Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2», страница 5

Шрифт:

Кояш баеды. Алыплар да җырдан туктадылар, кайсы ияренә башын салып, кайсы ат япмасын җәеп йокларга хәзерләнә башладылар. Илбарыс баһадир елга ярында утырды да утырды. Тын. Бары тик елга гына пышын-пышын сөйләшә-сөйләшә ага да ага. Кайчакта ябалдашларын суга иеп утырган тал астында шомбырт итеп балык чумып куя; ә елга һаман ага, аның беркемдә гаме дә, кайгысы да юк.

Илбарыс алыплары янына барып ятты. Һавада йолдызлар җемелди, офык читендә алсу чаршау эленде, күктәге йолдызларны әйтерсең кемдер кабызып йөри. Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде… Җиде – Тәңре саны. Җиде— такмак саны. Җиде илдә җиде батыр, җиде кызны алып кайтыр. Җиде-җиде – җидегән, җидегән йолдыз – җидедән, җиде тапкыр такмак әйтсәң, бүләк килер җизнидән…

Әйләнеп кайтырмы Илбарыс? Күрерме янә хан кызы Чәчкәне? Чәчкәнең анасы Аппак – көтригурлар ханы кызы— ай кебек ак йөзле, кылгандай ак чәчле, тирән елга суы кебек зәңгәр күзле. Кызлары Чәчкә дә зәңгәр күзле, тик чәче генә алтын җептән. Беренче угланы Батбай базык, киңчә гәүдәле, кызыл чырайлы, күк күзле; икенче угланы Кодрак исә атасына охшаган, коңгырт чәчле, яшел-күк күзле, төптән юан гәүдәле; өченче углан Аспарух кара сакаллы, тутсылрак йөзле, зәңгәр күзле; Балкыр углан кара чырайлы, зур борынлы, киң кашлы; төпчек Аслан чандыр гәүдәле, йомыкый, аз сүзле иде, хәзер ул бала да үзгәргәндер инде. Бәлкем, ул баһадирга гына шулай күренгәндер? Бер тапкыр төпчек углан зур батырлык күрсәтә. Суга баткан Ишкул кавханның кызын коткара. Шуннан, бу балаларны бер-берсенә Тәңре язган, дип, төптәңре аларның колакларын тешләттереп маташа. Имеш, үсеп-исәйгәч, Кызкуыш туенда илхан Аслан шул кызны куачак, һәй бу төптәңрене! Ниләр генә уйлап тапмый!

Ияренә башын куйган килеш, баһадир байтак вакыт караңгылана барган күк йөзенә карап ятты. Әкрен генә күз кабаклары ябыла башлады, йокы басты, көн буена ат өстендә бару үзенекен итте, уйлар җебе чәбәләнеп китте…

– Һай-һай-һай, алыплар! Көн туа, көн! Яңа көнне каршы алырга торыгыз, Тәңредән игелекле көн сорагыз! Һай-һай-һай…

Илбарыс баһадир каравыл алып тавышына күзләрен ачты. Шундук ятаганын капшап карады. Ятаган урынында иде, ияргә теккән. Орыш өчен төрки кылычы уңайрак, әмма ятаганны да ташламыйлар иде алыплар. Орышта артык корал булмый.

Баһадир бөтенләй уянды, шундук сикереп торды, аякларын яздырып, елгага таба атлады. Кояш чыгып килә. Йөгереп яр астына төште, салкынча Итил суы белән юынып алды. Аннары йөгереп яр өстенә менде. Менде дә чыгып килгән кояш тарафына тезләнде: «Тәңрем, матур көн бир, юлым уң ит. Тәңрем…»

Көн-кояшны каршылагач, алыплар ашап алдылар. Илбарыс баһадир ияренә менеп атланды, табын-табын җыелып утырган алыпларына күз йөртеп чыкты. Каравыл алыплардан башкалары барысы да ашау белән мәшгуль иделәр, һәр табында бер унбаш. Унбаш йөзбаш боерыгын үти, йөзбашлар— баһадирныкын, баһадир – кавханнарныкын, кавханнар – илханнарныкын, буйтур-илханнар – олуг ханныкын. Илбарыс баһадирны олуг хан Кодрак илханга бирде. Әмма Кодрак илхан биредә юк, ул Дәмәшкъкә китте, корал алырга. Димәк, алар белән ул җитәкчелек итә?.. Ә алостаз Дәян кем, ияреп чыккан төптимерче Агасике? Кызык та кеше бу Агасике, колын ияртте дә ике дә уйламый юлга чыкты. Ә бит аның яу кырында ятып калуы бар. Бик бар…

Ашап-эчеп җыена башлаганнар гына иде, каравыл алып сөрән салды:

– Баһадир, аръякта җайдаклар, ят кешеләр!

Барысы да, хәтта соңгарак калып ашарга утырган каравыл алыплар да сикерешеп тордылар, аръякка карадылар. Елганың аръягында, чынлап та, ике атлы күренде. Аның берсе ат муенына яткан, әллә яралы, әллә йоклый, икенчесе атын янәшәдән атлата, яткан кешене тотыбрак килә.

– Төрки кардәшләр, шуларга охшаганнар, – диде алостаз Дәян. – Сул як дала аларныкы… Ул-бу булдымы икән әллә?.. Сөрәнче, оран сал! – дип боерды алостаз Дәян.

Сөрәнче яр кырыенарак килде, авызына кулларын куеп оран салды.

– Һай-һай-һай, аръяктагылар, җайдаклар, бире чыгыгыз, болгар баһадиры дәшә.

Аръяктагылар ишеттеләр, сөзәгрәк җирдән елга буена төштеләр.

– Без сезнең ниятегезне белмибез, кардәшләр! – дип кычкырды ярдан җайдакларның берсе. Аның аты суга тез тиңентен кереп эчә башлады, икенче алып, ялга яткан килеш, су читендә калды.

– Мин сиңа хәзер ниятем күрсәтермен, – диде мәргән албагыш Илбәк һәм җәясенә ук элде, әмма аръяктагы алып та җәясен тарткан иде инде.

– Тидермә, ат! – дип боерды баһадир.

Сызгырып ук очты, әмма шул мәлдә аръяктагы алып та керешен ычкындырды. Булган хәлдән бер мәлгә аптырый калдылар. Нәкъ елга уртасында ук укка орылды, һәм алар суга төштеләр. Уклар төшкән җирдә балыклар сикерешеп куйдылар. Илбәк мәргән янә җәясен тартты, әмма аръяктагы мәргән дә керешен тартып өлгерде, янә уклар чәкеште, янә елга уртасында чумдылар, янә балыклар сикерешеп алдылар.

Илбарыс баһадир су читенә йөгереп төште:

– Мәргән, кардәшләр, атмагыз. Болгарлар без.

Аръяктагы ике җайдак киңәшеп алдылар, ял өстенә ятканы чак кына башын күтәрде, елга читендәге баһадирга карап алды. Кардәшләр, дидеме, мәргән батыр атыннан төште, яралының атын елгага кертеп җибәрде. Аның артыннан үз атын төшерде, ат ялына ябышты. Бире якка чыгып җитүгә, болгарлар аларның атларын эләктереп алдылар, яр өстенә җитәкләп алып менделәр. Мәргән егет күзләре белән баһадирны эзләп тапты.

– Баһадир, Чалбай хан угрылары атамны яраладылар, туганнарымны сөңге белән кадап үтерделәр, сеңлем белән анамны әсир иттеләр. Ике көтү сарыгыбыз, бер көтү атыбыз бар иде – куалап алып киттеләр. Җәйләүдән күчешебез иде. Өске җәйләвебез— Бозаулыкта, аскы җәйләвебез Җаек елгасы буенда иде. Атам яралы, арагызда имче бармы, баһадир?

– Имче! – дип кычкырды сөрәнче. – Имче Акчура, баһадир дәшә!

Яралы төркине ипләп кенә иярдән алдылар, үлән йолкып түшәделәр, үлән өстенә киез япма җәйделәр. Ул арада имче килеп җитте. Урынга салгач, төрек кулын күтәрде, әмма хәле китеп, башы бер якка авышты. Имче яралыга нидер эчерде, нидер иснәтте. Яралы күзләрен ачты, карашы белән угланын эзләп тапты.

Егет җылый иде, аның битләре буйлап яшь бөртекләре тәгәрәшә.

– Угланым, алтыным, угры Чалбай ханнан үч ал. Мине Тәңре үз янына чакыра… Сине, углан, баһадирга бирәм… – Яралы күзләре белән баһадирны эзләп тапты. – Баһадир, дала мондый мәргәнне күрмәгәндер. Күзе – бөркетнеке, йөрәге – арысланныкы… Олан, о-л-л-ан, ан-наң тапсаң…

– Атам, атам…

Яралының авызыннан кан китте, менә ул күтәрелергә итте, әмма көче җитмәде, башы салынып төште, аякларын сузып җибәрде – җан бирде.

– Атың ничек, мәргән?

– Атым – Таш-булат, ба-һадир, – диде мәргән яшь аралаш. – Ат-там Ак-тай…

Актайны калку урынга, яр башына күмделәр, янына җәя-укларын, коралларын куйдылар. Тәңре килеп алганчы дип, өч көнлек ризык, чүлмәк белән су куйдылар.

Алай кузгалып шактый юл үткәч кенә, Ташбулат, ниһаять, тынычлана төште. Мәргән егет баһадирның уң кулында бара. Аларны алостаз Дәян куып җитте, атын янәшәдән атлатып китте.

– Баһадир, Өске Кирмәнгә ярты көнлек юл калды.

Әрәмәлекләрдән узалар иде, баһадир кошлар сайравына игътибар итте, ерак та түгел күке кычкыра. Алда шактый зур алан күренде.

– Аланда туктарбыз, алостаз. Олаучылар килеп җиткәнне көтик.

– Баһадир, – диде Ташбулат. – Чалбай хан кирмән капкаларын ачмас. Аның төмәнгә якын алае бар. Синдә, күрәм, йырмак алай гына. Ничек кирмәнне алырга уйлыйсың?

– Корал орыша, ир мактана, мәргән. Мин алыпларыма ышанам. Миндәге корал Чалбай ханда юктыр…

– Бер корал гына ярдәм итмәс, баһадир. Чалбай хан кирмәндә нык утыра. Аны алдап чыгарырга кирәк, ияртеп чыгарырга…

– Җыелыйк, киңәшик башта, мәргән.

Алай аланлыкка килеп тупланганчы шактый вакыт үтте, кояш аска таба – баешка күчте. Ашчылар казан астылар, баһадир йөзбашларны табынга җыйды.

– Йә, киңәшләрегезне әйтегез, кардәшләр, йөзбашларым.

– Киңәш бер, – диде алостаз Дәян. – Кирмәнне алырга.

– Баһадир, миңа әйтергә ярармы? – диде Агасике.

– Тыңлыйбыз, Агасике.

– Миңа калса, баһадир, бүген кичкә таба кирмәнгә кешеләр җибәрергә кирәктер. Сәүдәгәрләр булып. Үзләре белән эчемлек алсыннар. Сәүдәгәрләр булгач, каян килсәләр дә, Чалбай хан кабул итәр.

– Йә-йә, төптимерче, шуннан?..

– Сәүдәгәрбаш булып үзем барам, баһадир. Үзем белән… – төптимерче табын тирәли күз йөртеп чыкты, – алостаз Дәянны, олаучыларны…

– Алостаз Дәян, нишлибез?..

– Чалбай ханның сәүдәгәрләрне тануы бар.

– Танысын. Кичә мин алып идем, Кубрат ханга хезмәт итә идем, бүген Чалбай ханга сәүдәгәр булып килдем. Татлы грек ширбәте китердем.

– Төптимерче хак әйтә, алостаз Дәян, далада очраган бер сәүдәгәрне талый-үтерә китсәң, кем килер Чалбай ханга?! – диде баһадир.

– Тәвәккәлләдек алай булгач, – дип килеште алостаз Дәян.

Шулай хәл иттеләр. Эчемлек төягән олаучыларны чакырдылар да тиз арада юлга чыгарып җибәрделәр. Кояш баеганчы кирмәнгә барып җитәргә тиешләр иде сәүдәгәрләр. Аерата дәртләнеп җыена башлаган Агасике олаучыларны ашыктырды.

– Җәтрәк, җәтрәк, әтрәк-әләм, ятим бәрән. Кузгалдык!..

Сәүдәгәрләр китеп күздән югалырга өлгермәделәр, Итил буеннан дүрт җайдак килеп чыкты. Яр өстенә менүгә, аларны каравыл алыплар уратып алдылар. Каравылларның берсе, аерылып, баһадир туктаган төбәккә килә башлады. Атын чаптырып килеп җитте дә җиргә сикереп төште һәм, сулышы каба-каба:

– Баһадир, җайдаклар арасында Өске Кирмән тарханы Мангыш. Сөенче! – диде.

Баһадир сөенчегә ике алтын бирде. Каравыл алыпның авызы колагына кадәр ерылды.

«Мангыш тархан исән!» Баһадир тарханга каршы юнәлде, килеп җитәрәк атыннан төште.

Алар кочаклаштылар. Мангыш тархан, күз яшен яшерергә теләп, читкә борылды.

– Өч алыбым белән көчкә качып котылдым, баһадир…

Сөйли-сөйли дә Мангыш тархан күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп ала.

Еламаслык та түгел иде. Чалбай хан аның хатынын, кызын әсир иткән. Тарханның хатыны Итилгә ташланган, батып үлгән, кызы Чалбай хан кулында икән. Ике угланын Чалбай хан аналары алдында чабып үтергән.

Мангыш тархан яшенә буылып елады. Баһадир аның иңнәреннән кочып алды, тынычланырга кушты.

– Болгар беркайчан да хатын-кызны рәнҗетмәде, баһадир. Ә болар…

– Тынычлан, тархан. Күз яше ярдәм итмәс инде аларга. Әйдә уйлашыйк, ничек кирмәнне Чалбай ханнан алырга була. Кирмәндә ничә капка?

– Ике. Берсе яшерен, урман яклап.

Баһадирның үз-үзенә ышанып сөйләве Мангыш тарханның да күңелен тынычландыра төште. Дине-өне булмаган, төшенә ни керсә, шуңа табынып яшәгән Чалбай хан угрылыгын кайчан ташлар? Ташлармы? Заманында ул Кубрат ханны да шактый талкыган. Кубрат хан аны бер тапкыр гына тәүбә иттермәде иттерүен, әмма Чалбай хан һәрчак башы киселүдән котылып калды. Бер Болгар җәйләүләренә генә яу чапмый иде угры хан, бөтен төрки дөньясы аның угрылыгын белә иде.

Өске Кирмән Төн илләре белән сәүдә итү өчен иң уңай су юлына салынган иде. Чалбай ханның кулы әнә шул кирмәнгә дә җиткән.

Йөзбашларны җыйгач, баһадир әйтте:

– Алыпларым, иртән, көн тууга, кирмәнгә кузгалабыз. Кичкә кирмән безнең кулда булырга тиеш. Тәңре миңа шулай әйтте.

Иртәнге якта атларга атлангач, Илбарыс баһадир мәргән Ташбулатка күз төшереп алды. Ачуы йөзенә үк бәреп чыккан иде мәргәннең, күзләрендә – нәфрәт чаткылары, карашы – кирмән ягында. Ирек бирсәң, ике дә уйламый диварга ташланыр иде.

Кузгалдылар. Кирмәнгә тарлавык яклап барырга булдылар. Юлны мәргән күрсәтте. Баһадирны бер нәрсә борчыйиде: «сәүдәгәрләр» кирмәнгә керә алдылар микән? Кергән хәлдә, Чалбай хан ничегрәк каршы алды икән үзләрен?..

Тарлавыкка җиткәч туктадылар. Мангыш тархан баһадир янына килде. Атларыннан төштеләр. Моннан кирмәнгә чакрым чамасы гына иде.

– Баһадир җиңелә калса, Чалбай хан яшерен капкага ташланыр. Яшерен капкага үзем барам. Угры ханны үз кулым белән үтерәсем килә. Без дә шул капка аша качып котылдык, атларыбыз шушы тарлавыкта иде.

– Яхшы, олуг тархан, шулай итәрбез. Тик безгә башта Чалбай хан алыпларын кирмәннән чыгарасы иде. Моны эшләве җиңел булмас кебек…

Баһадир йөзбашларны тагын җыйды, комлык җир табып, ком өстен тигезләде дә кулына хан бүләк иткән алтын саплы хәнҗәрен алды.

– Кирмән нык, диварлары биек, бәреп алып булмас, баһадир, – диде Мангыш тархан.

– Хак, кирмән нык, нык булса да, без алырбыз аны, Тәңре безнең якта. Менә бу кирмән. Менә монда почмак манаралар. Манараларда каравыл күренми, минем уемча, безнең «сәүдәгәрләр» изге эшләрен кылганнардыр. Хәзер безгә чалбайлыларны ничек тә кирмәннән алдап алып чыгарга кирәк. Миңа котыртучылар кирәк булыр, йөзбашлар, һәр йөздән ике котыртучы бирерсез. Иң оста мәргәннәрегезне сайлагыз. Мәгәр, йөзбашлар, әүвәл без аз көч белән, әйтик, әнә шул йөздән артык котыртучы алып белән дәү капкага якынайыйк. Чалбайлылар безнең аз санлы булуыбызга ышанырга тиешләр. Шунсыз алар, капканы ачып, безне куа китмәсләр. Капканы ачкан хәлдә, без алар белән орышырга тиеш булабыз. Кирмәннән күпме чалбайлы чыгар, анысы безнең өчен караңгы… Чынын гына әйткәндә, минем Чалбай хан белән бер дә орышасым килми. Ул төрки, болгарларга кардәш халык. Әмма нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр.

– Чалбай ханны мин үзем җәзалыйм, – диде Мангыш тархан. – Мин кирмәнем дивары буенда йә ятып калам, баһадир, йә Чалбай ханның башын кисәм. Хәсрәтсез бер үләр, хәсрәтле ике үләр, ди. Мин бер тапкыр үлеп карадым инде, баһадир. Үлемнән курыкмыйм. Миңа, баһадир, йөз алып бир. Мин яшерен капканы сакларга барам. Җиңгән хәлдә дә, җиңелгән хәлдә дә Чалбай яшерен капкага килми булдыра алмас. Чөнки шул капка кырында ат абзарлары, урманга ауга шуннан йөри идек.

– Алырсың йөз алыпны, тархан. Башта киңәшик. – Баһадир Илбәк белән Ташбулат мәргәннәргә күз төшереп алды. – Сез, мәргәннәр, берегез – уң кулымда, икенчегез сул кулымда булырсыз. Ташбулат, син уң кулыма басарсың. Адай, уң кулым Адай, син алыпларың белән, Мангыш тархан белән яшерен капкага бар. Ә төп алай тарлавыкта калыр. Атларны әнә теге аланлыкта калдырырбыз. Тарлавыкның ике ягына укчылар басар. Ике якта да куаклыклар, яшеренеп утырырлар. Безне Чалбай алыплары тарлавыкка куа килерләр, укчылар уздырып җибәрерләр… Кыскасы, бер чалбайлы да кирмәнгә кире әйләнеп кайтмаска тиеш. Бу хәл аларның ачуларын китерер. Алар янә капканы ачарлар…

– Ачмасалар?! – диде Илбәк мәргән.

– Ачарлар, ачмый хәлләре юк. Кирмәннән тарлавык күренми, без бик аз калдык, без янә әйләнеп капкага килербез, укка ала башларбыз… Төп алай чыккач, орыш каты булыр, йөзбашлар. Укчылар үз урыннарында калырлар. Без янә чигенербез, Чалбай ханның алае зур, төмәнгә якын, укка алып бетерү мөмкин түгел, чалбайлылар, безне куа-куа, тарлавыкка керерләр. Чалбайлылар үтүгә, очлы ыргаклар ташлагыз. Ыргакларны ташлаганнан соң гына уктан ала башлагыз. Инде без. Без төп көч белән болай итәрбез: алдан укчыларны җибәрербез, алардан соң сөңгечеләр орышка керешер, сөңгечеләрдән соң ятаганчылар белән кылычлы алыплар кузгалыр. Уң кулыма, сул кулыма мәргәннәрем басар, төп уртада үзем булырмын. Мин грек Агасике белән Дәян алостазга да зур өмет баглыйм. Алар исән-сау кирмәнгә керә алган булсалар, ничек тә капканы ачарга тырышырлар. Шулай да, алыпларым, мин иң элек зур өметем сезгә баглыйм. Ант эчик! – Баһадир хәнҗәре белән бармак очына төртте, кан күренүгә, антчы биргән алтын чокырга җиде тамчы кан тамызды. Һәр йөзбаш, бармагын канатып, ант канын чокырга тамызып чыкты, аннары һәммәсе иреннәренә тигезеп чыктылар. – Тәңре безнең якта, алыпларым. Кузгалдык!

Ипләп кенә тарлавыктан чыктылар, кирмәнгә таба юнәлделәр. Калганнары тарлавыкка кергән җирдә агачлар артына постылар, бер ишесе урыннарында калдылар.

Кораллы җайдаклар күренү белән, кирмәндә ыгы-зыгы купты, сөрәнче оран салды. Алыпның уң кулындагы Ташбулат җәясенә ук куйды. Кирмәнгә бер ара җир калгач, баһадир кулын күтәрде. Алыплар туктап калдылар. Болгар сөрәнчесе алгарак чыкты.

– Оран сал, сөрәнче, – диде баһадир. – Чалбай ханга сал. Капканы ачып бирелсәң, сине болгарлар иреккә җибәрергә ышандыралар, диген. Ачмасаң, башың Итилдән эзләрләр, диген.

Сөрәнче оран салды, кирмән диварына кабаланып менгән чалбайлылар сөрәнче сүзләрен Чалбай ханга җиткерделәр, күрәсең, кирмән ягында беравык тын тордылар.

Кирмән диварына кошлар кебек менеп кунган чалбайлылар ике йөз болгардан бер дә куркырга җыенмыйлар, өскә үк чыгып басканнар иде.

– Баһадир, алыйммы берсен укка? – диде Ташбулат.

– Ашыкма, мәргән, куян кумыйбыз. Монда Чалбай төлке үзе.

Чынлап та, чалбайлыларның барысы да диярлек ук-җәя тотканнар иде.

Чалбай хан һаман җавап бирми. Баһадир чалт аяз зәңгәр һавага күтәрелеп карады. Баш очында козгыннар очына, яман итеп каркылдап узалар. «Орыш буласы, – дип уйлады баһадир. – Чалбай хан кирмән капкасын ачмас, орышыр. Тәңрем, ярдәм кыл! Чәчкәм хакына, гаделлек хакына…» Баһадир көньякка әйләнеп карады. Көньяк тарафта кара болытлар җыела иде.

Ниһаять, чалбайлылар оран сала башладылар.

– Җиде елга, җиде дала кичеп килгән болгарларны козгыннар көтә. Моннан ары Чалбай хан ошбу җәйләүләрне биләп торачак. Үкчәгезне ялтыратыгыз…

– Әйе, кан коймыйча булмастыр, козгыннар тикмәгә генә баш өстендә уралмыйлар. Тәңрем, үзеңә тапшырдык! Укчы мәргәннәр, дивардагы чалбайлыларны укка!

Укчылар дәррәү диварга таба кузгалдылар. Ике яктан да яңгыр булып уклар очты. Кайбер уклар, болгарларга килеп җитмичә, җылан кебек үлән арасыннан шуышып кереп туктап кала иде.

Беренче чалбайлыны Ташбулат мәргән атып төшерде. Аның икенче угы да бушка китмәде, күкрәгенә кадалган укка чалбайлы ике куллап ябышты, әмма суырып ала алмады, дивар өстенә капланды. Баһадир янәшәсендәге Ташбулат:

– Баһадир, алар – исерекләр, якынрак килик! – диде.

Болгарлар, диварга якын ук килеп, укка ала башладылар. Дивар буенда болгарлар да ятып калгалады. Болгарлар дулкын-дулкын булып, әйләнеп килеп һөҗүм итәләр иде. Өченче әйләнгәндә, якынрак килделәр, ахрысы, баһадирның калканына ук кадалды. Болгарлар дүртенче тапкыр әйләнеп керә башлаганнар иде, дәү капка ачылды һәм, өерелеп, һай-һаулап чалбайлылар килеп чыкты. Алар болгарларга каршы чаптылар. Болгарларны урап алмакчы иттеләр.

– Тарлавыкка чигенәбез! – дип кычкырды баһадир һәм атын кире борды. Аңа алыплары иярде.

– Һә-лә-лә! – дип, чалбайлылар алар артыннан ташландылар.

Болгарлар, чаптырып, тарлавыкка керделәр, укчылар яшеренгән җирне уздылар һәм, кисәк борылып, чалбайлыларга каршы килә башладылар.

– Ур-ра! Ур-ра, алыпларым!

Чалбайлылар тарлавыкка кереп бетүгә, аларга ике яктан да уклар яңгыры яуды. Һични аңламаган чалбайлылар каушап калдылар, кире чигенә башладылар, әмма укчылар агач араларыннан аларны чүпли тордылар. Ул арада алыплары белән баһадир килеп җитте, ике арада орыш китте.

Чалбайлылар, чынлап та, исерекләр иде, күзләре тонган килеш өскә киләләр, сөңгеләрен аталар да кире борылалар.

Беренче тезмә ятып калгач, чалбайлылар чигенә башладылар. Ук тиеп ятып калган атлар ярсынып кешнәүдән, куркынып чинаудан елга буендагы кошлар, һәммә тереклек тынып калды. Бары тик козгыннар, аларга ияреп ала карга, саесканнар гына кан исенә исереп карылдыйлар, каркылдыйлар, шыркылдыйлар иде. Баһадир, өч-дүрт чалбайлыны укка алып, дошманга якынаюга, җәясен җилкә аша ташлады, кылычын суырып чыгарды.

– Ур-ра, болгарлар! Алыпларым, ур-ра!

Кайсының күкрәгенә ук кадалган, кайсының аркасын сөңге тишеп чыккан, кайсы, яралы кулын тотып, тояк астында калмаска теләп, куаклар арасына йөгерә, әмма ерак китә алмый, агачлар арасында яшеренгән укчылар аларны укка ала тора иде. Чалбайлылар кача башлагач, болгарлар аларны куа киттеләр. Кыска гына вакыт эчендә тарлавыкта йөзләгән алып ятып калды. Тарлавыктан исән чыккан чалбайлылар капкага ташландылар. Алар бик аз калган, әмма җан газиз, тизрәк капкага җитәргә тырышалар иде. Чалбайлыларны куып баручы болгарлар чигенүчеләрне бертуктаусыз укка алалар, алай да егермеләп чалбайлы капкага якынлашты. Шунда бер хикмәт булып алды: кирмәндәгеләр тиз-тиз капкаларны яптылар һәм чигенүче үз алыпларын укка ала башладылар. Бу хәлдән каушап калган чалбайлылар дивар буйлап елгага таба борылдылар, әмма анда аларга болгарлар каршы төште. Көтмәгәндә чалбайлылар уртада калдылар. Аларның кайсысын укка алдылар, кайсысын сөңге белән кададылар. Арадан берсе, кылычын бертуктаусыз селтәп, яман итеп кычкырып, баһадирга ташланды. Кылыч кылычка орынды, корыч корычка тиюдән очкыннар очты. Баһадир икенче тапкыр селтәнергә өлгерә алмый калды, Чалбай хан куштаны сөрлегеп киткәндәй артка чайкалып куйды, кулыннан кылычы төшеп китте. Баһадир шунда гына аның аркасына кадалган укны күрде. Укны Ташбулат мәргән аткан иде. Мәргән, чаптырып, баһадир янына килде.

– Баһадир, бу кеше Чалбай ханның уң кулы Күчтем батыр иде. Минем атамны ул яралады…

Баһадир күз карашы белән Ташбулат мәргәнгә рәхмәт әйтте, сөйләшергә вакыт тар иде. Баһадир өзәңгесенә басып күтәрелә төште, тирә-юньне күздән кичерде. Бер генә чалбайлы да исән калмаган иде.

– Укларны, сөңгеләрне җыярга, мәетләрне тарлавыктан агачлар арасына күчерергә!

Һәм баһадир, атын юырттырып, тарлавыкка юнәлде. Аңа Ташбулат мәргән иярде. Шунда гына ул мәргәнгә:

– Мәргән, мин сине уң кулым итәм, – диде.

– Мин аңардан үч алдым, баһадир.

– Баһадирыңны да үлемнән коткардың, мәргән. Тәңре сине бу игелегең өчен онытмас. Чалбай ханның батыры Күчтем Кубрат хан заманында ук орышып йөргән.

Тарлавыкка җитәрәк баһадир күкрәгенә ук тигән бер болгар алыбын күрде. Алып, Тәңредән мәрхәмәт сорагандай, күзләрен зур ачып, күккә төбәлгән. Кулында керешен тарткан җәясе, бармак арасында кыскан угы. Төптәңре биргән кояш сурәте төшерелгән тәңкәсе бер якта ята, очлымы тәгәрәп киткән. Таныды баһадир алыпны, Өске Кирмәнгә китәр алдыннан Кызкуыш туенда катнашкан егет иде. Кызны куып җиткәч, шатлыгын яшерә алмыйча, елмая-елмая ханша каршына килеп баскан иде, ханша ул тоткан кызга да, егеткә дә күлмәк биргән иде. Алып шул күлмәкне эчтән кигән.

Баһадир атыннан төште, алыпның күкрәгеннән укны тартып алды. Шул мәл мәетнең йөзе чытылып куйгандай булды. «Әллә соң үлгәч тә авырту сизәме кеше?» – дип уйлады баһадир һәм карашын кирмән ягына ташлады. Кирмәндә янә нәрсәгәдер җыеналар иде. Ул арада капка ачылды. Бу юлы капкадан бик күп алай чыкты. Чалбай ханның исәбе бер төркем исән калган болгарларны бер орынуда капларга иде, күрәсең. Чалбайлылар ашыкмадылар, акрын гына, атларын атлатып кына, болгарларга таба якыная башладылар.

– Болгарлар, тарлавыкка качарга! Тарлавыкка чигенәбез!

Баһадир сикереп атына атланды, юырттырып, тарлавыкка таба кузгалды. Баһадир кул астында дүрт йөзләп кенә алып калган иде. Беренче орышта ятып калучы болгарлар да булды.

– Болары да исерекләр, – диде баһадирның уң кулына баскан Ташбулат. – Каршы төшик, баһадир.

– Исерекләр. Бик шәп, – диде баһадир. – Димәк, Дәян алостаз белән төптимерче Агасике исәннәр… Каршы төшмибез!..

Ул арада чалбайлылар һай-һаулап аларны куа башладылар. Болгарлар ягына ук яуды.

– Уклары җитми, аталар.

– Атсыннар. Чапмаска! Ашыкмаска! Тарлавыкка керсеннәр!..

Баһадир, һәр боерыгын биргән саен, артына әйләнеп карады. Болгарлардан ерак түгелләр иде инде чалбайлылар, уктан алырга була иде.

– Җәелергә, укчылар!

Болгарлар ике якка сибелделәр, бер тапкыр әйләнмә ясап, чалбайлыларны укка алдылар, аннары тарлавыкка чигенә башладылар. Чалбайлылар кача башлаган болгарларны тагын һай-һаулап куа киттеләр. Менә тарлавык бугазы. Агач артларында болгар укчылары. Чалбайлылар һични аңламый һаман куалар, үкчәгә басып киләләр. Баһадир, бертуктаусыз артка карап, уктан атты. Баһадир чамалады, аны Чалбай ханның бәге куа килә. Бәк кулында сөңге, баһадирны ул киеменнән таныды булса кирәк, әллә батыр Күчтем белән алышканда күреп калдымы…

– Ташбулат, бәкне үзем алам, – диде баһадир һәм тезгенен җибәрде: ат үз иркенә чапсын, шулай артка карап укка алуы җайлырак.

– Юк, баһадир, бәкне мин алам. Атам өчен, анам өчен! Йә мин аны, йә ул мине, баһадир…

Тарлавыкка җиттеләр, болгарлар укчылар яшеренгән төбәктән үттеләр, ыргакчыларга җиттеләр. Чалбай хан алыплары, батырларның йөздән ким алаен тарлавыкка кысрыкларга уйлап, тагын да дәртләнебрәк куа башладылар.

Шул мәлдә ике яктан да чалбайлыларга уклар ябырылды. Сафлар бозылды. Кай тарафтан ук очканны абайламый калган чалбайлылар һаман алга омтылдылар. Бер төркем болгар алыбын сытып, изеп ташлау нияте белән, алга ташландылар. Баһадир яшеренгән алаен чыгарды, һәм болгарлар көтмәгәндә чалбайлыларга каршы борылдылар. Баһадир башта укчыларын җибәрде, алар әйләнеп килүгә, сөңгечеләр кузгалды, алар артыннан – кылыччылар. Бертуктаусыз әйләнә-тулгана орыша, атыша, суеша башладылар. Чалбайлыларның иге-чиге юк кебек иде.

Йөзгә-йөз килеп орышырга вакыт җитте. Баһадирның кулына сөңге бирделәр. Чалбай ханның бәге аны һаман күздән ычкындырмаган икән, янына ук килеп җитте. Һәм сөңгесен ташлады, баһадир чак кына ат өстенә ятып өлгерде, аның колак төбеннән выжлап сөңге узды. Янәдән иярендә сынын турайтты баһадир. Бу юлы бәкнең кулында кылыч иде инде.

Чалбай ханның бәге, акыра-бакыра, Илбарыска ташланды. Бәк кылычын селти, баһадир янына тизрәк килеп җитә алмаудан гаҗизләнә кебек иде.

– Кубрат хан угланы Илбарыс, котыл!

– Үзең котыл, бәк!

Кылычка кылыч бәрелде. Икенче тапкыр әйләнеп килделәр. Янә кылычлар чалышты. Өченчегә әйләнеп килгәндә, баһадир кисәк ат корсагы астына төште, бәк бушка селтәнде. Ат астыннан чыгып өлгергән баһадир бәкнең йөзенә чапты. Әмма бәк тә аңа орынып өлгергән иде, баһадирның калкан чите уелып очты.

Чалбай хан бәге иярдән ычкынды, гөрселдәп җиргә төште, яман тавыш белән акырып җибәрде. Бу тавышболгарларның алдыра башлаган вакытына туры килде. Чалбайлыларның күбесе тарлавык бугазында ятып калган иде. Исәннәрен болгарлар кысрыклый башладылар. Анда да, монда да болгар алыплары алдыра торгач, «ур-ра!» тавышлары ешрак ишетелде.

Баһадир иярдә калды, әмма кулында кылычы юк иде, үрелеп, сул ягына – ияренә таккан ятаганын алды.

– Ур-ра, ур-ра, болгарлар!

Чалбайлылар кача башлады, ә шунда аларның атлары аяк асларына очлы ыргаклар ташладылар. Кача башлаган чалбайлыларның атлары баш аша мәтәлде, ә аты егылганда, сикереп төшеп йөгереп китәргә өлгергән чалбайлыларны укчылар уктан ала тордылар.

Шунда берсе:

– Аһ, атакай, алдадылар безне болгарлар! – дип кычкырды.

Исән калган чалбайлылар, тарлавыктан качып котыла алмасларын абайлап, кире борылдылар. Моны күреп, баһадирның уң кулы Ташбулат, сул кулы Илбәк җәяләрен алдылар. Ни төз атсалар да, өч-дүрт чалбайлы болгарларга җиттеләр. Берсе баһадирга сөңгесен атты. Сөңге калканны тиште, алай да көбә күлмәкне тишә алмады, баһадир атыннан егылды. Ташбулат җирдә яткан баһадирга ташланды. Атыннан сикереп төшүгә, ул баһадирны аягына бастырды.

– Чалбайлылар кача, баһадир, җиңдек! Яраландыңмы?

– Зыян юк. Атка, атка атландыр мине. Мин исән. Ярам…

Ташбулат баһадирны атына атландырды. Баһадир чалбайлыларны куып барган болгарлар артыннан чапты.

Чалбайлылар арасында:

– Кардәшләр, атакай, без биреләбез! – дип кычкыручылар табылды.

Икенчеләре:

– Капкага! Капкага чабыгыз! – дип, аларга куәт биреп өлгерде.

Чалбайлылар:

– Биреләбез! – дип кычкырсалар да, ярсынган болгарлар тиз генә тыела алмадылар, дошманны чаптылар, кистеләр, арканга алып, сөйрәп киттеләр. Шул чакта капкалар ачылды, чигенгән чалбайлыларны уртага алып, коралланган өске кирмәнлеләр килеп чыктылар. Чалбайлылар, төркем-төркем килеп, коралларын ташладылар. Баһадир янына алостаз Дәян килде.

– Баһадир, капканы төптимерче Агасике ачты, – диде.

Капкадан хатын-кыз, бала-чага – дала көтүчеләренең, Чалбай хан әсир иткән кабилә-ыруларның туганнары чыктылар. Иң алдан колгага ат койрыгы таккан шаман атлый. Шаман туры баһадир янына килде дә җиргә хәтле баш орды.

– Кубрат ханның батыр баһадиры, бала-чага, кыз-хатыннарга тимә, иш табалганын ишле итәрсең, таба алмаганын каравыш итеп, Фанәгүргә озатырсың.

– Алостаз Дәян, шаманга аңлат, бала-чагаларга да, кыз-хатыннарга да тимибез, кызларын каравыш итмибез. Шаманны күздән ычкындырма, миңа шаман исән кирәк! – диде.

Шулай дип боерды да баһадир атын ачык капкага куды.

Соңыннан барысы да беленде: ахыр чиктә, котылу нияте белән, Чалбай хан, төркем җансакчыларын ияртеп, яшерен капкага ташлана. Әмма аларның капканы ачып чыгулары була, Чалбай хан каршына Мангыш тархан килеп баса. Мангыш тархан җан ачудан Чалбай ханга сөңге белән кадый, шунда Чалбайның бер җансакчысы тарханга пычак атарга өлгерә.

Яшерен капканы эзләп килгән Илбарыс баһадир күкрәгенә сөңге кадалган Чалбай ханны күреп йөзен чытты. Чалбай хан җан ачысы белән ике куллап сөңгегә ябышкан, гүя күкрәген тишеп чыккан сөңгене суырып алырга тели иде. Көтмәгәндә аркасына пычак аткан кешене дә күрмичә җан биргән Мангыш тархан чалкан килеп төшкән, колач җитмәстәй каен төбендә ята. Биредә кыска гына вакыт эчендә чалбайлылар белән болгарлар арасында суеш-кисеш, кадаш булып алган. Болгарлардан яралылар шактый, берсе яраланган беләген әрекмән яфрагы белән бәйләргә маташа. Чалбай ханның бер төркем алае урманга качып өлгергән икән, аларны Адай куа киткән.

– Яралыны имчегә илтегез. Мангыш тарханны, аның белән үлгән алыпларны, кабер казып, Тәңре кушканча күмегез. Чалбайлыларның мәетләрен яндырыгыз, – дип боерды баһадир һәм кирмәнгә керде.

Баһадир Мангыш тарханның өенә юнәлде. Юл өстендә аңа төптимерче очрады. Мәһабәт җиз сакаллы, киң күкрәкле тимерче юл уртасында аякларын җәеп баскан да сөңгесенә таянып тора. Баһадир аңа грекча дәште.

– Баһадир грекча белә?! – диде төптимерче, гаҗәпкә калуын яшермичә.

– Белә, Агасике, белә. Сине дә белә. Үлемнән курыкмыйча, капка ачуыңны да белә.

– Капканы ачулары җиңел булмады, бер чалбайлы башыма җитә язды, чак абайлап өлгердем. Сиңа Тәңрең ярдәм иткәндер, баһадир. Йырмач алаең белән Чалбай ханны җиңдең. Җитмәсә, Чалбай хан кирмәндә иде.

– Тәңре түгел, Кубрат хан җибәрде мине Өске Кирмәнгә, төптимерче.

– Кубрат хан – кодрәтле адәм. Озын гомер бирсен аңа Хода!

– Аңа гомерне Тәңре бирә, Агасике, синең Ходаң түгел.

– Тәңре дә шул ук Хода инде ул, баһадир. Философ Иоанн Фасиан шулай ди. Баһадир, тарханның кызы исән калды, мин аны йолып алып калдым…

– Игелек телим сиңа, Агасике. Изгелегең онытмам…

– Онытма, баһадир, – диде һәм, баһадирга юл биреп, читкә тайпылды.

Илбарыс баһадир Мангыш тархан өенә урнашты. Кич белән бозау тиресенең бер читенә «Сәне христианнарча алты йөз дә кырыгынчы, безнеңчә Тычкан елында Тәңре илаһы илән Өске Кирмәннән Чалбай хан алае куылды, угры явыз ханның башы киселеп, Фанәгүргә озатылды» дип язып куйды. Кирмәнне алганда, болгардан ике йөз дә кырык җиде алып башын салды, йөзгә якын яраланды. Соңгысын тирегә язмады баһадир, уйлады гына. Тархан өенә баһадир уң кулы Ташбулат белән урнашты. Ташбулат гаять эшлекле егет булып чыкты, кичкеякта ул казан асты, төнлә салкын булыр дип, күрше бүлмәдән тиреләр кертте. Баһадир туктаган бүлмәдә Чалбай хан Мангыш тарханның ике угланын чабып үтергән. Әмма тархан үзе тәрәзә аша йортка сикергән һәм җансакчылары белән яшерен капкадан качып өлгергән. Башта Чалбай хан тарханның хатынын үзенә ала, әмма күз алдында ике угланын чабып үтергән ханга буйсынырга теләми хатын. Әүвәл: «Мин риза, диварга чыгып, Итил суын гына карап керим», – ди. Чалбай хан риза була, хатынга ияртеп, ике җансакчысын җибәрә. Елга яклап дивар өстенә менгәч, елгага ташлана хатын. Бу турыда кайтып әйткән җансакчысын Чалбай хан уңлы-суллы яңаклый, аннары камчысы белән яра башлый. Шунда теге әйтә: «Хан, аның анасыннан да чибәр кызы бар», – ди. Чалбай хан җансакчысын кыйнаудан туктый: «Кызын табып китермәсәң, башыңны югалтырсың», – ди.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
04 октября 2022
Дата написания:
1985
Объем:
952 стр. 4 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают