Читать книгу: «Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…», страница 3

Шрифт:

«Син гаепле түгел, малкай, бу буранда юлны табу түгел, маңгаең белән килеп төртелми торып, маякны да күрерлек түгел бит әнә» дип әйтәсем килде аңа.

Әти киткәнгә инде байтак гомер узды, ә ул юк та юк, һаман күренми. Пошаманга төштем, нигә шулай озак тора икән ул, бер-бер тавыш-хәбәр бирсә икән. Каршы да барып булмый, чөнки атны кулдан ычкындырырга ярамый. Бер урында селкенмичә торгангадыр, аяк-кулларга да суык үтә башлады инде.

– Әти, син кайда? – дип кычкырдым. Җавап ишетелмәде.

Атның яңакларын, борын очларын сыйпап тордым. Ул түзә, көтә бит әнә, мин дә сабыр итәргә тиеш дип, үз-үземне тынычландырдым.

– Улым, – дигән тавыш ишетелде, ниһаять. Тавыш килгән яктан тонык кына булып әтинең шәүләсе шәйләнде бераздан. Ике тәртә арасына кереп, бата-чума ат чанасын өстерәп килүе икән аның. Үз аякларың белән атлау мөмкин түгел, ә ул анда ат чанасын өстерәп килә… Тавыш биреп, аны ашыктырганым өчен кыен булып китте, уңайсызландым. Әтинең колакчынлы күн бүреге астыннан пар бөркелә иде.

Чананы юлга тартып чыгаргач та, тәртә арасыннан чыгып, җәһәт кенә атны үз урынына җигеп куйды ул. Шундук буран эченнән, озын-озын итеп сузып, ике мәртәбә сыер мөгрәгәне ишетелде. Ә мин сыер хакында бөтенләй оныткан да идем инде.

– Сыер үзе генә калдымы, әти? Ул анда ничек торыр? – дидем, борчылып.

– Кая китсен, улым. Көрткә баткан сыер суга чумган балта кебек ул…

Чана өстендә яткан кожан торыпшаны алып, ул кире борылды.

– Ә монысы нигә? – дип кызыксындым, иске соры торыпшага күрсәтеп.

– Сыер ат түгел, улым, аны торыпша өстенә менгезеп булса, шуның белән өстерәп килми чара юк.

Аңлагандай, баш кактым. Әти китеп барды. Ә вакыт үтә, буран да басылмый. Көннең кай вакыты икән инде хәзер? Өчиледә базар башланды микән?.. Тарала гына күрмәсен инде. Без килеп җиткәнче көтсәләр ярый ла… Ат та тынгысызлана башлады, басып торган җирендә аякларын тупырдатып, өстенә сарылган карны кагып алды. Ә минем күз – әти киткән якта, ак буран эченнән чираттагы мәртәбә аның шәүләсе күренгәнне көтәм.

Шәүләдән элек, аның авыр сулап уфылдаганы ишетелде бу юлы. Аннары кар көрте өстеннән өстерәлгән кожан торыпша шыгырдавы. Унга кадәр саныйм да көтәм, унга кадәр саныйм да көтәм… Шулай санагач, алар якыная төсле иде. Һәм, ниһаять, су өстендәге көймәдә йөзеп килгән кебек, торыпша өстенә яткан сыер да шуып килеп җитте.

Яңадан җылы толып эченә төреп, чана түрендәге ышык урынга утыртты мине әти. Аякларым чыйраган, авыз-борыннарым күшеккәнлеген шунда гына аңладым. Юлыбызны дәвам иттек. Үзебез юлда булсак та, күңелем белән инде Өчиле базарында идем мин. Прәннек сатучы апалар янында…

Әтинең «тр-р» дип ат туктаткан тавышына уянып киттем бу юлы. Ул кем беләндер сөйләшергә кереште. Мин, толып эчендә изрәп оеган көе, күзләремне ачарга иренеп, ятуымны дәвам итәм.

– Заһидулла абый, исәннәрме? – дип, күптәнге танышын очраткандай, җылы итеп күреште әти.

– Мөхәммәтсафа, син түгелме? Бу кара буранда нинди җилләр ташлады үзегезне? Ничек җөрьәт итеп юлга чыктыгыз? – дип җавап кайтардылар аңа. Бераз карлыга төшсә дә, гаҗәеп тыныч, җанга үтеп керә торган ипле тавыш иде ул кешедә.

– Авылдан чыкканда, буранның заты да юк иде. Сезнең урманны чыккач кына башланды ул. Иң элек кар ява башлады, аннан җил кузгалды. Күз ачкысыз буранга эләгербез дип кем уйлаган бит аны.

– Сыер да таккансыз икән. Җитмәсә, бер ялгызың. Син дөнья күргән кеше бит инде, Мөхәммәтсафа, кышкы көнгә ышанып буламыни…

– Мин үзем генә түгел, әнә үсеп җиткән улым бар. Ул булмаса, эшләр харап иде әле… – дип, мине мактап алды әти.

Рәхәт булып китте. Кемнән-кемнән, әтидән мактау сүзләре ишетү еш тәтеми бит ул. Заһидулла абзый дигән кеше белән сөйләшә-сөйләшә, алар алгарак үттеләр. Тавышлары тоныклана төшеп, ишетелер-ишетелмәс булды.

Бераздан әтинең үземне күтәреп алганын хәтерлим. Әмма күзләремне ачарга ирендем, җылы һәм рәхәт иде. Толыбым-нием белән мич башына кертеп салганнар үземне. Күземне ачканда, өйдә ут алганнар иде инде. Өлкәннәр җиделе лампа яктысында чәй эчеп утыра.

Башына – яшел бизәкле ак яулык, өстенә шундый ук ак алъяпкыч япкан апа уятты үземне.

– Улым, тор инде, төшәсеңме? Кайнар коймак белән чәй эчәрсең, – дип дәште ул миңа. Үз әнием тавышы дип торам, ул да шулай яратып, «улым» дип, тәмле ризыклар белән кызыктырып уята бит мине йокыдан. «Тор-тордан хәбәр килгән, торыгыз, улларым, торыгыз…» – ди-ди, такмаклап уята. Ә кайнар коймак минем иң яраткан ашым, «кайнар коймак» дисәләр, төн уртасында да сикереп торырга әзер мин.

– Рәхмәт, апа, – дидем тартынып кына. – Бераз гына ятыйм да төшәрмен.

– Кәнифә… Кәнифә, дим. Бала-чаганың бар рәхәте йокыда бит аның. Ятсын, ник уятасың, йокысы туйгач торыр әле, – диде Заһидулла абый, хатынына эндәшеп.

– Ярар, атасы, ярар. Коймакны җылы чакта ашасын, эченә җылы керер дип кенә әйткән идем. Ятып торсын алай булгач, – диде ак алъяпкычлы апа.

«Бу уянмады» дип уйладылармы, мине оныттылар.

– Базарга өлгермәдек инде, хәерлегә булсын, – дип көрсенеп алды шунда әти.

«Ничек өлгермәдек?! Без бит базарга дип чыккан кеше. Өчиледә түгелмени без?» дип кычкырып җибәрә яздым кинәт.

– Әти, без кайда, Өчиледә түгелмени? – дип сорарга җөрьәт иттем шулай да.

– Улым торган икән бит, – дип, башын күтәрде әти. Сизеп торам: кәефләре үзенең дә бик шәптән түгел.

Аның өчен Заһидулла абый җавап бирде:

– Базар булмагандыр бүген. Мондый буранда җүнле хуҗа этен дә урамга чыгармый бит. Аннан, Мөхәммәтсафа, соңгы араларда базары да бик бәләкәйләнде, ярлыланды аның. Әүвәл заманнарда урамнарга сыймый торган иде Өчиле базары, мал сатучылар әллә кайлардан килә торганнар иде. Хәзер алыйм дисәң, малы юк, сатыйм дисәң – алучысы. Бетеп бара базар.

– Ә прәннек… прәннек бармы соң, абый? – дип аваз салдым мич башыннан.

Әмма җавап бирүче булмады. Әллә ишетмәделәр…

– И-и Заһидулла абый, ул Өчиле базарын әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел иде бит, – дип уфтанып куйды әти. – Мин үзем әле колхозлашу башланганчы булган базарларны хәтерлим. Ни генә булмый торган иде ул чактагы базарларда. Булмаса, шул кош сөте генә булмагандыр.

– Ул чаклар белән чагыштырып буламыни, һәр кешенең бер һөнәре яисә шөгыле бар иде ул елларда, – дип өстәде Заһидулла абый.

Өйдә беразга тынлык урнашты. Мич каршында әвәрә килгән ак алъяпкычлы апа бүлде ул тынлыкны. Үзеннән тәмле пар бөркеп торган бер коштабак бәрәңге китереп утыртты ул өстәлгә.

– Менә бәрәңге дә өлгерде, җитешегез, – диде, һәм өстәл янына ничек тыйнак кына килгән булса, шундый ук иплелек белән китеп тә барды. Ир-ат сөхбәт кылып утырган өстәл янында тукталмады.

– Заһидулла абый, – дип, өй хуҗасына мут кына елмаеп, күзен кысып алды әти. – Минем чана башында бер чәкүшкә булырга тиеш, тамак чылатып алмыйбызмы?

– Анысы качмас, – диде Заһидулла абый. – Си- нең бит әле иң элек мал сатасың бар, Мөхәммәтсафа. Шуны хәл итик башта. Кәнифә, әнисе… карале, теге түбән очның Мөхәммәтҗан Газизҗаны, Кәти Газизҗанын әйтәм, сугымга мал эзли дип ишеткән идем, таптылар микән?

– Белмим шул, Заһидулла, – дигән җавап ишетелде. – Әнә Мирсәет кайтты бугай, капка шыгырдады. Бәлки, ул белә торгандыр. Кайчан карама шуларның Фазылҗаны белән бит ул. Бүген дә бергәләп тауда чаңгы шудылар.

Ялт кына ишегалдына чыгып керде Кәнифә апа.

– Әтисе, – диде, сүзен дәвам итеп. – Мирсәетне төшереп җибәрдем. Хәзер белеп менәр, боерган булса.

– Рәхмәт инде, Заһидулла абый, сезгә мәшәкать тудырдым бит әле, – диде әти, итагатьлелек күрсәтеп.

– Безнең Мирсәет үземә охшаган, җиңел аяклы, хәзер менеп җитәр, – диде Заһидулла абый, шаярган атлы итеп. – Синең бәхетең булса, Газизҗан үзе дә менәр әле. Малайларына атап ясаткан гармуны бар иде, аны да аласы бар.

Мирсәет дигән малайлары озак көттермәде, кайтып та керде. «Малай» дигәч тә, мин аны үзем кебек бер юеш борын дип уйлаган идем, ә ул буй җиткергән егет икән. Чандыр гына үзе, озынча. Бит алмалары, борын очлары кызарып тора, ә авызы ерык.

– Газизҗан абый хәзер менеп җитәм диде, – дип хәбәр салды малайлары. Аннан, карга манчылып юешләнеп беткән киез итек һәм йон оекларын мич башына куярга дип килгәч, мине күреп алды.

Иң элек, борынын җыерып, сүзсез генә үземне үчекләп алды.

– Мич башында бер бәләкәй малай да утыра икән бит әле, – диде, авызын ерып.

«Бәләкәй» дигән була. Нинди бәләкәй булыйм инде мин…

Янган мич каршысына барып, кул-аякларын җылытып торды ул бераз. Миңа карап елмайды һәм, күзен кысып, тагы бер кат мине үчекләп алды.

Бу юлы инде мин дә югалып калмадым, әти янда гына бит, бияләй кадәрле телемне чыгарып күрсәттем үзенә.

Бераздан өйгә, Фазылҗан атлы дәү малаен ияртеп, башын кыңгыр салып, әзмәвердәй дәү гәүдәле Газизҗан абый килеп керде. Тыйнак кына авыл өе кеше белән тулды, ул хәтта кысан булып китте.

Безнең әтинең белмәгән кешесе юк. Газизҗан атлы абзый белән дә күптәнге танышлардай күреште алар.

– Синмени әле бу, Мөхәммәтсафа?! – диде ул аңа, ике кулын сузып.

– Исәнме, Газизҗан абый? Саулармы?..

Хәл-әхвәл белештеләр беравык. Аннан Газизҗан абый дигәне безнең авыл кешеләрен сораштыра башлады. Дөнья кадәр икән таныш-белешләре. Туган-тумачалары да бар икән, берәвен җизни, икенчеләрен кода-кодагый дип искә алды. Миңа рәхәт, мич башыннан башны сузып, тик тыңлап утырам олылар сүзен.

Әтинең ни йомышлар белән килеп чыгуын ачыкладылар. Шундый күз ачкысыз буранда юлга чыгып, исән-аман килеп җитүебезгә гаҗәпләнде Газизҗан абзый. Сүз иярә сүз чыгып, сыерга да килеп җиттеләр һәм, шунда капылт кына өстәл артыннан торып, җилкәләренә туннарын салып, бер-бер артлы өчесе дә ишегалдына чыгып киттеләр.

Ак алъяпкычлы Кәнифә апа табын тирәсендә мәш килде. Ә теге ике малай – Мирсәет белән Фазылҗан – түрдәге шкаф каршына килеп, аның киштәләрендә торган гармуннар белән кайнаша башлады. Мине искә дә алмыйлар, әйтерсең мин бөтенләй юк.

– Менә бу гармунны әтигә Салих Сәйдәшев бүләк иткән, – диде Мирсәет бер горурлык белән.

«Мактанчык» дип уйлап куйдым үзалдыма. Сәйдәшевнең кем икәнлеген мин каян белим әле ул вакытта. Ә Фазылҗан белә икән.

– Кит аннан, – дип куйды, соклануын яшермичә. – Кая, тотып кына карыйм әле, малай. Салих Сәйдәш үзе бүләк иткән дисеңме?

– Теләсәң, мә, уйнап кара, – дип, гармунны дустына сузды Мирсәет.

Фазылҗанның бәхете эченә сыешмыйча, эчкерсез елмаю булып авызына, күзләренә бәреп чыкты. Теге яшел күн белән чигелгән гармунны кулына алды да елкылдап торган телләренә, бакаларына басып-басып тарткаларга кереште.

Мин аны кычкыртып кына карый торгандыр дип уйлаган идем, ә ул уйный да белә икән. Ничек кенә уйный икән әле. Читтән карап торсаң, үзен бер дә гармунчы димәссең…

– Мал хуҗасына охшый, диләр. Бу гармун үзе уйный икән, малай, – диде Фазылҗан, бәхетеннән авызын җыеп ала алмыйча.

Ул гармунны Мирсәет ни рәвешле ипле генә кулына ал- ган булса, шундый ук кадер белән кире урынына куйды.

– Монысы Вараксин, – диде, янәшәдә торган икенче гармунга күрсәтеп. – Әтигә аны Вараксин үзе бүләк иткән…

Гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, тел шартлатып, башын чайкап куйды Фазылҗан. Ихластан сокланып күзәтте ул бу гармунны да.

Ә Мирсәет һаман гармуннарын күрсәтә. Каян хәтерләп бетергән ул аларның исемнәрен. «Бусы – баян, монысы – ике рәтле хромка. Монысы – тальян…» Кайдан алынган һәм кем бүләге икәнлекләрен бәйнә-бәйнә сөйләп барды.

Иң соңыннан гына шкафларының аскы ишеген ачып җибәрде – анда да гармуннар икән, малай. Минем үз гомеремдә ул кадәр күп гармун күргәнем юк иде, безнең бөтен авылда булмагандыр андый хәл. «Болар, нәрсә, шултикле черегән байлар микәнни…» – дип уйлап куйдым. Алай дисәң, өйләре гади генә, әллә ни зур да түгел. Бу хәл минем башка сыймады. Мин ул гармуннарны санарга керешеп карадым. Унга тулды тулуын, әмма аннан ары санын бутаганмын.

Минем дә, идәнгә төшеп, шул шкаф янына барасым, гармуннарны тотып-тотып карыйсым килә иде. Җиз бакаларына, елкылдап торган көмеш телләренә басып карыйсым килде. Мин басканда да чыгар идеме икән алардан шундый ук матур тавыш?! Ләкин кыймадым, мин бит монда кунак кына. Аннары бит әле мине чакыручы да юк.

Мин, шул рәвешле теге малайларга кызыгып, алардан көнләшеп утырганда, шау-гөр килеп, күтәренке күңел белән өйгә әтиләр килеп керде. Өс-башларын чишенгән арада, миңа дәште әти:

– Төш, улым, күпме йокларга була, – дип, күтәреп идәнгә төшереп бастырды. – Сыерны саттык, буран да басылырга охшаган. Юллар уңды болай булгач, – дип, уч төпләрен бер-берсенә сыпырып куйды.

– Мөхәммәтсафа, – дип, әтине өстәл янына дәштеләр шунда. – Сыер сату, сыер алу көн дә булмый. Авыл кешесе өчен ул – бик зур эш. Бераз гына чеметеп алыйк, булмаса…

Бу – Заһидулла абый тавышы. Аның ипле, моңлы тавышын мин инде таный башлаган идем.

Газизҗан абый дигәннәре дә алыш-бирештән канәгать иде, күрәсең.

– Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, – дип әйтеп куйды ул көр тавышы белән. – Киләсе базарга барырга дип тора идем әле. Әйбәт булды бу сыер, әйбәт… Балалар ишле, бәрәңге белән генә торып булмый шул.

– Йә, Мөхәммәтсафа, чәкинең хуҗасы – син. Үзең үк ачып та җибәрәсеңме әллә? – диде хуҗа кеше.

Өйгә яңа пешкән итле аш исе таралды. Әтиләр, теге чәкүшкәне өстәл уртасына утыртып, кич буе шау-гөр килеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар.

Ак алъяпкычлы Кәнифә апа безгә аш-суны мич каршындагы сәкегә әзерләде. Мирсәет белән Фазылҗан ике яклап сәкедән аякларын асылындырып утырдылар, ә мин, аякларымны матур гына бөкләп, түргә менеп кунакладым. Тамак та ачкан, аш та тәмле иде. Ә иң мөһиме, мин бит, аларга тиң булып, ике олы малай белән бер табын артында утырам. Алар мине үртәмиләр дә инде хәзер.

– Мирсәет, улым, әллә бер матурның балдагын йә калфагын тартып җибәрәсеңме соң? Күңелле булып китте бит әле. Буран булса да, бәйрәм булсын инде, – дип, Заһидулла абый улына эндәште шунда.

Минем дә күңелгә шатлык тулды. Баядан бирле шул гармуннар турында хыялланып, сүз катарга кыймый утыра идем.

Мирсәет абый ялындырып тормады, кулына туры килгән беренче гармунны алды да, йоласын килештереп, иң элек бер-ике теленә, бакаларына баскалап алды. Аннан сыздырып уйнап җибәрде. «Шахта көе» булды бугай. Ул уйнап җибәргәч, җанга шундый рәхәт булып китте! Әтиләр дә онытылып тыңлый иде үзен. Фазылҗан булып, ул да, ачыла төшкән авызын йомарга онытып, бер почмакка текәлгән әнә. Күзләрен челт-мелт йомып ала, аңа да бик моңсу иде, ахры.

– Инде хәзер, Фазылҗан, сип уйна, улым, – диде Газизҗан абый, Мирсәет уйнап туктагач. Аның да үз малаеның гармунчы икәнлеген күрсәтеп, ул уйнаганда бер горурлык кичереп утырасы килгәндер…

Фазылҗан абый, үзенә күрә түгел, гармунның да әнә кыңгыраулысын, яшелен сайлап алды. Ишеткәнем бар, кыңгыраулы гармунда уйнау бермә-бер катлаулырак, диләр. Безнең авылда бит кыңгыраулы гармунда бер шәһәр Рәфәгате генә уйный белә. Ул да шул бию көе «Чабата»ны гына оста чыгара. Фазылҗан икеләнеп тә тор-мады әнә, шул гармунны алып тез өстенә куйды да, башын кыңгыр салып, «Баламишкин»ны сайратырга кереште.

«Баламишкин»ны ишеткәч тә, йөрәк җилкенеп куйды. Безнең авылда да җәйге кичләрдә су буйлары, бакча башлары тарафыннан еш ишетелә иде ул көй. Гармунга кушылып, бер-ике егет кычкырып җырлап та җибәрсә, яткан җиреңнән ничек сикереп торганыңны да сизми каласың. Фазылҗан да, әнә шул безнең авыл яшьләре кебек, юри кычкыртып, сузып-сузып уйный ул көйне. Үз улының уенына сокланып утырган Газизҗан абый да түзмәде, ирексездән кушылып җырлап җибәрде… Тора-бара Заһидулла абый белән минем әти дә кушылып киттеләр үзенә.

Сыздырыпмы-сыздыра Фазылҗан, гармунының кың-гыравы, тарткан саен аваз биреп, йөрәккә кагыла – йөрәкне җилкендерә. Фазылҗан абый уйный, әтиләр җырлый.

Мирсәет абый да әнә авызын бөреп кенә утырса да, җыр белән бергә талпына, онытылып җыр дулкынында тибрәнә. Ә аның әнисе, башындагы яулык чите белән авызын каплап, чаршау артыннан исе китеп карап тора.

Мин җырга кушылмадым. Хәтта урынымнан кымшанмадым. Берни булмагандай тик тыңлап кына утыра идем бит югыйсә. Ә күзләремә, тамак төбемә кайнар яшь тамчылары килеп буылган. Җырлый да алмыйм, көлә дә алмыйм. Җырлыйм диеп авызым ачсам, хәтта кымшансам да, күзләремә тулган шул кайнар тамчылар мөлдерәп тышка бәреп чыгачак…

– Мөхәммәтсафа, синең малай да уйнамый торгандыр ич? – дип сорап куйды шунда Заһидулла абый.

Миңа читен һәм уңайсыз булып китте. Үзем түзәр идем әле, әтием өчен уңайсыз иде. Ул ничек дип җавап бирер?.. Уйнау түгел, минем бит кулыма гармун да тотып караганым юк.

– Минем улым уйный белми әлегә, – диде әти, һич кенә дә уңайсызлану кичермичә. – Менә, Заһидулла абый, әллә үзенә бер-бер гармун алып биримме икән дип уйлап утыра идем бит әле.

«Ай, әти, шул мизгелдә минем ни турында хыялланганлыгымны кайдан белдең син?!» Кеше янында булмасак, үзеңне йөгереп барып кочып алган булыр идем.

Җыйнак гәүдәле, җиңел хәрәкәтле Заһидулла абый өстәл артыннан торып, минем янга килде шунда. Һәм, кулын биреп, сәке өстеннән төшерде. Үзенә әллә кайчан тартып, яктылыгы белән күзләремне, күзләремне генә түгел, бар җанымны җәлеп итеп торган шкаф янына җитәкләп алып килде мине. Аның урта шүрлегенә берсеннән-берсе матуррак булып бизәлгән өр-яңа өч гармун тезеп куйды.

– Ал, кайсын ошатасың – шунысы синеке, – диде.

Мин бер гармунга карыйм, бер әтигә күз төшереп алам. Чөнки сыер саткан акчага ни алырга җыенганнарын белә идем. Җиде балалы йортта гармун кайгысы түгел иде әле.

– Кыюрак бул, улым, тартынма, ошаганын сайлап ал. Акча бар бит менә, – диде әти, сер бирмичә.

– Акча малы түгеп, үзем ясаган гармуннар, – диде Заһидулла абый.

Барысы да матур, кайсын алырга белмәссең. Уртадагысына кулымны сузганмын.

– Ал, – диде Заһидулла абый, шул гармунны минем кулыма тоттырып. – Миннән бүләк булыр үзеңә. Зур булып үсәрсең һәм шул чакны яхшылык белән мине дә искә алырсың, ал.

Әтинең «юк-юк, сатып алабыз…» дигән ай-вайларына колак та салмады Заһидулла абый.

– Үзем ясаган гармун, малаеңа миннән бүләк булсын, – дип, бәхәсләргә урын калдырмаслык итеп бастырып куйды сүзен.

* * *

Шул еллардан соң күпме гомер узып, күпме сулар аккандыр. Үсеп буйга җиткәнче Кече Сонда башкача булырга туры килмәде миңа. Заһидулла абый дигәнебез мәшһүр композитор Заһид Яруллин булганлыгын мин ул чакта белмәгәнмен. Хәзер беләм. Әмма Заһидулла абый инде күптән башка дөньяда. Газизҗан абыйны да шул көннән соң күрергә язмаган булып чыкты. Әтине югалтканыма да байтак гомер. Заһидулла абый да юк, Газизҗан абый да… Минем әтием дә… Хәтта гармун да юк.

Ул гармунны тыңлата алмадым мин үземә. Әллә гармун миңа буйсынмады, әллә мин гармунга – әйтә алмыйм. Гармунчы чыкмады үземнән.

Әмма еллар үткән саен, гомеремнең иң истәлекле бер көне сыман хәтергә уелып калган, Өчиле базарына чыккан җирдән юл таба алмый адашып йөргән буранлы иртәне кайтып-кайтып сагынам. Шул чакта күпме хыялланып һәм омтылып та барып җитә алмаган, гомеремдә бер күрергә насыйп булмаган Өчиле базарын сагынам. Прәннекле төшләремне… Кече Сон авылындагы җылы мич башын. Әтине… Заһидулла абыйны… Газизҗан абыйны… Һәм ни өчендер күпме үҗәтләнеп тә өйрәнә алмаган, үземә буйсынырга теләмәгән, кире беткән шул гармунны сагынам.

Казан
Гыйнвар, 1999

Фәрештә канаты

(Балачак хатирәләреннән)

Еллар үткән саен, адәм баласы үзенең сабыйлык һәм үсмер елларына ешрак әйләнеп кайта торган була икән. Күрәсең, минем дә шул киртәгә якынлашып барган көннәремдер. Ялгызым калдыммы – уйланам. Бик еш, артык бик еш үзалдыма уйлана торган булып киттем кебек. Кайчак ни уйлаганымны да абайламый онытылып уйланам. Кемгәдер көлке тоелыр, ни уйлаганны белми уйлану буламы икәнни… Чын-чынлап шулай килеп чыга. Ә минем исә еларга да, көләргә дә белми утырган мәлем. Белмим, ялгызлыктандыр бу, бәлки… Нигә юрарга да өлгермисең, ул арада әллә каян гына өермә сыман пәйда булган хис-тойгылар уратып ала. Күз ачып йомган мизгелдә, күңелләрне җилкендерергә өлгергән шул ташкынга кушылып, бата-чума агып китәсе генә иде дә бит, өлгермисең, ул инде ташлап китеп тә бара. Колак төбендә шавы, күңелдә ул ташкынның юшкыны гына утырып кала.

«Юшкын» гына дидем… Түгел икән ләбаса, күңелнең, канатланып, еракта калган елларны сагынуы, эзләве һәм эзләгәнен табуы икән ич бу. Оясыннан егылып төшкән кош баласының югары карап өзгәләнеп-өзгәләнеп кычкыруына, чебен-черки эзләп очкан әнкәсен чакыруына тиң халәт. Берсен берсе этә-төртә баштан кичкән, баштан кичеп тә онытылган истәлекләргә, ерак балачак тыкрыкларында адашып калган вакыйгаларга җан керә шулчак. Ул татлы хатирәләрдән, белмим, кем һәм ни рәвешле аерып ала алыр иде икән үземне. Күпме вакыт һәм никадәрле ерак араларны кичеп, әйләнәм дә кайтам, әйләнәм дә кайтам…

Илленче елларда олы юл һәм таш калалардан ерак торган гади бер татар авылында узган балачакның сагынып искә алырлык, гыйбрәт итеп сөйләрлек мизгелләре байтак булган икән. Шуларның берсен үзегезгә сөйлим әле…

Кирмән суы җәен инеш кенә. Челлә көннәрендә суы кибәргә җиткән еллары да була. Яз башында авыл малайларын әнә шул инеш аръягындагы тау түбәсе магнит сыман үзенә тарта торган иде. Чөнки кышлар озын, очсыз-кырыйсыз. Кар күп. Ике ай тоташ чатнама суык, ике ай күз ачкысыз тоташ буран була торган иде. Көннәр язга авышып, кояш нурлары безнең авылга да туры карый башлагач, гөрләвекле ак кар астыннан беренче булып шул каршы як тау түбәсе арчыла иде. Тау түбәсендә түбәтәй кадәрле генә җир ачылса, без – язга, туфракка, агымсу һәм гөрләвекләргә сусаган биш-алты яшьлек малай-шалай – шул тау түбәсенә атлыгып тора идек. Тау, дидем, авылдан ары китмәгән сабый өчен тау булмый ни булсын. Без бит әле аңардан да биек җирләр булу ихтималын уйга да китереп карамаганыбыз ул чакта. Баксаң, тау дигәнебез гади бер калкулык кына булган канә дә.

Авылыбызның әнә шул иң биек тавы түбәсеннән ерак офыкларга карап хыялланган юеш борынлы чакларны искә төшерсәм, әле дә күзгә кайнар тамчылар килеп тыгыла. Телевизор юк, радио юк. Машина-фәләне дә, адашып килеп чыкса, җәйгә бер күренеп китә торган булгандыр бу авылда. Олы таш юлларга чыгып җитәрлек түгел, зур елгалар Нократ һәм Чулманның һәр икесенә ким дигәндә егермешәр чакрым ара. «Җәһәннәм чите» ди торган иде олылар. Бер карашка бу чынлап та шулай. Ә бүгенге күзлектән килсәң, җәһәннәм дигәнебез чын җәннәт булган икән. Ә үзебез ямаулы ыштанлы, иске бишмәтле генә булсак та, чын җәннәт кошларыдай бәхетле булганбыз. Чын-чынлап бәхетле дә идек…

Кардан яңа арчылган шул тау түбәсендә, узган елгы иске чирәм өстендә, өс-баш һәм аяк киемнәрен чишенеп атып, салкын гөрләвекләр өстендә куышып, су чәчрәтеп уйнап туймый торган идек. Суык тиюдән курку кая ул. Күрегез инде сез безне, авыл урамнарында һәм бакчаларда бил тиңентен кар ята, ә без менә тау башында язны каршылыйбыз, яланаяклап, кара җиргә басып уйнап йөрибез. Иртәгәсе көнне, аякларны чебиләтеп, төннәр буе йоклый алмый газап чигүләрне уйламыйбыз әле. Әниләрдән каз мае эзләтеп, чебиләгән аякка шул майларны сөрттерәсе төннәребез алда шул әле…

Ничектер беркөнне кичке эңгер-меңгергә кадәрле уйнаганбыз. Өйгә кайту турында уйлаган кеше юк. Кинәт ниндидер шау-гөрелте башлануы гына айнытып җибәргән үзебезне. Урман аланында, бүрегә килеп юлыккан сарык бәрәннәре кебек куркышып, бер-беребезгә елышканбыз. Ни эшләргә, бу шомлы авазны нәрсәгә юрарга, кемнән киңәш яисә ярдәм сорарга белми чарасыз калып торганбыз берара. Сулыш алырга да кыймый тынып калганбыз. Тавышның торган саен көчәя, якыная баруы гына айнытып җибәргән үзебезне. Авылның югарыгы тарафыннан, урман ягыннан килә иде ул шомлы тавыш. Шул тарафка текәлгәнбез.

– Нинди тавыш, ул нинди гарасат авазлары тагын? – дип, калтыранган тавыш белән сорап куйды шунда Барый исемле авылдашым.

– Ходаем, әллә ташу кузгаламы? Урман суы төшеп, ташу китсә – беттек. Авылга чыгып булмаячак, – диде арабыздан иң өлкәне Миңлегаяз.

Бозларны шатыр-шотыр ватып, күпер һәм басмаларны йомычка кебек кенә агызып киткән ташулар турында ишеткәнебез бар. Бу безгә тиз барып җитте. Уйнаган вакытта салып ташлаган өс-баш киемнәрен аннан-моннан эләктереп, һәммәбез берьюлы дәррәү торып, авылга, аргы якта торып калган авылыбызга чыгу юлы булган бердәнбер басмага таба йөгердек.

Тавыш, шау-шу аның саен көчәйгәннән-көчәя, күк күкрәгән авазлар чыгарып якынайганнан-якыная бара. Абыйдан калган итек кигәнгәдер, элдерепме-элдергән дусларымнан мин бераз калыша башладым. Ташу авазы якынайганнан-якыная бара. Ә мин калышам. Ул да түгел, аягым тирән карга батып, егылып китмимме шунда. Торып йөгерә башлыйм дисәм, бер сыңар итегем төшеп калган икән. Курку көчле булгангадыр, мин әле сыңар итек белән дә байтак кына йөгергәнмен. Ә итек бит абыйныкы. Абыем «кимә» дия торып кидем. Аның кисәтеп әйткән сүзләре колак төбемдә, кырыс карашы күз алдымда. Ә үзем һаман да йөгерәм. Башкалардан калышасы килми… Итекне дә калдырып булмый. Икеләнүдән ни эшләргә белмим, үз эчемдә үзем бәргәләнәм. Әле алга омтылам, әле кире артка борылам. Итек кадерле булгангадыр инде, кире борылганмын һәм аны байтак кына тирән җепшек кар астыннан эзләп маташтым… Тапкач та тартып алу җиңел булмагандыр. Тартып чыгаргач инде аякка киеп маташу турында уйлаган юк, кулга тотып торып йөгергәнмен.

Малайлардан инде җилләр искән. Алар басманы исән-аман үтеп, авыл тыкрыгына кереп югалганнар. Мин исә йөгереп килгән шәпкә туктап калырга мәҗбүр идем. Инде килеп җиттем, басмага менәсем генә калды дип килгәндә, әллә кай арада, күбекләр чыгарып, юлында очраган бар нәрсәне үзенә йолып барган дулкыннар инеш аша салынган тактаны казыклары-ныгытмалары белән бергә күз ачып йомганчы йолкып кына алды һәм агызып алып та китте. Тораташ булып аргы якта бер ялгызым торып калдым. Бозлар өстенә боз менеп, шаулап ага ташу. Шул рәвешле урманнан агып төшкән суның җигелгән ат һәм сыерларны агызып киткәнен, авылны туйдырып торган бердәнбер тегермәнне җимереп, аның ташларын кузгатканын ишеткәнем булганга, теләр-теләмәс кенә чигенергә мәҗбүр булдым. Ярларны кыйнап, калын бозларны актарып-кубарып аккан ташкын каршында үземнең бәләкәй һәм көчсез икәнлегемне тойдым шул чакта. Үз куркаклыгыңны тану җиңел эш түгел, шулай да нык кына курыкканмын – күзләремне уч төпләрем белән каплап, байтак кына өнсез калып торуымны хәтерлим… Авылга чыгу юк, болай булгач. Караңгы да төшеп килә. Мине уйлаучы да юктыр инде. Иптәш малайларым, өйләренә кайтып, җылы мич каршында аяк чолгауларын киптерә торгандыр. Кайнар бәрәңге ашый, җылы чәй эчә торганнардыр…

Ул чактагы кичерешләремне сүзләр белән генә сөйләп бетерерлекме?.. Мин үземне туып үскән авылымнан, әти-әнидән, туганнарымнан мәңге аерылгандай итеп тойдым. Әмма, ни хикмәт, еламаганмын. Елау дигән нәрсә, ни сәбәпледер, уйга да кереп карамаган…

Шаулап-ургып аккан ташу читендә, белмим, күпме торганмындыр шулай. Үземне мин якты дөнья белән хушлашырга җыенгандай хис иткәнмен. Кая барыйм, кемне ярдәмгә чакырыйм – һич белгән юк. Чакырсам да мине кем ишетсен. Бу дөнья бит минем өчен бик кечкенә булган әле ул чакларда, туган авылымнан башланып, туган авыл белән тәмамланадыр кебек то-елган.

Караңгы төшеп килгән бер мәлдә аргы яктан әнием тавышын ишеткәндәй булдым. Чынлап та, су буена алып төшә торган тыкрыктан, абына-сөртенә йөгереп, әни төшеп килә иде. Аның бер алдына чыгып, бер артында калып, күрше малае Миңлегаяз йөгеренә.

– Улым, су янына килмә, – дип кычкырды әнием иң элек. Аның тавышы ничектер калтырап чыкты. Минем өчен борчылудан булгандыр ул, әлбәттә. Һәм бераздан өстәп куйды: – Курыкма, яме, улым, хәзер әтиең төшәр, коткарыр, алып чыгар үзеңне.

– Ә мин курыкмыйм, – дидем, әнине күрү шатлыгыннан батыраеп. Шул гомер абыемның сыңар итеге култык астымда булган икән. Артык исем китмәгәнлекне күрсәтүем, янәсе, җепшек кар өстенә җәелеп утырдым да, ашыкмый-кабаланмый, ипләп кенә киеп куйдым үзен. Аннан, җәһәт кенә сикереп торып, ургып аккан ташуга таба бер-ике адым якынлаша төштем.

– Тукта, кая киләсең, агызып китә бит! – дип кычкырды әни.

Туктамый хәлем юк, әни кушкач, туктадым, кая барасың.

– Агызмый, ташуга бирешәмме соң, – дип әтәчләнергә дә җөрьәт иткәнмен тагы.

Әни белән Миңлегаяз аргы як яр читенә үк төшеп тукталып калдылар. Тыкрыктан тагы кемнәрнеңдер төшеп килгәнлеген абайладым. Эңгер-меңгер булгангадыр, мин әле аларны танып та бетермәгән идем.

Анда күрше-күлән ир-атлары белән әти булган икән. Үзара нидер киңәшеп алгач, әти миңа ераккарак китәргә кушты. Мин теләр-теләмәс кенә килештем, чигенергә мәҗбүр булдым.

– Мин курыкмыйм, әллә боздан бозга сикереп кенә чыгыйммы соң, әти, – дип кыюланып киттем шунда.

– Телеңә салынма, аягыңны атлыйсы булма! – дигән коры тавыш яңгырады аргы тарафтан. Тыңламый кара, буйсынмый кара… Тагын әти тавышы: – Хәзер, дилбегә ыргытканны көт…

Дилбегәне ыргыттылар ыргытуын, әмма ул миңа килеп җитмәде, ургып аккан су читенә барып төште. Икенче очыннан тартып алып, аны тагы ыргыттылар, шул ук хәл кабатланды.

– Булмый, бер дилбегә генә җитми, икене ялгарга кирәк, диделәр…

Дилбегә артыннан кемдер авылга таба йөгерде.

– Пожарныйдан озын баскыч алып төшәргәме әллә? – дип киңәш-табыш иттеләр бераздан.

Бу тәкъдим дә хуплау тапты кебек, ике абзый баскыч эзләп менеп китте. Бер минем өчен күпме кешенең арлы-бирле йөгергәнен күрү, шуны тою кыюлык һәм гайрәт өстәп җибәргән үземә. Мине кайгыртып, мине коткарырга теләп шултиклем кешенең аякка күтәрелүен тагы кайчан күрер идең әле.

– Әллә тәвәккәлләп карыйммы соң? – дип, аваз бирергә өлгергәнмен. Һәм тагы ташу читенәрәк якынлашканмын. Әти-әни каршында үсенеп егетләнү булгандыр инде бу үзенә күрә.

– Улы-ым!.. – дип, җан авазы белән кычкырды шунда әнием. Әти исә сүз кузгатып тормады, кәҗә башы кадәрле йодрыгын болгап кына алды.

Тагы бер мәлгә тынычланып калдым. Каршы якта үз һәм таныш кешеләр булгач, куркуның әсәре дә калмаган иде инде. Ике арада котырып аккан язгы ташу булуга да карамастан, мин ялгыз түгел идем инде.

Дилбегә яр буена алданрак төште. Әмма аны ыргытырга ашыкмадылар, кем инде үз баласын күрәләтә котырынып аккан язгы бозлар арасына өстерәп кертсен. Моңарга бигрәк тә әни каршы торды булса кирәк. Пожарныйга баскыч эзләп китүчеләр дә озак көттермәде, иләмсез озын баскыч һәм багорлар күтәреп, тирләп-пешеп, алары да төшеп җитте.

Ир-ат, зур эш башкаргандай берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, киңәш-табыш итәргә кереште.

– Аргы якка җитәргә тиеш бу.

– Җитүен җитәр дә, малайның башы әйләнеп, ташуга барып төшсә?

– Төшмәс, алай син уйлаганча ук җебегән түгел инде ул.

– Дилбегәне дә сузыйк, үзен әйбәтләп бәйләр дә баскыч өстеннән шуышып чыгар.

– Дөрес әйтәсең, әйдә шулай итик. Вакытны сузып маташмыйк…

Ниһаять, бер фикергә килеп, өч-дүрт ир-ат, ашыкмыйча, ипләп кенә баскычны ташу өстеннән миңа таба суздылар. Баскыч озын иде, аның бер очы җәелеп аккан ташу аша минем тарафка ук чыгып җитте. Аргы тарафын яр читенә үк китереп терәргә мәҗбүр булдылар. Аны бары тик дилбегә һәм багорлар ярдәмендә генә тотып торырга ният кылдылар, юкса кеше-фәлән төшсә, чагыштырмача югарыдарак булган яр җимерелергә дә күп сорамас. Язгы ташуның холкын белгән юк.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 октября 2022
Дата написания:
2018
Объем:
731 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03670-2
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают