Читать книгу: «Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3», страница 2

Шрифт:

Әти нигез урынын инеш буеннан алып дөрес эшләгән. Су кадерен белгән ул. Алай гына да түгел, аккан суларга карап, синең белән бергә-бергә, озын гомер кичерергә теләгәндер. Мине син «чат атаң» дисең. Әтисенә охшаган улың бүген дә син сөйләгәннәрне хәтерендә яңарта. Бу яр буйларыннан мин әтием булып та атлыйм.

…Су буйлап, әнисе, тегермәнгә юл тотканбыз. Анда тарттырасы оныбыз бар. Буа турына килеп җиткәч, бертын агач улакларга агып кергән суга карап торабыз. Салмак кына аккан чиста суда вак балыклар койрык болгап йөзә. Безне күргәч, көтүләре белән уктай атылышып читкә сибелделәр. Улак төпләренә яшел бәрхетле ләмнәр ябышкан. Аккан су аларның «чәч бөртекләре»н агым уңаена шомартып тарый. Улак буйлап пар күләгә шуыша… Мин, синең иңнәреңнән алып, әкрен генә яраткан җырымны җырлап җибәрәм:

 
Әч-түч, Бибкәй дус,
Бибкәй матур суга бара.
Суның салкынын ала шул,
Суның салкынын ала.
Су юлында суырып үпсәң,
Алган сулары кала шул,
Алган сулары кала…
 

Синең шул булыр инде, дип, башыңны читкә борасың, үзең миңа шунда ук яулык почмагы аша иртәнге кояштай елмаясың…

Инде оныбызны да тартырга керештек. Дөбер-дөбер тегермән ташы әйләнә. Агач калаклар, шыгыр-шыгыр суга чумып, ниндидер кыйммәтле нәрсәне эзләгәндәй, бер урында актарыналар. Арыклардан су җепләре сузылган, зеңгелдәп алалар. Без, әнисе, икәү мөшкә авызыннан коелган онны кадерләп капчыкка тутыра барабыз. Шунда сиңа бер чыбык сындырып алып килергә кушам. Аны, нигә икәнен сорамыйча, тиз генә китереп бирәсең. Чыбыкны мөшкә авызына тыгып суккалыйм, янәсе, он үз юлында тоткарланып калмасын. Ни әйтсәң дә, үзең эшләп тапкан икмәк кадерлерәк! Һәм ничек кенә әле!.. Ачлык елны тегермән бүрәнәләренә сарган он тузаннарын бармакларым белән сыдырып авызыма капканым бар иде минем…

Әни! Су буйлап бара-бара, мин менә сез он тарткан тегермән ташына килеп төртелдем. Хәзер инде аның кирәге беткән. Тегермәнне электр тарта. Ләкин миңа бу таш – дөньяда иң кирәкле ташларның берсе! Аннан һаман да мине исән калдырган, үткән елларның тәмле икмәк исе аңкый кебек. Алай гынамы соң, ул ата-бабаларыбызның моң-зарларын әле дә көйләп әйләнә төсле. Хикмәтле таш ул! Җир шарыдай түгәрәк, хәтта бер-берсенә охшаш, бертуганнар кебек. Алабута, чүп үләннәрен аралап, аның читенә килеп утырам. Үткәннәрне хәтерләткән таш башымны түбән идерә… Һәм мин, уемнан төрлесен кичерә-кичерә, кайту юлына борылам…

Бүген келәткә генә кереп йоклыйм әле. Төн җылы кебек. Су буенда кемнеңдер казы аерылып ялгыз калган. Тора-тора да җан әрнетеп кычкырып куя. Йокыга китәм дигәндә, генә тагын моңсу авазын сала! Әни! Әйтерсең ул каз миңа синең чит җирләрдә очрашу көтеп яшәгән сеңелләреңнең хәбәрен ишеттерергә тели. Тавышы йөрәкне өзә. Йокы качырып, күңелгә сагыш аралаш моң агылып керә:

 
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра…
 
* * *

…Ишелмәсәң иде син, яр! Сине хәзер болай, читән тотып, ныгытып ятмаган да булыр идем…

Әни! Тагын борчылып яныма чыгып киләсең инде.

– Алай ук тырышып эшләмә, торган яр торыр иде әле, – дисең.

Юк, әни, аны хәзер солдат ялы узып киткәнче эшләп калырга кирәк.

Председатель теге көнне үк:

– Кайчан эшкә чыгасың инде, кайтканыңа ике атна булды, – дип белдерде.

– Кая кушасыз? – дип сорадым.

– Тимерче Әсгать янына төшеп торырга туры килер әлегә, – диде. Аннары кая куяргадыр исәбе.

– Юк эшкә керештең бугай син, улым. Үзеңә генә авыр да. Агачлар утырткан булсак та торыр иде әле шунда.

– Үзем беләм ич инде мин, әни.

– Бетеренәсең, дим.

– Юк ла…

Әнинең дә бармак буыннары ябыгудан кабарып калган. Еллар буе юылудан калкып торган идән ботаклары сыман.

– Әйдә, ашарга кер инде суынганчы. Бәрәңге дучмагы пешергән идем.

– Хәзер, әни. Менә бу җирен генә бетереп алыйм да…

Тукта әле! Нигә бу кош каршымда очына? Инешнең йә теге, йә бу ярына куна да, озынча койрыгын тибрәтә-тибрәтә, каралы-аклы түшләрен елтыратып, чикләвектәй башкаен бора-бора, миңа карый. Су кошы бу, чәпчек. Әллә бу ярга оясын корган инде? Әйе. Менә ич. Ярга ятьмәдәй җәелеп ябышкан тамырлар арасына кереп оялаган. Күкәйләре бишәү. Димәк, ул оясын шулай саклый. Нәни йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибенәдер. Курыкма, кошкай! Мин синең ояңны җимерми генә узармын… Кошлар да үз оялары өчен борчылалар шул… Ә мин әти нигезен кайгыртырга тиеш… Шулай кирәк. Бу бакчага тагын агачлар утыртып җибәрербез. Язларын чәчәкләре хуш ис таратыр. Тормыш дәвам итәр. Ә бу инеш сулары гомер агышларымны хәтерләтеп агар да агар.

1985

Язмышың сыналганда…

1

– Китәргә кирәк бу эштән! – диде Ринат, тәмам аптырап, һәм нечкә итеп очланган карандашын сызым кәгазьләре өстенә ташлады. Конструкторлык группасында гадәти тынлык хөкем сөрә иде. Һәркем үз эше белән мәшгуль: кайсы сыза, кайсы белешмә китаплары актара, исәп-хисап ясый. Эшкә кулы бармаган Ринатның күңелен тынгысызлык басты. Ул, уйларына бирелеп, тәрәзәгә карады.

Көн болытлардан ачыла төшсә дә, шыксыз җил басылмаган иде. Торбалардан чыккан төтен өскә күтәрелә алмый, җил белән көрәшеп бөтерелә, җиргә сылана. Кая барып ябырылырга белмәгән ком бураны, соры еландай, корпусның әле бер, әле икенче почмагыннан шуышып уза. Яшел яфракларга бөреләнгән агачлар, салкын җилдән кемгәдер зарланырга теләгәндәй, иелә-шаулый канатланып җилпенәләр. Ринатка аларның зарлары бик аңлашыла иде.

Көндезге ут лампасының туктаусыз зеңгелдәве Ринатның нервына тиде, ул түзмәде, торып стенага таба атлады. Өстән бөркелгән яктылык аның ябык уйчан йөзен агартып юып алгандай итте. Ул, стенага үрелеп, төймәле өзгечкә басты. Лампа сүнүгә, әлеге зеңгелдек авазлы моңсулык юкка чыккандай булды. Күршесендә сызым тактасына иелгән озын сыйраклы чандыр Кәшиф, кулларын як-якка ташлап: «Рәхмәт, Ринат! Юкса «чебен безелдәве»ннән туеп беткән идем!» – диде. Ринат көлемсерәп куйса да дәшмәде.

Тынлык Ринатның эч пошуын арттырды: гүя кемдер янына килгән дә аны иптәшләрчә битәрли.

«…Синең Моторлар төзү берләшмәсендә конструктор булып эшләвеңә ике ел узды инде. Сүз дә юк, эшең күңелле, чиста. Дәрәҗәңне белеп, галстуктан гына йөрерлек тә… Әмма сызган сызымнарыңнан үзең дә канәгатьлек тапмый башладың. Сүрелә төштең, сүрелә…

Килешәм, кеше һәм һөнәр иясе буларак, синнән коллектив канәгать. Бер уйласаң, эшлә дә эшлә. Юк… Күңел дигәнең тормышның үзе кебек үзгәрүчән икән. Ул синең алдыңа, бер дә соңармый, үз таләпләрен куя. Аннан борчый башлый, сине җигелеп эшләргә – актив хәрәкәткә этәрә. Юк инде, юк, кул кушырып утырырга ирек бирми… Дөресендә әнә шул хәрәкәт дигәне сине эшчеләр арасына тарта башлады. Нигәме? Бу синең авылда туып, эш яратып үскән холкыңнан килә. Син, кичләрен авиация институтында укыганда, цехта маңгай тирләреңне сыпыра-сыпыра токарь, аннан технолог булып эшләп йөри идең. Боларның да йогынтысы юк түгелдер. Шунысы да бар: бүлектә кайберәүләр, бик тә эшлекле кыяфәттә, бер кәгазьне тегеләй дә, болай да әйләндереп, көне буе вакытларын бушка уздыра торып та акча алырга беренче булып чыгып басалар, синең моңа кәефең кырыла. Хәер, хикмәт акчада гынамыни. Иң мөһиме: тормышка карашың үзгәреп китте синең. Өйләнгәч, кызың Зөлфия тугач… тормышың катлаулана баруын тойдың. Тегесе дә, монысы да кирәкне синнән алдарак кара күзле, кара чәчле Хәнияң сизде. Аның тормышка мөнәсәбәте үзгәрәк. Ул – шәһәр кызы. Асфальт таптап үскән. Матур киенергә, тәмле ашарга ярата. Машиналы, стенкалы кешеләргә соклана, офтана. Янәсе, син дә ир кеше, җитмәсә, инженер!.. Дөрес, кем генә яхшырак яшәргә омтылмый?! Чама белү, барына канәгать булу кая ул?! «Булыр әле» дип, аны юатырга телисең дә… гел барып чыкмый, янә сүз «кирәк»кә килеп тоташа. Кичә тагын: «Шушы стенага бер келәм дә алып куя алмыйбыз!» – дигән сүз ычкынды. Һәм син тыныч булып кара шуннан! Гомумән, сиңа тынычлык хас түгел. Борчулы уйларың бер ноктага җыела да җаныңны өтәли башлый. Юкса кулыңдагы карандашыңны сызымнар өстенә атып-атып бәрмәс идең. Баш очыңда хәзергедәй әле бер, әле икенче сорау эленеп калмас иде. Нишләргә? Кая китәргә? Кем булып? Бу сорауларга җавапны кичә син өлешчә ачыклаган идең. Берләшмә директорының конференцияләр залында производствога яңа техниканы тизрәк кертү уңаеннан ясаган чыгышын тыңлаганнан соң. Ул, шактый гына сөйләгәч, бер уңайдан болай диде: «Мин үзем кайбер сәләтле инженерларның турыдан-туры производствога күчеп эшләүләрен теләр идем. Бу – бик мөһим! Безгә план үтәүдә эшкә кыю алынган, белемле мастерлар, группа җитәкчеләре, цех начальниклары бик кирәк… Без производствода эшләүче иптәшләрнең шәхси интересларына, торак шартларына беренче чиратта игътибар итәчәкбез…»

Бу сүзләр үз чиратында сиңа этәргеч ясады. Инженер булсаң да, торак шартың мактанырлык түгел. Ундүрт квадратлы бүлмә. Ул да сиксәненче еллар азагына кадәр яшәп калган барактан. Тар бүлмә сине кыса. Конструкторлык эшендә күңел биреп эшләргә ирек бирми. Хәнияң исә үзен читлеккә ябылган кош сыман хис итә. «Кайчан аласың инде квартир, шушындый зур заводта квартир ничек булмасын, сорамагач, йөрмәгәч…» Кияүгә чыккач, бәби дә бүләк иткәч, үзгәрә шул алар… Әйтер сүзләрен маңгаеңа терәп чәпи…

Ниһаять, менә син эшеңнән китәргә дигән карарга килдең, элек эшләгән цехка өлкән мастер булып. Анда сине ниләр көтә, нинди язмыш сагалый – әлегә билгесез. Әйе, бәлки, дөрес уйлыйсыңдыр. Ни булса да, син күрәчәкне бүтән күрмәс. Гомер юлында очраган кыенлыкларны җиңеп бару, – нинди генә газап булса да, татлы газап! Курыкма һәм югалып калмаска тырыш!..»

Ринат өстәл тартмасын ачты, ак кәгазь чыгарып, цехка күчү теләген белдергән гариза язарга кереште.

2

Аны өлкән мастер итеп реверс группасына билгеләделәр.

Самолёт моторындагы реверс хезмәтен ул институтта укыган елларда, очар кошларның, каядыр төшеп кунар алдыннан, тизлекләрен киметер өчен, һава каршылыгы ясап каерылган канатларына тиңли иде. Хәзер реверсның һәр деталь-узелын җыеп тапшыру мәшәкатьләре, эшенә барса да, хезмәтеннән кайтса да, һич исеннән чыкмый.

Ул, төп гамәленә вакыты чикләнә төшүенә карамастан, соңгы көннәрдә шактый зур эшкә – эксплуатациядә булган реверсларның рәшәткә калакларында барлыкка килгән чатнауларны бетерү эшенә алынды. Бу – әлеге узелның запас эшчәнлеген арттыруга бәйле. Шушы мәсьәлә буенча җыелган киңәшмәдә Ринат клёпкаларны сугып беркетүдән пневмогидравлик пресска күчү кирәклеген тәкъдим итте. Бу ысул ныклыкны ике ярым тапкырга арттырачак иде. Тәкъдим экспериментлар, сынаулар ясап карауга лаек табылды… Ринат үзе белән эшләргә бүлектәге конструктор Сакалбай Кәшифне сорады.

Бүген ул узган шимбәдә эшләү хисабына алган ялын сызымнарына, исәп-хисапларына багышлады. Кичкә таба талчыгу сизеп, кулындагы логарифм линейкасын өстәл почмагына шудырды да торып басты. Гәүдәсен язгалап, күнегүләр ясап алды.

Сәгать алтынчы киткән инде. Кызы Зөлфияне бакчадан үзе алып кайтасы итте. Өс киемнәрен алыштырырга теләп, шкафтагы ак күлмәген алып кия башлаган иде, өзелгән төймәнең тагылмаганын күреп, сөмсере коелды.

«Ике ятып, бер төшенә дә керми, сыңар төймәне дә тагып куймаска инде…»

Ни хикмәт, күлмәкне элеп куярга өлгермәде, яшьлек дусты Зәлия хәтеренә төште. Күңелендә аның белән булган чаклары яңарды.

…Ул көнне без, тугызынчы классны тәмамлап, икәүдән-икәү генә Чишмәбаш мәктәбеннән кайтырга чыктык. Такыр юлларны читләтеп, турыга, үзебез теләгән җирләрдән – телефон баганалары тезелешкән яшел болыннардан, инеш буйларыннан уздык. Күктә июнь кояшы елмая иде. Тып-тын. Безнең талпынган күңелләр кояштай якты. Әйтерсең хисләр канатында очабыз! Гаҗәеп рәхәт! Болын чәчәкләренә сокланып туктап та калабыз. Төрле төсләргә бизәнгән чәчәкләр нур эчендә коена, безгә: «Сез бәхетле!..» – диләр сыман. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый. Күзләр – күздә. Игътибарыбыз бер-беребездән читкә китми. Үрелеп офыкларга җитәргә теләгәндәй, сумкаларыбызны болгый-болгый, түгәрәк сызып әйләнәбез. Шундый җиңел, эчтән ниндидер көч ташып тора күк. Без тылсымлы моң эчендә йөзәбез! Түгәрәк җир кочагыбызга шушы чәчәкле болыннар белән сыеп бетәр төсле! Бар тарафка: «Гүзәл син, Җир! Гүзәл син, Кояш! Гүзәл син, Зәлия!» – дип кычкырасы килә. Чактан гына тыелып калам. Мин Зәлиянең алсу йөзенә, мөлаем зәңгәр күзләренә йотылып карыйм. Кулларыннан тотып алмак булам, ә ул, ялт борылып, көдрә чәчләренә ымсындырып, йөгереп китә. Мине үзе артыннан җиткермәскә тели. Ләкин бер ара узгач туктап кала да, көлә-көлә: «Мине тиз генә куып җитә алмассың. Мин бу болыннарда ялантәпи чабып үстем, әти белән бергә сарык бәтиләре көтеп!..» – дип кычкыра. Мин исә барыбер аны куып китәм. Ул, чаба-чаба, ак каенлыкка килеп җитә һәм, тынына кабып, каенга сөялеп кала. Мине үзенә якын җибәрмәскә тели, үчекли-үчекли, агачның әле бер, әле икенче ягына тайпыла. Ак каеннар арасында гүзәл кош очамыни! Минем ул кошны тотып аласым килә. Ниһаять, кызый, хәрәкәтен ялгышып, кочагыма үзе үк килеп керә. Җәтмәгә эләккән елтыр балыктай тыпырчынып: «Җибәр! Җибәр!» – ди. Кулларымның нигәдер җибәрәсе килми… Каеннар аклыгы аның алсу йөзен тагы да сафлый төшкән. Аның сихри карашларыннан «эри-эри» кайнар кочагына кереп барганымны сизмим дә кебек. Дулкынлануымнан иреннәрем дерелдәп алды… һәм ул, көтмәгәндә уянып киткәндәй, бар көченә түшемнән этеп җибәрде. Нәрсәдер тартылып өзелде. Карасам, күлмәк сәдәбе икән.

– Менә, тик тора белмәсәң, шулай була ул!

Үзе шелтәли, үзе көлә.

Каен төбендәге яшел чирәм арасына төшкән ак төймәне табып:

– Зыян юк… – дим. Ә үземнең битем уттай кызышып яна.

Ул, тынычлана төшкәч, миңа якынрак килде.

– Кая, тагып бирәм, миндә энә бар…

– Ярар ла…

Ул минем белән килешми, җан атып, мәхәббәтле карашын миңа төбәгән: нияте – изге!

– Юк, юк! Әйдә, сал күлмәгеңне…

Карышмадым – салып бирдем.

Сумкасы янына чүгәләп, күлмәгемә сәдәп таккан Зәлиянең куллары җиңел, йөгерек иделәр…

Ринат, кичерешләреннән бүленеп, ак күлмәген урынына элеп куйды да сарысын киде…

Балалар бакчасына килеп кергәндә, Ринатны чияле кызгылт күлмәк кигән кызчыгы ерактан ук күреп алды: «Әт-ти!» – дип, каршына йөгереп килде дә кочагына сарылды.

Ринат Зөлфиясен күтәреп алды.

– Ничек дәү үскән минем тәти кызым!..

Ул күбәләктәй җиңел кадерлесен күкрәгенә кысты, аның үзенә генә хас тәмле хуш исен сизде. Әйтелеп бетмәгән тел очындагы сүзләре күңелендә тибрәнде: «Бу кадәр дә әтиеңә охшап туарсың икән, күзләрең дә, йөз аксыллыгың да – барысы, барысы минеке…» Кызчык, әтисенең эчке уйларын сизгәндәй, аның чәчләреннән сыйпап алды. Зөлфиянең саф, самими карашларыннан Ринатның күзләре, җаны иркәләнде, һәм ул түзмәде, сабыеның битеннән үбеп алды. Кызчык бу хәлдә озак калмады, кочактан шуып төште дә:

– Әти! Мин Роза Сафовнага әйтеп киләм, – дип, тәрбиячесе янына йөгерде.

Ринат бертын бакчадагы ап-ак чәчәккә бизәлгән алма агачына сокланып торды. Аның янәшәсендәге тәбәнәк өстәл артына барып утырды.

Зөлфия озак көттермәде, кулына кофтасын һәм рәсемнәр белән бизәлгән әлифбасын тотып килеп җитте һәм әтисе янына утырды, китабын өстәлгә куеп:

– Әти! Безгә хәрефләр өйрәтәләр, – диде. Нәни бармагы рәсем өстенә төртелде. – Менә бу арбуз – «А», барабан «Б» була, – дип санап китте. Бармагы кишер, кәбестә, суган рәсемнәре өстенә җиткәч, Ринат:

– Бу кишер, кәбестәләрне, кызым, сиңа күбрәк ашарга кирәк, аларда витаминнар күп, – диде.

Кыз бермәлгә туктап калган җиреннән телгә килде:

– Әти! Мин букварьны гына ашыйм да, аннары миндә витаминнар күп була…

Ринат көлеп җибәрде.

– Юк, кызым, букварьны ашарга ярамый… Чын кишер, кәбестәләр тәмле була… Хәзер кайтышлый кибеткә керербез, кәбестә, кишер сатып алырбыз, яме.

Зөлфия ризалашып баш какты һәм әтисенең кулына тотынды.

Алар, җитәкләшеп, урамга чыктылар.

Урамның ике ягыннан да яшь юкә агачлары үсеп киткән. Алар нигәдер күңелгә аеруча якын тоела. Узган саен шулай. Ә нигә? Чөнки малай чаклардан ук күңелгә кереп кала бит алар. Яз җитүгә, беренче шул йомшак агачны бөгеп кисәсең дә, кабыгын каезлап, сыбызгы, курай ясыйсың, иптәшләреңнән уздырып сызгыртырга, җыр көйләргә өйрәнәсең. Яфракларын кулга да, авызга да каплап шартлатасың. Яшь юкәләрне каезлап, кабыгын пәке белән чистарта-чистарта, баулар ишәсең дә урманда калка төшкән үләннәрне җыеп, сарык бәтиләренә, бозауларга алып кайтасың… Әй, алай гынамы соң? Зур юкәләр чәчәк аткач, яннарыннан китәсе килми. Бар җирдән бал исе аңкып тора. Шул хуш исне ерактан сизеп килгән умарта кортлары, тынгы белми, гөж дә гөж очыналар. Чагуларын онытканнар, мәхшәр көннәремени! Барысын да юкә балы «исерткән»… Чабата киеп үскән кеше тормышында юкә агачы аерата тирән эз салган. Үзләре тагын нинди күркәмнәр: төз, матур һәм нәфисләр! Шәһәр урамнарына аларны күбрәк утыртасы иде…

Ринат яшь юкәләрне янәшәсеннән атлаган кызы Зөлфиягә тиңләде, аларга да, ныграк үсәр өчен, кадер-хөрмәт кирәклеген искәрде. Шулчак Зөлфия, үзе турында уйлаганны сизгәндәй, әтисенең кулыннан тартып:

– Әти! Син миңа музыка сатып ал, менә болай басып уйный торганны, – диде, бармакларын рояль клавишларына баскандай итте.

Ринат эшнең нәрсәдә икәнен төшенде.

– Син әйткән «музыка»га, кызым, акча җитеп бетми шул…

Зөлфия, гүя акча бирүченең үзен күрергә теләгәндәй, күзләрен билгесезлек эченә төбәп, болай диде:

– Син аңа әйт, Зөлфиягә музыка купить итәргә кирәк, диген, бирсен…

– Тыңласа әйтермен…

– Тыңласын, мин тыңлыйм бит.

– Ярар, алайса… Әйдә, яшелчә кибетенә керик әле…

Алар кибеттән әйләнеп чыкканда, чаттарак, кылыч борынлы, ябык чырайлы бер яшь кенә хатын чыгымлап көйсезләнгән сары чәчле баласын кыйнап маташа иде.

– Тәре җан… Менә тыңламасаң, менә тыңламасаң…

Куырылып килгән баланың күзләреннән яшьләр тәгәри.

– Әни, тимә… Әни, тимә…

Ринат түзмәде, хатынга:

– Баланы нигә җәберлисез? Нервын бозасыз ич! – диде.

Хатын чәнечкеле карашы белән Ринатка көйдереп карады.

– Кешедә эшең булмасын. Бар-бар… Әнә үз балаңны гына кара.

Ринат сүз озайту мәгънәсез икәнен тоеп китеп барды. Баласын кыйнап ачуын бассын инде! Каян килә андыйлар? Алар өчен кая китеп югалган бала тәрбияләүдәге әниләр, әбиләр сабырлыгы, җае, көе?.. Нинди кызганыч! Гарип, бозык җаннар, аларны тудыруга сәбәпче адәмнәр гаилә төзеклеге дәүләт төзеклеге дә икәнен аңларга теләмиләр микән?

Ринат, Зөлфияне иңеннән тотып, үзенә таба кыса төште.

3

Ринат сәер халәт кичерде.

…Бу ни? Шау-шулы цех тынып калган. Шылт иткән тавыш та юк. Хәтта торба ярыкларыннан кысылган һава да сызгырмый. Станоклар «черем» итә. Кешеләр кая китеп беткәннәр? Бүген эш көне ләбаса! Мин берүзем генәмени? Юк, ялгышам икән. Әнә пролётның аргы башыннан ак халат кигән бер кыз килә. Нәзек билен буып бәйләгән. Очына-калкына килүләре соклангыч! Көдрә чәчләре, дерт-дерт атлаган саен, маңгаена төшеп тирбәлә. Бу тере чәчәк монда җансыз тимерләр арасына ничек килеп кергән? Йөзе таныш та кебек, тик хәтерләп булмый. Кемгә дип ул шулай елмая? Әллә якын кешесен күрдеме? Янәшәдә беркем дә юк. Шунда Ринатның битен хуш исле чәчәкләр белән тулган болынның йомшак җылы җиле сыйпап узгандай булды. Кыз якынайган саен, тынлык эчендә аяк баскан тавышлары ап-ачык ишетелә. Инде килеп җитәренә берничә метр гына калды. Ничек килсә, шулай узып та китәрме икән? Юк, әзгә генә булса да тоткарлап торырга кирәк аны. Ә ничек?

Ринат ихтыярсыздан аңа:

– Сез кем, матурым? – дип эндәште.

Ул, горур гына атлап килгән җиреннән, бу нинди сорау дигәндәй, туктап калды һәм:

– Фәрештә! – дип, үз сүзеннән рәхәтләнеп көлде.

– Кем фәрештәсе?

– Әлегә сер. Аны кешегә сөйләмиләр.

Ринат, белештермәстән, аңа таба талпынып куйды. Кыз артка чигенде.

– Юк, кирәкми! Якын килмәгез!

– Курыкмагыз, мин тимим. Чәчләрегез соклангыч!..

– Шулаймыни… Кызык!

– Миңа да.

Ул көлүеннән кинәт туктады.

– Нәрсәсе кызык?

– Сезнеңме? Шат елмайган күзләрегез… Алар күк йөзедәй зәңгәр һәм тирән…

– Әй, оялтмагыз әле… – Ул башын чайкап читкә борды.

Бу мизгелдә Ринат үзен бәхетле тойды.

– Матурлык оят түгел…

– Сез һәр очраган кыз белән шулай сөйләшәсезме?

– Юк. Мин сезгә беренче юлыгам.

Аның көлүе чишмә чылтыравыдай яңгырады.

– Алдашасыз. Артистлану сезгә килешми.

Ринат сагаеп калды. Кызны тагын төсмерләргә тырышып карады. Әйе, кайчандыр күргән күк була шул. Әмма берни искәрә алмый. Әллә, чыннан да, фәрештәме соң югыйсә? Булмаганны. Көлә бит әнә.

– Сез кем?

– Ләйсән!

– Ләйсән?

– Әйе, сезнең группага барган детальләрне тикшереп җибәрүче контролёр кыз.

– Моңарчы мин сезне ничек күрмәдем соң?.. Минем хәзер сезнең контрольгә барыш, бандажларга дип. Әзерме алар?

– Юк, тикшерелмәгәннәр әле.

– Егетләр көтә иде.

– Көтсеннәр.

– Нигә?

– Усал булганга. Группагыз аша узар хәл юк. Арттан клёпка атып калалар.

«Анысы аңлашыла. Чибәр кызның үзләренә бер борылып каравын телиләрдер».

– Ярар, бүтән атмаслар, – диде Ринат.

– Ә мин сезне беләм.

– Каян?

– Сез бит безнең Тургай авылыннан.

– Чынлапмы? Сез кем кызы?

– Көтүче Әхмәтгалинеке. Мин – Зәлиянең кече сеңлесе.

Ринатның кинәт күз аллары караңгыланып китте. Аяк астында җир авыша… Ул елмаеп артка чигенә барган Ләйсәнгә кулын сузды.

– Зәлия, китмә!.. – диде.

Кыз ерагая барды.

– Мин Зәлия түгел. Зәлия юк инде… Аны мотоцикл бәрде…

Шулвакыт кемдер чырылдап кычкырып җибәрде дә төш күреп яткан Ринат уянып китте. Барак коридорында исерек Вәкил хатыны: «Үтерәләр!», «Үтерәләр!» – дип тагын аваз салды. Ринат: «Иртә таңнан талашмасалар, нәрсә булган?» – дип, күзләрен угалап куйды. Диваннан торып утырды. Өстәлдәге будильник җиде тулып килгәнне күрсәтә иде. «Шайтан, чылтырамый узган!» Ринат ашыгып чалбарын кия башлады. Караватта Хәниясе һәм кызы тыныч кына йоклыйлар иде. Зөлфиянең нәни кулы әнисенең калку түшендә, бер менеп, бер төшеп салмак кына тирбәлә. Әнисенең кара чәчләре ак мендәргә таралып киткән. Туткыл йөзе йокыдан аксыллана төшкән. Ринатның күңелендә әз генә булса да назланып, мәшәкатьләрен онытып, ятып торасы килү тойгысы уянды. Юк шул, эшкә барасы бар. Аннары йоклаганда гына назлы, итагатьле бит, уяттыңмы – чыгымлый башлый. Шуннан күңелең кителә дә китә! Ярар, барыбер уятырга кирәк.

– Хәния! Тор, сәгать җиде.

Хәния иренеп кенә ыңгырашты.

– Биш кенә минут…

– Ашны җылытырга кирәк.

– Үзең генә җылыт инде…

Ринатның аны бу юлы ачуланасы килмәде. Әрепләшергә базмады. Тавыш чыгарырга яратмый. Эштәгесе дә җиткән. Кызына да начар тәэсире булуы мөмкин. Үзе белмәгән кешене нишләтәсең инде? Ата күреп үсмәгән. Әнисенә бер. Теге чакта әни белми әйтмәгән икән. «Матурга, шәһәрнекенә кызыктың, улым! Безгә авылныкылар ару булган булыр иде», – дигән иде бит.

Ринат, юынып кергәч, сыр белән ипи капкалады, шикәрен кимерә-кимерә, чәйнектән стаканга агызган суын эчте дә эшенә ашыкты.

Урамга чыгуга, әлеге төш исенә төште һәм уйлары яшьлектәге Зәлиягә кайтып калды.

Берсендә алар чишмә алдындагы шарламага килгәннәр иде. Инеш аша тезелгән ташларга баса-баса атладылар. Аргы яктан көянтә-чиләкләрен асып чыгып барган Зәлия Ринатка: «Каршыга килмә! Суга батырасың…» – дип кычкырган иде. Шунда Ринат, читкә тайпылып, аңа юл бирәм дигәндә, суга китереп басты. Чыланган балакларына игътибар итмәстән, күзләрен Зәлиядән алмый, аның «исән-сау» чыгып җитүен көтте. Су өстеннән толымнарын тирбәтеп, көянтә-чиләкләрен аскан нәзек билле шәүлә аның турыннан шуып узды… Зәлия ярга чыгып җитүгә, чишмә алдын яңгыратып көлеп җибәрде.

– Баттыңмы?

Ринатның, әле дә шул тавышны ишеткәндәй, тәне чемердәп китте: «Суга тездән генә бату бернәрсә икән ул… Эх, Зәлия! Алан Сабан туена бармасаң, шул Фәрит абый мотоциклына утырмаган да булыр идең…»

Урам аша Ринат йөгерә-йөгерә чыкты.

Мунча чатындагы сыраханә буенда махмырдан интегүче Вәкил ише берничә ир баскан иде. Буйга кечерәгенең ике күз төбе хәтәр күгәргән. Шешенгән йөзен сары төк баскан. Башын бераз аска иеп, чәнечкеле карашын каш астыннан билгесезлеккә төбәгән. Шушы сәрхушлар Ринатка аванстан соң эшкә чыкмый калган фрезерчы Сөләйне хәтерләтте. «Бүген дә эшкә килмәсә, нишләргә? Реверска капкачлар җитми», – дип хафаланды.

Тукталышка җиткәч, ул, автобус көтәргәме, юкмы дип, як-ягына каранып алды. Эш башланырга нибары егерме минут калган иде. Нишләргә? Әллә…

Җәяүләп барасы итте. Урам аша тиз генә чыгарга теләгән иде, машиналар агымы комачаулады. Кәефе кырылды…

«Черки кебек үрчеделәр, юл биреп бетерерлек түгел. Уңай, җайлы, тиз… Әмма киресе дә бар: урамга син түгел, машина хуҗа, газын, тузанын бөрки. Кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә чаба башладылар. Кемнедер иртән килеп ал, китереп куй, вакытлары чикле, янәсе. Кара бу ханымны, кара «Волга»га утыргач, түшен үрдәк кебек киергән, үзен тәхеттәге кебек сизә, яшь шофёрга юмарт елмая…

Иң соңыннан КамАЗ машинасы үкереп үтүгә, Ринат, җыелган кешеләр төркеменнән аерылып, алга ыргылды. Кибет чатын узгач, ике катлы йортлар арасына үтте – юлын турыдан гына кистереп узды.

Аны эшенә бәйле уйлар биләде: «Мастер булу бүлектә эшләү генә түгел икән. Эшчеләрең белән уртак тел тап, тәрбиялә. Ә ничек? Ике кулыңа бер эш эшләп кайту җиңел дә… Тукта, нигә зарланам? Аннан ни файда? Үзең теләп муеныңа камыт кигән икәнсең – инде тарт! Артка юл юк дип бел. Сиңа кадәр бу урында мастерлыкта эшләгәннәр, яхшыдан китмәгәннәрен беләсең. Өлешеңә тигәнен җиңмичә ярамый! Башкача синең белән исәпләшмәячәкләр. Директорга квартир сорап керә калсаң да шуны ачыклаячаклар: син кем? Кермичә дә ярамас… Төньякка караган кояшсыз, дымлы, салкынча бүлмәдән бер котылырга кирәк бит! Кирәк! Бигрәк тә Зөлфия кызганыч. Суык тиюдән бушамый сабый. Миңа ничек кенә булмасын эшемне күрсәтергә кирәк. Үземнән торганын – барысын эшләргә!»

Юл проходнойга таба борылды. Берләшмә корпуслары өстеннән күтәрелгән иртәнге кояш Ринат каршысына юмарт нурларын сипте. Ара-тирә кемнәрдер төнге сменадан кайта. Бераз талчыкканнар, күбесенең көлсу-аксыл йөзе режимлы, кайнар цехларда эшләвен сиздерә. Эшчеләрнең атлап барулары тере агым кебек. Йөзләрендә иртәнге рух күтәренкелеге. Узыша-узыша һәркем үз белгәнен сөйли. Кайберәүләр – сүзсез, үз гамендә тыныч кына атлый бирә.

Берләшмәгә үткәч, гальваник цехы үзен шундук белдерде: селте парлары белән аралашкан әчкелтем һава борынны ярып керде, тамак төбен әчеттерде. Бу араны эшчеләр, гадәттә, бик тиз узалар.

Ринат, группага керә-керешкә үк, эш торышын барлады. Егетләр, кием-салымнарын алыштырып, эшкә җыеналар иде. Ул күзләре белән кичә эшкә чыкмаган фрезерчы Сөләйне эзләде, Сөләй юк иде. Сәгатькә карап алды да «пятиминутка» булачагын белдерде.

Мастер бүлмәсенә бер-бер артлы кереп тулган эшчеләр эскәмияләргә утырдылар, урын җитмәгәннәре әрҗәләргә сөялде, чүгәләп җайлашты. Иң арттан, соңгарырга яраткан җете сипкелле, сап-сары чәчле, шуның өчен дә «Каштан» кушаматы алган егет мыштым гына керде дә чатка посты.

Ринат көттермәде, өстәлдәге ачык журналга күз ташлап, сүзен башлады:

– Иптәшләр! Булды, тынычлык. Бүген, сезгә дә мәгълүм булганча, айның егерменче көне. Ә без бер урында таптанабыз…

Ринат ничә реверс тапшырылырга тиешлеген әйтергә өлгермәде, Каштан янәшәсендәге кысык күзле, кечкенә буйлы Зайцев: «Будет!» – дип, авызын ерды һәм, үз сүзеннән канәгатьлек табып, башын чайкады, ялт та йолт як-ягына каранды. Сүзен хуплаучы күренмәгәч тынды. Ринат әллә ишетмәде, әллә игътибар бирмәстән сүзен дәвам итте, ай ахырындагы «штурмовщина»ны булдырмас өчен, хәзердән үк өстәмә сәгатьләр кулланырга кирәклеген әйтте, аннан конкрет задание бирүгә күчте.

– Макетчыларга! Кырык бер, кырык икенче реверслар…

– Корпусчыларга! Ике корпус…

– Зайцев бригадасына дүрт створка…

Егетләр күтәренке задание бирелүдән үзара гөжләшеп алдылар. Ринат, сүзен бетереп, янәшәсендәге смена мастеры Потаповка эндәште:

– Иван Владимирович! Сезнең әйтәсегез юкмы?

– Бар, бар…

Сабан туе батырыдай нык бәдәнле, киңчә җилкәле Потапов торып баскач, аның янында Ринат кечерәеп калгандай булды. Потапов, шаулашкан егетләрне бер сулыш белән туктатырга теләгәндәй, саллы кулын өскә күтәрде.

– Бер минут, иптәшләр! Значит, болай, барыбызга да эшче карталарны вакытында ябарга… Үтәлеш тиешле нәтиҗәне бирергә тиеш. Өстәмә сәгатьләрне дә күрсәтегез, юкса сәгатьләр аз, ә үтәлеш проценты зур, аннан тагын нормаларны кисәргә кыҗрый башлыйлар. Кичә бу турыда сүз дә булды…

«Кисү» сүзе ычкынуга, егетләр җанланып алды. Ринат, иртәдән үк эшче кәефен төшерәсе килмәүдән: «Монысы кирәк түгел иде», – дип уйлап алды. Ләкин соң иде инде. Каратут йөзле Краснов түзмәде, муен тамырын бүрттереп:

– Ул нормаларны тагын ничә тапкыр кисәргә була? Алар болай да таланып беткән! – диде.

Потапов, мин уйлап чыгармадым дигәндәй, иңбашын җыерды.

Краснов моның белән генә чикләнмәде.

– Нормалар, – диде ул, – минем уйлавымча, шул чагында киселергә тиеш, кайчан да кайчан, эшне җиңеләйтү хисабына, нинди дә булса яңалык кертелә… Эш темпын арттырырга нәрсә уйлап табылды соң бездә?

– Кувалда! – Бу Якимов тавышы иде, арткы рәттәгеләр арасында аның пеләш башы ялтырап китәргә өлгермәде, һәммәсе көлеп җибәрде.

Ринат бәхәсне туктатырга исәп итте.

– Шаяруны бетердек, иптәшләр! Әле нормаларны кисәргә җыенган кеше юк. Хикмәт шунда: төп продукция аз бирелә, ә эш хакы кимеми, аерым наряд-заданиеләр хисабына артып та китә. Моны тикшерергә кирәк булачак…

«Тикшерергә» сүзе Потаповны сагайта калды. Ул, моның белән саграк булуың хәерле дигәндәй, Ринатка кырын караш ташлады. Ринат: «Хәзер барыбыз да эшкә!» – дип, сүзен бетерде.

Берничә минуттан группада, пулемёт аткандай, пневмочүкечләр тыкылдарга кереште. Титан калайларны «кимереп» әйләнгән ташлардан көлтә-көлтә ак очкыннар сибелде.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 марта 2023
Дата написания:
2017
Объем:
601 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03660-3, 978-5-298-03423-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают