Читать книгу: «Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…», страница 10

Шрифт:

Ачык тәрәзә

Җәй башы иде. Якты Яр пристанена теплоход килеп туктады. Аннан ашыга-кабалана пассажирлар төшә башлады. Кунакка кайтучылар байтак икән, олы-олы чемоданнарын күтәреп, сабыйларын җитәкләп, иң элек алар ашыкты. Ыгы-зыгы башланды, берсен берсе уздырып куанышу, хәл белешү, күрешү китте. Кулларында машина ачкычларын әйләндереп арлы-бирле йөренгән ир-атлар күзгә чалынды. Траптан күтәрелгән сабыйлар әби-бабаларының кочагына менеп кунаклый барды.

Тирә-юньдә яхшы исәптә йөргән ял йорты бар Якты Ярда. Ял итүчеләрнең яңа төркеме килгән көннәр иде. Ниһаять, аларга да чират җитте. Җыйнак кына чемодан-сумкаларын күтәреп пристаньга аяк басуга ук, Кама буеның чиста рәхәт һавасыннан авыз итәргә ашыгып, алар, бертын күкрәкләрен киерә төшеп, як-якларына карангалап тордылар. Кулларына кармак саплары һәм кәрҗин тотканнары да байтак иде. Якты Ярның балыкка, җиләк һәм гөмбәгә бай як булуы яхшы мәгълүм.

Траптан иң соңгы кеше булып ике кулына ике дәү чемодан тоткан яшь бер ханым чыкты. Тел очына килгәнгә генә әйтү, аны «ханым» дип атарга иртәрәк тә бугай әле… Траптан төшүе булды, шундук, котылдым дигәндәй, ике чемоданын берьюлы шап итеп бетон идәнгә дә куйды. Кызның аккош мамыгыдай йомшак беләкләре, биек үкчәгә берегеп үскән туры аяклары, билгеле инде, табигать тарафыннан мондый чемоданнар күтәрер өчен яратылмаган. Ул, иркен сулыш алып, күкрәкләрен киерә, сынын турайта төште, иңбашына аскан нәни сумкадан көзге чыгарып, күзләрен-кашларын төзәтенергә кереште. Балан тәлгәшедәй ялтырап торган иреннәрен ипле генә кыймылдатып алды. Маңгаена төшеп торган чәч көдрәләренә авыз читеннән генә өреп җибәреп, көзгеле кулы белән янә нәни сумкага үрелде.

Ул да түгел, теплоход өченче гудогын биреп кузгалырга ниятләде. Як-ягына карангалап торган кыз янына килеп, берничә ир-ат, бер-бер артлы, үзләренең булышырга әзер булуларын белгертеп, тәкъдим ясарга өлгергән иде инде. Әмма чемоданнарга үрелгән куллар кире күтәрелде, кыз, сүзсез генә, күз карашы белән, үзенең алар ярдәменә мохтаҗ түгеллеген аңлату сәләтенә ия булып чыкты. Баш түбәләре такырая төшкән кавалерлар берәм-берәм читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Алар, уңайсызлану хисен сиздермәскә тырышып, башка ханымнарга ярдәмгә ашыктылар.

Пристаньның икенче бер читендә, теплоходтан төшүчеләрне ипле генә күзәтеп, баһадир сынлы егет басып тора иде. Әлеге кыз трапта күренүгә үк, йөрәге җилкенеп тибә башлаган иде аның. Ләкин кабаланмады, ашыкмады егет. Якты Ярда яшәгән кеше буларак, ул тәҗрибәлерәк, кайчан ни эшләргә кирәклеген башкалардан яхшырак белә иде. Өлгерлек күрсәтергә теләп кабаланган ир-атларның кыз янына ничек килүләрен һәм, ат өстеннән мәтәлгән җайдаклар сыман, ни рәвешле китеп баруларын ул куе кара мыек астыннан гына елмаеп күзәтте, һәм, ниһаять, авызындагы фильтрлы сигаретны тел очы белән генә суга чөеп, юлбарыс адымнары белән атлап китте.

– Сәлам! – диде ул, кыз каршына ук килеп туктагач.

Ә кыз исә бертынга каушап, югалып калды. Тәненә сыланып торган джинсы чалбар һәм футболка кигән бу егет аңа кемнәрнедер хәтерләткән кебек булды. Егетне күрүгә үк аның күзләренә якты нур йөгерде, әллә нидән генә ирен читләре тартышып куйды. Озын гәүдә, киң күкрәкләр, елга җилендә каралган кырыс йөз һәм килешеп торган чем-кара мыек дисеңме… Кыска җиңле футболкадан шампан шәрабы шешәләредәй ташып чыккан ул таза беләкләрме… Күзләрендә кабынган очкынны күпме генә яшерергә тырышмасын, булдыра алмады кыз. Хәтта әле бераз елмая да төшеп җавап кайтарды:

– Сә-лам…

– Ял йортынамы?

– Әй-йе…

– Киттек!

Егет, бармак очларына гына элеп, ике кулына ике чемоданны күтәрде дә, эре-эре атлап, ял йортына илтүче биек баскычка таба юнәлде. Кыз, телен йоткандай, берни дәшмәде, терт-терт атлап, егет артыннан иярүдән башка чарасы калмаган иде.

Ике баскычны бер атлады егет. Тау өстенә менеп, ял йорты капкасыннан кергәч тә әле байтак бардылар.

– Сезнең корпус, – диде егет, чемоданнарны биек наратлар белән уратып алынган агач дача бусагасына куеп.

Йөгереп диярлек атларга мәҗбүр булган кыз, әлсерәүдәнме, берни әйтә алмады, аңлашылды дигәндәй, баш кына кагып куйды. Ул әле һаман үзенең табигый халәтенә кайта алмый аптырый иде. Хәер, үз халәтеңә кайту өчен вакыт һәм мөмкинлекнең булганы да юк бит әле. Әллә каян гына килеп калыкты да, өермә сыман үзе артыннан ияртеп тә китте бу егет.

– Рәхмәт, – диде кыз, булдыра алганча җитдирәк итеп.

Егет, үзенең китәргә җыенуын белдереп, кул сузды. Магнит белән тартып чалдылармыни, кыз кулын бирде.

– Альбинос булам. Кичен танцыда очрашканга кадәр.

– Альбиноза… Арылган, танцага җыенмыйм.

Егет борылып китеп тә барды. Кызның соңгы сүзләрен ишеттеме-юкмы, аңламассың. «Менә сиңа авыл…» дип, үзалдына башын чайкап калды аның артыннан кыз. Гомер булмаган, күрмәгән хәл иде бу – аны бар дип тә белмичә, ир-ат үзенекен итеп маташа. Горур, имеш, булмагаең, андыйларны гына беләбез. Карар-быз…

Шулай да кичен, көттереп кенә булса да, соңгарып кына булса да, Альбиноза танцыга чыкты. Чыкмый булдыра алмады. Альбинос аңардан нәкъ биш минутка кичегебрәк килде. Килгәч тә әле бертын кызны бөтенләй күрмәгәнгә салышып йөрде. Ул монда күпләрне таный икән, аны да беләләр. Егетләр үзе белән бер-бер артлы кул биреп исәнләшеп чыкты. Күрәсең, барысы да авылныкылар иде. Алар арасында Альбиносның абруе да бар шикелле. Егетләр өелешеп торган почмакка ничек кенә карамаска тырышмасын, Альбинозаның күз чите барын да чамалап торды. Ара-тирә үтеп торган кызлар да күлмәк җилләре артыннан егеткә бер чеметем елмаю калдырырга онытмады.

Ярар, күрсәтермен әле мин сиңа, дип кабатлады Альбиноза үзалдына. Егетнең шулай битараф кылануына җен ачулары чыккан иде аның. Ләкин Альбиносның урыныннан кузгалып болайга таба килә башлавы булды, күңеле җилкенергә, күкрәкләре дөньяны тарсынып тибәргә кереште. Үзе дә абайламастан, егеткә каршы талпынырга да өлгергән иде булса кирәк… Ә Альбинос аның белән янәшә үк басып торган икенче бер кызны кочагына алып биергә, боргаланырга кереште.

Егетнең бу кыланышы шулкадәр көтелмәгән иде ки, хәтта бертын дөньяны яңгыраткан музыканы колагы ишетмәс булып торды Альбинозаның. Бөтен кеше аңа карый, аның кимсенүен, аның гарьләнүен күзәтеп торадыр сыман тоелды. Чарасыз калудан нишләргә белмичә, әле чәчләрен төзәткәләгән булды, әле ут булып янган колак очларын тоткалап, алкаларын барлагандай итте. Җир ярылса, ике дә уйлап тормаслык хәлдә калды түгелме соң?.. Инде бары бер чара калган иде – кеше-кара күзенә артык чалынмыйча, шыпырт кына чыгып шылу җаен табарга. Шуңа кыюлыгы җитсә, бу авыл мокытын бар дип тә белмәс, чыраена да борылып карамас иде бүтән.

Тартылган җеп өстеннән үткәндәй туры атлап, чалулый-чалулый чыгып китте Альбиноза. Махсус шулай үтте. Үзе артыннан карап калган ирләрнең карашын тоюдан аның күңеленә – җылы, хәрәкәтләренә ышаныч иңде. Йөзенә кичке Кама җиле килеп бәрелде, баш очында йолдызлы зәңгәр күккә ашкан наратлар шаулады. Ял йортының бер очыннан икенчесенәчә сузылган туры үзәк аллея буйлап китте ул. Булдыра алганча тизрәк барырга тырышты. Үзен мыскыллаган сыман яңгыраучы дәртле бию ритмнарыннан ераклашырга ашыктымы, әллә артыннан бер-бер егет иярер дип курыктымы… Ике яктан тезелеп киткән чәчәк түтәлләренә дә исе китмәде, ара-тирә очрап торган ирләрнең сүз кушарга итенүләрен дә колагына элмәде. Капкага барып терәлгәнче ник бер тапкыр борылып карасын.

Альбиносның үзен куа киләчәгенә һич шиге юк иде аның. Әнә шул капкага җиткәнче куып җитәчәге, куып җиткәч, ни дип эндәшәчәгенә кадәр мәгълүм сыман иде аңа. Ул моны бик теләгән иде. Ә егет күренмәде. Кире борылып кайтканда да каршысына очрамады егет – монысы инде кызның башына сыймады. Ничек шулай мөмкин, дип гаҗәпләнде ул, ир-ат токымында булмаган хәл ич бу. Альбинозаның китеп баруын күрә торып шулай кылансын инде, ә?!

Бүлмәсенә кайткач та ялгыз башын кая куярга белми иза чикте ул. Форточкадан кергән һаваны азсынып, тәрәзәсен киереп ачып куйды. Тәрәз төбенә үк килеп, төнге караңгылык аша кошлар тавышын, урман сулышын, дулкыннар шавын тыңлады. Таңга кадәр күзләренә йокы кермәде Альбинозаның. Мендәрен кочаклап та ятып карады, башын мендәр астына яшерүдән дә файда чыкмады – гомер булмаган тынгысызлык биләп алган иде кызны. Берничә мәртәбә урыныннан торып, зур көзге каршына килеп, озак-озак кына үзен күзәтеп торды… Элеккечә үк бары да үз урынында иде югыйсә. Күпме ир-атны үз әйләнәсендә кош булып сайрарга, каршысында тезләнергә, бөркүдән әлсерәгән бәрән сыман, дөньяларын оныттырып, ияреп йөрергә мәҗбүр иткән матурлыгы була торып, шулай ялгызлыктан тинтерәсен инде… Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас – булмаганны…

Альбинозаның Якты Ярга беренче килүе иде. Иртәгесен ашагач-эчкәч, ясанып төзәтенгәч, ул әйләнә-тирә белән танышырга исәп итте. Ял итүчеләрнең күбесе яр буена ашыга иде. Кемдә нинди кайгы бит: берәүләр ком өстеннән уңайлырак урын алып калыйм дип кабалана, икенчеләрнең нияте – прокатка көймә эләктерү. Кармак сабы тотып йөгерүчеләрнең уенда иң эре балыкны каптыру, ә кәрзин тотканнары җиләкле аланнарга беренче булып барып җитәргә ашыга. Альбинозаны боларның берсе дә кызыксындырмый, аңа, теге, кем әйтмешли, боларның һәммәсе «до лампочки». Көне буе ком өстендә аунап, аккош мамыгыдай йомшак тәнен каралту гына җитмәгән тагы, исе китте ди… Менә ул, диңгез дулкыны төсендәге кимоносын шул көе генә киеп, биек яр читләтеп атлады.

Югарыдан Кама һәм аның аръягындагы күлләр, болынлыклар уч төбендәгедәй ачык күренә. Иркенлеккә, киңлеккә сокланып туймаслык. Елга уртасыннан кызның болай да җилкенгән, ашкынган күңелен алгысытып, су өстенә тияр-тимәс йөзеп «Метеор» узып бара. Аның артыннан бөтерелеп калган дулкыннар өстендә акчарлаклар уйный. Альбиноза гомерендә беренче тапкыр үзенә рәссамлык сәләте бирелмәгәнгә уфтанып куйды. Югыйсә кечкенә чакта әнисе өч елга якын шәһәрнең икенче почмагындагы художество мәктәбенә йөрткән иде аны. Ә ул яратмады, әнисе шулай теләгәнгә генә йөрде. Соңыннан барыбер үзенекен итте – ташлады ул мәктәпне.

Ял йортыннан инде шактый кителгән иде. Нарат агачларын юкәләр, каеннар алмаштырды. Текә яр читендә үк үскән ялгыз ак каенга килеп сөялде кыз. Яшь һәм зифа чагы иде каенның. Альбинозага үзенең дә шул каен сыман зифа һәм матур булуын тою рәхәт иде. Тик шулай да, әлеге каендай, текә яр читендә үк үсәсе, торасы килмәс иде аның. Яр читендә торган әйбер никадәрле генә сылу һәм көчле булмасын, ул барыбер иртәме-соңмы түбәнгә тәгәрәячәк. Альбинозаның андый язмышка дучар буласы килми. Киләчәк язмышыңны беләсеңме икән син, бичара каен?..

Ә түбәндә – елга читендә – дөнья мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы киләләр. Торна муенлы кран белән машиналар алып төшкән бүрәнәләрне бушаталар. Бер төркем ирләр сал бәйли. Альбинозага бу кызык булып китте. Элек-электән, агып барган салларны күргәндә, аның күңеле һәрчак тынгысызланып куя торган иде. Шул саллар өстенә утырырга иде дә су буйлап ерак-еракларга агып китәргә иде… Шагыйрь әйтмешли, «Башны салларга салып, китәргә иде агып…» Хәер, ул да ага кебек, тормыш дулкыннары аны да какмады түгел. Тик шулай да саллар турындагысы хыял иде, һичкайчан тормышка ашмаячак хыял. Ул моны үзе дә яхшы белә. Салда агу өчен түземлек, азмы-күпме ихтыяр көче дә кирәк ич. Ә ул тормышта да, мәхәббәттә дә озакка сузуны яратмый. Берөзлексез яңа тойгылар өермәсендә булырга күнеккән…

Сал бәйләгәнне әле аның күргәне юк иде. Салны бәйлиләрме яисә җыялармы – аның бу хакта уйланганы да булмагандыр. Хәер, ул, гомумән, үзенә кагылышы булмаган нәрсәләр турында уйланып баш ватарга яратмый, бар нәрсә белән кызыксынып, һәрнәрсәгә тыкшынып йөрүне хатын-кыз эше түгел дип саный. Аның бөтен байлыгы – яшьлегендә, матурлыгында. Ул яшь һәм матур булганда көчле дә, булдыклы да, акыллы да. Хатын-кызга акыллы булу өчен күп белү кирәкми дип саный иде ул. Һәм үз карашларының дөреслегенә әлегәчә икеләнгәне булмады…

Шундый уйларга бирелеп… Хәер, Альбиноза уйланырга да яратмый ич, гафу итәсез. Кама яры өстендәге нәфис ак каеннан наз алып, елга өстеннән искән җылы җилдә иркәләнеп, дөнья рәхәтенә чумып тора иде кыз. Кинәт яр буенда кемнәрнеңдер хәвефле авазлары ишетелде. Ул да түгел, югарыдан кран биргән бүрәнәләрне кабул итеп торган сал бәйләүчеләр арасында ыгы-зыгы башланды.

– Трос ычкынды…

– Тизрәк, яр буена…

– Ишелә ич, өстеңә ишелә, – дип кычкырыша-кычкырыша, сал бәйләү белән мәшгуль ирләр төрлесе төрле якка сибелде. Берничә ирнең аны-моны уйлап тормыйча суга сикерүен күрде Альбиноза, әмма ни булганын барыбер аңламады.

Тау сыман өелеп торган юан бүрәнәләр, бер-берсенә ышкылудан, тәгәрәшүдән яман тавыш чыгарып, тирә-юньгә шом салдылар. Бүрәнәләр кешеләр өстенә тәгәри иде.

Янә хәвефле тавыш ишетелде, башнялы кран ишегеннән башын чыгарган ир кеше кычкыра иде бу юлы:

– Син нәрсә, тилердеңме әллә?! Бүрәнә читенә, суга, суга сикер!..

Шунда гына Альбиноза салның хәвеф чыганагы булган читендә тәгәрәшкән, бер-берсенә бәргәләнгән бүрәнәләр өстендә нидер кармалаган сыман иелә төшкән һәм берөзлексез бер бүрәнәдән икенчесенә сикергәләп торган ярым ялангач ир-атны күреп алды. Эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенмәсә дә, ул ир-ат өчен куркыныч янавын аңлады кыз, һәм аның өчен йөрәге кысылып куйды. Яр буендагылар да тынып калганнар, ни белән бетәр дигәндәй көтеп торалар. Ул да түгел, крандагы тавыш кабат яңарды. Бу юлы инде ул яр буендагыларга кычкыра иде:

– Тросның башын эләктерде… Ярдәмгә керегез, ярдәмгә…

Сал өстендәге теге ир-ат, тартылган җәядәй артка каерылып, ишелергә дип ашкынган бүрәнәләргә ирек бирмичә, берүзе тросны тартып тора иде. Ярдәмгә керүчеләр килеп җиткәнче ычкындырмады ул кулындагы юан тросны.

Ниһаять, барысы да җайланды, ипләнде булса кирәк. Суда чупырдашкан кешеләр дә сал читенә килеп тотындылар. Багорлар күтәреп йөгерешеп кергән ирләр дә ниндидер ашыгыч чаралар күрергә кереште. Башнялы кран ишегеннән чыгып баскан ир, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, маңгаен сөртеп куйды.

Ак каен белән хушлашып, кузгалмакчы булган иде инде Альбиноза. Шунда, очраклы рәвештәме, аның карашы яр буена чыгып җиткән әлеге курку белмәс ир-атка төште. Аягы кысылуданмы, ул бераз аксаклый иде кебек, ике уч төбеннән беләкләренә кан тамчылары агып төшкән. Трос уеп кергән, трос җәрәхәтләгән иде, күрәсең… Шуңа да карамастан ул бәла килгәндәгедәй кабаланмый да, үрсәләнми дә, ипле генә атлап килүен белә. Нинди дә булса батырлык эшләдем дигән уй башына да килми иде бугай аның. Тыныч кына елга читенә килде дә, тезләнә төшеп, йөзен, беләкләрен юарга кереште. Шунда гына танып алды аны кыз һәм гаҗәпләнүдән үзалдына «Альбинос» дип пышылдап куйды.

* * *

Көн кичкә авышып килгәндә, ачык тәрәзәдән чәчәк бәйләме ташладылар. Бу миләүшә чәчәкләре иде. Андыйларны Альбиноза рәсемнәрдә генә күреп белә, җыю түгел, үз гомерендә кулына тотып, иснәп тә караганы юк иде әле аның мондый чәчәкләрне. Әле нәни генә шәмәхә күбәләкчекләрне хәтерләткән миләүшәләргә карады, әле ачык тәрәзәне күзләде кыз. Тәрәзәдә һичкем күренми иде. Үз кодрәте белән очып килмәгәндер ич ул чәчәкләр… Аяклары аны ишеккә таба тартты. Баскыч төбендә, үзеннән гайрәт нурлары чәчеп, Альбинос басып тора.

– Көттеңме?! – диде ул, үзенең хаклы булуына аз гына да шикләнмичә.

– Көтәр кешем юк ич, көтмәдем.

Кыз алдады. Хәер, нинди алдау булсын, Альбиноза егетләр янында уйлаганның нәкъ киресен сөйләргә күнеккән. Шулай иткәндә дә әле ул бик таманга килә дигән карашта тора иде ул.

– Беләсең ич, мин көтмәгәндә килергә яратам.

– Шуннан?..

– Киттек.

– Кая?

– Кайдырма тау башына, – дип елмаеп куйды егет.

Кыз аның бу шаяртуын аңламады, иңбашларын гына җыерып алды.

– Көймә сезне көтә, туташ. Зарыккансыздыр, – дип, Альбинос кызның күзләренә әдәпсез карашын текәде.

Егетнең кичәге кыланышлары өчен әҗерен кайтарырга моннан да кулайрак вакыт булырга мөмкинме?.. Нәкъ менә шушы мизгелне зарыгып көткән иде бит ул югыйсә һәм ничек итеп аны акылга утырту хакында да уйланган иде. Ни хикмәт, каршы сүз әйтә алмады, булдыра алмады кыз, Альбинос белән җитәкләшеп яр буена төшеп китте.

Егет аны көймәгә күтәреп кертте. Итәге суга чыланудан куркып, муенына ике куллап четердәп ябышкан кызны әллә ни арада үбеп алырга да өлгерде ул. Альбиноза сүзсез генә, хәтта бераз елмая төшеп орышкан булды. Ә үзе шул куллардан төшми Җир шарын әйләнеп чыгарга риза иде.

Моторлы көймә бер тартуга кузгалып та китте. Көймә борынына менеп кунаклаган кызның чәчләрен җил таратты, беләкләренә салкын тамчылар чәчрәде. Ярдан ераклашкан саен, Якты Яр авылының киңрәк панорамасы ачыла барып, бөтен әйләнә-тирә күз алдына килеп басты. Әнә пристань… Анда килеп төшүгә үк инде Альбинозаның күңеле ниндидер матур, күптәннән көтелгән очрашу булачагын сизенгән иде. Ялгышмады булса кирәк… Ял йортының корпуслары да уч төбендәгедәй күренә икән моннан. Алар арасыннан ул үз тәрәзәсен эзләде. Пристаньнан түбәнрәк урнашкан биек краннарны шәйләде. Шунда гына ул, иртән күргәннәрен хәтерләп, Альбиносның кулларына текәлде. Бәйләнмәгәннәр… Әмма уч төпләрен кыздан яшереп азаплана – әле генә абайлады Альбиноза. Трос салган җәрәхәтләр ул арада гына төзәлә алмыйдыр шул. Әнә ич, уч төпләрен яшерә төшеп, бер кулы белән көймә читенә таянган. Икенчесе – мотор янындагы тоткыч-рульдә. Уч төпләре белән түгел, анысын да бармак очлары белән генә тотып бара.

Мәкерле уй килде кызның башына. Тукта әле, кызык итим әле үзен, дип куйды ул.

– Альбинос, туктат әле…

Кызның нидер әйтергә теләгәнен аңлады егет, әмма ишетмәде, мотор тавышы көчле иде. «Нәрсә?» дигәндәй, карашын аңа төбәде. «Сөбханалла, күз тимәсен үзенә» дигән уй яндырып үтте егетне. Шулай көймә башларында гына утырып йөрү өчен яралган кош икән ләса бу… Бу мөлдерәмә пешкән һәм тулышкан җимешне нинди табигать хикмәтләренә дә тиңләргә белмәссең…

– Туктат, дим, туктат, – дип, йомшак нәзек беләкләрен бер-берсенә аркылы куеп күрсәтте Альбиноза.

Бу юлы инде ишетте, төшенде егет. Мотор шундук сүнде, кызны уч төбендәгедәй югары күтәреп барган көймә борыны су өсте белән тигезләшеп калды.

– Мотор тавышын сөймим, – диде кыз, сөйкемле генә елмая төшеп.

– Ә мине?..

– Тәртибеңә карарбыз…

Ә үзенең күзләре бер дә алай дими югыйсә. Наз ташкыны иде аларда, юмартлык балкышы. Урыныннан ипле генә торып, кыз койрыкка таба килде һәм, җилдә таралган чәчләреннән сыйпап, каршында ук басып торган егетнең беләгенә сак кына кагылды…

– Альбиноза… – дигән иркә аваз чыкты мыек астыннан.

– Юк, Альбинос, ашыкма… Әйдә әнә теге утрауга чыгабыз, – дип ымлады кыз, күлләр ягына күрсәтеп.

– Булдырабыз аны, кирәк булса, диңгезенә кадәр илтә минем көймә.

Егет моторын кабызырга дип кузгалганда янә кызның ягымлы тавышы ишетелде:

– Әйттем ич, Альбинос, мотор тавышын яратмыйм, дидем… – Мин дигәнчә булмаса, хәзер үк елап җибәрәм дигән сабый сыман, Альбиноза иреннәрен турсайтып өлгергән иде инде. – Әйдә ишеп кенә барыйк. Синең беләкләр, ай-һай, әнә нинди көчле!..

Башка чара калмаган иде егеткә, балтасын суга төшергән әкият героедай кыяфәттә калып, ишкәкләрен барларга кереште ул. Кыз, үзенең канәгать булуын белдереп, иркен сулыш алды, хәтта елмаеп-балкып куйды.

Аякларын як-якка җәеп, көймә уртасына килеп утырды Альбинос. Ишкәкләрне берәм-берәм урнаштырып суга төшерде һәм шунда күзенә керердәй булып кәмит көтеп утырган кызга карады.

– Әллә үзең ишәсеңме, дим… Ял итәргә килгән кызлар ишәргә ярата торган була…

– О-хо, – дип, иреннәрен турсайткан булды кыз. – Тәҗрибәң зур күренә.

– Егет тә бул, тәҗрибәң дә булмасын, – дип, сер бирмәү җаен каерды Альбинос. – Смена унбиш көн саен алышынып тора монда.

– Син гел шулай кызлар утыртып йөрисеңме?

– Үзләре утыра. Миңа нәрсә…

– Ә мин үзем утырмадым, син күтәреп утырттың, – дип акланырга ашыкты кыз, сөйләшүнең болай ялгыш юлдан китеп баруын өнәмичә.

– Әлбәттә, Альбиноза, син бит бер генә.

Әллә үртәп, әллә чынлап әйтелде бу соңгы сүзләр – Альбиноза артык төпченеп тормады, болай да егетнең берөзлексез күзәткәнен, үзенең аңа ошаганын сизә иде кыз. Күзенә төшкән чәч бөдрәләрен янә артка чөеп куйды да, тез өстенә тезен куеп, гәүдәсен турайта, күкрәкләрен киерә төште.

– Көттермә инде, Альбинос, утрауга чыгыйк. – Кызның карашы тагы да иркәрәк, тавышы ягымлырак тоелды егеткә. Тәвәккәлләп ишәргә керешүдән башка чара калмаган иде.

Каманың нәкъ уртасында, агым көчле урында тукталган булып чыкты көймә. Бая Альбиноза күрсәткән утраудан инде байтак ерагаелган, шуңа күрә агымга каршы ишәргә туры килде. Кама буенда үскән Альбинос өчен бу алай искитмәле ераклык түгел түгелен. Тик менә уч төпләрендәге яра гына, ишкәк сабына кагылу белән, чәнчеп-чәнчеп сызларга тотынды… Шул авыртуга түзсә, шул авыртуны кызга сиздермәсә, аның беләкләре атналар, айлар буе ишеп тә ару-талуның ни икәнлеген тоймас иде. «Ишәргә! Ишәргә! Авырту турында уйламаска. Сер бирмәскә. Тешне кысып булса да түзәргә…» – дип кабатлады ул күңеленнән. Йөзенә берни чыгармаска тырышып, каерып-каерып иште. Авырту, сызланулар турында түгел, арка яктан искән җылы җил турында, көймә борынына бәрелеп чупылдашкан дулкыннар, шул дулкыннардан сибелгән тамчыларда иркәләнгән кыз турында уйларга тырышты ул.

– Тукта, Альбинос, мин койрыкка үтим, – дип, шунда аның муенына кызның куллары сарылды. Кайнар идеме ул куллар, юеш-салкынмы – берни тоймады егет. Ишкәкләрдән кулын ычкындырмады, ул аларны күтәрә төшеп, кызны койрыкка уздырды. Кулларын ычкындырса, мөгаен, яңадан учлап тота алмаган булыр иде ул ишкәкләрне.

Кызның көймә борыныннан койрыкка күчүен, ишүчегә җиңел булсын өчен, яхшы ният белән кылынган чара дип кабул итте Альбинос. Ә чынлыкта Альбиноза ул хакта белү түгел, башына да китереп карамаган иде. Егетнең каршысына ук утырып, куллары авыртудан аның ничек өзгәләнүен күзәтеп барасы килгән иде аның. Күзгә-күз утырып, аның йөзендәге һәр үзгәрешне тоеп, туйганчы, күңеле булганчы күзәтәсе…

Көймә борыны күтәрелгәч, ишү җиңеләя төште. Әмма тын гына үзенә текәлеп утырган кызның карашын тою аңа икеләтә кыенлык тудырды. Аның йөзендәге, бөтен тәнендәге киеренкелекне, аяк табаннарына кадәр үткән авыртуны ул тоймый, сизми калмас. Нәрсә-нәрсә, әмма үзен шул сөйкемле заттан кызгандырасы килми иде аның. Әллә нинди авыртуларга да түзәргә әзер, янәшәдәге кыз гына сизмәсен…

Канәгатьләнү хисендә изрәп утырды Альбиноза. Егеткә төбәп үк карамады каравын, әмма күз чите белән аның һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәргәндәй тикшереп барды. Шундый баһадир гәүдәле, горурлыгы, мин-минлеге ташып торган ир-атның авыртудан бәгыре өзгәләнгәнен һәм шул газапларын әле синнән яшерергә маташуын тагы кайчан күзәтеп барыр идең. Чыраен сытмаска тырыша бит үзе. Ләкин барыбер күренеп тора, сизелеп тора – уч төпләрендәге җәрәхәт сызлата, телгәли үзен. Каерып ишкән саен, кулындагы ишкәкләр түгел, ул үзе тимергә тимер ышкылган аваз чыгарып, сыкрап, ыңгырашып куядыр төсле. Әнә ич, ишкәк тоткан кулларын нишләтергә белми, бармаклары тыпырчына, уч төпләре бөкрәеп килә – бушатасы килә кулларын, әмма булдыра алмый. Егетлек ирек куймый – ишәргә кирәк. Вәт тамаша – киноларың, циркларың бер читтә торсын!..

– Альбинос, «Метеор» килә. Әйдә шуның борынын кисик әле, – дип, егетне дәртләндереп, утырган урынында сикергәләп, кулларын чәбәкләп куйды кыз.

Күзләрен зур ачып, җилкә аша борылып карарлык көч тапты егет үзендә. Чынлап та, нәкъ аларга турылап, югарыдан тизйөрешле «Метеор» төшеп килә иде. Ерак та калмаган, йөзеп түгел, суга тияр-тимәс очып килә диярсең. Бөтен дөньясын онытып ишәргә кереште Альбинос. «Әйдә, әйдә, җәһәтрәк бул, бирешмә…», – дип, аның саен ашыктыра төште кыз. Аңар кызык иде, зур тизлек белән очып килгән тизйөрешле теплоходның борынын кисәләр ләбаса…

Һәм кистеләр дә… Якынлашып җитте дигәндә генә борын төбеннән үк кисеп чыктылар. «Метеор»ның канатларыннан сибелгән су тузаны һәм салкынча җил Альбинозаның аркасыннан ук сыйпап узды. Ә егет һаман саен ишүен белә, аның таза беләкләре ишкәк сапларына берегеп үскән сыман тоелды кызга. Уч төпләреннән ике беләгенә һәм шул беләкләрнең дәвамын хәтерләткән ишкәк сапларына юл-юл булып кан тамчылары агып төшкәнне егет үзе сизә, тоя идеме икән? Альбиноза берни дәшмәде, терекөмеш бөртекләредәй бер-берсен куышып түбәнгә йөгерешкән кан тамчыларын сокланып, таң калып күзәтте ул.

* * *

…Ул кич шундый озын булды. Ул кич таңга кадәр сузылды. Икесенә тулы бер утрау иде бит аларның. Утрауның да нәкъ уртасында җиләк яфракларыннан түшәлгән ялгыз куыш иде. Шалаш каршында хисләр кайнарлыгы булып учак дөрләде. Казанда балыкның затлысы пеште. Егет кызга кузгалак, какы, юа һәм балтырган җыеп килде. Кыз егетне уч тутырып җыйган җир җиләге белән сыйлады…

– Җир җиләгем, – дип кабатлады егет.

– Альбиносым, бердәнберем… – дип саташты кыз.

Төне буе күл читендә кыр үрдәкләре чупырдашып чыкты, бәбкәләрен йөзәргә өйрәтәләр иде булса кирәк. Су өстендә, ай нурларыннан ефәк җәтмә үргәндәй, эреле-ваклы балыклар сикерешеп уйнады. Бытбылдык бытылдады, бака бакылдады, баш очында гына ялгыз чикерткә скрипкасын көйләде. Ә кошлар… Кошлар Кама буендагы һәммә утраулардан монда җыелган да, кем моңлырак сайрый дип, ярыш, сайрау конкурсы оештырганнар диярсең…

– Җир җиләгем, – дип кабатлады егет.

– Альбиносым, бердәнберем… – дип саташты кыз. Ул кич шундый озын булды. Ул кич таңга кадәр сузылды…

* * *

Санаулы көннәр бер-бер артлы үтә торды. Дөресрәге, аларның исәбе бөтенләй онытылып торды. Көн белән төн буталды. Ул бәхетле көннәр мәңге шулай дәвам итәр, аларның очы-кырые һич булмастыр төсле тоела башлаган иде инде. Яр буенда алар йөрмәгән айлы сукмак, урман эчендә алар булмаган җиләкле аланнар калмады. Үзләрен кавыштырган утрауга да юлны онытмады Альбинос белән Альбиноза – барысына да өлгерделәр, һәммәсенә җитештеләр. Ниһаять, аерылышыр көн туды, алар аны утраудагы куышларында каршыладылар. Элгәреге уртак таңнарыдай кояшлы, аяз иртә иде бу. Тик бер аерма – бүген ял көне, Альбиносның эшкә барасы юк, ул беркая да ашыкмый. Шуңа да ул изрәп йоклавын белә. Ә Альбинозаның исә күзенә йокы кермәде, ни дисәң дә, бүген юлга чыгасы көне. Димәк, аерылышалар. Шушы көннәр эчендә үз булып, кайсыдыр яклары белән кадерле һәм хәтта кабатланмас та булып тоела башлаган иде бит аңарга бу егет. Ә бүген аерылышалар… Күпкәме?.. Бәлки, бөтенләйгәдер. Чөнки аларның ялгышып кына булса да киләчәк көннәре һәм аерылышу сәгатьләре турында сөйләшкәннәре булмады. Ул хакта кыз кешегә беренче башлап сүз катуны урынсыз санады Альбиноза, ә Альбиносның башына да кереп карамады бугай. Кыз кайда туып, кайда үскән, хәзер кайда яши, аңар ничә яшь, һөнәре бармы, гаилә хәле нинди – боларның берсе дә кызыксындырмады егетне. Хәер, кызның да аңа сорау биргәне булмады.

– Альбинос… Аль-би-нос, то-ор, – дип, иркә генә дәшеп карады кыз. Егет уянмады. Авызына тукранбаш яфрагы кабып, аның мыек астыннан, колак артларыннан кытыклап карады – әйләнеп кенә ятты. Чәчләреннән сыйпап сөйде кыз, егет кыймылдамады да. Өстендәге одеялны тартып алды – абау, оятсыз, һаман йоклавын белде…

Башка чара калмагач, куыштан чыгып, кичәге учак урынында калган көлгә озак кына карап торды. Су читенә төшеп, битен-кулын юды. Һәм көймәгә сөялеп, каршы ярга текәлде… Якты Яр… Матур исем… Аның күңелендә дә шулай якты яр булып калырмы бу яклар?.. Ә Альбинос?.. Аны тиз генә оныта алырмы ул? Ансыз ничек яшәр?.. Якты Ярсыз, Альбиноссыз бик күңелсез булмасмы соң аңа?..

Кинәт сискәнеп куйды кыз. Тукта! Нәрсә булды әле сиңа?! Тукта, Альбиноза, син уйлый, кичерә башладың түгелме соң, дип, күңеленә килгән иртәнге уйларыннан арынырга ашыкты ул.

Шунда, арыслан авазлары чыгарып, киерелә-сузыла куыштан Альбинос килеп чыкты.

– Киттекме?! – диде ул, чыга-чыгышка каядыр ашыккандай сәгатенә карангалап.

– Мин хәзер, – диде кыз, әлеге ашыгуның сәбәбен аңлап бетермичә.

– Сикер көймәгә, кузгалабыз.

Яр читендәге көймәне суга этеп керткәч, башта кыз, аннары егет бер-бер артлы көймәгә күтәрелделәр. Моторлы көймә туп-туры каршы ярга таба йөзеп китте. Икесе дә телләрен йоткандай тын гына утырдылар, бер-беренә дәшмәделәр, дулкыннарның көймәгә сугылып пышылдашканын тыңладылар. Альбинос кына әледән-әле кул сәгатенә күз төшергәләп алды.

Ә бераздан алар автобус тукталышында басып торалар иде инде. Чөнки киңәш-табыш иткәннән соң, кыз автобус белән китәргә хәл кылды.

– Менә аерылышабыз да, – диде ул моңсу гына янәшәсендә басып торган Альбиноска текәлеп.

– Әйе, – диде егет, аерылышабыз. – Ә үзе, каядыр ашыккандай, кул сәгатенә карап алды.

– Әле ашыкмаска да була иде… Соңгы рейс белән дә өлгерер идем, – дип, әллә кире уйлыйбызмы соң дигәндәй, Альбиноза егетнең күзләренә текәлде.

– Юлга чыксаң – иртә чык, дип әйтә безнең бабай… Күпме сузсаң да аерылышасы инде барыбер…

– Безнең якларга килеп чыксаң кагыл, – диде кыз. – Урамыбыз «Яшел» дип атала. Көнгә каерып ачылган иң якты тәрәзәләр безнеке булыр, уникенче йорт.

– Җай чыгуга карарбыз, – диде егет, кызның яңа кабыгын салдырган пар шалкан сыман яртылаш күренеп торган тыгыз күкрәкләренә күз салып. Көтмәгәндә карашлары очрашып, икесе берьюлы елмаеп куйдылар. Үзләре генә белгән хатирәләр яңарып алды булса кирәк.

– Сагынырсыңмы? – диде кыз, җавапның уңай булырына һич шикләнмичә.

– Автобус соңара инде әллә? – дип, тагы вакытка күз салды егет. Әллә ишетте кызның соравын, әллә юк… Күз карашлары Якты Яр пристанена якынлашып килгән теплоходка текәлгән иде.

– Су белән генә китәргә идеме соң?.. – дип, икеләнеп уйга калды кыз да.

– Кирәкми, әнә автобус килә, – дип, куанычын яшерә алмый тавышын күтәрде егет.

– Сау бул, Альбинос. Миңа синең белән шундый яхшы булды… Мин сине көтәрмен, кил, яме, – дип, егетнең кочагына ташланды кыз.

– Ярар, ярар, – диде егет, кызны автобуска каршы җитәкләп. Күз чите белән янә су өстендәге теплоходка карады.

Автобус кузгалды. Тәрәз читенә үк утырган Альбиноза, ак кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртеп-сөртеп алды. Егет, пристаньга таба чигенә-чигенә, аңа кул болгады.

– Урамыбыз «Яшел», ачык тәрәзәле уникенче йорт, унике… – дип кабатларга өлгерде китеп баручы автобусның тәрәзәсенә капланган Альбиноза.

Якты Яр пристанена килеп туктаган теплоходтан ял йортына килүчеләр төшә башлаган иде инде. Парлылары бар, ялгызлары. Араларыннан берсе дә, пристань читенә басып, үзләрен ипле генә күзәтеп торган баһадир сынлы егетне абайламады. Абайлаган булса да, берәве дә аны, агач башында посып, үзенең чираттагы корбанын көтеп утырган урман мәчесенә тиңләмәгән булыр иде. Һичкемгә зыяны тимәгән, һичкемнең юлына аркылы төшмәгән, пристаньнарда су буеның матурлыгына хозурланып торучылар бер ул гынамыни?!

Килүчеләр арасында яшьләр, җәйге ял вакытлары җиткән студентлар аеруча күп иде. Арадан бер чаясы хәтта егеткә таба борылып, ярдәм итәрсең, бәлки, дигәндәй, иреннәрен серле генә бөреп, кат-кат карангалап торды, алай гына да түгел, күз кысып каш сикертергә дә өлгерде хәтта. Альбиноска ике дә уйлап торырга калмаган иде югыйсә, гомерлеккә сайламый ич. Бар да чемоданын күтәр, таныш. Инде анымы соң өйрәтеп торырга!.. Ә ул кадакланган сыман тик басып торуында булды. Үзе дә аңламады, әллә нәрсә булган иде аңа. Теплоходтан чыккан чибәрләрне түгел, башка берәүне көтә икән ләбаса ул. Кемне?.. Үзе дә белми… Әллә соң Альбинозанымы? Траптан әле ул һаман күзен ала алмады. Шалтыр-шолтыр иткән авазлар чыгарган трапны кире биргәч, ул тетрәнеп куйды, бәгырендә ниндидер кыл зеңләп өзелгәндәй булды. Югыйсә теге кыска итәкле, калку күкрәкле студент кыз әле һаман аны көтә иде. Көтеп-көтеп тә нәтиҗә күренмәгәч, иреннәрен турсайтып, юри аның яныннан җил-җил атлап үтеп китте ул.

Бесплатный фрагмент закончился.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 октября 2022
Дата написания:
2018
Объем:
731 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03670-2
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают