Читать книгу: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», страница 19

Шрифт:

«Асар»523 дан бер өзек. Мифтахетдин бине Камалетдин бине Ишмөхәммәд

«Акмулла» дип мәшһүр булган бу шагыйрь 1313 һиҗри, 1895 милади елның җөмадиел-әүвәл аенда залимнәр тарафыннан үтерелде вә Мияс заводы каберлегенә китерелеп дәфен кылынды.

Моның кабере өстенә шәех Зәйнулла хәзрәтләре исем вә нәсәбен һәм дә вафат булу тарихын яздырып таш утырттырды диделәр. Үтерүчеләр Гафиятулла Байморад углы белән Мәчетле авылының Дәүләтшаһ Надиршаһ углы дигән кешеләр икәнлек ишетелде.

Акмулла Бәләбәй өлкәсе Дусан исемле авылда Камалетдин Ишмөхәммәд углы исемендә бер имам углы булып, әлеге авылда 1248 һиҗри, 1832 милади елларында дөньяга килгән. Анасы – Сәлим хәзрәт кызы Биби исемендәдер.

Анасы вафатында Акмулланың яшь хәлендә калып, үги ана кулында үскән вә шуның сәбәбеннән күп кыенлыклар күргәнлеге үзенең бәгъзе бер шигырьләреннән дә аңланадыр. Моны караучы яшь анасымы яки башка бер анасымы – Камалетдин мелланың бер хатыны – 1913 елда Богдан исемле авылда тере хәлендә иде.

Акмулланың Әхмәди исемле энесе, гадәти кешеләрдән булып, Туксанбай авылында тереклек итәдер. Акмулладан калган беркадәр байлыгын үзенә алып кайтты, диләр. Шул җөмләдән китаплары, җыентыклары, язулары һәм дә бер чапаны, үтерелгән вакытында өстендә булган ак төстәге бишмәте. Әлеге бишмәтендә үтерүчеләрнең хәнҗәр белән чәнечкән урыннары булганлык та ишетелде.

Акмулла үз гомерендә ике мәртәбә өйләнгән булса да, хатыннары белән яхшы гомер сөрү насыйп булмаган, һәр ике хатыны үзен ташлап киткән. Ышанычлы хәбәрләргә караганда, моның сәбәбе үзенең мәгъзүрлеге524 вә үз хәлен үзе белми вә фикер йөртми өйләнүе булган.

Акмулла үз авылына ерак түгел Җилбалак Тамак авылында Локман исемле бер башкорт мелласы мәктәбендә күп еллар торган вә аннан соң, Мәнәвез Тамак авылында Габдеррахман мелла мәдрәсәсендә бер кыш үткәреп, яше 20 дә вакытында Әнәч (Әнәс) авылына Әхмәдҗан хәзрәт мәдрәсәсенә күчкән.

Мәдрәсәдәге иптәшләре вә замандашлары хәбәрләренә караганда, Акмулла зирәк вә үткен табигатьле һәм дә игътибарлы булса да, һәрбер зирәк кешеләрдә була торган хәлгә муафыйк, дәрес тугрысында тырыш булмаган вә артык ватылмаган, өзгәләнеп укымаган. Тавышы яхшы гына моңлы булып, җырлауга оста булган. Йортыннан азык барып тормаганлык вә атасы да моның хәленә артык игътибар итмәгәнлек сәбәпле, мәдрәсәдәге гомере ачлы-туклы үткән, хәтта бәгъзе бер вакытларда сорамый алырга да мәҗбүр булган. Бу турыда бәгъзе бер маҗаралар да риваять ителәдер.

Акмулла, бердән, үз гаиләсе каршында игътибары булмаганлыктан вә, икенчедән, үзе хакында халык арасында таралган бәгъзе бер яраксыз эшләрне оныттыруны теләгәнлегеннән, ихтимал ки, болардан башка сәбәпләр дә табылганлыктан, 25 яшендә вакытында үзенең ватанын калдырып чыгып киткән вә казах арасына барып кергән.

Казахларның үзләренең аксакалларын хөрмәт итүләрен вә сүзгә осталыкларын, сүзләре иркен булу өстенә, һәрбер мәүзугда525 мисаллар вә чагыштырулар, ата-бабаларның сүзләрен катнаштырып сөйләүләрен, акыннарга булган мәхәббәтләрен вә хөрмәтләрен күреп, Акмуллада алар арасында бәдәви526 булып тору вә сүзләрдә аларга иярү теләге туган, вә ул казах углы казахтан аерып алмаслык бер дәрәҗәгә ирешкән.

Үзендә шигырь сөйләүгә сәләт барлыгын белүе вә шуңа әһәмият биреп, шуның белән шөгыльләнүе ошбу көннән башланган дип уйланыладыр.

Бәгъзе бер хатлары

«Югары таш мәдрәсәдәге мелла Хафизга. Кайгы-хәсрәт йортыннан (Троицк шәһәрендәге зинданны күз алдында тотадыр).

Үткән җомгада Ташкәнд сарты527 мирзасы ясаган туй җыенына олылар вә кечеләр, атлылар вә җәяүлеләр, зур җәмәгать булып, безнең турыбыздан үтеп киттеләр. Мин моны тәрәзәдән күреп утырдым. Баручы-кайтучылардан мине хәтерләренә төшереп, безгә каерылып караучы бер генә кеше дә булмады. Шушы вакытта үзебезнең түбәнлектә һәм ялгызлыкта булуыбызны уйлап, күңелебез төште, ихтыярыбыз китеп, күзләребездән яшьләр тамды. Моңаеп, үз урыныма килеп утырдым да шушы мөнәҗәтне укыдым. Ләкин шул көннән бүгенгәчә килүче булмаганлыктан, мөнәҗәтне тапшыра алмадым.

Мелла Хафиз! Сез ямьлелек һәм ягымлылыктан беркадәр өлеш алгансыз. Шуның өчен бу мөнәҗәтне Сезгә җибәрдем. Иң соңгы максатым һәм күңелдәге теләгем өлешчә шулдыр ки: фәкыйрьнең каләменнән барлыкка килгән кимчелекләрне гафу кыласыз, бичара җанын дога белән шатландырасыз. Моннан элек тә сөйләгән мөнәҗәтләрем бар иде. Аларны казах шәкертләре сорап алып киттеләр. Калганнары булса да, акка күчерелмәгәннәр. Әгәр дә кәгазь алдыра алсам, язып җибәрермен. Барча сораучыларга сәлам күндереп, фатиха өмет ителде. Хөрмәтле дамелла Мөхәммәд мәхдүмгә сәлам әйтегез».

Мөнәҗәт

 
Гаҗәб: һәркем гани528 булса, аңа хөсне дидар529 әйләр,
Фәкыйрь мескенгә пәрва530 юк, мөзәлләт531 берлә зар әйләр.
Фәсахәтдә хисан532 булса ки, Локман хикмәте булса,
Дәрига533! Бәхте юк ирне фәкыйрьлек шәрмсар әйләр534.
Гани бер нафилә535 эшдә дийән тәгърифенә йитмәз536,
Зарурәтдән фәкыйрь яшен түгеп мең игътизар әйләр537.
Гаҗәбдер, гомдәтел-әгъян538 фәкыйрьне гайненә алмаз539,
Вәләкин әгънияләрне540 зәһи садыр кибар әйләр541.
Менеп һиммәт мәтаййасын542 мәһабәт җилдереп байлар.
Берен-бере хозур әйләп, мәрамен543 иддихаль әйләр544.
Шаһамәт малике сәтъвәт табып, бәһҗәтдә бар-фәрҗам545,
Тәфәкөһ бабидә өббоһа сафалар өстевар әйләр546.
Ләбасе фахирә үзрә547 мөсәйкъәл моргы тависдәй548,
Төзеп мәйдан фәзасында549 мәҗалисен ифтихар әйләр550.
Тәвангирләр551 берен-бере тәбәссемдә итеп икъбаль552
Урамчы өенә биңзәш553 фәкыйрьне тар-мар әйләр.
Дәрига, әрҗөмәнд554 ирләр, фәкыйрьлекдән булып паймал555
Хәйа556 пәрдәсене йыртуб, замирен йоргобар әйләр557
Мәсаиб558 чикмәгән инсан559 һавасына дәва булмаз.
Сорашмаз шәйлә кибрендән560, фәкыйрьне ихтикар әйләр561.
Сафа әукатилә мәгърур улып562 дәүранә биш көнлек.
Тәмәтта үзрә563 көрлектән фәкыйрьләрдән нәфар әйләр564
Санадир мөтрифинләрең565 һавасындан мәгаз Алла566.
Ләбасе иске галимдән сәлам алмага гарь әйләр567.
Дәрига, әрҗөмәнд ирләр, фәкыйрьлекдән булып паймал.
Хәйа пәрдәсенә ихрак568, замирен йоргобар әйләр.
Фәкыйрь Акмулла, кил сабыр ит, чәрхнең җәүренә569 син һәм
Үзең мәхбүс, сүзең мәрдүд570 – сиңа кем игътибар әйләр?
Казаның571 серенә һәргиз572 гакыл бары очып йитмәз.
Ләтаиф зимн573 белүе дә гыйбарындан зимар574 әйләр.
Кемен сурәт дә лотф575 идеп, хакыйкать газабына тартыр.
Кемен игъзаз итәр576 ахыр – әгәр заһирдә577 хар әйләр578,
Кемен тоткын итүб бауда, агызып дидәсендән579 кан.
Кемен сәйр итдерүб580 багда581, мәкамен582 гөлгозар583 әйләр.
Кемен (танылмый584) заһир ләтаиф нигъмәте үзрә.
Кемен мәсрур585 итүб даим, гыйбадын586 ихтыяр әйләр.
Назыймны587 сорсаңыз, әй, яр, мәкяне588 хар, эчендә – нар589.
Ләкабе590 мәшһүр Акмулла, хибесдә591 зар-зар әйләр.
Агызуб яшь, йөрәкдән – кан, ятыр тик чыкмаган бер җан;
Дога бирең, әйя хөллан592! – сезә күп игътизар әйләр.
 
* * *
 
Минем кебек булыр микән бәхетсез?
Егет башым әсир булды вакытсыз.
Әсир диеп, бөрадәр, сүкмәңезләр,
Күземдән канлы яшем түкмәңезләр.
Теләп алмадым үземә моны, әй яр!
Кадәр593 килсә, япан булыр икән тар.
Бәла килсә, күрер күз күрмәс булыр.
Каза килсә, аяклар йөрмәс булыр.
Кеше мәхбүс булыр тәкъдир эшеннән.
Сәбәп булган исә дә кыйлмышыннан.
Сәбәп булыр дәхи дошман кешедән,
Тәҗессес әйләюп мәстүр эшидән594.
Бу эштә мөбтәлядер595 канча әхъяр596,
Асыл фетнәгә мәншаэ тагны әгъяр597
Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир598
Мөгаллиме Сани дәк599 хикмәтдә маһир;
Шифа шиддәт600 күрә килгән галиләр,
Әфазыйльдән601 пәйгамбәрләр, вәлиләр.
 

Бу хатын вә ике төрле үлчәүдәге шигырьләрен Акмулла Троицк шәһәрендәге хибесханәдән мәдрәсәдә хәлфә булып торучы Ләмәз тамагы авылы кешесе Хафизга җибәргән. Әлеге Хафиз мелла күптән вафаттыр.

Акмулла хакында Хәсән Гали хаты

Матур телле Акмулланың (яшь) анасы бу көндә тере булып, Уфа өлкәсенең Туксанбай авылында яши. Бер анадан булган бертуган энесе дә бар. Акмулланың үз кулы белән ясалган бер арбасы булып, өч бүлектән гыйбарәт иде. Алдагы бүлемендә һәртөрле кораллар, арткы бүлемендә китаплары була, урта бүлеменә үзе утырып йөри иде. Шушы арбасы бу көндә энесе кулында, сәламәт (бу хат безгә 1912 елларда килгән).

Акмулла үзенең моңлы вә әсәрле шигырьләрен киң далаларда уйлап чыгарадыр да, шушы арбасына утырып, кәгазьгә язадыр иде, диләр. Себер ханнарыннан Чыңгыз хан бине Вәли ханга язган хатында ошбу шигыре бар:

 
Алмагач ашъян602 тоткан сез бер шаһбаз.
Шаһбаздан603 атдәм иткән604 без дә бер таз605.
Асыл затым сорасаңыз – мин бичара
Дәрдмәнд606 Сабый Хуҗа бине Нияз.
Аугый атам: Әбү Талиб Ширияздан.
Бер мелла табын чыккан моны язган,
Сүзләрдән изге нәзар607 өмет итеп.
Акмулла – бер фәкыйрь илдән язган608.
 

Акмулланың шигырьләре вә нәвадирләре (мәзәкләре) бик күп. Боларны җыеп, җентекләп тикшерүгә озын вә иркен вакыт кирәк. Габделбарый Баттал әфәнде тарафыннан җыелып бастырылган шигырьләре мең дә бер генә булыр.

Кызылъяр өязендә Кузыбай волостной исемле кеше мәҗлесендә бәйләрне вә суфиларны мәсхәрәләп көлеп сөйләгән ошбу шигырьләре мәшһүр:

 
Бәй булмас биле чалпак буылган менән,
Тазармас асылы нәҗесен юган менән.
Кәй надан күзен йомып тор мүлгүде609,
Суфилык табылмас күз йомган менән.
 

Троицк меллаларының: «Акмулла үзе галим кеше иде, ләкин шигырь сөйләп үз дәрәҗәсен үзе киметәдер, шигырь сөйләү галимнәр дәрәҗәсенә лаек түгел», – дигән сүзләрен ишеткәч, ул шуңа җавап кылып ошбу шигырьләрен сөйләгән:

 
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анча күз алартмагыз хиддәт610 берлән.
Нәһи611 булса йа мөкаййәд612, йа мөэүвәл613
Хәләл, хәрәм шәхесенә нисбәт берлән.
Һәр фәндә шигырь менән китап тулы.
Караса – ияләре кандай614 олы (олуг).
Газзалидай615 риҗалга616 кем туктамас,
Үзегез дә беләсез, Аллаһ колы…
 

Бу шигырьләрнең ахыры Мәрҗани мәрсиясе арасында язылуы – хатадыр. Моны Акмулла мәрсиядә сөйләгәне юк.

Акмулланың басылган вә басылмаган шигырьләре арасында һәрнәрсәнең кагыйдәсенә һәм фикерләүгә караган шигырьләр күп. Ләкин халкыбыз арасында сүз базары күтәрелми торганлыктан, бу гүзәл шигырьләрне авызга алучы аз күренә. Аның сүзләре тереклек галәмендә җитешкән һәммә шагыйрьләрнең сүзләреннән өстен булып, матур теллелек вә төзеклек ноктасыннан караганда бер хәзинә кебек.

Акмулланың мисал итеп китерергә ярарлык сүзләреннән бәгъзеләре болар:

1. Яхшы мән617 таныш булсаң – чалыш булмас, кәсафәте618 алыс булмас. Җүкәгә май яккан мән каеш булмас.

2. Сыерны сауган менән бия булмас, ишәккә җөк арткан мән дөя булмас. Җегетләргә җаман дус касирыңны619 әйтмә – бу көндә ул үз башына ия булмас.

3. Һәстәктән туган колын тулпар булмас, ябалакның баласы шоңкар булмас…

4. Үлгәннән соң, арысланнан тычкан артык, белемсез яман дустан дошман артык.

5. Тинтәкне «тинтәк» дисәң – ботын сузар, яманны түрә кылсаң – йортың тузар. Түрә димә, кара димә, фигылен кара, кәй җаман аргамактан һәстәк узар.

Акмулла Тургай вә Акмулла областьларында мөгаллим булып гомер сөргән, һәрбер торган вә кунган җайларында җитлеккән вә әсәрле шигырьләрен ядкяр итеп калдырган. Үзенең сер итеп сөйләвенә караганда, билсез (гыйннин)620 булганлыктан, ике мәртәбә хатын алган булса да, аерылышып китәргә мәҗбүр булганнар. (Хәсән Гали әфәнде хаты шунда бетте.)

Акмулланың озын бер касыйдәсеннән бәгъзе бер бәетләр

 
Бәгъдәс-сәлам621, Нургали мелла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңелегезгә.
Бозау улып уйнакласа, утны басар,
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез.
Без йөреп төштек инде сезнең эзгә.
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә.
«Безгә йитәр кеше юк!» – дип, өмид өзмә.
Синең дә бер әрвахың622 күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөзгә».
Хәрарәттән мәхмүм булып623 эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхаккыйк624 Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһәрен сачкан мелла сезмә?
Моңыңны аяймын, борадәрем! –
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәүзыйгына625 куймак кирәк,
Мөрәүәрне626 мунчак берлә бергә тезмә!
Мелла дигән кари була беләсезме?
Тәсаууф627 китапларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мелласызмы йә чинауник-түрәсезме?
Мөҗтәһид628 галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомереңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм дигән сәүдаэ629 берлә,
Сөннәтчә630 эшемез юк һәм алдаймыз
Әһле сөннәтмез631 дигән дәгъва берлә.
Артыңызны ачкан соң күрәсез йик632,
Әйтәсез шул сәбәбдән «залл-мозыйль»633 дип.
Кәлямулладан634 әсдакъ635 ни-нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел-әүвәлин»636, – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылыңыз637 күп.
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамый:
«Вәһүм фи тогъяниһим йәгъмәһун»638, – дип?
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч.
Ул минем атам имәз, остаз имәз, –
Хаклыкны тасдикъ зарур639, эшен күргәч!
Факъһедә бу заманның Локманы бу;
Үткәннәр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре640 – солтаны бу.
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит641.
Мәрҗанине мәҗтәһидтән син хисап ит –
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит642!
 

Акмулла Уфа шәһәрендә

Шагыйрь Акмулла һиҗри белән 1312, милади белән 1894 елның рабигыль-әүвәл аенда Уфа шәһәренә килде. Күрештек. Бу вакытта бу кешенең Мәрҗани хакында басылган мәрсиясен күргән вә шул чара белән үзен ерактан торып беркадәр генә булса да белгән идем. Моны казах акыннарының берсе булыр дип йөридер идем, ләкин әлеге мәрсия эчендә үзебезнең җирле сөйләмебезчә төзелгән шигырьләре булганлыктан, бу фикеремнең дөрес булуына шөбһә белән карыйдыр идем. Һәрхәлдә, шәехләрнең шәехе Һибәтулла ишан кебек кешеләр белән бер сафта булуын уйлыйдыр идем.

Һичбер хәбәре мәгълүм булмаган бер вакытта ул Уфага килде. Килүенең максаты – үзеннән качып киткән хатынын үзенә кайтаруны сорап Мәхкәмәи шәргыягә биргән гаризасын белешү икәнлеген сөйләде. Максатын ачык аңлаганым соңында өстәлдән эшен китертеп карап чыктым вә низаг маддәләрен, тикшерү нәтиҗәсен аңладым. Үзен мәхкәмәгә (хөкем бүлмәсенә) чакыртып: «Ул хатын бик яшь, хәтта низам тарафыннан билгеләнгән яше дә тулмаган, үзең яхшы гына олуг кеше булгансың, яшь ягыннан арагызда тиңдәшлек юк, моның белән бәрабәр арагызда нәфрәт көчле булырга охшый, хатын берлә низаглашу вә аны үзеңдә ирексез хәлендә тоту яхшы эш түгел, хатыныңның дәгъва маддәсе беркадәр күңелсез нәрсә тирәсендә йөри, тикшерү вакытында үзең өчен теләнмәгән нәрсәләр мәйданга чыгуы вә яшерен тоту кирәк булган серләр ачылуы ихтимал. Шуның өчен иң яхшысы – аның берлән низаглашып йөрмәү, тәрәккебен643 башына урап җибәрү, ул үз ишен табар, син дә, әгәр теләсәң, дөнья күргән вә тормыш итү юлларын өйрәнгән вә һәртөрле эшләрне тәҗрибә итеп белгән берәр тол хатын алырсың. Ирлек шуны тели, ир кеше хәленә бу эш яраклы», – мәгънәсендә бер сүз сөйләдем.

Моңа карап: «Яхшы, бу сүзне кабул иттем», – димәде вә ризалык билгесе дә күрсәтмәде, шуның белән берлектә, бу дәгъва хосусында миңа таянып дәгъваны казану мөмкин түгеллегендә аз гына да шөбһәсе калмады. Өметсез вә бик кәефсез булды. Моңа карап мин үз фикеремне үзгәртмәдем. Вөҗданым кушуына карап хәрәкәт кылырга мәҗбүр идем. Бары шул дәгъваның тикшерүе өчен тиз көннән ахунга җибәреләчәген рәсми рәвештә игълан иттем, шуның белән моның эше бетте.

Бер тарафтан сынган күңелен вә калган хәтерен төзәтү теләге белән, икенче тарафтан күңелен табуга тырыштым, шул сәбәптән һәрвакыт үз урыныма чакырдым, озын вакытлар сөйләшеп утырдым. Мәгәр дә гыйлеме вә булдыра алуы Шәмсетдин суфи644 дәрәҗәсеннән күп түбән булыр дип уйладым. Гарәп вә фарсы шагыйрьләреннән хәбәре аз иде, гыйльми мәсьәләләрдә дә ерак бара алмыйдыр иде. Бөтен камиллеге казах сахрасында алынган вә казах шагыйрьләреннән өйрәнелгән иде. Мин үзем шулай таптым.

Мәрҗани мәрсиясендә булган матбага хаталарын миндә булган нөсхәдә төзәтте вә шуның янындагы ачык урыннарга бәгъзе бер шигырьләрен дә язды. Сөйләшеп утыруы, артык дәрәҗәдә ләззәтле булмаса да, артык күңелсез дә вә авыр да түгел иде. Гарәп вә фарсы шагыйрьләре хәлләре турында артык мәгълүматы булмаса да, казах хәлләрен вә казах шагыйрьләрен сөйлидер, алар арасында булган маҗараларны вә мәзәкләрне хикәят итеп, бәгъзе вакытларда сөйләшеп утыруы хушландырып та җибәрәдер иде.

Үземнән элек дөньядан күчүен хәтеремә китермәгәнем вә һәрвакыт гомерем кыска булуны уйлаганым сәбәбеннән, бу адәмнең тәрҗемәи хәленә мөнәсәбәтле мәгълүмат хакында бернәрсә дә сорашмадым вә язмадым. Мәгәр дә үзе сүз арасында ата-анасыннан берсе Казан кешесе булган хәлдә, икенчесе саф башкорт икәнлеген сөйләгән иде. Шул нәрсә хәтеремдә калган. Үзе казах арасында йөреп, яхшы гына казахлашкан булса да, сүзендә артык казахлашмый, Борҗан вә Үсергән башкортларыннан аермасыз рәвештә сөйләшәдер иде.

Бервакыт: «Асар» да күп кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре языла, исемнәре матбугатка кереп кала, ләкин казахлардан мәшһүр затлар язылмыйлар яки бик аз язылалар, хәлбуки аларда да исемнәре матбугатка керергә лаек булган галимнәр вә могтәбәр затлар бар, шулар да язылсыннар иде», – диде. «Мин үзем белгәнем вә хәбәр алганым кадәр язармын, казахларның галимнәрен вә мәшһүр затларын булмаса да, бәгъзе бер ханнарын яздым, әгәр дә мәгълүмат бирүчеләр вә язып җибәрүчеләр булса, галимнәренең вә мәшһүр затларының тәрҗемәи хәлләрен дә язар идем, сезнеңчә язылырга тиешле кешеләр булса, сез үзегез аларны язып җибәрегез, мин сезнең үз имзагыз белән «Асар» га кертермен», – дидем.

Моңа бик риза булды вә сүз бирде, ләкин бер генә кеше хакында да язуы килмәде. Язарга вакыты да булмагандыр, шушы сәфәрендә, Уфадан кайтып баруында шәһит ителде. Үтерелүенең сәбәбе әллә шул хатын низагы булдымы дигән нәрсә уема килсә дә, дөресен белүче булмады. Эшләрен караганым соңында килешү ихтималлары юклыкны беркадәр аңлаган идем.

Беркадәр булса да хәтере төзәлсен вә аз булса да күңеле тулып китсен, үзенең ишләре арасында, мәҗлесләрдә: «Уфада мөфти Солтановта чәй мәҗлесендә булдым», – дип сөйләсен, мәҗлесләрдә бәясе булсын дип, мөфти тарафыннан чәй зыяфәте бирдерү теләгенә кердем, ошбу максат белән мөфтигә:

– Шәһәргә Акмулла дигән шагыйребез килгән, сезнең белән күрешүне сорамый, ләкин үзем аңа сезне күрсәтәсем вә күрештерәсем килә, – дидем.

– «Шагыйрь» кем була?

– «Поэт» диеләме, яхшы белмим. Русларның Пушкиннары вә безнең Өмедбаебыз – «шагыйрьләр», русча белмәгәнем сәбәбеннән Акмулла белән Пушкинны үлчәүгә салып тарта алмасам да, Өмедбаев белән Акмулланы үлчәргә мөмкин.

Шул көнне мөфти хәзрәт ахшам намазыннан соң шагыйрьне алып үзенә килергә кушты. Акмулланың өсте-башы, киемнәре бөтен булса да, бик кара вә керле, үзе дә тузанлы, юынмаган, ул хәлендә мөфти мәҗлесенә алып керү мөмкин түгел иде. Мунчага барып, әйбәтләп юынырга вә шуннан соң үз яныма килергә куштым. Чәй мәҗлесенә бару өчен, киемнәрне үземнән биреп киендердем дә мөфтигә алып киттем вә бәгъзе бер нәрсәләр хакында искәртеп вә аңлатып куйдым.

Без барганда, мөфти янында – чәй мәҗлесендә – Хәйрулла ахун белән Мөхәммәд Сәлим Өмедбаев бар иде. Болар чакырылып килгән булса кирәк, һәртөрле сүзләр булып үтте. Чәй мәҗлесе тәмам булу белән, утырыш бүлмәсенә чыктык. Монда озаклап кич утырдык.

Акмулла, мөфти хәзрәткә мөрәҗәгать итеп, шигырь сөйләде, сүзләрен вә өслүбен645 туры китерде. Шул сәбәптән үзенең урынын вә мәртәбәсен саклап кала алды. Юкса садәлеге646 вә гасабилыгы647 һәм дә мәҗлес әдәпләреннән хәбәрсезлеге сәбәбеннән Мөхәммәд Сәлим янында югалып калуы мөмкин иде.

Мөхәммәд Сәлим төрле мәҗлес күргән вә шул вакыттагы могтәбәр гаиләдә үскән, Мәскәү вә Петербургларда йөргән, Оренбургның хәрби мәктәбендә укыган, Мирсалих Бикчура, Салих Күкләшев кебек мөдәррисләр хозурында яхшы урын тоткан, Эстәрлетамак шәехләре мәҗлесләрендә булган, мөфти Сәлимгәрәй белән таҗ кию бәйрәмнәренә катнашкан, Кырым мирзалары арасында вакыт уздырган. Болар өстенә әдәбият вә тарих белән җитди шөгыльләнгән, рус әдипләре вә мөхәррирләренең тәрҗемәи хәлләреннән хәбәре бар. Ошбу сыйфатлардан далада гомер уздырган вә Троицк меллаларының мәҗлесләреннән башканы күрмәгән кешедән өстен булуы табигый.

Акмулла үзенең шигырьләрен моңлы тавышы белән беркадәр каушау вә гайрәт белән сөйләде вә яхшы гына тәэсир бирде. Моның тукталуы белән, һич көтелмәгән бер вакытта Мөхәммәд Сәлим әфәнде, үз һөнәрендәге бер кеше белән очрашуы сәбәпле булса кирәк, күңеле ачылып ярышырга кереште. Чынлыкта болар бер-берсен белмәгәннәр иде. Аның туктавына Акмулла, Акмулла туктавына Мөхәммәд Сәлим кинәт илһам белән шигырьләрен сөйләделәр. Үзләренең яшь вакытларын хәтерләренә төшереп, бүгенге вакытларын һәм дә нинди мәҗлестә булуларын да онытып җибәрделәр.

Дөньяның астын өскә китереп йөргән, хәтта һәртөрле бозыклык урыннарын вә фәхеш йортларын да зиярәт иткән вә күзе күргән бер адәмнең: «Дөньяда авыл мәктәбендәге җыелышып чәй эчү, уен уйнатып хозур кору мәҗлесләре кадәр ләззәтле вә күңелле мәҗлесләрне күрә алмадым, монда аракы да, тәмәке дә, кызлар да юк, әмма адәм баласы өчен онытылмаслык әсәрләр калдыручы ләззәтләрнең һәртөрлесе бар», – дип, һәрвакыт искә төшереп сөйләвен әйтәләр.

Мөфти хәзрәтнең кызыксынып вә хозурланып утырган вакытын шушы мәҗлестән башка күргәнемне хәтерләмим… Мондый вакытларның кадере беленмәгән!..

Акмулладан: «Яшьтән җыйган вә «какыр-макыр» дип сыйфатлаган җыентыгың бу көндә сәламәтме, кайда?» – дип сорадым. «Исән ул, минем үз янымда», – диде вә китереп күрсәтте. Моның калын бер җилдтә үз шигырьләре вә башка вакыйгалар караламаларыннан гыйбарәт икәнлеге мәгълүм булды. «Моны миңа калдырып кит, мин аны акка күчертеп бастыру чарасын күрермен», – дидем.

Акмулланың дөньядан үтү хәбәрен ишеткәнемнән соң, шул буаз җыентыгы хакында сорашырга керештем. Илкүлмин волосте Туксанбай авылында торучы энесе Әхмәди аны башка нәрсәләре белән бергә алып кайткан вә Тамийан авылындагы үз бабаларына илтеп куйган, Тамийан авылында ут казасы булып, шул вакытта янып әрәм булган дип сөйләделәр.

Нинди сәбәп белән үзенә «Акмулла» дигән дәрәҗәне алган?.. Бәлки, моның сәбәбен үзе сөйләгән дәдер, ләкин хәзер хәтеремдә юк. Бәлки, казахларда булган дәрәҗәле шагыйрь мәшһүр Акмулла вафат булганнан соң, казахлар шуның дәрәҗәсен моңа биргәннәрдер, дигән фикер күңелемә килә.

523.Матбугатта басылмаган. Россия Фәннәр академиясе Урал фәнни үзәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты архивында Р. Фәхретдинев фондында саклана (7 ф., 14 сакл. бер.).
524.Мәгъзүрлек – берәр сәбәп белән бер эшне эшли алмау.
525.Мәүзуг – тема, проблема, сюжет.
526.Бәдәви – күчмә тормыш белән яшәүче.
527.Сарт – үзбәк халкын элек шулай атаганнар.
528.Гани – бай.
529.Хөсне дидар – якты чырай, ягымлы йөз.
530.Пәрва – саклану, иминлек.
531.Мөзәлләт – кимсетелү, түбәнсетелү.
532.Фәсахәтдә хисан – матур сөйләүдә маһир.
533.Дәрига – ни аяныч.
534.Шәрмсар әйләү – телен бәйләү.
535.Нафилә – буш, кирәксез.
536.Дийән тәгърифенә йитмәү – үзе теләгән мактауга ирешмәү.
537.Игътизар әйләү – кичерү, гафу итү.
538.Гомдәтел-әгъян – аксөякләр, аристократлар.
539.Гайненә алмау – күз салмау, игътибар итмәү.
540.Әгъния – байлар.
541.Зәһи садыр кибар әйләр – бик нык олылау.
542.Мәтаййасын – ат, менеш аты.
543.Мәрам – теләк.
544.Иддихаль әйләү – урынына җиткерү.
545.Шаһамәт малике сәтъвәт табып, бәһҗәтдә бар-фәрҗам – батырлар, көчкә таянып, шатлыкка ирешерләр.
546.Тәфәкөһ бабидә өббоһа сафалар өстевар әйләр – олылар байлык-зиннәткә күңел ачуны арттыра барырлар.
547.Ләбасе фахирә үзрә – бай киемнәрдә.
548.Мөсәйкъәл моргы тависдәй – купшы-көяз тутый коштай.
549.Фәза – ачык җир.
550.Мәҗалисен ифтихар әйләү – мәҗлесләрне бизәү.
551.Тәвангирләр – байлар, хәллеләр.
552.Тәбәссемдә итеп икъбаль – елмаю белән каршылап.
553.Биңзәш – охшаш.
554.Әрҗөмәнд – затлы, хөрмәтле, кадерле.
555.Паймал – аяк астында.
556.Хәйа – оят.
557.Замирен йоргобар әйләү – күңелне караңгы (томанлы) итү.
558.Мәсаиб – бәхетсезлек, бәла-каза.
559.Инсан – кеше.
560.Кибер – тәкәбберлек, үзен зур күрүчәнлек, һавалы булу.
561.Ихтикар әйләү – хурлау.
562.Сафа әукатилә мәгърур улып – күңелле чоры белән горурланып.
563.Тәматта үзрә – ялкау гына.
564.Нәфар әйләү – нәфрәтләнү.
565.Санадир мөтрифинләр – олы исрафчылар.
566.Мәгаз Алла – Алла сакласын.
567.Гарь әйләү – оялу, гарьләнү.
568.Ихрак – яндыру, янып бетү.
569.Чәрхнең җәүре – (язмыш) тәгәрмәче изүе.
570.Мәрдүд – кире кагылган, инкяр ителгән.
571.Каза – язмыш, күрмеш.
572.Һәргиз – һәрвакыт.
573.Ләтаиф зимн – уен-көлке генә.
574.Гыйбарындан зимар әйләү – гыйбарәләреннән уйлану.
575.Лотф – чибәр, гүзәл.
576.Игъзаз итү – газиз итү.
577.Заһир – ачык, билгеле, күренеп торган.
578.Хар әйләү – хур итү.
579.Дидә – күз.
580.Сәйр итдерү – гиздерү.
581.Баг – бакча.
582.Мәкам – урын.
583.Гөлгозар – гөлбакча, чәчәклек.
584.«Танылмый» дип Р. Фәхретдин язып куйган.
585.Мәсрур – шатлыклы, сөенечле, шат.
586.Гыйбад – кол, коллык.
587.Назыйм – назыйм сөйләүче (шагыйрь, автор).
588.Мәкян – урын, торган җир.
589.Нар – ут.
590.Ләкаб – кушамат.
591.Хибес – төрмә.
592.Xөллан – якын дуслар.
593.Кадәр – тәкъдир, язмыш.
594.Тәҗессес әйләюп мәстүр эшидән – яшерен эшеннән (сәбәп) эзләп.
595.Мөбтәля – дучар.
596.Әхъяр – яхшы, изге, дус кеше.
597.Мәншаэ тагны әгъяр – явызларның сүзләре чыганак.
598.Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир – нәкъ шулай ук күпме мәшһүрләр дучар ителгән.
599.Мөгаллиме Сани дәк – Икенче мөгаллим, мәшһүр. Урта гасыр фикер иясе, энциклопедист галим, философ Әбүнасыр әл-Фараби (870–950) кебек.
600.Шиддәт – бәла-каза.
601.Әфазыйль – хәкимнәр, акыл ияләре.
602.Ашъян – оя, кош оясы.
603.Шаһбаз – лачын, карчыга.
604.Атдәм итү – кан сарку.
605.Таз – ау эте.
606.Дәрдмәнд – бичара, гаҗиз.
607.Нәзар – караш.
608.Бу шигырьне Акмуллага нисбәт итүе белән Хәсән Гали әфәнде ялгыша торгандыр. Шигырьне сөйләүче үз исемен Сабый Хуҗа бине Нияз дип ачык бәян итә. Шуның өчен моны Мифтахетдингә нисбәт итүгә юнәлеш булмас. Казахларда «Акмулла» дип йөртелгән башка мәшһүр бер шагыйрь булса кирәк. Шигырь шул затныкы булыр. Мәрҗанинең бер китабында үз кулы белән «Безгә Акмулла килгән, ләкин мин өйдә булмаганмын» дип язган язуын үзем күрдем. Хәлбуки Мифтахетдин Казан шәһәренә бара алмаганлыгын үземә озак сөйләгән иде.
609.Мүлгү – күзен йомып, башын түбән салу.
610.Хиддәт – көнчелек.
611.Нәһи – тыю.
612.Мөкаййәд – богауланган; чикләнгән; теркәлгән; бәйләнгән.
613.Мөэүвәл – башка мәгънәгә әйләндерелгән.
614.Кандай – нинди, ничек.
615.Әбүхәмид Мөхәммәд бине Әхмәд әт-Түси, 1058–1111 елларда яшәгән, дин һәм хокук буенча күренекле белгеч, сөнниләр мәзһәбенең һәм суфичылыкның танылган теоретигы.
616.Риҗал – ир кеше.
617.Мән – менән, белән.
618.Кәсафәт – дорфалык, тупаслык.
619.Касир – мәҗбүр итүче, мәҗбүри.
620.Гыйннин – ирлеге, ирлек куәте булмаган кеше.
621.Бәгъдәс-сәлам – сәламнән соң.
622.Әрвах – ата-баба, нәсел даны, «хасиятле нәсел».
623.Хәрарәттән мәхмүм булу – эсседән бизгәк тоту.
624.Мөхаккыйк – хаклык эзләүче.
625.Һәр шәйне мәүзыйгына – һәр әйберне үз урынына.
626.Мөрәүәр – энҗе-мәрҗән.
627.Тәсаууф – суфичылык.
628.Мөҗтәһид – тырышучы, дин китаплары буенча яңа хөкемнәр чыгаручы.
629.Сәүдаэ – омтылыш, теләк.
630.Сөннәт – Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре, эшләре.
631.Әһле сөннәт – мөселманнар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшләгән эшләрен, әйткән сүзләрен үтәүчеләр.
632.Йик күрү – начар мөгамәлә күрү.
633.Залл-мозыйль – аздыручы, адаштыручы.
634.Кәлямулла – Аллаһ сүзе, Коръән күздә тотыла.
635.Әсдакъ – дөрес, дөресрәк.
636.Әсатирел-әүвәлин – борынгы риваятьләр.
637.Тәҗавез кылу – агрессивлык күрсәтү, һөҗүм итү.
638.Вәһүм фи тогъяниһим йәгъмәһун – алар үзләренең азгынлыкларында баталар.
639.Тасдикъ зарур – раслау кирәк.
640.Рәһбәр – юл күрсәтүче, җитәкче, юлбашчы.
641.Ихтисаб итү – хисап бирү.
642.Икътибас итү – файдалану.
643.Тәрәккеб – җыелу, кушылу, берничә нәрсәнең берегүе.
644.XIX гасыр татар шагыйре Шәмсетдин Зәки (1825–1865).
645.Өслүб – ысул, стиль, рәвеш.
646.Садәлек – гадилек.
647.Гасабилык – тиз кызучанлык.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
15 сентября 2021
Дата написания:
1996
Объем:
421 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-04252-9
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают