Читать книгу: «Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке)», страница 2

Шрифт:

I
Бу – сезгә кылган догам

 
Мәхәббәт шагыйрен таный белегез! —
Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез!
…Янды фирка, байраклар бу гасырда,
Гашыйклар әләме исән – күрегез!
 

Җиде төн
(Гарәп мотивлары)

Кереш

 
Мең дә бер кичәне исән
Кичалган Шәһрезадә!
Мин сиңа килдем: сөюдән
Бармы, әйт, берәр чара?
Акылыңа, гүзәллегеңә
Ихтирам саклыйм чиксез:
Күзеңдә – гасырлар сере,
Күңелеңдә – дәрья, диңгез!
Чорлар аша да очрашып
Сөйләшү мөмкин, беләм,
Күңелем, тыңла, уянган,
Тулган мең сорау белән!
 
 
Мин дә мәхәббәт көченнән
Тетрәнгән бер бүз бала,
Сиңа дәшәм, Шәһрезадә:
Бармы ул мәңгелек көчтән
Коткарыр бер-бер чара?
Җавап бир, Шәһрезадә!
 

Беренче төн

 
Әй, беренче кабат күрү!
Сине очраткан бер төн
Ачты каршымда дөньяның
Тылсымлы, сихри битен.
 
 
Төн кара, бик якын ара —
Янымда буй кыз бара:
Болыттай кара чәчләрең,
Күмердәй күзләр кара.
 
 
Адаштырды карашың күп
Гасырга әллә мине?
Мин, янып: «Мәҗнүн мин», – дидем,
Син, көлеп: «Ләйлә!» – дидең.
 
 
Төн кара… Төн аша һаман
Күмердәй күзләр бага.
Кем әйталыр: якынмы ул,
Еракмы ике ара?
Янымда Бәхет бара.
 

Икенче төн

 
Тезелде сүзләр кәгазьгә…
Тама да кибә карам…
Җирдә ничәнче ул, буй кыз,
Калдырган бәхет-яраң?
 
 
Кем синең серне ачалган?
Болытмы син йә җилме?
Кагылдың, киттең. Мин калдым,
Тетрәнеп калдым, тиле!
 
 
Кем сиңа үпкәли алыр
Йә ачу саклар сиңа?
Яратылгансың һәр йөрәк
«Гаебең»не акласынга!
 
 
Минме соң беренче гашыйк?
Соңгымы җанда ярам?
Бәлки, яңа шагыйрең мин?
Тагын исмең кабатлана —
Исмеңне пакьли карам!
 

Өченче төн

 
Зур рәхмәт тапкан анама! —
Мин – талант, көчле талант…
Әй, горур гүзәл, син мине
Ярат тик, мәңге ярат!
 
 
Тик уйлама: минем көчем
Җыр, иҗат түгел, бүтән…
Мин – гашыйк. Кешеләргә мин
Кояштай сөю йөртәм…
 
 
Мин сиңа карыйм… Син горур
Илаһи көчләр белән.
Ә мин бүтән… Мин янып һәм
Яндырып сөя беләм.
 
 
Сөю илтәм сиңа! Шуңа
Мин – талант, көчле талант…
Әй, горур гүзәл!
Шагыйрьне
Шул талант өчен ярат!
 

Дүртенче төн

 
Бер йөрәк бу… Күпме яну!
Эзләргә эз ялгана.
…Мин яраттым. Ярат син дә,
Тик уйнама, алдама.
 
 
Бу – минем дөрләп януым,
Шуңа җан шәрран яра;
Ышан син дә – күзләр аша
Җаныма сынап кара!
 
 
Син миңа гүя диңгезче
Табынган диңгез кебек,
Ял алырга дулкынында:
Карашың – чиксез өмет…
 
 
Мин исә – дулкын, җил дусы —
Табигать кошы кебек,
Яшьлегем белән хушлашам,
Диңгезгә, эчкә кереп.
 
 
Бер йөрәк бу! Күпме яну:
Эзләр тагын ялгана.
Сиңа бу җыр! Мин яраттым,
Син дә сөй. Сөй – алдама.
 

Бишенче төн

 
Арабызда ничәнче төн!
Гүя бер гасыр ара…
Кара чәчләргә кар төште…
Юк, кара төн агара.
 
 
Урамда, күр, карлар ява,
Кар күмә җирнең өстен…
Кайда сез, гөлләр, үләннәр? —
Буранлый бишенче төн.
 
 
Язга ерак, ерак… Ник мин
Яз көтәм, Кояш көтәм?
Очрашу вәгъдә ит, миңа
Җылы кирәкми бүтән.
 
 
Шундый ак, якты төннәрем! —
Төннәр кардан агара.
Ә хисләрем яшь, саф, кайнар, —
Тагын якты бир аларга! —
Сине уйлап яңара!
 

Алтынчы төн

 
Сүзләрем яңа түгелдер,
Яңартсын сөйгән йөрәк…
Сүз нәрсә ул? Ирдәй горур
Яшәргә мине өйрәт!
 
 
Бардыр ул мәхәббәт өчен
Сүздә утларга кергән,
Һәм бар – чын сөюдән, сүзсез! —
Үлемнең үзен җиңгән!
 
 
Һәм беркөн җирдә бәхеттән,
Мәҗнүндәй, өмет кискәч,
Үлем теләгәннәр бардыр,
Шатлык кизләве кипкәч.
 
 
Мондый уй нигә? Бу язмыш
Кешегә нигә, йөрәк?
Әй, җиһан! Сөюгә лаек
Горур яшәргә өйрәт!
Мәңге яшәүгә өйрәт!
 

Җиденче төн

 
Син – айның җиденче киче,
Күзләрең – төннең төсе;
 
 
Җиденче кич сине уйлыйм,
Бу җырым – җиденчесе.
 
 
Син җиде диңгез артында,
Мин – сине сөйгән егет,
Эзлим сиңа илткән юлны,
Җитмеш җәһәннәм чигеп.
 
 
Син – җиденче, кече матур,
Мин дә иң кече – йортта.
Сине сөйгәнгә, сихерче
Яндыра мине утта…
 
 
Әй, нигә әкият?! Чынлык син,
Күзләрең – төннең төсе;
Ничәнче көн сине уйлыйм!
Бу җырлар синең өчен! —
Сиңа бара җиденчесе!
Күңелдә ничәнчесе?..
 

Иске сүздән яңа мәгънә

 
Иске сүздән яңа мәгънә
Таптымы соң җаным? —
Теләкләрнең хуш килгәнен
Каршылыйм, дип:
– Амин!
 
 
Яратам шул иске сүзне,
Бик куана җаным,
Мин дә теләк тели калсам,
Әйтсә дустым:
– Амин!
 
 
Бүләк итте гомер миңа
Кабатланмас ямен.
Һәрчак сөеп, гашыйкларча
Яшиемче!
– Амин!
 
 
Дошман да бар.
Курыкканым:
Кара уен аның
Сизмичә, куймаммы әйтеп
Ялгышып, мин:
– Амин!
 
 
Нәрсә әйтим? – гөнаһым күп:
Күп сөйләп, азрак эшлим күк.
Гаебемне таныйм.
 
 
Башкалар да танысыннар!
Шуны көтә җаным.
– Амин!
 

Ләйләләр язса…

 
– Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
…Күптән үзгәрде син күргән гөльялан, —
Аңа ул чак кем сокланып узмаган? —
Синең хакта сөйли ник гөлләр һаман?
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 
 
Син, озын чәчле хыялый бер гашыйк,
Килдең дә бер ул яланга сак басып,
Киттең үзең гүя чынлыктан качып…
Хәзер аңлыйм: киткән алып хыяллар.
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 
 
Мин ул чактагы «очынтык» кыз түгел,
«Биек янган салкын бер йолдыз» түгел.
Син хурлаганча, минме бер «таш күңел»? —
Тәкәббер яшьлегемнән оялам…
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 
 
Җирдә бар да Мәҗнүндәй гашыйклармы?
Ә сөйгәнен аңламаганнар азмы?
Их, дим, нигә Ләйләләр каләм алмый? —
Алар чын булганны язып чыксалар!
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 
 
Соңлап, бәлки, бу хисләрем уянган?..
Әйе, үзгәрде син сөйгән гөльялан;
Анда, белдем, синдәй гашыйк булмаган.
Исән гөлләрем исеменнән мин язам:
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 

Шәрекъчә бер шигырь

 
Гөнаһлы теләк-уемны
Син бүген, дөнья, кичер.
Мин, бәлки, беркөн сорармын:
– Әй, сакый2, шәраб китер!
 
 
Китер чын әрем ачысын,
Тормыш җамында китер.
Китер мәхәббәт агуын —
Минем җаныма күчер.
 
 
Әй, сакый, китер дан сүзен,
Мәдхия утын китер.
Китер әбелхәят суын —
Бер генә йотым китер.
 
 
Китер, әй, теләкләремнең
Соңгысын, чиген китер:
Ахырдан һушны китәрер
Бер садә шигырь китер!
 
 
Әй, сакый! Барсын кире ал.
(Кешеңне, дөнья, кичер!)
Яшәртсә яшәртер икән
Бу шигырь… Тагын китер!..
 

Борынгы касә

 
Саксыз тию ярамыймы чын-чыннан?
Бәллүр касә!
Таныйм ласа чыңыннан!
 
 
Затлы бәллүр!
Зеңли, җырлый ул әнә,
Путасында утлы күзме? – Сүз яна…
 
 
«Шәраб эчмәгез сез миннән, гашыйклар:
Җанда сезнең ачы-татлы сагыш бар,
 
 
Сезнең өчен дәва – бәллүр чыңлавы,
Сусаганны кайтарачак чынлап ул!
 
 
Түгелмен мин Җәмшид, Хәйям касәсе,
Төбемдә, бел, Мәҗнүн-Кайс күз яше, —
 
 
Анда Ләйлә, Шириннәрнең моң, уты,
Әбелхәят түгел, мәхәббәт суты…
 
 
Бәллүр тулы, түгәрсез, кагылмагыз, —
Сүзсез моңымны ерактан тыңлагыз!
 
 
Булырсыз хуш, исереп шул чыңымнан:
Ихлас йөрәкләргә мирас җырымнан…»
 

«Йә, ничек? Тагын бер калкынып сүнүме?!..»

 
Йә, ничек? Тагын бер калкынып сүнүме?!
Шулмы бу? Актык талпыну – үземе?
Халкым, инде җиңүгә бит бу адым! —
Юкса ятлар язган хөкем – үлемме?
 
 
Ә нинди көч юлны бүген киртәли?
Шатлансак, кисәтә җанны: иртә, ди;
Нинди фәлсәфә кулланыр сәясәт,
Гаеп ителсә милләткә мәхәббәт?!
 
 
Ярсып ага тыелган ташкын-сулар,
Инде даулый үз юлын милли җырлар;
Вакытын көткән халкымда күпме көч! —
Үлмәгәнбез, әле байтак дәрман бар.
 
 
Әмма ник вак-төяк бәхәс, ызгыш соң?
Ачылсын җанда икенче сулышың!
Моңарчы «гөнаһ» саналган изге уй —
Халкыңны сөюдән тусын һәр эшең!
 
 
Ничек? Кемдер иртә диме? Соң диме?
Тәмам сүнәргә, күнәргә өндиме?!
Тыңлама, каумем, маңкортны, хаинне,
Яндыр, факел ит соңгы кат җаныңны!
 
 
…Үзең хәл ит, халкым, үз язмышыңны!
 

«Җан дусларым, кардәшләр, милләттәшләр!..»

 
Җан дусларым, кардәшләр, милләттәшләр!
Тауар-ишләр, табындаш, шигырьдәшләр!
Гасыр сөреме сөрмәләгән чал кашлар,
«Әтәч яшьлек» масайткан, гаярь яшьләр!
 
 
Яшә, нәслем, бавырым, каумем, димен,
Сезгә шушы хитабым – хатым минем! —
Барчабызны айнымаслык исертсен
Бары ирек хисе, милләтем, димен.
 
 
«Милләтче» йә «милләтпәрвәр» дисеннәр,
Бәхет ул – милләткә бәйле исемнәр.
Ничә мең ел канда, җанда үлмәгән
Халык исме байрак бүген – күрсеннәр.
 
 
Җырым! Сине шул ышаныч тудырсын,
Халкыңнан аерылу бары куркытсын.
Иң бөек, зур чынлык шушы – дөньяда! —
Шуны аңламаган ирне җир йотсын!
 

«Бу җиһанда нинди фал ул – Кигәвен?..»

 
Бу җиһанда нинди фал ул – Кигәвен?
Хозур күрсәк бакча йә кыр гөлләрен,
Акыл һәм хис тудырган дөнья ямен, —
– Мин дә бар! – дип, борнын суза Кигәвен.
 
 
Матурлыкның колы без, мәңге гашыйк;
Хисләребез сугара, җаннан ташып, —
Ашлыйбыз еллар буе рух гөлләрен… —
Шунда бер тәнкыйтьче мәллә Кигәвен?!
 
 
Мәхрүмме ул моңнан,
шуңа көнчеме?
Йә көчсезлеген сизеп, еш тешлиме?!
Таһир-Зөһрә багында сакчы ләгыйнь —
Кара батырмы бер – әрсез Кигәвен?!
 
 
Җәйге дөнья вәгъдә итә җимешне,
Иҗат көзе булыр камил, килешле.
Тик… туйдырды шул ят кавем —
фиргавен! —
Һәр бәхетнең сагында ник Кигәвен?!
 
 
Гомерләрнең шул матур бакча ямен,
Күңелләрнең кабатланмас гөлләрен
Күрү – сәнгать безгә: җыр да шул юлда.
Гаҗәп, мин дә шунда, дисең, Кигәвен!
 

«Тагын яндыра сихри көч…»

 
Тагын яндыра сихри көч,
Яндыра минем җанны…
Егерменче йөз уты! – дип
Юанам? Акланаммы?
 
 
Язмышымамы сөенәм?
(Шулай яратылганмын!..)
Үзем яндыра аламмы
Йөрәкләрне?
Янам мин…
 
 
Яндыра мине нинди көч?
Бер уттан икенчегә
Күчеп барам, һаман янам —
Сүрелә алмыйм – нигә?
 
 
Аһ, исән калсам бусыннан
Дим, кермәс идем кабат! —
Гел ерак йөрер идем мин,
Утларга читтән карап…
 
 
Юк шул, утлар Алиһәсе
Әсире итеп тота…
Котылу бармы соң алда? —
Анда да язмыш – утта…
 
 
Егерменче йөз язмышы
Дип әллә юанаммы?!
Ничә мең ут алда тагы?
 
 
Мин – гашыйк Адәм җаны!
 

«Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!..»

 
Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!
Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез!
…Янды фирка, байраклар бу гасырда,
Гашыйклар әләме исән – күрегез!
 
 
Ут янучы җаннар бар – сез күрегез;
Үзе булып калган алар – белегез!
Дуслары ашты «асманга» – постларга! —
Гашыйкларга тик хискә юл бирегез!
 
 
Мәхәббәттә янганнарны күрегез,
Сусаса җаннары, шәраб бирегез:
Җан сусавын басар җыр, хис шәрабы…
Айнымасак без хистән – кичерегез!
Бар гаебең ихласлык булган, шагыйрь!
Аңлаган җирдә сине кайсы әмир?!
…Кыз урлаган ирне дә аклаган мир, —
Без дә шул заттан, хакимнәр – белегез!
 
 
Мәхәббәт шагыйрен аңлый белегез! —
Сәер җаннарны танып, баш иегез.
Президентлар! Илләр көтә – күрегез:
Мәхәббәт әләмен безнең элегез!
 
 
Гашыйклар һаман хак юлда – күрегез,
Ахыргача «Хәерле юл» диегез!
Сезнең гөнаһны күтәрер җаннары —
Мәңгелек өчен тик ярлык бирегез!
 
 
Гашыйк Гаташ гасыр ахрыннан дәшә:
Мәхәббәт шагыйрен яклый белегез!
 

Сәер бер уй

 
Кавышмаса җаның сөйгән җанына,
Әверелмәсә тәнгә (!) яр кочагында,
 
 
Бу була, ахры, оялчан хискә «көч»! —
Йә, ачуданмы, үзеннән «ала үч»:
 
 
Хәтта нәфсе дә тартмаган берәүгә
Дәрте җиңә – иреген җуя бәндә,
 
 
«Яр» итә ул каргалган бәгъзеләрне…
Андыйлар соң ник үзгә – «назлы» әле?
 
 
Мәхәббәтнең яшерен исеме – «җимагъ» мы?
Җанга – җан, тәнгә тән кушылу тик «оҗмах» мы?
 
 
…Йолдызым, син күктән баккан чагыңда,
Яндырсаң да мыскыл-әр учагыңда, —
 
 
Гөнаһлы Җиргә, бел, ярың табына:
Йөзен сөртә ул гөлләр тузанына…
 

«Бу – сиңа кылган дога, бу…»

 
Бу – сиңа кылган дога, бу —
Чын күңелдән догам:
Язмышыңа якты иңсен —
Сакласын ут-судан
Мәрхәмәтле Ходам!
 
 
– Раббым, иркә яз гөлеңә
Үзгәрмәс пакьлек бир,
Дөнья керен тидермәслек
Илаһи сафлык бир!
 
 
Ялварам: тел ачкычы бир
Сөю – имтиханда…
Үзең терәк бул – ул ялгыш
Атлау ихтималда.
 
 
Җирдә сине яклау өчен,
Күккә ашсын догам…
 
 
Шул догачыңны онытсаң,
Ак өметләрен хурласаң,
Кичерерме Ходам?!
 
 
…Бүген күңел – күккә илче,
Ышан: ихлас догам!
 

«Ир күңеле – таш, йомшармаса…»

 
Ир күңеле – таш, йомшармаса,
ул таштан су-яшь чыкмас! —
Тик хәмер йомшарта аны —
сәрхуш күңеле яшь тотмас…
 
 
Әмма хәмер түктергән яшь —
нидән тәмсез, болганчык?!
Таштан агып чыккан чишмә
якты сулы, саф, ачык…
 
 
Зурайгач болгата ямьсез
уймы күңел чишмәсен? —
Сабый чакта хыяллар саф,
пакь шуңамы күз яшең?
 
 
…Исерек уй, хыялдан үзең
еракта йөрт, йа Раббы! —
Юкса гөлләр касәсеннән
нәрсә эчтек – шәрабмы?
 
 
Коштай гүя дәва иттек
яшь йөрәккә таң чыгын —
Касә-касә гөл яшен без
эчтек ул чак талчыгып…
 
 
…Балачакка кайттыкмы соң? —
күңел саф, пакь чишмәле…
Яшьләрендә хәмер түгел,
кыңгырау чәчәк тәме!
 

Синең хат

 
Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?
Арыдым көтеп, күңелне шом баса…
Колак салам гөрләвекләр таушына:
Синнән хәбәр булып яңгырый, ичмасам!
 
 
Син соң кайчан кайтыр юлга чыгасың?
Куркам: үзгәрсәң, элекке булмасаң?
Яз турында бик яраткан җырым бар, —
Шул җыр да никтер ишетелми, ичмасам!
 
 
Син, дим, кайчан кайтыр юлга чыгасың?
Табигать тотрыксыз: юлыңны су басса?
НЛОлар төшә, күбәйде күрәзә… —
Киләчәкне әйтсә икән, ичмасам!
 
 
Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?
«Ахырзаман» да гаҗәпме «сил ташса»?
Кыйтгалар акса, аерылса халыклар?
Аңлашырга тел-ымнары калмаса?
 
 
Бәлки, акылга килербез, ичмаса…
Тәүбә! димен, афәтләр юк, булмасын!
Бу каргануым да үземнән узмасын…
Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?!
 

Шәкерт бабамның яшел дәфтәрендә сакланган җыру

 
Кәгазем беттеме минем язарга?
Каләмемме тырный… әллә карам юк?
Синнән хәбәрләр көтәм мин, ерак Яр,
Шуңа барсы төшә кулдан – чарам юк…
 
 
Хыялымда – таудан төшеп киләсең
Су алырга чиләкләрең белән син…
Чишмә янында сусаган мин ул, Яр,
Бер догадай исемең миңа, беләсең…
 
 
Табылды кәгазь дә – ниләр язарга?
Каләм бар… Гыйшкым батарлык карам да…
Хәбәр бирмисең, татлы яр, бу айда, —
Дәрья-диңгезләр дә юк бит арада…
 
 
Шул сәбәпле гашыйгың, бел, тынычсыз,
Җитми җанын дөрләтергә җылы сүз.
Бер кәлимә сүзең көтәм, и җан-яр,
Тәгам ризык капмыйм, калдым йокысыз.
 
 
Бәетләр, кем, җырулар килсә телгә,
Язмыйм – каләм күтәрер көч-дәрман юк…
…Савап микән: «ураза» мын, сине уйлап,
Ә Ходайдан читтә уем һаман ник?
 
 
…Гөнаһлымын, бәлки… әмма чарам юк!
 

«Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр?..»

 
Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр?
Күңеленнән иман нуры киткәннәр?
 
 
Каян күбәйдек җирдә без – пис ирләр,
Денсез-моңсыз халыклар, кавем-илләр?
 
 
Буйсындык соң кайчан без Кара көчкә?
Язмышларны тапшырдыкмы… Иблискә?
 
 
Тугач ук, әнкә сөтеннән яздыкмы?
Фатихасыз калдыкмы без – аздыкмы?
 
 
Нинди хәл бу – «илдә яхшы калмаса»,
Барчабызны тоташ Дәҗҗал алдаса?
 
 
Ялган белән багланса һәр уй, бар эш,
Аң үлсә, җан сүнсә – качса намус?
 
 
Без – таш җаннар… бәлки, җансызлар иле?
Ут – рух өрер бер пәйгамбәрме килеп?
 
 
Кем уятыр йокы-афәттән шулай?!
Бер Ходаймы? Башка көчләр юк бугай…
 
 
Сүз буйсынган, күр, ничек Кара көчкә:
Бу җыр-догам укыла көчкә-көчкә…
 

«Күренде ул миңа якты рәвештә…»

 
Күренде ул миңа якты рәвештә…
Ак дигәнем, баксаң, кара фәрештә!
 
 
…Мәңгелеккә юл ачар пакь яшьлекнең
Дошманын үз итеп күпме яшь түктем;
 
 
Ихлас хыял, саф уемнан көлде ул:
«Чын матурлык төнен балкый!» – диде ул.
 
 
Шик уятты нурга – табынганыма, —
Юл адаштырды мәхәббәт багына…
 
 
Айнып, шашу булды «дәрес» азагы:
Гөнаһ тәме җанда… Вөҗдан газабы!
 
 
Уйлыйм хәзер: ничек аңа ышандым?
Гүя изге иманымнан буш калдым.
 
 
…Ни гаҗәп! Мин соңлап булса да куган
Шул рух бүген яшьләргә… остаз булган!
 
 
Көләләр әйтсәм: «Ул – кара фәрештә…»
Ахры, кергән тагын изге рәвешкә.
 
 
Тагын иблис менсә күккә – гарешкә?
 

Бишенче каләм. Синең хат

 
– Ниндидер көч каршы, ахрысы, миңа:
Бер-бер артлы дүрт (!) каләм белән сиңа
Язмак булдым – тыңламады берсе дә…
Бишенчесе бары буйсынды менә…
Нинди көч соң? Ул нигә каршы миңа?
 
 
Әллә уйларым томанлы булганга,
Сәер хәлләргә юлыгам бу айда:
Утырсам, арба-автобус туктала,
Йә көтмәгәндә нәрсәмдер югала…
Гаҗәп түгелме? Аптырыйм шуңа да.
 
 
Яшерен бер көч… миннән үч ала бугай
Сине онытмавым өчен гел шулай…
Югыйсә әйт, ни сәбәп бар соң моңа:
Шул каләмнәргә кадәр каныксын да!
Яшерен бер көч… көлә, шаяра бугай…
 
 
Нидер үрти эштә, өйдә һаман да…
Ямь табалмыйм бу язда Казанда да.
Китәр идем еракларга… ә кая?
Шул каршы көч көтсә мине анда да:
Качып булмаса аңардан кайда да?!
 
 
Каләмем, дим, инде син дә сынма, йә,
Түз инде тагын беразга, тыңла, йә…
Бел: кыен бәхетен юллап язганда,
Гүя соңгы өметенә таяна, —
Шушы каләмгә ялвара кыз бала…
Карышма, бишенче каләм, ташлама!
 

Сасна Пүчинкәсе авылы зиратында

 
Әкрен, әй, җил, тын да тыңла:
Монда – Тукай әнкәсе…
Чишмә җырлый… Гүя ул да
Шул әнкәнең тәңкәсе, —
Йә моңлы чулпы тавышы.
…Кызларның судан кайтышы.
(Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!)
 
 
Һәр татар кызы баш исен
Бөек Ана кабренә;
Шаулый каеннар… Ул инде
Күчкән халык бәгъренә.
Монда бары кабер ташы
Сөйли: «Тукай әнкәсе…»
 
 
Ә чишмәләр тынмый-җырлый:
«Сасна кызлары, исән бит
Мәмдүдәнең тәңкәсе,
чулпылары?
Мирас итте
Якты моңын, ак күңелен
Сезгә – Шагыйрь әнкәсе…
Сездә – чулпы, тәңкәсе…»
 

1912 ел
Зәйтүнәнең Тукайга багышлаган догасы

 
– Мин Сезгә шундый теләкләр телимен:
Язарга теләгән барлык
шигырь юлларыгыз
Үзләреннән-үзләре язылсыннар —
Яңгырасын җиһанга җырларыгыз…
 
 
Тик изгелектән яралсын ул җырлар,
Пакьлектән: иманыгыз – уйларыгыз…
Иң караңгы вакытыгызда да ташламасын
Туганнан алып
Сезне саклап килгән моңнарыгыз!
 
 
Мин Сезгә ихлас теләкләр телимен:
Сүрәдәй яңгыраса иде
шигырь юлларыгыз, —
Изге дин белән сугарыгыз!
 
 
Кыскартсын юлны иң ерак хыялга,
Йолдызларга җитеп хис кылларыгыз,
Күкләргә тоташып «уй куллары» гыз,
Шуннан нур белән кайтсын, дим,
җырларыгыз!
 
 
Тоташсыннар алар төп яшәеш җебенә —
Уйларыгыз
Чишә алсын чиксез мәңгелекнең серен…
 
 
Догада кала татарның бер кызы —
Шагыйремә шундый биеклек телимен!
– Амин! – димен…
Зәйтүнәдер – чын мөселман атым минем…
 

Борынгы бәет

 
Хәятта ачылып капка,
Багъка – матурлыкка баксам,
Хыял күлләренә батсам, —
Дәрткә дәрман шул булырмы?
 
 
Гөлчәчәккә якын барсам,
Чәнечкесенә кадалсам,
Җаныма җәрәхәт алсам, —
Дәвачы да ул булырмы?
 
 
Китә алмыйча шул багътан,
Үз иркемнән әсир калсам,
Күңел җәем багышласам, —
Җимешләрем мул булырмы?
 
 
Көз сулышын сизеп бер көн,
Мәңгелеккә җыенсам мин,
Багъ аңлармы актык сүзем?!
Йә, тәмам хафа булырмы?
Гөлчәчәк минсез сулырмы,
Гомер-багъ капкасын япсам?..
 

«Иреннәрең утында дөрләде сүз…»

 
Иреннәрең утында дөрләде сүз:
– Хуплыйлармы? Тыңлыйкчы гөлләрне без.
 
 
Кичке җиләстә табигать тын калган.
Юк бер афәт гүя, шөбһә бер, ялган…
 
 
Күк омтылды Җиргәме? Минем йөзгә?
…Уй дәрьямда ике күз – дөньяң йөзә…
 
 
Алышынды анда төсләр, сурәтләр…
Тетрәнеп, читлеген шакый йөрәкләр.
 
 
Тоташты соң нинди утлар сулышы?
Үбүме бу – Җир һәм Күк омтылышы?
 
 
Шаулады карт тирәк, без арып сыенгач…
Сөендек, иренгә тамчы коелгач…
 
 
Төнне сызып үтте синең яшен-сүз:
– Бәхет түгелме? – Янабыз… Яшибез!
 

«Үзең китсәң дә – табигатьтә сүзең…»

 
Үзең китсәң дә – табигатьтә сүзең:
Көзге урманда йөрсәм дә берүзем,
 
 
Ишетәм сине: кыштырдап, һәр үлән,
Һәр куак эндәшә синең өн белән…
 
 
Алтын төсләр – синең хисләр балкышы,
Таныш сукмакта – карашың яктысы…
 
 
Чаган яфрагы ул – йөрәк сурәтең…
Тибәр кебек – бары сулыш өрәсе.
 
 
Юк, һәр яфрак синнән сәлам – кулъяулык…
Миләшләрне назлап үбәм – кулга алып…
 
 
Бу матурлык безнең җәйдән калганмы?
Вәхи көтсәм, намазлыгым аланмы?
 
 
Дога укыйм тезләнеп – күктә күзем…
Өн ишетәм… Валлаһи, синең сүзең!
 

«Кышкы урманда йортлар бар – ямь-яшел…»

 
Яз төсендәге бер йортта мин яшим.
Кышкы урманда йортлар бар – ямь-яшел.
 
 
Тышта карлар… Ә уйда ут: еракта
Ракеталар ява бүген Гыйракка.
 
 
Шул тарафка баккан бар дөнья күзе;
Эсселе-суыклы тора Җир үзе.
 
 
Бутаган дин, тел, илләрне сәясәт,
Кайсы дөрес? Кемдә хаклык, йә, син әйт?!
 
 
Илемдә кан азмы иде? Җитмиме?
Кан түгеп тә, кан дошманлык бетмиме?
 
 
Кайда Акыл? Ник берсенең иркенә
Икенчесе кисә юл – гел җилкенә?
 
 
Каян синдә, Гасыр, бу афәт ташы?
Хәвеф арта: үз-үзен дөнья ашый?
 
 
Табигатьнең җитәрме көч-сабыры?
Нишләрбез, Гаташ – мәхәббәт шагыйре?
 
 
Кисмәсме безне нәләт чор кайчысы?
Һаман да уйда Бабичлар язмышы…
 
 
Урманда гел «гамьсез» йортлар, ямь-яшел…
Ә дөньяда төсләр күп – белеп яшим!
 

«Кыл өстендә, – дисең, – язмыш, гомер…»

 
«Кыл өстендә, – дисең, – язмыш, гомер…
Ә кылга аз калган
өзелергә…»
Гашыйк җаннар, бәлки,
Өстен язмыш-фалдан?
 
 
Әй уйныйбыз хәвеф сизми, гамьсез, —
Син дә шашкан, мин дә…
Бу шаяру – булса соң мәртәбә
Дөнья-кыл өстендә?!
Саксыз кылансак соң?! Бәлки, ул кыл
«Кылдан нечкә» калган?
 
 
…Шундый «башсыз» хисләр!
Язмышны шул
Кеше үзе язган…
Шуңа микән, хәвеф арткан саен,
Сөю үсә һаман?..
 
 
Кыл өстендә дә мин аңа ышанам!
 

«Карт куенында калач бар…»

 
«Карт куенында калач бар…» —
Калач, бәлки, язганым?
«Яшь куенында камчы бар…» —
Аһ, үткән шул язларым!
 
 
«Калачыннан бизәрмен…» —
Шуңа җырда ачы моң.
«Камчысына түзәрмен…» —
Гомер, ник тиз агышың?!
Кирәкме син, чал акыл,
Базар узган – юнь хакың.
Мәйданда яшь йөрәкләр,
Хислерәк, көчлерәкләр…
 
 
Өзә җанны бу җырлар:
«Карт куеныңда калач бар,
Яшь куеныңда камчы бар».
 
 
Яраткач түзәсеңдер… —
Ник күзеңдә тамчы бар?
Ул да бәхет яшедер?
Минем калач – ачы зар…
 

«Сагынсам оҗмах бакчасын, кәүсәрен…»

 
Сагынсам оҗмах бакчасын, кәүсәрен,
Алдым шуннан мин-Адәм җан җәүһәрен!
 
 
Уйда аң, канны уяткан фирдәвес,
Ничә мең ел! – юатыгыз, тиргәгез,
 
 
Һаман җирдән күкләргә ашса күңел, —
Дәшә, бәлки, аннан – назлы Әнкә тел?
 
 
Йә хәтерне тарта изге сөт хакы?
Яратылган туфрагым ни? Күк заты…
 
 
Бу ямьле Җир, мең гамьле Җир, моң иле, —
Гел сагынып, яд итсә һаман мине,
 
 
Җирме – ватан? Җавап тапмыйм, мин-Адәм…
Тәнгә туфрак – монда, ә рух – Галәмнән…
 
 
Ничек онытыйм мин, фирдәвес-кәүсәрем,
Калдыргач шунда мәңгелек җәүһәрен?!
 

Гашыйклар шәһәре

 
Безнең шәһәрдә яшидер сезнең яр, —
Бездәдер: килеп күрегез, дусларым!
Җан бәхетен таба монда гашыйклар, —
Безнең шәһәргә килегез, дусларым!
 
 
Безнең шәһәрдә гел ачык капкалар,
Кич-ахшамда да ябылмый, дусларым.
Шам-шәрифкәй ни ул? Җырга шәрәфтә
Моннан артык җир табылмый, дусларым?
 
 
Безнең шәһәрдә – асылма бакчалар, —
Бабилдагы кебек – гөлләр, дусларым.
Җырлый кызлар, яңгырый шат авазлар,
Гашыйклар кайгы белмиләр, дусларым.
 
 
Безнең шәһәрдәдер сезнең шәһәръяр, —
Гөлгә охшаш ярлар монда, дусларым.
Җан сөйгәненә түли җыр мәһәрен, —
Гаташыгыз күптән шунда, дусларым!
 

II. Чулпан йолдыз калыкканда

 
Мин шулкадәр саф уйлыйм синең хакта! —
Шул сафлыкны дөньяда тоям хәтта.
Тик матурлык күрәм аның эчендә:
Карасы бардыр, табынам тик акка!
 

«Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?..»

 
Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?
Онытылды кисәтүле сүзләрең дә:
Бар булмышым – савап, гөнаһ җыйган башым
Сәҗдәгә егылды ул көн – тезләреңә.
 
 
Тарих мең дә тугыз йөз дә туксан дүрттә
Кол иттең син гашыйк җанын гомерлеккә.
Муенчагым – көмеш, алтын келәймәсен
Шигырь итеп язарга җан илһам көтә.
 
 
Шуны сиздем тугыз йөз дә туксан дүрттә:
Яшьлек үтте мәхәббәттә, гомер үтә —
Бәлки, соң кат ашам яңа биеклеккә;
Рәхмәт сиңа, Илаһи Нур —
горур бикә!
 
2.Сакый – мәйханәләрдәшәраб китереп торучы.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
05 марта 2022
Дата написания:
2014
Объем:
191 стр. 3 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02678-9
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают