Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2», страница 2

Шрифт:

Телгә беткән Ишкәев, хәмер тулы стаканын күтәреп, нотык сөйли:

– Иптәшләр! Без хакимият башлыгы Рәсим Юлаевич җитәкчелегендә Байтирәк районын республикада иң алдынгы районнар рәтенә чыгарырга тиешбез. Терлекчелек продуктлары җитештерү буенча да, иген уңышын алуда да үрнәк күрсәткечләргә ирешик, иптәшләр! Күреп торасыз, иптәшләр, күз алдыгызда, Рәсим Юлаевич, Байтирәк районын аякка бастыру өчен, бар көчен кызганмый, йокы дими, ару-талуны белми, көне-төне чаба, районга акча ташый. Аңлаган кешегә аның кадерен белерлек, иптәшләр. Ул булмаса, иптәшләр, райондагы һәр киңәшмә, семинармы болай үрнәк төстә уза алмас иде. Без мондый мәҗлесләрне күрмәс идек. Әйдәгез, иптәшләр, бу бокалларны Рәсим Юлаевич хөрмәтенә, аның исәнлегенә күтәрик!..

Соңгаргач, син подвалдагы «мәҗлес-киңәшмә»гә керми кире киттең. Ишкәевнең партия заманыннан килгән кызыл рухлы, исәп-хисапка корылган сүзләрен ишетәсең килмәде. Андагы «чәйханчик»ларның кәеф-сафага корылган гамәле кемгә хаҗәт? Мондый хәлләрне күрдең бит инде, күрдең. Ындыр урманын гына исеңә төшер!

Бу хәл язлыкта, район кырларындагы уҗымнарның торышын тикшергәндә булды. Тукбаев үзе уҗымнарны вертолёттан гына карап барды, бинокль аша. Янәсе, орлыклар аркылыга-буйга чәчелгәнме? Уҗымнар бар җирдә дә тигез тишелгәнме? Ул утырган вертолёт кайсы якка очса, хуҗалык җитәкчеләре утырган УАЗ, «Нива» машиналары көтүләре белән, тузаннар туздырып, зур биеклекләрне яуларга һөҗүмгә баргандай, елга, күперләр аша, үр-таулардан менә-төшә, районның иң читендәге урман аланына барып чыктылар. Тукбаев утырган вертолёт киң урман аланына төшеп кунаклаганда, аны каршыларга райпо рәисе Әхәт, кып-кызыл шома битләрен ялтыратып, хуҗа каршында үрә торып баскан иде:

– Рәсим Юлаевич! Өстәлләр әзер!..

Әйе, иртәдән үк КамАЗ машинасына төяп килгән сый-хөрмәтләрне бәрәңге базы белән генә чагыштырырлык идеме соң?.. Тукбаев үзенең кыска гына кереш сүзендә уҗымнар тишелешенә нәтиҗә ясагандай итте: фәләннеке әйбәт, төгәннеке кайтыш, димәк, начар. Шуннан ары уза алмады. «Җегетләр!..» дип, үз тәкъдимен кертте. Аннан эчкә кергән хәмерләрдән бар уҗымнар юылып, яшәреп киткәндәй булды… Бу хыялдагы «коммунизм»да яшәүдән ким түгел иде. Чуртан Әхәт кунакларны сыйлавын белде. Райпо рәисе үзен сынатмады. Аның янында баҗасы Галәү, тәэминат буенча урынбасары да йөгереп кенә йөрде. Ул, Байтирәккә килгәч, белгечләр өчен кайтартылган щитовой йортларның берсендә, синнән ерак та булмаган арт урамда, хатыны, бер яшь баласы белән яши башлаган иде…

Ә беркөнне кичкырын Галәүләр ягыннан бер хатынның ачыргаланып, җан ачысы белән кычкырган тавышы ишетелде. Нәрсә бар, әллә пожармы, әллә берәрсен үтерделәрме дип, син дә күрше-тирәләр белән шунда юнәлдең. Син килгәндә, Галәү хатыны (инде аны ире ташлап китәргә дә өлгергән икән), балта күтәреп, бер төркем райпо егетләре каршына чыккан да оран сала:

– Якын киләсе булмагыз!.. Чыкмыйм мин бу йорттан, мине бирегә, яраткан эшемнән чыгарып, яшь балам белән ирем алып килде. – Аның икенче кулында яшь малае. – Бу – Галәү баласы, ул үз баласыннан баш тартмас, аңа бирелгән йорт минеке булырга тиеш… Китегез, якын киләсе булмагыз!..

Ни булган боларга? Ник ул хатынны йортыннан куып чыгарырга телиләр? Бу сорауларга җавапны тамашага җыелган халык үзе үк тапты.

– Ире киткәч куарлар инде…

– Алар Галәү белән язылышмыйча гына яшәгәннәр икән бит.

– Пропискага да кереп өлгермәде микән?

– Кая керсен әле, без дә пропискасыз гына яшәп торабыз ич, бездә ул тәртипне салганчы, күзең күгәрер.

– Ул хатын баласы белән Галәү янына ярәшеп кенә кергән, дип сөйлиләр.

– Куучыларга бер сылтау кирәк бит инде, өстән кушканнардыр, тиктомалга булмас…

– Ни ди, Галәүнең эшен район башлыгы ошатып бетермәгән, ди. Китәргә мәҗбүр иткән. Безнең районнан сайланган Югары Совет депутаты бар бит әле, теге тәбәнәк кенә, юан корсаклы, мичкәдәй таза, чайкалып йөри торган, кем әле исеме?

– Нишановмы?

– Әйе, шул. Җырчы Ландышка күзе төшкән мужик. Аның Казандагы сөяркәсе Байтирәккә эшкә килергә тиеш, ди. Аңа квартир әзерләп куярга кушканнар, ди.

– Менәтерә, кая барсын инде бу мескенкәй хәзер яшь баласы белән?! Бигрәк кызганыч…

– Милициягә явит итәргә кирәк үзләрен.

– Һи, җүләр, милиция кем җырын җырлый дип беләсең? Алар глава кушканны үтәүче йомышчы малайлар гына бит. Бу хатынны куып чыгару өчен, үзләре йөгереп йөриләр. Аларга клубта билет сатучы бу хатын кирәкме?

– Чуртан сүзенә ышанып юлга чыксаң, шулай була ул…

Ул көнне Байтирәкнең бу «ак йорт»ын Чуртан егетләре яулап ала алмады. Аларны хатын кулындагы балта шүрләтте. Яшь баласының да куркып, ярсып елавы тәэсир итми калмагандыр, мөгаен. Ә икенче көнне ишекләрен бикләп, яшь баласын күтәреп эшкә киткән хатын йортына Чуртанның райпо егетләре тәрәзә пыяласын алып керделәр дә хуҗабикәнең бар булган әйберләрен урамга чыгарып өйделәр. Сакчы егетләргә күңелсез булмасын дип, телевизор да алып килделәр. Райпо ашханәсеннән бер атнага җитәрлек ризык, әрҗәсе белән аракы да килеп төште. Чуртан бар хәстәрне күрде. «Саклагыз! Ул килмешәкне бу йортка кертмәгез!» – дип әмер бирде… Кеше күңелен ымсындырып фатирлар биргәч, төрле алдашуларга баруларын күргәч, син дә кемнәрнең кем икәнлеген таный башладың. Һәм синең ризасызлык кичергән җаныңа ниләрдер җитми иде…

Нәфис һаман да авыр уйларыннан арына алмый газапланды. Кинәт, бар җирне тетрәтеп, күк күкрәде. Дөм караңгы өй эчен яшен яктыртып-яктыртып алды. Күктә, тармаклана-тармаклана, яшен уйнады. Яшен камчылары әйтерсең ерактагы Каф тауларының контур чикләрен сызып-сызып узды. Болытларга терәлгән таулар гүя теге зурая барган печән чүмәләсеннән калкып чыккан диярсең. Яшен, шуның иң югары ноктасыннан торып, Аждаһа еландай уйнап, камчысын сыза, җиңелмәс көчен исбатларга тели. Нәкъ Тукбаевча оран сала: «Власть – она непобедима!» Гүя йодрык уйнатып, Байтирәк клубындагыча, чираттагы сайлауларга өнди:

– Кем дә кем Эльс Борисовичка каршы сайлый, – ди, – димәк, ул кеше безнең районны яратмый. Против пашет тот, кто не с нами. Безнең район ил масштабында бер чебен кебек кенә. Шулай булса да безнең үз лидерыбыз – Дәүләтхан Бариевич бар. Аның каршына ничек барып күренәсең?!

«Димәк, ул өстән шундый күрсәтмә алган», – дип исәпләдең син. Ә Тукбаев бармакларын бөгә-бөгә сөйләп китте:

– Ашламасын бирә, акчасын бирә, тегесен бирә, монысын бирәләр. Министерстводан да, ОКСтан да безне борып кайтармыйлар. Моны аңлый белергә вакыт… Минем берегезгә дә каршы эшләгәнем булмады, берсен дә төрмәгә утыртмадым. Ә сез миңа узган сайлауларда каршы эшләдегез… Хәтерегез юылмаса, исегезгә төшерегез: моңарчы булган аракы чиратларын оныттыгызмы? Бер пачка чәйне икегә бүлә идек… Унике тәңкә пенсия алдык, шулай да мактандык. Ул көннәрне сагынсагыз, Югановны сайлагыз… Үзгәртеп кору вакытында кем начар яши башлады? Басыгыз да әйтегез! – Ул тагын да кыза төште: – Кем начар яши башлады? Күрсәтегез миңа шул кешене яки начар яши башлаган хуҗалыкны?.. Бүген безнең начальниклар һәр ай саен ике автомашина җимерә. Җимерәләр дә ташлыйлар. Ниндидер хөрәсән, разгильдәй шофёр, машинасында ачкычын калдырып, ашарга кереп киткән. Чыкса – яңа КамАЗын урлаганнар… Ул әле илле тиенлек тә файда китермәгән. Бер селтәнүдә ничә йөз мең очты, тү-тү!..

«Үзән» совхозының бер исереге «Беларус» тракторын ике агач арасына китереп кыскан, шунда соляркасы беткәнче буксовать итеп төн чыккан. Тракторын сүндерергә оныткан, разгильдәй, кергән дә йоклаган… Күрәсезме, машина җимерәбез, үзебез яхшы да яшәргә телибез. Әле ниндидер сенсация көтәбез… – Тукбаев йодрыгын болгап дирижёрлык итте: – Поймите, враг не дремлет. Чәчәк апа тик ятмый. Ул – коммунистлар партиясенең ышанычлы вәкиле, Юганов яклы… Ул узган сайлауларда менә монда утырган кешеләрнең барысын да сыртына салды. Күрдегезме? Юкса ул хаклы да түгел… Юк альтернатива Елесевка! Бөтен җитешсезлекләре белән.

Әгәр сез хәзер менә мондый, – аның куллары як-якка җәелде, – зур корсакларыгыз белән бернәрсә дә эшләмәсәгез, я буду думать иначе… Любой председательнең корсагы алга чыккан, көнгерәнеке кебек… Узган сайлауларда милиционерлар пистолетларын кочаклап йоклады. Мин, нәләт, аларны сәгать өчтә торып уяттым… Ә башкалар йокламый. Чәчәк апа ишеләр һәр ишекне кагалар, керәләр, аңлаталар. Антипропаганда алып баралар! Бик ялгышсалар да. Алар бер кесә борчак өчен утырткан көннәрне онытканнар. Безнең авылның амбар мөдире бар иде, Һадиулла. Хатын-кызларның кирәкмәс җирләрен дә капшап карар иде. Амбарга керсәң, сыртыңа таяк төшә. Шуларны сагындыгызмы?.. Аңлагыз, миңа кирәк түгел, мин коммунизм чорында да начар яшәмәдем. Бар җирдә дә булдым, күп илләрдә… Беләм, власть җиңелми ул, җиңелми!.. Ә Елесевта власть! Ул җиңелмәячәк. Аны сайламасак, безнең рейтинг төшәчәк. Безнең районның ун мең тавышы ул тамчы гына. Әмма без шул саннар өчен дә газап чигәчәкбез. Сайлау нәтиҗәләрен карыйлар да беләләр: кем кызыл зонада, кем зәңгәрдә? Моны өстәгеләр һәрберсе күрә. Кызыл зонага эләгәсегез киләме?

Залда Тукбаевның гаярь көчкә ия энергиясе ташыды, аның ялт-йолт килгән күзләре һәммәсен айкап капшады. Ул әле берсен, әле икенчесен бастырып сүкте һәм үз ролен уйнавын дәвам итте:

– Булганны бетерергә бер атна вакыт җитә, барысы юкка чыга, – диде ул. – Аннары күтәреп йөрерсез акчагызны, бер шешә аракыга малайны өйләндерәм дип. Атналар буе чиратта торырсыз. Тордык бит. Бик сагынсагыз, тагын торырсыз. Аңа акыл кирәкми… Сез барыгыз да сәясәт корбаннары…

Аннары Тукбаевның күзләре сиңа текәлеп калды.

– Нәфис абый! – диде ул. – Син великий редактор, нинди генә акыллы булма, коммунизмда синең бүгенге көнгә кадәр бернәрсәң дә юк иде. Не имел. Моңарчы заводта яхшы токарьмы яки кем булсаң да. Яхшымы-яманмы, үзгәртеп кору сиңа Байтирәктә яңа квартира бирде, әле машинасын да бирергә тора…

«Тора гына шул… – дидең син үз-үзеңә. – Биргән йортыгызга да кереп ялгыштым. Аның агач йомычкалардан прессланган ДСП стеналарыннан – сумала, келәй, формальдегид, линолеум идәннәреннән фенол исләре аңкый. Тоташ химиядән торган бүлмә эчендә гөл дә үсәрлек түгел, ә мин шунда яшим. Син шыкылдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган өйдә торасың, Иркә белән… Байлыкларың белән бәхетле итә алдың микән син аны?..»

Ә Тукбаев сине нигәдер чеметкәләвен дәвам итте:

– Үзгәртеп кору сиңа ирек бирде, – диде. – Рәхәтләнеп яшисең, главаны да тәнкыйтьли аласың. Һәм теләсә кемне. Менә нәрсә ул демократия! Сиңа, Нәфис абый, коммунистлар чорында фельетоннар язарга ирек бирмәсләр иде. Сине бик тиз үз урыныңа утыртырлар иде. Синең белән исәпләшеп тормаслар иде, нибары унике сәгать вакыт бирерләр иде, һәм син районнан чыгып китәр идең. Тиз-тиз, йөгерә-йөгерә. Котылдым болардан дип… Газетаңда Вәли Шәмсиевнең мәкаләсен ник бастырдың? Сайлауларга каршы язылган. Имеш, сайланачак президент яшь, белемле, акыллы кеше булырга тиеш, фәлән дә фәсмәтән. Имеш, бу президент пенсионерларның кассага салынган акчаларын юкка чыгарды… Шундый җаваплы чорда мондый мәкаләне кем бастыра? Кая демократияне яклаган мәкаләң? Мин сине бер кисәттем: «Пусть я теряю рейтинг на двадцать процентов, а ты сто, дидем. Телим икән, мин сине җир белән тигезли алам…» – дидем. Безнең партиягә эшлисең килмәсә, кит, бар, тотмыйбыз…

Нәфиснең эчке «мин»е үз-үзенә каршы төште: «Күрдеңме инде кемнең кем икәнен? Кыйблаңны саташтырсаң, бик исәпләшеп тормыйлар. Аларның идеологиясе өстән ничек кушылган булса, шулай идеаллаштырылган, миләре идарә иткеч программага кертелгән. Әйткәнне үтә һәм бетте…»

Бер кызып алган Тукбаев һаман җүләр сатуын белде:

– Сайлау нәтиҗәләренә халык гаепле түгел. Халык белән эшләмәдек… Әгәр ун ел коммунистлар торса, бер мәчет тә калмаячак иде. Баласын сөннәткә утырта алмый азапланды халык. Күпме татар, күпме мөселман халкы үз малайларын сөннәткә утырта алмый калды. Күпме татарны, яшь чакларында коммунист булып картайгач, гроб белән күмделәр. Шул көннәрне сагынабызмы? Сагынсагыз – пожалуйста!.. Мин кабат исегезгә төшерәм: сүз дядя Эльс турында гына бармый… Кичә безгә өстә аңлаттылар. – Тукбаев башын кала ягына изәде. – Шунда бер район башлыгы җавап та тотты: «…Без сезне яхшы аңладык, – диде ул Дәүләтхан Бариевичка. – Әгәр өченче числода район дядя Эльска сиксән процент тавыш җыймаса, күрсәткән хезмәтләремә карамастан (ул кеше үзе ике метр озынлыкта, ул инде бер районны күтәрде), мин, ди, дүртенче числода эштән китәчәкмен», – ди. Мин дә өчесеннән соң эшкә чыкмыйм. Сәнәк тотып эшләячәкмен…

Аңа Нәфиснең эчке тавышы каршы төште: «Тоттырырсың сиңа сәнәк, «мерседес»ка менеп атланган торгашка!»

Тукбаев дәвам итте:

– Өченче числода сиксән процент җыймасам, мин бер минут та, сез тыңлатырга теләтеп карасагыз да эшләмәячәкмен. Кем демократиягә каршы, ул кеше монда утырып торырга тиеш түгел. Без бит монда, утырып торырга дип, Чәчәк апаны чакырмадык. Аларның үз партияләре бар, бүтән урында җыела. Мин сезне минем партиядә дип саныйм. Минекендә түгел, акыллы җөмһүриятебез партиясендә дип… – Тукбаев ярсый төшеп кычкыра башлады: – Халыкка чыктыгызмы, аңлаттыгызмы? Кичә мин шәһәрдән ант итеп кайттым. И миңа барысын да ишеттерделәр. «Акча сораганда әйбәт сорыйсың бит син» дип. Берәр миллионлап акча алып кайтабыз бит. Планнарга керткәндә, ялына-ялвара арттыртабыз, юмалыйбыз, юабыз… Аннан әйтәләр: «Акча сораганда – безнең белән, ә сайлауларда икенче җыр җырлый», – дип. Аппараттагы Фәрзи Морзаевич та: «Акчаны Югановтан сорагыз», – дип әйтә, ди. Мин кабат исегезгә төшерәм: өченче июльдә кабат тавыш бирүдә альтернатива юк. Аңлагыз, Юганов та, дядя Эльс та түгел, за демократию!..

Тукбаев тынып калды, кулъяулыгын чыгарып, маңгай тирләрен, муенын сөртте һәм янә ризасызлыгын белдерде:

– Мине монда икейөзле, оятсыз, вөҗдансыз чиновниклар чорнап алган. Бу сайлауларда, ничек кенә кыен булмасын, мин дә үземә «сайлау» уздырырга тиешмен… – Һәм ул ялт та йолт килеп оран салды: – «Калач!» Кайда Әюп?

– Мин монда, Рәсим Юлаевич!– диде «Калач» колхозы рәисе Әюп һәм торып басты, маңгаена төшкән өч бөртек чәчен сыпырып төзәткәндәй итте.

– Аңладыгызмы кем икәнегезне?

– Аңладым, Рәсим Юлаевич, аңладым, – диде ул, куштанлыгын оста җигеп. – Малаем туса, Эльс дип исем кушачакмын…

Залдагылар аның сүзеннән елмаешып куйды.

Тукбаев инде үз уенын уйнап бетергәндер дигәндә генә, аның «мунча ташы» янә кайнап чыкты.

– Районда мою партию вести – партию Дәүләтхан Бариевича! – дип җикеренде. – Газета – безнеке, газетага без язасы килгән әйберне генә язабыз. Кем теләми, пожалуйста, икенче газета ачыгыз, Югановныкын, башка партиянекен. Пусть ул «Социалистический» или «Впереди – коммунизм», яки «Юный Юганов» дип аталсын! Кем ничек тели. Ләкин акчаны миннән алып, безгә каршы эшләргә тиеш түгел газета.

Син дәшмәдең. Ул нотыгын дәвам итте:

– Мин бер кеше белән очраштым, ул үзе дә – зур начальник. Аны әтисе яшь ярымда ук ташлап киткән. Һәм ул хәзер шул әтисенә булышып яши. Биографиясен белгәнгә, кызыксынып сорадым: «Син ул әтине ничә ел күрмәгән, ул сиңа булышмаган…» – дидем. Ул әйтте: «Рәсим, – диде, – ул миңа иң кадерле нәрсәне – тормыш бүләк иткән… Калганын мин үзем табарга тиеш», – диде… Демократия дә безгә иң мөһимен – яңа Байтирәкне бирде… Сайлау миңа түгел, Дәүләт Советына кирәк… Мин кемнең кем икәнлеген сайлау вакытында аңладым… Мин, монда килгәнче, һәрбер сүзне уйладым, ике көн уйландым. Ничек әйтергә дип, көне-төне репетиция ясадым. Сиңа ничек әйтергә, Әюпкә, Марска, Нәфис абыйга, һәммәгезгә… Өчесеннән соң кемне чеметергә дип тә. Чеметәм! Безне дә өстә фильтр аша уздырып чистарттылар. Өченче числода индикатор күрсәтә: анда кемнеке зәңгәр яна да кемнеке – кызыл. Ул чагында, Миң Муллович, «Инеш»леләр нинди төс алыр? Кызарырмы, зәңгәрләнерме?

– Яшел төс алырбыз, Рәсим Юлаевич, – диде рәис Миң Муллович, үз ышанычын җиткерергә тырышып.

– Утыр. Болар дежур сүз булмасын…

Тукбаев туктарга теләмәде, берочтан «Заря» колхозы рәисен дә чыбыркылыйсы итте.

– Хапугин! – дип кычкырды. – Вы за кого будете голосовать?

– Как сказано, так и будем, – диде Хапугин, озын сыйрагын урыныннан күтәреп.

– Если не голосуете за демократию, за дядю Эльс, видел это! – диде Тукбаев, тукмактай йодрыгын күрсәтеп. – Ты длинный, но не думай, что я маленький… Гитлер тоже был маленький… – Ул русчасыннан татарчага күчте: – Кечкенә кеше усал була ул. Гитлер да усал булган… – Һәм ул, үз сүзләреннән канәгатьлек кичереп, сәер генә елмайгандай итте. Аннары кабат әйтәсе фикерләрен чыгарып селекте: – Пенсионерлар районда дүрт мең дә биш йөз, – диде. – Алар белән дә эшләргә кирәк. Билгеле, пенсионерлар бизнесменнар кебек бай була алмый. Нишлисең, аларның вакыт узган… Чем богаче бизнесмены, тем богатые будут пенсионеры…

«Тот капчыгыңны! Бүгенге карак байлардан, коррупционер, бизнесменнардан шәфкать көтәрсең, бар…» – булды синең җавабың.

– Ләкин аларны беркайчан да тегеләр белән чагыштырып булмый. Бизнесмен «Жигули»да йөрсә, пенсионер «Запорожец»та элдерә, бизнесмен «мерседес»та барса, теге «Жигули»да тәгәри. Тигезләп булмый…

Мантыйгын югалткан Тукбаев капылт кына сүзен икенчегә борды:

– Мин сорыйм икән, аны үтәргә кирәк, – диде. – Мин сайлауда бюллетень кәгазен алгач, име, кабинага кермим, туры урнага ташлыйм. Нигә кирәк ул? Кем керә, я так буду думать: «Әнә моны эчендәге теге еланы кытыклый, еланы кабинага чакырды», – дип. Аңладыгызмы, Алия Тутаевна? Сез керәсезме кабинага, әллә кермисезме?

Үз исемен ишеткәч, Алия Тутаевна түшен күркә сыман кабарта төште, «Аллам сакласын!» дип торып ук басты, як-ягына каранды (әйтерсең итәгенә ут капкан), тизрәк җавабын да бирергә ашыкты:

– Юк, кермим, Рәсим Юлаевич. Нигә анда кереп торырга? Хаҗәте юк аның… Бик белеп әйтәсез, Рәсим Юлаевич, сүзләрегез, әти киңәшләре кебек, алтынга тиң…

– Менә рәхмәт. Әле син кермәү генә әйбәт түгел ул, Алия Тутаевна. Сезнең белән бер кеше дә кермәсә, ул чагында безнең район күрсәткечләре яшел чыга…

Шушы урында ябык чыраен сытып утырган хакимият башлыгының икенче урынбасары Фаил Минһаҗевич, Тукбаев фикерләре белән килешергә теләмичә, хуҗа фикерен төзәтте:

– Сайлау алай булмый бит инде ул… – диде.

Тукбаев үз сүзеннән кире кайтырга теләмәде.

– Юк, Фаил Минһаҗевич, – диде, – менә син кара әле. Анда өстәлләр артында утыра егерме кеше. Әйт, менә мин кабинага кереп тормыйм, исбатлар өчен, бюллетеньне алам да бөтен кеше алдында, аның ояты юк, теге коммунистны сызып куям да урнага ташлыйм. Кем икейөзле, шул кабинага керә, ул шикләнә, ул артына борылып карый. Мин шулай уйлыйм: димәк, аның эчендәге еланы кытыклый. Мин аның каравы белеп торам бу кешене. Шуңа күрә өчесе көнне ачык уен уйнаячакбыз: телевизордан күзәтеп, карап утырачакбыз. Кем керде, кем кермәде? Кергән кешегә сорау билгесе, зур тамга куела… – Тукбаев, сүзләренә яклау эзләп, залга төбәлде. – Югановны кеше алдында да сызарга була… Әйтеп торам бит, кемнең ояты бар, ул керми чаршау артына. Менә мин лично кермим. Анда берни юк, делать нечего. Әнә великий редактор Нәфис абый керсен… Менә шулай, барысы да сездән тора, сезгә бәйле. Бу юлы участок комиссия әгъзаларының җитмеш процентын үзгәртүне дә аңламадылар. Алардан нәрсә көтәргә? Миңа нәрсәгә Юганов?.. Укытучыларга, врачларга оят инде. Кемгә-кемгә… Колхозларда положение авыр, мескеннәр бит… Алты ай буена йөз тәңкәлек хезмәт хакларын ала алмыйлар. Ә укытучылар, матур итеп киенеп, сәгать тугызга гына эшкә барып, дүрттә кайтып китәргә яраталар… Врачлар тагын, хезмәт хаклары унбиш көнгә соңгарса, дөнья беткән шикелле, тавыш чыгаралар. Имейте совесть!.. Нәфис абый аны белә. Язмый гына газетына. Ул бит күрде типография өчен акча сорап, министрга ничә мәртәбә кергәнне. Бүген редакциягә дип алып кайттык өч йөз илле меңне. Ул бит аны белә, әйтми генә. Фәлән җирдә фәлән дип әйтергә мужет… Без инде район өчен унөч миллион алып кайттык. Әгәр ул акчалар бөтен районнарга, министрлыкларга, оешмаларга тигез бүленсә, беләсезме күпме генә калыр иде?.. Әз шул. Это – рейтинг района! Его можно терять за один миг, тогда весь район пострадает. Не я, весь район!.. Аңлыйсызмы? Тавыш бирмәсәк, без – ноль, ноль… Минем сүзем бетте…

Тукбаев сөйләгәннәр Нәфис хәтеренә нык сеңгән иде. Аның әйткән сүзләре колагыннан әле дә китми торды…

Кинәт янә яшен уйнады, өй эчләрен яктыртып-яктыртып алды. Яшен яктысында Нәфиснең уйга чумган йөзе, көмешләнгән чигә чәчләре дә чагылып китте. Талчыккан халәтендә кемгәдер рәнҗүле дә сыман, әйтерсең аны туры сүзе өчен караватында башын да күтәрә алмаслык итеп кыйнап ташлаганнар. Ул янә Тукбаевның репетицияләр ясап клубта куйган «спектаклен» күз алдыннан кичерде, һәм борчулы уйлары тынычлык китермәде.

«Тукбаев әйтмешли, Байтирәк синең дә сатып алган районың түгел, – дип каршы төште Нәфискә эчке «мин»е. – Биредә син дә вакытлыча… Йә, үз хаклыгыңны кемгә исбатларга тырышасың? Дөреслекне кем тапкан? Намусыңны пычратучылар, чабуыңа тигәнәк ябыштыручылар тиз табылыр. Дус дип йөргәннәрең дә эндәшми читләтеп узачак. Сак бул! Алдавыч чокырларына ничек барып төшкәнеңне сизми дә калырсың. Аннары сиңа кем кулын сузар икән? Тукбаевмы? Ишкәевме? Көтмә! Аларның кул бирер кешеләре бүтән. Ашыйсы ризыклары, эчәсе сулары икенче… Алар «мерседес»та чаба, син тырык-тырык җәяү йөгерәсең. Авызыңны ачсаң, үпкәң күренә. Йә, нәрсәң бар синең? Өеңнең пыяла мамыклы тузаннарын, химияле һавасын сулап, иртә белән торганда, башың иңке-миңкеләнә, газетаңа мәкалә язарга да интегәсең… Комсызлыкның чигенә чыккан Ишкәевнең хөсетле, мәкерле җаны чүмәлә астыннан утны оста йөртә. Кодрәтеннән килсә, ул синнән кояш нурларын да каплар иде! Синең өч тиенлек мәкаләң кемгә кирәк? Аларның эшләре, кая карама, һәммәсе шаблонга, күрсәтмәгә корылган… Тукбаев өендә менә болай ут та сүнеп тормый, синең кебек, шәм яндырмый ул. Аңа бөтен район эшли, барысын да бушка. Хет бераз яраклаша бел. Заманасы шул, шулай барачак…»

– Мин икейөзле була алмыйм…

«Юк икән, әнә өстәл тартмаңдагы каткан ипиеңне суырып ят. Нишләп Тукбаев, еландай телләрен чыгарып, юла сыман бөтерелә-бөтерелә, кырыкка төрләнә белә? Йөзе биш төргә керә…»

– Нишлим? Мин ул түгел…

Бу вакыт өй эчендәге тынлыкны ике стена арасына кергән тычканнар бозды. Берсе, кухня өстәленә менеп, пыяла савытны аударды. «Вәт каһәр, – диде Нәфис. – Мәче кирәк шул». Тычканны өркетергә теләп, йодрыгы белән стенага какты һәм колак салып тыңлады. Тычканнар беразга тынып калгандай булдылар, күпмедер вакыт үтүгә, тагын үз хәбәрләрен салдылар, теш кайрый-кайрый, стенага яңа тишек тишәргә чамалыйлар. Ул янә стенага кагарга мәҗбүр булды. Шулай берничә тапкыр кабатлый торгач, тычканнар тынып калгандай булды…

«Күңелгә яктылык җитми… Әллә шәм кабызырга инде?»

Шушы уй сине урыныңнан торгызды. Кухняга уздың, шкафтан шәм алып кабыздың һәм аны карават читендәге тумбочка өстенә куйдың. Тонык кына тибрәлеп янган шәм уты, караңгылыкны артка чигерә төшеп, җанга үз нурын сирпегәндәй итте, ниндидер өмет, ышаныч арта төште. Син, тик ятканчы дип, тумбочка өстендәге диктофонны алып кабыздың. Микрофоннан җыр түгел, авыл хуҗалыгы министры Сөнгатовның берничә көн элек кенә районда оештырылган Республика семинарында ясаган чыгышы яңгырады: «Без барыбыз да, бу семинарны Байтирәк районында үткәрү өчен, «Инеш» кооперативы җәмгыяте клубына җыелдык. Биредә утыручылар – республиканың агропромышленность активистлары, уку йортларының фән эшлеклеләре, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре, район хакимияте башлыкларының урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре. Безгә хөрмәтле кунагыбыз, Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Абрам Александрович та рәхим итте. Әлбәттә, без бу семинарны, шушылай җыелып, Казанда, әйтик, мәртәбәлерәк урында – зур театр залларында да уздыра ала идек. Ә миңа, беләсегез килсә, биредә ошыйрак төшә. Бүген без биредә күбрәк терлекчелек тармагындагы проблемаларга һәм сайлауларга да тукталып узарбыз… Реформа узган район хуҗалыкларында бернинди проблема юк. Анда халык башкача уйлый: «Без барыбыз да Эльс Борисович өчен!» – диләр…»

Нәфис, бер ишеткәнне кабат тыңлыйсы килмичә, диктофонын сүндерде. Ул көнне семинар ахыры тагын да шәбрәк урында – Калач күле буенда төгәлләнде. Бәйрәм рухы, бәйрәм тантанасы озак дәвам итте, аны сүз белән генә аңлатырлык та түгел иде. Озын-озын өстәлләр затлыдан-затлы нигъмәтләрдән, төрле шәраб-хәмерләрдән сыгылып тора. Берьюлы йөзләгән кеше патшалар сые күреп туклансын әле! Рәхәтләнеп күңел ачып кал, җырла, бие. Сайланачак түрәбез хөрмәтенә бернәрсә дә жәл түгел. Тук чырайлы олуг кунакларның да йөзләре ачылган, телләре язылган. Күл буе табыны гөрләпме-гөрли. Беркая ашыгу, кабалану юк. Мондый очрашулар теләсә кайда гел булмый. Кунакчыл Байтирәк районында гына! Аңардан аның байлыгы кимеми. Тукбаев тарафыннан һәммәсе алдан күрелгән. Артист, җырчылары да үз урынында. Бер читтәрәк электр движогы да тыр-тыр эшләп тора. Тау башына кунаклаган микрофон да тынмый. Тукбаевның оештыру сәләтенә исең-акылың китәр. Булдырган, афәрин! Ул йөзенә кызыллык китерәме соң?! Үзе түр башында, кунаклар уртасында, түм-түгәрәк башын әле бер, әле икенче якка бора, күңелләрен күрергә тырыша. Янәшәсендәге Ишкәевнең тук йөзе кызыл помидор төсенә кереп өлгергән, кәеф көр, ораторлык сәләте тагын да ачыла төшкән. Ул сүзне әле бер, әле икенче кунакка биреп өлгерә алмый. Дилбегәне иң элек министрлык әһелләренә тоттыра. Чыгыш ясаучыларның күбесе сүзен район хуҗасы Тукбаевны мактаудан башлыйлар да хөрмәтле лидер Дәүләтхан Бариевичка рәхмәт белдерү белән тәмамлыйлар: «…Ул безнең иң акыллы кешебез, аның тырышлыклары ярдәмендә бүгенге көнебез тыныч, өстәлләребез шушылай мул ризыклар белән тулы… Иптәшләр! Яшәсен Дәүләтхан Бариевич!.. Әйдәгез, бу бокалларны аның хөрмәтенә, аның исәнлегенә күтәрик!..» Тәкъдимне бертавыштан хуплап, дәррәү аягүрә торып басалар, бокаллар чыңлый…

Семинар манзаралары Нәфис күңеленнән уза бирде. Ул, хәтерен яңартырга теләгәндәй, диктофонын янә кушты, язмаларны тыңлады. Шулвакыт Байтирәк сандугачы Фирүзә җыры яңгырады, күңелгә ятышлы моң агылды… Күңелне әсир иткән моң яшел чирәмле тау башларыннан үзәннәргә, көмеш сулы күл буйларына ак томаннардай сарыла-сарыла тарала, шулай җан халәтебезгә ягымлылык сирпи, төрле хисләр уятып, үзенә җәлеп итә:

 
Чәчеңне җилләрдә, җилләрдә, җилләрдә
Таратып үтәсең тирәмнән…
 

Әйтерсең җиләс җил аның кабарынкы чәчләренә уралган моңнарны, тарый-тарый, бар җиһанга тарата, үтә күренмәле зәңгәр күлмәк итәге гүя очар коштай канат ярып җилкенә, күңелләргә дәрт өсти. Аның ярым ялангач күлмәге киң күкрәк сулышыннан ачылганнан-ачыла бара, гөбедәй ялтырап-ялтырап киткән шома ботлары, күңелләрне ымсындырып, һәркемнең карашын үзенә тарта. Ә моң, иркәли-назлый, сыек зәңгәр томан сыман, Калач күле өсләренә төшеп җәелә. Фирүзә моңнары аеруча Ишкәев күңелен җәлеп иткән, күзләрен сөяркәсенә төбәтеп, авызын ачтырган, телсез калдырган.

 
Офыкта зур кояш, зур кояш,
Кагылма, янарсың, янарсың…
 

Әйе, тауның иң югары ноктасында, офыкта – аның Фирүзәсе, аның Кояшы! Бары тик аныкы гына! Аның җылысында, аның хисләрендә мәңге-мәңге янарга әзер ул… Фирүзә дә күзләрен Ишкәевтән ала алмый, кайнар йөрәк хисләренә төргән моңнарын аның өчен генә тарата, мәхәббәт диңгезендә колачларын җәеп йөзә, бәхетле мизгелләр кичерә сыман…

Шушы минутта күзләрен Фирүзәдән ала алмый, эчтән генә тантана кичергән Ишкәев халәтен нечкәләп тоеп алган Миң Муллович янәшәсендә утырган Казан кунагына терсәге белән төртеп алды да җырчы Фирүзәгә таба ым какты.

– Беләсеңме бу тутый кош кем сандугачы? – диде.

Кунак, күзлеген салып, җырчы кызга төбәлде һәм, бер кат күздән кичереп, иңбашын какты.

– Белмим бит, әй… – диде ул, үз-үзенә елмаеп һәм: – Шәп нәмәстәкәй, тавышы Зыкинаныкыннан ким түгел, ярыйсы гына сайрый, – дип өстәде.

Миң Муллович, кулында уен картасы тотып, акча отарга тиешле кешедәй, эчтән генә көлде.

– Монда аны сайратучылар бар, – диде.

– Бардыр, булмыйча… – дип килеште кунак. – Шәп бит, шәп!..

– Аның шәплеген әнә теге, – Миң Мулловичның кулы янә хәрәкәткә килде, ул кунакның игътибарын түр башында аягүрә торып баскан, үтә дә канәгать чырайлы Ишкәевкә юнәлтте, – пеләш абзаң гына белә ала инде.

– Динар Хамаевичмы?

– Нәкъ өстенә бастың, – диде Миң Муллович, янә куанып. – Алар һаман бергә…

– Рәхәтен күрсен…

– Дөрес. Әйдә, берне сандугач хөрмәтенә тотыйк әле. Бер эчкә кергән тышка чыкмый калмас. Ха-ха-ха…

Нәфис күңеленә мәҗлес хуш килмәде, Фирүзә җырын тыңлаганнан соң, ул кайтып киткән иде…

Ул тумбочка өстендә тонык кына янган шәм утына карап алды. Зәгыйфь ут шәүләсе стена-түшәмнәрдә дерелдәп- дерелдәп алды, янә дә көчәеп, янып китәргә талпынгандай итте. Эреп кыскара барган шәмнең әкрен-әкрен сүрелә, гүя гомер чигенә якыная баруы Нәфисне уйга салды: «Күкрәк читлегендә шәмдәй янган йөрәк утың сүнмәсен-сүрелмәсен иде. Кешеләргә дә җылылыгын биреп, озак-озак янсын иде. Ут, гүя өмет шәмедәй аның күкрәк читлегендә гомер буе янарга омтылып талпынды… Сүнмә син, өмет шәмем, гомер юлдашым! Йөземә төшәргә теләгән күләгәләрне, бүлмәмдәге караңгылыкны куып тарат, гүзәл гомерләргә тиң булып ян, буыннар чылбыры өзелмәсен, шәҗәрә агачы корымасын… Гомер ул аккан сулар кебек үтә дә китә икән. Башта бабамнар шәме, аннан әтием Ярулла шәме, яктыра-яктыра, ниләрдер әйтеп калдырырга талпынгандай сүнә барганнар… Мин Хак бабамны хәтерләмим дә, аны бары әтием сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул да әтием кебек шәп тегүче булган, халык белән аралашкан, тормыш сабакларын өйрәнгән, туры сүзле булган. Ул да җир сукалаган, иген иккән. Бәлки, мин бабама охшаганмын?..»

Нәфис әтисен яхшы хәтерли, унсигез яшькә кадәр бергә яшәделәр. Армиягә киткәч, ул аның үлгән хәбәрен алды, җирләргә кайтып өлгермәде.

Ул шәмгә багып алды. Ихтыярсыздан күз алдына әтисе сурәте килеп басты. Әйтерсең талпынып янган шәм әтисенең күкрәк читлегендә аның зәгыйфь йөрәген яктыртып яна, күңел нурын, якты рухын сирпи. Тән-сынын үтә күренмәле иткән… Шул ук уртача буй, чандыр гәүдә, башында – түбәтәй. Менә ул, ике кулын артка куеп, бераз алга сөрлегеп, тырт та тырт, вак-вак атлап йөреп китәр төсле… Ул ара да булмый, каяндыр аның каршына, авыз читләрен ак яулыгы белән каплап, тыйнак кына елмаеп, сөйгәне Сәрвәр килеп чыгар да «Ярулла! Ярулла, дим! Син кәнсәләр тирәсендә озак йөрмә… Төнгә Кабык күпер буена трактор каравылларга барасың бар…» – дияр төсле. Аннан узып киткән Ярулла Сәрвәренә борылып карый, яшьлегендәгечә елмая, тагын ниләрдер әйтергә теләгәндәй итә һәм көттерми, талпынып китеп бара… Юк, гүя ул бөтенләйгә китеп югалмаган, кире әйләнеп кайткан, караңгы тәрәзә артындагы шәүләсе шәм яктысында тибрәнеп гәүдәләнә. Яктырып-яктырып киткән сүрән йөзе ниләрдер аңлатырга тели сыман… Әллә ул улын сагынганмы? Әллә пар күгәрчендәй яшәгән, аңа исәнлек-саулык теләп, төнге урман буена каравылга озатып калган Сәрвәрен югалтканмы?.. Юк, ул көттермәде, шәм яктысында талпынып яктырып алды да караңгылык эченә кереп югалды…

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2017
Объем:
641 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают

Новинка
Черновик
4,9
181