Читать книгу: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», страница 4

Шрифт:

Болгар төрекләренең дин вә мәзһәбләре47

Болгар төрек кавеменнән булганлыктан, аларның иске төрекләр ияргән диннәрдән һәм мәзһәбләрдән берәрсенә ияргән булулары табигый. Ислам барлыкка килгәннән соң, кайсы еллардадыр, Болгар мәмләкәтенә һәм Болгар кавеме арасына ислам дине керде һәм яхшы гына таралды. Чөнки боларның рухи халәтләренә ислам дине яраклы һәм туры килә торган иде.

Башлап ислам динен кабул итүләренә тышкы сәбәпләрне бәян итүчеләр дә бар. Ләкин шул төрле сәбәпләр арасыннан җиңелен һәм дөресен табу беркадәр авыр. Аны белүгә зур ихтыяҗ да юк.

Һәрхәлдә, Болгар төрекләре үзләре белән сәүдә мөнәсәбәтендә һәм солых хәлендә яшәүче иранлылар аркылы Гарәбстан җирендә барлыкка килгән ислам хәбәрен бик иртә белгәннәр булса кирәк. Габделмәлик бине Мәрдан заманында ислам кабул иткән хәзәр төрекләре арадашлыгы белән дә боларга ислам дине кергән булуы ихтимал.

Болгар төрекләренең ислам динендә булуы рәсми рәвештә һиҗри белән 310, милади белән 922 елның 12 нче мөхәррәме48, ягъни 12 майдан саналырга тиешле.

Бу көнгә кадәр дә Болгарда ислам дине ачыктан-ачык һәм җиренә җиткереп тотылуы, хәтта мәчеттә дә җомга намазы укылу һәм, хөтбәдә49 Болгар ханы телгә алынып, дога кылынуы Ибне Фазланның: «Без килгәнгә кадәр хөтбә вакытында падишаһ өчен мөнбәрдә «Аллаһуммә әслихәл-мәликә Бәлтуар50 – мәликә Болгар51», – дип дога кылына торган булган»52, – дигән сүзләреннән мәгълүм. Мәчетләр һәм мөнбәрләр төзелү, җомга намазы укылу һәм җомга хөтбәсендә падишаһка дога кылыну – бу мәмләкәттә күп заманнар элек ислам дине тамыр җәйгән булуга дәлил.

Ибне әл-Әсирнең һиҗри белән 433 ел вакыйгаларыннан итеп «Болгар кавеме төрек һәм сәкълаблар арасында туган. Аларның шәһәрләре – төрекләрнең иң ерак шәһәре. Алар кяферләр иделәр, карибләреннән, ягъни якыннарыннан, ислам динен кабул иттеләр. Алар – Әбү Хәнифә (Алланың аңа ризалыгы булсын!) мәзһәбендә» дигән сүзендәге53 «кариб» не беркадәр еллардан гына гыйбарәт дип белү яраклы түгел, бәлки ул сүздән булган максат – болгарларны Сәмәрканд, Амудәрья һәм Сырдәрья далаларындагы төрекләр итеп күрсәтүдер.

Мәсгуди Болгар хакында: «Болгар шәһәре Мантыш диңгезе ярына урнашкан. Мин аларның җирнең җиденче кисәгендә урнашканнарын күрәм. Алар – төрекләрнең бер төре. Харәзем һәм алар арасында Хорасан һәм Харәзем җирләреннән һәм башка җирләрдән кәрваннар йөриләр. Ә инде әгәр тегендә, ягъни башка тигезлекләрдә, төрекләрдән кәрваннар йөрсә, алар болгарларның милке санала. Безнең хәзерге вакытыбыз – 332 ел. Мөселман диненә әл-Моктәдир көннәрендә – 310 елда керделәр. Теге күрүче аны күрде, һәм ул, хаҗга барып, тынычлык шәһәрендә, ягъни Багдадта, догалар укыды. Аның белән әл-Моктәдир байрак күтәрде һәм аларны мәчеткә алып барды», – ди54.

Якут Хәмәви: «Болгар хөкемдары һәм аның кешеләре әл-Моктәдир биллаһ көннәрендә ислам динен кабул иттеләр һәм Багдадка илче җибәрделәр, әл-Моктәдирне белделәр һәм аннан намазлар укырга һәм шәригать кануннарына өйрәтүен сорадылар. Ләкин алар исламга бу сәбәптән генә кермәделәр», – ди55.

Хәмәвинең бу сүзеннән болгарларның элек ислам кабул итеп, шуннан соң хәлифәгә илче күндереп, дин өйрәтүчеләр җибәрүен сораганлыклары аңлашыладыр.

Һәрхәлдә, болгар төрекләренең ислам кабул итүләренең сәбәбе ачык беленми. Төрле сәбәпләр булуы ихтимал, Болгар сәүдәгәрләренең Багдадта ислам диненнән хәбәрдар булып, кызыксынып кайткан булулары, Багдадта төрекләрнең дәрәҗә яулаулары һәм шуның тәэсире булуы кебек эшләр – һәммәсе болгар төрекләренең ислам кабул итүләренә сәбәп булырга мөмкин.

Ибне Фазланның «Сәкълабларның хөкемдары Алмас бине Сүлки Бәлтуарның мөэмин-мөселманнарның әмире әл-Моктәдир биллаһка хаты иреште. Анда ул ислам шәригатен кабул итеп, диннең кануннарын өйрәнеп, аңа тугрылыклы булулары турында ант итүләре хакында һәм үзләре өчен мәчетләр һәм мөнбәрләр төзүне сорап яза. Мәмләкәтнең бөтен шәһәрләрендә, төрле хөкемдарларның һөҗүмнәреннән саклану өчен, крепостьлар төзүне сорый…» дигән сүзеннән ислам диненең инде кабул ителгән, аның мәмләкәт эченә инде кертелгән булуы, хәзер төп максат кальга (крепость) төзү икәнлеге, дин турында бары тик ияртеп кенә искә алынуы аңлашыладыр.

Һәрхәлдә, болгар төрекләрендә ислам дине ныклы рәвештә урнашты, хәлифәлек үзәгеннән һәм ислам бишегеннән ерак булуларына карамастан, Аллаһы Тәгаләнең өстенлеге һәм мәрхәмәте белән дини гадәтләр үтәлеп торды. Бу эш, – болгар төрекләренең ислам кабул итүләре дөньяви бер киңлек өчен генә булмыйча, бәлки, хаклыкны тирән аңлаулары аркасында динне күңелдән тануларына дәлил. Юкса җилдән килгән мәхәббәт, төш һәм кәрамәт юнәлешендәге эшләр сәбәбеннән генә хасил булган ихласның шул эшнең киресе булган икенче төрле җил һәм икенче төрле кәрамәт сәбәбеннән югалуы һәм, һәрхәлдә, ныклы булмавы, гомумиләшмәве мәгъ-лүм.

Өч йөз еллардан артык вакытлар үтте. Болгар төрекләре, әхлаклары соңгы дәрәҗәдә бозык, мөгамәләләре җәбер һәм золым булган рус түрәләренең истибдадлары56 астында яшәп тә, үзләренең әхлакларын, гореф-гадәтләрен саклап килделәр, дингә ышанулары ныклы һәм какшамас булды. Руслар арасында торган хәлдә сакланган дин һәм дөньяга караш, Алла теләсә, дәҗҗал57 көненә кадәр сакланыр.

Икенче һәм өченче дәверләр. Болгар төрекләренең татарлар белән руслар кул астында калулары

Болгар төрекләре, мәдәни һәм әхлаклы, эшлекле һәм мәгърифәтле бер кавем һәм дә сәламәтлек һәм булдыклылык ияләре булган хәлдә, рәнҗетү, изү заманы булу сәбәбеннән, берсеннән-берсе надан һәм берсеннән-берсе вәхши һәм залим булган ике төрле кавемнең хакимияте белән җәфаландылар һәм аларның истибдадлары астында изелүгә дучар ителделәр. Бу эш инде табигатьнең рәнҗетүе һәм дөньяның золымы саналырга хаклы.

Бу ике төрле халык монголлар (рус монахлары тәгъбиренчә – татарлар) белән руслар иде.

«Татар» сүзе Чыңгыз гаскәрендә алда йөрүче бер төркем монгол гаскәренә махсус исем булып, этнографик (нәсел-нәсәп һәм кабил-ыругка әйтелә торган) исем түгел, ул русларның «казачий» лары урынында, Чыңгызның «татар» исемле гаскәри бүлегедер. «Татар» белән «монгол» арасында гомуми үзенчәлек шиксез булып, «татар» җәмгыятьнең югары катлавы булып, «монгол» гади, кара халык мәгънәсендә йөри. Шуңа күрә бу мәмләкәттә Нух пәйгамбәрнең иярченнәре заманнарыннан бирле яшәгән кавемне «татар» дип йөртү – фарсыларны – рус, гарәпләрне – итальян, чирмешләрне – көтүче һәм чувашларны йон тетүче дип йөртү кебек бер эштер. Монголстанда, ихтимал, «татар» исемендә берәр нәсел һәм кабилә дә бардыр. Ләкин Монголстан кайда да, Болгар кайда?.. Һәрхәлдә, без инде, ялгыш булса да, «татар» сүзен кулланырга мәҗбүрбез.

Монголлар (татарлар), Хорасан һәм Мавәраэннәһердә булган ислам дөньясын, мөселманнар тарафыннан төзелгән мәдәниятне харап иткәннәреннән соң, шәһәрләрне һәм авылларны җир белән тигезләп киткәннәреннән соң, дөнья байлыгын кәрваннар белән үз йортларына илткәннәреннән соң, һәртөрле байлыкларның чыганагы һәм дәүләтләрнең хәзинәсе булган болгар төрекләре өстенә бардылар (һиҗри белән 620, милади белән 1223 елда). Чөнки хәзер байлык белән көн күрүнең ләззәтен татыганнар һәм моны ияләреннән тартып алуның юлларын өйрәнгәннәр иде.

Болгар төрекләре монголлар кебек сугыш чукмарлары, кан түгү белән рәхәт табучы кавем түгел, бәлки йорт караучы, иген игүче, сәүдә итүче һәм, гомумән, мәдәни һәм төзеклелек эшләренә бирелеп, дөньяны тынычлык белән уздырырга теләүче бер халык иде. Шул сәбәптән ат өстендә дөньяга килеп, ат өстендә дөньядан китүче, шул ике арадагы гомерен сугыш чукмары ташып йөреп уздыручы татарларга каршы тора алмадылар һәм көннәрнең берендә татарлар хөкеменә калдылар, үзләренең бәйсезлекләрен һәм хакимлекләрен югалттылар.

Татарлар басып алганнан соң, Болгар шәһәрендәге кәсеп һәм сәүдә тукталды, чит мәмләкәтләр белән тоташтан йөргән кәрваннарның юллары киселде. Шул сәбәптән Болгар шәһәрендәге кешеләр төшлек тарафына күчәргә һәм, шулай итеп, күрше мәмләкәтләр белән мөнәсәбәтләрен яңартырга мәҗбүр булдылар. Сарай шәһәре шул сәбәптән һәм икътисади файда юлында мәйданга килде.

Сарайны төзүгә татар ханының рөхсәте һәм ярдәме булса булгандыр, күпләр: «Татарлар, үзләренә башкала булсын өчен, Сарайны төзеделәр», – дип сөйләсә сөйләгәндер. Ләкин чынлыкта бу шәһәрне төзүчеләр болгар төрекләре белән монголлар тарафыннан сөрелеп китерелгән Төркестан төрекләре иде. Бу шәһәр сәүдә үзәге булсын өчен, Болгар шәһәре вазифасын үтәсен өчен төзелгән иде.

Татарлар Болгар мәмләкәтен җимереп эштән чыгардылар, мәйданга файдалы бер генә эш тә китерә алмадылар. Киресенчә, үзләре тел һәм мәзһәб, гореф-гадәт турыларында болгар төрекләреннән җиңелделәр һәм аларга иярделәр. Чыңгыз гамәле белән гамәл кылуда гына тәгассыблары58 йомшармады, диләр.

Һәрхәлдә, монголлар (татарлар) тарафыннан хөкүмәтләре җимерелгәннән һәм җәмгыятьләре таратылганнан соң, болгар төрекләре зәгыйфьләнделәр, түбән хәлгә төштеләр, моңлы маҗараларга һәм зур фаҗигаләргә очрадылар, ахырда руслар хөкемендә калдылар.

Монголларның бу мәмләкәтне төзекләндерергә һәм юлга кергән мәдәниятне үстерергә һәм дәвам иттерергә, һөнәр һәм һөнәрчелекне алга җибәрергә кулларыннан килмәсә дә, чабаталы русларны итекле ясарга, кечкенә генә булган славян кавеменең ярты дөньяны йота алырлык бер хәлгә күтәрелүенә хезмәтләре зур булды. Моның сәбәпләрен хәзерләделәр. Русларны һәм славяннарны «Россия мәмләкәте» хәленә күтәрүчеләр, Екатерина иярченнәре булган немецлардан бигрәк, чукынган татар кенәзләре һәм мирзалары булды. Болар, үз хөкүмәтләрен тәртипле һәм мәдәниятле бер хөкүмәт ясый алмасалар да, үз өлкәләрен үз кулларында тоту хакында чаралар табуга яраклы булмасалар да, «Олуг Россия» исемле мәмләкәтне төзү хакында руслардан артык хезмәт күрсәттеләр.

Бер-берсе белән сугышып торган, эт белән мәче кебек гомер сөргән рус кенәзләрен бер үзәккә җыючылар татар ханнары иде. Ханнарның сарайлары рус кызлары белән тулы буладыр, руслар үзләренең йомышларын шушы кызлар аркылы гамәлгә куйдыралар иде. Шулай итеп, руслар көнләп һәм сәгатьләп үстеләр. Әмма үз хәлләреннән ваемсыз булучы татарлар көнләп һәм сәгатьләп түбән төшеп тордылар, ахырда русларның хезмәтчеләре булып калдылар, рус кенәзләре күрсәткән урыннарга бер-берсеннән көнләшеп йөгерергә мәҗбүр булдылар.

Кешеләр игътибарынча, руслар болгар төрекләреннән күп түгел иделәр. Әмма өлкә зурлыгы, шулай ук гыйлем һәм мәдәният җәһәтеннән болгар төрекләре руслардан югары иделәр. Шулай булса да руслар болгар төрекләрен җиңделәр, руслар «Олуг Россия» булганнары хәлдә, болгар төрекләре давылдагы ком кебек таралып бетте, иҗтимагый хәле сүтелде. Моның сәбәбе нинди нәрсә, тәкъдирме?..

Дөрес, тәкъдир шулай булды. Тышкы сәбәпләр хәзерләнеп беткәннән соң гына, тәкъдир шулай булды. Тышкы сәбәпләр югарыда сөйләнде, аны кабатлауда ихтыяҗ юк.

«Казан шәһәрен татарлар төзеделәр» дигән сүз дөрес түгел. Казан мәмләкәтендә Сарайдан килгән татарлар хөкем сөрсәләр дә, монда Чыңгыз кануннары кагыйдә буларак тотылмады, гомуми фикерләр болгар төрекләрендә булганлыктан, ул кануннарны гамәлгә куя алмадылар. Хөкүмәт башындагы татар мирзалары һәм кенәзләр үзара тоташтан дәгъвалашып торганлыктан, хөкүмәт файдасы күзәтелмәде, ханнары да тынычлап хөкем сөрә алмады, бер-беренең зарарына руслардан ярдәм сораулары ахырда русларның бөтенләй басып алуларына сәбәп булды.

Болгар хөкүмәте вакытында төрекләр, арлар һәм чирмешләр, чувашлар һәм башкортлар – төрекләр белән финнар – Болгар идарәсендә берләшеп яшәгән булсалар, Казандагы татар мирзалары бер сүздә була алмадылар. Болгар хөкүмәте вакытында һәртөрле мәзһәб әһелләре һәм һәртөрле кабиләләр хөкүмәтне саклаган булсалар, Казандагы татар мирзалары бер-беренә каршы кылыч күтәреп сугыштылар.

Болгар төрекләренең игътибардан төшүләре, хөрриятләре бетү Казан шәһәре руслар тарафыннан алынган көндә булды. (Бу тарих Ядкяр Мөхәммәд хан турында сөйләнгән урында бәян ителде.) Шәһәргә керү белән, руслар ирләрнең һәммәсен кылычтан үткәрделәр, хатыннарны, бала-чагаларны, хайван көтүе урынында көтеп, Мәскәүгә алып киттеләр һәм алпавытларга өләштеләр. Хан үзе һәм сарай хезмәтчеләре – һәммәсе Мәскәүдә чукындырылды. Шәһәрдә булган йортлар, биналар, күчемле һәм күчемсез әйберләр русларга бүлеп бирелде.

Авылларда торган, далаларда кунып, күчеп йөргән мөселманнар русларга җиңел генә бирелмәделәр, бәлки, биш-алты елларга кадәр руслар белән сугыштылар һәм бу юлда бөтен гайрәтләрен сарыф иттеләр. Ләкин тәртипле гаскәр булмаганнан һәм сугыш эшендә маһир59 кешеләр дә идарә итмәгәнлектән, мондый сугышлардан зур файда күрелмәве мәгълүм.

Өлкәне басып алганнан һәм тырнакларын батырганнан соң, руслар мәчетләрне, мәктәп һәм мәдрәсәләрне ваттылар, җимерделәр, Изге Коръән һәм башка китапларны яндырдылар. Язулы кәгазь һәм дәфтәрләрдән, язмалардан берсе дә калмады.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүеннән элек Гарәп ярымутравы, Гыйрак, Азия һәм Африкада язылган язулардан үрнәкләр бу көннәргә кадәр сәламәт сакланып та, Казан алынмастан элек Болгар мәмләкәтендә һәм Казанның тирә-ягында язылган язуларның табылмавындагы сәбәп – шушыдыр.

«Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын!» – диләр. Бу сүз – бик дөрес, һәр кавемнең үзенең тарихын, үзенең язуын үз халыкларына белдерүе кирәк. Ләкин моның өчен монгол һөҗүме астында калмау һәм руслар хөкемендә булмау шарт. Башкалар хакимияте астында яшәүче милләтләр өчен тарих белән шөгыльләнергә мөмкинлек юк.

Руслар болгар каберлекләрендәге язулы ташларны гына да сәламәт калдырмадылар. Башка нәрсәләрне әйтеп торасы да юк… Кабер ташларын гына да үз хәлләренчә калдырырлык вөҗданга ия булмаган кавем арасында нинди тарих чыганагы калсын?..

Тарихыбыз булмауның, ата-бабаларыбызның, кавем һәм кабиләбезнең хәлләре һәм гомер сөрүләре яхшы беленмәүнең сәбәбе – үткәндәге галимнәрнең тик торулары, халкыбызның тарих гыйлеменә бәя бирмәүләре түгел, бәлки бу эшкә мөмкинлек булмау һәм заман тарафыннан ярдәм ителмәүдер. Бу мәсьәләнең итәге бик озын, шуның өчен кисеп туктатырга ихтыяҗ бар.

Казанга руслар кергәннән соң кача алган мөселманнар казахлар, кыргызлар арасына, Төркестан һәм Кавказ өлкәләренә, Фирганә һәм Әфган мәмләкәтләренә качтылар, кайберләре Урал итәкләренә, Чулман һәм Идел буйларына сыендылар. «Типтәр» дип йөртелә торган халыклар шул качучылар булырга тиеш дип уйланыла.

Ничә еллардан соң гына ислам халкының Казан шәһәренә керүенә, шунда торуына рәсми рәвештә рөхсәт ителде. Шуннан соң гына тау араларында, урманнарда качып яшәүче мөселманнар аз-азлап Казан шәһәренә кайта һәм урнаша башладылар.

Дүртенче дәвер. Миссионерларның хакимлек итүләре, рус хөкүмәте тарафыннан мөселманнарның чукындырылуы

Рус кавеменең уртача фикерле һәм яхшы әхлаклы, төзек табигатьле булмаганлыгы мәгълүм. Шуңа күрә һәр эшләре чиктән тыш түбән юллардан йөридер. Бу көнгә кадәр боларга шушы ике юл уртасындагы зур юлдан йөрү насыйп булмады. Моннан соң уңышлы булу билгеләре дә күренми, болар динле булсалар да, чамадан тыш кыланалар, динсез булсалар да, һәрбер динсезнең өстеннән таптап китәләр.

Рус падишаһларының бу мәмләкәттә булган мөселманнарны чукындыру өчен тырышулары ис китәрлек дәрәҗәдә булды. Бу маҗараны тәфсилләп язу – берничә кисәктән торган китап язу белән бер. Безнең моңа көчебез җитми. Болар шушы дәрәҗәдә тырышып та, бу илдә мөселман токымы югалмавы Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булса кирәк.

Дөрес, әгәр дә русларның мөселманнарны чукындырырга тырышулары беркадәр йомшак һәм уртачарак булса иде, рус халкы бу дәрәҗәдә үрчемәс һәм күбәймәс, ислам халкы да Болгар хөкүмәте вакытына караганда бу мәртәбәдә кимемәс иде. Болар мөселманнарны көчләп чукындыру юлына керделәр һәм шул сәбәптән ифрат дәрәҗәдә күбәйделәр. Бу көндә «керәшен» дип йөртелә торган бер халык – көчләп чукындырылган мөселманнардан таралган халыклардыр. Боларны, Казан алынганнан соң, Иван Грозный шулай бик чиркәнеч ясады.

Русларның бу җинаятьләренә мисал итеп, бу урында кайбер вакыйгаларны күрсәтү дә зарар булмас. Ләкин болар – диңгездән бер тамчы кебек кенәдер.

1. Кенәз Василий үз кулына төшкән мөселман ир һәм хатыннардан 200 әсирне милади белән 1536 елда дингә көчләде, риза булмаганнарын үтертте.

2. Ярославль шәһәрендә тоткын булып торучы Күчем хан гаиләсен һиҗри белән 1048, милади белән 1638 елда көчләп чукындырдылар.

3. Ханкирмән шәһәрендә хан булып торучы Сәед Борһан бине Алып Арыслан бине Гали хан бине Күчем ханны һиҗри белән 1065, милади белән 1655 елда, бернәрсә дә аңламаган сабый вакытында чукындырдылар.

4. 1731 елда, Казан һәм Нижний мөселманнарын чукындыру өчен, «Свияжская богородица-монастырь» да рәсми идарә оештырылды.

5. Чукындырылганнарны ислам диненә кире кайтырга өндәүчеләрдән 47 мөселманны 1867 елның 28 гыйнварында Себердәге Турухан якларына сөргенгә җибәрү белән хөкем иттеләр.

6. Берәр төрле эш хакында гаепләнүче һәм дә өсләренә түләүләр төшкән мөселманнар чукынсалар, гаепләреннән коткару, түләүдән азат итү хакында кануннар игълан кылынды. Чукынучы мөселманнар гаскәрлек хезмәтләреннән азат ителәләр иде.

7. Бик күп чакта базарда һәм халык күп җыелып торган җирләрдә поплар җыелып торучылар өстенә үзләренең «изге су» ларын бөркиләр иде дә, шуның белән шул җыелган урында, җыенда булган халык христианлык кабул иткән булып хисаплана иде. Моннан соң шул кешеләрнең: «Минем христиан булганым юк, үз динемнән чыкканым юк!» – дигән дәгъвалары ишетелмидер иде.

8. Русларның талауларыннан, җәфалау һәм газаплауларыннан, үз диннәренә кертер өчен көчләүләреннән йөдәгән мөселманнар бераз булса да тынычлык табу, дөньяларын һәм диннәрен төзәтү һәм саклау өмете белән башкорт сахраларына күчә һәм авыллар корып гомер сөрә башлаганнар иде. Бу эшләре белән мөселманнар шул җирләрдә берләшәләр, Төркестан һәм Фирганә мөселманнары белән мөнәсәбәткә керүләре ихтимал, аннары чукындырып булмый башлар дип фикер йөртеп, Романовлардан Алексей Михайлович һиҗри белән 1059, милади белән 1649 елда, христиан булмаган халыкларның башкорт сахраларында торуларын тыеп, фәрман игълан итте.

9. 1713 елда «Җирләрендә православный крестьяннар булган мөселман җир хуҗалары алты ай эчендә православный мәзһәбкә керергә тиешләр, шуңа риза булмаган мөселманнарның җирләре, йортлары һәм бөтен мөлкәтләре көчләп алыначак» дигән фәрман чыкты. Бу фәрман 1729 елның 1 мартында, 1743 елның 28 сентябрендә тагын кабатланды.

10. Чукынырга риза булмаган мөселман алпавытлар үзләренең җирләрен һәм мөлкәтләрен сатып яки залогка салып акчалы булып калмасыннар һәм чукынудан котылмасыннар өчен, 1737 елның 21 октябрендә «Мөселманнарның русларга җир сатулары тыела» дигән фәрман игълан ителде.

11. 1754 елда «Чукынмаган мөселманнар тарафыннан русларга сатылган яки залогка салынган җирләрнең документлары һәм килешү кәгазьләре игътибарсыз калачак һәм җирләре көчләп алыначак» дигән аерым фәрман игълан ителде.

12. 1749 елда Казанда мөселман балаларын көчләп христиан дине мәктәпләрендә укыту юлына басканнар иде. Ләкин бу дәрәҗәдә хурлыкка һәм җәберләргә мөселманнар түзә алмадылар, «файдасы булса-булмаса» дип, шул вакыттагы хөкүмәткә каты сүзләр белән гаризалар бирделәр. Хәтта бу хәл чит мәмләкәтләргә дә иреште, зур гына гауга күтәрелде. Нәтиҗәдә хөкүмәт мәчетләрне ваттыру һәм җимертү, сабый балаларны христиан диненә көчләп кертү һәм мәктәпләрдә көчләп укыту турындагы законын алмаштырырга мәҗбүр булды.

13. Россиядә булган рус кенәзләре һәм алпавытларының, дворяннарының күбесе крестьяннарыннан яки җир-суларыннан һәм дөньяда тоткан урыннарыннан аерыласы килмичә чукынган мөселман мирзаларының бер өлеше икәнлекләре мәгълүм. Боларның күбесе, үзләренең мөселман вакытларындагы фамилияләрен ташлап, рус фамилияләре алган булсалар да, кайсыберләре әүвәлдәге мөселман вакытларындагы фамилияләре белән калганнар, рус фамилиясен алмаганнар. Бу соңгы бүлем җөмләсендә шундый фамилияләр бар: Абдуллин, Абдеев, Апраксин, Ахмаметов, Астанков, Аксаков, Аструганов, Ахмедов, Измайлов, Удеевский (Уфа шәһәрендә мәшһүр), Ураков, Урысов, Батурлин, Башкиров, Балашов, Поливанов (Пәһлеван), Богданов, Бикбулатов, Башов, Пашин, Полванов, Татаринов, Татищев, Тимашов, Тимошкин, Чибиш, Чичаков, Черкасов, Дадишев, Дашко, Дәүләтгилдиев, Денисов, Родаль, Рузаев, Шаховский, Шулашкин, Шихалеев, Ширинский, Сорокин, Салашников, Сукуров, Годунов (Борис), Котков, Кадушев, Карамзин (тарихчы), Каришев, Карилин, Кантилеев, Калпаковский, Кугушев, Казембек, Клянчин, Мамин, Мартин (Мортаза исемле мирза балалары), Максудов, Мансуров, Мирзаликин, Нахимов, Ермолаев, Языков, Янгаличев, Юсупов. Боларның күбесе – зур мөлкәтләргә ия булган алпавытлар, кенәзләр һәм мирзалардыр.

14. Көчләп чукындырылган мөселманнар әһле ислам каршында «керәшеннәр» һәм «мәкруһлар»60 исемнәре белән йөртеләдер. Рус хөкүмәте тарафыннан Новокрещенская контора ачылганнан соң, чукындырылганнар – «мәкруһлар» дип, аннан элек чукындырылганнар «керәшеннәр» дип аталалар. Бу ике төркем арасында аерма зур. Керәшеннәр, үзләренең иске төрек телен, кием-салымнарын саклап килсәләр дә, ислам диненнән һәм мөселманнардан ераклашканнар, христианлыкта торуларына артык пошынмыйлар. Әмма мәкруһлар үзләрен чын мөселман саныйлар, әгәр дә аз гына форсат тапсалар, үзләренең мөселманлыкларын күрсәтәләр. Бу уңайдан күреләчәк авырлыкларга түзәргә дә хәзерләр. Мәкруһлар турында һиҗри белән 1271, милади белән 1855 елның 29 маенда императорның «Ислам диненнән христиан диненә мөрәҗәгать итмәгән мәкруһлар Казанның духовная консисториясе61 хөкеменә җибәрелсеннәр, бармасалар, балалары ата-аналарыннан полиция көче белән алынып чукындырылсыннар, христиан диненчә яшәмәгән мәкруһлар чиркәүләргә яңадан христиан руханилары тарафыннан йөртелсеннәр, әгәр дә бу эшкә риза булмасалар, ата-аналары аерылсын, ирле-хатынлы булып тормасыннар!» дигән указы игълан ителде.

15. Шушы елларда мәкруһлар руслашсыннар, чын христиан булсыннар өчен, ялгыз-ялгыз гаиләләрне рус авылларына таратып утырттылар, руслар белән аралашырга һәм барлык хәлләре русларның күз алдында булып торуга мәҗбүр иттеләр.

16. Мәкруһларның ислам динендә көчле һәм ныклы булуларын муллалар һәм мәчетләр тәэсиреннән күреп, рус хөкүмәте мәчет салу эшләрен христиан руханиларына тапшырды. Болар риза булсалар, мәчет салуга рөхсәт бирелә, әмма алар яраклы күрмәсәләр – рөхсәт бирелми торган булды. Бу закон һиҗри белән 1188, милади белән 1774 елда гына үзгәрде. Ләкин бу үзгәртү нигездән түгел, бәлки мәкруһлар тормаган һәм, гомумән, христианнарга тәэсир итү куркынычы булмаган урыннарга гына кагыла иде. Әмма христианнардан яки мәкруһлардан бер генә гаилә булса да, ул урында мәчет салуга рөхсәт бирү яки бирмәү христиан руханилары ихтыярында иде. Бу закон Икенче Николайның тәхеттән төшкән көненә кадәр дәвам итте.

17. Кыргыз, казах кавемнәрен руслаштыру һәм христиан итү теләге белән, 1223 һиҗри, 1808 милади елда император тарафыннан «Фәкыйрь кыргыз һәм казахлар үзләренең балаларын Төркестан, Хива, Бохара халыкларына сатарга тиеш түгел. Әмма русларга саткан очракта да ярдәм ителә» дигән указ игълан ителде. Шушы указга таянып, сатып алу дигән булып, руслар кыргыз һәм казах балаларын урлап һәм талап алып кайту юлына бастылар һәм һәммәсен чукындырып тордылар. Шунлыктан бу көндәге русларның ерак әбиләре һәм бабалары мөселман булмаганы бик сирәк һәм аз табылыр.

18. Чукындырылу хакында мөселманнарның күргән бәлаләренең иге-чиге юк. Төрмәдә ятучылар, ватаннарыннан сөрелүчеләр, үтерелүчеләрнең исәбен бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Бу турыда иске һәм зур архивлар түгел, бәлки Уфа шәһәрендәге Диния нәзарәте архивында булган эшләр генә дә гакылларны хәйран калдырырлык дәрәҗәдәдер. Көчләп чукындыру турындагы законнар императрица Екатерина тарафыннан юкка чыгарылган һәм алыштырылган булса да, бу юкка чыгару һәм алыштырулар кәгазьдә генә булып, гамәлдә һаман да үтәлеп торды.

19. Кырым ханы Морадгәрәй бине Мөбарәкгәрәй тарафыннан Мәскәү кенәзе Фёдор Алексеевичка һиҗри белән 1093, милади белән 1682 елның рабигыль-әүвәлендә62, ягъни март аенда язылган хатта шундый җөмләләр бар: «Мәмләкәтегездә булган мөселманнарны көчләп һәм кыстап христиан мәзһәбенә кертәсез икән. Мондый эшләр падишаһлар дәрәҗәсенә лаек түгел. Бу – бик яман эш. Бездә һәм дә бәхетле солтан кул астында хисапсыз дәрәҗәдә күп христианнар бар, безнең тарафыбыздан алар турында шундый бер эш булганы юк. Сез мөселманнарны дин мәсьәләсендә кыстамагыз, мөселманнар үз диннәрендә тыныч торсыннар»63.

20. Кырым ханы Мөхәммәдгәрәй ханның вәзире Сәфәргази Ака тарафыннан Мәскәү кенәзе Алексей Михайлович вәзире исеменә язылган хатта шундый сүзләр бар: «Падишаһыгыз, мөселманнарның мәчетләрен һәм мәдрәсәләрен ваттырып, Аллаһы Тәгаләнең сүзләре булган изге Коръәннәрне утка яктырды. Тотсакларны64, йолып алырга биреп, кыйнап, христиан итәсез. Андый эшләр белән генә христиан күбәймәс. Бездә дә христианнар күп. Ләкин без аларның диннәренә тыкшынмыйбыз. Кешеләрне көчләп христиан һәм көчләп мөселман итү лаек эш түгел. Ханкирмән солтанын да көчләп христиан иттегез!»65

47.Мәзһәб – дини юнәлеш, тоткан юл.
48.Мөхәррәм – ай елының беренче ае исеме.
49.Xотбә – вәгазь.
50.«Бәлтуар» ны «Кәсирел-мәваши» мәгънәсендәге «бул туар» дип аңлаучылар бар. «Бул» ның «күп» мәгънәсендә, «туар» ның «мә ваши» мәгънәсендә икәнлеге мәгълүм. Бу сүз, бәдәви (күчмә тормыш белән яшәгән) вакытларындагы мактаулы, дәрәҗәле исем булып, мәдәнияткә ирешкәч, һаман да дәвам иткән булыр, диләр.
51.И Аллам, Болгар хөкемдары булган Бәлтуар патшаның эшләрен изге кыл!
52.Мөгъҗәмел-бөлдан, 2 кис., 273 б.
53.Кямилет-тәварих (Тарихларның камиле), 2 кис., 172 б.
54.Әл-Мәсгуди, 2 кис., 11–12 б. (Мәсгуди гыйбарәсендәге «Мантыш диңгезе» – Азау (Азов) диңгезедер, һун төрекләре башта Азау диңгезе тирәсенә урнашканнар иде. Соңыннан Чулман һәм Волга (Кама һәм Идел) буйларына күчтеләр. Мәсгуди шул вакытны хикәя кылса кирәк. Шунда Болгар исемле бер шәһәрләре булу да мөмкин. Шуның өчен Хвольсон һәм башкаларның бу урында Мәсгудине ялгышлыкта гаепләүләре бик урынлы булмас…)
55.Мөгъҗәмел-бөлдан, 2 кис., 272 б.
56.Истибдад – бер кешенең баш булуына һәм кәефенә корылган идарә, буйсынмаган, чикләнмәгән хакимлек; деспотлык.
57.Дәҗҗал – дин буенча, кыямәт булыр алдыннан чыгачак бер алдакчы.
58.Тәгассыб – фанатизм.
59.Маһир – оста, сәләтле.
60.Мәкруһ – начар күрелгән, сөйкемсез, ямьсез, дин тарафыннан кискен тыелмаган, ләкин җиңелчә читкә кагылган эш.
61.Духовная консистория – христиан динендә епархиаль архиерей тарафыннан идарә ителә торган оешма.
62.Рабигыль-әүвәл – ай елының өченче ае исеме.
63.Кырым ханнарының ярлык һәм хатлары, 680–681 б.
64.Тотсаклар – әсир төшкән кешеләр.
65.Кырым ханнарының ярлык һәм хатлары, 874–875 б.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
15 сентября 2021
Дата написания:
1996
Объем:
421 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-04252-9
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают