Читать книгу: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», страница 5

Шрифт:

Бишенче дәвер

Бу дәвер хакында язарга түгел, хәтта күңел белән фикерләүгә дә мөмкинлек юк. Алла насыйп итсә, җәннәткә кергәнебездән соң язарбыз. Анда кәгазь мул булыр, яхшы каралар, күңелгә ошаган каләмнәр табылыр. Яктылык җитәрлек булыр, караңгыда утырырга, налог түләү өчен иң кирәк әйберләрне сатуга мәҗбүрлек булмас. Алла теләсә, ЧК һәм ГПУ хөкемнәре дә йөрмәс… Шуның өчен моннан соң башка нәрсәләр хакында язачакбыз. Әсәрнең беренче бүлеме бетте, икенче бүлемгә керәчәкбез.

«Болгар вә Казан төрекләре» әсәренә кушымта66

Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслими, үзенең язуына караганда, Казан төбәге Ташбилге авылының Мөслим баба нәселеннән. Ул һиҗри белән X, милади белән XVI гасыр ахырында әле сәламәт була. Аның «Тәварихы Болгария» исемле әсәре халкыбыз арасында мәшһүр. Бу әсәр 40 биттә Казан шәһәрендә күп мәртәбәләр басылып таралды. Кул белән язылган нөсхәләреннән күпләрен һәм дә бик маһир каләмле затлар тарафыннан язылганнарын күрдем. Мәгәр без күргән нөсхәләр басмаларына күрә беркадәр озынраклар иде.

«Тәварихы Болгария» не халкыбызның каләм белән язып, нөсхәләрен күбәйтүләреннән аларның тарих гыйлеменә сәләтле, хосусан үз тарихларын белүгә ихласлы икәнлекләрен күрергә, әмма язылган нәрсәләргә хөкем чыгармыйча, ышануларыннан артык дәрәҗәдә башкага иярүләре дип нәтиҗә чыгарырга мөмкин булыр.

Тәрҗемәи хәл иясе үзе әлеге «Тәварихы Болгария» не Сәгъдетдин әт-Тәфтазани хозурында укып кайтканнан соң, утыз дүрт ел дәвамында язганлыгын вә һиҗри белән 992, милади белән 1582 ел мөхәррәм аеның 15 ендә Ташбилге авылында тәмам кыйлганлыгын бәян итә.

Бу урында күрсәтелгән тарихка (992 ел) караганда, бу әсәр Тәфтазани вафатыннан (792 ел) ике йөз ел үткәннән соң тәмамланган була. Бу тәкъдирдә әлеге әсәрнең Тәфтазани шәкерте тарафыннан язылган булуы сурәтләнми. Бу – бер.

Икенчесе: русларның Казан өлкәсен сугышып алган вакытларында бу адәм Ташбилге авылында булган, әмма шул олуг вакыйга вә бөек бәла хакында аз гына да сүз сөйләми. Хәлбуки үзе русларның «покровлары» Казан алыну мөнәсәбәте белән һәр ел октябрь башында үткәрелә торган бәйрәмнәре икәнлеген сөйләп китә.

Болардан башка да тәнкыйтькә лаек урыннары бар, бу турыда «Мөстәфадел-әхбар…»да тәфсилләп сөйләнә (208–226 б.). Гали Рәхим белән Газиз Гобәйдуллин аны үзләренең «Татар әдәбияты, татар тарихы» исемле әсәрләрендә дә тәнкыйтьләгәннәр («Тәварихы Болгария» бәхәсендә, 123 б., Казан шәһәрендә басылган).

* * *

Дөрес, «Тәварихы Болгария» китабында нигезсез сүзләр вә ялган хәбәрләр, ясалма вакыйгаларның хикәятләре хисапсыз дәрәҗәдә күп. Әмма, шуның белән бергә, моны язучының белгән нәрсәсе дә хисапсыз дәрәҗәдә диярлек күп. Халыклар моның ялганлавына гаҗәпләнгәннәре вә хәйран калганнары хәлдә, мин үзем матбугат халык арасында таралмаган бер заманда аның бу мәртәбәдә күп нәрсә ишетүе вә белүе хакында хәйранмын.

Хакыйкатьтә исә, әсәрдәге ялганнарның бөтенесе булмаса да, күбесе дөрес сүзләргә нигезләнгән булганлыктан, нигезләрен бу рәвештә белә алуы әһәмиятсез түгел. Шуның өчен дә бу әсәр хакында бу көндә күңелемә ошбу рәвештә фикерләр килә:

1. Китап Тәфтазани хозурында укып кайтучы бер галим тарафыннан язылган да, нөсхәсе сирәк очрый торган булуны көч куймый гына килгән мал дип белеп, икенче бер җилкуар адәм үзе ия булган һәм китапны теләгәнчә үзгәрткән вә бозган.

2. Китап тарихчы булмаган кеше тарафыннан төзелгән булу сәбәпле, ул күзенә төшкән һәрбер язуны, картлар вә хатын-кызлар арасында таралган һәрбер хәбәрне нәтиҗә ясамыйча, хөкем чыгармыйча теркәгән.

3. Китап – бер генә кеше әсәре түгел, арттырылып вә кушылып язылган җыентык. Шуны бер адәм китап рәвешенә китереп күчергән генә.

4. Китапны язучы Бохара, Сәмәркандларда йөргән вә тәкиййәләрдә гомер сөргән мөридләрдән ишеткән сүзләрен иләми вә җилгәрми язып барган. Соңыннан бу мәмләкәткә кайтып, төрле җирләрдә тәбарәк вә фатихачы, ягъни Коръән укучы булып йөргән дә ахырында Болгарда күрше булып торган вә шундагы күршеләрдән ишеткән сүзләрен һәммәсен язган.

5. Мөселманнарның руслар белән сугышулары вә Казанның рус кулына төшүе тәфсилләп язылган булса да, русларның дәһшәтле рәвештә әһле исламны җәфалаган, китапларын вә Коръәннәрен, хәтта һәрбер язуны җыеп вә өеп яндырган вакытларындагы вәхшилекләре, аларның газаплауларыннан саклану өчен, китаптан төшерелгән вә яндырылган.

6. Болгар шәһәре җимерелгәннән вә әһле исламның хөкүмәт мәркәзе Казанга күчкәннән соң да, Болгар зиярәтчеләр белән тулы вә олуг бер мөселманнар җыела торган урын булып дәвам иткән. Хаҗилар өчен рәсми юл күрсәтүчеләр булган кебек, Болгарга зиярәт кылырга килүчеләргә ярдәмләшү өчен арадашчылар вә хисапсыз күп күршеләр булган. Арадашлык итүчеләр зиярәт өчен килүчеләрне үзләренең хосусый дәфтәрләренә язып барганнар. Кайсы өлкәдән килүләре, ир яки хатынмы икәнен – һәммәсен тәфсилләп язу гадәт булган. Бу хәл русларның Казанны басып алуларына вә Болгарда булган борынгы һәйкәлләрне җимерүләренә, ислам халкын аннан куып, русларны урнаштыруларына кадәр дәвам иткән.

Зиярәт кылучы ирләр вә хатыннарның исемнәре язылган дәфтәрләрдән күренгәнчә, соңыннан алар сәхабәләрдән дин өйрәнергә килүче иярчен ирләр вә иярчен хатын-кызлар булып шөһрәт тапканнар.

Сәхабәләрнең Болгарда олуг галимнәрнең каберләре булу турындагы хәбәре вә шуның кебек риваятьләрнең күбесе, Болгарда булган күршеләр вә зиярәт кылдырып йөрүче арадашчылар тарафыннан халыкны җәлеп итәр өчен уйлап чыгарылган нәрсәләр булып, халык арасында таралган. «Тәварихы Болгария» дә дә шундый хәбәр бар.

Бу урында язылган сүзләр, берәр төрле ышанычлы чыганакларга нигезләнгән нәрсәләр булмыйча, бары фараз кылу вә чамалаулардан гына гыйбарәт. Бәгъзе бер ихтималларның дөрес булулары да мөмкин. Шулай булса да үзем бу «Тәварихы Болгария» китабын бу көннән бөтенләй игътибардан чыгару тарафында түгелмен. Сансыз күп ялгышлар вә ялганнар арасында аз гына, санаулы гына булса да әһәмиятле вә кыйммәтле, дөрес нәрсәләр дә булырга мөмкин. «Иннәл-кәзүб кад йусаддику»67. Шуңа күрә дә гыйлем әһелләре тарафыннан яхшы тикшерелеп уку кирәк дип уйлыйм. Тикшерү вакытында Мәрҗани тәнкыйтьләре белән Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин тәнкыйтьләренең ярдәмнәре зур булыр. Шуннан соң нинди бер карарга килсәләр дә килерләр.

Ибне фазланның тәрҗемәи хәле вә сәяхәтнамәсе

Ибне Фазланның исеме Әхмәд булып, атасы – Фазлан, Фазланның атасы – Габбас, Габбасның атасы – Рәшид вә Рәшиднең атасы Хаммад иде. Якут Хәмәви бу затны «Мөгъҗәмел-бөлдан» да бер мәртәбә «мәүла68 Мөхәммәд бине Сөләйман» дип вә икенче мәртәбәдә «мәүла әмирел-мөэминин69, сөммә70 мәүла Мөхәммәд бине Сөләйман» дип аңлатадыр (Мөгъҗәмел-бөлдан, «Башкорт» бүлеге).

Болгар төрекләренә ислам динен өйрәтү вә мәсҗед бина итү, шулай ук дошманнардан саклану өчен кальгалар салырга дип, әл-Моктәдир биллаһ хәлифә тарафыннан җибәрелгән илче һәйәте71 эчендә кятиб72 булып Ибне Фазлан Болгарга килгән иде. Ошбу сәфәрендә Багдадтан чыгып киткән көненнән башлап кайтып киткән вакытына кадәр ишеткән һәм күргән нәрсәләрен язып, бер сәяхәтнамә төзегәнлеге риваять ителәдер. Якут Хәмәви: «Ибне Фазланның сәяхәтнамәсе халык арасында мәшһүр, мин үзем байтак нөсхәсен күрдем», – ди.

Якут Хәмәви заманында (бу зат 626 һиҗри, 1228 милади елда вафат булды) нөсхәсе күп булган бу әсәрнең хәтта бер нөсхәсен генә күрү дә соңгы галимнәргә насыйп булмады, диләр. Гәрчә кайсыбер фиһрисләрдә73 ошбу әсәрнең басылганлыгы язылса да, аның немецча тәрҗемәсе белән берлектә Френ тарафыннан 1832 елда Петербург шәһәрендә басылган рисалә74 икәнлеге мәгълүм булды. Бу рисалә – Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең үзе түгел, бәлки Якут Хәмәви тарафыннан «Болгар» бүлегендә, сәяхәтнамәдән күчергән беркадәр җөмләләр генәдер. Шуның өчен моны «Ибне Фазлан сәяхәтнамәсе» дип йөртү дөрес аңлату булып җитмәс.

Безнең үз уебызга күрә фазыйль75 Мәрҗанинең: «Яшь вакытымда Ибне Фазлан рисаләсеннән беркадәр кисәкләрен күчереп алган идем, анда Якут Хәмәви вә башкалар күчергән сүзләрдән артык нәрсәләр дә күп иде. Кызганыч ки, аны кая куйганымны хәзер белмим»76, – дип әйтүе шушы Френ тарафыннан бастырылган әсәр турында булыр. Әлеге әсәр Мәрҗани 14–15 яшьләрдә вакытта басылган иде. Шул басылган нөсхәдән берәр адәм каләм белән күчергәндер дә, Мәрҗани шул каләм белән күчерелгән нөсхәдән күчергән булыр. Әгәр дә немецча булган шәрехләр77 беркадәр генә тәрҗемә ителгән булса да, әлбәттә, Якут Хәмәви күчергән сүзләрдән ертык мәгълүмат та булыр. Басма нөсхәләрдән каләм белән күчерү гадәте Мәрҗани заманында түгел, безнең үз заманыбызда да бар иде. Мәдрәсәдә вакытымда басма нөсхәдән «Шәрех мелла Җами»78 һәм дә «Хыялый хашиясенең хашиясе79 – Сиялкүти» әсәрен үзебез дә күчергән идек.

Якут Хәмәви «Мөгъҗәмел-бөлдан» да Ибне Фазлан сәяхәтнамәсеннән Ител, Башкорт, Болгар, Хәзәр, Харәзем, Рус атамаларына бәйле беркадәр җөмләләр күчерә. Күчерелми калган өлешләренә нисбәтән, күчерелгәннәр аз нәрсә булса кирәк. Шулай да ошбу күчерелгәннәр безнең өчен бик мөһим.

Ошбу сәбәптән «Мөгъҗәмел-бөлдан» да Ибне Фазлан рисаләсеннән төрле урыннарда күчерелгән кисәкләрне бер җиргә җыеп, үз телебезгә – төркичәгә тәрҗемә итеп, ошбу әсәрне язабыз. Бүлек исемнәре, саннары һәм дә маддәләргә80 аерып куелган саннар безнең үз эшебез булыр.

Файдаланган нөсхәбез – 1866–1873 елларда Лейпциг шәһәрендә Вюстенфельд тарафыннан алты җилдтә81 басылган нөсхә белән Мисырда «Әс-Сәгадәт»82 матбагасында 1323–1324 һиҗри елда сигез җилдтә басылган нөсхәдер. 1832 елда Петербургта Френ тарафыннан басылган нөсхә дә алдыбызда булса да, монда «Болгар» бүлегендәге җөмлә генә булганлыктан һәм дә тел белмәгәнлегебездән, немецча язылган шәрех вә хашияләрдән файдалана алмадык.

Ибне Фазланның вафаты тарихы безгә мәгълүм булмады. «Иктифаэль-кануг»83 сахибе84 309 һиҗри елда вафат булганлыгын сөйләсә дә, һич шөбһә юк, ул сүз ялгыштыр.

Өстәмә вә кушымта

Академия әгъзасы Бартольдның 1922 елның 23 июлендә Академиягә булган мәгърузәсенең85 рисалә рәвешендә бастырылган нөсхәсен күрдем. Бу мәгърузә Зәки әфәнде Вәлидинең 1923 елда Мәшһәд шәһәрендә имам Риза раузасында булган китапханәдә күргән кулъязма әсәрләр турындагы мәгълүматыннан гыйбарәт. Зәки әфәнде бу китапханәдә Ибне Фазлан рисаләсеннән кайбер җөмләләрне күчереп алган.

