Читать книгу: «Бабахан дастаны / Дастан Бабахана», страница 3

Шрифт:

Хәзерге татар теленә шигъри тәрҗемәсе
БАБАХАН ДАСТАНЫ

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
 
Син – караңгы көнем, минем айдай якты йөзем юк,
Кереп гөл арасына нишлим, анда йөререм юк.
 
 
Аерылышу утында калдым, дуслар, ни кылырмын,
Мине максатка җиткерергә йөртер юлдашым юк.
 
 
Бу дөнья – тузан, имеш, ничек мин урын табармын?
Фикер кылсам, и туганнар, йөрерлек һич даным юк.
 
 
Адәмнең җимеше – бала, имеш, диләр дөньяда,
Миндә юктыр бала, коры тән мин, шуңа җаным юк.
 
 
Кешенең булса баласы, аның эшләре тыныч,
Минем милкемдә, һай, дуслар, һичбер җан-җиһаным юк.
 
 
Сайяди мин, билгеледер, догам – дәрткә дәрмандыр,
Эчемдә – мең татлы хыял, бер балам-җаным юктыр.
 

«Айа дуслар, ишетик бер хикәят…»

 
Айа дуслар, ишетик бер хикәят,
Эчендә сүзләре бар чиксез гаять.
 
 
Бабахан дигән бер шаһ бар иде,
Аның иле-шәһәре Татар иде.
 
 
Аның баһадирлыгы чиксез иде,
Хода үзе чөнки аңа яр иде.
 
 
Ни-кем алдына килсә – кисәр иде,
Күпме дошман булса да – басар иде.
 
 
Тик бала гаменнән ул елар иде,
Күңелдәгесен Хакка сөйләр иде.
 
 
Аның вәзире, белик, Баһир иде,
Аның алдында даим торыр иде.
 
 
Ул Баһир елады, әйтте теләген,
Елау-сыктау белән әйтте сүзләрен.
 
 
Диде Баһир: – И Аллаһы, Ходаем,
Хәзинәләр Иясе, Бер һәм Барым.
 
 
Сиңа үтенмичә, кемнән сорармын,
Үзең Кайгыртучы, ник гамь җыямын?
 
 
Синең хәзинәң – гыйшык хәзинәсе,
Минем сырхавымдыр гыйшык бизгәге.
 
 
Кылыр үтенеч сиңа бәндә Баһир,
Синең алдыңда, имеш, барча булыр.
 
 
Бабахан һәм «Хода» дип елар иде,
Бала уе йөрәген яулар иде.
 
 
Икесе шул рәнҗүдә елады күп,
Күзенең яше белән йөзен юып.
 
 
Диде Баһир: – И Кодрәтле Аллаһым,
Сиңа үтенеч итәм, и Ходаем.
 
 
Бу күңелем кошы канат кагадыр,
Сиңа үтенеч итеп моңланадыр.
 
 
Бу солтанга бүләк кылсаң бер бала,
Аның белән солтан булса шат анда.
 
 
Шушы бала белән солтан шат булсын,
Барча кайгысыннан ул азат булсын.
 
 
Миңа һәм кыл ярдәмең, кыл куаныч,
Мәгәр табар хаста күңел юаныч.
 
 
Икесе бер-берсе белән күңелдәш
Һәм булырлар, ни җирдә булса, юлдаш.
 
 
Тугры дусты белән кылды күп дога,
Көярләр бу чүлдә мескен һәм гида.
 
 
Кабул кылды шушы көн күп мөнәҗәт,
Теләде Тәңредән бу икәү хаҗәт.
 
 
Янә башка морадыны димәде,
Бу гомеренчә үтәрне җыймады.
 
 
Бу сүзләрне диде, куйды башыны,
Теләмәде үз-үзенең башыны.
 

БАҺИРНЫҢ ТӨШ КҮРГӘНЕ

 
Чистарынып, башын куйды бу җиргә,
Хыял итмәде башка сүз дияргә.
 
 
Башын җиргә куюга күрде бер төш,
Тәкъдирдә бар иде аларга өлеш.
 
 
Күрә: солтан белән ул ясаныптыр,
Килеп, Аллаһ хозурына керептер,
 
 
Аллаһ күренмәде, әйтеп исемен,
Сөйләп тупсасыннан бар үтенечен.
 

БАҺИРНЫҢ, ЙОКЫСЫННАН УЯНЫП, БУ ГАЗӘЛНЕ УКЫГАНЫ

 
Шәфкатьле Иям, Үзеңнән морадымны теләрмен,
Юктыр сабыр-карарым һәм хәсрәтеңдә булырмын.
 
 
Көйдем бу гыйшык утына, юк дәртемнең дәвасы,
Миннән элек көйгәннәрдән сора, белә барчасы.
 
 
Ялгызлык чүле эчендә хәйран кибегеп калдым,
Илдән адашкан ат кебек, һәр тарафка карадым.
 
 
Сере барның – күңелендә бардыр, Үзең белүче,
Синнән башка бу дәртемне кемгә барып сорыйсы?
 
 
Кәрван күчеп китте, мескен Сайяди калсын ник,
Юлның хатасы күптер, кая, юлны табарым юк.
 

БАҺИРНЫҢ ШАҺКА ТӨШЕН СӨЙЛӘГӘНЕ

 
Бу төшне күргәч, уянды Баһир,
Барып солтанга сөйләр ул хәзер.
 
 
Диде ул: – Төш күрдем мин, падишаһым,
Шөкер Аллаһ, җан дус, һәм бетте зарым.
 
 
Күзен салды сезгә-безгә, газизләр,
Аның кебекне белмиләр аңсызлар.
 
 
Сөенчеме бирерсез бәндәгезгә,
Юмартлыгын кылды кайгылы безгә.
 
 
Сүзен ишетеп галәмнең солтаны,
Ходага шөкердә сөенде җаны.
 
 
Утырган җиреннән чәчрәде-купты,
Бу Баһирның кулыннан тотты-үпте.
 
 
Диде солтан: – Хода баланы бирсә,
Аның белән күңел сөенер булса,
 
 
Угыл булса, икесе дә дус булсын,
Икесе бер тән һәм дә бер җан булсын.
 
 
Икесе бер-берләренә һәм сердәш,
Булсыннар шәһәр эчендә күңелдәш.
 
 
Әгәр кыз булсалар – булсыннар җанаш,
Бер-беренә булсыннар гел аркадаш.
 
 
Бу шәһәр-ил аларга буйсынса һәм,
Боларны кылалмас һич кеше әрәм.
 
 
Бу шартларны диде шаһ һәм торды,
Икесе уртада ант сүзе орды.
 
 
Диде Баһир: – Ай-һай, и галәм шаһы,
Бу ант ширбәт шаһларга тапшырасы.
 
 
Минем чигем шушы, җитмәс бу сүзгә,
Булыр бугай бу сүзләр янә үзгә.
 
 
Бу сүз өстендә шаһ антын белдерде,
Аның өчен шушы кыйсса төзелде.
 

БАБАХАНГА ХОДАНЫҢ БАЛА БИРГӘНЕ

 
Кил, и Сайяд, син, хуш вакыт булдыр,
Тамашадыр һәм дә көйчеләр китер.
 
 
Бу кыйссаны башлап кит сазың белән,
Син үткәрмә бу сүзне көлке белән.
 
 
Диде Сайяд: – Өлеш чыгарды Тәңре,
Шаһны ярлыкады, бала бирде Тәңре.
 
 
Шулай үтте ай-көн, бөре ачылды,
Бу шаһның өстенә энҗе чәчелде.
 
 
Биреп Тәңре шушы шаһка гүзәл кыз,
Бу кызының сурәтен дә сөйлик без:
 
 
Үзе гөл кебектер, авызы – бөре,
Күреп җан бирер гыйшыкта һәрбере.
 
 
Иреннәре – якут, теше – ак энҗе,
Бер күрсәң, үлеккә җан бирер иде.
 
 
Энҗе кебек күзе сөзелер иде,
Һәм дә күргән күңел бозылыр иде.
 
 
Йөзенең кызылы җәннәт гөледәй,
Рухы гүя Ирәмнең1 былбылыдай.
 
 
Каләмдәй кашы, йөзе нурлар сибәр,
Күзенең чагылышы гүя гәүһәр.
 
 
Кыеп карап, егет җанын аладыр,
Кеше күрсә, үзен утка саладыр.
 
 
Сөенче бирде шаһ, каккач барабан,
Җыелды барча туган-кабиләдән.
 
 
Кызына бу шаһ туй ясап күпмеләр,
Ризыгы бар иде күпләргә җитәр.
 
 
Бу шаһ киңәште, үз иленә йөрде,
Кызның исемен халык «Зөһрә» диде.
 
 
Җыелдылар, җыйдырды бар якынын,
Хөрмәт белән тотты шаһ һәр туганын.
 

БАБАХАННЫҢ ЗӨҺРӘНЕ СӨТ ӘНКӘСЕНӘ БИРГӘНЕ

 
Һәм тәгаен итте кызга йөз инәкә,
Әнкәләре кылыр җанын күләгә.
 
 
Йөрсәләр барча кызлар уң кулында,
Барча кол кызлары һәм сул кулында.
 
 
Аның бер сүзе ике булмас иде,
Түрене бер дә башка кылмас иде.
 
 
Аның туен күреп чыкты барча саф,
Аның теләген йөртеп иделәр саф.
 
 
Бабахан күңлендә бер фикер кылды,
Үз-үзеннән Ходага шөкер кылды.
 
 
Диде: – Баһирның улы булса әгәр,
Фикерем шулдыр: Аллаһ үзе белер.
 
 
Бу кайгы белән күп фикерләр кылды,
Күңелдәге фикерен эштә кылды.
 
 
Аның фикере шул: кыз бирсә Аллаһ,
Булыр ул икесе бер-беренә шаһ.
 
 
– Угыл бирсә аңа, фикер итәрмен,
Ятим калса, башына мин җитәрмен.
 
 
Тәвәккәл кылды солтан, бераз торды,
Онытты ант шартын һәм гамьсез булды.
 

ХОДАНЫҢ БАҺИРГА УГЫЛ БИРГӘНЕ

 
Кил, и Сайяд, Баһирның теләген әйт,
Бу бакчаның һәм дә ул гөлләрен әйт.
 
 
Диде Сайяд: – Баһирның углы булды,
Аның сурәте һәм галәмгә тулды.
 
 
Аңа исем атадылар – шаһ Таһир,
Йөзендә Мөхәммәднең нуры балкыр.
 
 
Анасы исемен диләр шаһ Хубан,
Бу һәм күркәмлек эчендә ай булган.
 
 
Аңа тәрбиячене башка кылып,
Бу серне шәһәр иле2 барча белеп.
 
 
Ничә еллар әнкәләре чигеп җан,
Һәрберләре булдылар хур һәм гыйльман3.
 

ТАҺИРНЫҢ БИШ ЯШЕНДӘ АТАСЫ ҮЛГӘНЕ

 
Күр Таһирны, биш яшенә җитептер,
Бу Баһир Тәңре әмрен бетерептер.
 
 
Һәм Баһирның вафатын белде ул шаһ,
Диде ки: – Бу булыр кодрәте Аллаһ.
 
 
Үз-үзеннән әйтер: – Шаһ булырмын
Һәм бу Татар иленә хан торырмын.
 
 
Вәзирем Баһир иде кара улы,
Һәм бу Таһир буладыр аның улы.
 
 
Тигез йөрмәс вәзире белән ханы,
Кода булса, борчылыр аның җаны.
 
 
Килер башыма йөз төрле борчулар,
Һәм хакан иленнән оят шул болар.
 
 
Мин ул Баһир белән шартым кылганда,
Бу серне белмәгәндер һичкем анда.
 
 
Бу серне һичкем белми миннән үзгә, –
Диде, алалмады Таһирны күзгә.
 

ТАҺИРНЫҢ ЗӨҺРӘГӘ ГАШЫЙК БУЛГАНЫ

 
Кил, и Сайяд, сөйләп үт бу кыйссаны,
Ничек җыйды мәликзадә кайгыны.
 
 
Диде Сайяд: – Шушы көн Баһир үлде,
Ишетик, бәндә Таһирга ни булды.
 
 
Аларны мәктәпкә бирде ул солтан,
Болар җан биреп укыр иде Коръән.
 
 
Телләрендә һаман гыйшык мәҗазы,
Күңелләрендә гел гыйшык авазы.
 
 
Бу мәктәп иде аларга бер сәбәп,
Килер иде ул икәү алыш теләп.
 
 
Бу хәйләне салып муеннарына,
Күпләр көнләштеләр уеннарына.
 
 
Күз уйнатып, болар бик күп карашыр,
Нәүбәт җитеп, кашлар сикерер-шашыр.
 
 
Бу каш-күз икесе шулай саз кылды,
Һәм дә күңел кошы канат кагынды.
 
 
Күңелдә гыйшык чәчәк атты,
Таһир бу газәлне искә алды.
 

ТАҺИР БӘКНЕҢ ГАЗӘЛЕ

 
И нурлы кояш йөзле яр, күрмәгән булсам әгәр,
Күңлемне, гәүһәр күзле яр, бирмәгән булсам әгәр.
 
 
Гыйшкыңдамын, и хәбәрсез, елап йөреп кич-иртә,
Сагыш чигеп ялгызлыкта, мин йөрмәс идем һич тә.
 
 
И гөлләр бакчасы Ирәм, миһербан гүзәл сурәт,
Ирен шәрабың туктатмый мин эчмәс идем һич тә.
 
 
Очрашу эзләп, гәүһәрем, теләнеп һәр ишектә,
Һиммәт итәген билгә мин ормас идем һич тә.
 
 
Сайяди рәхмәте белән тапты Аллаһ кылычын,
Теләгенә хас гыйшыкка аяк басмас иде һич тә.
 

ТАҺИРНЫҢ ЗӨҺРӘ БЕЛӘН ГЫЙШЫК ӘЙТЕШЕ КЫЛГАНЫ

 
Кил, и Сайяд, затлы былбыл, хуш моңнан,
Ничек диеп язылды күркәм дастан?
 
 
– Сөйләрмен Зөһрәнең гыйшык уенын,
Очрашу алыштырды ялгызлыгын.
 
 
Ишетте Зөһрә ханым шушы сүзен,
Гыйшык уты эченә салды үзен.
 
 
Бу сүзне ишетеп дивана булды,
Аның өчен халыкта гайбәт булды.
 
 
Һаман мәктәпкә барып килер иде,
Бу серне бөтен шәһәр белер иде.
 
 
Чарасы юк иде мәктәптән гайре,
Бу мәктәптә иде шигъри кәсебе.
 
 
Ягъни икесе – бер-берсенә үрнәк,
Берсе – карчыга, берсе – үрдәк.
 
 
Әмма бер-берсенә әйтмәс иделәр,
Беленде икесенә дә бу серләр.
 

ТАҺИРГА ӘҮВӘЛ БЕР ХАТЫН ҮЗ СЕРЕННӘН ХӘБӘР БИРГӘНЕ

 
Беркөн икесе уйнап йөри иде,
Алларында бер хатын торыр иде.
 
 
Диде: – Шаһзадәләр, мин сүз куермын,
Аның өчен килеп, монда торырмын.
 
 
Мин бичарадырмын, тол карчыктырмын,
Илсез бер карчыкмын, ватансыздырмын.
 
 
Сукбайларның догасыннан алыгыз,
Шелтәдән ул тарафка юл салыгыз.
 
 
Бу сүзләргә колак салмады Таһир,
Бу җирдә әдәпсезлек булды ахыр.
 
 
Шаяртып сөяк атты ул карчыкка,
Һәм бу сөяк килеп тиде шул якка.
 
 
Тиеп сөяк хатынга, булды көлке,
Ул җирдә күп үзгә сүзләре килде.
 
 
Диде хатын: – Уйнама минем белән,
Уенда була күр Зөһрә ханым белән.
 
 
Әгәр синдә акыл булса, угылан,
Йөри күр инде Зөһрә ханым белән.
 
 
Диде Таһир: – Миңа әйт, ни серең бар,
Ул серләрне синнән башка кем ачар?
 
 
Диде хатын: – Анаңнан сүзне ишет,
Сабыр кыл, сабыр белән максатка җит.
 
 
Бу сүзне ишетеп, ул мирза Таһир,
Барып анасына, сүз кылды ахыр.
 
 
Диде анасына: – И җаным ана,
Минем җаныма миһербаным ана.
 
 
Һич белмәм кайсы таудан кош очыптыр,
Каз һәм торна буа-күлгә төшептер.
 
 
Күңелем тели ул күлгә барырга,
Бүген анда барып ауны салырга.
 
 
Мәктәбемнән киләдермен, үзем ач,
Бу күңелем телидер һәм куырмач4.
 
 
Анасы тиз ашыгып купты анда,
Бу йөргәнче, куырмач кылды анда.
 
 
Диде: – И ана, бердер хаклы Халикъ5,
Кулың белән бир, булсын ул муафикъ.
 
 
Кулыңнан ашауны телидер күңлем,
Сиңа үтенечкә бардыр бер сүзем.
 
 
– Ярый, – дип, кулына алды куырмач,
Бик кысып тотты улы, кулын сузгач.
 
 
Диде: – И ана, Тәңренең хакыннан,
Мөхәммәд Мостафаның хөрмәтеннән.
 
 
Сөйлә атамны, файдасын ишетим,
Кулымнан килсә, бу максатка җитим.
 
 
Кулы көйгәч диде: – И күзем нуры,
Ишет кыйссаны, тынычлыкта йөре.
 
 
Атаң белән Бабахан антлар кылган,
Әҗәл җитте, атаң тапмады дәрман.
 
 
Оныттык без, шулай ук син дә оныт,
Ни файдадыр, балам, күңелең суыт.
 
 
Алар – хан затыннан, ханнарга лаек,
Күңел белән аларга булма гашыйк.
 
 
Әгәр күңел бирсәң, фетнәләр артыр,
Тәнемә ут төшәр, җанга кабыныр.
 
 
Ишетте шушы сүзне Таһир гашыйк,
Бу гыйшык уты белән һәм тоташып.
 
 
Ике бөртек куырмач кулга алды,
Китабын алып, куенына салды.
 
 
Барып мәктәпкә керде гашыйк мәгърур,
Укыр гыйшык әсәре, кулында – тамбур.
 
 
Диде остазы: – И Таһир бәк, тыңла,
Ауруың булса, Зөһрә ханнан, аңла.
 
 
Янә Зөһрәгә диде: – И гүзәл яр,
Бу Таһир хәленнән булчы хәбәрдар.
 
 
Бу сүзне ишетеп, Таһир ачынды,
Ауруын әйтер иде шаһ лачыны6.
 
 
Бу Таһир елап күп наз итәр иде,
Укып һәрзаман канат җәяр иде.
 
 
Сорар иде ауруын: – Ни ауру? – дип, –
Ауруым әйтегез, и шаһ кызы, – дип.
 
 
Бу мәгънәдән икесе сүз катарлар,
Ничәләр күз салып, ахрын карарлар.
 
 
Һәм гыйшык утына Зөһрә күп көйгәч,
Күзеннән яшь акты, иреннәр – көләч.
 
 
Бу Таһир гыйшкында күп көйде җаны,
Тәнендә калмады чыгарлык җаны.
 
 
Көюдән ул коры сөяккә калды,
Тәненә ут төшеп, көл өеме булды.
 
 
Таяныч итеп үзенә Аллаһны,
Укыр иде бу Зөһрә бу газәлне.
 

ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ

 
Әүвәл тәкъдирдә, дусларым, булмаган идем һич тә,
Ант сүземне болай итеп әйтмәгән идем һич тә.
 
 
Бер нурланган итеп җаным, кылды меңнәр гаугасын,
Мондый бәлане башыма алмаган идем һич тә.
 
 
Кавышу теләп гашыйк була гауга кылган яшь барс,
Башымны ул мәйданнарга салмаган идем һич тә.
 
 
Гашыйк үзен әйләп ялгыз, ярын теләп киткән, имеш,
Мин һәм бу дөньядан кичеп калмаган идем һич тә.
 
 
Кол Сайяд гыйшкы өчен бу җиһаннан аерылган,
Яр алуны, дуслар, куегыз, мин алмадым һич тә.
 

ЯЛ БАКЧАСЫНДА ЗӨҺРӘНЕҢ СЕР ИШЕТКӘНЕ

 
Кил, и Сайяд, син башла бу дастаның,
Кыш алдыннан ачылганын бакчаның.
 
 
Гөл бакчасы күрмәсен көзге җилне,
Тәңре юк итте бу көн көнчелне.
 
 
Күрик бичара Таһирның соравын,
Бу һәм белгәненнән бирде җавабын.
 
 
Диде Сайяд: – Таһир чикте газапны,
Аулак җирдә агызды күздән яшьне.
 
 
Бар иде шаһның ялда йөрер җире,
Кайвакытта анда чыгарлар иде.
 
 
Атый иделәр аны – Ял бакчасы,
Кылырлар иде анда ял барчасы.
 
 
Вәгъдә кылдылар: ул ял бакчасында
Сөенешеп утырырга шушында.
 
 
Килде бакча эченә ике гашыйк:
Берсе – былбыл, берсе – гөл яфрагы тик.
 
 
Икесе кушылып күп моңлашырлар,
Укышып-кочышып күп елашырлар.
 
 
Һәм бер-берсенә әйтеп йөрәк серен,
Һәрничек бар күңелдәге мөшкелен.
 
 
Һәм бер сазда моңланды бу ике яр,
Кыз – бакча эчендә гүяки гөлзар.
 
 
Гыйшык илендә булмас оят-намус,
Күзенә һич күренмәс дошман һәм дус.
 
 
Хакыйкатьтә гыйшыктыр бу – чын гыйшык,
Ләкин гомерлек булсын гыйшык.
 
 
Таһир гыйшык утында көяр иде,
Кыйссасы ничек – Зөһрә сорар иде.
 
 
Диде Таһир: – И алсу йөзле гүзәл,
Гыйшкың мине чарасыз кылды бер хәл.
 
 
Атам белән атаңның анты, и җан,
Бар икәндер, булып кодрәтле Хактан.
 
 
Сөйләр, имеш, һәрберәү, күрмәм тик мин,
Бу сердән хәбәр җитүгә зарлы мин.
 
 
Ничек булыр моның чарасы, и җан,
Калдым мин гыйшык утравында хәйран.
 
 
Һәм синнән бүтән миңа ярым булмас,
Бу күңелем сораучы җанаш булмас.
 
 
Ялгызлыкта гаҗәп кайгы йотам мин,
Өмет берлән итәгеңне тотам мин.
 
 
Догачыгыз булырмын кичә-көндез,
Корбан булсын бу җаным сиңа ялгыз.
 
 
Бу дастан ахырында газәл булыр,
Укып, Таһир йөз тапкыр аһ-зар кылыр.
 

ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ

 
Аерылышу учагында көямдер,
Бу көндә мин гамең белән өйдәштер.
 
 
Йөзеңнән пәрдәне алчы, гүзәлем,
Шәмең утына күбәләктер үзем.
 
 
Җиһанда юк синең кебек назлы яр,
Сурәтең дә сихер кебек, назлы яр.
 
 
Кавышу утыннан иренем сусаган,
Иренең ширбәтен эчсәм, мин көч алам.
 
 
Көз йортында бу көн урын алырмын,
Вакыт китте, инде диванадырмын.
 
 
Сайяди чиксез күп кылды аһ-зарын,
Үткен кылыч кисеп, таралды даны.
 

ЗӨҺРӘ ХАНЫМНЫҢ ҖАВАБЫ

 
Ул Таһир бу газәлне кылды ахыр,
Диде Зөһрә: – Атамдыр сирәк кяфер,
 
 
Тереклектә кешенең булса анты,
Иман җуяр антыннан кире кайтып.
 
 
Атам янса янар, минем янар юк,
Тәкъдирдән бу өлеш, читкә куяр юк.
 
 
Башыма төште бу эшләр, ни файда
Булып гыйшык тугаенда дивана?
 
 
Очраса иде миңа синдәй бер яр,
Күңел бирдем, гыйшкыңда йокысыз-зар.
 
 
Минем юктыр сабырым һәм карарым,
Якты дөньяда син – күңел куярым.
 
 
Син үзең – Ләйлә, мин сиңа – Мәҗнүнең,
Булып Мәҗнүн, кандыр яше күземнең.
 
 
Йә син үзең Мәҗнүн, мин сиңа – Ләйлә,
Әйе, Ләйлә, бар Мәҗнүнеңә Ләйлә.
 
 
Икесе бер булып кылыр аһ-зарлар,
Берсе берсенең хәлен күреп елар.
 
 
Икесе бакча эчендә зар-хәйран,
Гүя Татар шәһәре дә таралган.
 

ТАҺИР-ЗӨҺРӘ ХӘЛЕННӘН БАБАХАННЫҢ ХӘБӘР ТАПКАНЫ

 
Шушы мәйдан эчендәге бакчачы –
Булып икесенә дә күз салучы.
 
 
Боларның барча эшләрен күрептер,
Бабахан күренүгә йөгерептер,
 
 
Сәлам бирде бакчачы, диде: – И шаһ,
Ишетегез, нидер кодрәте Аллаһ.
 
 
Кушылды былбыл гөлбакча эчендә,
Икесен күрдем ул бакча эчендә.
 
 
Көз вакыты иде, гөлләр ачылды,
Энҗе бөртекләре һәр ян чәчелде.
 
 
Шул былбыл гөл белән сердәше булды,
Мәхәббәт белән ул моңдашы булды.
 
 
Икесен күрдем берсенә берсе лаек,
Лаек диеп күрмәсәң үтер асып.
 
 
Берсе гөлдәй булып уттай янадыр,
Берсе былбыл булып очып кунадыр.
 
 
Берсе – Зөһрә ирер, берсесе – Таһир, –
Диде бакчачы, сүзне кылды ахыр.
 
 
Алар данына әсәрен бакчачы,
Укып шаһ алдында, булды елаучы.
 

БАКЧАЧЫНЫҢ ГАЗӘЛЕ

 
Шаһым, күрдем: чәчәкләр эченә куныптыр бер ят лачын,
Нәзакәтләр пәйда булды әйткән сүзеннән аның.
 
 
Аның сыйфатын сөйләп үтим алдыңда, солтаным,
Әгәр аңлы булсаң, утыр бераз, тыңла микъдарын.
 
 
Серле акыл энҗесе бу дөньяны белеп фани,
Кылып музыка авазын, елатып яр-җанашын.
 
 
Бу – Сәйфелмөлек, икенчесе – Бәдигъ7, ихтирам табып,
Корып әңгәмә, эчеп шәраб8, торып алдында аның.
 
 
Шашкын былбылдай аһлар итәр, шаһым, гүзәл Таһир,
Күреп ул Зөһрә җанаш, фида кылыр газиз җанын.
 
 
Ике гашыйк өчен һәрдаим аһ-зарларны кылып,
Бу гыйшкыңа көйгән Сайядидыр, яралы җаным.
 

ТАҺИРГА БАБАХАННЫҢ КЕШЕ ҖИБӘРГӘНЕ

 
Ишетте шаһ, боерды ничә колны,
Бу коллары мәрхәмәт итте аны.
 
 
Бу коллары күрүгә аһ ордылар,
Күз яшьләрен барсы агар кылдылар.
 
 
Матәм тотып, барсы елаштылар зар,
Диделәр барчасы: – И Зөһрә, син бар.
 
 
Сине хан чакырды, бар әйтер сүзе,
Җилдәй кил, тиз генә, юлда күзе.
 
 
Безләр гүя синең җаныңа килдек,
Гөнаһың ни булыптыр, сорап килдек.
 
 
Диде Таһир: – Нинди сүздер, миңа әйт,
Монда килмә, сүзегезне әйт тә кайт.
 
 
Диделәр: – Шаһ әмере, тору юктыр,
Насыйбың бу торыр, кайгырмак юктыр.
 
 
Барып үтенегез алдында, зинһар,
Хәлебездән ул булачак хәбәрдар.
 
 
Диде Таһир: – Миңа кайсы языктыр?
Һәм мин – җаны аның, Зөһрә – бәдәндер.
 
 
Бу Зөһрә – бакча, мин – бакча гөлемен,
Һәм Зөһрә гөл булыр, мин – былбылымын.
 
 
Зөһрә – җанашым ул, күңелендә – мин,
Үзем чарасыз бер борчылганымын.
 
 
Бу сүзләрне диде дә, купты Таһир,
Чыгарды күңеленнән бер аһ авыр.
 

ЗӨҺРӘ ТАҺИРНЫ АТАСЫНА ҖИБӘРГӘНЕ

 
Сөйлә, и Сайяд, Зөһрәнең хыялын,
Ничек бирде бу Таһирның җавабын?
 
 
Диде Сайяд: – Хыялы кайнар кылды,
Зөһрә бу көндезне ничек көн кылды.
 
 
Диде Зөһрә: – Күр син атамны барып,
Күңел гамьнәрен әйт шунда чыгарып.
 
 
Бу сүзләр һәм аңа да мәгълүм булсын,
Ишетсен, күңеленә мәгъкуль булсын.
 
 
Ул сүз күңелемнән чыккан булыр,
Ишетсә, аның күңеле йомшарыр.
 
 
Барып үтенегез алдында, зинһар,
Булыр хәлебездән ул да хәбәрдар.
 
 
Ишетте Таһир Зөһрәнең бу сүзен,
Булдыра алмам дип уйлады үзен.
 
 
Ахырда Таһир, бер газәлне сөйләп,
Укыды бу бакча эчендә елап.
 

ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ

 
Җанашны сөйдем, шулай кичтем бу галәмнең барыннан,
Күңелемә шаукың төшкән, курыкмам сөю утыннан.
 
 
Читкә әгәр кусаң мине, китмәм ишек төбеңнән,
Үзен белеп гашыйк булган эреленмәс ярыннан.
 
 
Кәеф китмәс, шелтә итсә зәһәр мең гаебем өчен,
Бөртек гамь юктыр миңа Аллаһны онытып йөргәннән.
 
 
Бер чарасыз бәндә мин, йөрәк түрем – көзге сарай,
Минем серем чыгарылса гүзәлем сараеннан.
 
 
Мескен Сайяди сөйләде, Хактан сабырлык теләп,
Фәтва биреп үтерсәләр, юк курку әҗәленнән.
 

ЗӨҺРӘНЕҢ МӨНӘҖӘТ КЫЛГАНЫ

 
Кил, и Сайяд, Зөһрәнең хәлен сөйлә,
Ничек булды, аның әхвален сөйлә.
 
 
Диде Сайяд: – Таһир китте гамьдә җай,
Бакчада калды Зөһрә диванадай.
 
 
Карап Таһирны, күрмәде, аһ орды,
Аерылу уты белән көйде-янды.
 
 
Кулын ачып, теләп Хактан мөнәҗәт,
Ходаемнан теләде шушы хаҗәт.
 
 
Шулай елап әйтер иде: – Яраткан,
Безләрне ул Юмарт Аллаһ яралткан.
 
 
Бу Таһирга Син үзең бул саклаучы,
Өметсез итмә гашыйкны, Яклаучы.
 
 
Ачылыр барчаның синнән морады,
Будыр – гашыйк колыңның сораганы.
 
 
Минем кебек булмас өметсез гашыйк,
Әгәр булса, бу җирдә бары садыйк9.
 
 
Гашыйк колның эше даим тәвәккәл,
Көяр гыйшык утына, ни сабыр хәл.
 
 
Бу Таһир хәсрәтендә бер газәлне
Укып, Зөһрә күздән түкте яшьләрне.
 

ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ

 
И сөекле күз нурым, ярлардан ярым син идең,
Тереклегем, рәхәт-хушым, татлы телем син идең.
 
 
Синсез бу йортта нишләрмен, и галәм солтаныннан?
Бу җиде икълим-шәһәр эчендә солтан җаным син.
 
 
Елый Мәҗнүн сердәшем, елый Ширин фикердәшем,
Бу хистә җаным рәхәте, тәннән чыгар җаным син.
 
 
Нурлы йөзең, кашың – ай, якут иренең шикәрдәй,
Керфегеңә каным түгәр җанымны алучым син.
 
 
Мескен Сайяди хаста җан ялгызы көйде ничә ел,
Чарасызмын, рәхим итче, Коръән биргән Аллам син.
 

ТАҺИР БӘКНЕҢ ХИКӘЯТЕ

 
Кил, и Сайяд, Таһирдан кыл хикәят,
Ни мәгънә белән кылдың бу риваять?
 
 
Боерып илттеләр Таһирны анда,
Йөгереп җитте Таһир, гүя бәндә.
 
 
Сәлам әйтте һәм Таһир торды анда,
Кулын күкрәккә куеп, гүя бәндә.
 
 
Диде Сайяд: – Шаһка килүгә, Таһир
Бу эшең әүвәленнән серне ачар.
 
 
Бабахан, сорап Таһирдан соравын,
Бу һәм белгәненнән бирде җавабын.
 
 
Диде шаһ: – Ни эштер анда кылдың син,
Хәбәрне сөйлә, кемнәрдән алдың син?
 
 
Бу – мәкер эшеме, адәм эшеме?
Югыйсә бу – күкләрнең йөрешеме?
 
 
Синнән бу эне һәм адәм үтемме,
Бу эшеңнән максатыңа җиттеңме?
 
 
Бу Зөһрә – падишаһтыр, син – бәндәсе,
Сәламенә туфрак белән әшнәсе10.
 
 
Адәм белән адәмдә аерма зур,
Аллаһ аерма белән яралтты шул.
 
 
Атаң миңа туганым иде – Баһир,
Бу сүз булмады аннан яшерер сер.
 

ТАҺИРНЫҢ ШАҺКА ҖАВАП БИРГӘНЕ

 
Бу сүзләрне диде шаһ, кылды ахыр,
Хөрмәтен кылды һәм утырды Таһир.
 
 
Диде Таһир: – Минем бер-бер сүзем бар,
Әгәр тыңласаң, әйтәм, шаһ-хөкемдар.
 
 
Ул сүзем шул: сөйләсәм, бер ятим мин,
Ятимлек кайгысыннан саргаям мин.
 
 
Үзем – Таһир һәм бу сүзнең әшнәсе,
Әйе, Зөһрә – падишаһ, мин – бәндәсе.
 
 
Үзем чарасыз Таһир көчсездәнмен,
Бу гыйшык кулында бары җанаш мин.
 
 
Гәрчә дә бәндә, бичарадырмын,
Бу гыйшык зарында борчулыдырмын.
 
 
Һәм гаеп кылма мине, һай, Бабахан,
Үзең кылдың атама антың-иман.
 
 
Шәфкать кыл безнең кимчелегебезгә,
Рәхим-кәрәм кыл безнең каныбызга.
 
 
Үзең кайгыртулык кыл җаныбызга,
Безне ирештер Зөһрә ханыбызга.
 
 
Ахырда шаһның эшенә әсәрен
Укып, Таһир кылыр йөз аһын-зарын.
 

ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ

 
Бу ялгызлык хәсрәтеннән йөрәгем кандыр, шаһым,
Безгә – хәсрәт, сезгә – һәрчак җан рәхәтедер, шаһым.
 
 
Омтылыш итәм хезмәткә, даим әзер торамын,
Яхшы итеп кыл хөрмәтең, миңа миһербан, шаһым.
 
 
Гәүһәрдәй кем синдә бардыр, бирмә надан кулына,
Белмәс аның кадерене ул, күр, надандыр ул, шаһым.
 
 
Карап-күреп гиздем бу Татар иле яхшыларын,
Яхшыларның эчендә ул яхшыдан яхшы, шаһым.
 
 
Хак Тәгалә күркәм итеп бирде сиңа бер яшь гөл,
Бәндә Таһир гүя былбыл, зар һәм хәйрандыр, шаһым.
 
 
Гомер хасыйле булыр, белдек, бу Зөһрә – назлы яр,
Үптең аның иреннәрен, Бәдәхшан якуты, шаһым.
 
 
Падишаһым, яр белән эчтек бу кайгы шәрабын,
Телә – үтер, телә – көйдер, җаным корбандыр, шаһым.
 
 
Ничәләр теләк кылып, синнән теләрләр байлык-мал,
Бу – Сайяди, күп догасы, болганган җандыр, шаһым.
 
1.Ирәм (Ирәм бакчасы) – риваятьләргә караганда, гүзәл пәри затлар гына яши торган сихри бакча. Хәбәрләргә караганда, җәннәт әүвәле шушы Ирәм бакчасы булган. Җирдәге җәннәт шушы Ирәм бакчасы диючеләр дә бар.
2.Ил – «халык» мәгънәсенә дә ия.
3.Хур һәм гыйльман – җәннәттәге хезмәтче хур кызлары һәм гыйльман малайлары кебек булулары күздә тотыла.
4.Куырмач – кыздырылган, куырылган бодай.
5.Хаклы Халикъ – хаклы, бар кылучы Аллаһ.
6.Шаһ лачыны – «иң затлы лачындай егет» мәгънәсендә.
7.Бәдигыльҗамал хакында сүз бара, Сәйфелмөлекнең гыйшкы.
8.Борынгы әдәбиятта «шәраб эчү» дигәндә мәхәббәттән исерү күздә тотылган, ягъни сүз гыйшык шәрабы хакында бара.
9.Садыйк – дус, иптәш.
10.Ягъни аның сәламенә каршы җиргә маңгай терәп исәнләшергә тиешсең.

Бесплатный фрагмент закончился.

149 ₽
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2020
Объем:
210 стр. 1 иллюстрация
ISBN:
978-5-298-04062-4
Переводчик:
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают