Читать книгу: «Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими», страница 2

Шрифт:

Шомарып беткән Биармия турындагы әкиятләр Төньяк сәүдәсенең үзе кебек үк борынгы. Геродотның скифлар турындагы язмаларында «Биармия» күләгәсен – скифларның бер төркемен – «патша скифлар» дип атавын беренче рус тарихчысы В. Н. Татищев «бритоголовыйлар» кабиләсен аңлаткан кебек, дөнья читендәге Тау илен – «Идел» буеның Ойкумена чигендәге «Тау ягы»н «патша скифлары»на – Идел буе татарлары биләгән» дип «рациональләштереп» аңлата. Аларга бүген дә иң гади кешесенәчә, руслар – «князь», удмуртлар (әле бүген дә), татарларны, үз атамалары «биләр» иле «би ирләр» диләр. Археологлар раславынча, Биләр – элек урта гасырлар башыннан ук диярлек Европада мисалы юк зур шәһәр булган һәм монголлар һөҗүменә кадәр «Бөек шәһәр» дип йөртелгән. Болгарлар заманында, 730–930 елларда, Идел өстендә Биләр шәһәренең сәүдә складлары һәм порты булган урын, болгарлар исеме белән аталып, башкалага әйләндерелгән. Ике гасыр дәвамында бар игътибар илнең һәм төбәкнең бердәнбер башкаласы – сәяси, икътисади, мәдәни үзәгенә әйләндерүгә юнәлдерелсә дә, Биләр шәһәре – «бөек шәһәр», димәк, – төньяк сәүдәсенең төп мәркәзе, һөнәрләр һәм борынгы сәүдә традицияләренең үзәге булып калган. Ягъни Болгар дәүләте, бер үк вакытта «би ирләр» – «би»ләр («патша скифлар») төбәге, «би»ләр – «би ирләр» иле булып калган. «Би ир» атамасына викинглар-варяглар [м] тартыгын кушып, бу халык, төбәк һәм ул чактагы Европаның тиңсез («Бөек») шәһәре исемен әкияти Биарм (Пермь) – «Биармия» дип атаганнар, аңа барып җитү юлларын эзләгәннәр. Күп хәрби экспедицияләр оештырганнар, ләкин шәһәрнең үзен таба алмаганнар. Бу үзенчәлекле меңьеллык кәсепләренең серен яхшы белә торган биләр халкы сәүдәгәрләренең «экспедиторлары», һәр җәйдә барып, бөтен Төньяк урманнарын гизеп әзерләнгән мехларны үзләре алып килгән товарларга алыштырып, җыеп алып кайта. Башка халыклар өчен «теге дөньяга» барып кайтуга тиң булган, мөмкинлекнең ары ягында саналган бу сәүдә юлы, ул сәүдәгәр халыкның исеме, һөнәре һәм яшәгән урыны, якын күршеләр арасында да, еракларда яшәүчеләргә дә сер итеп сакланган. Бу «скиф» (Геродотның «плешеголовыйлар»ы) «татарларның борынгы скиф бабалары исемнәренә «би ир» – «патша скиф»лар дигән атамаларының үз телләрендә яңгырашы тәңгәл булган исеме Көнбатыш Европа халкы тарихы күчәрен яңа эзгә салучы Аттила биреп калдырган дип кенә караганда да (430–440 еллар), ул «болгарлар» исеме күренүгә 730–750 елларга кадәр, 300 еллар инде киң таралган атама булып торган дигән сүз. Бу халыкның борынгы атамасы да шул булганын инде искә алучы да юк. Безнең эрага кадәрге V гасырлар башыннан килгән «царские скифы» – «патша – би», «ирләр» «скифлар» дигән «би ир» атамасы борынгы Греция заманнарыннан ук килә. Ул – тирән яшерелгән сер итеп сакланган, «табу салынган» – замана үзгәрешләреннән читтә калган шул бер үк ил, бер үк халык. Ул халык бу төбәккә ким дигәндә фин-угор кабиләләре күченүләре вакытында килеп төпләнгән. Мең еллар эволюциясендә шул уникаль кәсебен үзләштереп, мәйданга чыгарган. Әмма фин-угорлар төркеменнән түгел, прото-төрекләр – борынгы төрки бабалары кабиләләреннән була. Үзбәк ханнан соңгы урта гасырларга кадәр ул әллә ни зур радикаль үзгәрешләр кичермәгән. Һуннар, Төрек каганаты, Хәзәр каганаты үзгәрешләре хәтта аларга бик нык кагылмаган.

Норманнарның Биләр шәһәрен – Биармияне эзләргә чыккан көннәрендә, VIII гасыр башларыннан, би ирләр тарихының болгарлар исеме белән бәйләнгән этабы башлана. Шуңарчы мех төбәгенең болгарлар белән күпмедер танышлыгы булса, аның Азов диңгезе буенда яшәгән Якын Көнчыгышның күршедәге төбәкләрен «барынта чабулар» нәтиҗәсендә берникадәр талау, болгарларның кәрван сакчылары һәм юл күрсәтүчеләр сыйфатында мех сәүдәгәрләре кәрваннарын озата барулары рәвешендә генә булуы мөмкин.

630–640 елларда Азов диңгезе буенда Кубрат хан җитәкчелегендә болгарларның көчле бердәм дәүләте барлыкка килә. Кубрат хан үлгәч, бу дәүләт, бик тиз таркалып, бүлгәләнеп китеп, Көнбатыш Төрек хаканлыгы кул астында кала. Болгарларның, күрәсең, зур бер өлеше Кубрат ханның улы Аспарух җитәкчелегендә (670 елларда) Дунай елгасының аргы ягына, хәзерге Болгария җирләренә китеп төпләнә. Паннониягә (хәзерге Венгрия), хәтта Ломбардиягә барып җитеп төпләнүчеләре дә булган. Бер өлеше, Кавказ тауларына сыенып, хәзерге балкар халкына һәм иленә нигез салалар. Күрәсең, би ирләрнең кәрваннарын озатып көн күргән нәселләре, бу бик тә төшемле кәсептән аерылмас өчен, Дон елгасының Иделгә якынлашкан җирендә төпләнәләр һәм бу җирләрнең патшасы Хәзәр каганы хөкеменә буйсыналар. Хәзәрләрнең һәм болгарларның телләре бер-берсенә бик якын бер шивәдәге төрки тел була. (Хәзерге чуваш телен шул шивәнең бер тармагы диләр.) Тарихта хәзәрләрне «хәзәр (Каспий) болгарлары» дип атауны да тарихта очратып була. Л. Гумилёвның югарыда телгә алынган «Тысячелетие вокруг Каспия» китабында урын алган таблицада «хәзәрләрнең бабалары» исеме безнең эраның 131–140 елларында ук «хәзәр» дип телгә алынса да, бу – бер халыкның икегә бүленүе. Күрәсең, «болгар» исеме астында Кубрат хан дәүләте һәм «хәзәрләр» исеме белән Хәзәр каганаты мәйданга килгән көннәрдән билгеләнә һәм башлыча сәяси-административ аерымлануларга гына кайтып кала. Моны Кама буена күченгән болгарларга хәзәрләрнең һәм хәзәр дәүләтенең мөнәсәбәтендә ачык күреп була. Болгарларның бу күченүләренең «кухнясы» тарихка билгеле түгел. «Кылны кырыкка яру»ның җеп очын тартып карасаң, инде бу күченүнең урамда калган элеккеге кәрваннар сакчыларын би ирләр чакыруы буенча да, болгарларның үзләренең үтенече белән дә булмаганга охшый. (Кунарга кертелгән болгарлар килүләренең икенче көнендә инде «Биармия» тәхетенә менеп кунаклыйлар.) Бу – хәзәр дәүләт, даирәләренең «Наполеон планы» буенча башкарылганга охшый. Көнчыгыш Европаның эчке регионнарында ике ярым мең еллык тотрыклылыкны җимергән, төптән, радикаль үзгәрешләргә, алмашынуларга китергән халыклар күченүләренең төп мәгънәсе: моңарчы Одиссей кебек илгизәр грек патшалары аяк басарга, Аттила кебек җиһангирлар кул сузарга базмаган нәрсәгә – Хәзәр каганнарының Төньяк мех сәүдәсен үз кулына төшерү омтылышына кайтып кала. Бу мәкерле ниятендә корал, күсәк итеп болгар кардәшләрен файдаланалар. Болгарларны Дон буеннан кузгатуда да, әлбәттә, ниндидер эчке мәгънә бар. Саркель кальгасы һәм аның тирәсендәге җирләр хакимияткә көчле тәэсирле ниндидер икенче бер кланның күзен кыздыргандырмы, башка берәр сылтау булгандырмы, бүген инде аны казып чыгару бик кыен. Хәер, аның тарихтагы урыны да, күрәсең, бер көнлек кенә булган. Ә менә болгарларны күчерү – Төньяк мех сәүдәсен эчтәлексезләндерү, би ирләрнең «би»леген дә, «ирлеге»нең дә юкка чыгаруның башлану ноктасы була. Иблиснең «нәләт камыты» кебек, болгарларның каһәрле бу йөкләмәсе – каһәрле язмышы – халыкның гына түгел, үзеннән соң яшәгән атамасы-исеменең хәтта мәңгелек җимергеч йөкләмәсе булып ябышып кала.

Хәзәр каганаты оештырган кабилә күченүләре – Дон болгарларын Чулман буена күчерү белән генә чикләнмәгән. Бу киләчәктә нигездән яңа этнополитик тарихи яңарышка китерәчәк күчеш – әллә ни зур әһәмияте булмаган кебек күренгән урын алмаштыру (рокировка, смещениеләр), күрәсең, Көнбатыш Европада Аттила явы (походы) башлап җибәргән үзгәрешләрнең кечерәйтелгән масштабтагы Көнчыгыш Европа варианты булып тора. Биредә һуннарның Көнбатыш явы миссиясен яшь Хәзәр каганатының сәяси-административ реформасы башкара. Болгарларны Төньякка күчерү – тарих океанына батырылган континент «айсберг»ының өстә сиземләнеп калган бер утравы гына. Ә аскы караңгылыкта (билгесезлектә, игътибардан читтә) калган өлеше тарихи дәвер һәм чор хәлләре бәйләнешләре челтәрен үз эченә ала. Җентекләбрәк караганда, славян кабиләләренең Суздаль, Ростов, Кострома, Галич якларына беренче күченүләрен, болгар күченүләренә бәйләп, Иделнең югары агымы тарафларында Төньяк мех сәүдәсе юлларын төрле һөҗүмнәрдән саклау сылтавы белән башлап җибәрелә дип уйларга нигез бар. Мондый колачлы, зур масштаблы күченүләрне Хәзәр каганлыгына гына нисбәт итү, кайтарып калдыру кыен. Аның җеп очы готлар заманына һәм аларның шул юнәлештәге эшчәнлегенә (сәясәтенә) барып тоташа. Готларның Балтыйк буеннан Кара диңгез буйларына күченүләре (160–200 еллар) Германарих дәүләте (360–370 еллар) «варяглардан грекларга сәүдә юлы» хәрәкәтләренең мәгънәсе «плешеголовыйлар»ның Көньяк сәүдәсен Кара диңгез буйларыннан кысып чыгаруга каратылган Хәзәр каганаты да җиң сызганып бу эшкә (үз максатында) алынган икән, моны хәзәрләрнең берникадәр үзәнчелекле форматта готлар башлап җибәргән тенденция тарафдарлары белән союзга керүе, берләшүе дип кенә билгеләп була. Суздаль, Ростов, Галич, Вятка якларында славяннарның күренүе (Ильмен славяннары, поляклар һ. б. көч алган кабиләләре кысулар яисә күченү һәм күчерелүләре белән бәйләнмәгән икән) Хәзәр каганаты идарә даирәләренең Биләр иле һәм аның тәэсире даирәсендәге төбәкләрен «болгарлаштыру», «славянлаштыру» сәясәте үткәрү заманында гына булуы мөмкин. Славяннар үзләре дә готлар заманыннан ук инде (аерым алганда, «варяглардан грекларга сәүдә юлы»н төзү «ширкәтенең») иң актив, иң эшчән катнашчыларына әйләнгән булалар. Тарих күзенә әллә ни ташланмыйча гына, бу ярым рәсми готлар (варяглар), хәзәр-болгарлар союзының (блокның) славяннар, иң бирелгән, иң тырыш катнашчысына әйләнәләр. Византия, Кече Азия, Фәләстыйн яр буйларына барынта чабып, Урта диңгез киңлекләрендә пиратлык итеп көн күрүгә караганда, үзләренә аерым Төньяк урман продукцияләре сәүдәсен эзгә салып яшәүнең отышлы икәнен «плешеголовый» – биләр мисалында бик ачык тоялар һәм теш-тырнаклары белән шул эшкә ябышалар. Хәзәр сәясәтчеләре бу эшкә поляннар, Ильмен славяннарыннан тыш алардан аерымланып, читтәрәк яшәгән славян төркемнәрен дә тартуны оештыралар. Кыскасы, бар славян расасы бу эшкә тартыла. Ажиотаж, бум кебек нәрсәләр тарихта күренмәсә дә, бу максатка йөз тоту, өметләр шул дәрәҗәгә җитә ки: шул эшчәнлектә картайган этнос – биләрләр арасында да түгел, максатка ирешергә ыжгырып торган варяглар яисә хәзәрләр дә түгел, мыштым гына эш йөрткән славяннарның гадәттән тыш ишәюен мәйданга китерә. Моны төньяк-көнчыгыш славян (рус) кенәзлекләренең күз күрмәгән тизлектә күтәрелеп, славян дөньясының алдынгы сызыгына чыгу мисалында ачык күреп була.

Менә шул рәвешчә норманнар Биармияне эзләүне активлаштырган көннәрдә үк мең ярым еллык биләр халкы һәм мех сәүдәсе муенына варяглар-норманнар, славяннар, хәзәр-болгарлар йөзендә көчәйтелгән үтә хәвефле, һәлакәтле «үлем элмәге» салына. Төньяк сәүдә юлларын саклау, хәвефсезләндерү битлеге астында үткәрелгән хәзәр идарә даирәләренең бу көчәйтелгән мәкерле дошманлык һөҗүмендә болгарларга Урта Идел төбәгендә – Биләр «автономия»сендә тамырлану, анда каганлыкның «бишенче колоннасы»на әйләнеп, җиңмәс «халык – дәүләт» булып яшәгән мех сәүдәсе берләшмәсен җитәкче органсыз калдыру бурычы йөкләтелә. Бернинди тәэсиргә бирелми яшәү ысулын булдырган болгарларны күзгә күренмәс бер рәвештә эчтән параличлау, җансызландыру, тарату чарасы коралына, ягъни тарихи формалашу юлына баскан дәһшәтле, һәлакәтле һөҗүмнең иң хәлиткеч, туктаусыз эшчәнлек халәтендә яшәүче, шул максатка хезмәттә булырга тиешле иң җаваплы элементка әйләндерәләр. Болгарлары гына түгел, хәтта аларның аталмасы киләчәк тарихында, шуннан соңгы татарларның яшәешендә, бүгенге көнгә кадәр шул шомлы йөкләмәсенә иң тугрылыклы хезмәттә яши. Шул көннәрдән соңгы куркыныч җимерелү этапларына әйләнгән тарихында, татар халкының намуссызлык юлына баскан җавапсыз, булдыксыз, әмма әрсез уллары, фантастик фальсификацияләнгән «болгары» («болгарчы») атамасын, кризислы көннәрдә җанландырып, алдашу һәм хәрәмләшү тозагы итеп файдаланалар. Идел буена күченгән болгар-хәзәрләрнең шомлы йөкләмәсен өрәккә (жупелга) генә әйләнеп калырлык эчтәлексезләндереп, аны «җиңел акча эшләү кәсебе»нә һәм эшлексез, җавапсыз дәрәҗә алу чарасына – «җиңел кәсепкә» әйләндерүче «шәп татар егетләренә» акча түләүче һәм «дәрәҗә» бирүчеләрне әзерләүдә дә тарих кимчелеккә урын калдырмаган…

Биләр халкының эчке эшләренә хәзәр һәм болгарларның моңарчы тарихта күрелмәгән рәвештә тыкшынуы – «үзләре утырган ботакны» кисүгә алынулары – үзләренең тарихи язмышларына да котылгысыз тискәре тәэсир ясый, иң аянычлы нәтиҗәләргә китерә. ХVIII–ХХ гасыр рус тарихи хезмәтләрендә Урта Иделгә күченгән болгарларны «көмеш» («серебряные») болгарлар дип атаулар очраштыргалый. Күрәсең, алар (яки алар файдаланган чыганаклар) бу атаманы борынгы гарәп язмаларында очраткалаганнар: «Нократ (көмеш) болгарлары…». Борынгы гарәп географиясендә Вятка елгасын Нократ (Көмеш-су) дип атыйлар. «Нократ болгарлары» дигән атама болгарларның бу төбәккә күчерелгән заманда «Төньяк сәүдә юлларын сакларга» дигән сылтау белән китерелгәннәрен һәм башта аларның Вятка елгасы буена урнаштырылганлыкларын күрсәтә. (Явыз Иван ачуын хәтерләткән ярсу белән Нократ төбәге татарларының XVI гасырда (1524, 1543, 1551–1553 елларда) «Ар кенәзләренең» Казан ханлыгына килешүсез һәм килешсез һөҗүмнәре дә шул Нократ буенда калган болгарларның «болгари»ланулары күренеше булганга охшый.) Болгарларның Доннан Нократка күчерелүләре, күрәсең, VIII гасырның (700 еллар) беренче елларында була. Әмма тарихи барыштагы көтелмәгән чуалышлар аларны бик тиз илнең түренә, хәтта Идел буендагы тәхетенә дә мендереп утырта. Ул болай була. 735 елларда гарәпләр Кавказ ары ягында (Закавказьеда) хәзәрләргә каршы яңа һөҗүм башлыйлар. Мәрван җитәкчелегендәге килбәтсез зур гаскәр хәзәрләрне тар-мар итеп, Закавказьедан куып чыгара, җиңелмәс ныгытма – Кавказдан төньякка чыгу юлын бикләп торган Дәрбәндне (Тимер Капканы) яулап ала. Йөз илле мең кешедән торган гарәп гаскәре хәзәрләрне биредә дә тар-мар итеп, Идел тамагына җитеп, Хәзәр каганлыгы башкаласы Итил шәһәрен яулап ала… Әлеге гарәп-хәзәр сугышын башлагач та, Биләр төбәгенең халкын да үз гаскәренә алуны оештырыр өчен, хәзәр каганы Биләр автономиясендә җирле хакимне урыныннан читләтеп, үзләре бирегә яңа күчереп тамырландырган Нократ болгарлары башлыгын, бу төбәкнең әмире дәрәҗәсенә күтәреп, башкаласы Идел буендагы сәүдә үзәгенә күчерә. Биләрнең Иделнең сулъяк ярында урнашкан сәүдә үзәге Ага Базарны Болгар (Шәһре Болгар) исеме белән атап йөртә башлыйлар… Әмма вакыйгалар бу дәүләт түнтәрешен дә узып китә. Мәрван Хәзәр каганаты башкаласының үзәк төбәкләрен басып алу белән генә чикләнми, каганның үзен кулга төшерәсе итә һәм Биләр иле төбәкләренә таба юнәлеп, күрәсең, Жигули таулары тирәсендә Идел ярларына чыга. Бу яу турында без файдаланган «Яу китабы»нда (Ахмад ибн А'сам ал-Куфи. Книга завоеваний. – Баку, 1981) тәфсилләп язылган. Бакуда әлеге китапның Мәрван походы һәм Азәрбайҗанга кагылышлы кайбер урыннары гына рус теленә тәрҗемә ителә. 1949 елда Анкара университетының Тел, тарих, география факультеты журналының 6–7 нче саннарында милләттәшебез Ә. Н. Куратның төрекчәгә тәрҗемәсендә басыла. Ул текстка Ә. Н. Курат искәрмәләрен, әлбәттә, тәрҗемәсен дә алдыру безнең тарих фәненә әһәмиятле чыганак булыр иде. 1926 елда вафат булган автор, ибне Хордадбех (810 еллар тирәсендә туа, 892 елдан соң вафат булган, «Китаб әл-мәсалик вәл-мәмалик» – «Юллар һәм илләр китабы» дигән географик әсәр авторы) кебек үк биләр илен – Искил иле (Сакалиба) дип, Идел елгасын Каспийга койган җиренә кадәр «Сакалиба җиреннән агучы елга» (Хордадбех) дип, әл-Куфи – «Нәһр әс-Сакалиб» – Искилләр елгасы дип атый.

Кыскасы, Хәзәр хаканы «…стал убегать от Марвана и вскоре добрался до гор…» (Тау ягына – Идел ярындагы таулык иленә) «Марван и муслимы… достигли даже земель, расположенных за Хазарией… После этого они пошли дальше и вскоре добрались до нэһр ас-Сакалиба»2.

Идел ярына җиткәч, Мәрван Сүрия отряды башлыгы Кәүсәр әл-Әсвәдне чакыра да: «Шымчыларымнан хәбәрче килде: каган бу төбәктә (болгарлар ярдәме һәм җитәкчелегендә искилләрдән һәм болгарлардан) кырык мең кешелек гаскәр җыеп, безгә каршы кузгалган. Кырык мең кешелек гаскәр алып, хәзер үк Иделне кичегез дә засада оештырып һөҗүм итегез», – дигән боерык бирә. Күрәсең, хәзерге Жигулёвск – Тольятти тирәсендә Иделне кичеп, гарәп гаскәре Мәләкәсме, Буян юнәлешендәме каганга каршы ташлана. Юлда болар затлы киенгән, яхшы атларга атланган утыз-кырык ил кешелек аучылар төркеменә юлыгалар һәм, берсен дә калдырмый, кылычтан үткәрәләр. Кичкә таба бер урманга якынлашканда, аннан саркып күтәрелгән төтенгә игътибар итәләр. Мәгълүмат туплау өчен җибәрелгән разведкачылар урманда зур бер гаскәрнең ялга тукталганын ачыклыйлар. Төнлә белән аларны урап алып, таңда ял итүче йоклаган гаскәргә искәртмәстән һөҗүм оештыралар. Теге аучылар ял вакытында ауга киткән гаскәр башлыклары булган икән. Җитәкчесез калган гаскәрне тар-мар итәләр. Бик азы гына качып котыла. Хаканның кырык мең кешедән торган яңа гаскәре менә шул язмышка юлыга. Ауда реаль хакимиятне үз кулында тоткан илбашы, гаскәр башы – каган урынбасары каган-тархан да үтерелә. Каган Мәрванга: «Гаскәремне юк иттең. Илемне басып алдың. Сиңа тагын нәрсә кирәк?!» – дип, хат җибәрә. Мәрван: «Илең белән ислам динен кабул итәсең! Шул таләбемне үтәмәсәң, сине тәхеттән куып, башка каган утыртам», – дип, катгый таләп куя. Хәйләкәр каган үз илен – Хәзәрне исламлаштыру урынына 737 елда Сакалиба (Искил иле) һәм анда хакимлекне яңа үз кулына алган болгарларны «тулысынча» исламлаштыру белән илен (Хәзәрияне) һәм тәхетен саклап калуга ирешә. Искилләрнең бу исламлаштырылуы каган исеменнән рәсми рәвештә искилләр илендә хакимиятне яңа гына үз кулларына алган болгарлар җитәкчелегендә үткәрелә. Искилләр арасында да, болгарлар арасында да ислам моңарчы да тамыр җибәргән була. Искилләр арасына исламны Урта Азия белән сәүдә итүче сәүдәгәрләр Мәвараэннәһер исламлашкан көннәрдә үк Бохара һәм Сәмәркандтан алып кайта башлыйлар. Бу Алгы (Передняя) Азия һәм Хиҗаздан, кәрван сакчылары, юл күрсәтүчеләре болгариларны хуҗалары (мех сәүдәгәрләре (искилләр) исламлаша башлау белән бер үк вакытларга диярлек туры килә. Беренче мөселманнар төбәк, ил күләмендә бик аз санны гына тәшкил итсәләр дә, ул күренекле сәүдәгәрләрнең илнең иҗтимагый-сәяси тормышында абруйлары һәм тәэсирләре зур була. Моның чагылышын, мәсәлән, араларында «мөселман кардәшләр» дә булган болгарларның Искил иленә күчерелүенең 730 елларда төбәк хакимиятенең чагыштырмача зур каршылыксыз, шома гына үткәрелүләрендә дә күпмедер сиземләп була. 737 елда Мәрван исламлаштыруны искилләрдә дә, болгарларда да халык-ил күләм дингә әйләндерә. Мәсәлән, Ибне Фадлан экспедициясеннән соң ук, Багдад игътикадын (гакаидын) кабул итмәстән, 930 еллар башында – Дон буена, аннан 967 елдагы Святослав явыннан качып, Венгриядәге кардәшләре янына күчеп килгән (Көмеш-су) болгарларны венгр тарихчылары укымышлы «исмаилиләр» (мөселманнар) дип язалар, илнең язу-сызу – канцелярия һәм финанс (исәп-хисап) эшләре шул «исмаилиләр» кулына күчте дип күрсәтә. Әгәр шулай икән, нигә соң Ибне Фадлан Болгарның хаким һәм төп хуҗа халыклары ислам динендә икәнен ассызыклап күрсәтми. Беренчедән, бу төбәк мөселманнары әле Багдад кунагы үлчәмендә, ортодоксаль ислам югарылыгына күтәрелмәгән. Бигрәк тә боларның әмәвиләр чоры игътикады чикләрендә калуларын, нәкъ шул чакларда Төньяк Ефәк Юлын үз тәэсирләренә алу эзенә төшкән Әндәлес (Андалузия) әмәвиләре белән ниндидер бәйләнешкә керүләрен искә алсак, Багдад дин белгече (миссионеры), әлбәттә, кимчелексез, асыл мөселманнар дип саный алмый. Икенчедән, элек урта гасырлардагы төрки халыкларга хас дини толерантлык тәэсирендә Мәрван гаскәре белән хәзәр каганы, эшмәкәрләре, җан сакчылары белән кайтып киткәннәреннән соң, мәҗбүр итеп исламлаштырылган, искилләрдән һәм болгарлар арасыннан да аерым төркемнәрнең иске (мәҗүси) диннәренә кире кайтуларына да мөселманнар тарафыннан ул чакта әле әллә ни катгый, зур каршылык күрсәтү булмагандыр. Шул рәвешчә мөселман искил (биләр) һәм болгар халкы арасында Ибне Фадлан ислам динендә булмаган, мәҗүси искил һәм болгар кланнарын-төркемнәрен дә очраткан.

Ибне Фадлан сәяхәтнамәсенең һәр атаманы язманың үзендә бирелгән рәвештә китергән фәнни басмалары бездә (рус телендә) бардырмы, анысы билгеле түгел. Без файдаланган «На стыке континентов и цивилизаций» (1976) китабындагы А. П. Ковалевский тәрҗемә иткән вариантта (1939), мәсәлән, «к царю сакалиба» дигән сүзгә астөшермә бирелә. Анда гарәп язмаларындагы «сакалиба» бу китапта «Төньяк халкы» дигәнне аңлата дигән дәлилләнмәгән фараз китерелә һәм алда бу атаманың чын мәгънәсендәге «Болгар» (халкы төбәген (иле) атауда файдаланыласы хәбәр ителә. Бу искәрмә А. П. Ковалевскийныкымы яки әлеге китапны басмага әзерләүчеләрнең гадиләштерүеме (фальсификацияләвеме), анысы искәртелми. Хәлбуки Ибне Фадлан сәяхәте алдыннан, 910 елларда, Ибне Рустәнең Испаханда язылган «Книга драгоценных украшений» дигән китабыннан, «На стыке…» хезмәтендә «Сәяхәтнамә» азагындагы мәкаләдә китерелгән җөмләдә («царство булгар лежит между сакалябами и хазарами…») бу чакта Якын Көнчыгышта сакалиба халкы иле болгар түгеллеген, аерымлыгын бик яхшы белгәннәр. Алай гына да түгел, Бохара сәүдәсеннән кысып чыгарылган «Бохара» (Багдад хәлифәлеге) дини игътикадына күчкән искилләр белән 730 еллардан бирле илдә хакимиятне үз кулларында тоткан Әмәвиләр (Әндәлес) игътикадында яшәгән болгарлар арасындагы дини каршылыкларны да Багдадта яхшы белгәннәр. Багдад игътикадындагы искилләрне үз иткәннәр. Ибне Фадлан язмасының исеменнән күренгәнчә, экспедиция болгарларга түгел, сакалибаларга бара. Сәяхәтнамәдә болгар башкаласы турында бер сүз дә юк. Күрәсең, илдә байтак гизгән Ибне Фадлан үзе дә анда булмаган. Сәяхәтнамәдә Ватыг (Утка) дип тәрҗемә ителгән елга исеме бар. Бу, күрәсең, ачыкланмаган билгесез бер елгачык түгел, ә бәлки Вятка елгасының гарәпчә авазландырылуы. Болгар әмире аларны Идел буенда түгел, болгарларның төп массасы яшәгән Вятка буендагы үзәктә, хәзерге Нократ авылы тирәләрендә кабул итә… Илчелек җибәрүне үтенгән хатны Багдадка Абдулла бин Башту исемле мөселман хәзәр илтә. Хәлифә гали җәнабларына илчесе итеп шалтыравык исемле берәр иң якын киңәшчесен җибәрмәве илтабарның (Болгар әмиренең) бу чакыруны болгар сарай даирәләреннән һәм аксөякләреннән яшерен, искилләр даулавын ничек тә булса берникадәр басар өчен эшләгәнен сиземләп була. Хәлифәнең хатны игътибарсыз калдыруына ышанычы нык була… 922 елның 12 маенда, таудан ил өстенә ишелгән кар ташкынын хәтерләтеп, Болгар иленә 5000 кешелек килбәтсез зур илчелек кәрваны килеп төшә. (Дөрес, хәлифә җибәргән дин өйрәтүчеләр, шәригать белгечләре, хәлифә сарае хезмәтендәге төрек голәмнәре – коллары, «отроклар» Харәземдә кәрваннан аерылып калалар.)

Ибне Фадлан – дөнья шәрыкшөнасларының ким дигәндә 100–150 еллар игътибар үзәгендә торган, татарның X. Фәезханов, Ш. Мәрҗани кебек күренекле укымышлылары да инде XIX йөзнең 60 нчы, 80 нче елларында авазын халыкка ишеттергән борынгы татар тарихының бердәнбер диярлек документаль, бердәнбер диярлек терәк баганасы! Йөз еллар буена аны үз мәдәнияте китап киштәсендә булдыру, тикшерү-өйрәнү теләген күрсәтми яшәве татар фикеренең рухи ихтыяҗының гаҗизлеген, белем дәрәҗәсенең намуссызлык чигендә, коллапс халәтендә булуын күрсәтә. «На стыке континентов и цивилизаций» китабын чыгарганда, ниһаять, бу әсәрнең фәнни басмасын татар китап киштәсендә булдыру мөмкинлеге туа. Әмма татарда рухи, фәнни ихтыяҗ инде калмаган. Карын ихтыяҗы күзен дә, аңын да томалаган. Мөмкинлек чыкканда, һич югы, А. П. Ковалевскийның 1939 елда тәрҗемә ителеп басылган (1956 елда Харьковта икенче басмасы дөнья күрә) хезмәтен, фәнни басма итеп чыгару урынына, кыскартып, «сокращённое изложение… в пересказе (того-то)…» дип, татар фән дөньясына тәкъдим итәләр. Халык әүвәлгечә китапсыз калдырыла.

А. П. Ковалевский тәрҗемәсендә дә бүген инде бәхәс уята, килешеп булмый торган урыннар аз түгел. Мәсәлән, барлык гарәп географлары болгарлар килгәнчегә кадәр дә, болгарлар хакимлеге вакытында да бу төбәк халкын сакалиблар дип, илләрен дә шул халык исеме белән атыйлар. Бу атама гарәп морфологиясенең (сүз ясалышының) бер нигез кагыйдәсе буенча, «искил» атамасыннан [с], [к], [л] тартык авазларын алып, күплек санда аны «сакалиб»ка әйләндергәннәр. Тарихта халык исемен турыдан-туры «искилләр» дип атап йөртү очраклары да аз түгел. Төбәкнең иң тотрыклы һәм озын гомерле «искил» атамасының күплек санда «саклаб» рәвешендә әйтелүеннән файдаланып, «Көнчыгыш Европаны славян иле итеп күрергә теләгән «җанкөярләр» бу атаманы славян халкының Якын Көнчыгыш халыклары арасында яңгырашы, әйтелеше дип аңлаталар. Аның «Тау ягы» – Урта Идел турында сүз барганын ассызыклап күрсәткән урыннарда, астөшермәдә «Төньяк халыклары» мәгънәсендә, бу очракта «болгарлар» мәгънәсендә» дигән, Иделнең тамагы яисә «Самара борылышы»на («Самарская лука») түбән агымы күз алдында тотылганда, яки Ибне Хордадбех китабында (Баку, 1986) күрсәтелгәнчә, «Сакалиб җиреннән аккан елга тамагында Итил – Хамаидән шәһәре») дип аңлатма бирелгән очракларда, «сакалиб» дигән сүзгә юлыкканда, «биредә угор, фин, болгар» кебек «Төньяк халыклары күз алдында» дигән тарихи конкретлыктан ераклаштыра, читләштерә торган, чын дөреслектән ерак булган искәрмәләр белән мәсьәләнең чишелешен атлап кына үтеп китәләр. Мәрван явы (737 ел) Хәзәр биләмәләре чикләрен, аның ары ягындагы территорияне үтеп, сакалиба елгасына чыкканы, сакалиба җирләрендә сугышып йөргәне турында хәбәрләр сакланган. IX гасыр (850 ел) урталарындагы мәгълүматларга нигезләнгән Ибне Хордадбех китабында Иделнең Каспийга койган урыны да «сакалиба җиреннән аккан елга» дип атала. Харьков басмасында А. П. Ковалевский тәрҗемәсендә чыккан һәм «На стыке…» китабына кертелгән «пересказ»га кушымта итеп китерелгән мәкаләнең беренче битләрендә үк «Термин «сакалиба… означает славян»3 дип белдерелә дә «сакалиба» атамасы, чынлыкта булганынча, «искилләр» дип, хәтта «болгарлар» түгел, «славяннар» дигән атама белән алыштырыла. 737, 850 елларда бу төбәкне нәкъ менә славяннар иле дип атарлык славяннар Идел буенда кайда яшәгәннәр?! Кайда, кайсы тарихта бу хакта нигезле хәбәр бар?.. Шундый төгәлсезлекләр күзәтелә: болгарларны, бу җирдә ике гасыр гына яшәп, ерак Венгриягә кадәр күченеп киткән халыкны, Урта Идел төбәгенең төп халкы итеп күрсәтү: илтабар Алмушның хәлифәгә мөрәҗәгатен «царь, озабоченный введением мусульманства в своей стране»4, «Саманидский амир оказал посольству всякое содействие и почёт, царь булгарский – ещё больший»5. «Царь булгар быстро завершил исламизацию…» дип язу. Илтабарның бу эше – Хәзәр дәүләте белән араларындагы дошманлык, мөнәсәбәтләр киеренкелеге нәтиҗәсе итеп күрсәтү… Ләкин барысын да чынлыктан ерак кына түгел, фальшь, фальсификация дип була. Ибне Фадлан «Сәяхәтнамә»сендә моны акка кара белән ачыктан-ачык искәртә. 922 елның 12 маенда илчелек илтабар ставкасына килеп җитә. 16 майда уздырылган зур җыенда хәлифәнең хатын уку, бүләкләрен тапшыру тантанасы була. 17 майда, җомга көн, тантаналы рәвештә Багдад хәлифәсе исеменә җомга хотбәсе уку мәҗлесе үткәрелә. Өченче көнне илбашы Ибне Фадланны чатырына чакыра да (19 май, якшәмбе) хәлифәнең хатын һәм бүләкләрен илче алдына ташлый һәм: «Мин сезнең төркемне илчелек дип танымыйм», – дип белдерә. Мәзиннең искечә азан әйткәнен күреп, Ибне Фадланның: «Ник мин өйрәткәнчә әйтмисең?» – дигәненә каршы: «Илтабар Алмуш миңа искечә әйтергә боерды», – ди. Шулай итеп, Ибне Фадлан башкалар белән бәйләнешне Болгар әмире шунда ук бөтенләй өзә. Хәлифә илчелеге Болгар йортында чакырылмаган кунак булып кала. Ничек китүләре турында хәбәр хәтта Ибне Фадлан язмасында да юк. Көзге кәрваннан аерылып калмас өчен, күрәсең, Урта Азиягә китүче искил сәүдәгәрләренә тагылып киткәннәр һәм 923 елның маенда Багдадка кайтканнар. Менә шуны тарихта, күз дә йоммыйча, «царь булгар оказал ещё более содействие» диләр.

Ибне Фадлан сәяхәтнамәсе тарихта искилләрне болгарлардан аерган, алар арасындагы каршылыкны искәрткән шул заманнан сакланган бердәнбер документ булып тора. Бу каршылыкта болгарлар хәзәрләр һәм Әндәлес Әмәвиләре белән, ә искил-сакалибалар Багдад хәлифәлеге белән сәяси бердәмлек (блок) тәшкил итәләр. Бу сәяхәтнамәдә ачыктан-ачык диярлек искәртелә. Шул заман гарәп тарихчылары инде ике йөз еллар Сакалибада яшәүче болгарларны (югарыда телгә алынган Ибне Рустә сүзләрен хәтерлик: «сакалибалар белән хәзәрләр арасындагы җирләрдә яшиләр…») хәтта административ-географик аерым берәмлек итеп күрсәтәләр. Чөнки Урта Азия белән сәүдә бәйләнешендә булган сакалиба мөселманнар Урта Азия дин голямасы һәм тәгълиматы тәэсирендә Азия кыйтгасындагы бердәм ислам үзәге – Багдад хәлифәлегенә багыналар. Шул сәбәпле Багдад хәлифәлегенең дин башлыклары аларны үз төркемнәренең аерылмас бер өлеше, кисәкчәсе дип үз итәләр. Әмәвиләр заманы игътикадын саклаган, Испан Әмәвиләре блогы белән (Хәзәр каганлыгы аша) бәйләнештә торган болгарларны Багдадта үз итмиләр, сәяси чит, дошман лагере элементы дип саныйлар. Шул заманнарда гына Сакалиба (Искилләр) иленә (хәзәрләр ярдәмендә) килеп (күченеп төпләнгән) болгарлар илтабары (илбашы) Мәрван явы көннәрендә, 737 елларда, инде хәзәр каганлыгында бердәм автономия саналган төбәк илбашы булып кала. Искилләр төп халыкны һәм күпчелекне тәшкил иткән төбәктә, Багдад хәлифәлеге (блогы) игътикадындагы мөселманнар көчәя барып, ниһаять, искил һәм болгар мөселманнары арасындагы дини игътикад каршылыклары тәхетенә куркыныч тудыру сызыгына якынлашкач, илтабар Алмуш Багдад хәлифәсе белән килешү сөйләшүләре юлына баскан кыяфәт күрсәтергә мәҗбүр була. Килешүләрне рәсмиләштерергә вәкил (илче), дини игътикад укытучылары, илнең хәрби куркынычсызлыгын ныгытырга ныгытмалар төзергә белгечләр һәм акча җибәрүен сорап, Багдад хәлифәлегенә хат җибәрә. Багдад хәлифәлеге идарәсендә искил-сакалибаларның да, болгарларның да кем икәнлекләрен бик яхшы беләләр. Үз чиратында илтабар Алмуш та Багдадта болгарларга караш нинди булганын бик яхшы белә. Әмма ул хатын илтә баручы илчесе итеп Багдад ышанычын казана алырлык, үз илендәге мөселман искилләр арасыннан түгел, үзен аклый алырлык болгар кешесен дә түгел, ә Хәзәри нисбәле (кушаматлы) Абдулла Башту улы дигән бер мөселман хәзәрне билгели. Моның белән үзенең Болгар хакиме, болгарлар игътикадындагы мөселман икәнен, хәзәр мөселманнар белән бер карашта торганын дипломатия теле белән шулай өстәмә бер рәвештә дә искәртә.

Хәлифә сараенда Болгар илчесенә абсолют игътибарсызлык күрсәтәләр, бар дип тә белмиләр. Хәтта ул китергән Болгар хакиме хатын да тапшыра алмыйча интегә. Болгарда чагында ук, күрәсең, адресларын биреп җибәргән, хәлифә сараенда йомышчы малай, ялчы булып эшләүче мөселман болгар Барс һәм Болгарда да бу хезмәттә булып киткән Мәварәэннәһер (күрәсең, Харәзем) шаһзадәләреннән Тегин дигән голямнар киңәше һәм ярдәме белән, хәлифәнең иң ышанычлы кешесе («начальник внутренних покоев»6) Нәзирне «алдап»7, бары тик аның аша Болгар хакиме хатын хәлифәгә тапшыруга ирешәләр. Кушымта мәкаләдә бу «алдау», «хәйлә» нидән гыйбарәт булуы турында шул ерак заман «документаль» дәлилләве итеп хәлиф сараенда күренекле урын тоткан харәземшаһ Мөхәммәд ибне Гыйрак8 тирәсендә сүз куертыла. Хатны, «Болгар хакименеке» дип түгел, «Сакалиба патшасы хаты» дип, хәлифәгә бирәләр. Дөрес, бу хатында илтабар Алмуш үзе дә, «хәлиф күз алдында үз дәрәҗәсен күтәрер өчен» («чтобы возвеличить царя в глазах халифского двора, представить его могущественной владыкой северных народов (сакалибы)», «Сакалиба патшасы» дип язган була. Хәлифә илчеләре килгәнчегә кадәр үк, Болгар (Сакалиба) илендә (Испания Әмәви хакимнәре 929 елдан гына үзләрен – хәлифә, дәүләтләрен Кордова хәлифәлеге дип атый башлыйлар, димәк), 922 елга кадәр үк Болгарда хәлифә исеменә укыган хотбә шул көндәге Багдад хәлифәләре исеме турында гына була ала. Хәлифә исеменә хотбә инде укый башлаган булалар. Хотбәдә хәтта илтабарны «Сакалиба патшасы» дип зурайтмыйлар, «Болгар патшасы» дип атыйлар икән. Моны ишеткәч, Ибне Фадлан: «Патша исеменә Галәмдә бер зат – Аллаһы Тәгалә генә лаек. Хәтта хәлифә хәзрәтләре хотбәләрдә үзен падишаһ дип ататмый. Хотбәдә (һәм гомумән) дәрәҗәңне «Болгар әмире» дип атасыннар», – дип киңәш бирә. Соңыннан Болгар да, Сакалиба илбашын да «Болгар әмире» дип йөртүләре, күрәсең, шул очрактан башланып килә.

2.Ахмад ибн А'сам ал-Куфи. Книга завоеваний. – Баку : Элем, 1981. – С. 51.
3.На стыке континентов и цивилизаций. Из опыта образований и распада империй X–XVI вв. – М. : Инсан, 1996. – С. 53.
4.Шунда ук. – 52 б.
5.Шунда ук. – 71 б.
6.На стыке континентов и цивилизаций… – С. 51.
7.Шунда ук. – 53 б.
8.Шунда ук. – 59 б.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
09 марта 2023
Дата написания:
2014
Объем:
470 стр. 1 иллюстрация
ISBN:
978-5-298-02769-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают

Новинка
Черновик
4,9
166