Электән төзегән язмама мин шул мәгърузәдәге җөмләләрне дә өстәячәкмен. Шуңа күрә бу әсәрнең чыганагы «Мөгъҗәмел-бөлдан» берлә Зәки әфәнде тарафыннан күчереп алынган мәгълүматтан гыйбарәт.

Ибне фазланның болгарга килүе

Багдадтан сәфәр

1. Сәкълаб кавеменең падишаһы булган Алмас бине Сүлки Бәлтуардан86 әл-Моктәдир биллаһ хәлифәгә «Безгә, дин өйрәтер вә ислам шәригате белән танышыр һәм дә мәсҗед вә минбәр87 төзер, мәмләкәтебезгә дин хөкемнәрен ирештерер вә үзебезгә каршы булган падишаһлардан сакланырлык итеп кальгалар салыр өчен, галимнәр һәм осталар җибәрсәгез иде» дигән үтенеч хаты килде. Ошбу үтенечне хәлифә кабул итте (галимнәр, эшчеләр вә остазлардан гыйбарәт бер һәйәт җибәрде). Илче, тулы хокуклы вәкил вә Мәккә, Мәдинә шәһәрләре исеменнән дингә өндәүче һәм дә әлеге өндәүченең азатлысы – Сәһсән әр-Рәсиби, тәрҗемәче Борис әс-Сәкълаби һәм дә Ибне Фазлан иде.

2. Без (илче һәйәт) «Мәдинәтес-сәлам» нән (Багдадтан) 309 елда88, сәфәр аеның89 унберенче кичәсендә сәфәр чыктык.

Харәзем мәмләкәте

3. Бохара шәһәреннән Харәземгә вә аннан Җөрҗаниягә90 бардык. Харәзем белән Җөрҗания арасы су белән барганда илле фәрсәхтер. Харәзем дирһәмнәре91 бозык һәм башка нәрсә кушылып сугылган. Кургаш һәм җиз дә кушылган. Харәзем кешеләре дирһәмгә «тазча» диләр. Боларның табигатьләре һәм сүз сөйләшүләре – вәхшиләрчә. Сөйләшүләре – бакаларның шаулашуларына охшый. Үзләре әмирел-мөэминин92 Гали разый Аллаһы ганһене93 яратмыйлар вә һәр намаз соңында аннан нәфрәтләнәләр.

4. Җөрҗаниядә беркадәр вакытлар тордык. Җәйхун елгасы тәмам туңды. Бозның калынлыгы 19 карыш94 булды. Атлар, качыр, ишәкләр һәм дә сыерлар һич хәвефсез вә илтифатсыз боз өстеннән йөриләр. Боларга боз аз гына да каушамый, аска таба сыгылмый вә чатнамый. Ошбу рәвештә без монда өч ай тордык. Шәһәр бик салкын булганга, әллә зәмһәрирнең берәр капкасы ачылдымы, дип уйлыйдыр идек. Кар яуганда, көчле җил чыгып, буранлап явадыр иде. Бүләк бирүчеләргә (вә яки башкача изгелек итүчеләргә) яхшылык белән җавап бирергә теләүчеләр әлеге кешеләргә: «Безнең өебездә ут бар, рәхим ит, шунда сөйләшеп, җылынып утырырбыз!» – диләр. (Бу сүз белән алар салкынлыкның катылыгын вә җылылыкның кыйммәтле булуын аңлаталардыр.) Шулай булса да Аллаһы Тәгалә боларга утын муллыгы биргән. Боларда утын арзан. Өч мең ритылдан95 гыйбарәт булган тау утыны (гата) ике дирһәмгә сатыладыр. Боларда теләнүчеләр, ишек төбендә тукталып, туры өйгә керәләр дә ут каршысында берәр сәгать торалар вә «пәкнәд!» диләр. «Пәкнәд» дигәннәре – икмәктер. Бирсәләр – шуны алып, әгәр бирмәсәләр – башларын кашып чыгып китәләр.

5. Җөрҗаниядән 309 елда, зөлкагдәнең96 икенче дүшәмбе көнендә сәфәр иттек. «Зәмбихан» исемендәге рабатка97 туктадык. Бу урын төрекләр мәмләкәтенең капкасы булып, моннан соң төрек өлкәсенә кереләдер.

6. Унбиш көн сәфәребездән соң Чинг дигән тау янына җиттек. Моннан юлыбыз Гузия кабиләсенә очрады. Кәрваныбызда 3000 кадәр ат вә 5000 кадәр кеше бар98.

Гузия халкы

7. Гузия халыклары киез өйләрдә торалар. Хатыннары үзләрендәге ирләрдән дә, башкаларның ирләреннән дә качмыйлар. Үзләренең карт вә олы яшьтәге кешеләрен бик хөрмәт итәләр99.

8. Гузия халыклары куйларны башларына сугып үтерәләр100.

9. Боларда үлекләрне дәфен кылу101 гадәте ошбу рәвештә: бай кеше авырса, аны аерым чатырда яткыралар, гаиләсе янына килми. Ул кеше шул урынында йә үлгәнче, йә терелгәнче ята. Әмма юксыл кеше йә кол кеше авырса, аны кырга чыгарып ташлыйлар да үзләре аннан күчеп китәләр. Үлгән кешеләрнең киемнәрен киендерәләр вә коралларын тагалар да, өй рәвешендә баз казып, шуның төбенә утыртып күмәләр. Кабере өстенә балчык өяләр. Кабер өстендә 10–100 кадәр хайван бугазлыйлар да койрыкларын, баш сөякләрен вә тиреләрен агачларга тагалар, гүя үлгән кеше шул хайваннарга атланып җәннәткә бара буладыр. Исән булганда күпме кеше үтергән булса, шуның санынча һәйкәл куялар, гүя бу кешеләр җәннәттә аңа хезмәт итәчәк. Үлгәннең өченче көнендә каберендә яңадан хайваннар бугазлыйлар.

10. Төрек халкы, гомумән, мыекларын кырып йөри, сакалларын ияк астында гына калдыралар.

11. Гузияләрнең падишаһлары «Ябгу» гонваны102 белән йөртеләдер. Аның урынбасары «Күзиркин» дип йөртелә. Болардан башка гаскәр башлыклары да буладыр. Гаскәр башлыклары – Әтрәх бине әл-Кыйгандыр. Бу гаскәр башлыгының атасы Болгар ханының кияве булып, сәламәт иде. Атасының хозурында Янал дигән тархан торадыр. Без шушы әл-Кыйган ярдәме белән сәфәребезне дәвем иттерә алдык. Әгәр дә ул булмаса иде, Гузиянең башлыклары безгә берәр төрле зарар китергән булырлар иде. Йә таларлар, йә үтерерләр иде.

12. Бу урыннан кузгалып киттек тә Бугтәди елгасына җиттек. Аннан саллар белән аркылы чыктык. Монда башкортларның алдагы өлешләренә очрадык. Аннан Җөм103 елгасына килдек. Аннан соң ошбу зур елгаларны үттек: Җахмыш, Әзәл, Әрдан, Әрыш, Әхты, Мәнә яки Бәнә. Аннан соң диңгез рәвешендә зур вә акмый торган су буена утырган бәҗәнәкләргә (пәчәнәкләргә) килдек.

Пәчәнәкләр

13. Пәчәнәкләрнең төсләре бик кара, сакалларын кыралар. Гузияләргә караганда болар фәкыйрьләр104. Гузияләрдә 100 әр мең куйлары булган кешеләр бар.

14. Пәчәнәкләрдән күчеп киттек вә «Җәнех»105 елгасына килдек. Без күргән елгалардан иң зурысы – шушы елгадыр. Суы күп вә кызу агадыр. Моннан соң ошбу елгаларны үттек: Җаха, Баҗак, Сәмүр106, Кибак яки Кибал107, Сух108, Кәҗлү. Моннан соң башкорт кавеме шәһәренә килдек109.

Башкорт кавеме

15. Төрекләр арасында иң яманнары вә иң нәҗесләре булганлыктан, башкортлардан сакландык. Болар – кеше

үтерүгә кыю адәмнәрдер. Очраганда, кешеләрнең башларын гәүдәсеннән аерып алып китәләр110

17. Башкортларның һәрберсе агачтан ирләрнең җенес әгъзасы рәвешендә бер нәрсә ясап, шуны үзләренең яннарында йөртәләр. Сәфәргә чыкканда яки дошманга юлыкканда, шуңа сәҗдә кылып үбәләр вә: «Әй Раббым! Миңа шундый теләгемне үтә вә мондый теләгемне кабул ит!» – дип, догалар кылалар вә ялваралар. Тәрҗемәче аркылы: «Нинди дәлилгә таянып, шундый нәрсәне үзегезгә Раббы дип ышанасыз?» – дип сорадым. «Дөньяга килүебезгә шуннан башка сәбәп барлыгын белмибез, шуның өчен аны Раббы дип ышанабыз», – дип җавап бирделәр.

18. Башкортларның кайберләре 12 раббы барлыгына ышаналар. Кыш, җәй, яңгыр, җил, агач, адәмнәр, хайваннар, су, кич, көндез, үлем, тереклек, җирләрнең һәрберсенең үзләренә хас раббылары булып, күктә булган Раббы һәрберсеннән олыдыр. Бу олы Раббы башка раббылар катнашында һәм киңәшләре белән эш итә, диләр.

19. Башкортлар арасында еланга, балыкка, торнага табынучы кабиләләр да бар. Бу турыда: «Без бер дошманыбыз белән сугышканда җиңелгән идек, шул вакыт дошманнарыбыз артыннан торналар кычкырыштылар, шуның сәбәбеннән дошманыбыз җиңелде. Дошманнарыбызның җиңелүләренә сәбәп булганлыкларыннан торналарны раббы санадык вә аларга гыйбадәт кыла торган булдык», – диләр.

Болгарга якынлашу

20. Башкортлардан күчеп киттек һәм дә Чирмешән, Урын, Урым, Тыйг, Бәнаснә, Җаушин исемнәрендәге елгаларны үттек. Елгалар бер-береннән 2–4 көнлек ераклыктадыр.

21. Болгар ханы Хәлҗә дигән елга буеннан Җаушин елгасына күчкән вә шунда ике ай кадәр торган иде. Күчәргә булгач, ул «Суан»111 кавеменә хәбәр җибәреп, үзе белән бергә күчәргә әмер иткән иде. Әлеге кавем ике төркем булып, берсе – Вирг исемле, икенче төркеме Әскәл дип танылган патша кул астында иде. Ләкин ислам динендә түгелләр иде. Башта күчүгә риза булмасалар да, соңыннан, Болгар падишаһының өенә килеп сөйләшеп-ризалашып, Җаушин елгасына күчтеләр. Җаушин елгасы – аркылы 5 аршын микъдарында тар бер елгадыр.

Болгарга килеп җитү

22. Сәфәребездән максатыбыз булган сәкълаб падишаһының тора торган урынына бер тәүлек кадәр ераклык калганнан соң, әлеге падишаһ үз кул астында булган дүрт падишаһ белән үзенең угылларын һәм туганнарын безне каршы алу өчен җибәрде. Яннарында икмәк, тары, ит булган хәлдә, алар безне каршы алдылар. Безнең белән бергә йөрделәр.

23. (Болгар шәһәренә булса кирәк), ике фәрсәх калганнан соң, падишаһ үзе дә безгә каршы чыкты вә, безне күрү белән аттан төшеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер112 сәҗдәсе кылды. Җиңендә тәңкәләр бар иде, аларны безнең өсләребезгә чәчте. Безнең өчен чатырлар корылган иде. Без шул чатырларга урнаштык.

24. Болгар шәһәренә җитүебез 310 ел, мөхәррәмнең 12 нче көнендә, якшәмбе көн иде113. Харәзем мәмләкәтенең башкаласы булган Җөрҗания шәһәре белән Болгар арасындагы сәфәребез 70 көн булды.

25. Мәмләкәтнең хөрмәтле адәмнәре вә түбән дәрәҗәдәге падишаһлар, түрәләр, хәлифәнең хаты укылачак мәҗлескә әзер булсыннар вә җыелсыннар өчен, без үзебез өчен әзерләнгән чатырларда чәршәмбе көнгә кадәр тордык.

26. Пәнҗешәмбе көн җиткәч, төеннәребезне чиштек вә Багдадтан җибәрелгән ияр белән атны иярләдек тә Габбаси хәлифәләрнең билгесе булган кара киемне падишаһка кидердек, башына чалма урадык. Мин хәлифәнең хатын букчадан алдым да кычкырып укыдым. Бу вакытта падишаһ, хәлифәне хөрмәт кылу нияте белән, аягүрә басып торды. Моннан соң вәзир Хәмид бине әл-Габбас тарафыннан җибәрелгән хатны да укыдым. Бу вакытта да падишаһ аяк өстендә торды. Хәлбуки падишаһ авыр гәүдәле адәм иде. Падишаһ кешеләре безнең өстебезгә тәңкәләр чәчтеләр. Без хәлифә тарафыннан җибәрелгән бүләкләрне падишаһка тәкъдим иттек вә хатынына да бүләк ителгән кием кидердек. Үзләренең гореф вә гадәтләренә күрә хатыны үз янында утырган иде.

27. Шуннан соң падишаһ безне үз коббәсенә114 чакырды. Без бардык. Падишаһның уң тарафына шул мәмләкәттән җыелган падишаһлар утырганнар иде. Безгә үзенең сул тарафына утырырга кушты. Падишаһ үзе Рум дибаҗы115 белән өртелгән тәхеттә утыра иде.

28. Падишаһның соравына күрә аш китерделәр. Падишаһ үзе пычак алды да итне өч мәртәбә кисеп, берсе артыннан берсен капты. Шуннан соң илче Сәүсәнгә кисеп бирде. Аннары кечкенә маидә китереп, илче Сәүсән алдына куйдылар. Падишаһ ит кисеп биргән вә авыз иткәннән соң, кешеләрнең һәрберсенә тәртип белән маидә116 китереп тордылар. Падишаһ үзе ит кисеп авыз иттерми торып, ашарга һичкем кул сузмады. Падишаһ тагын ит кисте дә уң ягында булган падишаһка бирде. Шуннан соң аңа да маидә килде. Падишаһ, тагын ит кисеп, уң ягындагы икенче падишаһка бирде. Аңа да маидә килде. Шул тәртип белән мәҗлестә булган кунакларның һәрберсенә маидә китерелде. Һәрберебез үз маидәбездән ашадык. Бер кеше маидәсенә икенче бер кешенең катнашуы булмады. Аш тәмам булганнан соң, маидәдә калган ашларыбызны һәрберебез үз урыннарыбызга алып кайттык. Аш тәмам булганнан соң, падишаһ эчәр өчен бал ширбәте сорап алды. Үзләре моны «сөҗү» диләр. Үзе дә эчте, без дә эчтек.

29. Без килгәнгә кадәр хөтбә вакытында падишаһ өчен мөнбәрдә «Аллаһүммә әслихәл-мәликә Бәлтуар-мәликә Болгар» дип дога кылына торган булган. Мин: «Әл-мәлик» сүзе Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә хас исемнәрдән, хосусан ялвару һәм дога урыны булган мөнбәрләрдә әлеге исемне башкаларга атап бирү ярамый, менә синең хуҗаң – мөэмин-мөселманнарның хуҗасы – бөтен Көнчыгыш вә Көнбатыш мәмләкәтләрендәге мөнбәрләрдә үзен «Аллаһүммә әслих габдәкә вә хәлифәтәкә Җәгъфәр әл-имам әл-Моктәдир биллаһ әмирел-мөэмининә!»117 дип телгә алырга боерды», – дидем. Падишаһ: «Алай булгач, ничек әйтергә кирәк булыр?» – диде. Мин: «Үзеңнең һәм дә атаңның исеме телгә алыныр», – дидем. Падишаһ: «Минем атам мөселман түгел иде, үзем дә мөселман булмадым, элеккеге исемемне хөтбәдә телгә алдырасым килми, бөтен мөэмин-мөселманнарның хуҗасы булган хуҗамның исеме ничек? Шуның исемен үземә бирсәм ярармы?» – диде. Мин: «Бөтен мөэмин-мөселманнарның хуҗасы Җәгъфәр исемле, аның исемен үзеңә кушуыңнан тыю юк!» – дидем. Падишаһ: «Алай булса, мин үземне Җәгъфәр вә атамны Габдулла дип исемләдем», – диде. Моннан соң вәгазь сөйләүче – хатыйп: «Аллаһуммә әслих габдәкә Җәгъфәр бине Габдулла әмире Болгар мәүла әмирел-мөэмининә!»118 – дип дога кыла башлады.

30. Болгар падишаһы Хәзәр падишаһына дань түләп торадыр, һәр өй, гаилә башыннан сәмүр119 тиресе биреләдер. Әмма Хәзәрдән сәүдә килмәс, килсә – Болгар падишаһы шуннан уннан берсен аладыр. Әгәр дә руслар вә яки башкалар килсәләр, кол сатучылардан һәр ун колдан берсен аладыр. Болгар падишаһының углы Хәзәр падишаһы янында рәһен120 булып торадыр.

66.Матбугатта басылмаган.
67.Чыннан да, ялганчы да инде дөресен сөйли башлады.
68.Мәүла – ия, хуҗа, яхшылык итүче.
69.Мәүла әмирел-мөэминин – мөселманнарның боеручы хуҗасы.
70.Сөммә – тагы, янә, соңра.
71.Һәйәт – делегация, миссия.
72.Кятиб – секретарь.
73.Фиһрис (фиһрист) – китаплар исемлеге, каталог.
74.Рисалә – мәкалә, кечкенә китап, брошюра.
75.Фазыйль – галим кешегә карата кулланыла торган эпитет.
76.Ш. Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 61 б.
77.1323–1324 һиҗри ел – 1905–1906 милади ел.
78.Шәрех мелла Җами – Мелла Җамига аңлатма.
79.Хашия – бер китапның эчтәлеген ачыклаучы икенче бер китап – әсәр.
80.Маддә – аерым бүлек, пункт, параграф.
81.Җилд – том (бер китапның аерым-аерым төпләнгән өлешләре).
82.Әс-Сәгадәт – бәхет, рәхәтлек, уңыш.
83.Иктифаэль-кануг – барына риза булучы.
84.Сахиб – ия, хуҗа.
85.Мәгърузә – тикшерү өчен җыелышка куелган мәсьәлә, доклад, проект.
86.Кайбер урыннарда «Алмыш бине Шилки» исемендә язылган, кайбер урыннарда бу падишаһ хакында «Хәсән бине Бәлтуар – мәликес-сәкалибә» диелгән. Шуңа күрә бу падишаһның исеме Хәсән буладыр. Ләкин түбәндә үзенең исемен Җәгъфәр дип атаганлыгы бәян ителәдер. «Алмас бине Сүлки Бәлтуар» ны «үлмәз (үлмәс) бине Сүлки бул туар» дип уйлаучылар бар. «Бул туар» – «Кәсирел-мәваши» («Күп мал-туарлы») мәгънәсендәдер.
87.Минбәр – мөнбәр, кафедра, трибуна.
88.Хәзерге, ягъни милади ел исәбе буенча 921 ел.
89.Сәфәр ае – ай елының икенче ае исеме.
90.Җөрҗания – бервакыт Харәзем мәмләкәтенең пайтәхете (башкаласы) булып торды. Фарсыча – Гүргәнечтер. Җәйхун (Амудәрья) елгасының көнбатыш ярында вә Мансурәнең каршысындадыр. Башта кечкенә генә бер шәһәр булса да, ташу белән Мансурә харап булганнан соң, Җөрҗания зурайды. Ибне Сина «Әүсат» («Урта») исемле китабын ошбу шәһәрдә язганлыктан, «Әл-әүсател – Җөрҗани» («Җөрҗани уртасы») дип исемләгән иде. Соңыннан татарлар бу шәһәрне харап иттеләр вә кешеләрен үтереп бетерделәр («Камусел-әгълам»).
91.Дирһәм – борынгы көмеш тәңкә.
92.Әмирел-мөэминин – мөселманнарның башлыгы.
93.Разый Аллаһы ганһе – аңа Алланың ризалыгы булсын.
94.Карыш – озынлык үлчәве берәмлеге, киерелгән кулның баш бармак очы белән урта бармак очы арасы, уртача чирек аршынга тигез. Ибне Фазлан суны өстеннән төбенә кадәр туңа дип уйлаган булса кирәк. Унтугыз карыш дип әйтүе дә суны бөтенләй туңган дип уйлавы һәм «бозның калынлыгы унтугыз карыш» дип язуы булыр.
95.Ритыл – сыек әйберләр үлчәве, пыяла савыт.
96.Зөлкагдә – ай елының унберенче ае исеме.
97.Рабат – кәрвансарай, мосафирханә.
98.Багдадтан чыкканнармы яки юлда кушылганнармы, һәммәсе дә Болгарга баралармы?
99.Ибне Фазланның ошбу «гузия кавеме» дип сөйләгән кавеме казах кавеме түгелме икән?
100.Хайван бугазлаулары шул рәвештә буладыр.
101.Дәфен кылу – җирләү, күмү.
102.Гонван – дәрәҗә атамасы, данлыклау исеме (титул).
103.Җөм – Эмба.
104.Ибне Фазлан килүеннән 30 ел элек, гузияләр куу сәбәпле, пәчәнәклар, Урал өлкәсеннән күчеп, Иделнең уң тарафына чыгып урнашканнар иде. Ошбу күчүчеләр пәчәнәкләрнең байлары булып, юксыллары, көчләре җитмәү сәбәпле, шушы Урал өлкәсендәге урыннарында калганнар иде. Ибне Фазлан күргән ярлы пәчәнәкләр шушы иске урыннарында калучы юксыллардыр. Ибне Фазлан үтеп киткәннән бер-ике ел соң бу ярлы пәчәнәкләр дә үзләренең бай туганнары янына күчеп киттеләр.
105.Җәнех – Җаек булса кирәк.
106.Сәмүр – Самар булса кирәк.
107.Кибал – Кинил булса кирәк.
108.Сух – Сук булса кирәк.
109.Бу шәһәрнең исеме безгә мәгълүм булмады.
110.Ибне Фазлан башкортларның мәҗүси вакытларындагы гадәтләрен хикәят итәдер. Башкортларның тарихка кереп калуына сәбәп булганлыгыннан, Ибне Фазланның аларга ярдәме олы.
111.Суан – Сусар булырга мөмкин.
112.Шөкер – ризалык, канәгатьләнгәнлек күрсәтү.
113.Милади белән 922 елның 12 маенда (Көнбатыш хисабы белән).
114.Коббә – гөмбәз белән түбәсе түгәрәкләп ябылган бина.
115.Дибаҗ – чәчәкле ботак бизәкләре төшерелгән ефәк тукыма.
116.Маидә – ашъяулык.
117.И Аллам, үзеңнең колың һәм хәлифәң, мөэмин-мөселманнарның хуҗасы Җәгъфәр имам әл-Моктәдир биллаһны изгелеккә юнәлдер!
118.И Аллам, Болгар әмире, колың Җәгъфәр бине Габдулланы, мөэмин-мөселманнарның хуҗасын изгелеккә юнәлдер!
119.Сәмүр – кеш.
120.Рәһен – залог, заклад, заложник.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
15 сентября 2021
Дата написания:
1996
Объем:
421 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-04252-9
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают