Читать книгу: «Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…», страница 8

Шрифт:

Урман карачкысы

Бүреген артка чөя төшеп, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп алды Нургаяз. Ниһаять, иркенләп сулыш алырга да була. Менә ничә көн инде иртәдән кичкә кадәр кулыннан төшмәгән балтасына карап куйды ул. Баш бармаклары белән шудырып аның үткенлеген чамалады. Алай да балта чыдый, балта түзә әле, дип уйлап куйды ул. Бер атна эчендә ун меңнән артык чыршы кисеп озатты ич. Үзе үстергән агачларга үзе балта чапты… Нишлисең, махсус үстерелгән агачлар булгач, башка чараң юк. Бәйрәм хакына… Яңа ел хакына… Шул чыршылар әйләнәсендә уйнап бәйрәм итәчәк шәһәрдәге сабыйлар хакына кисте… Быел ун мең. Киләсе елга ун мең. Алга таба да шулай – барысы да уйланылган, планда каралган. Әнә ич, рәт-рәт булып, килер яңа елларны көтеп чиратка баскан чыршылары. Имин еллар гына булсын, чыршыга килеп терәлмәс, дип төгәлләде уйларын.

Төгәлләвен төгәлләде. Әмма күңелендә күптән йөргән бер теләге бар иде аның: өй түренә ямь-яшел чыршы кертеп урнаштыру. Гомерендә бер генә тапкыр булса да яңа елны җылы өй түрендә утырган чыршы янәшәсендә каршы алу. Елы да гадәти генә түгел – алтмышынчы яңа елы. Күптән карап торган, хәстәрләп килгән чыршысы да бар.

Ныклы бер фикергә килеп, тәвәккәл адымнар белән көрт ерып, шул чыршыга төбәп китте Нургаяз. Иңбашына ак шәл салган сабыр туташ сыман, әнә үзе дә аны көтеп утыра. Бәйрәм күлмәгедәй киң ябалдашлары ап-ак карга сыгылып-сыгылып төшкән. Ирексездән бер чыршыга, бер кулындагы балта йөзенә карангалап торды Нургаяз. Бирчәйгән бармаклары белән сыпырып, кабат-кабат балтаның үткенлеген тикшерде. Әллә үтмәсләнгән инде?.. Үзе һаман балта йөзен сыпыра, үзе чыршы әйләнә көрт еруын дәвам итә. Чыршының төбенә кай тарафтан килергә дә белгән юк, куе тармаклы киң ябалдашлар белән уратып алынган.

Әллә нәрсә булды, бөтенләй чарасызланып калды бит әле ул. Балтасы да үтмәсләнгән, чыршы төбен дә табарлык түгел. Шуның өстенә кары да тирән. Быелга калып торсынмы соң әллә… Киләсе елга тәвәккәлләр, боерган булса. Ел да, ел да кар болай күп яумас, көне дә әнә чалт аяз, үзең үстергән агачка кызганмый ничек кул күтәрергә кирәк?! Чү, алсулана барган кояш нурлары да, аның чыршысы ботакларына уралып, кар бөртекләре белән уйный-шаяра түгелме соң?..

Ныклы бер фикергә килеп, ул кулындагы балтаны бил каешына кыстырырга ашыкты һәм, иркен сулыш алып, кытыршыланып беткән уч төпләрен бер-берсенә ышкып алгач, көрт ерып кайтырга чыкты. Юлдан түгел, турыдан гына, ерак түгел агып яткан салкын чишмә аша кайтырга ниятләгән иде ул.

Кышын урман шәрәләнеп кала, диләр. Бу хакта Нургаязның да ишеткәне бар. Урман читләтеп машинада узган кешегә бу, бәлки, чынлап та шулай тоеладыр. Әмма Нургаяз өчен түгел… Кышкы урман үзе бер мөстәкыйль дөнья булып яши, иркен сулыш ала. Тик шулай да бушап калмый, кырыкмаса-кырык төрле җәнлек һәм кош-кортлары белән көндәлек мәшәкатьләргә чума. Кар өстендәге эзләр, агач башыннан коелган учлам-учлам кар, корыган ботак кисәкләре, усак каерыларындагы теш тамгалары – һәркайсы кышкы урманның ыгы-зыгылы тормышы турында сөйли.

Дөньясын онытып, шул хактагы уйларга бирелеп барганда, кинәт аның каршысына кабаланып чапкан куян килеп чыкты. Әллә куркудан югалып калды, колакларын үрә торгызган ап-ак куян текәлеп диярлек аңа карап тора иде. Нургаяз үзе дә ирексездән, атларга-атламаска белмичә, урынында катып калды. Гомер булмаган хәл – куян белән карашлары очрашты аларның. Ул – куянга, куян аңа күзләрен мөлдерәтеп карап торалар, әйтерсең магнитланганнар. Араларында күп булса алты-җиде адым ара булгандыр, артык түгел. Тын да алырга уңайсызланып, керфек тә какмый карап торды Нургаяз. Куянның күзләре кылый диләр, – ялган, дигән уй йөгереп узды аның күңеленнән. Ә куян аның саен күзләрен зуррак ачып, текәлгән көе тик басып тора. Куян куркак диләр, – бусы да ялган, монысы инде үзеннән-үзе килде аның уена. Күңелен шом, ниндидер сәер шом баса башлады урманчының. Гаҗәп, әмма ул калтырана башлаган иде. Ләкин суыктан түгел. Бу көтелмәгән сәер очрашу һәм талгынлык, урман эчендә ялгыз куян белән күзгә-күз карашып тору тагын күпме дәвам иткән булыр иде, әйтүе кыен. Куян түгел, бүре яисә кабан дуңгызы белән очрашканда да куркуның ни икәнлеген белмәгән, урманда гомер кичергән урманчы түзмәде. Үзен биләп алган шомнан тизрәк арынырга теләгәндәй, карашын читкә тайпылдырды. Куян да моны шундук тоеп алды һәм уңга-сулга күзләрен йөгертергә кереште. Урманчыны сыный, аны аңларга тели, әллә ни дә булса аңлатырга омтыла идеме соң ул үзенең бу әрсезлеге белән? Теле генә юк, әгәр теле булса, куян һич кенә дә мәгънәсез сүз әйтмәгән булыр иде, мөгаен.

Нургаяз, башкача болай булдыра алмыйм дигәндәй, сак кына алга омтылып алды. Серле тынлыкны югалту, чәлпәрәмә вату өчен шул җитә калды. Куянның борын тишекләре киң ачылып, колаклары тагы да тырпая төште, һәм ул шундук тирән кар өстеннән бата-чума сикергәләп китеп тә барды. Ә икенче яктагы куелыкта кинәт корыган куак шартлап сынды… Хикмәт менә нидә икән. Агачлар артында кире борылырга мәҗбүр булган төлкенең ялкын теле сыман койрыгы гына шәйләнеп калды.

Берничә адым атлауга, тагы өр-яңа эзләргә юлыкты ул. Ана поши, бозавын ияртеп, салкын чишмәгә таба киткән дигән уй үтте башыннан. Эзләренә әле бәс кунарга да өлгермәгән. Кар тирән. Берәүгә дә йөрү җиңел түгел мондый кышта…

Ниһаять, ул салкын чишмә читенә килеп чыкты. Чишмә аръягындагы зур алан читендә аның ялгыз йорты урнашкан. Салкын чишмә исә – бу урманның мактанычы. Халык телендә аны Силингөр дип йөртәләр.

Силингөр… Бу чишмәгә нигә нәкъ менә шундый исем тагылганын ачык кына белүче юк. Шулай да Нургаязның бабасы элекке елларда моны үзенчә гөманлап аңлата торган булган. Имеш, бу – тере су, тирә-юньдәге калын урманның җаны. Нинди генә буран һәм чатнама суыклар булмасын, аны бервакытта да кар-боз капламый. Нәни генә тар инешне хәтерләткән чишмәнең, урманны кыл урталай бүлеп, ничек ярсып һәм кабаланып акканын күзәтеп, тыңлап торсаң, исең-акылың китәр. Шаулап, гөрләп ага ул. Урманның, андагы һәммә тереклекнең һәм агачларның теле, имеш, бу чишмә. Гөр килеп ага, берөзлексез сөйләнеп ага, шуңа Силингөр дип атаганнар да…

Гомере шушы су читендә узды Нургаязның. Ул шушында аучы кышлагында туган. Унҗиде яше тулыр-тулмас чактан сугышка чыгып китте һәм дүрт ел буе ут эчендә Европаны аркылыга гизеп, шушында кайтып та төште. Өйләнде. Уллар үстерде. Инде менә бер ялгызы яшәп калды. Шулай да Силингөрдән, урманыннан аерылмады. Гомеренең соңгы сәгатен дә ул шушында, Силингөрдә каршылар. Мәңгегә шушында калыр…

Бу юлы да Силингөрне тыныч кына атлап үтә алмады ул. Онытылып-онытылып су агышын тыңлап торды. Әйтерсең лә су түгел, гомер шулай ага. Җәен дә, көзен дә, кышын да шул ук аваз. Әмма елның һәр фасылында үзенә бер ямь таба, үзенә бер кабатланмас моң шәйли торган иде ул монда. Җанга якын, күңелгә ятышлы ул моң бары монда гына ишетелә. Җил иссә, урман шавы кушыла аңар, таң беленсә – кошлар сайравы, чикерткә авазы, күке тавышы, тукран тукылдавы… Боларның һәркайсы, чишмә агышына кушылып, моңга әверелә монда. Шуңадыр, Силингөрдә бер ялгызың калып, колак салсаң, күңел мөлдерәп тула, тамакка төер тыгыла. Күңелдәге хис һәм тойгылар тоташ ташкынга әверелер дәрәҗәгә җитә. Урманны, урмандагы һәммә тереклекне, агачларны, үләннәрне берәм-берәм сыйпап-сөеп узасы килә шундый чакларда, кешеләргә – изгелек, табигатькә игелек кенә кыласы килә. Мәңге яшисе…

Менә бүген тагы, сабый чакларындагыдай онытылып, чишмә авазына колак салып тора Нургаяз. Беренче кат монда килеп чыгуы диярсең… Башка һичнинди аваз да ишетелми. Агачлар шавы да, кошлар сайравы да, чикерткә авазы да. Силингөрнең кабалана-кабалана нидер аңлатырга омтылгандай сөйләнүе генә… Беләктәге арыганлык, аяктагы талу онытылды. Ә күңелдә – үзе рәхәт, үзе моңсу, аңлату түгел, үзенә дә аңлау җиңел булмаган бер халәт. «Ун мең… чыршы», – дип куйды ул үзе дә абайламастан. Ун мең! Әйтергә генә җиңел. Силингөр буенда тамыр җәеп, якты зәңгәр күккә омтылган нарасыйлар иде ич алар… Чишмә дә шуңа моңланамы соң әллә бүген?.. Ун мең төп чыршы… Шулкадәрле гаиләгә бәйрәм шатлыгы иңгәндер бүген. Чыршы кисү җиңел түгел, ә кешеләргә бәйрәм шатлыгы озату – башка.

Силингөрдән пар бөркелеп тора. Кышларын гел шулай. Атналар буе күз ачкысыз буран булып та аның кар астында күмелеп калганы юк. Өрәңгеләр шартлап ярылган, имәннәр түзмәгән суыкларда да аны боз капламады. Бүрсет суы һәм гайрәтле Кама калын боз катламы астында калганда да Силингөр җылы пар бөркеп тик шаулап агып ятуын белә. Ә җәйләрен суы тешне сындырырлык салкын була үзенең, андый салкын суны тирә-якта табарлык түгел. Менә шундый чишмә ул Силингөр. Йөзьяшәр нарат тамырлары төбеннән бәреп чыга да ашыгып-кабаланып йөгерергә керешә. Көн йөгерә, ай йөгерә, ел йөгерә шулай. Барыр юлында аңар ком-таш арасыннан кайнап торган яңа чишмәләр кушылып җегәр өстиләр. Саегуны, ару-талуны белми йөгерә Силингөр.

Бил каешына кыстырылган балтаны алып карга сөяп куйды Нургаяз, аннан бүреген салып шул балта сабына элде. Салкын чишмә яныннан үтеп тә аның суын татымый узу, тәнеңә гайрәт иңдерми китү мөмкинме соң?.. Аякларын җәя төшеп ул Силингөрнең ике як ярына басты һәм суга үрелде. Бармакларын, уч төпләрен су өтеп алды, тәндә оеп киткән бөтен күзәнәкләрен кинәт уятып җибәрде. Шул рәхәтлекне тоеп берара торгач кына кушуч тутырып алган суны иреннәренә китерде Нургаяз. Арыган иде. Йотлыгып-йотлыгып эчәсе килә иде аның. Әмма авызына капкан суны йота алмады, тамагыннан су үтмәде. Кинәт тетрәнеп куйды ул. Күккә ашкан биек нарат очларыннан ак бәс коелды. Кабаланып тагы суга үрелде… Ялгышмаган! Юк, ялгышмаган икән – чишмә суыннан кан тәме, кайнар кан исе аңкып тора иде.

* * *

…Өйалды ишеген тырный-тырный тышта эт өргән авазга уянып китте Нургаяз. Нигә өрә икән ул? Нигә шулай ярсый?.. Кешегә ул алай ук өрмәс, бер-бер кыргый җанвар килеп чыктымы икән? «Юлдаш! Юлдаш, нигә өрәсең?..» дип дәшәсе килде аның. Әмма иреннәре ачылмады, тавышы чыкмады. Өй эче янә тынычланып калды. Кипкән иреннәрен чылатырга теләп, авыз эчендә адашкан телен табарга, телен кыймылдатырга итте ул. Әмма барып чыкмады. Әллә иреннәре кымшанмады, әллә теле аңкаудан аерылырга теләми иде. Бөтен тәне оеган, күз кабаклары авырайган. Ул тагын онытылып торды.

…Бу юлы инде аны ат кешнәгән аваз сискәндерде. Аның бахбае кешни иде. Ашарына салынмаган… Эчәсе дә киләдер. Тик менә күзләре генә ачылырга теләми. Күз кабакларына нәрсә шулай баса – керфекләре шулай авырайганмы? Нигә ачылмый соң әле аның күзләре? Күзләре ачылырга тиеш! Болай изрәп яту ярамас, җитәр! Өрә-өрә әнә анда Юлдашның да тавышы беткән, өйалды ишеген тырный-тырный чиный. Этне газапларга ярамас, елый ич, бичара… Торырга… Чыгарга… Юлдашны да тынычландырырга кирәк! Тик менә күзләрне, күзләрне генә ничек ачарга соң?.. Ул янә изрәп йокыга талды.

…Бер мизгел уздымы, бер тәүлекме – хәтерләми. Дөп-дөп ишек каккан, юк, ялгыша, ахры, капка дөбердәткән тавышка уянып китте ул. Башын күтәрә төшеп, сагаеп тыңламакчы булды – башы идәннән күтәрелмәде. Ә капканы аның саен дөбердәтәләр. Тукта, капкамы соң бу, әллә… Капкада бик юк ич. Ишекме? Ишектә дә элгеч юк. Нәрсә бу? Идәнне дөбердәтәләр дисәң… Булмаганны! Өстәвенә колак шаулый, чигә кыса. Әллә йөрәге тибәме соң шулай? Күкрәк читлеген ватарга теләп әллә йөрәге шулай ярсынамы? Юлдаш ни дип өрүдән туктады икән тагы? Атның да тавыш-тыны юк. Бер-бер хәл булмагандыр, исәннәрдер ич?.. Болай яту ярамас, торырга кирәк, торырга. Ачыкканнардыр… Кымшанып, кулларына таянырга ниятләде ул. Ләкин аңар буйсынмады, аны тыңламады куллары. Ә чигәне нидер кыса, һаман җибәрергә теләми.

Ул да түгел, колак төбендә үк ачы итеп сызгырган аваз ишетелә башлады. Бусы инде таныш аваз, аңар яхшы таныш аваз. Кырык дүртнең көзендә Балтыйк буенда окоп өстенә бомбалар шулай сызгырып ява торган иде. «Юк, – диде ул, үз-үзенә әмер биргәндәй итеп, – бирешмәячәк. Аны бомба булып бомба ала алмады ул чакларда. Окоп өстеннән фашист танклары үткәндә дә аны сыта, таптый алмадылар. Инде хәзер үз өендә, үзенең туган нигезендә, Силингөр буенда бирешергә тиешме ул? Юк!.. Ыңгырашу катыш кычкырырга ук керешкән иде инде ул: «Юк! Юк, бирешмәячәк…».

Шунда ул кымшанырга омтылды, әмма иңбашын яшен ташы телеп узгандай булды. Тагын кымшанырга итте, тагын чәнчеп алды. Әмма ул барыбер бирешмәячәк! Уч төпләрен киң җәеп, нәрсәгә дә булса тотынырга, нәрсәгәдер таянып этенергә ниятләде. Куллар буйсынмады. Ләкин үзенең кайда икәнлеген абайлап алды – өйдә, үз идәнендә йөзтүбән ята икән ләбаса. Тупса белән янәшәдә ята. Ишектән кергән дә идәнгә чүгәләгән булып чыга, димәк… Ә шулай да тезләнергә кирәк, аякларына басарга…

Яра сул якта икән, димәк, сул кулга таяну турында уйларга да ярамый. Шуңа ул иң элек уңга табарак янтаерга тырышты, аннан башын тупсага күтәрде. Бу тикле хәлсезләнсә хәлсезләнер икән кеше… Ә барыбер хәрәкәтләнергә кирәк. Оеган тәнне уятырга, күзләрне ачарга, ничек кенә булса да аякланырга, аякланырга аңа хәзер. Юкса соң булуы бар… Уң кулы белән капшана торгач, ишек тоткасын тапты ул. Бөтен җегәрне бер йодрыкка төйнәргә генә кала.

Аякларына басып, ишек борысына сөялгәч, җентекләп өй эчен күзәтеп чыкты. Өйдә бары да элеккечә. Идәндә агып укмашкан кан төерләрен искә алмаганда, берни артмаган, берни кимемәгән… Әйе, стена сәгате туктаган икән әле тагы. Гере өстәлгә төшеп терәлгән… Ишекне ачып өйалдына чыккач, аның күзаллары караңгыланып торды. Туктап хәл алгач, караңгыда куллары белән капшана-капшана болдырга юнәлде. Ул баскан саен сыгылып куйган өйалды идәне суыктан сыкранып-сыкранып калды. Болдырда исә аны Юлдашы каршы алды. Хуҗасын күрү шатлыгыннан эт ни эшләргә белмәде. Әле алгы аяклары белән аның түшенә сикерде, кулларын, бармак очларын ялады. Әле кире дүртаякланып, аның бер алдына, бер артына төшеп, койрыгын, башын болгый-болгый арлы-бирле йөренергә кереште.

Кич җитеп килә икән инде… Тик кайсы кич? Ул өйгә кайтып егылганга бер тәүлек булганмы, әллә соң бары да күз ачып йомган арада булып уздымы? Култыксага кунган яңа кар бөртекләрен учына җыеп, бит һәм маңгаен, бер-бер артлы колакларын, чигәләрен уарга кереште ул. Шунда гына күз алдында эленеп торган караңгылык бераз тарала төшкәндәй булды.

Вакыт байтак узган булса кирәк инде. Ишегалдына шактый калын булып яңа кар төшкән. Болдыр төбе генә тапталган иде, күрәсең, Юлдаш шактый вакыт ишек тоткасын саклап утырган.

Һәр адым, һәр хәрәкәт йөрәк өзгеч авырту белән генә бирелде. Шулай да иң элек этнең ашарына салды, аннан, култык астына печән кыстырып, бахбаеның хәлен белеп килде. Иреннәрен җиңелчә генә кыймылдатып, кешнәү авазы белән каршылады аны ат. Печәнгә үрелмәде, хуҗасының күзләренә текәлеп торды. Хәлең ничек, озак югалып тордың, бер-бер хәл булдымы әллә дигән сыман сагаеп карады ат. Хайван диген син аларны, дип уйлап куйды Нургаяз күңеленнән. Эте булсын, аты булсын, тамак кайгысын онытып, җаныңа керергә әзер булып торалар». Яннарыннан үткәндә кош-кортларга тикле шау-гөр килеп каршы алдылар. Аяк асларына сибелгән бодайны чемченә-чемченә кагынып озатып калдылар тагы…

Лапас яныннан кире әйләнеп килгәндә күз аллары караңгыланып китте. Ул, ирексездән болдыр култыксасына тотынып, баскыч өстенә килеп утырды. Бармак очларына боз кисәге алып чигәсенә куйды. Йомылырга җай көтеп торган күзләренә ирек куймаска иде бит. Шулай да, бернигә карамый, күз кабаклары авырая, аяклары ойый башлады. Авыр гына атлап, Нургаяз капкага таба китте. Аны ачып капка төбенә чыкты. Каршында – караеп торган урман һәм тынлык. Әйе, тынлык, шылт иткән аваз да ишетелми иде тирә-юньдә. Бу ни була инде, нигә мондый тынлык?..

Кинәт сискәнеп куйды ул, гүя яшен ташы урталай ярып үткәндәй булды. Нинди тынлык?.. Ә Силингөр?! Сабырсызланып, башыннан бүреген салып колак салды урманчы: ялгыша… Ялгыша икән ләбаса, Силингөрнең гөрләп аккан тавышы әнә ничек ишетелеп тора. Җил ялгыштырган, җил генә бутаган аны. Силингөр… Әнә ничек ага, мыдыр-мыдыр килеп урман белән урмандагы һәммә агач белән серләшә ул шулай. Нургаязны утка сала яздың ич, Силингөр. Тавышың ишетелми торгач, ни эшләргә белми югалып торды ул әнә. Башка алай итмә, зинһар, шаяра күрмә, Силингөр. Их, Силингөр, Силингөр…

Нургаяз өйгә кереп буш чиләк алып чыкты һәм, иске сукмакка яңа эз салып, Силингөргә төбәп китте. Яр читендә үскән элмәләрнең, иелә төшеп, чишмә суында толымнарын чайкаган шушы борылыш аеруча кадерле иде аңа. Монда аның яшьлек хатирәләре, монда мәрхүмә хатыны Нурлыбикәнең эзләре… Шул элмәләрдәй сыгылмалы чаклары бар иде бит аларның да. Элмә тармакларын аралап, икәү янәшә йөзтүбән ятып су эчкән чаклары әле кайчан гына иде. Йотлыгып-йотлыгып шул чишмә суын эчкәннән соң, бөтен ару-талулар онытылыр иде. Дәрт тулган күкрәген су өстеннән күтәрмәс борын ук шаярырга керешер иде Нургаяз.

– Әбәү, Нурлыбикә, иренең туңган, өшегән ләбаса, – дияр иде.

– Туңмый соң, Силингөрнең суы салкын ич, – дип елмаер һәм, зәңгәр күзләрен тутырып бертын карап торгач, чарасыздан, аңа таба ымсынып тартылып куяр иде Нурлыбикә.

– Җылытыйм, булмаса, өшесә ни хәл итәрбез, – дип, хатынының биленнән кысып үзенә тартыр, аннары, җәһәт кенә күтәреп алып, элмә күләгәсенә алып кереп китәр иде Нургаяз.

– И-и, урман карачкысы, оялмыйсыңмы?.. Кояш та баемаган ич… – дияр иде Нурлыбикә, тулышкан хисләрен яшерә алмый, күзләрен йома төшеп.

Менә тагы шул элмәлек читендә тора Нургаяз. Чишмәгә үрелгән элмә чыбыклары карга төртелеп күмелеп калганнар. Яшь чакларындагы кебек йөзтүбән ятып, иреннәре, яңаклары белән суга, Силингөрнең йөгерек дулкыннарына кагыласы килде шул мизгелдә. Ләкин бу мөмкинме соң? Чиләк белән үрелгәндә дә тез буыннары сыгылып-сыгылып куйды түгелме соң?.. Ә шулай да йөзе белән, һич югы, Силингөргә маңгай читен куеп кагыласы килде аның. Сабыйларча үзсүзлелек белән ул кар өстенә сузылып ятты да, бер як иңбашы чәнчеп-чәнчеп авыртуга да карамастан, яланбашы белән чишмәгә үрелергә азаплана башлады. Кар өстендә аунаса аунады, әмма үзенекен итте. Иң элек су өстенә алмаш-тилмәш яңакларын куеп, аның гөрләвенә озак кына колак салып торды. «Бирешмә, Нургаяз, бирешмә… Миңа да җиңел түгел, минем дә юлыма аркылы төшүче аз булмады, әмма юлымнан тайпылмадым. Без әле яшәргә тиеш… Урман хакына…» дигән сыман иде аның колак төбендә генә гөрләп аккан чишмә.

Хәлсезләнгән башы чишмә өстендә салынып калган иде инде аның. «Эчәргә дә, тизрәк кайтырга кирәк сиңа», дип, янә пышылдады Силингөр. Комсызланып иреннәрен суга тигерде Нургаяз. Әмма, ни хикмәт, бу юлы да су тамагыннан үтмәде аның. Судан әле һаман кан тәме аңкып тора иде. «Икебез дә яралы, бәгырьләребездән кан саркый. Түз, Нургаяз, шулай да түз!..» – дип аваз бирде, көч бирде аңар чишмә. Ул күзләрен ачты һәм көпшәк кар өстеннән шуа-шуа артка чигенде.

Сулы чиләген кар өстенә куеп, озак кына капка баганасына сөялеп торганын хәтерли ул үзенең. Ә колагына берөзлексез Силингөрнең челтерәп акканы ишетелеп торды. Нинди көч, нинди җегәр яшәтә икән сине, Силингөр?.. Агасың да агасың… Нургаяз да әнә синең кебек үк көр күңел, таза рух белән гомер кичерде. Синең кебек үк мәңге-мәңге яшәр, гөрелдәп агар, ару-талчыгу турында һичкайчан уйлап та карамас кебек иде. Их, Силингөр, Силингөр… Син әле озак, бик озак агарга тиеш… Тик Нургаяз гына менә… Әллә картая да инде? Ай нурларыннан оялган сыман күзләрен читкә борды ул. Һәм шунда, өй каршындагы яңа яуган кар өстендә эзләр, кеше эзләре булуын абайлап алды. Аның түр яктагы тәрәзәләре каршында кемгә шулай таптанырга кирәк булган? Нигезгә өелгән кар өстенә менеп, тәрәзәгә каплану кемгә кирәк булган? Кемне эзләгән, нәрсә күзәткәннәр аннан? Кем булыр? Ни өчен яшеренеп, кача-поса күзәтергә аның өен? Капка һәм өй ишеген бикләгәне юк ич аның… Өр-яңа эзләр!

Өйгә кереп, урын өстендә тагы күпме яткандыр, ул хәтерләми. Сул як иңбашының өзелеп-өзелеп сулкылдавына түзә алмыйча уянып китте Нургаяз. Өй эче күптән дөм караңгылыкка чумган иде инде. Тышта җил чыккан. Ул кер киптерү өчен эленгән тимерчыбыкны шап-шоп капкага китереп бәрә. Өйгә салкын төшкән. Ягарга вакыт җиткәнне белгертергә теләгәндәй, ачы итеп морҗа сызгыра. Шулай да, түзгәч-түзгәч, иртәгә кадәр түзәргә туры килә инде. Тик менә вакыт күпме икән? Кайсы көн булыр – утыз береме? Яңа елны, алтмышынчы яңа елын бер дә болай каршы алырга җыенмаган иде дә бит…

Утыз бере булса, ул озаткан чыршыларда күптән ут яна инде. Берәм-берәм хәтеренә кереп калган чыршыларын күз алдына китерде ул. Шәһәр өйләренә урман исе, ылыс исе таратып түрдә утыралар бугай… Очларына кызыл йолдызлар эленгәндер әле үзләренең. Тирәләрендә әйлән-бәйлән уйнап сабыйлар йөгерешә микән?.. Менә бит ул үстергән чыршылар! Менә алар ничек, күпме кешегә бәйрәм шатлыгы китерә…

Ә үзенең карашы өй түрендәге шәрә почмакка текәлгән. Анда чыршы урнаштырырга ниятләгән иде дә бит… Хәерлегә булсын инде, быелга өлгерә алмады…

Чыршы дигәннән, сугыш беткән елны ул Мәскәү аша кайтты. Берничә сәгать кенә вакыты бар иде аның. Вокзалдан туп-туры Кызыл мәйданга китте. Сокланганы Кремль манаралары булды. Хәйран калды ул аларны күреп – Кремль манаралары Силингөрдә үскән мәһабәт чыршыларны хәтерләттеләр. Туган ягын, урманын сагынган иде шул ул. Очларына йолдыз куеп чыксаң, билләһи менә, кайсы чыршы, кайсы Кремль манарасы икәнне аера алмый икеләнеп калырсың.

Нурлыбикәсе исән чакта: «Син Мәскәүне күргән кеше, сөйлә әле Мәскәү турында?..» – дип, еш кына йөдәтә торган иде аны. Үзе сөйләгәнгә үзе үк хәйран калып, урмандагы мәһабәт чыршыларны хәтерләткән Кремль хакында сөйләргә тотыныр иде ул. Исе китеп, тел шартлатып тыңлар иде аны Нурлыбикә. «Булмастыр ла, ул тикле манараны аны төзергә кирәк бит. Борчак сибүеңдер, син, урман карачкысы, гел шулай инде, арттырып сөйлисең», – дип, ышанырга-ышанмаска белми тыңлар иде. Ә үзенең шул хакта гел тыңлыйсы гына килеп торыр иде. Бүгенгедәй хәтерендә менә, аңа табарак елыша төшәр иде дә: «Сөйлә әле, тагы бер тапкыр сөйлә әле шул Мәскәү турында», – дип, колакны кытыкларга керешер иде. Ул тагы шул Силингөрдәге чыршыларны хәтерләткән манаралар турында аңлатырга тотына… Гомер дигәнең бер дә генә узмас кебек иде ич ул.

Нигә моңсулана башлады соң әле ул?! Вакыты андый түгел ич. Иңбашындагы яраны да карамый булмас. Яңа елны калак сөяге астына кереп оялаган ядрә… хәер, ядрә генәме икән, пошига ата торган, чыпчык башы кадәр кургаш кисәге белән каршы алу ярамас. Атка менеп авылга юнәлергәме соң әллә? Әмма шундук ул үз-үзенә каршы төште. Бәйрәм каршы алганда, кеше борчып йөрү яхшы түгел. Анда төшеп күренсәң, бөтен авыл аякка басачак. «Кайда? Ничек? Кем?» диярләр. Юк, ул андыйга бармаячак! Үзе… Ничек кенә булмасын, үзе ерып чыгар. Торырга, бер-бер хәстәрен күрергә кирәк.

Үзе күңеленнән шулай дип кабатлады, ә үзенең кымшанырлык та әмәле юк. Канны байтак югалткан, күрәсең, егәр чамалы. Шулай да күңеленең ерак бер почмагыннан килгән әмергә буйсынырга мәҗбүр итте ул үзен, аякларын берәм-берәм караваттан идәнгә шудырды. Караңгы өйдә капшана-капшана шырпы, лампа табып, ут кабызды. Телогрейка сәдәпләрен ычкындырырга кереште. Өстендәге киемнәр яра турында бер-беренә аерып алгысыз булып ябышып каткан иде. Башка чара булмаганнан, тешләрне кысып булса да түзәргә генә кала иде. Телогрейка артыннан пинжәк салынды, аннан канга укмашып каткан күлмәген умырып алды Нургаяз. Өйалдына чыгып, чиләк белән бозлы су алып керде, нәни генә шешәгә салынган спиртын чыгарды. Калак сөягенә барып терәлгән кургаш «бочка»га келәшчә очы белән үрелгәнен дә яхшы хәтерли әле. Яраны аралап, аны келәшчәгә эләктерергә азапланганын да хәтерли. Әмма шуннан ары… Ул, аңын җуеп, йөзтүбән урынына капланган.

– Нургаяз абый, тор… Нургаяз абый, дим… Нургаяз абый, ни булды? Уян, әйдә, яраңны бәйлик, яраңны, дим…

Төш күрә иде, ахры. Төшендә аны шулай үз итеп кемдер уятырга тели. Ул ишетә ишетүен, әмма күзләрен ача алмый, мәрткә киткән кеше сыман йоклыйсы, бары тик йоклыйсы гына килә аның.

– Нургаяз абый, дим… Торыйк әйдә, кан эчендә ятасың ич. Торыйк, яраңны бәйлик.

Кем соң бу? Кем каныкты аңа шулай? Кем аның йокысын бүлә? Кем аңа тынычлап йокларга ирек бирми? Яраланган, имеш… Нинди сүз ул? Аны пуля аламыни? Сугыштан бер ярасыз кайткан Нургаязнымы? Юк, фашист булып фашист тидерә алмады аңа. Төзәп аттылар, әмма тимәде.

– Нургаяз абый, дим, аптечкаң кая?.. Аптечкаң, даруларың… – тагын дер селкеттеләр аны…

– Ә-ә, – диде ул, ишетелер-ишетелмәс карлыккан аваз чыгарып. «Сукыр чебеннән дә болайрак булдың, нигә каныгасың? Кем син?» дип тә әйтәсе килгән иде. Әмма болары күңелендә калды, иреннәре кыймылдамады.

Аңа калай чүмеч белән су китерделәр. Силингөр суы… Шуны йотып алгач, тәненә җан иңгәндәй булды. Исән кулы белән, минме соң бу дигәндәй, башта маңгаен, аннары яңакларын сыпырып алды һәм сакал баскан иягендә туктап калды.

– Аптечкаң бармы, дим, Нургаяз абый?

Шунда гына моның төш түгел, өндә икәнлеген абайлап күзләрен ачты урманчы. Колакчыннары төшерелгән бүрек кигән ир-ат тора икән каршысында. Томан элпәсе артындагыдай тоелды ул аңа, фокуссыз төшерелгән рәсемдәге кебек. Әмма тора-бара күз алдында эленеп торган томан таралып, кешенең йөзе аермачык шәйләнә башлады.

– Бинтың бармы? Марля… марля, дим, – дип дәште ул, Нургаязның маңгаена көрәктәй зур салкын уч төбен куеп.

Түрдәге өстәлгә таба ымлады Нургаяз, аның дару-фәләннәре шунда тора иде. Файдаланганы юк югын, шулай да бер тартма чамасы запасы бар. Шәһәрдән сирәк-мирәк кайткан чакта уллары, киленнәре төяп кайта, олыгайган кешегә кирәге чыгар дип уйлыйлар.

– Хәзер, яраңны бәйлим дә авылга алып китәм, – дип сөйләнә-сөйләнә, өстәл тартмасында актарынырга кереште теге кеше.

Юлаучыны танырга теләп, башын калкытты Нургаяз. Башында төлке бүрек, өстендә кайры тун, аякларында киез итек – җылы киенгән үзе. Гәүдәгә калку күренә. Берәр каян кайтып килешли кагылгандыр, Бүрсетнеке булса кирәк…

– Хәзер, Нургаяз абый. Синең монда безнең авыл аптекасыннан баерак икән. Каныңның, болай булгач, тамчысын да төшермибез бүтән.

– Бәтәч, – дип куйды урманчы, юлаучыны үзенә таба борылгач та танып алып. – Бу синмени әле, энем?

Юлаучы дигәне аның кордашы Куян Гыйнияте малае Марсель икән ләбаса. Бүрсетнекеләр. Мал врачлыгына укып кайткан кече малае, колхозда эшли. Әйтәм аны даруларның рәтен белгәндәй сөйләнеп маташа.

– Безне ат духтыры диләр диюен, шулай да менә дигән итеп бәйлибез аны, Нургаяз абый, – дип эшкә тотынды Марсель, бүрек һәм туннарын җәһәт кенә урындыкка салып аткач.

Аның кыланышыннан көләсе килде Нургаязның, әмма кагылмас борын ук сызланырга, чәнчергә тотынган яра күзләрен йомарга мәҗбүр итте.

Тагы бертын черем итеп алынган икән. Ул уянганда чарт-чорт килеп мичтә утын яна иде инде. Өй эченә имән һәм каен тузы исе чыккан. Каршы як стенага мич алдыннан кызыл шәүлә төшкән, ул гөлт итеп бер яктырып китә, бер сүрәнләнеп кала. Юлаучыга рәхмәт инде, дип уйлап куйды Нургаяз, әнә ничек өйгә тәмам җан кереп киткән. Ә үзе кая икән соң ул? Өстәл артында, мич тирәсендә күренми. Күзләре белән өй эчен айкады… Әһә, егет, башын уч төпләренә салып, тын гына ишек тупсасында утыра икән.

Нургаязның башын калкытып ишеккә таба үрелүеннән карават шыгырдадымы, әллә егет аны очраклы рәвештә генә күреп алдымы, ул шундук аягүрә торып басты.

– Нәрсә, Нургаяз абый, уяндыңмы? Ну, йоклап та күрсәттең үзең, – дип, карават каршысына килде ул. – Менә яраңны бәйләдем. Дәү нәрсә белән бәргәннәр, тирән киткән…

– Зыянлы түгел, баш исән булсын, – дип куйды урманчы, җавапсыз каласы килмичә.

– Хәзер, бераз хәл алабыз да… авылга, – диде егет, баскан урынында таптана-таптана.

Нургаяз башын күтәрде. Үзен кайгырткан егетнең йөзенә текәлеп карыйсы килде, ахры. Ә ул борчулы кыяфәт белән инде ишекле-түрле үк йөрергә керешкән иде.

– Ат капка төбендә, Нургаяз абый. Толып – чанада… Бер сәгать тә үтмәс, юыртып төшеп җитәбез аны.

– Мин беркая да барырга җыенмыйм ич, – дип әйтми кала алмады урманчы.

– Ничек? – дип, сораулы карашын төбәп, аның баш очында ук туктап калды егет. – Ничек? Сезгә кичекмәстән авылга кирәк. Врачка…

– Булдыргансың ич инде. Әнә ничек актан киендереп куйгансың, – дип, сул ягына ымлап, шаяргандай булды Нургаяз.

– Уравын урадым да бит… Ярасы тирән, канны күп югалткансыз.

– Кан табылыр, орлыгы Бохарада түгелдер әле, – дип, үзенең артык исе китмәгәнлеген белдерергә тырышты ул һаман.

Егет бертын дәшми торды. Уйлана иде, күрәсең.

– Яңа ел каршыларга ашыгасыңдыр? – дип сорап куйды Нургаяз, егетнең дәшмәвен үзенчә гөманлап.

Егет җәһәт кенә сәгатенә күз төшереп куйды. Әмма Яңа ел хакында ләм-мим.

– Кан гына түгел шул… Ядрәсе тирән киткән, таба алмадым…

Уңга-сулга күз төшереп алды Нургаяз, келәшчә белән кургашынны күрмәгән, димәк. Кая куйды икән соң ул аларны? Ирексездән юрган астыннан сыңар кулы һәм аяк очлары белән капшанырга кереште – тәненнән алынган кургаш кисәге каядыр шул тирәдә булырга тиеш иде аның исәбе буенча. Тапмады, күрәсең, телогрейка кесәсенә тыгылгандыр. Аны әнә чөйгә үк илтеп элгәннәр.

Тагы, тынгысызланып, ишекле-түрле йөрергә кереште егет.

Нургаяз аны тынычландырырга ашыкты.

– Ә мин аны үзем, келәшчә белән колагыннан тартып… – дип аңлатырга керешкән иде дә, егет аны тыңлап та тормады, кулын гына селтәде, шаярып торыр чакмы дип әйтүе иде булса кирәк.

– Син, улым, вакытыңны юкка уздырма инде, – дип, бераздан Нургаяз тагы сүз кузгатырга мәҗбүр булды. – Яшь кеше син, Яңа ел ич… Йөргән кызың да булмый калмас. Бар, кайт, югалтканнардыр үзеңне.

– Ә син, Нургаяз ага, син нишләрсең? – дип, борчуыннан арына алмый, тагы сәгатенә күз ташлап алды егет. – Яңа елга тикле ике сәгать чамасы бар әле. Әйдә киттек авылга…

– Бар, улым, бар, – дип, булдыра алганча ягымлы итеп дәште Нургаяз. – Мин монда гына инде… Яңа ел килгәндә урманны да ялгыз калдыру килешмәс.

Егет, барып, стена сәгатенең герен күтәреп, дөресләп җибәрде. Дәшми-тынмый гына мичкә тагы берничә кисәк утын өстәде һәм капылт кына янәшәдә торган аркасыз урындыкка килеп утырды. Караватка таба иелә төшеп, тирән сулыш алып куйды.

– Нургаяз ага, шуңарчы сорамый да торам икән, ни булды соң, сөйлә?! Кем атты үзеңә? Ничек алай килеп чыкты?

Чынлап та, егет аның белән ни булганын белми икән ич әле. Кара инде, күпме гомер бергә әвәрә киләләр, ә ул хакта ләм-мим сүз чыкмаган. Нургаязның үзенә үк сәер тоелды бу.

– Сөйләсәң – сүз, төртсәң, күз чыга дигәндәй булды инде. Булды… – дип кенә куйды ул, үзалдына уйлануын дәвам итеп.

– Юк, Нургаяз ага, мин белергә тиеш. Әйтегез, кем атты? – Егет тагын тирән сулыш алды һәм, кыюлана төшеп, башын күтәрде. – Мин белергә тиеш. Кемнең кулы күтәрелде сезгә?

– Ярар ла, ташла шуны, башка берчакны сөйләрмен.

– Юк, Нургаяз ага, хәзер үк сөйлисең. Мин чәй куеп киләм, күмер төшкәндер… Болай калдыру ярыймы соң, – дип, капылт кына урыныннан сикереп торып, өстәл өстендә утырган җиз самавырга барып тотынды ул. Аның һәр хәрәкәтеннән «Әйтегез генә, кемнең кулы күтәрелде, өзгәләп атачакмын үзен» дигән омтылыш сизелеп тора иде. Өзгәләр дә, ике уйлап тора торганга охшамаган, әнә самавырга су салганын, кыскыч белән аның торбасына утлы күмер тутырганын гына карап тору да җитә. Нәфрәтләнүе тышка бәреп чыккан.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 октября 2022
Дата написания:
2018
Объем:
731 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03670-2
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают