Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2», страница 4

Шрифт:

Ниһаять, беренче кыз тасма сузган төбәккә килеп басты, аннан егерме адым кала егет басты. Ук очар арада егет кызны куып җитәргә һәм, тотып, ханша каршына китерергә тиеш. Еракта, диңгез ярында, колга тора. Колга башында кызыл яулык җилферди. Шуңа кадәр егет кызны куып җитә алмаса, яңадан кыз куарга хакы юк, киләсе елны көтә, ә кызлар исә өч-дүрт тапкыр катнаша алалар.

Егетләрнең барысына да кыз тоту бәхете тимәс, әлбәттә. Әмма, шайтан өметсез, ди бит, ә кеше һәрчак өмет белән яши. Былтыр тота алмады күзе төшеп йөргән кызны, бәлкем, быел тотар, бәлкем, быел ул кыз да сабырлана төшкәндер. Әйтик, заманында төптәңре дә кыз куып караган иде, әмма йөгерүе чамалы булдымы, кыз бик җилле элдердеме – җитә алмады.

Туй башы Аппак кузгалу билгесе – ак яулык селкеп җибәрде. Кыз кош кебек очып китте. Тоттырмады егеттән, кире әйләнеп килде, тасмага басты. Кызны икенче егет куа чыкты. Бу юлы кыз рәтләп йөгереп тә тормады, егеттән үзен тоттырды, һәм алар, кулга-кул тотынышып, ханша янына килделәр. Ханша аларга бүләкләр бирде, егет белән кызның чәчләрен чәчкә бәйләде. Чәчләрен чәчкә бәйләгән килеш мәйданнан чыгып китәргә тиешләр иде бер-берсен сайлаган яшьләр.

Тасмага тагын бер кыз килеп басты. Бераз көттереп, егет чыкты. Аппак яулык болгады, яшьләр йөгерделәр. Егет кызны тотты, һәм болар да ханша янына кулга-кул тотынышып килеп бастылар.

Өченче кыз егеттән тоттырмады, егет исә гарьлегеннән хәтта мәйданга да әйләнеп кайтмады, халык арасына кереп югалды.

– Ошамады кызга егет, – диде философка Кубрат хан.

– Ә мин, әтием, боларның барысыннан да мәхрүм, – диде Чәчкә.

Кубрат хан кызына күз сирпеп тә карамады. Әмма атасына рәнҗемәде Чәчкә. Кичәдән бирле аның күңеленә тымызык кына рәхәт коелып тора иде. Сөю һәм сөелүнең ни икәнен белә иде инде хан кызы.

Тасмага чыгып баскан кайбер кызлар рәтләп йөгереп тә тормадылар, шундук егеттән тоттырдылар. Ә берсе үзе егеткә каршы йөгереп килде, йөгереп килде дә муенына сарылды. Чәчкә аларга көнләшеп карап утырды. АныИлбарыс баһадир куа чыкса, ул да колгага таба йөгереп тормас иде. Кызына игътибар иткән Кубрат хан, Чәчкә йөзенә чыккан куанычны күреп: «Яшьлек, – дип уйлады. – Йөгәнсез яшьлек. Аһ, үтә гомер, әле кайчан гына шушы бала аның тез өстенә менеп утырыр иде дә «әттә, әттә, мине пру-у ит» дип кинәнер иде».

Шулай Кызкуыш туе да үтеп китте. Кыз куучы егетләргә Илбарыс көнләшеп карады. Ул да кыз куса икән, тик ул куган кыз хан кызы Чәчкә генә булсын иде.

Кызкуыш туеннан соң мәйданга мәзәкчеләр, биючеләр, җыр-такмак әйтүчеләр чыкты. Ахырдан бөтен халык диңгез буенда хәзерләнгән мәҗлескә төште. Биредә ике көн буена сугымчылар мал суйды, ашчылар аш пешерде, хәзерләнде. Шунда ук Рум сәүдәгәрләре китергән мичкә-мичкә эчемлек тора иде.

Кубрат хан мәҗлестә кунакларны үзе сыйлады. Янәшәсенә философ Иоанн Фасиан утырган иде, кәефләнеп киткәч, олуг ханга:

– Киләсе елга, олуг хан, мин дә Кызкуыш туенда катнашам, – дип сөйләнеп утырды.

Кич белән мәҗлестән кайткач, Кубрат хан философны шахмат уйнарга чакырды. Шунда сүз ара сүз чыгып, Иоанн Фасиан аңа:

– Мине Болгарда ясак түләү тәртибе борчый, олуг хан, – диде. – Моны мин сезне якын иткәнгә генә әйтәм. Аны тәртипкәсалганда, дәүләтегез күзгә күренеп баер иде. Әлегә, олуг хан, сезнең тарханнарыгыз гына байый. Ә эт, симерсә, иясен тешли башлый, диләр. Ясак мәсьәләсендә сезгә яңа канун чыгару кирәк, олуг хан. Базилевс кануннар чыгару белән көчле.

– Дәүләт көче канунда түгел, кешегә биргән иректә, философ. Мин халкыма ирек бирдем, ясакны миңа тарханнарым күпме сорыйм, шулхәтле түлиләр, – диде олуг хан, ат шәкелен кулына тоткан килеш уйлана-уйлана.

– Тарханнарыгыз урлаша. Сәүдәгәрләрдән өчтән бер өлеш тауар алалар, хан сараена аның бер өлеше дә кайтмый. Кануннар керткәндә, тарханнарыгыз түгел, хан баер иде. Туры әйткән өчен кичерә күрегез, олуг хан.

Бик озак дәшми торды олуг хан, ат шәкелен кая күчерергә белми кебек. Олуг ханның күзе-кашы җимерелгән, сул күз кабагы тартышып-тартышып куя иде. Философ бер мәлгә югалып калды, бер дә ханның ачуын китерәсе килмәгән иде. Ул аңа һәрчак изгелек теләде:

– Олуг дәүләткә олуг акыллы патша килсә, ул дәүләт чәчәк атар, даны еракларга таралыр. Болгар халкы төрле кабиләләрдән тора, төрле телдә аңлаша – канунның теле бер, канун телен барысы да аңлый. Үзең чыгарган канунны тагы да көчлерәк, тәэсирлерәк итү өчен, кануннарны яклаучы яңа дин кирәк, олуг хан. Канун дәүләттә тәртип булдыру өчен чыгарылса, дин кешенең рухына тәэсир итә, җанын били.

Ниһаять, олуг хан, күтәрелеп, философка карады һәм ат белән йөрде.

– Мат булыр сиңа, философ. Син фәлсәфә саткан арада, мин сиңа мат куйдым. Озак фәлсәфә сатсак, империягә җиткән сарациннар Болгарга да килеп җитәрләр. Алар әнә кара болыт булып Румга ябырылдылар. Яңа кануннар чыгарып, дин алыштыра башласам, халкым миннән йөз чөерер, җиңеллек ышандырган дошманга йөз тотар…

– Олуг хан, сез җәйләүләрегезне илханнарга бүлепбиреп ашыкмадыгызмы икән?.. Алар хәзер һәрберсе үз җәйләүләрен кайгырта. Аларны бер йодрык итү өчен Болгарга бердәмлек кирәк.

– Илханнар барысы да миңа буйсына, философ.

– Буйсына, әмма бишесе биш төрле уйлый.

– Мин базилевс сараенда азмы-күпме тәрбия алган кеше, философ. Мин анда бик күп гыйбрәтле хәлләр күрдем. Муенга кош тәпие тагып кына халыкны буйсындырып булмый, философ. Үз җәйләүләремә муеныма кош тәпие тагып кайткан булсам, кем мине кабул итәр иде?! Кемгә кирәк булыр идем? Халкым миннән йөз чөерер иде, илем югалтыр идем. Мине бик кыстый башлагач, бу турыда базилевска да әйттем. Ул минем белән килеште, ә менә син, философ, мине аңларга теләмисең. Миңа халкымның карусыз буйсынуы кирәк. Халкым үз итсә, миңа беркем дә куркыныч түгел, кәкре кылычлы сарациннар да, җиргә туймаган Йулыш каган да.

– Ил белән идарә итү «сәясәт» дип атала, олуг хан, ә гаилә, ыру белән идарә итү «этика» дип атала. Кечкенә ыру белән идарә итә алмаган патша ил белән дә идарә итә алмый.

– Бу – синеңчә, философ, христианнарча. Адәм баласын Тәңре, күк-кояш яраткан.

Иоанн Фасиан, Фанәгүргә килгәч тә, Кубрат ханга гаҗәпләнгән иде. Әйе, ниндидер бер варвар дөнья турында фикер йөртә. Византиядә булса, чиркәү аны, еретиклыкта гаепләп, утта яндырган булыр иде. Ә монда хан үзе, адәм баласын яратучы күк-кояш, дип бара.

– Минем сезгә бер үтенечем бар, олуг хан. Патрикий Симеон чиркәү ачарга җыена, килегез беренче көнне чиркәүгә. Карар өчен, тамаша кылыр өчен…

– Ул чиркәүне мин базилевс хөрмәтенә генә салдырдым.

– Рәхмәт, мең рәхмәт, олуг хан. Акчасын да кызганмадыгыз. Фанәгүр греклары сезне онытмаслар. Бу алар өчен зур изгелек булды. Сезнең тарафтан…

– Миңа, – диде хан, – миңа, Бөек Болгар ханы Кубратка, грек уты кирәк. Бик кирәк. Базилевс грек утының серен ачу белән, Кубрат хан чат саен чиркәү салдырачак.

– Грек утының серен?! – Философ кадәр философ, хан авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, як-ягына каранып чукынып алды. – Моның өчен император минем…

– Башың кисәчәк, философ.

– Әйе, олуг хан.

– Миңа да менә үз башым үземә кадерле, философ. Ә баш кешегә бер генә бирелә. Болгар халкы гасырлар буена Тәңрегә табынды, чиркәүләр салдыра башлау белән, мин халкымны чукындырырга тиеш булачакмын. Күп кан коярга туры киләчәк миңа, философ, халкыма христиан динен тагу өчен. Болгар болай да грекларга күп игелек эшләде, философ. Чиркәү салдырды, сәүдәгәрләр өчен кәрвансарай җиткерде. Исеңә төшерим, философ, иң башта ул кәрвансарайда Рум сәүдәгәрләре яши башлады. Сәүдәгәрләр сарае хәзер дини бәхәсләр оясына әверелеп бара. Мин сабыр итәргә булдым, философ. Кайсы дин өстен чыкса, шуңа йөз тотар Болгар. Анда да җиде кат уйлап. Уйлар-уйлар да янә бер уйлар. Дин-йола алыштыру – рух алыштыру дигән сүз. Рух исә тән белән туа, җан белән китә. Барысы да Тәңре кулында, философ. Сабыр итик. Үтеп булмас тауны ике яктан тишәләр. Рум – Болгарга, Болгар Румга игелек кылсын. Игелек итү халыкларны бер-берсенә бәйләр, дуслыкны ныгытыр, дуслык белән йола мәсьәләсе дә хәл ителер…

Уен җитдиләнде. Кубрат хан сакалын бөтерә-бөтерә уйлады. Аның әле философка бер тапкыр да оттырганы юк иде. Ул белә иде: базилевс шахмат уенын тыя торган аерым канун чыгарган, шуңа греклар бу уенны бик үк яратып уйнамыйлар иде. Базилевс моны чиркәү кушуы буенча эшләгән. Болгарга христиан дине килсә, ул да бу уенны тыяр. Юк инде, ашыкмый торсын әле базилевс Фанәгүргә икенче чиркәү салырга, берсе дә җитеп торыр.

Бер шул хакта уйлады Кубрат хан, бер шахмат өстәлендәге шәкелләрне күзәтте. Шахмат уены дошманны җиңәргә өйрәтә, гомер буена варварлар белән орышып яшәгән, империя архиепискобы моны ничек аңламый икән, ул аңламаганда, базилевс үзе?..

Шушы кичтә Кубрат хан философ Иоанн Фасианның галәмәт хәйләкәр кеше булуына янә бер инанды – ике йөрештән ханга мат куйды философ.

6

Әле дә булса күз алдында: мәҗлестән соң төптәңре Ирсан баһадирны үзенә алып китте. Соң иде инде, барысы да калага кайта, баһадирның атын уң кулы Адай җитәкләгән. Илбарысның төптәңре белән китәсе килмәгән иде, әмма ул аңардан сорап тормады. «Миңа кайтабыз, баһадир», – дип кенә әйтте, һәм шул сүздән соң баһадир, атка тагылган колын кебек, төптәңрегә иярде.

Дәү диварны үттеләр, өч-дүрт урам уздылар, түр якка җиткәч, сакчы алыплар сөңгеләрен чалыштырдылар. Икесе дә сүзсез генә рөхсәт тәңкәләрен күрсәттеләр. Түр яктагы урамның ике ягына да җимеш агачлары утыртылган, агачларны кара сакаллы грек карый, шул җимешләрдән, греклардан күреп, Кубрат хан эчемлек коя. Хан сараена җиттеләр, сарайга үтү өчен асма күпер салынган, күпер күтәрелгән иде. Димәк, хан кайткан, философ белән дөнья хәлләре сөйләшеп утыра. Олуг ханның һаман философ белән булуына төптәңре дә гадәтләнә башлады, кул селтәп, борылып китеп барды.

Төптәңре урамына килеп кергәч, аларны уң кулы Адай куып җитте, ул баһадир атына атланган иде.

– Баһадир, иртә таңнан юлга чыгабыз. Ничәнче әтәчтә уятыйм?

– Һәр алып үзе белә, яу чапканда Кубрат хан кайчан кузгалды, без дә шул вакытта чыгарбыз дәү капканы, – диде баһадир.

Адай борылып китеп барды. Төптәңре туктады, баһадирның иңенә кулын салды. Төптәңренең кулы җиңел, салкын иде, баһадир моны хәтта күлмәге аша тойды.

– Мангыш тархан башын салган булса, Өске Кирмәнне алгач, Адайны анда тархан итеп калдырырсың… Сул кулыңа Кушкул кавхан оланы мәргән алып Илбәкне куярсың…

– Шулай итәрмен, төптәңре.

Төптәңренең ишегалдына керделәр, җимеш агачлары ябалдашларын күтәрә-күтәрә, өйгә таба уздылар. Күптән түгел Фанәгүрдә янгын чыкты. Тарханнар урамы тезелешеп янды, урамда бары тик бер өй – төптәңре йорты исән калды. Шул хәлдән соң төптәңрегә ышаныч арта төште. Янгыннан соң халык, төптәңре кебек, өйләрне йә кирпечтән, йә саманнан сала башлады.

Түр бүлмәгә уздылар. Илбарысның бу түр бүлмәдә бер тапкыр да булганы юк иде әле. Бүлмә уртасында таган, таганга казан асканнар, учак яна, казанда ит пешә, бөтен бүлмәгә тәмле ит исе таралган.

Илбарыс түргә узды, түмәргә утырды. Төптәңре өен таштан салдырган, түбәсен измә балчык белән яптырган иде, бәлкем, шуңа бу өйгә янгын кунмагандыр. Кол гарәп күренмәде, эчемлекне төптәңре үзе китерде. Әмма чокырларга эчемлек коймады, баһадирны түр диварга эленгән бозау тиресе янына чакырып алды. Ике яктан шәм яктырта. Бозау тиресенә карта төшерелгән иде. Картаны сызучы Рум юраучысына төптәңре, уч тутырып, көмеш бирде. Картада Кәбән, Маныч, Итил, Чулман, Ак Итил, Җаек елгалары төшерелгән. Төптәңре кулына янган чыра алды, шуның яктысында Өске Кирмән салынган төбәкне күрсәтте.

– Баһадир, Өске Кирмән менә бу төбәктәдер. Аңа Итил елгасы буйлап менәрсең. Бу картаны мин сиңа биреп җибәрәм, баһадир. Төн илләрен төшереп кайт, сызылмаган елгаларны, күрсәтелмәгән халыкларны, нинди телдә сөйләшүләрен, нинди йолага табынуларын.

Төптәңре тирене төрде, баһадирга бирде. Аннары табын янына чакырды. Чокырны кулына алгач, баһадирның кисәк теле ачылды:

– Бу өйдә һәрчак тынычлык булсын, ыруг-кардәшләрнең эзләре суынмасын, татлы сүзләрдән гөлләр ел әйләнә чәчкәдә утырсын, ай нуры өй-бакчага ямь бирсен! – Шулай диде дә баһадир эчемлекне эчеп куйды.

– Күр әле, күңелең тулы җыру, йөрәгең тулы гыйшык икән бит синең, углан. Әмма күңелеңне юкка алгысытма, хан барыбер сиңа кызын бирмәс…

– Ул мине сөя, ул мине көтәр, Патшакалага китмәс, төптәңре.

– Баһадир, башта Өске Кирмәнне алып кайт. Итил елгасы аръягына көнчыгыштан кардәш төркиләр килеп утырганнар, ди. Алар белән орышма. Килеш. Янә бер киңәш сиңа, баһадир: үзең белән алты-җиде җамак эчемлек ал. Аны ничек булса да кирмәндәге Чалбай хан алыпларына бирергә тырыш. Чалбай үзе генә түгел, аның бөтен ыруы эчемлек ярата. Шуннан соң аларны җиңүе авыр булмас. Мангыш тарханда алыплар аз, кирмәндә сәүдәгәрләр дә һөнәрчеләр. Чалбай хан аларга тимәс, аңа да корал кирәк. Хәбәр итүләре хак булса, Болгарда укыган Илтотар Чалбай ханда шаман булып йөри икән. Менә шушы йөзекне күрсәтсәң, ул сиңа кулыннан килгәннең барысында эшләр. Балдакны бармагыңа ки. Ярамаса, янчыгыңа сал. Күктә— Тәңре, җирдә – мин. Ак юл сиңа, баһадир. Игелегең белән кузгал.

Төптәңре урыныннан күтәрелде, таган астындагы учакка утын ташлады, аннан баһадирны кочагына алды.

– Төптәңре, мин сиңа бер сорау бирергә телим. Мин аны белмичә китә алмыйм, төптәңре.

– Сора, углан.

– Төптәңре, теге көнне диңгезгә ни ташладыгыз?

– Корбан эте, баһадир. Олуг хан миһербанлыгына сарай этен корбан кылдык. Йөрәген алып, уч төбенә куеп юрадык. Күрдек: Болгарга яңа олуг хан килер. Шуны күрсәтте юрау.

– Кем булыр ул, төптәңре?

Төптәңре кулларын күтәрде:

– Барысы да Тәңре иркендә, баһадир. Тәңре кемне тели, шулбулыр Болгарда олуг хан. Инде бар, баһадир, ак юл сиңа. Яшь олуг хан сиңа Чәчкәне кайтарыр, сеңлесен чит-ят империягә җибәрмәс…

Илбарыс ишегалдына чыкты, күләгә кебек, аның артыннан кара гарәп иярде. Капкадан чыгуга, баһадир күккә карады: күк йөзен йолдызлар чуарлаган, ялгыз калган ай, моңсуланып, кала өстенә салкын нурларын сибә. «Чәчкә, Чәчкә, ай да ялгыз, мин дә ялгыз…»

Баһадирны аяклары Кызсарайга алып киттеләр. Баһадир үзе җырлады, үзе Кызсарайга ашыкты. Түр капка сакчысы аңардан рөхсәт тәңкәсен сорады. Баһадир аңа: «Чәчкә!»– диде. Сакчы әллә ишетте, әллә юк, әмма баһадирны кертмәде. Баһадирның тел очындагы «Чәчкә» сүзе исә, асма күпер астына төшеп, чулт итеп суга чумды.

– Менә ул тәңкә, каравыл алып, менә…

– Ай-һай, баһадир, килешмәгәнне кыланасың. Әллә мәҗлестә артыграк сыйландыңмы? Юкмы? Әллә соң грек эчемлеге белән кымызны кушып эчтеңме?.. Ә-ә, шулайдыр, шул ике нәрсәне кушсаң, дөньяның асты өскә килә… Кушмадыңмы?.. Һы! Кем кирәк соң сиңа, баһадир?.. Хан кызы?! Әнә кая үрелә берәүләр… Беләмсең, баһадир, хан кызы кайда утыра да, син кайда басып торасың? Әнә, әнә хан кызы кайда утыра – айда. Ә син минем янда – җирдә. Бакчы. Бакчы, баһадир, айга!

Илбарыс баһадир сакчы сүзләрендә кисәк хаклык күрде һәм борылды да өенә таба атлады.

– Адай, – диде баһадир, иртән торгач, – миңа Илбәк мәргәнне китер. Мин аны яуга алам. Олуг хан боерыгы, диген.

– Баш өсте, баһадир.

– Әйт әле, Адай, нигә син кичә Кызкуыш туенда катнашмадың?

– Баһадир, Фанәгүрдә мин яраткан кыз тумаган әле. Бәлкем, яуда табармын дим. Синең әниеңне дә әнә чит җирләрдән алып кайтканнар, ди бит.

– Минем анамны яу чапкач алып кайтмаганнар, уң кул Адай. Антлар кенәзе Кубрат ханга бүләк итеп биргән. Шуннан кайткач, атам Саклаб кавхан аны Кызкуыш туенда куып тоткан. Мин туып биш яз узгач, атам яуда ятып кала, Кубрат хан анамны кавханына бирә, мине үзенә тәрбиягә ала…

7

Болгарлар киң болынга килеп керделәр. Албагаучы алыплар елга буендагы таллар арасыннан поши куркытып чыгардылар. Алыплар, өзәңгеләренә басып:

– Һайт, поши! – дип кычкырдылар.

Көнозын аттан төшмичә, ияр өстендә килгән Илбарыс баһадир йокымсырап бара иде, алыплары кычкыруга, күзен ачты һәм елга яры буйлап элдерүче пошины күреп алды. Йокы качты, баһадир тезгенен җыйды, үкчәсе белән атның кабыргасына тибеп алды. Күк кашка колакларын торгызды, хуҗасының ни теләвен аңларга тырышкандай кешнәп куйды һәм шундук елга буйлап китеп баручы пошины күрде. Күк кашка, томырылып, шул тарафка чапты. Илбарыс баһадир чабып барган җайдак алыпларына кычкырды:

– Урра-гыз!

Уң кулы Адай үз алыплары белән сулга ташланды, сул кулы Иштуган үз алыплары белән пошиның юлын бүлде. Елга буйлап юыртып китеп барган поши ике яктан да һау-һаулап килгән җайдакларны күреп туктады, як-ягына каранды һәм уң яктагы таллыкка ташланды. Әмма барып җитә алмады— поши каршында, җир астыннан калкып чыккандай, башына тимер очлым кигән баһадир пәйда булды. Поши, кая барырга белмичә, сул яктагы куаклыкларга сикерде. Мәгәр киекнең ни кыласын сизеп алган баһадир җәясен тартып өлгергән иде инде. Сызгырып ук очты. Поши артка чүгеп куйды һәм мәтәлеп китте. Ук-кылыч белән эш иткәндә хуҗасының аяк хәрәкәтеннән кая барырга кирәген чамаларга өйрәтелгән күк кашка, поши мәтәлеп китүгә, юыртуга күчте һәм торырга маташып яткан киеккә җитәрәк туктап калды. Баһадир сикереп атыннан төште, җәясен җилкә аша ташлап, кылычын суырып чыгарды.

Ике яктан да поши юлын бүлеп алган алыплар килеп җиткәндә, баһадир канлы кылычын үләнгә сөртә иде инде. Кылычны кынысына салды һәм киекнең корсак тиресе тартышып-тартышып куйган урыннан күзен ала алмый торды. Уң кулы Адай, атыннан төшеп, баһадир янына килде.

– Баһадир, биредә гаҗәеп аулак урын, елга буе, кич җитеп килә, төнлеккә туктап, казан ассак, – диде.

– Өске Кирмәнгә бер көнлек юл калды. Урын аулак. Әйт йөзбашларга: төнлеккә туктасыннар, ашчылар казан ассын, мул итеп ит пешерсеннәр, – дип боерды баһадир, тирә-юньгә күз ташлап.

Еракта-еракта, күз күреме җиткән офык читеннән алып алар тукталган аланга кадәр, тоташ кара урман сузылган иде. Шул урман эченнән зәңгәр тасмадай мул сулы Итил елгасы агып чыга. Елганың сул ягында – болын, болын бетүгә, калку-калку таулар башлана. Таулар өеме каядыр кояш чыгыш тарафка китеп югала. Шул тауларны узгач, Чулман елгасына килеп чыгасың. Анда, Чулман елгасы буенда, маҗарлар яшәгәннәр. Көннәрдән бер көнне, маҗарларның ирләре яу киткәч, аларның җирләрен Чалбай хан басып алган һәм маҗарлар әйләнеп кайткач, җәйләүләрен аларга бирмәгән. Шуннан соң маҗарлар Азов диңгезе буйларына күчеп киткәннәр, әмма анда да тынгылык тапмагач, Тын елга буйларына күченгәннәр, ахыр Атилла җиренә юл алганнар. Маҗарлар киткәч, Чалбай хан Чулман елга буендагы җәйләүләрне кул астына җыя, Кубрат хан, Итил буйларын буйсындырып йөргәндә, Чалбай хан белән орыша, тегене җиңә, ясак сала. Мәгәр Кубрат хан иленә кайтып җитәргә өлгерми, Чалбай хан Кубрат хан килешеп киткән һәм аңа күпмедер күләмдә буйсынган угорларга яу чаба, тегеләрне җиңә, Кубрат ханга ясак салмагыз, миңа салыгыз, дип, үз тамгасын куеп китә. Шушындый хәлләр кабатлана торгач, Кубрат хан янә Итил буйлап күтәрелә, янә Чалбай хан белән орыша, җиңә, Чалбай ханны ул биләгән җәйләүләргә чапмаска ант эчертә. Ул гына да аз тоела Кубрат ханга, Итил буена кирмән салдыра. Кирмәндә үзе белән орышып, яңа җәйләүләр яулап йөргән баһадиры Мангышны тархан итеп калдыра, Кубрат ханга ант эчеп калса да, Чалбай хан булган хәлләрне бик тиз оныта, тернәкләнеп, сәүдә эшләрен җайга салып җибәргән болгарларның Өске Кирмән дип аталган җәйләүләренә яу белән килә, Кирмәнне ала, Мангыш тарханны әллә әсир итә, әллә үтерә – бер Тәңре үзе белә. Кубрат хан баһадирга Өске Кирмәнне Чалбай хан кулыннан тартып алырга, төрки кардәше булуына карамастан, башын кисеп, капчыкка салып, Фанәгүргә озатырга куша. Җиңел бурыч йөкләмәде Кубрат хан баһадирга. Яу чаба-чаба остарып, орышларда үз алымын булдырган Чалбай ханны җиңәсе бар иде. Чалбай ханны җиңеп, аңардан Кубрат хан өчен аерата кадерле булган Өске Кирмәнне тартып алган хәлдә, ханның да, бәлкем, баһадирга карата бераз күңеле йомшарыр иде. Белә бит, чамалый бит: сарайда тәрбия алган, үзенең угланнары белән бергә тәрбияләнгән Илбарыс баһадир Кубрат ханның бердәнбер кызын ярата. Олуг хан үзе күрмәсә, игътибар итмәсә, ханша күрә, белә. Бу хәлне ханша олуг ханга чишми түзмәс. Әйткәндер дә, уйлашкан-уйлашканнардыр да, үзләре тәрбияләп үстергән баһадирдан котылырга уйлаганнардыр – Чалбай ханга каршы җибәрде… Албагаучы алып җиткерде: Чалбай хан үзенең иң көр дигән алае белән кирмәнгә кереп бикләнгән, ә баһадирда бары тик бер йырмач алай. Дөрес, саны белән аз булсалар да, болгарлар бик яхшы коралланган, чалбайныкылар белән тиңләрлек түгел. Шулай да, шулай да икеләтә көчкә каршы чыгу – җитмәсә, Чалбай хан кирмәндә…

Ни өмет итә баһадир? Олуг хан кызы Чәчкә Рум императоры угланы Юстинианга ярәшкән. Кубрат хан вәгъдәсен боза буламы! Алай да Илбарыс баһадир өмет итә. Кем белә, бәлкем, аны Кубрат хан бирегә сынамакка җибәргәндер?.. Чалбай ханны җиңеп, исән-имин Фанәгүргә кайтса, олуг хан, императорга биргән вәгъдәсен бозып, кызын аңа бирер…

Олуг хан кызы Чәчкәнең карашында сөю тоеп, башта Илбарыс бу турыда кемгәдер әйтү түгел, уйларга да куркып йөрде. Мәгәр йөрәк дигәнең акылга буйсынса икән ул – хан кызын очраткан саен, күңел җилкенә. Бер табында ашап үскән кыз да, иртәнге кояшка тартылган чәчкә кебек, аңа тартыла иде. Шуның өчен бугай, алар һәрчак бергә уйнадылар, бергә үстеләр. Әмма көннәрдән бер көнне, ханшага ияреп диңгез буендагы сарайга төшкәч, алар икәүдән-икәү генә калдылар. Шул чакта Илбарыс кызны кочагына алды, сак кына иреннәре белән битләренә кагылды. Әмма шул якынлашу икесендә дә үзләре дә аңлап бетермәгән тетрәнү, дулкынлану хисен кузгатып җибәрде. Аларга кисәктән нидер булды. Бу бала чактагы яратышуларга бер дә охшамаган иде. Күзләр елмая, йөрәкләр бер дулкында тибә. Хан кызын Илбарыс тагын-тагын кочты, яратуының иге-чиге булмас кебек иде. Шунда алар янына ханша килеп керде. Ул диңгездә коенып менгән иде. Керде дә, кызын ятим бала кочагында күреп, тамак кырды. Яшь йөрәкләр икесе ике якка тайпылды. Кыз анасы кочагына кереп чумды, егет ягына күз сирпеп, күңеле шатлыктан тулышып, сандугачтай сайрарга тотынды: анасы матурланып киткән, диңгез суы җылымы, акчарлаклар күпме, Рум сәүдәгәрләренең корабы күренмиме…

Анасы кызны кырт кисмәде, әмма шушы көннән соң үзеннән дә калдырмады, ә Илбарыска әйтте: «Углан, ул синең бертуган сеңлеңдәй, ярәшелгән, коткы салма күңеленә».

Шул булды сөйләшүләре, һәм шул сөйләшү Илбарыска бик җитте. Чәчкәне аңардан аеру, бергәлектән тыю Илбарысның күңелендәге мәхәббәткә ялкын гына өстәде. Ул шуннан соң көн-төн Чәчкә турында уйланды. Ятса да – Чәчкә, торса да— Чәчкә. Аның өчен якты дөньяда берәү дә юк иде. Шул язда Илбарыска унҗиде яшь тулды. Кубрат хан яшь мәргәнне яуга алды. Беренче орышта ук Илбарыс хазар баһадиры Кубашны кадап үтерде. Яудан кайткач, Кубрат хан аңа аксакаллар, кавханнар алдында баһадир исеме бирде һәм үз алаена алды.

…Итил ярында утырганда, әнә шундый уйлар узды баһадирның башыннан. Әйе, кайчан гына әле Саклаб кавхан угланы Илбарыс хан сараенда Чәчкә белән бер гамьсез уйнап йөри иде, хәзер әнә бер күрергә зар – күз алдыннан елмаюлары китми. Елмаюлары гүя елга агышы: бер назлана, бер куркына, бер тынып кала.

Илбарысның атасы Саклаб кавхан аварлар белән орышта башын сала. Ул вакытта Кубрат хан агасы Ураган каган белән яу йөри. Аварларның калган ыруларын куып-таратып йөргәндә, илдә чуалышлар башлана. Ураган каган, алаен Кубрат ханга калдырып, илгә кайтып китә. Күп тә үтми, Кубрат ханга яман хәбәр китерәләр: Ашина белән Дулу ырулары арасында барган чуалышларда Ураган каган һәлак булган. Кубрат хан илгә борыла, агасын күмеп кайтышлый, Ураган каган буйсындырган һәм аның кул астында яшәргә разый булган көтригурлар ханы Тугры хан ыстанына туктала, аның кызын сорый. Яше җитмешкә җиткән Тугры хан аңа: «Башта илең-җирең булдыр, аннары килерсең кыз сорарга», – ди. Агасы Ураган каган янәшәсендә булганда, Тугры хан авыз ачып сүз дә әйтергә кыймас иде, монда әнә шундый шартлар куя Кубрат ханга. Кубрат хан җан ачуы белән иленә кайта, хазарларны җиңә. Итил буйлап өскә күтәрелә, ахыр чиктә андагы халыкларны буйсындырып, Тын елга буенда яшәүче көтригурлар ханы Тугры ханга килә. Тугры хан аңа кызын, кызын сакларга бер төмән алай бирә, үзенең җәйләүләрендә хан итә. Моны ул кече угланы Көбер балигъ булганчы дип шулай кыла. Көтригур аксакаллары Тугры хан белән килешәләр.

Тугры хан кызы Аппак Кубрат ханга бер-бер артлы алты бала табып бирә. Әнә шулай болгарлар белән көтригурлар туганлашып китәләр. Кубрат хан Илбарысны биш яшьлек чагында тәрбиягә ала. Хәзер баһадирга егерменче яшь китте. Менә ничә ел инде ул җәй көннәрен җәйләүләрдә йөри, яу чаба. Ул – меңбашы, илханнарда бер төмән, алар— буйтурлар. Була күрсеннәр, Илбарыс та аңа ирешер. Тик менә хан кызы Чәчкә генә аныкы була алмас. Илханнар аны беркайчан да читләмәделәр, үз иттеләр, туган да туган, ул да алар өчен туган иде. Алар аны әле дә яраталар. Әмма ни генә димә, ул барыбер илхан була алмас. Хәер, кем белә, Кубрат хан әнә хатын ягыннан килә. Кубрат ханның биш угланы бар: Батбай, Кодрак, Аспарух, Балкыр, Аслан. Аслан олуг хан буласы илхан түгел. Аның кулында һәрчак китап, ул һәрчак грек укытучылары янында кайнаша. Олуг хан баштарак аны да, башка угланнары кебек, орыш уеннарына өйрәтергә кушкан иде. Теге ялгыш грек акинагына кулын кистергәч, өметен өзде. «Укысын, Болгарга да белекле кешеләр кирәк», – диде. Аның каравы хәрби уеннарда Илбарыс бик тырышты, күп вакытта ул илханнардан да алдырды. Уктан аларга карый төзрәк атты, сөңге ыргытуда да калышмады. Көннәрдән бер көнне үзе уздырган чираттагы хәрби уенда Илбарыс уктан атуда барысыннан да өстен чыккач, олуг хан аңа мәргән исемен бирде һәм алтын саплы хәнҗәр бүләк итте.

Кырысрак холыклы, бер әйтеп, ике сөйләргә яратмаган Кубрат хан аны угланнарыннан ким яратмады. Мәгәр илханнарны җәйләү йөртеп, үзе исә борынгы греклардан калган Фанәгүр каласын башкала итәргә керешкән Кубрат ханның игътибары бер аңарда гына түгел иде, күрәсең. Бөтенләй күрми йөргән чаклары да булды, әллә бар иде оланнары аның өчен, әллә юк, Илбарыска да илтифат итмәде. Шундый чакта аны бер кеше яратты – төптәңре Ирсан. Болгар халкы Тәңрегә табына. Ирсан – Болгарда йола башлыгы. Сарай мәктәбендә ул аларны ата-бабадан килгән гореф-гадәтләргә, Тәңре йоласының кагыйдәләренә өйрәтте. Шунда белде Илбарыс: дөньяда ни генә кылынмасын, барысы да Тәңре эше икән. Берәүләр Тәңре тарафыннан – каган, икенчеләре – хан, өченчеләре – кавхан, дүртенчеләре буйтур, алып, оста, көтүче булып туалар икән. Әнә шул кеше Илбарысны да үз улыдай яратты. Олуг хан рөхсәте белән ул аны хәтта өенә дә алып кайткалады. Тәрбиягә алса да, олуг хан Кубрат барыбер олуг хан булып калды, алар белән бик сирәк очрашты, ә менә төптәңре Ирсан гел аның янында булды диярлек. Бала чакта ул моның сәбәбен белмәде, ул вакытта аңа моның кирәге дә юк иде, ә менә үсә-исәя төшкәч, төптәңренең шәхси тормышы белән танышкач, бу хәлнең сәбәбе анасы Аниядә икәнен аңлады. Бу турыда аңа ханша сөйләде.

Төптәңре Ирсан заманында Кубрат хан белән яу чаба. Ураган каган белән йөргән җәйләү башы төптәңре үлгәч, Кубрат хан аның урынына төптәңре итеп Ирсанны куя. Ирсан атасы күтәргән йоланы бөтен яулаган халыкларга таратуга ирешә. Моның өчен ул Кубрат ханга буйсынган бар халыклардан дәрәҗәле кешеләрнең угланнарын Фанәгүргә китерттерә, укыта, аннары кире җәйләүләренә җибәрә. Кубрат хан Ирсанның бу эшен хуплый һәм кулыннан килгән кадәр тегеңә ярдәм итә. Мәгәр бер нәрсәдә олуг хан төптәңре Ирсанга гел комачаулап килә – өйләнү мәсьәләсендә. Бу хәл чираттагы Кызкуыш туеннан соң була. Соңгы вакытта халык арасында төптәңре Ирсанның абруе шактый үсә, аңа җәйләүләрдән төркем-төркем халык килә, төптәңре аларның авыруларын дәвалый, ырымлый,өшкерә, тылсымлы сүзләр өйрәтә. Шул елларда Кубрат хан антлар кенәзенә солых төзергә бара. Кенәзгә ул бик күп бүләкләр ала, ат-мал, корал да илтә. Антлар кенәзе дә үз чиратында Кубрат ханга бүләкләр биреп җибәрә, шуның янына кораб ясаучы бер оста һәм үзенең иң чибәр җариясе Анияне бирә. Болгарга кайткач, Кубрат хан Анияне Кызкуыш туена катнаштыра. Моны, әлбәттә, ханша Аппак кушуы буенча эшли. Аппакның сарайда андый чибәр затларны тотасы килми, күрәсең…

Кызны беренче булып төптәңре Ирсан куарга тели. Кубрат ханга бу ошамый. Ул төптәңрегә тыелырга киңәш итә, әмма ханша аңа каршы төшә, төптәңре Ирсанга ант кызы Анияне куарга рөхсәт бирә. Ләкин ант кызы Ания ни сәбәпледер төптәңре Ирсаннан тоттырмаган, кызны Саклаб кавхан куып тоткан.

…Баһадирның уйларын бүлдереп, алыплар җыр башлады. Илбарыс баһадир авыз эченнән генә аларга кушылды:

 
Җирәнчеккәй атның юргасы
Мәргән егет аткан ук кебек.
Уй-хәсрәтләрем дә юк кебек,
Йөрәкләрем яна ут кебек.
 
 
Ике дә генә җирән, ай, бер көрән,
Әйдәп алып булмый юл белән.
Маңгаеңа язган хак язмышың
Җуеп кына алып булмый кул белән…
 
 
Өскирмәнгә Чалбай килгән, диләр,
Сөйгәнемне үзенә алган, диләр.
Агыла ла болыт җилләр искәндәй,
Өзелә лә үзәк искә төшкәндәй.
 
 
«Җыламалар» дип үк ник әйтәсең,
Ник җыламый җаннар өзелгәчтәй,
Җырлар ла башлыйм кирмән күренгәчтәй…
 

Баһадирга кисәк моңсу булып китте. Күңелдә – һаман хан кызы Чәчкә. Ул еракта-еракта, диңгез буйларында калды. Алыплар җырлый башлагач, кисәк өзелеп киткән хәтер җебе янә ялганды.

8

Тирә-юньдәге халыкларны буйсындыргач, Кубрат хан, ниһаять, ныклап кала төзергә керешә. Иң әүвәл ул үзенә башкала сайлый. Күп эзләнә торгач, борынгы греклардан калган диңгез буендагы Фанәгүргә туктала. Каланы салу, торгызу өчен хан Византия императоры Ираклийдан осталар, төзүчеләр, һөнәрчеләр сорый. Варварларга карата киң күңеллелек күрсәтеп, базилевс аңа хәтта кирәгеннән артык төзүчеләр, һөнәрчеләр җибәрә. Төзелеш эшләре киң колач алгач, Фанәгүргә төрле илләрдән сәүдәгәрләр агыла башлый, аларга ияреп дин таратучылар килә. Иң кыйммәтле, чит ил сәүдәгәрләренең күзләрен кыздыра торган тауарлар Итил-Чулман буйларыннан килә. Өрсәң, җем-җем итеп торган кеш тиреләре дисеңме, аю, бүре, болан тиреләре дисеңме, бал, балавыз, балык җилеме, төркиләр яратып үстергән тары дисеңме… Күрерләр иде дә хан базарларында җем-җем итеп торган тиреләрне, сәүдәгәрләрнең күзләре яна башлар иде. Нәкъ менә шуңа күрә Өске Кирмән аерата кадерле иде Кубрат ханга. Тире, бал, балавыз, агач сагызы шуннан килә иде – Төн илләреннән. Кирмән елдан-ел киңәйтелә, үстерелә. «Көмеш» тире җыярга греклар агыла. Төн илләреннән угорлар күчеп утыра. Кирмәнне грек-болгар осталары сала. Диварларын агачтан утырталар, дивар тирәли канау казып, су җибәрәләр. Шул чаралардан соң сәүдә эше тагын да җанлана төшә. Болгардан һөнәрчеләр күчеп килә башлый. Кыскасы, Кубрат ханның яшь дәүләте өчен бик тә «сөтле сыер» була Өске Кирмән. Әнә шул кирмәнне Чалбай хан алды дигән хәбәр килгәч, Кубрат хан тәмам йокыдан кала. Башта ул үзе чыгып китәргә исәп тота, аннары кире уйлый, йырмач алай белән Илбарысны җибәрергә ниятли. Әйе, барып орышып кайтсын. Инде кирмәнне ала алмаса, ул чакта илханнарның берсен җибәрер.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
04 октября 2022
Дата написания:
1985
Объем:
952 стр. 4 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают