Читать книгу: «Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке)», страница 3

Шрифт:

«Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк…»

 
Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк…
Иделдән диңгез ягына килдең ник? —
 
 
Кайсы кәрванның нык, чыдам дөясе
Илтте иңендә бай җаның дөньясын?
 
 
Атаклы чал Хәзәрдә бит чылатып,
Еладыңмы аннан, комына ятып?
 
 
Җир маеннан чыраг кабызган шәһәр
Яшьлегеңә булдымы калым-мәһәр?
 
 
Уен идеме, туеңмы ул кичләр?
Гомереңне яктырткан айлы хисләр…
 
 
Азак сагынгансың, бәлки, кәрваннар
Алырга сине – илеңнән барганнар.
 
 
Ни белән ул баеган яшь җаның тик? —
Таумы анда? Кәрванчыга авыр бик…
 
 
– Кайта, – дисең, – төрки шигырь гөлләре,
Гел чәчәктә, мәңге тере үзләре.
 
 
Шул гөлләрнең исе тансык Иделгә:
Мең-мең еллар яшәсеннәр илемдә!
 
 
…Сәяхәт… йә сәясәтме? Риваять —
Җаныңның бер сәфәреннән хикәят.
 
 
Хыялың бит гел Ай тулган чакларда
Шунда дәшә – сүнмәгән учакларга.
 

Бөекләргә касыйдә

 
Низами! Кыпчак кызы, дип,
Аппак, дип янган даһи!
Фарсыча язган кулың тик,
Рухың төрки, валлаһи!
 
 
Фөзүли! Көчең Ходайдан,
Юк газәлдә тиңдәшең! —
Сөйгәнсең тигез – сөрткәнсең
Шигырьдә яр, ил яшен.
 
 
Нәсими! Төрки пәйгамбәр!
Син – пирем, хәким-шагыйрь.
Мин дә «Аллага тиң»ме әллә?
Бармы көч миндә, сабыр?
 
 
Вагыйф! Аһ, ялкынлы йөрәк,
Яр данлауда остазым!
Әйт миңа: «шаһ кызы» күңелен
Яуларга бармы сазым!
 
 
Видади, Закир гел бергә,
Гаҗәеп мошаирә:
Төркиләр күңеле күктәдер? —
«Торналар» белән бергә?
 
 
…Остазлар! Рухыгызга кагылып,
Уятсам ялгыш – гафу!
Нишлим: ярым сезгә гашыйк,
Тетрәткән җанын Баку…
 
 
Ул илһам бирмәсә, бүген
Ничек тасвирлар идем
Мең еллар сезне яндырган
Төрки «дилбәр» нең миңен?!
 
 
Шигырегездән түгел бугай,
Сөюдән сезнең көнлим;
Юкса шашкын хисле Гаташ —
Сезләргә, бәлки, тиң мин?!
 

«Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле…»

 
Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле,
Озакламый аннан ислам да килде.
Моңа мең ел! Күңелләрдә – бер илаһ!
Язмышыңны синең язган ул инде.
 
 
Дин тойгысын алганмын каумем аша,
Ә нигә мәҗүси уйлар бу башта? —
Сине уйлап багам, юллар салам мин,
Уем – тарих, Болгарларга тоташа.
 
 
Эзлим Ибне Фазлан узган юлларны,
Изге байракны ил кабул кылганны…
Яшел төсе күзләреңнең шуннандыр,
Күзаллыйм мин ялкын чәчле син-ярны!
 
 
Күрәм: яңа дин өчен вәкилләргә
Бүләк Кыз – син, китәсе ят илләргә. —
Шул кол ярның мин – гашыйк үз корбаны,
Акыл җуеп, кермәдемме телләргә?!
 
 
…Югалтканмын сине мең еллар элек,
Юлга чыксам, бүген каян эзләргә?!
 

«Тагын шул як дәшсә сине, ни әйтим?..»

 
Тагын шул як дәшсә сине, ни әйтим?
Ерактан яр эзләүчегә дөнья киң!
Тагын Каспий дулкын какса җаныңда,
«Язмыш» димме? Үзең теләгән ләкин…
 
 
Тагын бер шигый баласы уеңда,
Баку баглары җанлана җырыңда:
Адашканмы йөрәге, бер илчеме? —
Болгар кызы азәрләр кәрванында.
 
 
Тагын Кафтауга чакырса язмышың,
Җәй авышкан, табылырмы язың соң?!
Бөек Ефәк юлы, Чин, Әфган иле… —
Тәкъдирең хыялга кайсын язды соң?!
 
 
Тагын Туран җиле, гөлләр… Дөнья киң!
Сөнни ярың – мин калсам монда ятим?
Бакуга бакый мәхәббәт иясе,
«Бәхетле бул» димме? Әллә «Китмә!» дим?!
 
 
Тагын шул ил дәшсә, сиңа ни әйтим?!
 

«Миннән соң да аязыр йә болыт торыр…»

 
Миннән соң да аязыр йә болыт торыр,
Яшь шат аваз моңсу өнем оныттырыр, —
 
 
Һәм битараф бу Казансу ярларында
Минем яшьне түкмәс мәҗнүн таллары да…
 
 
Сөембикә аглавының кайтавазы —
Ерак тарих! Ил кызлары милли язны
 
 
Бәйрәм итәр… Шул көннәргә карап, ерак
Киләчәккә дәшсәм әгәр, ярлык сорап,
 
 
Камил чорның бәхет җыры-чыңнарында
Табылырмы урын минем моңнарыма?
 
 
Галәм чиксез, барсын күреп ул аргандыр:
Вакыт-комны күп гомерләр сугаргандыр…
 
 
Гашыйк җаны, ир акылы – һәр бөртектә.
Комнар күчә… вакыт ага… Сөю үтә…
 
 
Әмма бүген янып, рухым күккә ашса,
Илаһи юл күрсәтүче син ләбаса!
 
 
Тугры калсаң уртак ялкын-шигырьләргә,
Мин ышанмам җирдә хәтта үлемнәргә.
 
 
…Бүген, бәлки, моңсумындыр – шигем барга?..
 

«Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?..»

 
Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?
Ә мин – шуннан үзем бер киткән бала…
 
 
«Яшь Адәм чакларым» белгән урыннар
Сине үз итеп, сәламләп тордылар.
 
 
Уйчан идең зиратта – тау башында,
Сәгыйть Рәми каберташы каршында
 
 
Остазның рухын яд итте йөрәкләр,
Күңелдә иде мөкатдәс теләкләр…
 
 
Сораштың гел Тукай булган җирләрне,
Бабич таланты балкыган көннәрне…
 
 
Ә мәчетләр ишегеннән кергәндә,
Яулык белән чәчеңне өреткәндә,
 
 
Күккә аштык бергә – Ходай катына, —
Ә җирдә Салават аты чакыра…
 
 
Яңгыр яуды һаман – сизмичә йөрдек,
Иң-иң ихлас тойгыларга төрендек.
 
 
И сөендем: син – мин үскән якларда,
Кайтырбыз күк Хыял – бөре чакларга.
 
 
Биек Бакча, дидең, бу – гүзәл кала;
Сөен, «Хауам»! «Оҗмах» та эзләр кала.
 

«Ян әле син! Дөньяга без…»

 
Ян әле син! Дөньяга без
Янар өчен яралган.
Яз! Рух каләмең Хактан бит —
Язар өчен җан алган!
 
 
– Бар да булыр, вакыт килер,
Ашыктырма, Гаташым!..
 
 
– Ашыкмыйча ни хәл итим,
Гомер уза, җанашым…
 
 
Көл әле! Синдәйләр җирне
Ямьләр өчен яралган:
Бәлки, Кояшның үзеннән
Кыз күкрәге җан алган?!
 
 
– Күңел-касәм тулы сагыш,
Онытылсын, Гаташым…
 
 
– Яшьлекнең һәр халәте – җыр,
Кадерен бел, җанашым!
…Бак күккә! Юккамы Кеше
Йолдызга тиң яралган?
Бәлки, шунда кайтасы бар, —
Без бурычка җан алган!
 
 
– Җиргә инде күп кат килеп
Киткәнмендер, Гаташым!
 
 
– Соң тапкыр Күккә ашканда
Бергә булыйк, җанашым!
 

«Иске саутыңда, тән, яңа шәрабмы?..»

 
Иске саутыңда, тән, яңа шәрабмы? —
Сәрхуш җаным мәңгелектә корабмы?
 
 
Гомер җәе узган ирнең «азганы»,
Бәлки, бу хис? Әллә «Хакның язганы»?
 
 
Әллә табигатьтән соңгы мәрхәмәт —
Синең сөю – канда яңа хәрәкәт?!
 
 
Гади генә бер җир кызы сагышы
Йолдызларга илтәчәк нур-балкышмы?
 
 
Сайлап менә нәкъ минем рух-хисемне,
Юнәлтәсең нигә шунда син мине?
 
 
Гөнаһларым күп – моны белә халык,
Биеклеккә нигә минем җан лаек?
 
 
Пәйгамбәр дә, тик үлеп, аша күккә…
Гашыйкны ни илтә үлемсезлеккә?
 
 
Бөек Хыял һәм Ышаныч канаты
Биреп, мине яшәрттеме ярату?!
 
 
Иске саутыңда, тән, яшь җан шәрабым
Чайпалсын тик… Мәңгелектә корабым!
 

«Сүзләр гүя йөгерек су – җырлап акты!..»

 
Сүзләр гүя йөгерек су – җырлап акты!
Хисләр – үтә күренмәле, моң – якты!
Төшлегеңнән соң, гомер, бу нинди нур? —
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы?..
 
 
Күңелнең җәе авышкан – бу хакмы?
Әмма Кояш ник кыздыра бу чаклы?
Болай да утларда янам – түзмәсәм
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы?..
 
 
Йолдызыннан чакыру, өнме? – Гаташны
Галәм-күк юлына нинди көч атты?!
Беләм, үлем юк анда – тик тетрәнү
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы…
 
 
Җаннарыбыз бүген сер – табышмакмы? —
Көтәбезме биектә кавышмакны?
Әле сагыну, шашу, сынау сәгате
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы…
 
 
Әле һәр көн, һәр мизгел җанга шакый:
Кыйммәт булачак, ди, Сөю, җыр хакы. —
Гомер белән түләнсә дә, йолдызым,
Балкыт юлны – килсен илаһи якты! —
 
 
Озак еллар, соңгы җырыма чаклы…
 

Олыгайгач, бер дога

 
Илаһым! Бу җанымны үзең
Тугры юлга салса идең! —
Ул юл – шул: йолдызымнан гел
Аерылмыйча янса идем!
 
 
Хаҗда, Кәгъбә ташын үбеп,
Ләйлә өчен ауруын —
Сөюен мәңгелек ит, дип,
Мәҗнүннең ялваруын
Исеңә төшерәм… Минем хәл
Шуңа тиң, Тәңрем, бүген.
Сәҗдәгә егылсам, хисем
Әллә ул изге түгел?
 
 
Әүвәл без – Син яраткан җан,
Аннан соң – сөю колы…
Мәхәббәткә юл уза тик
Бөек әмерең аркылы…
 
 
Кичер дә уем, ярлыка
Гөнаһлы гашыйк җанын.
Ялвара сиңа… Һәм ярына —
Догасы ихлас аның!
 
 
Илаһым! Һәр дөньяңда җан
Ак юлыңда калса иде,
Иманлы яшәп, пакь сөеп,
Ахыргача янса иде! —
 
 
Тугры юлдан барса иде!
 

«Җырлар җыры» н укыгач

 
«Иерусалим кызлары, сез
Ишетәсезме, ялварам
Иртән – ак күңелем белән
Һәм яшь җәйраннар исменнән
Ялварам таңда, янам:
 
 
– Уятмагыз сөйгәнемне,
Ул арган, йокласачы…
Уятмагыз мәхәббәтне,
Ул үзе уянганчы…»
 
 
Бу – «җырлар җыры» Тәүраттан…
Ерак халыклар таушы
Ник шулай якын тоела? —
Чынлыгы, беләм, ачы…
– Уятма, – дисең бит син дә, —
Тимә арган хисләремә! —
Шуңа шагыйрьнең аһы…
 
 
Тик хәтерлим үз җырыңны:
– Кем, ышанып җаныма,
Серенада-гимн белән
Нур сузар хыялыма —
Яктыртыр кем дөньямны? Кем
Кушылыр җан җырыма?!
 
 
Уятырга телим сине,
Үз вакытын көткән җанны —
Татар кызын – бөре хисен,
Гүяки шигъри таңны…
 
 
Милләт кызлары, ишетегез,
Иртән сезгә ялварам:
– Уятыгыз Мәхәббәтне!
Бөек җыр көчен, Моң, Дәртне
Алган ул кыз Алладан:
Балкысын халкым күгендә,
Уятыгыз! – мин янам,
Уятыгыз! – ялварам…
 

Сәгыйть Рәмигә тәкълид

 
Азат булмадым шул – булмам гомергә:
Язган миңа гүзәл коллык күрергә.
 
 
Изге санап шуны, горур мин яшим.
Күңелемне тутырган яшерен яшем! —
 
 
Кимеми гамь кайнаган савытымда,
Илаһи бу бер халәт хәятымда.
 
 
Хисләр язмыштан узыйк дип шашса да,
Бу бәхетне алмашмам мин башкага.
 
 
Яраткан Хак мине шулай – бар иткән:
Шәрык-гаребкә бер (!) гыйбрәт яр иткән.
 
 
Ашыкмыймын касә төбен күрергә:
Азат түгел, гашыйк булыйм гомергә!
 

Уфадан сиңа хат

 
Анда ни сөйли фонтаннар?
Монда никтер сүзсез алар…
Уфада…
Синсез – хатирәләр өнсез,
Бар табигать гүя телсез…
Уф, Алла!
 
 
Анда ни сөйли фонтаннар? —
Гаташтай шаулыймы алар
Казанда?
Ә монда кырыс көз йөзе,
Яфрак күмә безнең эзне
Һаман да.
 
 
Анда ни сөйли фонтаннар?
Каршыңа атыламы алар —
Узганда?
…Йолдызың шул ук – биектә:
Күзләрем монда да күктә —
Чулпанда!
 
 
Анда ни сөйли фонтаннар?
Бәлки, арып, йоклый алар?
Уф, Аллам…
Салкын бу юлы Матурлык,
Синсез башкача кайту юк
Уфама!
 

«Ни китәрде Әфганда синең һушны?!.»

 
Ни китәрде Әфганда синең һушны?!
Һират гөле йә биек Һиндикушмы?
 
 
Азәрдә соң, төрки күзләр карагач,
Арагызга кердеме ут-Карабах?
 
 
Һәм Азия – Термез, Карши капкасын,
Таулар белән хушлашып, бер япкач син,
 
 
Күпме ерак китсәң дә дисең, алар
Озата килә… гел күренә шул таулар.
 
 
…Күңел языңда таулар күп булганга,
Сәяхәткә дәштем Идел, Чулманга…
 
 
Тик моңыңнан гүя туфан ташты да,
Мин дә тау (!) салдым аягың астына…
 
 
Карадык икәү кыядан дөньяга…
Туктаган, килеп, хыяллар – Уфага!
 
 
Биеклекләр, мөгаен, язмышыңда,
Иркен сулый тауларда җаның шуңа…
 
 
Онытма: елады монда Гаташың,
Агыйделнең кочып изге ак ташын…
 

«Әкияттәге өч патша кызы, гүя…»

 
Әкияттәге өч патша кызы, гүя
Утыра идегез тәрәз янында,
«Шәмдәлләрдә утлар» яндымы ул кич,
Әллә ялкын иде гашыйк җанымда?
 
 
Матурлыкның таҗлы өч кызы, гүя
Татар өметенең өч ак нуры Сез, —
Моң-бәхетегез булсын халкыма тоташ, —
Җаныгыз ил гаменнән аерылгысыз!
 
 
Өч карашны тоям, өч холык-фигыль,
Фал китабымда – өч язмыш иясен…
Синең туган көнең бу, йолдызым! Тик
Өчегезгә дә килә баш иясем!
 
 
Әкиятләрдән мирас гүя бүгенгә —
Өч алтын алма сез хыял бакчамда.
Мин җаваплы сезнең өчен: сакта мин,
Бирмәм ятларга, кем капка какса да…
 
 
Өчегезгә атап язган җырым, яр!
Ошар микән ул апаңа, сеңлеңә? —
Алларына хистән мин энҗе чәчтем,
Юл күрсәтер, бәлки, алар күңелеңә?
 
 
Сезгә бу җыр – Сиңа, Апаң, Сеңлеңә…
 

«Сәламнәрем сезгә – өч кыз туганга!..»

 
Сәламнәрем сезгә – өч кыз туганга!
Сандугач чакырып, таңнар туганда,
Кайсыгыз йокысыз моңая анда?
Кайсыгыз тәрәзә ачкан дөньяга? —
Сәламнәрем сезгә – өч кыз туганга!
 
 
Сандугач уяткан таң сызылганда
Яз сулышын тоясыздыр дөньяда.
Бакчагызда нинди яктылык анда? —
Туй күлмәге киеп, алмагачлар да
Тәрәзәгезгә киләме таңнарда?
 
 
Кайсыгыз йокысыз моңая анда?
Яшьлек күзләре язларда уяу ла.
Күзләрдән күчә җаннарга сорау да,
Җавабы табылыр, бәлки, бу айда —
Гөлгә охшап, җан ачылган язларда.
 
 
Кайсыгыз тәрәзә ачты дөньяга?
Керә матурлык – гүяки нур ага.
Миндә дә, ниһаять, илһам уяна! —
Чакыру авазы ишетәм юлларда,
Миндә дә бит бар тәрәзә дөньяга!
 
 
Бу – рәхмәтем минем өч кыз туганга,
Юлым беркөнне сезгә тап булганга.
Шул бәхеттән исереп айнымаганга,
Гаташ тагын гашыйк булды дөньяга,
Ә хисләре сезгә – өч кыз туганга!
 

«Ниндидер төпсез коеда калганмы…»

 
Ниндидер төпсез коеда калганмы
Яшьлек ядкярең – бәһасез балдагың?
Төштең, эзләп, нинди уй чоңгылына,
Алып чыгыйм сине, кереп анда мин?
 
 
Табылырмы җуйган балдагың кабат?
Йөзеңә көләч яз нуры кайтырмы?
Яшерен сереңә – күңелеңә тимичә,
Яратырга телимен син матурны.
 
 
Оныттырыйм – дәва булыйм яраңа,
Гашыйк җыры биеккә дәшсен сине.
Әйт, ничегрәк коткарыйм уй-упкыннан,
Кайтарыйм синең шат, гамьсез хисеңне?
 
 
Ниндидер тирән коеда калган күк
Әллә күңелең синең, әллә балдагың —
Табармынмы? Бүген мин ул упкында
Аздан гына үзем торып калмадым.
 
 
Яшьлегем яктысын күрдем анда мин!
 

«Яшь яр, миңа нигә ишегең бикле?..»

 
Яшь яр, миңа нигә ишегең бикле?
Ачылмасмы – көтсәм дә таңга тикле?
Әллә бәхетемнең киче дә җиттеме?
Күңел көнем әллә үтеп тә китте?
 
 
Яшьлекнеңме ишеге җанга бикле?
Ялынырга, бәлки? Кайчанга тикле?
…Хисләр язы, ул син идең түгелме? —
Җәем үтеп, әллә көзләр дә җитте?
 
 
Яшәүгә дә ишек бер булыр бикле:
Сиздермичә куярлар авыр бикне.
Бәхет хисең җуйсаң, гомер дә үтәр,
Бәхет – нәкъ синең сөю… ник тиз бетте?
 
 
Ишегең, дөнья, китсәк без, гел бикле:
Ачылмас ул мәхшәр көненә тикле.
Җанына кертми елатсын бүген яр, —
Яшәү – бәхет! Үкенеч: гомер чикле.
 
 
Әйтче син, яр! Ни фал: ишегең бикле?!
 

«Гаебем синең алда зур: чал чәчем…»

 
Гаебем синең алда зур: чал чәчем —
Сөеп шактый яшәдем җирдә, яшим…
«Мәхәббәт җәмал3 сорамый» дигәннәр,
Сорамыйдыр шулай ук йөрәк яшен?!
 
 
Сагышлымын ләкин: җанның бар моңы —
Табигый, бик татлы ул – яшь яр моңы!
Гаебем синең алда шул: олыгаю…
Кайсы урманга озатыйм «аю» ны?
 
 
Көләдер күк миннән Җир, күрәдер күк:
– Тиңме сиңа яшь йолдыз? – диядер күк…
Яшәргә ашкынган, сөяргә ашыккан
Гомер инде «ялгыш» ын сизәдер күк…
 
 
Гаебем шул: яшь матурны күргәнмен,
Чал башны игәнмен аңа – сөйгәнмен…
Бәс, иелә, хәтта тезләнә алгач,
Каткан карт агач та түгел икәнмен!
 
 
Әллә җанны юкка кыйныйм микән мин?!
 

«Ник шулкадәр уйлыйм мин синең хакта?..»

 
Ник шулкадәр уйлыйм мин синең хакта?
Уйларымнан исереп, елыйм хәтта!
Җаннан таша моңнар, җырлар агыла,
Иң бәхетле Җирдә миндер шул чакта!
 
 
Мин шулкадәр еш уйлыйм синең хакта!
Ходайдан, дим, син бүләктер хәятка.
Мондый бәхеткә ни өчен лаек мин? —
Гашыйкларга вәзир дә түгел хәтта…
 
 
Мин шулкадәр саф уйлыйм синең хакта! —
Шул сафлыкны дөньяда тоям хәтта.
Тик матурлык күрәм аның эчендә:
Карасы бардыр – табынам тик акка!
 
 
Мин шулкадәр уйлыймын синең хакта —
Килерсең күк син дә минем халәткә…
Шул халәт өчен мин үләргә риза, – тик
Мәңге яшәргә телим синең хакка!
 
 
Йә, үзең соң ни әйтерсең бу хакта?!
 

«Кайт тагын да шигыремә май кичендә!..»

 
Кайт тагын да шигыремә май кичендә!
Вагыйф4 ны яттан сөйләвең исемдә,
«Күпләрне оныттым бугай» дисең дә
Яшисең син төрки моңнар өчен дә…
Кайт яңа шигыремә май кичендә!
 
 
Сагынып сине, лаләләр күз ача,
Казанда нәркисләр хәлеңне сораша.
Яшел яз! Йөрәкләр серләшә очрашса
(Карт күңел гөле дә үрелә Кояшка?),
Кайт: сине сагынган гөлләр күз ача…
 
 
Булса да уеңда диңгез, фонтаннар…
Ак шомыртлар – илдә, түгел анарлар.
Саф татарча яңгырап, аһәңсазлар,
Гашыйк җырын сиңа җиткерсен алар, —
Ә Казанда сагыну хисен – фонтаннар.
 
 
Килде чәчәк ату вакты кешегә! —
Суытса да кинәт, күңел төшермә,
Кырау төшермә тик бәхет хисеңә!
Җилгә әйт, кагылса ут-чәчеңә,
Исен китерсен сагынган кешеңә!
 
 
Кайт Казанга – шигыремә! – май кичендә,
Вагыйфка гашыйк итәрсең мине дә,
Йөрик шигъри лаләләр, моң эчендә,
Тугры булып төрки дөнья хисенә
Казанымда – гаҗәеп май кичендә!
 

«Гүя айнып китте җырым…»

 
Гүя айнып китте җырым:
Кем әле илһамчысы?
Багышланды кемгә – җанда
Яшемнең соң тамчысы?
Тәкәббер салкын ярнымы ул
Аңлар дип җан ышанган?
Сәгыйть Рәми «Җәмилә»се…
Шәүләсенә охшаган
Гүзәл тән…
Шуңамы, озак
Табынганмын, бакканмын?
Күккә ашып, илһам көтеп,
Гакылымнанмы шашканмын?
Тәңрем, ярамыйдыр ул – кызга,
Илаһ санап, баш ию?
Потка табыну – бер гөнаһ,
Бөек языктыр Сөю!
Шул юлга багышланган җан, —
Рух түгел, хис ялчысы
Түгелме мин? Бәлки, рәшә —
Алдап тарткан яктысы?
Гүя айнып уйлыйм: болай
Яшәвем, бәлки, оят?
Хыял – тик чынлыктан шәүлә,
Сөю дә алдану мәллә?!
Соң кабат, Дөнья, уят!
 

Синең бүләгең – Ләйлә сурәтенә

 
Ләйлә сурәтен бар кылды яр кулы! —
Шуның белән фәкыйрь җанны хан кылды:
Рәсемдә тиңе юк гүзәл… Ходаем!
Ни әйтәсең, яр, син Ләйлә аркылы?
 
 
Алдында гөлләр, җан өргән кем тыны?
Кулында саз – алтынмы аның кылы? —
Сихри көеннән тын калган табигать;
Кайда дәшәсең, яр, шул моң аркылы?
 
 
Кичке кояш алсулый сахра-кырны,
Чиксезлек бу – юк башы һәм ахыры…
– Дөнья, яшәү, сөю – бөек, илаһи! —
Дисеңме, яр, миңа сурәт аркылы?
 
 
Мәңгелеккә юл суздыңмы, яр кулы?!
 

«Шәрабым соң сиңа агумы булды?..»

 
Шәрабым соң сиңа агумы булды?
Утырганмы балым —
Ачымы булды?
Тетрәнеп, мин гөлчәчәккә кагылдым —
Бәхетемнең, аһ! шулмы ахыры булды?
 
 
Сусын тапмас, ут капкан хәлгә тардым.
Ялкынланып үз гөлем – дөрләп яндым…
Тигезсезләр! – нишләдек: бер үбү бу…
Яшь йолдызга бәрелеп җан, көлгә калдым!
 

«Нинди сер соң бу юлларда? Уйланам…»

 
Һәм өзелеп төште яшел,
Өлгермәгән зәйтүн-җимеш.
Инде насыйп булмас аңа
Пешү агачында килеш…
 
Ч. З.

 
Нинди сер соң бу юлларда? Уйланам…
Ни кагыла күңел-кылга? Моңланам.
 
 
Җирдә юкса аз мәллә үкенечләр —
Өндә дә һәм төштә дә шундый хисләр!
 
 
Сөюең белән хушлашу яшь көе…
Яшьлек белән саубуллашу, яшь коеп…
 
 
Чынга ашмый сүнә җанда хыяллар,
Чәчәк аталмый, өметләр сулалар.
 
 
Әверелсә гомерең гамь үзәгенә,
Фаҗигаләр күчә җыр йөрәгенә!
 
 
Иҗат бәхете, дип тә сөйлиләр, имеш.
Ә бит бәгырьдән өзелә һәр җимеш!
 

«Ни әйтим мин?..»

 
Ни әйтим мин?
Беләм: Җирдә үз юлың…
Әзер, димен,
Сиңа җылы сүз, кулым…
Таяныч ул! —
Юл башланмый хуплаусыз.
«Бәхетле бул!»
Дип кабатлыйм туктаусыз.
Биеклеккә
Ашканыңны күрсәмче! —
Бер көн күккә
Сәер кошым күчкәнче…
Әйт, кая дип
Рух канатың җилкенә?!
Моратка бит
Ирешү – Хак иркендә…
Тугры һаман
Сиңа догам – Каләм, сүз…
Шулай калам —
Ихлас җанга таян, Кыз!
 

«Кызлар, быел һәммәгез ут чәчлеме?..»

 
Кызлар, быел һәммәгез ут чәчлеме?
Сары көнбагыш сез – Кояш чәчтеме
 
 
Йөз-чәһрәгез тирәли ул төсләрне?
Яшьлек алтынымы назлый күзләрне?
 
 
Ничәгезне мин, тик Аңа охшатып,
Күбәләктәй, якын бардым, җан атып. —
 
 
Ничә күлмәк иясен (аллы-гөлле!)
«Танып», утка очып килдем мин – тиле…
 
 
Ялгыштым шул! Кызлар, тере ялкын сез,
Гүя игезәктәй охшаш-матурсыз…
 
 
Алдансам да, ярыма әйтер сүзне —
Серне чишмәдем, – саклады Хак үзе…
 
 
Әмма бу яз хистә төсләр буталды.
Шуны беләм: Казанымны ут алды.
 
 
Гүя ялкын эченнән эзлим сине —
Алтын балкышны, көнбагыш төслемне.
 

«Садәлегем куркытамы…»

 
Садәлегем куркытамы,
Әллә соң шашкын хисем?
Алдыңда илле кыш күргән
Башым иелгән өчен —
Ут-языңа килгәнемне,
Бу сәер, сәер, димсең?..
 
 
Ерактыр чынлыктан, дисең,
Белеп бетмидер барсын…
 
 
Аһ, ул «белү»!
Читенме, йә,
Күзаллау «чаршау арты» н?!
Кыенмы аңлау гөнаһның
Уй җитмәс тирәнлеген?
Кешедә җан хыянәте
Бөек тән гүзәллеген
Гүя, күкләргә үч итеп,
Иблискә биргәнлеген?
…Җырга биеклек шул түбән
Хистән дә килгәнлеген?
 
 
Теләкләрнең чиге юкны,
Мәкер, үч үлмәгәнне,
Намусны Нәфес нишләтә —
Бик күпләр белмәгәнне
Аңламыймыни Гаташың?! —
Кеше
үзгәрмәгәнне?!
Ә үзе гүя пакьләнү —
Яңадан туу өчен
Иелгән синең алдыңа,
Саклаган сабый хисен…
 
 
Син шуны «сәер» димсең?!
 

«И милли яр! Сиңа Хактан…»

 
И милли яр! Сиңа Хактан
Түземлек теләп язам:
Тарихи зур рухи йөкне
Илтәсең кебек һаман. —
Нәни, хәлсез бер йөрәккә
Ник шундый язмыш язган?
 
 
Ник аңа тия үткәннең,
Бүгенгенең ялкыны?
Гүя Төркинең, Татарның
Бар тарихы, дау юлы
Уза хисең аркылы:
Җаныңда – зилзилә, күздә —
Яшькелт моң диңгезе лә…
Әллә милләт фатихасын,
Ят кавемнәр бәддогасын
Алгансың берүзеңә?
…Яңарып ватан, кайтыр бит
Халкың кабат үзенә?!
Бүген гөл түгел, ил көле
Күкрәгеңдә, кыз бала!
Күкләр битараф, ә Җирдә
Татарны кем кызгана?!
 
 
Сакла, Сөю! —
Фаҗигале
Бөек юлны узганда!
 

«Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне…»

 
Тик бер сүз… аһ, авыр кагылды:
Йөрәк кара шәлен ябынды.
 
Ч. 3.

 
Кабат-кабат сорыйм йөрәк хәлеңне:
– Син алдыңмы аннан кара шәлеңне?!
 
 
Һаман уйлыйм: яшь бер хискә ник матәм?
Ул килешми сиңа – чынын мин әйтәм…
 
 
Ал ул шәлне – кара төстән ерак йөр…
Синдә керсез, йолдыз затлы йөрәк, бел…
 
 
Биеккә ул ашсын тиңсез нур булып,
Сөя белмәгәннәр калсын хур булып…
 
 
Бөек горурлыгын Кызның – балкыштан
Таныганнар көнләшсен ак язмыштан!
 
 
Кош юлына күтәр якты хисеңне:
Мин гел шуннан эзләргә әзер сине!
 
 
…Һәм күрсәң сәҗдәгә егылган мәлемне,
Алдыма ташла шул кара шәлеңне!
 

Сәяхәттән экспромтлар

I
 
Нинди булыр язмыш алда?
Сорыйк дулкыннардан.
– Мине борчымый бу, – дисең.
 
 
Җилләр әйтә:
– Ял-га-а-н!
 
 
Җанда
Үткәннәрдән безнең
Күпме гамь-моң калган.
«Миндә юк…» – дигән сүзеңне
Яңгыр юсын:
– Ял-га-а-н!
 
 
Хис Иделдәй ташкан бүген,
Ә иртәгә? Аннан?
– Миңа барыбер, – дисәң, Күк
Күкрәр озак:
– Ял-га-а-н!
 
 
…Иделдән Чулманга кердек,
Көн ачылмый һаман.
 
II
 
Уйлыйсыңмы: йөзәбез, дип, бүген
Без Чулман өстендә?
Йөрәкләр ул шулай Мәңгелектә —
Тыныч кына аккан бер халәттән
Ярсуга күченә.
 
 
Күр: сөйләшә сәях ике йолдыз
Чиксезлек эчендә.
Безнең йөрәкләр ул балкый бүген
Төнге Җир өстендә —
Мәңгелек эчендә…
 

«Ник җаныңа үталмый җан – аңладым…»

 
Озак янып көйдем, әмма түздем,
Сөйдем! – хәзер миндә шундый җан:
Сыйган гүя аңа Илаһ үзе, —
Кар түбәле мәгърур тау сыйган!
 
Ч. 3.

 
Ник җаныңа үталмый җан – аңладым:
Текә тавың – менеп җитә алмадым…
 
 
Салкын биеклек – кыялар илаһы;
Ни аңа наз, йөрәк эндәше, аһы?!
 
 
Элек янартау булып, ут аткан да
Катып калган – шомлы ташлар ул тауда…
 
 
Кар аклыгы кисә гашыйклар күзен:
Биеклектә юк хәтта кошлар эзе.
 
 
Шулай икән, ник хыял анда оча? —
Сөю эзләпме боз тауны уй коча?!
 
 
Зәңгәр кыялар – язмышым, аңладым:
Җитә алмамдыр… һәм китә дә алмамын!
 

«…Ә нинди көч хуҗа минем җаныма?..»

 
Сөен: хәзер син бар – хуҗа рухыма,
Һәр гөнаһтан өстен язмышым шуңа.
 
Ч. 3.

 
…Ә нинди көч хуҗа минем җаныма?
Һәр ике дөньяда булыр ядымда?
 
 
Ничә дистә денсез-имансыз еллар
Мең гасырлык пакь диннән аердылар!
 
 
Әмма илаһ иттек без туган телне,
Газиз кавем, җандагы ватан-илне…
 
 
Шулай бугай үзебезне сакладык.
Җанны бөтенләй гөнаһка атмадык!
 
 
Фәрештәдәй ак калдым дип әйталмыйм,
Саклады тик пакь күңеле әнкәмнең…
 
 
Һәм яр итте илһам милләт баласын,
Хәзер дә, рух, шуңа тугры каласың!
 
 
…Ярның бар үз рух хуҗасы, дөньясы…
Тик үзгәрмәс – аңа Гаташ догасы!
 

Кайт, Ләйлә!
(Цикл)

«Гүя лалә йөзендә тап-миңеңне…»

 
Гүя лалә йөзендә тап-миңеңне
«Сөю мөһере» итеп Ходай бирдеме? —
Ташкын чәчләр япкан ап-ак муеныңны —
Хаува тәне дә шундый пакь идеме?!
 
 
Лаләгә тиң йөзеңдә йолдыз-миңне
Күреп, күккә ашкан – шашкан тик минме?
Күпме яшь Адәм чын сурәт-Сүз эзләп,
Кичте дөньядан – тапмаган өченме?!
 
 
Яшь лалә-яр сере – табышмак тап-миң!
Уза гомерем… мин дә бер җавап тапмыйм…
Эзләүләрдә элгәрләрдән уздырдым:
Миңъяр дип, ник алмыйм тәхәллүс-ат мин?
 
 
Шуңа, бәлки, моң бар миңле йөзеңдә!
Якты моң катыш чал Гаташ сүзе дә:
Лалә йөзең, миңең, күзләрең үптем;
Гөл исле җырлар калсайде эземдә!
 
3.Җәмал – матурлык, гүзәллек.
4.Вагыйф – азәрбайҗан шагыйре.

Бесплатный фрагмент закончился.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
05 марта 2022
Дата написания:
2014
Объем:
191 стр. 3 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02678-9
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают