Читать книгу: «Кырлай кызы Айсылу», страница 3

Шрифт:

Дикъкать белән күзәтеп торган Күзәмеш кам янына сак кына килә дә аның кулыннан таҗ-калфакны тартып ала. Матурлыгына сокланып карый да башына киеп, горурланып йөри башлый.

Бер мизгелгә халык аптырап кала. Кам кулындагы таягы белән Күзәмешнең аягына суга, ул авыртудан кычкырып җиргә утыра.

Кам, Күзәмешнең башыннан таҗ-калфакны алып, капчыкка сала. Халык абайлап алып көлешә башлый.

Кам Аштабар. Чуралар, Тәңре коллары!

Карагыз инде, шушы сукбайларга, хан кызы Сылукайга бүләк таҗ-калфак алып килдек дип, кыек сүз сөйлиләр. Безне алдап, Алмыш әлтабарны үтерергә келиләр. Бүз балалар, үзләрен таш гөмбәзле кара пулат астындагы зинданга ябыгыз!

Гаскәри ике-өч егет гарәпләрне сак астына алып, муеннарындагы муенчактан тарткалап, зинданга алып китәләр.

Чуралар, Тәңре коллары, сак булыгыз! Идел-йортка төрле яклап явыз айналар, шымчылар үрмәләп кенә торалар. Ә бу сихерләнгән таҗ-калфакны мин Изгеләр үзәненә илтеп күмәчәкмен, төне буена тәңреләргә келәү әйтермен.

Шөлдер тавышына музыка кушылып, кам гыйбадәт кылуын дәвам итә. Күзәмеш камга үпкәләп, халыкның игътибарын үзенә җәлеп итеп, кулын селкеп чыгып китә. Сәхнә караңгылана.

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Әлтабар Алмыш сарае. Ханның кәнизикләре сагышланып җырлап утыралар.

 
Әнкәй, мине ник таптың,
Бишеккә салып ник бактың?
Үсеп буйга җиткәчтен дә,
Малга кызыгып ник саттың?
 
 
      Быел чия чәчкәсенә
      Нигә кырау тиде икән?
      Кыз балага нигә бер дә
      Иркенлекләр юк икән?
 
 
      Кыз бала бер матур гөлдер,
      Бервакыт чәчәк атар.
      Нурланып яткан чәчкәгә
      Бервакыт кырау ятар.
 

Сылукай керә.

Сылукай. Кызлар, нишләп әле шулай моңаеп утырасыз? Әллә кем дә булса рәнҗеттеме?

Кызлар. Юк, юк, Сылукай, кызлар бераз моңлы булалар бит.

Җәмилә. Сылукай, әле үзең дә сахрага чыккач, сагышланып җырлаган идең, исеңдәме?

Сылукай. Исемдә, исемдә.

Әдиә. Кызлар, беләсезме сагыш каян килә?

Кызлар. Ю-юк.

Әдиә. Мәхәббәттән… Мәхәббәтең төшкән бүз бала булса, аны сагынып сагышланасың, мәхәббәтең булмаса, мәхәббәтне көтеп сагышланасың икән… (Барысы да көлешәләр.)

Җәмилә. Ә менә син, Сылукай, кемгә гашыйк булып Изгеләр чишмәсе янында сагышланып җырладың?

Сылукай. Әйтмим.

Әдиә. Без аны әйтмәсәң дә беләбез.

Сылукай (гаҗәпләнеп). Каян беләсез, кем әйтте?

Әдиә. Билгеле инде, юлчабар Батил.

Җәмилә. Батил ул күп кызларны сагышландыра. Үзе чибәр, яхшы кылыклы, Болгар-йортның яшь алыбы булып килә. Ирләр бил алышканда, җиде бүз баланы аркан салды.

Сылукай. Ю-юк, кызлар. Батил ул минем абыем кебек, мин аны хөрмәт итәм. Балачакта бергә уйнап үстек…

Әдиә. Алайса, кем соң ул Сылукай?

Сылукай (уңайсызланып). Ул… ул ят кабиләдән…

Кызлар (гаҗәпләнеп). Ят кабиләдән?

Әдиә. Бездә ят кабилә бүз балалары юк бит.

Мәликә керә.

Мәликә. Кызлар, нишләп җырламыйсыз? Әле генә матур итеп җырлый идегез?

Әдиә. Мәликә бичә галиҗәнаплары, җыр капчыгыбыз ертылды да, бөтен җырларыбыз җиргә сибелде.

Барысы да шаулашып көләләр.

Мәликә. Ерык авызлар, шырык-шырык көлүдән башка эшегез юктыр.

Җәмилә. Мәликә бичә, син безгә бер кунак егете алып киләм дигәниең…

Кызлар. Әйе-әйе, кая ул кунак егетең?

Мәликә (тәкәбберләнеп). Мәликә бичәнең сүзе бер булыр.

Кулын чаба, хан сараеның эчке сакчысы Утташ керә, башын ия.

Утташ, кунак егетен керт!

Утташ. Баш өсте, Мәликә бичә.

Утташ кызлар янына, сәләмә киенгән, кулына артыш аскан, акылга җиңелрәк Күзәмешне кертә, ул үзен дәрвиш-кам дип йөри, шулай да бик шаян, вакыты белән тапкыр да бүз бала.

Утташ күз-колак булып кызлар янында кала. Күзәмеш буш артышын селкеп басып тора, кызлар гаҗәпләнеп калалар.

Мәликә. Күзәмеш дәрвиш-кам, без сине хан сараен ыслатырга дип чакырдык, әйдә, ыслый башла!

Күзәмеш бераз тарсынып торгач, кинәт кенә «изге сүзләр» әйтеп кычкыра башлый, сикеренә, кыргый хәрәкәтләр ясый.

Күзәмеш. Алас! Алас! Изге ияләр монда-а-а, изге ияләр белән мин дә монда-а-а, җен-пәриләр, албастылар, явыз ияләр хан сараеннан качыгыз! Качыгыз! Качыгыз!

Артышын селкеп, бүлмәнең почмакларыннан явыз ияләрне куа, бүлмәнең уртасында бөтерелә дә, башы әйләнеп, идәнгә утыра. Кызларны берәм-берәм күзләп чыга. Үрмәләп аягына басып, Мәликәгә якынлаша.

Мәликә бичә, синең күкрәгеңә явыз ияләр ияләнгән, куып чыгарырга кирәк! (Мәликә ышанган була, як-ягына төкеренеп, өстен-башын сыпыра.)

Мәликә бичә, ул явыз ияләр миннән генә куркалар, кая үзем куып чыгарыйм.

Мәликә. Тфү-тфү явыз ияләр, чыгып китегез, Алас! Алас! Күзәмеш дәрвиш үзегезне аягыгыздан кәкре каенга асып куяр.

Күзәмеш, әнә, әнә күрәсеңме явыз ияләр берәм-берәм тәрәзәдән сикерешеп чыгып китәләр. Кызлар, кызлар, күрдегезме явыз ияләрнең чыгып киткәнен?!

Кызлар (бер авыздан). Күрдек, күрдек чыгып киттеләр.

Әдиә. Әнә, әнә, әле берсе яңа гына ишектән чыгып китте…

Кызлар, уенга ияреп, явыз ияне күзәтеп калалар. Күзәмеш, курка-курка, тәрәзәдән карый, шулвакытта Җәмилә әче итеп кычкырып җибәрә, Күзәмеш, куркып, идәнгә утыра.

Җәмилә. Ә-ә-әй, Күзәмешкә сәдака бирергә гел онытып торабыз бит.

Беренче булып ул Күзәмешнең учына тәңкә салган була, аңа карап калган кызлар да сәдака салалар, Күзәмеш учына караса, анда бернәрсә дә булмый. Күзәмеш гаҗәпләнеп учын әйләндергәли.

Хәер тәңкәләре дә, Күзәмеш дәрвиш, явыз ияләр кебек, күзгә күренмичә, бармак араларыннан идәнгә төшеп, идән ярыгы аша базга төшеп киттеләр…

Кызлар көлешәләр.

Әдиә. Күзәмеш, син бит әле яшь бүз бала. Яраткан кызың бармы?

Җәмилә. Менә кайсыбызны яратасың?

Күзәмеш, үрмәләп торып, кызларны берәм-берәм карап чыга.

Күзәмеш. Берегезне дә яратмыйм. Сез ялганчылар. Мин хан кызы Сылукайны гына яратам.

Әдиә. Күзәмеш, син мине танымыйсыңмыни, мин бит Сылукай, хан кызы.

Күзәмеш аптырап кала. Әдиәне баштанаяк карап чыга.

Күзәмеш. Ни-и-и, минем башым сырхаулана башлады, аннан соң тешем дә сызлый кебек.

Мәликә. Күзәмеш, син бит тәңреләр белән арадаш, безгә берәр могҗиза күрсәт инде!

Кызлар. Күзәмеш, Күзәмеш, могҗиза күрсәт инде!

Күзәмеш бераз ялындырып, уңайсызланып тора да куеныннан кара тукымадан тегелгән кечкенә капчык ала. Ул капчыкны каккалап-суккалап күрсәтә дә, тавык булып кыткылдап, кечкенә өстәлдә торган буш сай тәлинкәгә капчыгын авыштыра, аннан зур гына тавык йомыркасы тәгәрәп төшә. Кызлар исләре китеп карыйлар. Мәликә, кесәсеннән көмеш тәңкә алып, Күзәмешкә бирә. Күзәмеш тәңкәне алып яктырак җиргә барып карый, тешләп тә тикшерә. Чын тәңкә икәнлегенә ышангач, чапанның эчтәге яшерен кесәсенә сала. Сакчы Утташ, уяу булып, ханның кайтканын күреп ала да Мәликәнең колагына пышылдый.

Мәликә. Кызлар, әлтабар кайтты. Әдиә, Җәмилә Күзәмешне ян ишектән озатыгыз.

Кызлар тиз генә Күзәмешне озата чыгып китәләр.

Сылукай. Мәликә апай, мин дә үз ягыма чыгам.

Мәликә. Ярар, ярар, Сылукай, ихтыярың.

Сылукай үз ягына чыгып китә. Мәликә, тәрәзә янына барып, ишегалдына күз сала, ханның кереп килүен күреп, тиз генә чыгып китә.

Юлдан кайткан Алмыш әлтабар керә, өйдә беркемне дә күрмәгәч гаҗәпләнеп кала.

Алмыш. Ә-әй, кайсыгыз өйдә?

Озак көттерми Мәликә керә.

Мәликә. Исән-сау йөреп кайттыңмы, Бөек әлтабар? Барчабыз да өйдә. Ханбикә Акбикә ахирәте Тәңкәбикә апайларга дип киткәние.

Алмыш. Үзегез имин генә тордыгызмы? Нинди күләр7 бар?

Мәликә. Барыбыз да иминнәр, Бөек әлтабар, синсез генә күңелсез булды. Сылукай, Җәмилә белән Әдиәне алып, далада йөреп, изге чишмәгә барып, тәңреләргә келәү әйтеп, чишмәдән су эчеп кайтканда, ят ыру кешеләрен очрата.

Алмыш. Нинди ят ыру кешеләрен?

Мәликә. Гарәпләргә охшаган ике хәлсез кешене Сылукай тапкан. Аларга изге чишмә суы эчергән.

Алмыш. Ә юлчабар Батил кайда булган? Нишләп Сылукайны берүзен калдырган?

Мәликә. Борчылма, Бөек әлтабар. Батил да шунда була. Сылукай Батилга ул ят кешеләрне шәһри Болгарга алып кайтырга кушып, үзләре кайтып китәләр.

Алмыш. Рәхмәт, карлыгачым, күңелемне тынычландырдың.

Мәликә. Ул ят ыру кешеләре Изгеләр үзәнлеген узганда, аларны кам Аштабар күреп ала да, бу шымчылар дип, зинданга яптыра. Биштәрләреннән ниндидер таҗ-калфакны талап ала.

Утташ тавышы. Бөек әлтабар, кам Аштабар килде.

Мәликә чыгып китә.

Алмыш. Узгар, керсен.

Атылып, кам Аштабар керә. Кулында төтен ыслата торган, бауга эленгән артыш, ул, ханга игътибар итмичә, төтен ыслатып, сарайның бөтен почмакларын әйләнеп чыга. Ул шулай итеп төрле зәхмәтле чирләрне, албасты-убырларны куып йөри. Шуннан соң гына сәламен бирә.

Аштабар. Бөек Алмыш әлтабар сиңа иминлек телим, күп яшәргә тәңреләр насыйп итсен! Бөек әлтабар, күчеңне борчуым шунда: Болгар-йортка зәхмәт чире килә. Җигүле тавының аръягында зәхмәттән күп кенә мал-туарлар кырылган. Сарысу тирәләрендә үлем-җитем дә күренә. Тәңреләрнең күңелен күрү өчен, барча Болгар халкына Изгеләр үзәнендә тәңреләргә келәү әйтергә, мул итеп корбан чалырга кирәк!

Алмыш. Кам Аштабар, әле яз башында гына, йолык келәве әйтеп, ярты төмәнләп корбан чалдык түгелме?

Кам Аштабар. Бөек әлтабар, тәңреләр келәүләребезне кабул итмәделәр, шуңа күрә Итил-йортка зәхмәт чире килә. Корбаннарны зәхмәткә биргәнче, аларны тәңреләр рухына корбан чалыйк.

Утташ тавышы. Бөек әлтабар, илнең изге атасы Айбаба килде.

Алмыш. Керсен.

Тәкәббер генә атлап, Айбаба керә, тирә-ягына күз салып карап чыккач, сәламен бирә.

Айбаба. Бөек Алмыш әлтабар, кам Аштабар һәммәгезгә дә тәңреләр чуктин-чук яшь бирсен, байлык, саулык бирсен!

Алмыш. Рәхмәт, рәхмәт, изге ата. Тыңлыйм, ни йомыш?

Айбаба. Йомышым бер, Алмыш әлтабар, мин күрәзәче, сиңа кү китердем.

Алмыш. Тыңлыйм.

Айбаба. Бөек әлтабар, кү бик яман. Итил-йортка зәхмәт, афәт килә. Мал-туарлар кырыла башлаган. Шулай да йолдызлар яктырып, Болгар-йортка күп кенә үзгәрешләр булыр, диләр. Ханның күченә8 борчылулардан соң зур шатлык килүен әйтәләр.

Кам Аштабар. Бөек әлтабар, изге ата Айбаба тугры сөйли, Итил-йортка зәхмәт кулын суза. Кенәген мәгърип кешеләрен тотык кылдык, зинданга яптык, алар Болгар-йортка бәла-каза алып килгәннәр. Ул тотыкларны тизрәк ыслау якларына9 коллыкка сатарга кирәк.

Алмыш. Кам Аштабар, Болгар әлтабары коллар сатарга Ага-базар түгелдер. Кам, син кыек сөйлисең. Синең эшең – тәңреләргә келәү әйтү. Ягы ыру кешеләренә кул күтәрергә рөхсәт биргәнем булмады.

Аштабар, хата ясаганын аңлап, акланырга тырыша.

Кам Аштабар. Бөек әлтабарыбыз Алмыш галиҗәнаплары, мин, Болгар-йортымызны явыз ияләрдән саклау нияте белән, ул ягы ыру кешеләрен тотык кылган идем. Итил-йортка зур бәла-каза яный, зәхмәт чире, җәй узганчы, барыбызны да кырып салуы бар. (Беркемгә дә игътибар итмичә, кам тезләнеп, күккә карап, хәрәкәтсез кала. Шулай бераз утыргач, аңына килә, сәҗдәдә булуын, тәңреләр белән очрашуын әйтә.)

Алмыш әлтабар галиҗәнаплары, мин, сәҗдә кылып, тәңреләр каршында җавап тоттым. Болгар-йортка зур бәла-каза килә, зәхмәт чире инде Итил-йорт капкасына борынын тыккан. Тәңреләр рухына йолак келәве әйтеп, зурдан кубып, корбан чалырга аек бирдем һәм дә шул исәптән, Бөек хан, күңелеңә авырга алма, ханбичә Сылукайның юртагы Ак юрганы да… (Кам башын җиргә ора.)

Алмыш (тәмам борчылуның чигенә җитеп). Кам Аштабар, син нәрсә-ә-ә? Акылыңдамы? Сылукайның үзе тәрбияләп үстергән юртак биясен, Ак юрганы, корбан чалырга? Ю-юк, ю-юк, Сылукай һич тә риза булмаячак.

Кам Аштабар. Бөек әлтабар, мин Болгар-йорт өчен кайгырам, йортымызга зәхмәт килә.

Алмыш. Ак юрга хисабына йөз дөяне корбан чалырбыз, тәңреләр безнең изге теләкләрне кабул кылырлар.

Айбаба. Бөек әлтабар Алмыш галиҗәнаплары, кам Аштабар тугры сөйлидер. Итил-йортка яу-кыран, зәхмәт килә, тәңреләрнең рухын күндеререргә кирәк.

Кам Аштабар. Алмыш әлтабар, йолык туе узгарып, Ак юрганы корбан чалып, тиресен Сылукай үз куллары белән, яндыру өчен, ян ир-атына биреп кенә арыкланып калырбыз.

Барысы да уйга кала. Кам Аштабар, акрын гына шөлдерен шалтыратып, бөтенесенә психологик тәэсир ясап, аларның акылларына, уй-фикерләренә көчле басым ясый.

Ул, шулай шөлдер сугып, бөтерелеп йөри дә кинәт кенә чыгып китә.

Бераздан әлтабар белән изге ата уянып киткәндәй булалар.

Алмыш. Кам кая?

Айбаба. Бөек әлтабар, мин аның киткәнен күрми-сизми калдым.

Утташ керә.

Утташ. Бөек әлтабар, Тукбай морза килде.

Алмыш. Керсен.

Тукбай морза керә, баш иеп исәнләшә.

Тукбай. Әлтабарыбыз Алмыш, изге ата Айбаба, барчагызга да иминлек, байлык, озак яшәвегезне келим!

Хан, Айбаба } (бергә). Рәхмәт, рәхмәт, Тукбай морза.

Тукбай. Алмыш галиҗәнаплары, безнең Болгар-йортка Мөхәммәд пәйгамбәр туган җирдән, минем чакыру буенча кунаклар килгән. Бичаралар бик күп кимсетүләргә, талауларга дучар булганнар. Инде Болгар-йортка килеп җиткәч, кам Аштабар аларның соңгы биштәрләрен дә тартып алган. Ул биштәрдә алтын таҗ-калфак була.

Алмыш. Кеше талау – зур язык.

Тукбай. Аштабар кунакларның муеннарына муенчак салып, кулларын бәйләп, зинданга яптырган. Тәңре мәхлугы Күзәмеш, зиндан сакчыларының йоклап китүен качып көтеп торган да, гарәп кунакларын зинданнан чыгарып, туры минем күчкә алып килгән.

Алмыш кычкырып көлеп җибәрә.

Алмыш. Менә сиңа Тәңре мәхлугы Күзәмеш…

Ханга ияреп, калганнар да көләләр. Сакчы Утташка эндәшә, ул йөгереп кереп җитә.

Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар.

Алмыш. Утташ, тиз вакытта кам Аштабарны табып китерт!

Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар!

Утташ ашыгып чыгып китә.

Тукбай. Кам Аштабар сарайдан мине таптап китәрдәй булып атылып чыкты да зинданга таба китте.

Алмыш. Тукбай морза, менә Аштабар да, изге ата Айбаба да илгә зәхмәт килә, диләр. Йолык туе узгарып, Сылукайның Ак юртагын корбан чалып, тиресен ян ир ыруларына бирергә, диләр.

Тукбай. Алмыш галиҗәнаплары, тәңреләр алай димәс. Кам Аштабар гарәпләрдән курка, чөнки алар Болгар-йортка ислам дине алып килгәннәр. Әгәр Болгар халкы, Болгар ханы исламны кабул кылса, кам Аштабарның халыкка кирәге калмый. Ислам дине бер генә Тәңрене бар дип саный. Мөхәммәд пәйгамбәрне Алланың илчесе дип әйтәләр.

Утташ керә.

Утташ. Бөек әлтабар, кам Аштабар килде.

Ашыгып, кам Аштабар керә.

Кам Аштабар. Бөек әлтабар, чакырдыңмы?

Алмыш. Әйе, чакырдым. Әле сүз бетмәгән иде, инде син чыгып та качкансың. Аштабар, нишләп син үзбаш яргучы10булып ят ыру кешеләрен, яргулап, зинданга яптырдың? Бу аҗунда11, Болгар-йортта, бер генә яргучы, ул да булса әлтабар булыр. Янә китереп, син гарәп мосафирларының ниндидер таҗ-калфагын тартып алгансың, үзләрен зинданга япкансың. Бу – бик зур язык.

Аштабар. Бөек әлтабар, белгәнеңчә гарәп кешеләре шәһри Болгарны күрергә генә килмәгәннәр, алар үзләре белән зәхмәт чире дә китергәннәр. Әйтүләре буенча, кәрваннары зәхмәт чиреннән юлда үлеп беткән.

Ә таҗ-калфак – мөселманнар сихерләп җибәргән тагын бер зәхмәт ул. Алар Болгар-йортка ислам дине китергәннәр. Безгә ул дин кирәкми. Тәңреләребезнең рөхсәте юктыр. Безнең әби-бабаларыбыз йоласын ташлау зур язык булыр.

Ә таҗ-калфакны, келәү әйтеп, Изгеләр үзәнендәге корбан чала торган нарат төбенә күмдем.

Алмыш. Утташ!

Сакчы Утташ керә.

Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар.

Алмыш. Утташ, юлчабар Батилга әйт, Изгеләр үзәнендәге корбан чала торган нарат төбенә күмелгән таҗ-калфакны алып килсен!

Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар!

Боерыкны үтәргә чыгып китә.

Алмыш. Тукбай морза, кунакларыңа юлчабар Батил таҗ-калфакны үзе тапшырыр.

Тукбай. Чуктин-чук рәхмәт, Бөек әлтабар.

Әлтабар кулъяулыгын селки, барысына да китәргә ишарә бирә. Берүзе генә кала, уйлана.

Алмыш. Нишләргә, нишләргә? Бер-бер артлы кыран күренеп тора. Болгар-йортка зәхмәт килә, афәт килә… Язын тәңреләргә йолак туе уздырдык, алар келәвебезне кабул кылмаганнар.

Бәлкем, йолабыз кыектыр? Бер генә дә шатлыклы кү юктыр. Сылукайга ни әйтергә? Бер дә Ак юрганы корбан чаласы келәми. Ул бит – ак бия, аннан туасы колыннар да ак чаптарлар булырие. Ак юрга – ханның дәрәҗәсе, йортның горурлыгы.

Сылукай керә, аның йөзендә борчылу.

Сылукай. Атам, яхшы гына йөреп кайттыңмы? Исән-иминме?

Алмыш. Имин, имин, кызым, үзең иминме?

Сылукай. Мин дә имин, атам, тик менә яман кү ишеттем. Кам Аштабар Болгар-йортның бердәнбер Ак юргасын корбан чалырга дип коткы тарата. Әле яз башында гына күпме корбан чалып, йола туе узгарып, тәңреләргә келәү әйтелде. Нәрсә, атам, ул тәңреләр шундый комсызлармыни? Йөздән артык елкы, куй, дөяләр корбан чалынды бит инде…

Алмыш. Кызым, тәңреләр турында алай димә. Монда кам Аштабар – тәңреләр илчесе. Ул кай якка һава өрсә, җил дә шул якка авыша. Мин дә ризалык бирмәдем. Изге ата Айбаба белән кам Аштабар Итил-йортка зәхмәт килә, дип яныйлар. Хәтта Аштабар, менә шушы җирдә сәҗдә кылды, аңына кайткач, тәңреләр шулай куша дип, сүзен бирмәде. Изге ата Айбаба, Итил-йортка күп кенә яу-кыран киләчәк дип, йөрәккә шом салды. Ул да Ак юрганы корбан чалырга куша.

Сылукай. Әтием, мин Ак юрга урынына сугымлыкка үзем ятам, тик чаптарыма тимәгез. Җитмәсә, корбан чалганда, үзем карап торып, тиресен ян ыру кешеләренә бирергә тиешмен икән. Нишләп тәңреләр шулай мине, сине җәберли икән, атам?

Алмыш. Кызым, тәңреләргә кару әйтү12 – зур язык. Болгар-йортта чуралар, биләр барысы да кам Аштабарга ышаналар. Камга кару әйтү халыкка каршы бару белән бер булыр.

Кызым, изге ата Айбаба күрәзәсе минем күңелгә шом да сала, ниндидер өмет тә бирә. Кам белән күрәзәче изге атаның теләгенә колак салмый ярамас. Нугай иленнән мин сиңа тагын Ак юрга кайтартырмын.

Сылукай. Миңа бүтән юртак кирәкми. Нишләп тәңреләр минем келәүне ишетмиләр, мин нинди язык кылдым икән?

Елап, битен каплап чыгып китә. Әлтабар ике ут арасында кала.

Алмыш. Нишләргә, ничек газиз баланы күндерергә? Итил-йортка афәт килә, зәхмәт килә.

Алмыш әлтабар тамашачыларга аркасын куеп баса, сәхнә караңгылана төшә. Хан боерыгы яңгырый, дөңгер суккан тавышлар ишетелә.

Сөрәнче (оран сала). Болгар халкы, бәкләр, чуралар! Бөек Болгар ханы әмерен тыңлагыз! Атна көн Изгеләр үзәнендә йолак туе булачак, һәр күчтә артыш яндырып, каралты-кураларны ыслатырга, явыз ияләрне Итил-йорттан куарга!

Йолак туена һәммә кешеләр дә чакырыла. Кам келәү әйтер, корбан чалыныр, корбан итеннән авыз итәрсез, изге келәүләр келәрсез!

Дөңгер тавышы көчәя, сәхнә караңгылана.

ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Бер айлап вакыт узган. Хан сарае, сагышлы музыка яңгырый. Алмыш хан тәхет-диванда, башын ике кулы белән тотып, тирән уйга чумып утыра. Акбикә керә.

Акбикә. Атасы, үзеңне шулкадәр борчыма.

Алмыш. Ничек түзәргә кирәк, менә бер ай вакыт узып китте. Ак юрганы корбан чалуга, Сылукай хәлсезләнеп хасталанды. Изге ата Айбаба да, кам Аштабар да шифалый алмадылар. Хытай иленнән дарулаучы чакыртырга кирәк булыр.

Акбикә. Атасы, бүген Сылукай бер төш күргән… Тукбай морза Сылукайга гарәп илләреннән алып кайткан бик матур укалы бүрекне, бүләк итеп, башына кидергән.

Алмыш. Төштә бүрек кию, ирләр өчен дәрәҗәгә ия була дияләр иде. Кыз балага ни дип юрарга?

Акбикә. Атасы, мин күрәзәче Айбабаны чакырткан идем, хәзер килеп тә җитәр.

Алмыш. Тукбай морза кунакларын, гарәп кешеләрен күрсәтәсе килә, ниндидер җитди сүзләре бар икән.

Утташ тавышы. Бөек әлтабар, изге ата Айбаба килде.

Алмыш. Керсен.

Изге ата Айбаба керә. Ихтирам белән баш иеп исәнләшә.

Айбаба. Иминлекме, Алмыш галиҗәнаплары, анабыз Акбикә галиҗәнаплары. Икегезгә дә тәңреләр чуктин-чук тигез яшь биреп, күп байлык өстәп хөрмәт иңдерсеннәр!

Алмыш, Акбикә} (бергә). Рәхмәт, рәхмәт, изге ата, келәүләрең кабул булсын!

Алмыш. Изге ата, чакыртуым шул иде, Сылукайның хәле аруланмый, имләвегезнең ярдәме тимәде. Әллә Хытай иленнән дарулаучы чакыртыргамы?

Акбикә. Изге ата, аннары тагын бернәрсә: Сылукай төш күргән, шуны юрамассыңмы? Янәсе, Сылукайга Тукбай морза ят илләрдән алып кайткан укалап теккән затлы бүрекне, бүләк итеп, башына кидергән.

Айбаба. Хатын-кыз төшендә яулык бәйләсә, сәфәр чыгар дип юрыйлар иде. Ә бүрек киюне кияүгә чыгуга дип юрыйлар. Тәңреләр рәхмәте белән, Сылукай тиздән арыкланыр.

Акбикә. Рәхмәт, келәвең, төш юравың изге вакытка туры килсен.

Утташ тавышы. Бөек әлтабар, кам Аштабар килде.

Алмыш. Узгарып җибәр.

Кам Аштабар ашыгып керә, башын иеп исәнләшә.

Кам Аштабар. Барыгызга да иминлек, байлык келим, тәңреләр рәхмәтеннән аермасын!

Барысы да сәламне кабул итәләр.

Сылукай ханбичәнең хәле ничек, аруландымы?

Акбикә. Сылукайның хәле үзгәрешсез шул әле. Аштабар, Сылукай төш күргән, шуны юрасаңие! Сылукай төшендә Тукбай морзаның гарәп илләреннән алып кайткан укалы кырпы бүрекне, бүләк итеп, башына кидергәнне күргән.

Кам уйлана, әрле-бирле йөренә.

Кам Аштабар. Хатын-кызга ирләр бүреге кию килешеп үк бетми. Шуңа күрә бу төшне җилгә сөйләргә кирәк, начар булса, җил алып китсен!

Алмыш. Начар төшне җил алып китсен, дисеңме? Кам Аштабар, менә бер ай вакыт узды. Сылукайны изге ата Айбаба белән бергәләп имләдегез, шифасы булмады. Хытай иленнән дарулаучы чакыртырга булыр. Тәңреләр кабат йола туен кабул кылмадылар. Йөзләгән корбан чалынган иде. Бәлкем, йолабыз, динебез тугры түгелдер?

Барысы да гаҗәпләнеп, ханга карап тыналар. Утташ керә.

Утташ. Бөек әлтабар галиҗәнаплары, Тукбай морза белән ят кабилә кунаклары килделәр.

Алмыш. Бик вакытлы килделәр, керсеннәр.

Тукбай морза белән бергә Габдрахман, Габдулла керәләр. Исәнләшеп, башларын иеп, кулларын күкрәкләренә куялар.

Тукбай морза. Барыгызга да иминлек, байлык, озак яшәвегезне келим!

Гарәпләр (бертавыштан). Әссәламегаләйкем, Бөек Болгар ханы Алмыш галиҗәнаплары, ханбикә Акбикә анабыз.

Сезнең тарафларга пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган изге яклардан сәламнәребезне алып килдек. Болгар-йортка иминлек келибез, Алмыш хан белән Акбикә анага чуктин-чук яшь, ханбичә Сылукайның тиздән арыклануын бердәнбер Аллаһыдан ялварып үтенәбез, һәр намазымызда шуны искә алып дога кылабыз.

Алмыш әлтабар кунаклар белән ике куллап исәнләшә.

Алмыш. Рәхмәт, изге келәүләрегезгә. Тукбай морза сөйләгәние.

Тукбай морза. Алмыш әлтабар галиҗәнаплары! Менә, алтын шәһри Болгарны күреп, үзең белән танышырга, сөйләшергә дип, Мөхәммәд өммәтеннән Габдрахман белән аның шәкерте Габдулла килде.

Аларның күп кенә мөлкәтен Каф таулары халыклары талаган. Ә иң зур бүләкләрен изге үзәндә кам Аштабар тартып алган. Ул алтын таҗ-калфак була.

Әлтабар уңайсызланып кала.

Алмыш. Кам Аштабар, әйтерең ни?

Кам Аштабар. Бөек әлтабар, кам сүзе тугры булыр. Мин ул сихерле калфакны изгеләр үзәнлегендәге корбан чала торган нарат төбенә, тирән чокырга күмдем. Иртәгесен барып карасам, угры зат, чокырны казып алып, таҗ-калфакны угрылап киткән. Юлчабар Батил Болгар-йортның астын өскә китереп эзләп тә таба алмады.

Габдрахман. Алмыш галиҗәнаплары, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре белән Сылукай тиздән аруланыр. Менә без үзара киңәшләштек тә Габдулла шәкерттән Сылукай янында изге Коръән хәдисләрен укытырга булдык. Ул әзер.

Габдулла кулын йөрәгенә куеп баш ия, ризалыгын белдерә.

Тукбай морза. Габдулла шәкерт төзек күңелле, оланның догалары изге, келәве тугры, Сылукай озакламый аруланыр.

Кам Аштабар. Син нәрсә, Тукбай морза, безнең йолабыз, синеңчә, кыекмыни? Күңелебез төзек түгелмени? Тәңреләр каршында син язык кыласың, ягы йоланы өстен күреп мактыйсың.

Габдрахман. Болгар-йортның баш камы Аштабар, ислам дине, иң тугры дин булса да, ул башка йолаларны хурламый. Мөхәммәд галәйһиссәлам ислам динен кабул итү ирекле дигән. Син дә безнең йолаларыбызны хурлама.

Тукбай морза. Күп кенә төрки кабиләләр күптән инде, ислам йоласын кабул кылып, мөселман булып биш намаз укыйлар. Безнең Болгар кабиләсенә дә ул турыда уйларга кирәк. Агач, таш сыннарга гайбадәт кылу ул үзе бер язык түгелме икән?

Кам Аштабар. Тукбай, синең сүзең тәңреләрне җәберли, күчеңә кыран килер, телең корыр.

Тукбай морза. Мин, кам Аштабар, беркемне дә җәберләмим. Дөньяны күп гиздем, хаҗда булып, ислам динен кабул иттем, биш намазны калдырмыйм. Алладан башка тәңреләр булмавына ныклап инандым. Алла каршында изгелекле гамәлләрем җитәрлек күп.

Айбаба. Алмыш әлтабар, Коръән чумакларның13 изге белеге булса да, Болгар-йортка кыран килергә торганда, ягы кабиләләрнең йоласын тоту язык булмасмы?

Алмыш. Ырудашлар, ханбичә Сылукайны нинди йола аруландыра, мин шул йоланы хөрмәт итәрмен. Хан сүзе бер булыр. Шул йола минем йолам булачак. Габдулла шәкерт, ризалыгың булгач, без каршы түгел. Сылукайга изге Коръән хәдисләрен укы!

Кам Аштабар. Алмыш әлтабар, ян кабилә, ян йола кешеләрен куеныңа аласың. Әби-бабаларымызның йоласына, тәңреләрнең рухына балта чабасың. Күчеңә, Итил-йортка кыран чакырасың. (Гарәпләргә мөрәҗәгать итә.) Ян кабилә кешеләре, чумаклар! Әгәр сезнең Тәңрегез безнең Тәңредән көчле булса, сезгә дә миңа биргән сихри кодрәтне бирсен.

Кам күзе тәхет залының почмагында торган өч аяклы матур өстәл өстендәге хуш ис чыгарып, пыскып яна торган артышка төшә, һәм ул, шуңа якын килеп, бар көче белән сихри хәрәкәтләр ясый башлый.

Төтен көчәя, артыш күз алдында акрын гына түшәмгә таба күтәрелә һәм яңадан үз урынына кайта. Кам гарәпләргә күзенең «сихри» нурларын юнәлтә, алар, куеннарыннан кечкенә догалык алып, күзләрен күтәрмичә, тавышсыз гына укыйлар.

Аларга камның сихри көчләре тәэсир итми. Барлык кешеләр дә гаҗәпләнеп торалар. (Бу – кечкенә иллюзион трюк.)

Алмыш. Кам Аштабар, киләсе кыран инде килгән, язмыштан узмыш юктыр. Изге ата Айбаба белән сиңа ышанып, кызым Сылукайны дәваларга бирдем – ярдәмегез тимәде. Тәңреләргә багышлап бик күп корбан чалдык. Йола туе узгардык, барыбер ассу юктыр. Ә хәзер комачауламагыз, бәлкем, ян кабилә кешеләренең йоласы, тәңреләргә барып җитеп, Сылукай аруланыр. Кайсы Тәңренең рәхмәте белән Сылукай арыкланып аякка баса, шул Тәңре минем күңелемә якын булыр. Ә сез, кам Аштабар, изге ата Айбаба, телләрегезне йөгәнләгез, йөгәнсез атка тышау салалар. Бүтән сүзем юктыр…

Утташ йөгереп керә.

Утташ. Бөек әлтабар, юлчабар Батил белән мәхлук кам Күзәмеш килгәннәр, әлтабарны күрергә кирәк, бик зур кү бар, диләр.

Алмыш. Көн туса яңа кү. Керсеннәр, тыңлыйк үзләрен.

Утташ, чыгып, Батил белән Күзәмешне хан залына узгара. Күзәмеш сарайдагы кешеләрне күреп каушап кала. Үзен кулга алып, артышын селки-селки, келәү әйтә башлый.

Күзәмеш. Алас! Алас! Изге ияләр монда, изге ияләр белән бергә мин дә монда-а-а! Явыз ияләр, хан сараеннан качыгыз!..

Батил Күзәмешне туктата.

Батил. Бөек әлтабар, Мәгърип иле кунакларының таҗ-калфагы табылды. Күзәмеш, таҗ-калфакны биштәреңнән чыгар!

Барысы да гаҗәпләнеп, кызыксынып карыйлар. Күзәмеш үзен бик җаваплы кеше итеп хис итә. Тирә-ягына дикъкать белән карап чыккач кына, биштәрен ачып, алтын таҗ-калфакны чыгара. Батил, Күзәмеш кулыннан таҗны алып, Габдрахманга бирә. Гарәпләр шатланып кабул итәләр.

Алмыш. Батил! Тугры сөйлә, кем угры?

Батил. Бөек әлтабар галиҗәнаплары, кам Аштабар таҗ-калфакны күмеп киткәч, Каз тәпие ыруы угры Күрән токымы кешесе чокырдан таҗ-калфакны казып ала да карурманга илтеп күмә. Менә Күзәмеш кам булмаса, мәңге табылмас иде.

Күзәмеш. Мин ул угрыны беләм, ул узган ел Койтымбикә әбинең өч казын угрылады. Мин аны ай яктысында күреп алдым да артыннан иярдем. Шул угры таҗ-калфакны урманда күмеп киткәч, мин аны, казып алып, икенче җиргә күмдем. Ул бит – Сылукайга дигән таҗ-калфак. Сылукай арулангач китерермен дигән ием. Менә Батил белеп алган да, изге ияләр шулай кушты, әйдә хуҗаларына илтеп бирик, диде.

Әлтабар кычкырып көлеп җибәрә, аңа калганнар да кушыла. Кам Аштабар хурлыгыннан ачуланып, ашыгып чыгып китә.

Габдрахман. Бөек хан галиҗәнаплары, ханбичәгә атап алып килгән бүләгемезне кабул итегез!

Габдрахман белән Габдулла, алгарак чыгып, бүләк таҗ-калфакны дүрт куллап ханга сузалар.

Алмыш. Хөрмәтле кунаклар, бүләгегез өчен бик зур рәхмәтлебез. Тик сез аны Сылукайга үзегез тапшырыгыз. Анасы, Сылукайны чакырт!

Акбикә чыгып китә.

Айбаба дикъкать белән калфакны карый, матурлыгына соклана. Акбикәгә ияреп, Сылукай, Мәликә, Җәмилә, Әдиә керә. Исәнләшеп, баш ияләр. Ирләр дә хөрмәт күрсәтеп исәнләшәләр.

Тукбай морза. Сылукай, чибәркәй җарияләр, сезгә чуктин-чук арыклык келибез!

Габдрахман, Габдулла } (бергә). Әссәламегаләйкем, ханбичә, хан сараеның бизәкләре, чибәр кызлар!

Габдрахман. Ханбичә Сылукай, без, бик ерак юллар узып, Болгар-йортка килдек. Беренче булып безгә ярдәм кулын сузучы син булгансың икән. Безнең битләремезгә изге чишмә суын бөркүче, сагым йокысыннан уятучы Болгар-йортның фәрештәсе син Сылукай булгансың. Сылукайга атап китергән бүләгемез, менә шушы таҗ-калфак иде. Шушы калфак Болгар-йортка оҗмах нурлары китерсен! Габдулла шәкерт, хан Сылукайга бүләгемезне тапшыр.

Габдулла калфакны Сылукайның башына кидерә. Сылукайның кәефе күтәрелә, ул үзенә илаһи көч кергән кебек хис итә. Яшьләрнең күз карашлары очрашып, ике арада мәхәббәт уты кабына.

Лирик музыка яңгырый, сарай караңгылана, супер пәрдә кыска вакытка ябыла.

БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Хан сарае. Ефәк чаршау артында Сылукай белән кәнизәк кызлар Габдулланың Коръән хәдисләре укыганын тыңлап утыралар. Шәкерт укуын тәмамлый, чаршау артыннан кызлар чыга, янына тирәләп утырышалар, сораулар бирәләр.

Сылукай. Габдулла шәкерт, сезнең ул Мәгърип якларында гел дә кыш булмыймы?

Шәкерт кышның нәрсә икәнен аңлап бетерми.

Җәмилә. Кыш, кыш кар ява, у-у-у, салкын була. (Салкыннан тәнен дерелдәтеп күрсәтә.)

Габдулла. Ә-ә-ә, кыш… юк-юк, гел җылы, гел кояшлы көннәр генә.

Әдиә (Габдулланың җөббәсенә күрсәтеп). Бездә, Болгар-йортта, кыш көне мондый кием белән ярты көндә өшеп үләсең.

Җәмилә. Габдулла, бу кием ничек дип атала.

Киеменә күрсәтә, тегесе башта аңламый, Җәмилә шәкертнең итәгеннән үк тарткалый.

Габдулла. Ә-ә-ә, кием, бу – җөббә.

Әдиә. Җөббә-ә – мәзәк сүз. Ни, Габдулла, гарәп кызлары чибәрләрме?

Габдулла (уйланып). Әйе, ә Болгар кызлары сылурак.

Җәмилә. Кызлар, безне Мәликә бикә чакырган иде, гел онытканбыз бит. Сылукай, рөхсәтең булса, без китәр идек.

Сылукай. Кызлар, сез үз ирегегездә.

Кызлар баш иеп, чыгып китәләр.

Габдулла. Ханбичә Сылукай, остазым Габдрахман, тагын бер кат рәхмәтләр әйтеп, сиңа арыклык келәп дога укыды, Аллаһы Тәгаләдән шифалык сорады. Алтын калфакның ассуы булып, тиз араларда арыклануыңны Ходайдан сорап үтенде.

Сылукай. Рәхмәт, рәхмәт, шәкерт Габдулла. Син укыган Коръән хәдисләрен тыңлый башлагач, күңелем тынычланды, башым арыкланды, сулышларым киңәйде. Габдулла, мине дә гарәпчә укый-язарга өйрәт әле.

Габдулла. Сылукай, бу теләгеңне мин зур бүләк кебек кабул итәм. Бүгенге көннән үк өйрәнә башлыйбыз.

Сылукай. Габдулла, синең әти-әниең бармы?

Габдулла. Юк, мин сабый чакта аларны кяферләр үтергәннәр. Мине остазым Габдрахман бәк үстерде, укытты, менә сәяхәткә, Алланың рәхмәте белән, Болгар-йортка алып килде, сезнең нурлы йөзләрне күрергә насыйп булды.

Сылукай (шаяртып). Ә яраткан кызың бар идеме?

Габдулла. Сылукай, үз гомеремдә беренче сине хур әл-җәннәт, мәләк әр-разны күрдем, шуңа башымны идем. Минем бүтән хатын-кызларны күргәнем булмады. Бездә хатын-кызлар ни-и-и… э-э-э, битләренә пәрәнҗә каплап йөриләр. Ят ирләргә хатын-кызлар битләрен күрсәтмәскә тиешләр, шәригать кушмый, йола кушмый.

Сылукай. Ничек инде йола кушмый?

Габдулла. Йола хатын-кызларны ят ирләрдән саклый. Ул йоланы бозган ир кеше яргулау ителә, үлем җәзасы да булырга мөмкин.

Сылукай. Ислам йоласы хатын-кызларны ят күзләрдән бик саклый икән.

Габдулла. Әйе, дөрес. Нык саклый.

7.Кү – хәбәр.
8.Күч – йорт.
9.Ыслау ягы – руслар ягы.
10.Яргучы – хөкемдар, хакимлек итүче.
11.Аҗун – дөнья.
12.Кару әйтү – каршы сүз әйтү, ризасызлык белдерү.
13.Чумаклар – мөселманнар.
149 ₽
Возрастное ограничение:
12+
Дата выхода на Литрес:
14 июня 2018
Дата написания:
2014
Объем:
4 стр. 7 иллюстраций
ISBN:
978-5-298-02783-0
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают