Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4», страница 3

Шрифт:
Сигезенче күренеш

Авылда Сабан туе, бәйрәмчә күтәренкелек. Урамнан тау, болын ягына – мәйданга чыгучылар уза. Гармун, җыр тавышлары ишетелә. Кайдадыр яшьләр «Тамчы гөл» җырын җырлый. Мәйданга чыгарга әзерләнгән Билгиз юл чатында туктап калган. Аның артына Рафис килеп туктый.

Рафис (иңенә кулын салып). Исәнме, Билгиз? Сабан туйлары белән!

Билгиз. Сине дә!..

Рафис. Әйдә, киттек!..

Билгиз. Кая?

Рафис (болын ягына ишарәләп). Әнә тегеләрне күрәсеңме? Тауга җитәкләшеп менеп баралар.

Билгиз (карап). Кемнәр ул?

Рафис. Берсе – Гөлүсә, икенчесе – Зәбидә.

Билгиз. Зәбидә?

Рафис. Әйе, Зәбидә. Сирень чәчәге төсендә күлмәк кигәне. Киттек артларыннан…

Билгиз (уңайсызланып). Көпә-көндез парлашып йөрү килешеп бетмәс.

Рафис. Әй, булмаганны. Безнең тау – менә дигән аулак җир, анда куаклар арасында сине кем күреп, кем тикшереп тора.

Китәләр. Зәбидә белән Гөлүсәне куып җитәләр.

Рафис (ачык йөз күрсәтеп). Кызлар! Бәйрәм белән котлыйм үзегезне. (Артына яшергән кыр чәчәкләрен күрсәтә.) Мин бу чәчәкләрне махсус сезнең өчен үз бакчамда су сибеп үстердем. (Чәчәкләрен Гөлүсәгә бирә.)

Гөлүсә (көлеп). Әй такылдык та инде син, Рафис. Шул телең булмаса, күптән карга күтәреп алып китәр иде үзеңне.

Рафис. Тилгән, диген. Бәбкә саклаганда, тилгән дә алып китә алмады мине. Бәбкәне алып китте.

Көлешәләр.

Гөлүсә. Бәбкә сакламыйча җебеп утыргансың.

Рафис. Җебеп түгел, сине уйлап утырган идем, Гөлүсә.

Гөлүсә. Мине? (Көлә.)

Рафис. Сине шул…

Гөлүсә. Алайса, дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмаячак икән.

Рафис. Әйе шул. Мин сине иң бәхетле кеше итәм.

Гөлүсә (көлеп). И-и, такылдадың инде…

Рафис. Бәйрәм бит… Шушы Сабан туе булмаса, мин үзем дә, Гөлүсә белән таныша алмый, ялгыз ата каздай каңгырып йөрер идем, билләһи…

Гөлүсә шаяртып, кит әле моннан дигәндәй, Рафисның җилкәсенә шапылдатып ала.

Нишлисең син, әй… Калак сөяген сындыра яздың бит.

Гөлүсә. Сынса… Киләсе Сабан туена кадәр төзәлер әле.

Рафис. Йә, йә, бетте… Тәртипле генә булам…

Тауга күтәрелгәч, борылып, Үзәнле авылын күзәтәләр.

Гөлүсә. Матур да инде безнең авыл.

Рафис. Тау астыннан чишмәләре агып чыга… Тау астына түбәнгәрәк төшкәч, анда тагын ниләр бар икән?

Гөлүсә. Таштан башка чуртым булсынмыни? Әнә ташыннан дуңгыз фермасы салдырдылар ич…

Рафис. Алай димә, Гөлүсә. Әнә Шөгер дигән якта нефть тапканнар бит.

Гөлүсә. Булса, бездә дә табарлар иде.

Рафис. Ярар, синеңчә булсын… (Сүзне икенчегә бора.) Беләсезме, узган ел Торна күлендәге суның җиргә убылып агып киткән тишеге һаман йомылып бетмәгән әле. Кая киткән дип беләсез аның суы? Дөньяда җир астыннан агучы елгалар бар икән. Менә шул елгага кушылып агып киткән дә инде ул. Андый елгалар диңгез, океаннарга барып чыга. Без Торна күленең шулай агып китәсен алдан белгән булсакмы? Менә нишли ала идек.

Гөлүсә. Нәрсә эшлисең, хыялый?

Рафис. Буш шешә алып, аның эченә хат язып тыга идек. Хатны «Без нефтьле Татарстан иленнән!..» дип язып китә идек тә аннары, үзебезнең Үзәнле авылы егетләре-кызлары икәнебезне белдереп, исемнәребезне тулысы белән язып чыга идек. (Бармакларын бөгеп саный.) Билгиз Сәлахов, мин – Рафис Саттаров, Зәбидә Исламова, Гөлүсә Галләмова һәм дә Ленар Ишкәев… Тукта, ул кабартма битне, абыйларына таянып әтәчләнгән хәчтерүшне, исемлеккә кертми торсак та була…

Гөлүсә. Нигә Ленарны исемлеккә кертмибез?..

Рафис. Нигәме?.. Анысын соңрак әйтермен… (Хыялга бирелеп.) Татарчалап күптин-күп сәламнәр белдергәч, хатны шешәгә тыгып, шешә авызын капрон бөке белән ябып, аны Торна күленә ташлый идек. Һәм ул шешә, күл суы белән җир асты елгасына кушылып, еракка, бик еракка агып китә, океаннарга барып чыга. Нигә чыкмасын, чыга, билгеле. Бәлки, Америка ярларына да барып җитәр иде. (Җанланып.) Аны табып алгач, «Бу кайсы илдән икән?» дип кызыксынып карый башлыйлар инде. Билгеле, сразы гына безнең татарча язганны аңламый аптырап торырлар иде дә аннары барыбер белерләр иде. «Менә безгә ерак Татарстанның Үзәнле егетләре (колачын җәеп) сәлам җибәргән!» дип шатланырлар иде. Дөньяда безнең Татарстанны белә һәм татарча өйрәнергә дә тели башларлар иде. Кызык бит, әй?!

Билгиз. Хыяллан, хыяллан! Рафис! Синең башың бераз кайнарланып китмәдеме?

Көлешәләр.

Гөлүсә. Рафис! Нигә Ленар Ишкәевнең исемен хатка кертмибез?

Рафис (көттереп). Нигәме?.. Нигә дисез инде, алайса? Беркөнне ул тәнәфестә Зәбидәнең чәчен тартып китте. Кабахәт. Класста бер дигән кызыбызның!.. (Билгизгә.) Синең урында булсам, мин Зәбидәне Ленардан кыерсыттырыр идемме?..

Билгиз. Мин аны белмәдем… (Пауза.) Хәер, ул инде бер «сдачасын» алды…

Гөлүсә. Әйдәгез, тау эчләрен әйләнеп киләбез…

Сөйләшә-сөйләшә узып китәләр. Икенче яктан әйләнеп чыкканда, Зәбидә белән Билгиз кулга-кул тотынып басып тора. Зәбидә кулындагы ромашка чәчәген бөтергәли. Билгиз, кесәсеннән биноклен чыгарып, Зәбидә белән тигезләшә дә Сабан туе барган болынны күзәтә башлый.

Билгиз (бинокльдән күзәтеп). Сабан туена халык күп җыелган. Яшел болын уртасындагы мәйдан – төрле-төрле чәчәкләрдән үрелгән зур такыя сыман. Һәрбер чәчәге үзенчә матур елмая. Синең кебек, Зәбидә…

Зәбидә (үпкәләгәндәй). Көлмә әле, Билгиз…

Билгиз. Көлмим, дөресен генә әйтәм… (Бинокльдән күзәтүен дәвам итә.) Бүген туган авыл «чәчәкләре» барысы да мәйданга җыелган… Батырга дигән тәкә янына Сөббух бабай бүрек колакчыннарын тырпайтып утырган… Ә Тинкәй абый яланаяктан, кызыл эчле галошларын кулларына күтәреп, төрле-төрле хәрәкәтләр ясап, хатын-кызлар әйләнәсендә кылана-кылана бии.

Зәбидә. Кая, мин дә карыйм әле? (Билгиздән бинокльне ала.) Биюләрне күрми калабыз инде… Мәйданда малайлар да көрәшә башлаган. Бер кырыйда чүлмәк ватышалар… Әйдә, без дә киттек шунда. Гөлүсәләр төшеп җиткәндер инде..

Билгиз. Әй, өлгерербез әле. Монда икәүдән-икәү рәхәт ич… (Зәбидәне кочагына алырга тели, ул кыенсына, тартына.)

Зәбидә. Ярар инде, Билгиз, җибәр…

Кочышалар. Аннан ни әйтергә белми тынып калалар.

Билгиз (яратып). Зә-би-дә!

Зәбидә. Нәр-сә?

Билгиз. Син бит минем бердәнберем! Миңа син шундый якын…

Зәбидә (уйга калып). Билгиз!.. Син, Казанга киткәч, шәһәрнеке буласың инде. Анда сиңа чибәрләр дә бетмәс…

Билгиз. Юкны сөйләмә, Зәбидә. Мин сине беркемгә дә алыштырмыйм. Көн дә хат язып торачакмын. Аннары…

Зәбидә. Нәрсә «аннары»?

Билгиз. Без бергә булырбыз…

Зәбидә (көрсенә төшеп көлә). Юк, Билгиз, без бергә була алмыйбыз…

Билгиз. Нигә?

Зәбидә (көттереп). Арабызда киртәләр бар…

Билгиз. Нинди киртәләр?

Пауза. Зәбидә эндәшми.

Аңлатып бир?

Зәбидә (карашын җиргә төбәп). Минем әти, үги әтием, сезнекеләргә үчле булган…

Билгиз. Ибәт үз әтиең түгелмени?

Зәбидә. Юк…

Билгиз. Әтиең кемгә үчле булган?

Зәбидә. Синең Фәйзулла бабаңа. Ул аңа берсендә эчәргә сорап кергән булган, аннары аның инструментларын да сорап торган. Инструментларын биреп тормагач, үч итеп, сарайларына ут төрткән… Моны миңа әнием әйтте.

Билгиз (үзалдына). Менә ничек, ул вакытта ут төртүченең кемлеген берәү дә белмәгән иде… (Зәбидәгә.) Аңа бит инде бишбылтыр. Онытылган, беткән…

Зәбидә. Шулай да кешеләр ни уйламас? Әни дә каршы килсә…

Билгиз. Син үз-үзеңә хуҗа бул! Һәм бетте-китте…

Зәбидә. Әйтергә җиңел ул…

Билгиз. Зәбидә! Калдырыйк әле без боларны, онытыйк… (Болын ягына ишарәләп.) Әнә Рафис белән Гөлүсә таудан төшеп баралар. Куып җитик әле үзләрен. (Китәләр.)

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Беренче күренеш

Сәхнә читендә ак халат, ак калфак киеп басып торган хирург Билгизнең йөзенә яктылык төшкән.Ул хәтерендә яңарган хатирәләрне – күңел монологын бәян итә. (Монологны магнитофон язмасында да бирергә мөмкин.)

Билгиз. Әбием! Син минем әниемне дә, әтиемне дә алыштырдың… Шәһәргә киткәч тә, бик еш сагынам, юксынам сине. Изге рухың йөрәгемә сеңгән, миндә сиңа карата матур хисләр генә яши, тормышыма дәрт, ышаныч бирә… Үсеп җитүемне, кеше булуымны бик тә көткән идең, әбием… Беренче хезмәт хакымнан сиңа матур күлмәклек сатып алган идем дә… Нишлим соң, син юк шул. Һәм мин аны Кәримә апага бүләк иттем, син яраткан сәйлүн чәйләре белән. Ул да безнең изгеләр чишмәсе суы белән тәмләп чәй эчсен әле дип.

Шәһәрдә ипи кибетләренә кергәч, йомшак булкаларны кулыма алган саен, мин синең «Кала күмәчләрен кабып карыйсым килә» дигән сүзләреңне искә төшерәм. Базарда җимеш сайлаучы әбиләргә карап узганда, кайсындыр сиңа охшатып, «Әбием, синме әллә бу?» дип ымсынып та куям. Кыеп дәшә генә алмыйм. Аннары сиңа аласы килгән күчтәнәчләремне алмый ямансулап китеп барам. Мине йөрәгемдә мәңге уелып калган сүзләрең озата бара: «Син врач булсаң… син врач булсаң терелер идем…» Теләкләрең кабул булды, әбием, мин чыннан да врач булдым, әмма сиңа ярдәм итә генә алмыйм. Инде бәхил була күр!.. Күрәчәкне алдан күреп булмый икән. Бүген күзләрем дөньяга башкача карый башлады. Күп нәрсәләрне үземчә аңлый башладым. Сине һәм әниемне юксыну хисләре генә үзгәрми калды. Өстәл әйләнәсендә сез генә җитешмисез… Яшьли күңел түремә кереп оялаган кара болытлардан әле дә арына алмыйм. Андый вакытларымда күңелемә яктылык җитми. Ятимлек читен икән… Синең белән узган кадерле, нурлы көннәр, әбием, күңелемдә энҗе-мәрҗәннәрдәй тезелгән…

Ут сүнә. Сәхнә яктырганда, Билгиз ишек төбендәге эскәмиядә китап тотып утыра. Цехта – төшке аш вакыты. Тынлык. Янәшәдә өстәл-верстак, аның өстендә төрле инструментлар – чүкеч, игәү, маузер, линейка һәм калай деталь кисәкләре. Ул утырган эскәмиягә, идән себеркесен тотып, җыештыручы Саҗидә апа килеп утыра.

Саҗидә (үз-үзенә). Бераз утырып ял итим әле. Бу чүп-чарны җыештырып бетерә торган түгел. Теләсә кая ташлыйлар, сөт пакетлары да ауный, йомычкасын әйтмим дә инде. (Билгизгә.) Төшке ашка бармадыңмы әллә?

Билгиз. Бардым. Якындагы тимерчеләр цехы ашханәсенә генә кердем. Анда чират юк.

Саҗидә. Алай икән… (Билгизгә карап-карап.) Һаман укып торган көнең. Кайда укыйсың соң син?

Билгиз. Мин укырга керергә җыенам гына әле.

Саҗидә. Укырга керүләре дә авыр шул хәзер. Узган ел минем сеңлемнең кызы керә алмады. Бухгалтерлыкка укымакчы иде. Елап кайткан…

Билгиз. Узган ел мин дә конкурстан узмадым. Кичке мәктәпне тәмамлагач та кереп караган идем. Быел ничек булыр инде…

Саҗидә (үзалдына). Уздырмыйлар шул… Кирәкле кешеләренеке уза… Бар да биргәнне көтә булыр… Монда слесарь булып эшләп, син аларга күпме бирә аласың? Аларга күп кирәк шул, күп… Идән себереп эшләгән акчага мин дә бирә аламмы? (Пауза.) Син соң укырга кая кермәкче буласың?

Билгиз. Медицинскийга.

Саҗидә. Врачлыкка барыргамыни исәбең?

Билгиз. Әйе, шулайрак…

Саҗидә. Ярый шул, монда тимер-томыр арасында тузан йотып йөргәнче. Тырышсаң булыр, боерган булса… Үзең кайсы якныкы? Бик яшьли заводка килеп кергәнсең, дим.

Билгиз. Сабадан мин.

Саҗидә. Ә, шулаймыни?.. Кайтканым бар ул якларга. Бер сеңлем шул районга тормышка чыкты. Өйләре Мишә буенда гына. Ике ел элек аякларым авыртып киткән ие. Гүпчим йөрмәс булдылар. Бүлнис юлын таптый-таптый җаным чыкты. Даруларының бер генә файдасы да тими генә бит. Әллә алдап та саталар инде. Аптырагач, ялымны июнь аенда алдым да киттем сеңлем авылына кайтып. Көн дә иртә-кич яңа сауган кәҗә сөте эчәм. Аннары иртә таңнан көннәр буе елга комында яланаяк йөрим… Әйтмәгәнем булсын, файдасы тиде шуның, Ходайның рәхмәте, менә пенсиягә чыксам да, бер көйгә эшләп йөрим әле. Акчасын да ару гына түлиләр. Бәйрәмнәрдә бүләкләреннән дә калдырмыйлар, шөкер анысы. Эшләсәң ярый, йөреп торгач, аяклар да язылып китә.

Билгиз. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит.

Саҗидә. Шулай шул… Мин әйтәм, авыл балалары ялкау түгел, эшкә тырышлар. Барысы да димим. Бар шундыйлар, шәһәрдә үсәләр дә, озын чәчләрен туздырып, цехтан цехка әрле-бирле газировка суы эзләп йөрүдән башлары чыкмый. Тәмле яраталар, үзләре эштән бизгәннәр. Эштә гамьнәре юк, безнең вакытта йөреп кара идең шулай… Нәчәлствоның күзенә генә карап тора идек, хәзергеләрне тыңлата алмый гаҗиз буласың. Үзләре, эш рәте белмәсәләр дә, акча сорый беләләр…

Билгиз. Акчаны кем яратмый?..

Саҗидә. Аны нәчәлство күбрәк ярата төшә инде… Дөньяның кендеге акчага бөрешкән, диләр. Без дә шул, акча булмасмы дия-дия, тураймас санны өстерәп йөргән көн… (Кузгалып.) Ай Алла, теге почмакны гына себереп бетерим инде. (Себеркесен алып китә.)

Билгиз (үзалдына). Чандыр гына булса да, гел кыймыл-кыймыл эшләп йөргән көне Саҗидә апаның. Кыйммәтчелек булгач, аның да акчасы җитмидер шул… (Китабын ачып укый башлый.)

Шулвакыт, Саҗидә себеренгән почмактагы тимер-томыр арасына кереп адашкан бер мәче баласы, рәнҗүле аваз салып, кычкырып-кычкырып куя.

(Билгиз китабын укый алмый кире яба. Үзалдына.) Шул соры мәче баласын цехка кем китереп адаштырды икән? Бүген тимер-томыр арасыннан да чыга алмый. Әллә кысылган инде? Әллә берәрсе тибеп җибәргән? Куркуыннан чыкмыймы? Башка көнне йончыган кыяфәттә килеп чыга иде дә, гүя адаштырган кешесенә рәнҗү белдергәндәй, йөрәк өзгеч аваз сала иде. Сөт сорап йөгереп килә. Контролёр кыз Әнисә слесарь егетләрдән калган сөт белән туендыра. Бүген ул да ял алган… Эх, мәче, мәчекәй! Монда син агач идәннәрдә әбиләр йомгагын тәгәрәтеп үскәндәй шаярып уйный алмыйсың шул. Завод һавасына, тимер чыңнарына ияләшмәгәнсең. Тычканнар да монда койрык күрсәтми. Ялгызың гына булгач, үзеңне нәүмиз итеп сизәсең… (Мәче тавышы тына төшкәч, китабын янә ачып укый башлый.)

Билгиз янына ашханәдән тукланып кайтучы, татарчаны шәп кенә белгән Миша абый килеп утыра, тәмәкесен көйрәтеп җибәрә. Кырын-кырын гына Билгизгә карап ала.

Миша. Билгиз! Син быел институтка обязательно керәсең.

Билгиз (гаҗәпләнеп). Каян беләсез?..

Миша. Беләм. Мин сизеп торам шулай буласын.

Билгиз. Сез бит күрәзәче түгел.

Миша. Булсын. Күрәзәче дә минем кебек кеше. Минем тоемлавым шәп, уйлаганым рас килә…

Билгиз. Белмим, белмим…

Миша. Менә мин әйтте диярсең. Имтиханда сиңа шәп кеше туры киләчәк, намуслы. Акча өмет итми торган…

Билгиз. Минем бәхеткә насыйп итсен иде дә…

Миша. Итә, итә. Өметеңне өзмә. Бездә «Мир без добрых людей не бывает» диләр.

Билгиз. Бирсен Ходай, кабул булсын теләкләрең!

Миша, тәмәкесен сүндереп, комлы чиләккә ата, аннары нәрсәнедер исенә төшерә.

Миша. Син Сабаның кайсы авылыннан әле?

Билгиз. Үзәнледән.

Миша. Беләм мин сезнең авылны, елга буена, үзәнсу җиргә урнашкан ул.

Билгиз (кызыксынып). Каян беләсез? Ничек?

Миша (тынып, иркен сулап). Сугыштан соңгы еллар иде. Без, әти белән, авылдан авылга йөреп, һөнәрчелек иттек. Әти чанага салган инструментларын кар өстеннән тартып бара, мин арттан таяк белән этәм. Авыл урамында туктап-туктап кычкырабыз: «Самавыр төзәтергә кирәкмиме? Самавыр төзәтергә кирәкмиме?..» Кемнең нәрсәсе ватык, шул безне каршы чыгып ала… Әтинең биш малае бар. Туйдырырга кирәк, нужа арттан куа, җил дә дими, буран да дими. Мин татарчаны да әти белән татар авылларында йөргәндә өйрәндем.

Билгиз. Безнең авылдан кемнәрне беләсез?

Миша. Умартачы Гыймайны хәтерлим. Аларга кереп кундык, бал ашатты. Ул хәзер исәндерме-юкмы, белмим.

Билгиз. Исән, исән!.. Әле һаман да чүнниктә эшләп йөри.

Миша. Ул әйбәт кеше, эшчән…

Билгиз. Тагын кемнәрне беләсез?

Миша. Тагынмы? Председатель Җәләйне.

Билгиз (сорау биргәненә үкенеп). Тагын Җәләй…

Миша. Җәләй – саран кеше. Безне, район үзәгенә кайтканда, атына да утыртмады. Кешелексез… Ә Гыймай – бөтенләй икенче кеше. Тәртип ярата… Мин үзем дә тәртипсез кешене хөрмәт итә алмыйм. Менә мондагы слесарь Зайцевны гына алыйк, ул бүген тагын эшкә соңга калган. Яшь кенә башы белән ничек шулай булырга кирәк инде?

Билгиз. Яшьләрнең йокылары туймыйдыр.

Миша. Иртәрәк ятсын. Мин утыз ел эшләп тә соңга калуның нәрсә икәнен белмәдем. Хәер, бер мәртәбә калдым. (Үзалдына көлемсери.) Урманга гөмбә җыярга киттем. Йөрим тегендә-монда сөйрәлеп. Кәрзин һаман да буш. Урманның түренә үк кердем. Берзаман килеп чыктым зур гына алан кырыена. Карыйм: агач төбе саен гөмбәләр, прәме мыжлаган. Гаҗәп инде. Әй җыям, әй җыям. Шулвакыт, кылт итеп, эшкә барасы искә төште. Ах, мәйтәм, соңга калдым бит. Ничә ел эшләп, гомердә булмаганны, дим. Курка калдым. Шул куркуымнан уянып китсәм, моның төш кенә икәненә сөенеп куйдым. (Көлә.)

Билгиз. Төштә эшкә соңару исәпкә керми инде ул.

Миша. Нишләтәсең, бу чыннан да булган хәл… (Сәгатенә карый.) Ярар, мин китим, бераз теге почмактагы егетләр белән домино сугып алыйм. (Китә.)

Билгиз китабын ача, укырга күңеле тартмый, кире яба.

Билгиз (нәтиҗә ясап). Миша абый – әйбәт кеше шул ул. Бүтән кеше, Җәләй кебек түгел… Аның әтисе биш малай үстергән, берсен дә, мәче баласыдай, цехка китереп адаштырмаган… (Урыныннан торып китә.)

Бу вакыт, төш вакыты тәмамлануын белдереп, цех эче җанлана. Тук-тук чүкеч тавышлары ишетелә. Аннары тавышлар әкренәя барып, сәхнә караңгыланып кала.

Икенче күренеш

Юл чите, урман почмагы. Утын әзерләргә менгән Билгиз бер агач төбенә килеп утырган. Балтасы янәшәдәге төпкә чабылган.

Билгиз (үз-үзенә). Их, дөньясы, дөньясы… Кемнәргәдер бу тормыш бик җиңел бирелә, аларга утынын да китереп бирәләр, сиңа үзеңә чиләнергә кала… Кышлыкка утынсыз калсам, Каравайда сатып алган «сыпушка»мда җилләр уйнаячак. Кечкенә кызым Сөмбелне туңдырырга ярамый. Ул сау-сәламәт үсәргә тиеш!.. Минем кебек ятимлекне сизми, нужаларсыз, кимсенүләрсез… Кеше алдында ким-хур булмасын!.. Хәер, байларга тиңләшеп, хан сарайлары корып булмаса да… Аларның үз мәнфәгатьләре, кирәксә, урмандагы соңгы агачны да кистертергә мөмкиннәр… Мунчалары да синең «сыпушка»ңнан яхшырак… Байларга тиңләшеп булмый. Хәер, безгә артыгы кирәкми дә. Юкса яшәүнең кызыгы калмас… Болай да үз-үзебезгә гаҗәпләнәбез, кайдадыр урман янып беткән, кайдадыр нәрсәнедер шартлатканнар, кемгәдер һөҗүм ясаганнар… Боларның күбесе шул гаделсезлекләрдән килә, байлыкларын бүлешә алмаудан, төрле низаглардан… Юкса һәркемнең кешечә яшисе килә килүен. Әмма кемдер югары кәнәфидә утыра, кемдер менә шушылай имән төбендә… Байларның максаты бер: «Миңа гына булсын!..» Нәфесләре чиксез, нәфес чирләрен дәвалармын димә… Ә минем кебек хәерче студентка утын кирәк. (Ул торып китә, агач төбенә чабылган балта сабына таяна, киселгән агачның буен чамалагандай өскә карый.) Бик зур булгансың син имән. Кемнәр кисте икән сине?.. (Төпкә карый.) Күпме сырлар синдә? Йөз ел яшәгәнсең, мөгаен. Түгәрәк сырларың әбием маңгаендагы эзләр сымак. Һәрбер сырың – бер гомер, кайгы-хәсрәтләрне кичергәндә, яфракларыңнан яшь тамчылары да тамгандыр, мөгаен.

Уйга калган Билгиз артына урманчы-десятник Үтәй килеп баса. Ул күн фуражкасын каш өстенә батырып кигән, күн сумкасын җилкәсенә аскан. Салмыш. Билгиз аны күрми тора.

Үтәй. Сәлам, студент!..

Билгиз (борылып). Исәнмесез!..

Үтәй. Нәрсә уйга баттың, имән төбе күргәнең юкмы әллә?

Билгиз. Бар барын… «Бу имән агачы кемнәрнең идәненә паркет булып җәелде икән?» – дип уйлап тора идем.

Үтәй (шаркылдап көлеп). Хыялый. Акчаң гына булсын, сиңа да табабыз… Юк шул синең акчаң, хәерче… Әле әзерләгән алты кубометр утыныңа да акчаң түләнмәгән.

Билгиз. Биш кубометр, диген…

Үтәй (бугазын бүрттереп). Бөгештермә!.. (Кесәсеннән метрын чыгарып суза.) Менә әле генә үлчәп килдем. Алтыга чыга… Ярар, сиңа биш дип исәплик. Чүтеки студент кеше, аңлыйм… (Пауза.) Рәтең бармы?

Билгиз аптыраганнан шофёрга дип хәстәрләгән аракысын, кабымлыкларын төп өстенә куя.

(Сөенеп). Баш бүген үтереп чатный иде. Кичә артыгын җибәрелгән… Ярар, син кысмырланма инде, егет була бел. Барысы да тәртип тә булыр… (Шешәгә ишарәләп.) Ач!..

Билгиз (шешәне ачып, стаканга аракы сала). Әйдә, җитеш…

Үтәй (аракыны сөзеп-сөзеп эчә). Ах-х!.. (Кыярны иснәп каба.) Сразу рәхәт булып китте. Әйдә, үзең дә тот бераз…

Билгиз. Мин эчмим. Институтта практика узабыз. Операция ясыйсы бар…

Үтәй. Хирурглыкка укыйсыңмыни?

Билгиз. Әйе…

Үтәй (ризыгын чәйни-чәйни). Син үз өең белән торасыңмыни?

Билгиз. Өй дип әйтерлек җире юк инде аның, бер «сыпушка».

Үтәй. Безнең Каравайдамы?

Билгиз. Әйе.

Үтәй. Квартира алырга чама килмәдеме?

Билгиз. Акча җитмәде. Заводта берничә ел гына эшләп калдым. Директорга квартира сорап кергән идем керүен…

Үтәй. Бирмәдеме?

Билгиз. Юк. Менә мин синең кебек вакытта, ди, хатын белән икәү баракта унике квадрат метрлы бүлмәдә яшәдем, анысы да ике семьяга бүленгән иде, ди. Язган гаризамны профком рәисенә адреслады. Шуның белән вәссәлам…

Үтәй. Тагын сал әле!.. Ярар, бик тутырма. Булды… (Аракыны эчеп куя, кабымлык каба.) Аннары профком рәисенә кердеңме соң?

Билгиз. Кергән идем…

Үтәй. Ул ничек ди?

Билгиз. Мине тыңлап-тыңлап утырды да, изге киңәш биргәндәй: «Менә шушы гаризагыз белән ЖКО нәчәлнигына барып карагыз әле, бушаган бүлмәләре булмасмы?» – ди.

Үтәй. Бардыңмы соң?

Билгиз. Бардым да… Эт авызыннан сөякне тиз генә алырсың, бар!..

Үтәй. Таба майламыйча купмый шул ул… Эт авызыннан сөякне алыр өчен дә аңа икенче, майлырак калҗаны ыргытырга кирәк.

Билгиз. Булмаган «калҗа»ны каян аласың?

Үтәй. Шул шул, безнең ишегә – шымытыр… (Кыярын чәйни.) Дальше ничек булып бетте?

Билгиз. ЖКО нәчәлнигы гаризаны укып чыкты, салынган имзаларны «һм» дә «һм» дип җентекләп карады. Тырпаеп торган кашларын җыерды-җыерды да «Юк бит!..» ди. Шулай итеп, мине культурны гына чыгарып җибәрде. Ә миннән алда гына чыккан егетнең гаризасына бүлмә бирергә дип язган. Карасам, аның гаризасына профком рәисе зәңгәр башлы каләме белән имза салган, минекендә кызыл белән язылган. Кызыл төс, боларның шартлы килешүе буенча, «отказать» дигән тамгалары икән. Менә бит ниләр генә кыландырмыйлар.

Үтәй (рәхәтләнеп көлеп). Сүз берләшкәннәрме? Профком рәисе, кызыл башлы каләме белән имзасын салып, сиңа «изгелек» эшләгән икән… (Көлүдән чак туктап.) Шулай итәләр ул безнең ише халыкны, «эт – эткә, эт – беткә…» диләрме әле, юри аңгырайтып йөртәләр… (Кулын кулга ышкып.) Кайда да «майлау» кирәк, егетем… Әйдә, тагын бераз сал әле… (Салган аракыны эчә, акчага ишарәләп, бармагын бармакка ышкый.) Алар һаман да шушы тити-митине көтә, «Господин рублеңне», күбрәк кенә булсын! Булмаса, өметең акланмый инде… Талауга корылган психология әле дә яши бирә. Моны син аңларга тиеш инде… (Кыза төшеп, йөреп китә, урман аланлыгын колачларга теләгәндәй, кулларын җәя, урманга ишарәли.) Менә монда нинди генә агачлар үсми иде. Һәммәсенең кирәге чыкты. Кызны институтта укытырга да, малайны өйләндерергә дә җитте… (Ул куанычыннан биегәндәй сикереп-сикереп ала, аннан Билгизгә якыная һәм, башыннан күн фуражкасын салып, кулы белән маңгаена суга.) Аның өчен менә бу башны эшләтә белергә кирәк. Аңлыйсыңмы, студент?.. (Фуражкасын батырып кия, чайкалып, төптә утырып торган шешәгә карый.) Ни, мин бу шешәне үзем белән алыйм әле? Кирәге чыгар… (Яртылаш калган аракы шешәсен, алып, кесәсенә тыга, китәргә җыена.) Утыныңны бүген алып кайтырга тырыш, әзер утынны чәлдереп китүләре бар. Безнең урманда да ике аяклы «бүреләргә» бик ышанып булмый… (Китә.)

Билгиз (аптырап). Кемгә генә ышанырга соң? Бу дөнья гел ялганга гына корылмагандыр бит? Иманлылар да юк түгелдер югыйсә. Ышанмый яшәү өметсез яшәү инде ул. Бар булган хыялларыңны чикли. Юкса бу тормыш Үтәйләр уйлаганча гына булырга тиеш түгел бит, түгел!.. (Пауза. Имән төбе «өстәлен» җыештыра, кирәк әйберләрен сумкасына сала һәм, балтасын алып, як-ягына каранып китәргә җыена.) Бу машина нигә килеп җитми икән инде? Әллә юлда ватылып ятамы? (Балта чапкан тавышлар ишетелә, ул шул тавышлар килгән якка таба атлый.) Киләсе булгач килер инде ул машина, көтәргә кирәк, көтәргә… (Китә.)

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2017
Объем:
501 стр. 3 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают