Читать книгу: «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9», страница 8

Шрифт:

IV

Ачлык – коточкыч хәл. Мин моны күрдем һәм, әгәр ул кабат килә калса, мин моңа гаҗәпләнмәм. Ләкин мин моны күргәндә малай гына идем, хәзер куркам; үзең ач булу бер хәл, ә гаилә әгъзалары синең күзеңә карап, «әти бүген нәрсә алып кайтты икән?» дип көтеп торсалар, бу инде – фаҗига. Бу фаҗигане минем әти белән әни утыз өченче-утыз җиденче елларда кичерделәр. Миңа еш кына китап укучылар хат язалар, очрашулар вакытында сорау бирәләр: сез шулкадәр күкләргә күтәреп, мактап язасыз үз авылыгыз кешеләрен, алар барысы да шулай ук юньлемени?

Юк, алай фәрештә түгел барысы да, ләкин үзәк өзелеп ачыккан вакытта миңа бер телем ипи биргән картлар, карчыклар бар иде авылда. Аларны мин «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьларында җылы сүз белән искә алырга тырыштым. Әлбәттә, барысын да телгә алып бетерә алмадым. Ачтан хәлсезләнеп, шешенеп үләргә әзерләнгәндә, күрше Зәйнәб түтинең мул итеп бер телем ипи өстенә каймак ягып биргәнен әле язмадым; ачтан хәлсезләнеп, язгы җилгә дерелдәп үлем хәлендә йөргәндә (1938 елның май ае), яшьтәшем Гарифулла, әнисе әйтүе буенча, мине өйләренә чакырып, мич алдына утыртып, өч тәлинкә түбәләмә кайнар коймак ашатканын әле язмадым. Әнисе Миңсылу апаның минем хәлне күреп, «аша, олан, аша» дип коймак майлаганын, үзенең «бу бала кисәк ашап үлмәгәе» дип куркынгалап алганын гомеремдә дә онытасым юк. Ачка җилфердәп йөргән көннәремдә әни мине Тылаңгыр авылына алып барды, ул авыл тук яши иде. Тылаңгырның Кәли хатыны ул көнне мич тутырып күмәч пешергән иде, хуҗа хатын миңа өч-дүрт бәләкәй күмәч сындыргалап бирде, кайнар күмәчне мин чәйнәп бетермичә үк йоттым, әни дә, хуҗа хатын да миңа карап утырдылар.

Мең рәхмәт сезгә, ачлык көннәрендә миңа ризык биргән апалар, җиңгиләр, сез инде бу дөньядан киткән, ләкин чәче агарган берәү сезне гомере буе искә ала, рәхмәт укый…

Ачлыкның нәрсә икәнен мин беләм.

V

Ачлык дәһшәте егерменче елларда бөтен әдәбиятка, публицистикага килеп кереп, төп тема булып китә. Бу чор әдәбиятына характеристика биреп Ф. Бурнаш болай яза: «20–22 еллар арасында татар әдәбияты тарихына «Ачлык зарлары» дип аталуы мөмкин булган һәм көчле романтик, символик күренешләр белән бизәлгән бер сәхифәнең ачылганын күрәбез»61.

«Ачлык белән көрәшү – хәзерге зур вазифабыз, – дип яза Г. Нигъмәти «Эшче» газетасында. – Һәркем алган паёгының уннан берен ачларга бирсен яки ун кеше бергәләп кимендә бер баланы тәрбиягә алсын. Үзе генә ярдәм итү белән тукталмый, башкаларны да шуңа тәшвикъ62 итсен. Без уннан бер өлеш азыгыбызны бирү белән ачыкмабыз, яртысын бирсәк тә, әле яртылаш тук яшәрбез, ә шуның урынына һәрберебез берничә кешенең хәятен коткарган булырбыз… Чәчү кампаниясендә без нинди юл белән ярдәм итү мөмкин, шуны тотып эшләргә, бер минут та кичекми эшкә тотынырга тиешбез. Революциянең җиңүе, Волганың терелүенә (сүз Идел буе халыкларының исән калуы турында бара. – М. М.), аның терелүе дә безнең һәркаюсыбызның ныклап ярдәмгә килүебезгә багланган»63.

1921 елның 30 сентябрендә «Татарстан» газетасы нәшрияты каршында бер сан «Ачлар» исемле газета чыгарыла. Монда ачлыкны җиңү юлында эшләнгән эшләрдән хисап бирелә, ачлыкның сәбәпләре, аны бетерү юллары турында фикер йөртелә. Газетаны чыгаручылар – Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, С. Атнагулов, К. Әмири, С. Җәләл һ. б.

«Татарстан хәбәрләре» газетасы ачлык дәһшәте турында информация белән тулган. Әдәби әсәрләр, аларга рецензияләргә урын юк. Газетаның баш редакторы Ф. Бурнаш, бүгенге көннең төп бурычы – ачлык белән көрәшү, дип яза. Әдәби әсәр авторларына ул «сәяси-иҗтимагый мәсьәләләрнең гаять күплеге әдәби нәрсәләрне газетада бастыруга мөсагадә64 итми» дип җавап бирә65.

Ачлык фонында Тукайның «Көзге җилләр» аһәңе әдәбиятка үтеп керә. Ф. Бурнаш ачлыкның иң дәһшәтле көннәрендә «Тынлык авазы» дигән ялкынлы шигырен яза.

 
Ник, диләр, шагыйрь, сиңа тынлык ливасын66 тактылар?
Ник, диләр, очмый күңелле күкрәгеңнән чаткылар?
Җырламый җырчы, кулында сандугачлар булмаса,
Соң, ничек шат җырласын шагыйрь, укучым уйласа.
Бер генә яфрак та ул кунган агачта булмаса,
Бер генә яфрак та язмыштан изелгән халкына…
    Һәр туганы ләхтенә баскан килеш зар егъласа,
    Ник кирәк салкын йөрәк – чапкын көрәштән башкасы,
    Ил эчендә им өчен кипкән сыныклар булмаса…67
 

Ачлык фаҗигасе 1922 елның язында югары ноктасына җитә. Бөтен газеталар бу фаҗигане бердәм рәвештә «дәһшәтле дошман» дип атыйлар. Апрель аенда «Татарстан хәбәрләре» Тукайның «Көзге җилләр» шигырен тулысы белән баса. Ф. Бурнаш бу шигырьгә «Гыйлавә»68 бирә:

 
Яз килә… яңгыр тама – җирнең карасын энҗели…
Ялгышам… күз яшьләре! Меңләрчә ач мескен җылый.
 

Нәкъ шул аһәңнәр яңгыраганда Тукай иҗатына яңа бер караш ташлау ихтыяҗы туа. Һәм Ф. Бурнаш газетаның шул ук санында «Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңлар» дигән мәкаләсен урнаштыра. Мәкаләсенең нигезендә ул шагыйрьнең «Көзге җилләр», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Теләнче» шигырьләрен ала һәм Тукайны «гаммәнең шатлык, хәсрәтен җырлаучы, гаммәнең эчке халәте рухиясен җанлы сурәттә мәйданга чыгарып куючы шагыйрь» булганлыгын әйтә. «Көзге җилләр» шигыре, ди ул, аның иң югары дәрәҗәдә торган шигырьләре сафында булырга тиеш. Чыннан да, «кечкенә генә бер тәфәккер69: үткәрдегебез 21–22 елларның гакылларны хәйран итәрлек дәһшәт фәлякатьләре70, «иң сөекле эшче әүлядыбыз»ның башыннан кичә торган харикылгадә71 газаплар Тукайдан соң яшәгән, туган шагыйрьләребезнең кайсысының иң нечкә кылларын тибрәтә алды һәм бу шигырьдән югарырак торырлык нинди сазлар бүләк итә алды икән?»

Газета шул ук санында Тукайның «Көзге җилләр»енә тәкълид итеп «Яз килә» исемле бер композиция бирә (авторы «Канәфер» псевдонимы белән имза куйган, моның шул ук Ф. Бурнаш булуы мөмкин).

 
Бәхетсезләрне кимсетмә,
Егылганнарга бүген кул бир, –
 

дигәннәр элек дөнья көтеп киткән зур кешеләр. Чөнки алар ерактан күрүче күңелләре белән үлчәп кәшеф72 иткәннәр.

 
Әйләнә көпчәк кеби байлык вә шөһрәт, мәртәбә.
 

Композициядә беренче ләйсән яңгырының «җан алырга курыккан Газраилнең» күз яшьләре икәнлеге тасвирлана73.

1922 елның май аенда әдәби журнал «Безнең юл» чыга башлый. Журналның беренче санында ук «хәлләрнең гадәттән тыш авыр» булганы әйтелә. Ачлык фаҗигасенең бөтен Идел-Урал регионын тетрәндерүе һәм, гомумән, бу фаҗиганең Россия һавасында дәһшәт тудыруы әдәбиятта үзен нык сиздерә. Менә журналның бу беренче елындагы материаллар:

 
Янчы дөнья, янганыңны мин карыйм…
Мәңге мәгърур таш биналарга табан,
Куш манара, таш коймаларга һаман –
Күкрәгемне күкрәтеп бер уфтаныйм.
 
(М. Җәлил)

Шигырь 1922 елның маенда Оренбургта язылган.

 
Күк читендә канлы пәрдә,
Әллә кемнәр:
– «Таң», – диләр,
– «Таң» түгел ул, җиргә төшкән
Шомлы каргыш, кан, – диләр.
 
(Һ. Такташ)

Шигырь 1922 елның мартында Ташкентта – Идел буеннан ач балалар килеп тулган шәһәрдә – котчыккыч дәһшәт атмосферасында язылган. Шундый ук куркыныч, югалып калу, каргау аһәңнәре К. Әмиридә дә:

 
Күккә менсәм – күк диләр,
Җиргә төшсәм – ут диләр.
Күк тә янсын, җир дә янсын,
Берсенә дә кертмиләр…
 

«Хәлләрнең гадәттән тыш авыр булуына карамастан» чыга башлаган әдәби журналда 1922 елда әнә шундый әсәрләр байтак. Октябрь борылышын ясап бик тиз генә рәхәткә чыгабыз дип ышанган язучылар ачлык, сугыш фонында тетрәнеп калалар – «Безнең юл»дагы әсәр исемнәренә генә игътибар итик: «Төнге ләгънәт» – Ф. Бурнаш; «Күктән сөрелгәннәр» – Һ. Такташ; «Канлы эзләр буенча» – К. Нәҗми; «Караңгы төн» – Ф. Әсгать; «Әсирлектә» – М. Җәлил һ. б.

Бу чорга Ленин бик төгәл бәя биргән: «Вы знаете, чего стоило такое бедствие, как голод, какие неслыханные мучения он продолжает причинять всему сельскому хозяйству, промышленности и всей нашей жизни»74.

1921 елның ноябрендә Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты президиумы «Ачлык» исемле әдәби җыентык чыгарырга карар бирә. Редколлегия составына Ф. Сәйфи-Казанлы, Ибр. Кули, Ф. Бурнаш тәкъдим ителә. «Ачларга ярдәм мәҗмугасы» (әдәби тәнкыйтьтә кыскартып «Ярдәм» дип кенә йөртәләр) ике китап булып чыга (безнең әдәби белешмәлекләрдә, әдәбият тарихы буенча язылган китапларда боларның кайчан чыгуы, тиражы, сүз башы һ. б. турындагы мәгълүмат төгәл түгел, гадәттәгечә, шактый буталчык). Бу җыентыкларның инициаторлары – Г. Ибраһимов һәм Ф. Бурнаш. Беренче китапта ук искәрмә: «Бөтен килере ачлар файдасына багышланган». «Килер» – безнең бүгенге язучылар, журналистлар телендә – «гонорар». Элекке елларда безнең шундый мәгънәле үз сүзебез бар иде – «килер». Бу хезмәт хакы, керем, гонорар һ. б. сүзләрнең мәгънәсен үзенә сыйдырган иде. «Ярдәм» мәҗмугасында гонорарсыз («килерсез») әсәр белән кемнәр катнаша соң?

Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Гали Рәхим, Г. Газиз, М. Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, С. Җәләл, Ф. Бурнаш.

Беренче китап – 130 битлек.

Икенче китапта да, нигездә, шул ук авторлар: Г. Ибраһимов, М. Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, Ш. Госманов, С. Азаматов, С. Җәләл, Г. Хәбиб, Ф. Әмирхан, Г. Газиз, Г. Рәхим, Максуд, М. Укмасый, К. Әмири, М. Бөдәйли, Г. Харис, М. Гафури, М. Ярмөхәммәтов, Сәмави (белмәгәннәр белеп калсын: Төхфәт Ченәкәйнең псевдонимы. – М. М.), Н. Думави.

Әдәби мирастан – Г. Тукай, Ш. Бабич. Икенче китап – 240 битлек.

Ачларга «гонорарсыз» әсәр бастырган авторларның язмышы: Г. Ибраһимов, Г. Рәхим, Г. Газиз, Ф. Сәйфи-Казанлы, С. Җәләл, Ф. Бурнаш, Ш. Госманов, М. Бөдәйли, Т. Ченәкәй – Сталин корбаннары. (Калганнарының язмышын мин белмим, хәер, белмәгән көе генә язу модага кереп китте, шул шаукымнан бик куркам.)

Монда ник Мирхәйдәр Фәйзи катнашмаган? Шундый сорау туа бит!

«Татарстан» газетасының ачлык фаҗигаләре турындагы информациясендә шундый бер хәбәр очрый: драматург М. Фәйзи ачлыктан үлгән. Бераздан бу хәбәрне юкка чыгарган информация бар: үлмәгән икән, исән икән…

Ачтан үлү, син кем генә булсаң да, – күршеңдә, аяк астыңда гына…

VI

Үги апа кулын суза…

«Авыллардан килгән коточыргыч хәбәрләр… дәһшәтләр шундый авыр фаҗигаләрдер ки, болардан адәмнең акыллары хәйран булачак, башлаган эшләрне ташлап, бөтен көчне, бөтен гайрәтне шул ачлык белән һәлак булып барган эшче-крәстиян балаларын коткару юлына бирергә мәҗбүр итәчәк».

«Татарстан хәбәрләре» газетасының 1922 елгы 7 февраль санында Г. Ибраһимов шулай яза: «…хәзерге ачлыкның үзенә каршы гамәли ашыгыч рәвештә турыдан-туры көрәшү белән бергә, без шул алдагы ачлыкларга каршы торуда нигез булачак гыйльми-мәдәни хезмәтләрне бергә ун мәртәбә арттырырга бурычлыбыз».

«Ярдәм»нең беренче китабына кәгазьне Татарстан җөмһүриятенең дәүләт нәшрияты бирә. Г. Ибраһимов әйтүенчә, хәреф җыючылар, үзләренең ач торуына карамастан, «җомга өмәсе» ясыйлар, полиграфия дә матбага хезмәтләрен буш үти. «Шуның аркасында, – ди Г. Ибраһимов, – ул беренче китап ачлык һәлакәтенә җотылып барган эшче-крәстиян кардәшләребезгә кулдан килгән кадәрле ярдәм итүнең бер җанлы мисалы булып чыккан иде».

Матбугатта «Ярдәм»нең икенче китабы әзерләнүе турында хәбәр ителә.

«Ярдәм»нең икенче китабын чыгару хакында киңәшү өчен җыелачак бер утырыш турында «Татарстан хәбәрләре» газетасында Г. Ибраһимов белдерү бирә: «Әдипләр, шагыйрьләр, наширләр, басмаханәчеләр дикъкатенә» дип куела анда.

Белдерүдә мәҗмуганың 10–12 табак күләмендә 10 мең тираж белән чыгачагы әйтелә. «Һичкемгә һичбер хезмәте өчен һичбер нәрсә түләнмәячәк. Ачлыктан һәлак булып барган эшче-крестьян балаларына кулдан килгән кадәрле ярдәм итүне үзенең бурычы дип белгән язучылар хәзердән үк кулъязмаларын, әдәби хикәяләр, шигырьләрен миңа ашыгыч тапшырулары үтенелә.

Бу икенче мәҗмуганың да кәгазь һәм басу якларын ярдәм юлы белән тәэмин итү өчен Казандагы сабикъ75 наширләрдән «Гасыр», «Сабах», «Мәгариф», «Васита», «Милләт», «Корылтай», «Алга», басмаханәчеләрдән – «Өмид», «Борадәрән Кәримовлар», «Татарстан» һәм башкаларның ияләре яки вәкилләренең февраль 14 ндә якшәмбе көн көндез сәгать 12 дә кем үз ихтыяры белән бу мәҗмуга өчен кәгазь һәм басу белән күпме ярдәм итә алуын билгеләү хакында киңәш өчен җыелуларын үтенәм. Җыелу урыны – Тукай урамында, 31 нче номерлы йортта, «Татарстан хәбәрләре» гәзитәсе идарәсендә булачак. Кулъязмаларны тапшыручыларга адрес: Воскресенский урам, второй дом советов, 21 бүлмә, Галимҗан Ибраһимов»76.

Икенче китапка сүз башын Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш бергәләп әзерлиләр. Сүз башында авторлар болай язалар: «Казанның наширләре һәм матбагачылары бу китапны кәгазь белән тәэмин кыйлып, хәреф җыйдыру, бастыру, төпләтү хәреҗләрен (чыгымнарын) өстләренә алдылар. Дәүләт нәшрияты да буңа ярдәм белән кушылды.

Шулай итеп, Казанның әдипләре, шагыйрьләре, нашир һәм матбагачылары, барлыгы бер коллектив уларак, ач балаларны коткару юлында кулдан килгән чаклы «Ярдәм» эшенә булыштылар. Бу икенче китап менә шуның нәтиҗәсе буладыр.

Мәҗмуганың буш чыгуына ярдәм иткән иптәшләрнең һәммәсенә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерү белән бергә, башка аркадашлардан бу китапның тизрәк таралып, матди ярдәме ач балаларга тизрәк барып ирешүе юлында булышлык итүләрен үтенәләр».

«Ярдәм»гә бөтен ил ярдәм итә. «Ярдәм»нең икенче китабы өчен Русиянең төрле ягыннан һаман да ара-тирә материал килә тора, – дип яза Г. Ибраһимов бер мәкаләсендә. – Ахырдан фәләннеке кергән, минеке калган дигән кебек үпкәләр, шелтәләр бик җанга тигәнгә, «Ярдәм» идарәсе исеменнән белдереп үтәргә тиешлебез ки… соң килгән әдәби парчалар, шигырьләр, бик теләсәк тә, бу икенче китапка керә алмадылар. Насыйб булып, өченче китапны оештыра алсак, шунда басылырлар. Кулъязмалар сакланалар. Югалмаслар».

Бу – өченче китап – чыкмый кала. Кулъязмалар кайда саклана икән?

Икенче китап турында «Татарстан хәбәрләре» 14 февральдә «Ил төкерсә – күл була» дигән зур мәкалә бастыра.

VII

Хәзер «Ярдәм» мәҗмугаларында басылган әсәрләргә әдәби тәнкыйтьнең бәясен карыйк. Югыйсә бәя бер генә булырга тиеш иде: язучы иптәшләр, бик игелекле эш эшләдегез, ачлар, ятимнәр исеменнән рәхмәт, сез татар әдәбиятының гуманистик җирлеген расладыгыз.

Юк бит, алай түгел. Кемгәдер, каяндыр мөгез чыгарырга кирәк. Әдәбиятта вульгар социологизм тамыр җибәрә башлаган чор бу. 1922 елда ук «Ярдәм» мәҗмугасындагы Г. Газиз, С. Җәләл, Ф. Әмирхан, Г. Рәхим, М. Гали әсәрләреннән «революция исе килми» дип чыга Г. Нигъмәти77. Тәнкыйтьчеләрдән иң төплеләре саналган Г. Нигъмәтидән дә шундый сүз чыккач инде… Һәм вульгар социологлар аннан соң инде еллар буе Ф. Әмирханның «Тәгъзия»сен, «Беренче ашкыну»ын, Г. Рәхимнең «Идел хикәясе»н сүгәчәкләр.

С. Атнагулов исә «Ярдәм» мәҗмугаларында чыккан әсәрләрне өч агымга бүлеп бәяли: Г. Рәхим, С. Җәләл, Ф. Әмирхан әсәрләрен ул «буржуаз агым»га кертә, моннан тыш ул «Крестьян әдәбияты агымы»н (М. Гали – «Яңгырсыз елларда», Г. Ибраһимов – «Алмачуар» һ. б.) һәм эшче халык тормышын тасвирлаган хикәяләр төркемен – Ф. Сәйфи-Казанлы – «Зимагур», «Крушниклар», М. Максуд – «Язмышка каршы», Ш. Госманов – «Эшче кызы – Нина»ны аерып ала. «Бу күренеш сыңар күзле сукырларга да күренерлек рәвештә ярылып ята» дип раслый ул үзенең классификациясен78.

Бу – әдәбиятта вульгар социологизмның нигез ташларын сала башлауга мисал иде. Мондый тенденцияне бераздан Г. Толымбай үстереп җибәрә: 1922–1923 елларны ул Г. Рәхим («Идел хикәясе»), Г. Ибраһимов («Адәмнәр»), Ф. Әмирхан («Тәгъзия»), Ф. Бурнаш («Оҗмах кошы») әсәрләрен күздә тотып «кризис еллары» дип билгели һәм «Ярдәм» мәҗмугаларының «берсе дә пролетариат әдәбиятының алга баруына мисал түгелләр» дип бәя суга79.

Вульгар социологлар үлчәве белән килсәң, «Тәгъзия» (күңел юату, сабыр итәргә өндәү дигән сүз), әлбәттә, Ф. Әмирханның «революцион» әсәре түгел. Аның язылу тарихы болай: 1911–1921 еллар эчендә Ф. Әмирханның сөекле бердәнбер апасы Сәгадәт, әнисе Бибирабига, әтисе Мөхәммәтзариф үлеп китәләр. Әсәрнең нигезендә шул авыр кичерешләр ята. Әмма «Ярдәм» мәҗмугасының икенче китабына кертелгән, онытмыйк, максат – ачларга ярдәм. Әсәрнең революцион рухта булмавы «Ярдәм»не төзүче Г. Ибраһимовны да бераз шикләндергән булса кирәк, ул аңа үзлегеннән искәрмә бирә. «Бу парча, – ди ул, – тарихның мәгълүм бер дәверләрдә дини томаннар адәм балаларының җаннарын ни дәрәҗәдә каплавын күрсәтә торган бер тасвир уларак керәдер». Бераздан моңа С. Җәләл игътибар итә. «Ярдәм» мәҗмугасының икенче китабына рецензиясендә ул кайбер авторларның үзләре белмәгән мәүзугъта язуларын тәнкыйтьли һәм «пролетариатча язам дип «лубочный» нәрсәләр тирәсендә әйләнүгә караганда үз белгәнеңне язу артык» ди. Шул принциптан чыгып, ул «Тәгъзия»гә уңай бәя бирә: «Ичмаса, бу «Тәгъзия»дә иске тормыш, дини карашлар тәэсирендә җитешкән бер йөрәкнең картлык көннәрендә чын күңелдән азапланып тыпырчынуларын күрәсең. Шуңа күрә дә син алай уйламасаң, алай төшенмәсәң дә, күңелдә бер бөтен тәэсир кала… Напрасно Галимҗан Ибраһимов иптәш бу «Тәгъзия» парчасын үзе тарафыннан искәрмә арттырып керткән. Алай иткәнче, бөтенләй кертмәү кирәк иде. Шагыйрь булу, бигрәк тә көчле һәм атаклы бер шагыйрь булу әйбәт, шәрәфле нәрсә, әлбәттә. Ләкин аннан да шәрәфлерәк тагын бер нәрсә бар, ул да – кешенең кешелеген ихтирам итә белү. Әгәр дә безнең берәребез Г. Ибраһимов иптәшнең үз әсәрләре хакында шундый бер приём кулланса, шөбһәсез, үз әсәрләренә тәнкыйть күзе белән генә карауны да күтәрә алмаган Галимҗан Ибраһимов иптәш кыямәт куптарыр иде: әллә нинди «әбүҗәһел», «зиндыйк», «кяфер» дигән шикелле тузып беткән иске сүзләр урынына «кара элемент», «революция дошманы» кебек эпитетлар белән андый сүзләрне язарга батырчылык иткән кешенең хәзер авызын ябар иде… Әсәрләр үзләре өчен һәрвакыт үзләре генә сөйләргә тиеш… Бер вакытта да арысландай матур, мәһабәт йөрәкле егетнең аркасына акбур белән «сие есть лев, а не собака» дип, начар кешенең бишмәт җиңенә «юк, мәгънәсез кеше бу, җәмәгать» дип язып куймыйлар»80.

С. Җәләл монда Г. Ибраһимовның «Яңа кешеләр» драмасын Ш. Байчура тәнкыйтьләвенә усал җавабын күздә тота. Г. Ибраһимов бу тәнкыйтькә җавабын «Кара интригаларга юл бирелмәсен» дип исемли һәм тәнкыйтьне кискен кире кага81. «Ярдәм» мәҗмугасының икенче китабына язган югарыдагы рецензиясендә С. Җәләл дә «Яңа кешеләр»не «ясалма, уйдырма нәрсә» дип бәяли. Әлбәттә, партия, хөкүмәт җитәкчелеге тирәсендә булган Г. Ибраһимов моның өчен С. Җәләлгә үчлекле булып кала. Терминнар мәсьәләсендә дә С. Җәләл хаклы: Г. Ибраһимов бер мәкаләсендә Г. Исхакый, Ф. Туктаров, С. Максудиларны «безнең заманның әбүҗәһелләре, Ишмиләре һәм Пуришкевичләре» дип атый82.

Чыннан да, егерменче еллар башында Г. Ибраһимов әдәбиятка партия диктаты урнаштыру өчен байтак хезмәт куя. Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә әле дә кайберәүләр өчен ачык түгел, 1990 ел җәендә «Социалистик Татарстан» газетасында бу темага барган сөйләшүләрдә «әдәбият партияле булырга тиеш» дигәнне яклаучылар күренде. Алар Ленинның сәяси әдәбиятка карата куелган таләпләрен матур әдәбиятка да күчереп уй йөртәләр. Ләкин В. И. Ленин 1922 елның 13 февралендә узган РКП(б) әгъзаларының Бөтенроссия переписенә биргән анкетасында үзен «литератор» дип күрсәтә83. Әмма Ленин шигырь дә, хикәя дә язмаган. Димәк, сүз сәяси әдәбият турында бара.

Г. Ибраһимов мавыккан партия диктаты мәсьәләсе «Ярдәм» мәҗмугалары уңае белән барган тәнкыйть процессында сизелә. Күрәсең, шул мәсьәләгә бераз ачыклык кертергә теләптер, «Безнең юл» журналы 1923 елның 1 нче санында Л. Троцкийның «Пролетариат мәдәнияте һәм пролетариат сәнгате» исемле мәкаләсен бастыра. Троцкийның фикерләре безнең матбугатта булып узган бәхәскә ачыклык кертеп кенә калмый, бу бәхәснең урынсыз икәнен дә раслый. «Сәнгать үзенең юлын үз көче белән салсын, – ди автор. – Партия пролетариатка җитәкчелек итә, ләкин ул аның кулына һәр төре дә ясалып, эше беткән бер нәрсә тоттырмый. Партиянең турыдан-туры җитәкчелек итә торган мәйданнары бар, партиянең тикшереп тора һәм юл күрсәтә торган урыннары бар, тагын партиянең фәкать ярдәм биреп тора торган урыннары бар, ниһаять, партиянең фәкать колак биреп, күз салып тора торган урыннары бар. Сәнгать мәйданы партиянең команда итеп тора торган бер мәйданы түгел. Ул аны химая итәргә, аңар ярдәм күрсәтергә вә фәкать читләтеп кенә аңа җитәкчелек кылырга тиеш» (ассызык безнеке. – М. М.).

Ачлык темасы, ачларга матди ярдәм күрсәтүче әдәбият бер үк вакытта үзенең социаль җирлеген, юнәлешен, перспективаларын да эзләү белән мәшгуль булды.

VIII

Хәзер «Ачлык зарлары» дигән циклдан Г. Ибраһимовның «Адәмнәр» хикәясенә тукталыйк (автор үзе аны «хикәя» дип атый). Хикәя аерым китап булып 1923 елның башында ук – ачлык фаҗигаләре әле хәтерне кагып торганда ук басылып чыга. Г. Толымбай бу әсәргә бик тиз үк уңай реплика бирә. «Иптәш Г. Ибраһимовның бу хикәясе ачлык елның бер почмагыннан дөрес, хакыйкый тасвир, – дип яза ул. – Хикәя бераз озайтылып, ачлык вакытында эшләгән советлар, АРАлар һәм бәйнәлмиләл эшчеләр оешмасы эшләренә урын бирелсә, китапның соңына куелган рәсем кебек, китапның тышына да ачлыктан берәр рәсем куелса, хикәя тагын да тулырак булыр иде.

Хикәя эшче-крестьян укучыларының күзеннән үткәрелергә тиешле»84.

1924 ел татар матбугаты «Адәмнәр» хикәясе турында шаулый. «Татарстан» газетасы, мәсәлән, гыйнвар аеның берничә санында бу әсәргә реклама бирә.85

«Татарстан матбугат һәм нәшрият комбинаты тарафыннан яңа басылып чыгып сатыла башлады

Адәмләр

Галимҗан Ибраһимов әсәре. Хикәя. Бәһасе – 45 тиен (1921–1922 елларның кышкы көннәреннән Идел-Урал буе).

Бу китапта 1921–1922 елда булган ачлыкның фаҗигасе тасвир ителә. Бу ачлыкта ачка үлүчеләр, бер кадак икмәк өчен кеше үтерү, бер кадак икмәккә тән сату, авыл бае кулакның ачлыктан файдалану өчен ачлар белән тартышуы, адәм ите ашау, адәм итен шәһәр базарында сату кеби гаять куркыныч манзараларны эченә алган бу хикәяне уку – узган ачлыкны искә алдыру өчен җитәрлек гыйбрәт була ала»86.

Ләкин озак та үтми «Безнең юл» журналында Ш. Госмановның бу хикәягә тискәре рецензиясе күренә. Бу – шактый кискен хөкем. «21 елда, – ди Ш. Госманов, – советлар хөкүмәтендә ачлыктан адәмнәр берен-бере ашаган вакытта, «френч-галифелеләр, комиссарлар бәйрәм иттеләр» дигән моральне яклаучыларның шүрлегендә ул дәрәҗәле урын алса, пролетариат әдәбияты сафыннан чыгарылып ташланырга тиеш»87.

Автор хикәядә авылга шәһәрнең ярдәме күрсәтелмәгән дип исбатларга тырыша.

Уебызча, Ш. Госманов соңгы мәсьәләдә хаклы түгел. Хикәядә шәһәрнең авылга ярдәме дә күрсәтелә. «Йөкләр килә, совет йөкләре килә!» дигән тавыш ачлыктан шашкан бөтен крестьяннарны айнытып җибәрә. Шәһәр ягыннан «зур йөк төялгән сигез чананы, арык ябык сигез ат бер туктап, бер кузгалып, кыенлык белән карлы юлдан болай таба өстериләр»88. Ач крестьянның властьларга өмете, ышанычы да күрсәтелә. «…бу сигез йөк беткәч, тагын сигезне, аннан тагын сигезне китермәкчеләр икән дигән кебек өметле хәбәрләр күңел юанычы белән матурланып, туктаусыз бу крестьяннарның йөрәгенә дәрт арттыра торды»89. Авылда өлешчә яңа власть та күрсәтелә. Рәис, үзе ачлыктан шешенә башлаган булса да, «алда торган зур эш (ачларга ризык бүлү. – М. М.) аның тәнендәге актык көчләрен суырып кузгатты» диелә хикәядә90.

«Адәмнәр»гә бераз соңрак Г. Нигъмәти дә тискәре бәя бирә. Нигездә, ул да Ш. Госманов фикерен дәвам иттерә. «Әсәрнең иң зур җитешсез җире – анда советның ачларга ярдәм итүе күрсәтелмәве, – ди тәнкыйтьче. – Әсәрне уку белән, укучының башына Совет хөкүмәте кеше ашаучыларны кулга алу өчен авылга милиционерлар җибәрүдән башка бер эш тә эшләнмәгән, ачларга бер төрле дә ярдәм итмәгән икән дигән фикер кала. Менә шул яктан караганда бу әсәр мөхәррирнең соңгы көннәрдә язган әсәрләреннән идея ягыннан иң зәгыйфе саналырга тиеш»91.

Дөрес, «Адәмнәр» тәнкыйтьтән бөтенләй азат булырлык әсәр түгел. Бу әсәрдә Г. Ибраһимовның натуралистик алымнар белән гадәттән тыш мавыгуы күзгә ташлана. Һәм әсәрне «шәһәрне авылга каршы куя» дип түгел, нәкъ менә шул натуралистик алымнары өчен тәнкыйтьләргә кирәк иде…

«Адәмнәр» әсәренә тәнкыйтьче Х. Ишбулатов исә югары бәя бирә, аны авторның башка әсәрләре белән беррәттән «көчле әсәр» дип атый. Хикәягә булган тәнкыйтькә мөнәсәбәтен белдереп, ул «бөтен язучыны, әдәбиятны бер калыпка салып стандартлаштыру мөмкин түгел» ди һәм Г. Ибраһимов иҗатының иң әһәмиятле функциясен ача: аның күп әсәрләре, ди, «портрет» ролен үтәүдән башка тагын күп заманнар буенча тәрбия ролен дә уйный алачаклар»92.

61.Мәгариф вә укытучы (Ташкент). – 1929. – № 2–3.
62.Тәшвикъ – өндәү.
63.Эшче. – 1922. – № 1.
64.Мөсагадә – мөмкинлек.
65.Татарстан хәбәрләре. – 1921. – № 173.
66.Лива – флаг, әләм.
67.Татарстан хәбәрләре. – 1921. – № 153.
68.Гыйлавә – өстәмә.
69.Тәфәккер – фикерләү, уйлау.
70.Фәлякать – бәла.
71.Харикылгадә – гадәттән тыш.
72.Кәшеф итү – ачып бирү.
73.Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 87.
74.4 нче басма. – 33 т. – 129 б.
75.Сабикъ – әүвәлге, үткәндәге.
76.Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 34. – 10 февраль.
77.Кызыл Шәрык. – 1922. – № 1.
78.Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 119.
79.Кызыл Татарстан. – 1926. – № 150.
80.Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 175.
81.Эшче. – 1921. – № 141.
82.Кызыл Шәрык яшьләре. – 1922. – № 2.
83.Ленин В. И. Күрс. хезм. – 44 т. – 511 б.
84.Татарстан. – 1924. – № 6.
85.Химая – яклау, саклау.
86.Татарстан. – 1924. – № 10.
87.Безнең юл. – 1924. – № 3.
88.Ибраһимов Г. Әсәрләр : 7 томда. – Казан, 1931. – 5 т. – 138 б.
89.Ибраһимов Г. Күрс. хезм. – 139 б.
90.Шунда ук. – 138 б.
91.Нигъмәти Г. Әдәбият һәм тормыш. – Мәскәү, 1925. – 39–40 б.
92.Эшче. – 1927. – 249 б.

Бесплатный фрагмент закончился.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
14 октября 2022
Дата написания:
2019
Объем:
561 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03763-1
Составитель:
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают

Новинка
Черновик
4,9
167