Читать книгу: «Бабахан дастаны / Дастан Бабахана», страница 2

Шрифт:

Бәдр белән Мөштәри бер шәһәргә җитәләр. Анда дуслары Мәһрапны очраталар. Алга таба бергә китәләр. Шулай итеп, Бәхет, Бәрәкәт-Муллык һәм Иман-Тугрылык бергә кушыла. Максатка шулай гына ирешергә мөмкин.

Мөштәри артыннан Бәһрам да эзләп чыккан икән. Ничек инде ансыз, Кара Тәкъдирсез? Нәрсә-нәрсә, әмма явызлык көтмәгәндә үз гамәлен башкаручан. Кызларны эзләп таба, аларны тотып, суга батырырга әмер бирә. Әмма ничек Бәхет, Бәрәкәт-Муллык, Иман-Тугрылык гарык булсын ди? Кызлар, такталарга-агачларга тотынып, судан йөзеп чыгып исән кала.

Мөштәри һәм кызларның котылган урыны Дәрбәнд каласы янында икән. Ул аның шаһын таный. Дуслашалар. Дәрбәнд шаһы Мөштәригә олы хөрмәтләрен күрсәтә. Шуннан соң Мөштәри Кыпчак даласына китә. Әмма монда да кызлар, урман-кырларда адашып йөреп, зур бәлаләргә очрый. Ахырда тавык кетәклегендә качып яталар.

Мәһр исә олы диңгездә йөри, Әсәд белән бергә күптөрле бәлаләргә дучар булалар. Бәхетләренә, аларны бер сәүдәгәр көймәсенә ала. Монда Шәрәф исемле сәүдәгәр белән дуслык коралар. Алга таба юллары Харәземгә китерә. Шулай итеп, кыз белән егет Хәзәр диңгезенең ике ягында кала.

Мәһрне Шәрәф, сагышыннан айнытыр өчен, әлбәттә, ауга алып чыга. Шунда Харәзем шаһы Кәйванның (Сатурнның) кызы турында сөйли. Егет аны Мөштәри икән дип уйлый.

Гассар Тәбризи дастанны ике сызыктан алып бара. Аның берсе ‒ каһарманнарының язмышы, икенчесе ‒ йолдызнамә хәбәрләре. Тышкы эчтәлеге белән ул – шактый тирән, хикмәтле һәм маҗаралы мәхәббәт дастаны. Шагыйрь бу яктан да әсәрен шактый киңәйтә, әмма йолдызлар фалы темасы дастанны һаман да тыгыз итеп, таркатмый, җыеп тота. Шуңа да Гассар Тәбризи күтәргән һәр яңа тема дастанның органик өлешен тәшкил итә башлый. Әбул-Касыйм Фирдәүсидән (934–1025) килгән киң масштаблы сюжет кору фарсы әдәбияты өчен яңалык булмый. Әмма Гассар Тәбризи кебек, йолдызнамә гыйлеме мәгънәләренә мәхәббәт маҗаралары вакыйгаларын кору ‒ монысы инде шагыйрьнең зур ачышы саналырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә дә мондый серле гыйлемле шушы рәвешле мәгънәләр, акыллы һәм талантлы итеп төзү үрнәкләре Кылыч Сайядиның «Дастаны Бабахан»ыннан башка бүтән очрамый, фәнгә әлегә билгеле түгел. Хәтта Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен»е дә, төп каһарманы итеп Сөһәйл (Канопус йолдызы, Арго Көймәсе йолдызлыгының иң якты йолдызы, затлылык һәм гүзәллек символы) алынса да, шулай ук ул күк җисемнәренә бәйле мәгънәләр белән тулы булса да, болар кебек үк катлаулы һәм күпкырлы итеп эшләнелмәгән. Аның схематик эшләнеше авторының ашыгуына, тизрәк язып калдырырга тырышуына бәйле икәнлеге сиземләнә. Сәйф Сараи гүяки күләмле дастан язарга җыенган җиреннән аның эчтәлеген кыскача гына сөйләп бирүгә алына.

Харәземдә Мәһрне халык, чибәрлеген күреп, кадер-хөрмәт итә башлый. Ә бу Нәүрүз бәйрәмен хәтерләтмиме соң? Шәрәф исә аның турында Кәйван шаһка сөйли. Мәһрне тәхет каршына чакырталар. Ә тәхет Кояшсыз тора алмый шул! Галимнәр мәҗлесендә дә, шахмат уенында да, көйчеләр каршында да, каһарманлыкта та Мәһргә тиңнәр табылмый. Кояш шул ул! Ә Кәйван шаһның кызы Наһид (Яшьлек) аңа гашыйк булып өлгерә.

Шаһ белән Мәһр ауга чыгалар. Егет пәләнк-тигрны аулый, үтерә. Шул вакыйгадан соң Мәһрне шаһ үз сараена ала.

Наһидның мәхәббәте хакында егеткә кызның хезмәтчесе сөйли. Егет ашыкмаска, бераз сабыр итәргә киңәш бирә.

Сәмәрканд шаһы Гарахан (Карахан), үзенә кияүгә Наһидны соратып, илчеләрен җибәрә. Әмма шаһ Кәйван ул тәкъдимне кире кага. Гарахан гаскәрен күтәрә. Мәһр шаһ Кәйван белән бергә сугышка китә, орышларда зур батырлыклар күрсәтә. Харәземгә кайткач, Кәйван аңа атап мәҗлес кордыра. Авторның монда икенче Марсны китереп кертүе кызыклы. Монысы да явызлык символы төсен ала. Күктән Марс югалып торганда, аны Гарахан (шулай ук Марс, әмма аның кара тәкъдир бирүчесе) алыштыра, дигән карашның Гассар Тәбризи заманнарында ук булуы әһәмиятле. Автор шушы караш нигезендә эш итә. Каһарманнарын кара тәкъдирдән, ягъни һәлакәттән көрәшеп котылуларын ачык яза.

Аерылу утында газапланган Мөштәригә Мәһр хакында хәбәр ирешә. Ул Мәһрап һәм Бәдр белән Харәземгә килә. Бәһрамны да юлы монда китерә. Ул Мөштәри белән Бәдрне тоткыннары итүгә ирешә. Мәһрап бу хакта Мәһргә хәбәр итү җаен таба.

Мәһрнең кешеләре Бәһрамны кулга ала. Мөштәри белән Мәһр кавыша. Ә Бәһрам кайгысыннан шашына һәм юләрләнә.

Мәһр үз иленә кайтырга була, Мөштәри белән Наһидны да үзе белән ала. Шаһ бу хәлгә куана, тәхетен улына тапшыра. Шулай итеп, илгә кабат Кояш хуҗа була, аның белән бергә Бәхет һәм Яшьлек тантана итә башлый.

Азәрбайҗан галимнәре әсәрнең Низами Ганҗәви традицияләрендә, әдәби яктан югары кимәлдә язылуын белдерә, гыйльме-нөҗүм (йолдызнамә) белән бәйле булуын ассызыклыйлар, планеталарның йолдызларга якынаюы Җиргә нинди бәлаләр китерүен тасвирлаган әсәр, диләр. Бу хакта бәхәс итүнең урынсыз икәнлеге белән килешергә кала.

Иҗтимагый-сәяси мотивлары ягыннан караганда, Гассар Тәбризинең «Мәһрү-Мөштәри» дастаны гаделлекне яклап, тиран хөкемдарларга каршы юнәлдереп язылган, халыкның күңел хисләренә аваздаш төс алган. Әсәрдәге мәгънәләрдә тәкъдир хөкеме өстен чыгарыла, хәтта кара язмыш, явызлык алып килүче Бәһрам, Гарахан җиңелә, яшьләрнең бәхетенә каршы төшкән шаһ та, якыннары да илнең кояшын, бәхетен сүндерүчеләр булып күзаллана. Язмыш итеп бирелгән тигез мәхәббәтне инкяр итү, аңа каршы чыгу тәкъдиргә каршы бару буларак аңлатыла. Ә Кылыч Сайядиның «Дастаны Бабахан»нында мәхәббәтне инкяр итү, гашыйкларны үтерү илне юк итү, бәхетсез һәм киләчәксез калдыру буларак сурәтләнә. Бу яктан «Дастаны Бабахан» әсәре «Мәһрү Мөштәри»дән дә узып киткән һәм тагын да тирәнрәк эчтәлекле мәгънәләргә ия.

XIII гасырда, язылу датасы 1211 елга туры килергә тиешлеге фәндә ачыкланган, фарсы телендәге «Бәхтияр-намә» халык романында да Зөһрә мәхәббәт каһарманы буларак телгә алына, чибәрлектә аның белән ярышу мөмкин түгел икәнлеге белдерелә. Бу факт халык арасында Зөһрәнең Таһирга тугры мәхәббәте турында риваятьнең электән телдән телгә йөрүен расларга мөмкинлек бирә төсле. Зөһрә хакында телгә алынган әсәрләр тагын да бар. Алардан чыгып, Таһир-Зөһрә вакыйгалары электән таралыш алган, дигән фикерне алга сөрергә һәм дәлилләргә мөмкинлек бирә сыман. Әмма мондый күзаллауны алга сөрү хата булыр иде. Чөнки ул риваятьләрдә Зөһрә Таһирдан башка, ялгызы гына телгә алына. Бу исә бөтенләй башка риваятьнең күздә тотылуын аңларга ярдәм итә. Гарәп мифологиясе буенча, гаҗәеп чибәр кыз булган икән, аның исеме Зөһрә икән. Һәм менә аңа Һарут белән Марут исемле фәрештәләр гашыйк була. Зөһрәгә алар Аллаһы Тәгаләнең кодрәтле исемнәрен чишә. Кыз шул исемнәрне әйтә һәм шул сәбәпле күккә аша. Монда аңа үлемсезлек бирелә, ул Зөһрә (Венера) йолдызы икән. Шуннан бирле күк җисемнәренең көйче-музыканты, аларның җырларына көйләр иҗат итеп уйнаучы икән. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы Таһир-Зөһрә вакыйгаларына бу Зөһрәнең бөтенләй катнашы юк.

Әсәрендә Кылыч Сайяди Зөһрәне бер генә тапкыр да йолдызларның көчсезе буларак искәртми, телгә алмый, Һарут һәм Марут турында да сүз кузгатмый. Бу исә аның ул риваятьтән хәбәрдарлыгы, бәлки, булмагандыр дигән фикергә этәрә. Югыйсә «Һарут-Марут кыйссасы» Насретдин Рабгузыйның 1310 елда язылган, Алтын Урда әдәби ядкярләре исемлегенә кертелгән, халык арасында популяр булган «Кыйссасел-Әнбия» («Пәйгамбәрләр турында кыйссалар») китабында урын алган. Аның гарәп телендәге вариантлары да очрамый калмагандыр.

Кылыч Сайяди үз каһарманнарын күккә ашырмый, алардан йолдызлар ясамый. Менә шуңа да «Һарут-Марут кыйссасы» аның фикер арсеналына керми. Аның максаты ‒ кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен ачу. Моның өчен ул йолдызнамә мантыйгына нигезләнә, вакыйгаларны аның нигезендә ача. Йолдызнамә күрсәтмәләре аңа каһарманнарының холыкларын һәм хисләрен ачар өчен хезмәт иткән. Ул йолдызчы-астролог булмаган, шунлыктан дастан вакыйгаларын Гассар Тәбризи кебек куерта алмаган, моны кирәк тә санамаган. Гашыйкларның үлеме Татар иленең таркалуына, бетүенә китерә. Моның белән ул йортка-илгә яшәү өчен мәхәббәтнең нигез икәнлеген ачык итеп тасвирлауга ирешә.

* * *

Татар әдәбиятына багышланган хезмәтләрдә Кылыч Сайяди белән бәйле сүз кузгатылганда, аның «Дастаны Бабахан» әсәренең кулъязма күчермәләре арасында Петербургның Көнчыгышны өйрәнү институтында сакланган, Бибигамбәр төзегән вариантына игътибарны юнәлтәләр, аның 1818 елда күчерелгән булуын искәртәләр. Шул ук институтта сакланган икенче кулъязма нөсхәгә дә тукталып, дастан ахырында мондый язма барлыгын ассызыклыйлар: «Фи вакти әл-гасри тарихыл-Һиҗрәти 1414». Бу дата гарәптән татар теленә болай тәрҗемә ителә: «Һиҗри ел исәп тарихы белән вакыты – 1414 ел». Мондагы 1414 елны хәзерге ел исәбенә күчергәндә, 1993–1994 еллар килеп чыгуы да искәртелә. Бу исә электән галимнәрне тәмам аптырашта калдыра килде. Аны төрлечә исәпләп караганнан соң, ахырда Милади ел исәбе белән күрсәтелгән булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә киленде. Әмма моңа ышанып җитеп тә булмый иде. Чөнки датаның Һиҗри ел исәбендә икәнлеге кулъязмада төгәл күрсәтелгән.

Галим М. Әхмәтҗановның Казанда 2015 елда басылып чыккан «Әйтер сүзләрем шушыдыр» дип аталган мәкаләләр җыентыгында бер-бер артлы, 33 нче һәм 34 нче тәртип саннары белән, «Бабахан дастаны»на бәйле ике мәкаләсе бирелгән. Аларның икесе астында да «Мәгърифәт» газетасының 2011 елгы 30 сентябрь санында бастырылулары күрсәтелгән. Текстлардан аңлашылганча, аның берсен автор үзе язган, икенчесен газета редакциясендә төзәткәннәр, журналистик мәкалә ясаганнар. Аларның икесендә дә бер үк төрле мәгълүмат китерелә. «Бибигамбәр Йосыф кызы 1800 еллар чамасында Куян авылында туган, 1817 елда Шәрифулла исемле авылдашына кияүгә чыккан. 1818 елда Мотыйгулла исемле улы туган. Бибигамбәр буш вакытында дастаннар күчереп мавыккан» дип, 98 һәм 99 нчы битләрдә хәбәрләр бирә галим, бу авылның Мари Республикасы Бәрәңге төбәгендә булуын да күрсәтә. Әһәмиятле мәгълүматлар болар. Димәк, «Дастаны Бабахан» берничек тә 1993–1994 елларда иҗат ителә алмаган, чөнки аның кулъязма нөсхәләреннән берсен төзегән Бибигамбәр Йосыф кызы, чыннан да, 1818 елда ул эшне башкарган, ул, чыннан да, Куян авылында яшәгән икән.

Тарихлардан тагын да шулар мәгълүм: XVII йөз ахыры ‒ XVIII йөз дәвамында, хәер, аннан соң да татар укымышлылары Каһирәнең әл-Әзһәр университетында уку-укыту эшенә тартыла торган булганнар. XVIII йөздә татарда кулъязма күчермәләрнең күпләп барлыкка килә башлавы, аларның гарәпчә һәм фарсыча гына түгел, бәлки төрки-татар телендә булуы, Каһирәдә сакланып калган кулъязма китапларны күчереп илгә алып кайтулары һәм җибәрүләре аркасында икәнлеге инде ачык билгеле. Ул шәкертләр, мөгаллимнәр, Каһирәдә яшәп тә, үз халкыбызның аңлы-белемле булуларын кайгырткан. Бу эшләре, чыннан да, олы мактауга һәм чиксез соклануга лаеклы. Моны шуның өчен искәртергә кирәк таптык: ул халкыбыз арасында ни өчен борынгырак чорларда күчерелгән китаплар булмауның сәбәпләрен күзалларга ярдәм итә. Хикмәт кәгазьнең чыдамсыз булуы, ике йөз ел эчендә таралып төшүенә генә бәйле түгел, азлыгыннан гына да түгел, бәлки татарларның аңда-белемдә моннан ике йөз еллар элек шактый активлашып, укымышлылар катлавының артуыннан һәм аралашу чикләренең киңәюеннән дә икән.

«Дастаны Бабахан»да күрсәтелгән Һиҗри дата белән 1414 елга кайтсак, аның да серен ачыкларга вакыт җиткәндер. Бу датаның хикмәте шунда: ул криптограмма-могаммә хикмәтләренә бәйле. Шәрыкта шагыйрьләр һәм галимнәр даталарны могаммә белән бирүне хуп күргән. Мәмлүкләр канцеляриясе криптограммалар белән хәбәрләр алышуны принцибы иткән. Бу аларның тирә-күрше төрки халыклардан сер яшерергә мәҗбүр булуларына бәйле икән.

Могаммә юлы белән даталарны күрсәтү татар кулъязма китапларында да шактый очрый. Мондый культура бездә XIX йөз ахырынача дәвам иткән. Криптограмма тәртибендә даталарны күрсәтүнең махсус кагыйдәләре бар, шулар нигезендә алар җиңел чишелә. Әмма аларның принципларының һәммәсе хакында да әлегә кадәр серләр ачылып бетмәгән. Кайберләрен чишү өчен, шактый киң мәгълүмат таләп ителә. Моның өчен хәтта галимнәргә дә махсус әзерлек кирәк була. Ул гына да җитми, криптограмма-могаммәнең ачкычын табу катлаулы эшкә әйләнеп китә. Моңа кадәр ачыкланган криптоанализ методлары да ярдәм итмәскә мөмкин. «Дастаны Бабахан»ның язылу датасы итеп күрсәтелгән 1414 ел белән дә шулай килеп чыккан. Гыйльми эзләнүләр һичбер нәтиҗә бирмәгәч, 1414 елны 1717 дип кабул итәргә тәкъдимнәр дә булган, 1616 елны да аңарда күргәннәр. Датаның Һиҗри ел исәбендә икәнлеге күрсәтелү дә исәпкә алынмый башлаган. Аннары «Дастаны Бабахан»да Мәҗлисинең «Сәйфелмөлек дастаны» каһарманнары телгә алына. Димәк, диләр галимнәр, Таһир-Зөһрә вакыйгаларына багышланган ул әсәр Бәдигыльҗамал-Сәйфелмөлек хакындагы дастаннан алдарак языла алмый. Ә «Сәйфелмөлек дастаны»н фәндә XV йөз ахыры ‒ XVI йөз башында язылган буларак кабул ителгән, чөнки ул әсәр XVI йөздә Бабур ханның кулына кергән, ул аны укырга яраткан. Бу факт дастанның шул чорга кадәр үк язылган булуын раслар өчен генә хезмәт итә югыйсә.

«Дастаны Бабахан» кулъязмасында күрсәтелгән датаны криптоанализ юлы белән чишкәндә, мәсьәлә чишелә дә китә. 1414 датасына ачкыч буларак, «гаср» сүзе хезмәт итә. Ул «иртә» дигәнгә дә, «минус» дигән мәгънәгә дә ия. Аның янында «тарихыл-Һиҗрәти» тезмәсе дә бар. Ә ул Һиҗрәт тарихының төгәл 622 елда булганлыгы фәнгә яхшы мәгълүм. Шушылардан чыгып, криптограмманы чишәр өчен, 1414 саныннан 622 не алырга (минусларга) кирәк. Аннан 792 саны кала. Димәк, әсәрнең язылу датасы криптограммада 792 дип күрсәтелгән. Әмма ул да – Һиҗри ел исәбе белән. Аны Милади ел исәбенә күчерсәк, 1390 ел булып чыга. Аның да сентябрь ае. 1390 елның 12 сентябрендә, мәсәлән, Гайдел-Фитр бәйрәме көне булган. Сүз уңаеннан искәртсәк, Искәндәрия шәһәрендә мәмлүкләр сарае канцеляриясендә эшләүче шагыйрь Сәйф Сараи фарсы шагыйре Сәгъдинең «Гөлестан» әсәрен тәрҗемә итү эшен тәмамлаган, ә данлыклы «Сөһәйл вә Гөлдерсен»ен 1394 елда иҗат иткән.

«Дастаны Бабахан»дагы «Татар иле» дигәнгә килик. Таһирның сандыкта Багдадка агып килүен, анда аны Маһымның кызлары коткаруны искә алсак, әдәби әсәрдә, нинди генә уйдырма булмасын, хронотоп һәм географик шартлылык сакланырга тиешлеген инкяр итмәсәк, ул Татар илен Диҗлә буйларыннан эзләргә тиеш булабыз. Чөнки Багдад шәһәре Диҗлә яры буйларына урнашкан. Дөрес, Таһирны сандыгында кош күтәреп китә, аны оясына алып кайта. Шуңа нигезләнеп, әсәр сандык бер елгадан икенчегә күчерелгән дип аңлауга мөмкинлек бирә. Димәк, ул Татар иле башка бер олы елга буенда булып, анысын да Диҗлә тирәсеннән эзләргә тиеш булабыз. Ә ул Фурат (Евфрат) та, Аракс та, Терек тә, башка елга да була ала, әмма аны, Кавказ таулары артында ук, хәтта олы кошларга да очып үтәргә шактый ерак булганнары өчен, Идел яки Дон буларак күзаллау мөмкин түгел. Шушы мантыйк нигезендә Татар илен, Татар каласын Диҗләгә якын урыннардан эзләргә кала.

Тарихтан шуларны беләбез: 1357 елда Тәбриз шәһәрен Алтын Урда ханы Җанибәк яу белән килеп басып ала. Монда улы Бирдебәкне солтан итеп күтәрә, хөкемдарлыкны аңа тапшыра. 1385 елда, аннан соң 1394 елда Алтын Урда ханы Туктамыш яу белән монда килә. Үз биләмәләре буларак таныганлыгы сәбәпле, ул монда иркен йөри. Бу фактлар, Диҗлә буйларында, Кавказ аръягында Алтын Урданың җирле ханы да булмый калмагандыр, дигән уйга этәрә. Кызганыч, мәсьәлә тарихчылар тарафыннан бөтенләй чишелмәгән. Сораулар күп, җаваплар гына табылмый. Шуңа да Татар илен яки Татар каласын барлау юлы гына кала. Бәлки, шушылай әсәрнең мәгънәләре ачыграк аңлашыла башлар? Татарны «тәртәр» һәм «тартар» дип белдерү очраклары да бар. Шул исемдәге төбәк яки кала ул якларда булмаганмы?

Бар икән анысы да. Мәсәлән, Баку шәһәреннән 332 чакрымда, Карабах тигезлегендә, Тәртәр каласы бүген дә яши. Дөрес, 1949 елда аны «Мирбәшир» дип үзгәртеп атаганнар, ә 1991 елда тарихи исемен кабат кайтарганнар. Анда азәрбайҗаннар яши, шигый мәзһәбен тоталар.

Тагын да эзләсәк, Төньяк Осетиянең Киров районында «Югары Җулат шәһәрчеге» дип аталган Урта гасырлар каласы калдыклары бар. Аның Идел буендагы Болгар каласы хәрабәләреннән Мәчет манарасына берникадәр тартым борынгы мәчет манарасы да булган. Галимнәр аны, Баку каласындагы борынгы мәчет манараларына охшаш, диләр, Болгар манарасы белән уртаклыгы юк, дип, катгый фикер чыгаручы хезмәтләрне дә укырга мөмкин. Фотосурәтләренә караганда, аның күренеше Болгар манарасына шактый охшаш югыйсә.

Ул манара әле 1981 елга кадәр исән торган. Рус елъязмаларында аны Дедяков (Тетяков) каласы буларак та телгә алганнар, анда кайчандыр ясса кавеме яшәгән, диләр.

Бу каланың үз исеме Татартуп булган, ягъни Татар-түбә (Татартополь). Ул, бәлки, «Татар тавы» дигән исемнәндер, дияргә дә мөмкин. Әмма «Татартуп» дигән атама – «Татар каласы» дигән исемнән. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы «Татар шәһәре» шушы икәнлеген дәгъва кыла алабыз.

Татартуп X гасырда ук корылган, Терек елгасының уң як ярында урнашкан. Аның аша кәрван юлы узган. Татартуп «Кавказга капка» саналган.

1238–1239 елларда аны монгол яулары җимереп уза. Әмма озакламый кала кабат торгызыла, Кавказның үзәкләреннән берсенә әверелә. XIV гасырда аны «Югары Җулат» исеме белән дә атый башлыйлар. Ул Алтын Урданың төп калаларыннан берсенә әверелә. Аңардан чыгып, кәрван юлы Түбән Җулатка таба китә, ә аннан ‒ Маҗар каласына. Маҗар каласыннан чыккан кәрван хан шәһәре Сарайга килә. «Татартуп» дип Югары Җулатны Кавказ халыклары атап йөрткән. Аның балкар каласы булуында шик юк. Татартупны «Татар каласы», «Татар станы» дип әйтүләре ачык билгеле.

Татартуп каласында бер җәмигъ мәчет, бер кече мәчет, өч төрле христиан чиркәве булган. Үзбәк хан заманнарында, XIV йөз башларында, ул тагын да зурая һәм ныгытыла. Монда ишле һәм яхшы коралланган татар гаскәре торган. Шәһәргә төрле яклардан сәүдә кәрваннары килгән, Алтын Урдага сәүдә юлы капкасы шушыннан узганлыгында шик юк. Сәяхәтче галимнәр дә бу калага тукталганнар. Хәтта XVII йөз төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләби дә анда булган, «800 борынгы бинасы» барлыгын язып калдырган.

Татартупның исән торган мәчет манарасы биеклеге 21 метр исәпләнгән. Нигезе таштан һәм кирпечтән корылып, үзе кирпечтән күтәртелгән. Эшләнеше белән дә Баку манарасы кебек, диләр. Ул манара янында 23 метр озынлыгында, 11,5 метр киңлектә мәчет бинасы торган. XVIII гасырда да исән булуы билгеле. Әмма инде түбәсе җимерелеп төшкән, диварлары гына калганлыгын язганнар. Терек елгасы суы, ярларын ишә килеп, иске мәчетне дә аударган.

1829 елда монда А. С. Пушкин килә. Манарага менә, мәзин мәйданына чыга. «Арзрумга сәяхәт» язмасында бу хакта искә ала. Чумадан үлүчеләрнең меңнәрчә каберлекләре өстендә юкә һәм чинар агачлары үсүен, уң якка таба Кавказ тауларының карлы башлары ямь биреп торуын, алда урманлы калкулыклар булуын, кала диварларын бәян итә.

Манараны торгызырга теләп, 1981 елда реставраторлар аны саксызлыклары аркасында аударалар. Каш ясыйм дип күз чыгару була бу.

Риваятьләргә күрә, иске заманнарда Хуҗа Бирде хан яшәгән. Ул Җанибәк ханның улы Бирдебәк солтан булмадымы икән дигән урынлы сорау туа. Шул заманнарда каланы Татартуп, ягъни «Татар шәһәре» («Татарныкы») дигән исем белән атап йөртә башлаганнар. Аңа кадәр Җулат булган. «Җулат» атамасы кабарда теленнән «хәер калдыру урыны» дигән мәгънә ия, диләр. Җанибәк хан, килеп, аны «Татартуп», ягъни «Татарныкы» иткән.

Балкарлар Татартуп манарасында кешеләрне сүзләренең тугры булуына ант иттерә торган булганнар. Алар, бисмилла әйтеп, Татартуп һәм Пәнҗә-Хәсән исемле ике бертуган исеме белән антларын белдергәннәр.

Нугайлар шушы Татар каласында Алтын Урданың Борга ханы җирләнгән «Борга каш» төрбәсе булуны сөйли. Борга ханны «Борак каган», «Бораган» исемнәре белән дә атыйлар. Мамай заманнарында ул Кырымнан күченеп килгән. «Идегәй дастаны»ның нугай вариантында Татартупның ханы Бәркә хан буларак күрсәтелә. Туктамышны Аксак Тимернең җиңүе вакыйгалары ачык тасвирлана. 1665 елда килгән Әүлия Чәләби кабер ташларындагы язуларны укыган, аларның төрки телдә булуын искәрткән. Ташларда төрле риваятьләр язылган, ди. Әмма соңрак чор рус галимнәре ул ташларны нугайларга нисбәт итә.

Әлеге тарихи хезмәтләрдән аңлашылганча, «Бабахан дастаны»нда тасвирланган Татар иле, Татар каласы шушы Терек елгасы буендагы Татартупка җиңел нисбәт ителә ала. Таһир-Зөһрә хәлләре анда барган вакыйгалардан алынып, халык риваятенә күчеп, Кылыч Сайядида гыйбрәтле мәгънәләр төсенә кергән түгелме? Һәрхәлдә, безгә Татартуптан гайре башка бер урында Татар иле, Татар шәһәре булганлыгы мәгълүм түгел.

Кылыч Сайядиның үзенә килгәндә, ул Диҗлә (Тигр) һәм Фурат (Евфрат) буйларында күчмә тормыш белән яшәгән төркеман (төрекмән) кабиләләреннән берсе сайяд кабиләсеннән була ала. Менә шуңа күрә дә аңа бәйле рәвештә үзенә «Сайяди» нисби исемен алганлыгы мантыйкка ярашлы түгелме икән?

Бу фикер «Бабахан дастаны»ның язылу вакыты 1390 ел белән каршылыкка килми, бәлки аның дөрес дата булуына ышанычны тагын да ныгыта гына. Татар иле, Татар шәһәре, Татар ханы, татарлар ‒ болар барысы да чынбарлыктан булып, Таһир-Зөһрә хәлләренең дә татарларга бәйле туганлыгы белән килешергә тиешбез. Андагы вакыйгалар Урта гасырлар татар тормышыннан алынган, дип тә ассызыклый алабыз. Моңа ышанычны ныгыту өчен, дәлилләрнең башкаларын да табарга була. Мәсәлән, хан катында торган дәрәҗә ияләреннән ясавыллар (ясауллар) әсәрдә телгә алына. Ясавыллар ‒ татарларга монголлардан күчкән төшенчә, татарларга бәйле тарихи чыганакларда (мәсәлән, шулардан берсе ‒ «Тәварихы гөзидән ‒ носрат-намә» («Дан китабыннан сайланма хәбәрләр», Себер ханлыгына бәйле 1505 елда төзелгән әсәр) хан катында ясавыллар булганлыгын бәян итә. Аларның ил идарәсендә катнашкан хәрби башлыклар булып исәпләнгәнен искәртергә генә кала. Кылыч Сайяди ясавыллар хакында махсус телгә ала, ханлыкның чыннан да татарныкы булуын ул шушы юл белән укучыга белдерә. Әсәрдә андый урыннар бер ясавылларга гына карамый.

Әгәр дә авторның үзен әле Кылыч, әле Сәйф исемнәре белән белдерүенә кайтсак, Кылыч аның үз исеме булып, аңардан тәхәллүс ясар өчен, ул Сәйф Сайяди имзасын да файдалана. Моның белән шагыйрь дастанга салынган образлар системасына укучыны алып керә, мәгънәсен Орион Сәйфе буларак та кабул итүләргә өметләнә. Моны махсус, хәтта дини һәм сәяси максатларда да шулай эшли дип аңларга кирәк.

* * *

Тарихлар дәвамында Таһир-Зөһрә мәхәббәте темасына халыкларда әкиятләр һәм риваятьләр сөйләнү дәвам итә. Әмма аларның берсе дә Кылыч Сайядидагы кебек мәгънәләргә һәм эчтәлеккә корылмаган. Төрекмән шагыйре Мулланәпс (1810–1862) халык риваятьләре нигезендә «Таһир-Зөһрә» дастанын яза, соңрак, 1876 елда, Ә. Уразаев-Кормашиның «Таһир-Зөһрә кыйссасы» басылып чыга. 1945 елда үзбәк кинорежиссёры Нәби Ганиев, киносценаристлары Сабир Абдулла һәм Алексей Спешнев «Таһир һәм Зөһрә» нәфис фильмын Үзбәк киностудиясендә төшерәләр. Мәхәббәт темасын иҗтимагый-героик мәгънәләр белән ачуга ирешеп, дөньякүләм танылу алалар.

Фәрит Яхин,
филология фәннәре докторы, профессор
149 ₽
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2020
Объем:
210 стр. 1 иллюстрация
ISBN:
978-5-298-04062-4
Переводчик:
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают