлыгын инкяр итүчедер.

Шуңа күрә бу кеше белән сүз көрәштерү урынлы түгел, бәлки: «Ләкүм динүкүм вә ли дини»662, – дип, бәхәсне өзү урынлы.

Ислам диненең нигезе булган Коръән-Кәрим Аллаһы Тәгаләне тәүхид вә тәкъдис кылуны, тәнзиә итүне аңлата вә өйрәтә. Охшатып вә чагыштырып, гәүдәләндереп күз алдына китергән кебек, ихтимал булган үзенчәлекләрдән өстен, изге итеп ышандыра. Әмма тел җитешмәгәнлек сәбәбеннән бәгъзе бер үзенчәлекләр дә кирәк вә аларга мохтаҗлык булганда: «Йәдү Аллаһи фәүка әйдиһим»663, «Җәлле йәдаһ мәбсутатани»664 кебек гомуми сүзтезмәләр буладыр. Ләкин бу рәвештәге сүзләрдән туры мәгънә күздә тотылмавы «Лимән кәмислеһе шәйэән»665 кебек катгый дәлилле аятьләрдән мәгълүм.

Һәрхәлдә, Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларында булган фикерләрдән вә зиһеннәр йөргән ихтималлардан өстен дәрәҗәдә икәнлегенә шөбһә юк…

Аллаһы Тәгаләне ислам динендә нигез итеп тотылган дәрәҗәдә тәүхид вә тәнзиә кылу, изге итеп ышану башка диннәрдә юк. Кулда йөргән изге китапларда бу күзгә чалынмый.

Ислам дине буенча Аллаһы Тәгалә – һәрнәрсәдә чагылучы вә һәрнәрсәне белеп торучы. Бәндәләрнең күңел белән дога вә гыйбадәт кылуларында, иман китерүләрендә, тәүбә итүләрендә арадашларга ихтыяҗлары юк. Шуңа күрә бәндәнең бөтен гыйбадәте, бөтен буйсынуы вә түбәнчелеге, догалары, тәүбә һәм ялварулары – һәммәсе бер Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә булуы лязим. Шәригать хөкемнәрен пәйгамбәр арадашлыгы белән белү вә өйрәнү – башка мәсьәлә.

Моңа кадәр сөйләнгән сүзләрнең кыскача нәтиҗәсе ошбудыр: Аллаһы Тәгаләне бу урында сөйләнгән рәвештә тәүхид вә тәнзиә итү – адәм балаларының үз араларында бердәмлек белән гомер сөрүләренә иң көчле чара вә сәбәптер. Барлык пәйгамбәрләрнең өйрәнгән диннәре, ошбу урында телгә алынганча, Аллаһы Тәгаләне ихлас белән тәүхид вә тәнзиә итү нигезенә корылган иде. Шуңа күрә барлык кешеләр өчен иң сәламәт булган мәсләк вә башка юлларга караганда да ышанычлы вә куркынычы аз булган юл – дөньяда барлык чаралар белән ихластан Аллаһы Тәгаләнең Үзенә әйләнеп кайту, бөтен зар вә моңнарыбызны Аңа ачып бирү вә өметләребезне Аңа юнәлдерүдер…

Уку вә гыйлем

Уку вә гыйлем алу ислам динендә беренче нигезләр җөмләсеннән санала. Рәсүлуллаһка (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) беренче мәртәбә килгән вәхидә: «Әй Мөхәммәд! Тереклекне барлыкка китергән вә кешене оешкан кан кисәгеннән яраткан Раббыңның хөрмәтле исеме белән укы!.. Әй Мөхәммәд! Сиңа укырга кушкан Раббының исеме белән укы!.. Адәм баласына каләм белән язу язуны өйрәтүче вә белмәгән нәрсәләрне белдерүче шул бөек Заттыр», – диелә.

Ислам диненең Җир йөзенә таралуы, кешеләрнең мәдәният һәм өстенлек кәсеп итүләре гыйлем өйрәнү сәбәпле булачагына ишарәт йөзеннән булса кирәк, беренче мәртәбә килгән вәхидә уку һәм дә каләм телгә алынды. Уку вә гыйлем өйрәнүгә кызыксындырган вә өндәгән аятьләр Коръән-Кәримдә күп…

Гакыл

Дөньяда булган өстенлекләрнең чишмәсе вә һәртөрле әдәпләрнең елгасы, Аллаһы Тәгалә хәзрәтләреннән мөрәҗәгать ителеп вә шаһит тотылып сүз сөйләнә вә фәрманнар бирелә торган нәрсә – гакылдыр. Коръән-Кәрим бәндәләргә гакылдан файдаланырга, алдан күрүчән һәм фикерләүчән булырга өнди, ислам диненең терәге гакыл икәнлекне белдерә. Ышану-инанулар ягыннан гакылның вазифасы әһәмиятле икәнен ачык аңлата. Ошбу сәбәптән дә ислам динендә гакылга каршы вә дөрес гыйлемгә файдасыз булган ышану юк, булуы да сурәтләнми. Дөрестән дә, ислам диненең нигезе вә барлыкка китерү хикмәтенең терәге – гакыл.

Әхлакның вә, гомумән, диннең вәхи белән аңлатылуына хаҗәт төшү ислам диненең нигезе – гакыл дигән дәгъвага каршы түгел. Чөнки ислам динендә гакылга каршы нәрсә юк. Ләкин кузгалмый вә искәртелми торган гакылның онытылуы вә игътибарсыз калуы мөмкин. Шуңа күрә пәйгамбәрләр аркылы уятуга һәм искәртүгә ихтыяҗ бар…

Ислам диненең исерткеч эчүдән тыю буенча булган хикмәтләреннән берсе – исерткеч эчү аркасында гакыл нигъмәте китүдән кешеләрне саклаудыр. Вакытлы гына китү булса да, бу – адәм баласының бәхетенә каршы бер эш. Аз гына вакытта гакылсыз булып тору сәбәбеннән дә зур бер афәт килүе мөмкин.

Тигезлек

Ислам дине карашынча, бар кешеләр тигез булып, аерма Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалык итү җәһәтеннән генә булыр. Ләкин бу аерманың нәтиҗәсе дөньялыкта түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә хозурында – ахирәттә генә күренәчәк. Бәндәнең тәкъвалыгы Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә мәгълүм сер вә башкалардан яшерен булганлыктан, дөньялыкта олы һәм кече, падишаһны олылау – һәммәсе гаделлек кануны хозурында вә шәригать карашынча тигездер.

Тәкъва, ягъни диндар дип уйлаган кешеләрнең Аллаһы Тәгалә каршында тәкъва булмаулары, тәкъва түгел дип уйлаган затларның Аллаһы Тәгаләгә якын булулары мөмкин. Шуңа күрә дөньялыкта бәгъзе бер бәндәләренең гадәти кешеләр белән Аллаһы Тәгалә арасында арадашлык итүләре сурәтләнми. Шунлыктан һәр бәндәнең үз хаҗәте хакында Аллаһы Тәгаләгә үзе мөрәҗәгать итүе лязим буладыр. Коръән-Кәримдә, рәсүлуллаһка (Аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) мөрәҗәгать итеп: «Әй Мөхәммәд! Мәҗүсиләргә «Мин сезнең кебек бер кешемен, Аллаһыгыз – бер Аллаһ кына, Аңа карата турылыклы булыгыз! Аңа гафу итүен сорап ялварыгыз, ахирәтне кире каккан кяферләргә кайгы!» дип миңа вәхи килде, дип сөйлә!» – диелә.

Коръән-Кәримнең ошбу аяте вәхи белән хөрмәтләнгән булудан башка пәйгамбәребезнең бүтән кешеләрдән аермасы юк икәнлеген, шуңа күрә аның үзенә гыйбадәт кылулар, тәүбә итүләр ярамаганлыгын ачык белдерә.

Барлык кешеләр арасында тигезлек хөкеме йөреп, тәкъвалыктан башка хәлләрдә аерымлыклар юк икәнлекне аңлата торган аятьләр Коръән-Кәримдә күп. Шул җөмләдән ошбу аятьләр телгә алына: «Йа Мөхәммәд! Мәҗүсиләргә вәгазь сөйлә вә аларны Аллаһы Тәгаләнең җәзасы белән куркыт, шуны хәтерләренә төшер! Син вәгазь сөйләүче һәм хәтергә төшерүче генә булып, аларны көчләүче вә аларга ирек бирүче яки җәберләүче түгелсең!»; «Әй Адәм балалары! Без сезне тигез итеп бер хатыннан яраттык. Бер-берегезне белеп тануыгыз өчен, сезне төрле ыруглар вә гаиләләрдән кылдык. Аллаһы Тәгалә каршында сезнең хөрмәтлеләрегез – тәкъвалыгы ягыннан башкалардан артык булган адәмнәрдер».

Вөҗдан иреге. Ирексезләмәү

Ислам диненә ышану вә иман китерү көчләүгә вә куркытуга түгел, бәлки гакыл канәгать иткән дәлилгә бина ителергә666 вә бу хәл күңелнең камил ихласы белән булырга тиешле. Күңелендә дәлил булмаган вә күңеле карар тапмаган, ихластан түгел, ә тыштан гына мөэмин булып күренүче кеше монафикъ санала. Шуңа күрә Коръән-Кәрим «Диндә ирексезләү вә көчләү юк, гакыл әһелләре карашларында хаклык ялганнан һәм дә иман көфердән, ягъни динсезлектән аерылды вә беленде»; «Әй Мөхәммәд! Мөэмин булу хакында инсаннарны ирексезләү синең теләгең түгел»; «Әй мөэминнәр! Сез үз нәфесегезне тикшерегез вә нәфесегезне хак юлга күндерү тырышлыгын кылыгыз, әгәр дә сез үзегез хаклыкны табып шуңа иярсәгез, адашучыларның гаепләре сезнең өстегезгә төшмәс, алар хатасы өчен сез җаваплы булмассыз» ди.

Сүзнең кыскасы шул: Коръән-Кәримнең «Лә икраһ фид-дин»667 дигән сүзе – ислам дине нигезләреннән берсе вә ислам сәясәтләреннән кабул күрелгән вә хөрмәтле бер сәясәт.

Ислам дөньясында булган сугышларның һичберсе дингә ирексезләү өчен түгел, бәлки сугыш хәлендә торучы дошманнардан ислам мәмләкәтен саклау вә әһле исламны яклау, фетнәне басу вә гомуми зыянны өстән җибәрү өчен булды. Дингә көчләү хакында ислам дөньясында бер генә кылыч та күтәрелгәне юк. Бу ислам тарихы белән таныш затларга мәгълүм. Мөртәтнең, ягъни диннән язган кешеләрнең үтерелүе дә дингә ирексезләү өчен түгел. Бу мәсьәләне «Әл-бәлягыль-мөбин» дә668 442 нче хәдис шәрхендә тәфсилләп бәян иттек.

Христиан руханилары Аурупада төзегән Ингзисиюн мәхкәмәсе тарафыннан христиан диненә көчләү сәбәбеннән үтерелгән җаннарның дәфтәрләргә язылганнары гына да адәм ышанмаслык дәрәҗәдә күп. Шуларның яртысы утка салып яндырылган. Вөҗдан иреге хөкем сөргәнлектән, исламнарда мондый эшләр булмаганлыгы мәгълүм.

Ислам динендә шәригать кушкан вә эшләнгән өндәү хикмәтле сүз вә яхшы вәгазьләр сөйләүдән һәм яхшы юл белән бәхәсләшүдән гыйбарәт.

Киңәш вә җыелыш, сүз иреге

Ислам дине әһәмиятле эшләрдә киңәш итүне гамәл кыла һәм җыелышка вә сүз ирегенә мөмкинлек бирә. Киңәш хакында Коръән-Кәрим, вәхи белән хөрмәтләнгән рәсүлуллаһка (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) мөрәҗәгать итеп: «Вә шаэүрүһүм фил-эмри»669, – диде (Али Гыймран сүрәсе, 157 нче аять). Шуңа күрә киңәш – ислам динендә мактаулы нигезләрдән бер нигездер.

Әлеге фәрманга күрә рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) вәхи булмаган, әмма хакыйкать хәлдә әһәмиятле дип уйланылган вә җәмәгатькә бәйләнешле булган берәр эшләрдә үзенең сәхабәләренә, ягъни фикердәшләренә киңәш итәдер, хәтта күп вакытта үзенең хосусый фикерен куеп, киңәш бирелгәнчә эш итәдер иде…

Гаделлек

Рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) бөтен галәмгә мәрхәмәт белән җибәрелгәнгә күрә, дөньяны золым вә истибдадтан670 коткару вә адәм балалары арасында мәхәббәт урнаштыру, кешеләрдәге бозык холыклар урынына яхшы холыклар булдыру өчен тырышты, адәм балаларын ошбу эшләргә өндәде һәм үз гомерендә моңа иреште дә.

Гаделлек – ислам динендә беренче дәрәҗәдә бурыч итеп йөкләтелгән вә беренче эшләнгән нигезләрдән. Коръән-Кәримдә «Гаделлектә булыгыз, гаделлек тәкъвалыкка якын бер хәлдер»; «Әй Мөхәммәд! Әгәр дә хөкем кылыр булсаң, гаделлек белән хөкем кыл. Аллаһы Тәгалә гадел булган кешеләрне сөя»; «Аллаһы Тәгалә сезгә әманәтләрне әһелләренә тапшыруны һәм, кешеләрне хөкем иткәндә, гаделлек белән хөкем итүне боера» диелә.

Дуслык вә туганлык

Ислам дине – дуслык вә туганлык дине. Аллаһы Тәгалә «Мәҗүсилек вакытында сезләр бер-берегезгә дошманнар идегез. Аллаһының нигъмәте вә мәрхәмәте белән ислам кабул иткәннән соң, бер-берегез белән дуслаштыгыз, бер-берегезгә дус булдыгыз. Моны һәрчак хәтерегездә тотыгыз!»; «Мөэминнәр, чыннан да, бер-берләре белән кардәшләр, сез кардәшләр арасын төзәтегез!» ди.

Кешеләрнең җәмәгать булып яшәүләре вә бер-берләренә ярдәм итешүләре өчен, араларында дуслык вә мәхәббәт булу, кардәшлек хакларын олылау лязим. Моннан башка җәмәгать вә җәмгыять булып гомер сөрү мөмкин түгел. Ислам дине ошбу нигезне камил дәрәҗәдә нигезләде вә әһле исламны шул мәхәббәт вә дуслыкка өндәде, боларның сәбәпләрен дә ачык белдерде.

Дуслык вә мәхәббәт һәм дә туганлык сәбәпләрен гамәлгә кую тугрысында ислам шәригате әһле исламга ошбу вазифаларны йөкләү белән боерды:

1. Атага-анага буйсыну вә ярдәм итү, аларга шәфкатьле вә мәрхәмәтле булу.

2. Ир булган кеше үзенең хәләл хатыны белән, хатын кеше дә үзенең ире белән яхшы тереклек итү, дөньяның рәхәтләрен вә михнәтләрен уртаклашып алып бару, бер-берсе белән юанып гомер сөрү.

3. Ата-ана үзләренең балаларын дини тәрбия белән тәрбияләү, аларга инсаф вә әдәп өйрәтү.

4. Туганнар үзләренең туганнарының хакларын олылау.

5. Үзара өйләнешү тыелган якын кардәшләр бер-берсенә кушылу вә алар белән килешүдән саклану.

6. Күршеләр белән яхшы мөгамәләдә булу.

7. Бер мөселман икенче бер мөселманга очраганда, сәлам бирү вә сәлам алу.

8. Авырган мөселманга хәлен белә бару.

9. Вафат булган мөселманның җеназасына бару.

10. Кунакка чакырылган урынга сәбәп килеп чыкмаганда бару вә төчкергәндә җавап бирү.

11. Үзе өчен сөйгән мөбах эшне мөселман кардәше өчен дә сөю.

12. Мөселман кешенең гайбәтен сөйләүдән, араларында сүз йөртүдән, мөселман кардәшенә яла ягу вә ялган сөйләүдән, көнләшүдән, гомумән, мөселман кардәшенең хәтерен калдыра торган эшләрдән саклану вә ерак булу.

Нәсел-ыруны саклау

Нәсел-ыруны саклау – ислам динендә иң изге кагыйдәләрнең берсе. Нәсел-ыруны саклау, гаилә төзү максаты белән шәригать кушканча өйләнүне алга сөргәнлектән, ислам дине никах мәсьәләләренә һәм ир белән хатын арасында булган хакларга вә мөнәсәбәтләрнең рәвешләренә, киңәшеп аралашу мәсьәләләренә гаять дәрәҗәдә әһәмият бирә. Ир белән хатынның шәригать кушмаган рәвештә кушылуын ислам дине фахиш, әшәке эшләрдән саный.

Ислам динендә никах рәвеше, бик җиңел булу белән бергә, гаять дәрәҗәдә әһәмиятле вә җитди. Никахның нигезе – шәригать җәһәтеннән никахлары хәләл булган ир белән хатынның шул никахка риза булып, сүз бирешүләре вә шул сүз бирешү вакытында шаһитларның шунда булып ишетеп торулары.

Нәсел-ыруны саклау сәбәпле, дошманнарның явыз ниятләреннән бик көчле вә залимнәрнең хакимиятләреннән имин хәлдә яшәү мөмкин. Лут пәйгамбәр (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) үз кавеме тарафыннан явыз нияткә дучар булган вакытында: «Әй, сезне якларлык вә каршы торырлык көч яки сезне тыярлык нәселем булсачы, ул чагында мин сездән сакланыр идем!» – дигән.

661.Мөрәүвәт – егетлек, ирлек.
662.Ләкүм динүкүм вә ли дини – сезнең үз динегез, ә минем үз динем.
663.Йәдү Аллаһи фәүка әйдиһим – Аллаһының кулы аларның кулыннан өстә.
664.Җәлле йәдаһ мәбсутатани – бөек Зат, ягъни Аллаһы Тәгалә үзенең ике кулын җәйгән.
665.Лимән кәмислеһе шәйэән – кемнедер әйбергә охшату.
666.Бина ителү – нигезләнү.
667.Лә икраһ фид-дин – дингә ирексезләү юк.
668.Әл-бәлягыль-мөбин – чын белән ялганны аеручы хәбәр.
669.Вә шаэүрүһүм фил-эмри – һәм Ул аларга эштә киңәш бирде.
670.Истибдад – деспотизм.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
15 сентября 2021
Дата написания:
1996
Объем:
421 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-04252-9
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают