Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2», страница 9

Шрифт:

Имза аулау

Байтирәк өстеннән әйләнеп очкан вертолёт урам кешеләрен гаҗәпкә калдырды. Ул бер әйләнде, ике, аннары, эзәрлекләнгән качкынның эзенә төшкәндәй, кыйгачлап, болын-басулар, урман өсләреннән очып бара-бара, Аксу урманы аланлыгына барып чыкты. Канатларын зырылдатып, алан уртасына төшә башлады. Әйләнгән калаклар җиленнән, бу нинди корыч чикерткә дигәндәй, янәшәдәге ак каеннар чайкала-чайкала дулкынланды. Юкә, имән агачлары да, яшел яулыкларын болгап, тартыша-тартыша бөгелеп-сыгылдылар. Вертолёт җиргә якыная барган саен, аландагы яшел үләннәр, ялтырый-ялтырый, җиргә посып шуышты. Арырак алан култыгындагы умарталыкта ояларыннан керә-чыга очкан бал кортлары да, кинәт чыккан «җил-давыл»ны сизеп, мәтәлә-мәтәлә тайпылып очтылар.

Алан уртасына төшеп утырган «канатлы чикерткә» ишегеннән иң элек Тукбаев ялтырап чыкты, үзен шушы янәшә-тирә биләмәләренең хуҗасыдай сизеп, як-ягына каранды, күңел көрлеген чәчеп елмайды. Аның артыннан юан гәүдәле генераль директор Пётр Анатольевич Савельев күренде. Тукбаев кунакка, рәхим итегез дигәндәй, башын ия төште. Савельевның бүлтәйгән корсагы алгарак чыкты, һәм ул бертын яшел аланны күздән кичерде. Байтирәк җирлегендә үскән ак каеннар аның күңеленә хуш килде, «Русские берёзы!» дип, эчтән горурланып алды. Аннары, лап-лоп атлап, җиргә төште. Ул, алан матурлыгына сокланып, башын як-якка боргалады һәм команда белән агачтан салынган кунак йортына таба атлап китте. Килеп җитәрәк, агачлар арасына кереп поскан райпо КамАЗының тәрәзә пыялалары кояшта ялтырап алды. Димәк, олуг кунакка хәстәрне Әхәт алдан күрә белгән. Шик тә юк, мунча да ягылган, атаклы мунчачы Рибаб та биредә булырга тиеш…

Гөрләшеп, күлле кунак йортына уздылар. Биредә йокы, ял бүлмәләре аерым-аерым, һәммәсе зәвык белән эшләнгән, кирәгенчә җиһазландырылган. Теләсәң – бильярд уйна, теләсәң – телевизор кара…

Аланлык белән танышып чыккач, беренче эш тамак ялгаудан – сый-хөрмәт күрсәтеп башланды. Өстәлдәге тәм-том, ризыклар күз явын алырлык. Райпо рәисе – Чуртан Әхәт – француз шәрабларына кадәр тапкан. Кабымлыклар бихисап!.. Балык уылдыклары, тозлы гөмбәләр ялтырап нур чәчә, тәлгәш-тәлгәш, «күз-күз» виноградлар, баллы кәрәзләр җемелдәшә. Кызарып пешкән виктория җиләкләре дә күңелләрне ымсындырып тора.

Өстәлләр артына утыруга, Тукбаевның гаярь кулы шешә башларын шалт-шолт борып ачты да:

– Пётр Анатольевич! – диде, олуг кунакка хөрмәт күрсәтеп. – Коньякның кайсын телисез?

Пётр Анатольевич, саллы, саргылт йөнтәс кулын күтәрә төште дә:

– Пас! – дип, коньякны кире какты, чекерәеп утырган аракы шешәләренә ым какты: – Только водку давай, «Ханскую» или «Старый Казань», – диде.

– Байтирәк җирендә хәерле сәгатьтә булсын! – диде Тукбаев, беренче рюмкаларны чәкештереп.

– Так и быть!.. – диде кунак.

Аннан мактаулар китте. Сүзгә райпо рәисе Әхәт тә, данлыклы мунчачы исемен йөртүче, «Сельхозхимия» начальнигы Рибаб та кушылды. Рибабның гөрләп торган көр тавышы үзенә бер өстенлек, эшлеклелек сиздерде. Центнерлы гәүдәсе аракыны да шәп сеңдерә, кайберәүләр кебек исереп җебеми. Аның алай булуы Тукбаев өчен кулай. Аңа да кунак алдында эчми утыру яхшы түгел, ә Рибаб аны коткара, кунакны шәп итеп чабындыра да. Шуның өчен дә исереп китүдән сагайган Тукбаев аны читтә калдырмый. Әхәт исә табын остасы, кирәксә, кыз-кыркынны, чибәр чәчбиләрне таба белә. Бүген дә, олуг кунакны хөрмәтләп, чибәркәйләренә чәкчәкләр тоттырып чыгартты. Байтирәк гүзәлләренең кояштай балкыган йөзләре Пётр Анатольевичта да соклану тудырды…

Аракы шаукымы әңгәмәне җанландырып җибәрде. Башта сүз яңа оешкан Байтирәк районының үсеше, аның киләчәге, газ кертү, асфальт юллар салу турында барды. Гомумән, районны, күрсәткечләрен күтәреп, алдынгылыкка чыгару.

Тукбаев эчен кытыклап торган «Дон» комбайннары мәсьәләсе турында сүз кузгатырга иртәрәк дип санады. Пётр Анатольевичның бераз йомшаруын көтте.

Эчкә хәмер сеңдереп, матур гына утырганда, өйгә кереп калган бер бал корты өстәлдәге кәрәзле бал тирәсендә безелдәп оча башлады. Бал корты кунакны чага күрмәсен тагын дип, Тукбаев нишләргә дә белмәде, як-ягына каранды, күрше бүлмә ишеге артындагы иярченнәренә дәшәргә арусынмый, кунакка мондый тәкъдим ясады.

– Пётр Анатольевич, әйдәгез, мунчага кереп бер чабынып чыгыгыз әле, – диде. – Безнең монда бассейны белән шәп кенә мунчабыз бар. Теләсәгез, күлендә дә коена аласыз…

Кунак риза булды. Аны мунча белгече Рибаб үз артыннан ияртте.

Шулвакыт Тукбаев күрше бүлмәдәге аппарат җитәкчесе Тәкәевкә дәште:

– Мәхмүт Талипович, хат-документларың тәртиптәме?

– Барысы да әзер, Рәсим Юлаевич, менә шушы папка эчендә, – диде Тәкәев, каш астыннан сөзеп карап.

Папка Тукбаев кулына күчкәч, Тәкәевне аш-су өстәле янына алып килде дә:

– Слушай! – диде, табын өстендә хуҗа булып очынган бал кортына ишарәләп. – Куып чыгарыгыз әле шуны, чага күрмәсен тагын…

Тәкәев, кулына бер тастымал алып, бал кортын куарга кереште. Кагына торгач, корт тәрәзәгә очып килде, иреккә юл эзләп, пыялага бәргәләнде, аны бораулап тишәргә теләгәндәй безелдәде. Тәкәев кортны кулы белән тотып иреккә чыгарырга теләде, әмма чагар дип курыкты, кашын җыера-җыера, тастымалны җилпи-җилпи тәмам үчләнде. Ул бал кортын фатир басарга кергән җинаятьчедәй күрде, аны бәреп үтерергә теләде… Прокуратурада эшләгәндә, никадәр гаепсез җаннарны газап чиктерде…

Тастымал астында калырга теләмәгән бал корты бер тәрәзәдән икенчесенә очты. Әйтерсең ул Тәкәевнең яманлыгын, кара рухын сизде, шулай үзен эзәрлекләүчене үчекләргә, аның ач йөзен кояш яктылыгында чагылдырып калырга тели, тәрәзәгә шап-шоп бәрелгән тастымал астыннан оча да чыга, оча да чыга. Аннан тагын икенче тәрәзәгә күчә, «без-з-без-з» килеп, пыяланы бораулый… Иреккә омтылган бал корты әллә онытылып китте, әллә Кылчык Тәкәевнең сөңгедәй кадалган керфекләре арасыннан агылган чәнечкеле зәһәр карашын сизеп бетермәде, көтмәгәндә тастымал астында калды да, нечкә биле белән бөгәрләнеп, тәрәзә төбенә килеп төште. Тәкәев җан биреп тиберченгән кортка: «Бал урларга кермиләр аны…» – дип мыгырданды…

Ул кире бүлмәгә узганда, түр өстәл артында Тукбаев белән райпо рәисе Әхәт әңгәмәләрен дәвам итте:

– Әхәт Хәбирович! – диде Тукбаев. – Ак кала хуҗасы Өметбаев белән сөйләштем. Ул безнең районга утыз КамАЗ машинасы вәгъдә итте. Машиналарның бәяләре артканчы, биргәндә алып калырга кирәк. ОКСтан төзелеш фондына дип бирелгән акчаларны күчереп торырбыз. Так что, киләсе атнада райпога машиналар кайткан булсын…

Бу вакыт Рибаб, ах-ух килеп, кулына тоткан ике каен себеркесе белән мунчада шап та шоп иттереп, ләүкәгә сузылып яткан юан корсаклы Пётр Анатольевичны тәгәрәтә-тәгәрәтә чабындырды. Кунак эссегә шактый чыдам, шактый калын тиреле булып чыкты. Бүселә төшкән корсак тиресе, җәя сыман тартылып, кендеген калкыткан. Киң йөнтәс җилкәсендәге көмешсу тамчылар, каен себеркеләре чапылдап килеп төшкән саен, чәчрәп очты. Олуг түрә мунча ләззәтеннән ах-вах килде, «как хорошо!..» дип пошкырынды. Рибаб парны кызганмады, суны кызган таш өстенә чүмечләп сипте. Бөркелеп чыккан эсселек кунакның җилпучтай киң җилкәсе өстеннән шуыша, Рибаб, пар таралып беткәнче дип, себеркене уңлап та, суллап биетә, үзе, җитмәсә, «ха-ха-ха»лап көлеп шаярта.

– Пётр Анатольевич, аркаңны ышкырга кызлар кирәк түгелме? – ди, аннан идән почмагында флягасы белән торган балга ишарәләп өсти: – Тәнеңә бал сылап юындырырлар, безнең кызлар баллыны ярата төшә. Ха-ха-ха....

Пётр Анатольевич Рибабның көлүенә кушылып шаяртты:

– Картайдык инде… Яшь кызлар белән хурлыкка калуың бар.

– Сезнең яшьтәме? Әле дөньясын җимертергә була. Ха-ха-ха…

Пётр Анатольевич дәшмәде. Аннары, җитәр инде дигәндәй, әкрен генә ләүкәдән идәнгә шуыша-тәгәри төште дә бассейнга кереп чумды…

Мунчадан чыгып, кабат өстәл артына утырышкач, Тукбаев уңай моментны ычкындырырга теләмәде, дилбегәне үз кулына алды.

– Пётр Анатольевич! – диде ул, тәвәккәлләп. – Безгә яңа «Дон» комбайннары кирәк иде…

Аны тыңлап бетергәннән соң, Пётр Анатольевич болай дип белдерде:

– Без быел сезнең республикага йөзгә якын комбайн кайтартырга планлаштырдык.

– Анысы яхшы, – дип өтәләнде Тукбаев. – Ни, безгә шуның бер утызын, именной итеп, Байтирәк районына дип кайтартсагыз иде, Пётр Анатольевич. Тегеләй булганда… Безгә кимендә утыз кирәк. Без инде сезгә хат та әзерләп куйган идек. – Ул ялт кына папкадан хат чыгарып сузды. – Менә ул!..

Пётр Анатольевич, кәгазьгә язылганнарны күздән кичерә-кичерә, бераз битарафлык күрсәтеп көрсенеп куйды. Тукбаев, аның бу халәтен яхшы шәйләп, кунакның кәефен күтәрү өчен, бар осталыгын эшкә җикте.

– Бик тә үтенеп сорыйбыз, Пётр Анатольевич! Без сезгә бөтен Байтирәк халкы исеменнән мөрәҗәгать итәбез, аңлый күрегез инде…

Ни булырын көтә торгач, ниһаять, Пётр Анатольевичның калын иреннәренә елмаю кунды. Шуны гына көткән Тукбаев кунакка зур хөрмәтен сиздереп елмайды, аннары:

– Очень, очень прошу Вас, Пётр Анатольевич… – дип ялагайланды, акча кәгазьдән башланганын яхшы белеп.

Ниһаять, кодрәтле имза сырланды… Тукбаевның көрәктәй куллары «Ханская», «Люкс» шешә бөкеләрен борып-борып ачты… Имза аулау мәҗлесе гөрләп кичкә кадәр дәвам итте… Ул көнне сер саклый белгән урман агачлары, биредә сөйләгәннәрне ишетмәгәндәй, телсез шаһиттай, башларын гына чайкадылар…

«Син шуны бел…»

«Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә» дип көрсенде Нәфис. Редакция эшләренең авыр баруы, район башлыкларының газета эшенә игътибар итмәве, булышмавы кәефен кырды. Аларга синең газетаң кырыгынчы хәсрәт, үз мәнфәгатьләре мөһим. Чынлыкта джипларга утырып чапкан түрәләрнең ачыктан-ачык кылган гамәлләре, кара эшләре күңелне рәнҗетте, күрә торып аларны мактарга теле бармады.

Ул, каршылыклы уйлар кичереп, чираттагы газета санының соңгы җөмләсенә нокта куйды. Яңа хәбәрләрдән аның игътибарын туксан яшьлек Хамайның вафат булуы җәлеп итте. Ишкәевләр гаиләсенең, туганнарының кайгысын уртаклашкан бу язманы редакциягә иртән генә китереп киткәннәр иде. Үлем һәркем өчен кайгы дип фикер кылды ул. Бу фани дөньядан кылган гөнаһларын юып китә алган һәр кешенең урыны җәннәттә булсын!.. Кем генә булуга карамастан. Адәм баласы тәкъдиренә язганны үзгәртә алса икән…

Өстәл өстендәге папка эченнән «Тагын сайлаулар турында» дигән язма – Тукбаевның клубта ясаган чыгышы килеп чыкты. Аны хәбәрче Факил диктофонга яздыртып кайткан иде. Бу турыда газетада кыскача гына мәгълүмат бирелгән иде. Аның тулы эчтәлеге Нәфисне кызыксындыра төште, бер укый башлагач, аннан аерыла алмады: «В нашем районе выдвигается кандидатом в депутаты в Госсовет Нишанов Фарзи Мурзаевич, который вновь порадует нас. Он ещё не выдвинулся, кандидат только. Две недели прошло, уже за эти две недели он оказал значительную поддержку. Вот, например, он приезжал в наш район, чтобы встретиться с тружениками колхоза «Балан». Был он там и уехал. Ему мы задали один депутатский запрос. Говорили, что телевизор не можем смотреть из-за отсутствия дорогостоящего трансформатора. Он этот вопрос решил, выделил нам денег на ретранслятор… – Ул, татарчага күчеп, сөйләвен дәвам итте: – Алла боерса, шул ретрансляторны алып кайтсак, телевизордан дүрт каналны да чиста итеп карыйбыз… – Тагын русча сөйли башлады: – Он настолько пунктуальный человек, в районе Балыклы был депутатом, там больницу построил, газ провёл и дороги построить помог. Значительные поддержки от него были. Он ещё по нашему району только кандидат, поймите меня правильно, вот вчера мы приехали с коммунальщиками в Казань «Жилкомхоз». Нам нужно КТП, трансформатор для электростанции. Он тоже дорого стоит, у нас работает два водонасоса. Приезжали мы туда, а денег нет и нет… Если бы не было депутата, мы повернулись бы и ушли. Я от его имени говорю, так-то так, такой будет, он у нас был… В общем, туда-сюда… И те сразу задумались. Сами начали искать деньги. Посидели, посидели и нашли деньги. В понедельник мы уже поедем забирать ретранслятор. Вот, что значит депутат Фарзи Мурзаевич!.. Я очень рад, что он есть. Здесь я хочу сказать, что пройдёт он, не пройдёт, вопросов нет. Он на два района один. У нас избирателей десять тысяч, а в районе Балыклы двадцать пять тысяч. В Балыклы за него голосуют сто процентов, потому что настолько его значимость поняли, они уже его не отпускают никуда. Но и даже если мы не проголосуем – он пройдёт. Пятьдесят и плюс один процент он набирает, вопросов нет. Но надо больше процентов голосов иметь, чем в Балыклы. И мне легче было бы Даулятхану Бариевичу сказать от имени народа!..

Говоря о себе, я тоже кандидат… Наш район, честно говоря, административно-территориальный… Для выбора глав районных администрации – так решили… Раз я главой работаю, может, я ещё не заслужил, но меня выдвинули. Ну поймите, меня выдвинули, раз выдвинули, пройдём не пройдем, у нас район хороший. Алла боерса, тут вопросов нет. Любой человек, по моему, пройдёт, тем более без альтернативы. Но есть одно «но». Допустим, я пройду шестидесяти восьмипроцентным голосованием, я приду и скажу от имени народа Байтиракцев: «Вот, Давлетхан Бариевич, избрали меня…» А тут нам надо, допустим, новый клуб. Я от имени народа буду говорить. А он скажет или подумает: «Народ ведь за тебя шестьдесят процентов только голосовал». И от ворот поворот будет. А для того чтобы прийти, процентов больше надо… Алтмыш процент белән үтеп, халык исеменнән сөйләп булмый…»

Шушы урынга җиткәч, Нәфис язманы читкә этәрде, кашларын җыерып гаҗәпләнде. «Тукбаев ишеләр парламентта йоклап утырырга, кушканны үтәргә генә кирәк инде…» дип уйлады, аларны җимгә, «кормушка»га борынын, төрткән балыкларга тиңләде.

Нәфис депутатлыкка кандидат Фәрзи Морзаевич белән район үзәгендә булган очрашуларның берсендә үзе дә катнашкан иде. Аны шунда район мәшгульлек үзәге башлыгы, купшы Алия Тутаевна чыгышы шаккатырган иде.

«Кемнәр чыгыш ясарга тели?» – дигәч, Алия ханым белдекле кыяфәттә торып басты да сөйләп китте:

– Сез, Фәрзи Морзаевич, – безнең өчен бик зур кеше. Алай гына да түгел, безнең өчен күктән төшкән бәхет. Без сезнең тырыш хезмәтегезне Байтирәктә яшәп тә, бик ерактан да күреп-тоеп торабыз, ярдәмегезне һәрчак сизәбез. Монда Рәсим Юлаевич әйтеп узганча, сүз сезнең Байтирәк районыннан депутатлыкка узу-узмавыгыз турында барырга тиеш тә түгел. Сезнең кандидатура безнең районнан йөз дә ун процент белән узачак. Безгә Сезне Аллаһы Тәгалә үзе биргән. Мин, алдагы көнебезне кайгыртып, болай дип тә уйлыйм: менә сез, Фәрзи Морзаевич, киләсе сайлауларда да шушылай безгә килеп, безнең Байтирәк районын сайлап алырсыз микән? Ә мин шуны бик теләр идем…

Нәфиснең мондый да куштанлыкны, мантыйгын югалткан тинтәкне күргәне юк иде. Шуннан соң аның Алия Тутаевнага карата гайрәте чикте, аның йөз-чыраена сеңгән хәйләкәрлеген күргән саен өнәмәде, җирәнү хисе кичерде. Гәрчә аның бер калыпланган холкы үзгәрмәячәген белсә дә… Бар, үзгәртеп кара син Тукбаевның акча чире белән саташуын? Алтын күргәч, шайтан азган, ди.

Нәфис ихтыярсыздан Үзән клубындагы отчёт-сайлау җыелышында бер сыер савучы хатынның чәчрәп чыгуын искә төшерде:

– Нигә сез терлекчеләр йорты янындагы мунчаны бардакка, фахишханәгә әйләндерәсез? – диде ул, Тукбаевка карап.

Мондый сорауны көтмәгән Тукбаев аптырап китте.

– Кемнәр бардак ясый?..

– Сез! – диде хатын ачу белән. – Үзегез дә киләсез бит шунда.

– Минем хатын-кызлар белән килгәнем юк. – Ни дип тә әйтергә белмәгән Тукбаев авызыннан ычкынган сүзнең мәгънәсен абайламыйча калды: – Хәзер анда килмибез инде, икенче мунчабыз бар… – Ул акланырга мәҗбүр булды: – Соң, килгән кунакны мунча кертми булмый бит инде… Без бит аны сезгә акча бирү өчен эшлибез.

– Акча да биргәнегез юк… – диде хатын, үҗәтләнеп, төшкән теше арасыннан зәһәрлек бөркелде.

Тукбаев аны тынычландырырга тырышты.

– Ну, шулай эшләмәсәң булмый бит. Түрәләрнең бер имзасын куйдырыр, печатен суктырыр өчен дә, бер пот тоз ашарга кирәк. Аңлагыз, башны тилегә салып йөреп кенә бирмиләр ул акчаларны…

«Үзән» совхозы директоры, сәхнәдә өстәл артында Тукбаев белән янәшә утырган Идрис Юнысович шушы әкәмәтне күреп кызды, чырае бүртенде, әлеге хатынга ачуы чыгып, әвен кадәр гәүдәсе белән торып басты.

– Ярар, – диде ул, бу турыда сүзне йомгакларга теләп. – Ул мунчаны иртәгә үк бульдозер белән төрттереп аударырбыз…

Җыелыш ахырында, Тукбаевның тәкъдимен искә алып, Идрис Юнысовичны бертавыштан янә директор итеп сайладылар.

Нәфис, кайтырга чыккач, Байтирәкнең олы юл чатында тукталып калды. Аннан автотранспорт хуҗалыгы башлыгы Чумзариф янына кереп чыгасы итте.

Нәфис кергәндә, Чумзариф капка төбендәге будкасында кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Ул, Нәфисне күргәч, сүзен озакка сузмый, трубканы куйды да:

– Йә, ни хәлләрдә, иптәш редактор? – диде, аңа урын тәкъдим итеп.

– Хәлләр түзәрлек болай… Үзебезчә тырмашабыз, язабыз, сызабыз. Макталган гына юк.

– Аны көтмә инде син, безне мактау булмас ул… – диде Чумзариф, ризасызлык белдереп. – Мин утыз сигез ел авыл хуҗалыгында эшләгән кеше. Заманында Абага районын гөрләтеп тоттык. Байтирәк районында калгач, мине, өч хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән колхоз рәисен, җиде ай эшсез тоттылар. Адәм көлкесе… Мондагы хөрәсәннәр янында хурланып йөрдем… Син шуны бел, сокращение ясаган булып, мине күпме мыскыл иттеләр. Аннары гына МСОда эш биргән булдылар.

– Әле сез район төзелеш оешмасы МСОда да эшләп алдыгызмыни?

– Мин бит строитель түгел, – диде Чумзариф, саллы кулларына урын таба алмыйча. – Авыл хуҗалыгында күпме файда китергән булыр идем… Аларның бу кабахәтлекләрен кабереңә кадәр оныта торган түгел…

– Да-а… – дип сузды Нәфис, теләктәшлек белдереп.

Чумзариф сүзен дәвам итте:

– Аларның мине шушы автохуҗалыкка китереп батырырга, бетерергә иде исәпләре. Барып чыкмады… Сырт бирми эшлим дә эшлим… Казанга ОКСка барып, прямой хуҗа Ягиевка кереп, торак йортлар төзү планына дип, теге «тиле» акчалар белән өч миллион сум яздырттым. Аны бөтен җирдә раслатып, министрларга кул куйдырттым. Минем төзелеш оешмасы бер тиенсез калырга тиеш түгел бит инде. Моны болар белмиләр әле. Кәгазьдә эш беткәннән соң гына әйттем. Ашыктым, дурак. Болар нишлиләр? Ун көн эчендә Ягиевның койрыгын тоталар һәм аны Курбаш урманына алып кайтып, шашлыклар ашатып, взятка биреп, миңа тиешле акчаларны бирдертмәскә күндерәләр.

– Акчаны нишләттеләр?

– Курбаш авылы клубын төзергә дип тоттылар…

– Кызык.

– Кызык булмыйча… аннан бүлеш китте. МСО начальнигы булып килгән Хәбибкә акчалар ага гына.

– Ул хуҗаларга тамыза беләдер…

– Әле ничек кенә… Безнекеләр районнан сводка бирә, гектарыннан кырык центнер уңыш алдык дип, ике-өч норма үтәп хайваннарына ашатырга салам юк. Әйдә, кыланып калсыннар инде хуҗалыкларны ыштансыз калдырганчы… – Чумзариф тынычланырга теләгәндәй авыр сулап куйды. Аннан кинәт талпынып, башын селкеде: – Син шуны бел! Тукбаевның совещание алып барганын гына кара. Ул район җитәкчеләренең, начальник управление вазифаларын үз өстенә алып, бөтен кешене сүгеп тилерә. Тирләгәнче, ыштаннары тезенә төшкәнче мыскыллый. Күпме булдыра ала. Ә теге куштаннар, Ишкәев ишеләр, моңа үз эшен эшләтә. Бу үз эшен түгел, тегеләр эшен эшли. Моның эше ул түгел бит. Бу бит юнәлеш бирүче. Тәрбияче кеше булырга тиеш. Администрация главасы һәр кешене мыскыл итәргә тиеш түгел ул. Аның бит авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы бар.

– Ишкәевме?

– Әйе, ул бит ашламасын табарга, колхоз җитәкчеләре белән эш итәргә, сүгәргә, тәртип салырга тиеш. Динар бит бармакка бармак та сукмый. Ул ахмак, җүләр Тукбаев аркасында авторитет казана. Ул үзенә бер группа кадрлар җыеп алган да моннан астыртын гына көлә. Бу җүләрне тиле дип эшләтә. Тукбаев бөтен хөрәсән адәмнәрнең шаксысын, пычрагын үз өстенә җыя. Әгәр дә бер хәл килеп чыкса, тегеләр моны соңгы моментта сата. Без түгел, син түгел. Без әйтәсен әйтәбез дә бетә. Без кешегә алдында да, артында да әйтәбез. Болар безнең сүзне, Тукбаевка көндәлек эш итеп, шомартып, матурлап, әдәбиятлаштырып җиткереп торалар. Үзләренекен юк. Ә бу шул ялагайларга ышана, авыл хуҗалыгы начальнигын, Ишкәевне профессор, ди. Теге имансызлар, «глава» районда юк вакытта, өчәр-дүртәр кеше машинага төяләләр дә, әйдә, выж урманга, йә күл буена. Яшь кызлар ияртеп… Аннары Байтирәк урамының тыкрык чатында өйләренә кайта алмый адашып йөриләр. Тукбаев бу хәлләрне белми, ул һаман чаба, һаман тилерә, морально бөтен авторитетын бетерә. Ә тегеләр Байтирәк урамында аракы эчә. Чит районда булсалар кайтып җитә алмыйлар инде. Ул шушы бездельникларга ышана, аларны халык алдында мактый, эшләгән кешене мыскыл итә.

Нәфис, үзенчә нәтиҗә ясап:

– Эшләгән кеше күренми шул, – диде.

– Күрергә вакыты юк моның, – дип дәвам итте Чумзариф. – Ул Казанга, Мәскәүгә чаба… Краснодарга йөгерә, аннан бодай кайтартып, Байтирәкнең иген уңышын «күтәрә», алдынгы районнар рәтенә чыгара… Ул районнан чыгып китүгә, мондагы хатын-кызлар, матур күлмәкләрен киеп-ясанып, кибетләргә йөгерә. Тегеләр администрация бинасында чәй эчү, туган көн үткәрү белән шөгыльләнә. Эштә берсен дә таба алмыйсың, бөтен ишекләр ябык. Бу кайтып бер көн районда утырса, бөтен хөрәсән, бөтен куштан моның бүлмәсенә керергә чират тора. Моның мозгасын клепать итәргә. Бу буталып бетә, нәрсә эшләгәнен үзе дә белми.

Нәфис «Да-а…» дип башын какты.

Чумзариф фикерен әйтергә ашыкты:

– Син шуны бел! Тукбаев райондагы төзелешне Чуртанга тапшырды. Районда райпо председателе булып эшләрлек кеше юк, ди. Көлке. Иң кыйммәтле товарлар безнең район кибетләрендә. Чуртан кешенең авызыннан өзеп талый. Халыкны тезләндереп куйды, тартып ыштанны төшерәсе генә калды… Шәхси кибетләр, киоскалар ачылмаса беткән иде. Шуның өстенә бу тиле, акча ташып, райпо бурычларын каплый… Бездә сәүдә культурасы дигән әйбер калмады. Һәрбер чатта чүплек калдыклары, үләксә ауный… Алкаш хатыннар, алкаш ирләр күбәйде… Шушы алыпсатарлар мескен халыкка юньле аракы да сатмыйлар. Начар, технический спирт эчертеп, төрле суррогатлар белән үзләре баю хисабына күпме кешене дөмектерделәр. Левый товар, агу сатып каһәрлиләр…

Чумзарифның зары күпкә киткәч, Нәфис шикләнә калды. «Моңа ачылып күп сөйләшергә дә ярамас, сүзең гайбәт булып әйләнеп кайтуы да бар», – дип уйлады.

– Син шуны бел! – диде Чумзариф, отыры кызып. – Байтирәк районына беренче администрация главасы итеп герой соцтруда Гариповны куйдылар. Ул, районны оештырам дип, бер ай йөрде, ике… Аннары, ялгыз ата каз кебек, читтә берүзе утырып калды. Моның янына беркем килми. Тегеләр шайкасы шундый политика оештырды: геройны ычкындырырга! Эше бармагач, бу нишләсен?! Герой китте. Хәзер җыен эшсез, морально череп таркалган хөрәсәннәр, тегеннән-моннан куылган урам командасы бөтен районны басып алды. Байтирәк районына күпме миллиардлар күчте?! Ул акчалар кая тотылган? Моны беркем белми.

– Контроль юк…

– Карга күзен карга чукымый. Күпме продукция җитештереп, шуның кадәр акчалар биреп тә, Байтирәк районында ни культура сарае, ни администрация бинасы, ни больница юк. Бернәрсә юк, семинар күрсәтеп йөрүдән башка.

– «Чәйханчиклар»га бәлеш ашап йөрергә сәбәп кирәк бит.

– Анысын булдыралар. Байтирәктә күпләп шәхси йортлар үрчеде. Кем дәүләтне талаган, шул төзегән… Ярар, бу дөньяны без генә үзгәртә алмыйбыз… Барыбер дә «Чумзариф» кушаматыннан ары китә алмам.

Нәфис гаҗәпләнде.

– «Чумзариф» сезнең кушаматыгызмыни ул?

– Әйе.

– Чын исемегез ничек?

– Зариф.

– «Чум» дигәне нәрсәне аңлата?

– Анысы исемгә кушамат булып тагылган.

– Ничек?

– Мин яшь чакта бик яхшы көрәшә идем. Кешене биленнән тотып суырып кына ала идем дә баш аркылы тондыра идем. Сабантуйларында, көндәшне күтәреп алганда, мәйдандагы халык кычкыра иде: «Чумдыр, Зариф, чумдыр!» – дип. Янәсе, башы белән суга чумдыргандай ит. Шуннан Чумзариф булып калганмын инде.

– Кызык.

– Нәрсәсе кызык, мин инде аңа ияләнгән. – Ул электр чәйниген кабызмакчы булды. – Чәй эчмисеңме?

– Юк, рәхмәт. Минем сезгә бер йомышым бар иде.

– Әйт.

– Иртәгә, бер-ике сәгатькә булса да, йөк машинасы биреп тора алмассызмы?

– Нәрсәгә?

– Ленин урманчылыгы мастерскоеннан рәшәткә такталары алып кайтырмын дигән идем.

– Иртәгә булмый, машиналарның берсе ремонтта, өчесе Казанга йөри, кирпеч ташыйлар. Дүшәмбегә кадәр түз, аннары карарбыз, – диде Чумзариф.

Нәфис «ярар, алайса» дип килеште дә кайтырга җыенды. Чумзариф аны, җәяү җибәрәсе килмичә, «Волга» машинасында район үзәгенә кадәр озатты.

Бесплатный фрагмент закончился.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2017
Объем:
641 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают

Новинка
Черновик
4,9
181