Читать книгу: «Үзем белән очрашу», страница 5

Шрифт:

«ТАТАР ХАЛКЫ ЯШӘРГӘ ТИЕШ, ҺӘМ ЯШӘЯЧӘК ДИП УЙЛЫЙМ…»

Күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты һ. б. бик күп дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр иясе, татар әдәбияты буенча алтмышка якын дәреслек, хрестоматия, методик әсбап, утызга якын монография һәм тематик җыентык авторы, күп галимнәрнең, язучыларның, шагыйрьләрнең остазы, егерме елга якын Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләгән Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллинга 85 яшь тулды.

Әйе, без мәктәптә Азат абый язган дәреслекләр буенча укыдык, университетта әдәбият белеме буенча аннан лекция тыңладык. Диплом алгач, Азат Гыйльмулла улыннан аспирантурага укырга кердем һәм кандидатлык диссертациясен уңышлы якладым. Җитәкчем – төпле белемле, сабыр, зыялы шәхес. Аның канаты астында фәнни хезмәтемне язу җиңел дә, җаваплы да булды.

Азат абый хәзер өйдә генә. Аның белән сөйләшеп, узган гомер юлын искә төшереп алдык.

– Азат абый, Сезнең тормыш юлыгызда «журналист гаиләсендә дөньяга килә» дип язылган. Аңлавымча, Гыйльмулла агай иҗат кешесе булган. Әниегез нинди һөнәр иясе иде?

– Әйе, әтием район Советы сәркатибе, Саба районы газетасы мөхәррире булып эшләде. Ул елларда җитәкчеләргә бер урында озаклап хезмәт куярга мөмкинлек бирмиләр иде, бу үзенә күрә бер сәясәт тә булгандыр. Әти, гаиләсен алып, бер районнан икенчесенә күчеп йөрде. Сабадан соң Кызыл армия, Кукмара, Тархан районы вакытлы матбугатларында мөхәррир вазифасын башкарды. Аннары яңадан Сабага кайтты.

Әнием Дилшатбану сугыш чорында һәм аннан соң озак вакытлар сәүдә системасында сатучы, ашханә мөдире булып эшләде.

Без гаиләдә дүрт бала үстек – өч ул һәм бер кыз. Мин – иң олысы.

– Әти-әниегез Сезнең киләчәгегезгә нинди йогынты ясады?

– Кечкенәдән музыкага, сәхнәгә тартыла идем. Гармуннары булган гаиләләргә йөреп, гармун уйнарга өйрәндем, курайлар ясап та җенләндем. Бу омтылышымны күреп, әти-әнием, бар булган акчаларын җыеп, трофей буларак Германиядән кайткан кечкенә аккордеон сатып алдылар. Шуннан мәктәптәге, клубтагы кичәләрдә, үзешчән концертларда бик теләп һәм рәхәтләнеп катнаша башладым.

Үзлегемнән балалайкада, гитарада, курайда, пионинода уйнарга өйрәндем.

– Сез туган һәм үскән еллар колхозлашу чоры, Сталин репрессияләре, Бөек Ватан сугышы кебек авыр һәм сикәлтәле дәвер буларак тарихта тирән эз калдырган. Сезнең хәтерегездә бу еллар ничек саклана?

– Бу еллар минем күңелемдә әтигә бәйләнешле саклана. 1937 елгы репрессияләр шаукымы аңа да кагылды. Кукмарада эшләгәндә, әтине, яла ягып, кулга алдылар. Төрмәдә уздырган өч ае, андагы тәртипләр, дөресрәге, тәртипсезлекләр, язучы Кави Нәҗми белән очрашулары турында ул безгә кайткач сөйләде. Әти үзенең тапкырлыгы һәм нык торуы аркасында гына котыла алган. Тикшерүчегә: «Миңа яга торган менә бу «гаепләр»не сезнең тәкъдимегез буенча эшләдем, дип әйтәчәкмен», – дигән.

Гаепсезлеге расланган әтине Тархан районы газетасына мөхәррир итеп җибәрделәр. Мин Олы Тархан авылында беренче сыйныфка укырга кердем.

Бөек Ватан сугышы башлангач, әти үзе теләп фронтка китте. Кавалериядә, кулы яралангач, пехотада хезмәт итте. Старшина дәрәҗәсендә, икенче группа инвалид булып, орден-медальләр тагып, 1945 елның кышында Сабага кайтып төште. Район газетасында мөхәррир, сәркатип булып эшләде, хуҗалык өлкәсендә хезмәт итте.

Югары сыйныфларда укыганда, җәйләрен күмәк хуҗалыкта атлар да көтәргә, кырдан элеваторга ашлык та ташырга, комбайн йөртүче ярдәмчесе булып та эшләргә туры килде.

– Ни өчен татар филологиясен һәм нәкъ менә драматургияне сайладыгыз, ә төгәл фәннәрне түгел? Байлар Сабасында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Шекше җидееллык мәктәбендә бер ел физика һәм математика укыткансыз бит.

– Чыннан да, Шекше авылында бишенче сыйныфларга – математика, алтыларга физика укытырга, класс җитәкчесе булып эшләргә туры килде. Ник дигәндә, сугыштан соңгы авыр елларда мәктәпләрдә укытучылар җитешми иде.

Физика һәм математика юлыннан китә алмадым, чөнки безнең заманда бу юнәлеш буенча укырга керү авыр иде. Бигрәк тә рус теле куркытты. Университетның татар бүлегенә барырга булдым. Безгә кадәр анда укырга кергән кешеләр бар иде. Рифат Сверигин миннән бер ел алда анда китте. Аннары бала вакытымнан ук бик күп китаплар укыдым, шуңа күрә филология минем өчен чит булмады.

Ни өчен драматургияне сайлавыма килгәндә, әдәби жанрлар арасында ул минем өчен иң кызыктыра торганы иде. Драматургиягә мәхәббәт көчле булды. Мәктәптә укыганда, Сабага эшкә егерменче-утызынчы елларның танылган артисткасы Рокыя Кушловская килде. Әнә шул вакытта ул безне, бигрәк тә мине төрле спектакльләргә тартты. Без инде авыллар буенча да йөрдек. Артист буларак та, гармунчы буларак та актив катнаштым. Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак», Мирсәй Әмирнең «Хуҗа Насретдин колхозда» пьесалары буенча куелган спектакльләрдә Рокыя Кушловская кебек сәхнә остасы белән янәшә уйнау театр сәнгатенә булган омтылышымны ныгытты гына.

Шекшедә, Тоболда эшләгәндә дә, Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфагы»н, яңа гына акланган Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен режиссёр буларак куйдым. Булат ролендә дә уйнадым. Университетның бишенче курсында укыганда, Казанның Укытучылар йортында драмтүгәрәккә йөрүчеләр куйган азәрбайҗан композиторы һәм драматургы Узеир Гаджибековның «Аршин мал алан» («Товарны аршинлап алам») әсәрендә төп рольдә – Әскәр булып уйнадым.

Драматургия юлы минем өчен шактый кызыклы һәм һәрвакытта үзенә тартып тора торган өлкә булды ул.

– Нигә күренекле драматург һәм шагыйрь, шәхес культы корбаны Фәтхи Бурнашның тормыш юлы һәм иҗаты Сезнең төп фәнни өйрәнү, тикшеренү объекты булды? Ул кайсы ягы белән Сезне җәлеп итте?

– Аспирантурага укырга кергәч, җитәкчем профессор Мөхәммәт Гайнуллин белән киңәшеп, без яңа гына акланган Фәтхи Бурнаш драматургиясен диссертация темасы итеп сайладык. Ул иң беренче чиратта драматург бит инде, дөрес, шагыйрь дә, ләкин сәхнә иҗаты өлкәсендә аның уңышлары күбрәк.

Әдипнең әсәрләре төрле җыентыкларда, газета-журналларда, архивларда, язучының туганнарында сакланган иде. Аларны өйрәнгәндә, Казаннан тыш, Мәскәү һәм хәзерге Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә булырга туры килде.

Беренче чиратта күренекле язучының иҗаты өйрәнелмәгән һәм тыелган булу игътибарымны тартты. Нәтиҗәдә кандидатлык диссертациям язылып бетте, 1964 елда уңышлы якланды.

– Белүемчә, Фәтхи Бурнаш архивының бер өлеше юкка чыккан, аның әдәби мирасын халыкка кайтару буенча тагын нәрсәләр эшләргә мөмкин?

– Чынлап та, аның әдәби мирасы әйбәт сакланган булырга тиеш иде. Фәтхи Бурнашның энесе Вафа абый, аның хатыны Мәсгудә апа, язучы кулга алынгач та, аны «халык дошманы» дип танымаганнар, архивын яшереп саклаганнар. Менә шул архивтан файдаланырга алар миңа мөмкинлек бирделәр. Дөрес, бөтен әйберне дә үзем белән алып булмый иде, күбрәк өйләренә барып укый идем. Диссертация язганда, бу материаллар бик ярдәм итте.

Кызганыч, Фәтхи Бурнаш мирасының күпмедере югалды, чөнки Вафа Бурнашевның кечкенә кызы, әти-әнисе вафат булгач, архивның бер өлешен чыгарып ташлаган. Дөрес, моны күргән кешеләрнең хәбәр итүе нәтиҗәсендә аның бер өлешен Нил Юзеевлар табып алып кайталар. Тагын күпмедерен Вафа абыйның олы кызы Йолдыз апа үзендә саклады, фәнни эшемне язганда, файдаланырга биреп торды. Ул үлгәч, сеңлесе аны каядыр чыгарып ташлаганмы инде, әйтмәде, шуны табып булмады. Бәлки, ул исән дә калгандыр, ләкин бик нык эзләнергә кирәк.

– Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган чор, студентлык еллары күңелегездә нинди хатирәләр булып саклана? Ишетүемчә, ул вакытта ук татар бүлеген ябарга тырышу булган.

– Бу бүлек, әлбәттә, күңелемдә һәрвакыт яхшы яктан гына истә. Безнең җитәкчебез Хатип Госман иде, аннан соң – Якуб Агишев. Ул чорда Мөхәммәт Гайнуллиннар, Хәмит Ярмиләр укыттылар. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге турындагы хатирәләрем бик изге, барысы да хәтеремдә. Мине кеше итеп җиткерүдә өлеше шактый зур булды.

Дөрес, аны ябарга да тырыштылар. 1956 ел башында Казан дәүләт университетында 1944 елдан бирле яшәп килгән татар теле һәм әдәбияты бүлеген ябачаклар, аны Казан дәүләт педагогия институтындагысы белән кушачаклар икән, дигән хәбәр таралды. Бу «Хрущёв җепшеклеге» еллары иде, милли аң үсешенә бераз иркенлек туган вакыт. Бик борчылдык һәм Мәскәүгә – Үзәк Комитетка хат язарга булдык. Хатның текстын Н. С. Хрущёв исеменә Нурихан Фәттах әзерләде. Аны без – Рәфыйк Нәфыйгов, Нил Юзеев, Ләлә Зарипова, Мансур Хәсәнов һәм мин – бергә җыелып тикшердек. Аерым, катырак әйтелгән, бик үк дипломатик булмаган урыннарын камилләштерү буенча фикерләштек. Нәтиҗәдә Нурихан Фәттах хатның яңа вариантын язды, анда саллы гына дәлилләр белән Татарстанда милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы турында, университетның татар бүлеген ябу шуның бер күренеше булуы хакында әйтелде. Соңыннан без Нурихан белән имзалар җыйдык.

Хат Мәскәүгә китте, татар бүлеге ябылмады, әмма имза куйган бар кешене партия Өлкә Комитетының мәдәният бүлегенә чакырып сөйләшү үткәрделәр. Бүлек мөдире К. Фасеев безгә Татарстанда милли кысуның юклыгын төшендерергә тырышты.

Безнең бу гамәлебезне истә тоттылар һәм вакыт-вакыт хәтергә төшереп тордылар. Университетны тәмамлагач, мин Татарстан китап нәшриятына мөхәррир булып урнаштым. Өч ай үтүгә, кыскарту мәсьәләсе килеп чыкты. Аспирантурага да документларымны тапшырган идем, мине үткәрмәячәкләрен белгән Якуб Агишев Казаннан читкә китәргә киңәш итте. Җае да чыкты: Тобол педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Габделхәй Әхәтов эшкә чакырды. Шулай Себергә китеп бардым.

– Татар филологиясе һәм тарихы факультеты дәрәҗәсенә ирешкән, татар милләте өчен бихисап күп шәхесләр тәрбияләгән, Сез белем алган әлеге бүлек хәзер юк. Сезнең фикер?

– Бөтенләй үк юк дип әйтеп була микән… Әдәбият, тел кафедралары яши әле. Дөрес, студентларны аз алалар. Тулысынча юкка чыккан дип булмый. Хәзер Казан дәүләт педагогия университетын яңадан кайтару турында сүз бара. Бу ният барып чыкканда, татар бүлеге тулы көченә эшләр әле дип уйлыйм.

– Татар драматургиясен чишмә башыннан алып бүгенге көнгәчә өйрәнгән бердәнбер галим буларак, әйтегез әле, татар сәхнә әдәбияты кайсы вакытта көчлерәк булган: Октябрь инкыйлабына кадәрме, совет чорындамы, әллә узган гасырның 90 нчы елларыннан соңмы?

– Бу чорларны чагыштыру шактый авыр, чөнки һәр чорның үзенең бер әйдәп баручы драматургы булган. Әйтик, Октябрь инкыйлабына кадәр ул – Галиәсгар Камал, шулай ук анда Фатих Әмирхан да, Гафур Коләхмәтов та, Гаяз Исхакый да көч куйганнар. Татар әдәбиятында драматургия өлкәсенең үсүендә, бигрәк тә урнашуында һәм көч җыйнавында менә шушы әдипләрнең роле бик зур.

Алардан соң килгән чорда Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Нәкый Исәнбәт күп көч куйганнар. Бу – шулай ук кызыклы дәвер. Узган гасырның 60–70 нче елларында Хәй Вахит килеп керә, сәхнәне тотып тора. Соңыннан Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Юныс Әминовлар чоры башлана.

Чагыштырып карасаң, элекке чорлар да сәхнә әдәбиятына зур өлеш кертеп калдырган, ләкин драматургия жанрының иң югары үсеш алган дәвере дип мин ХХ гасырның 70 нче, 80 нче, 90 нчы елларга кадәр чорын әйтер идем.

– Сез егерме елдан артык Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирант, кече һәм өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, директорның фәнни эшләр буенча урынбасары булдыгыз, утыз елдан артык Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия институтында татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессоры, мөгаллиме буларак хезмәт куйдыгыз. Ул елларны еш искә аласызмы?

– Университетта татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып мин унтугыз ел эшләдем, аннан соң профессор булып кына калдым. Дүрт ел педагогия университетында да кафедра белән җитәкчелек иттем. Икесендә берьюлы дигәндәй.

Ул чакларны гел искә алам, чөнки алар – иҗатымда иң уңышлы һәм бәхетле еллар. Докторлык яклаган, төрле монографияләр чыгарган чорым. Утызга якын фәнни хезмәтемнең күбесе шушы вакытта язылды.

– Татар әдәбияты буенча укыту программалары, татар мәктәпләре өчен тулы бер линия дәреслекләр авторы һәм авторлар коллективының фәнни җитәкчесе буларак, Сезнең сүзне ишетәсе килә: ФГОС таләпләренә туры китерәбез дип, дәреслекләрне тулысынча яңарту эчтәлекнең саегуына китермәдеме икән?

– Шактый көч куярга туры килде. Алтмышка якын дәреслек, программа, методик әсбап дөнья күрде. Бигрәк тә 70 нче еллар башыннан башланган дәреслекләр белән эшләү алга таба дәвам итте. Башта соавтор буларак катнашсам, тора-бара авторлар коллективы белән җитәкчелек итәргә туры килде.

80 нче еллар азагында Татарстан Мәгариф министрлыгы урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты буенча яңартылган программалар һәм дәреслекләр төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу җаваплы эшнең башына мине билгеләделәр. Өр-яңа концепция төзергә кирәк иде. Ул совет идеологиясеннән арынган, үзгәртеп кору таләпләренә җавап бирерлек булырга тиеш. Анда Урта гасыр татар әдәбияты да лаеклы урынны алсын, сәнгать ягыннан иң камил әсәрләребез дә тәкъдим ителсен, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Риза Фәхретдин кебек әдипләребезнең иҗаты да керсен.

Әлбәттә, без бу эшне күренекле галимнәребез ярдәмендә башкарып чыктык. 1995 елга барлык сыйныфлар өчен дә татар әдәбиятыннан дәреслекләр һәм хрестоматияләр дөнья күреп бетте. Алар кат-кат басылды.

Яңа дәреслекләр төзегәндә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмады. Нишлисең, дөнья гел үсештә, үзгәрештә һәм бу – табигый процесс.

– Бүген татар теле һәм әдәбияты укытуга карата булган каршылыкларны ничек кабул итәсез?

– Авыр кабул итәм, чөнки бу – милләтне бетерүгә юнәлтелгән эш. Татар телен һәм әдәбиятын укытуны бетерүгә каршы булган көч тә хәзер шактый тупланды. Җәмәгатьчелек, мәгариф хезмәткәрләре телне юк итүгә алып барган югары даирәләрнең фикерен кабул итми, телебезне саклап калу юнәлешендә эш йөртә.

– Хатыныгыз Фирая ханым да – фән кешесе, ул да филолог, ләкин рус теле буенча. Ничек яшәдегез? Әллә кызыксынулар уртак булгач җиңелрәк булдымы?

– Бик җиңел булды. Фирая белән безнең дәреслекләргә карашыбыз да уртак. Ул да рус теле буенча күп кенә дәреслекләр чыгарды. Фирая миңа һәрвакыт нык ярдәм итте. Бигрәк тә русча язылган фәнни мәкаләләремне һәм хезмәтләремне иң беренче укучым, мөхәррирем булды. Кирәк вакытта фикерләремне тупларга булышты.

– Балаларыгыз нинди юлдан китте?

– Олы улыбыз Айдар медицина юлын сайлады. Сәбәпчесе Фираяның апасы Рәйсә Ярмөхәммәтова дип уйлыйм, чөнки ул – һөнәре буенча медик, сәламәтлек саклау министры булып эшләде. Айдар медицина университетын тәмамлады, терапевт һөнәрен үзләштерде. Лаеклы ялга чыккач, башка юнәлешкә китте.

Кызыбыз Ләйлә тарих факультетында белем алды, шул өлкәдә эшләде. Бүгенге көндә ялда, шуңа да карамастан Татарстан Фәннәр академиясендә китапханәче булып хезмәт юлын дәвам итә.

– Татар теле һәм әдәбиятының, милләтебезнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

– Киләчәк әйбәт булыр дип уйлыйм. Аңа өмет белән карыйбыз, гәрчә авырлыклар бар. Шул ук татар телен бетерү буенча. Кысулар бара, милләтне бетерү, юкка чыгару өчен мөмкинлекләр һаман туа тора.

Җитәкчелек милләтне саклап калуга үзеннән өлеш кертергә тырыша, ләкин эш авыр бара.

Татар халкы яшәргә тиеш һәм яшәячәк дип уйлыйм. Өметем зур.

– Рәхмәт, Азат абый! Исән-сау яшәгез!

2017

ХАЛКЫМ ӨЧЕН КӨН-ТӨН ЙӨРӘК ЯНА…

Кеше гомере буе нәрсәгәдер омтыла, ниндидер хыяллар, өметләр белән яши… Арада, җәмгыятьтәге тәртипләр белән канәгать булмыйча, дөреслек өчен көрәшүче намуслы затлар, «Халкым! Милләтем!» дип көн-төн янып йөрүче олы шәхесләр дә бар. Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты профессоры Хатыйп Миңнегулов әнә шундыйлардан. Ул – галим, әдәбиятчы, җәмәгать эшлеклесе, көн таң атса, «Татар!» дип җан атып йөрүче, студентларның яраткан мөгаллиме, уникаль шәхес кенә түгел, ә шигъри җанлы, искиткеч бай күңелле кеше…

Сәйф Сараи, Котб һ. б. борынгы бөек төрки-татар әдипләрен, аларның тормыш юлын, әсәрләрен өйрәнү өстенә әлеге әдәби ядкярләрне хәзерге татар теленә күчерү дә зур тырышлык, үҗәтлек, көчле ихтыяр, сабырлык, нык түземлек сорый. Хатыйп әфәнде кебек чын-чынлап шигъри җанлы шәхес, әдәбиятка бөтен күңеле белән гашыйк кеше генә моны башкарып чыга ала. Галимнең сабакташы, шагыйрь Рәдиф Гаташ Хатыйп әфәнде хакында: «Хатыйп Госман безнең укытучыбыз, остазыбыз иде… Хатыйп та аның шикелле гаҗәеп оратор, даһи галим булып китте. Иҗат эшчәнлеген тәнкыйть белән башлап җибәргән дустым үзенең иҗатташларына борынгыга юл ачты», – ди.

– Хатыйп әфәнде, Сез ничек тормышыгызны әдәбият белән бәйләдегез? Совет заманында мөмкинлекләр дә чикле булгандыр?

– Борынгы һәм Урта гасыр шагыйрьләре гыйбрәтле кыйссалар иҗат иткәннәр: «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә», «Гөлстан…». Кайсысын гына алма, аларда төпле, тирән мәгънәле һәм кызыклы фикер ята…

Кызганыч, совет дәверендә боларга артык игътибар бирелмәде. Университетта укыганда да бер-ике сүз белән генә әйтеп китәләр иде. Хатыйп Госман Алтын Урда чорын өйрәнеп карарга тәкъдим итте, һәм мин баштанаяк шул эшкә чумдым.

– Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты бик катлаулы. Аны өйрәнү өчен әдәбиятны белү генә җитми, тарихны да белү кирәк…

– Әлбәттә, шул чор тарихы хакында хәбәрдар булу кирәк. Университетны тәмамлагач, миңа бик күп эзләнергә туры килде, үзенә күрә бер иксез-чиксез дөнья ачылып китте. Алтын Урда дәүләтенең тарихы искиткеч зур, кодрәтле булган. Ә халык мәдәниятен, фәнен шәһәрләр тудыра. Әстерхан, Сарай кебек калалар бу дәвердә кайнап торганнар. Котбның фикерләвендә үк мәдәнилек, байлык исең китеп торырлык. Хисам Кятиб, Сәйф Сараиларга, һичшиксез, алар яшәгән җирлек тәэсир иткән.

Беләбез ки, Казан ханлыгы чорында күп кенә әдәби истәлекләребез юкка чыккан. Бигрәк тә Явыз Иван мәркәзебезне яулап алганнан соң, татар милләтен хәтерсезләндерү, манкортлаштыру сәясәте алып барылган. Махсус рәвештә китапханәләребезне юк итү, татарны көчләп чукындыру…

Ядкярләрнең безгә килеп җиткән кадәресе дә әдәбиятыбызның ни дәрәҗәдә югары үсештә булуы хакында сөйли.

XX йөз башын әдәбиятыбызның «алтын чоры» дибез. Әлбәттә, бу буш җирдә генә тумаган. Тукайлар, Дәрдемәндләр элек-электән килгән төпле нигезебез, гореф-гадәтләребезгә таянган хәлдә иҗат иткәннәр.

– Үзгәртеп кору елларына кадәр Алтын Урда чоры әдәбиятын ныклап өйрәнмәвебез, бәлки, ялкаулыктан булгандыр? Әллә ул чынлап та тыелган идеме?

– Без еш кына сәбәп табабыз. Балаларыбыз татарча белми икән, «урыс мәктәбен бетергән» дибез, үзебез ике телне катнаштырып сөйлибез икән, «бу – урыслар белән аралашуның тәэсире» диябез. Максат итеп куйган әйберне нинди генә кыенлык булса да эшләргә кирәк.

Минем дә Сәйфи Сараи иҗаты буенча якланырга тиешле диссертациямә киртә куярга тырыштылар. Әмма барыбер төрле мәкаләләр, фәнни язмалар чыгара килдем. Минемчә, безгә бердәмлек җитеп бетми. Фәкать үз тарихыңны, үз мәдәниятеңне ныклап өйрәнсәң генә, милли үзаң кузгала. Ә безгә терәк булып әби-бабайлар мирасы тора. Хәтта Мәхмүт Кашгарый ук болай дип язып калдырган: «Арпасыз ат бара алмас, артында терәге булмаган батыр дошманын җиңә алмас».

– Мәктәп һәм югары уку йорты студентлары әдәби әсәр укымый, дибез…

– Моңа реаль карарга кирәк. Әлбәттә, татар мәктәбендә укыган бала Тукайны да, Такташны да белергә тиеш. Ә моның өчен милли мәгариф системасын булдыру шарт. Татар мәктәбе икән, анда татар мохитен тудырырга кирәк. Бары шул чакта гына милли әдәбиятка, тарихка урын табыла.

– Башкортстанда бик көчле башкорт гимназиясе барлыгын беләбез. Ә безгә югары үзаңлы татарлар әзерләүче уку йорты кирәкме?..

– Бу – бер генә алым. Болай гына хәлдән чыгып булмый. Анда ике йөз, өч йөз, күп булса, биш йөз бала гына укый алачак…

Милли университет хакында сөйлибез. Әгәр бөтенесен дә аңа гына кайтарып калдырсак, бу беркатлы караш булыр иде. Шуңа күрә һәр мәктәпне, һәр югары уку йортын милләткә файда китерерлек итеп оештырырга кирәк.

– Төрек лицейлары чын төрекләр әзерләп чыгара…

– Әйе, аларның укыту системасы бик алга киткән. Бездә чит тел укыту методикасын белү, төптән өйрәнү җитми. Укытучыга бәя аның үткәргән чараларына карап түгел, ә балаларының ни дәрәҗәдә телне белүенә карап бирелә.

– Быелның беренче сентябреннән Россиядәге барлык мәктәпләргә дә православие дине тарихын укытуны кертү турында сүз бара. Бу нәрсәгә китерер икән? Сезнең фикерегез?..

– Мәҗбүри куялар икән, бу һич кенә дә гадел булмый. Инкыйлабка кадәрге тормыштан бер мисал китерим. Ул чорда гаскәриләр, солдатлар, матрослар өчен махсус поплар гына түгел, ә алар белән беррәттән «полковой муллалар» да йөргән.

Финляндияне генә алыйк. Хәзер анда меңгә якын татар яши, мөселманнарны да кушсаң, бераз күбрәк. Ислам динен тоткан хезмәт кешеләре өчен атна саен һәр җомга көнне ял билгеләгәннәр, ә уку йортларында белем алучы, хастаханәләрдә дәваланучы татарлар, мөселманнар өчен хәләл ризык әзерләнә. Бернинди гаризалар да кирәк түгел. Шулай булгач, милләтне, динне исәпкә алмыйча эшләү – берьяклы караш. Халыкның рухи, мәдәни байлыгына хәзерге Россия җитәкчелеге игътибар итми, ә нормаль тормыш өчен һәр халыкның милли үзенчәлеген исәпкә алу мөһим.

– Татар яшьләренең социаль активлыгы кими; төп халык массасының битарафлыгы, үз милләте турында уйламавы нидән икән? Ни өчен шушындый хәлгә төшәбез?..

– Үзем дә уйланам, еш кына борчылам. «Сабырлык» дигән сыйфат безнең каныбызга сеңгәндер. Ә кайчак ул комачау да итми микән? Халыкка кычкырсаң, ул ишетәме-юкмы…

«Конституция», «ике теллелек» төшенчәләре күптән аксиомага әйләнергә тиеш иде. Әмма күрәләтә алардан да колак кага барабыз. Яшьләргә килгәндә, төрле фикердәгеләре бар. Милли, тарихи мәсьәләләргә битарафлары да, үз фикере булганнары да. Мәдәниятне, әдәбиятны ныграк белгән саен, үзаң уяна. Әнә шундый мөстәкыйль фикерле алмашның күбрәк булуын теләр идем.

– Ә менә чит өлкәдә үскән татар яшьләрен квота ярдәмендә университетка җыеп, аларны үз туган төбәкләрендә татар телен укытырлык белгечләр итеп әзерләп буламы?

– Ректорат та, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканаты да бу мәсьәләне хәл итәргә әзерләр. Алдан планлаштыру гына кирәк. Бу – үтәлә торган эш.

– Йомгаклап, соңгы сорау: әдәбият фәненең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

– Әдәбият – халык яшәешенең бер формасы. Әгәр халык чын милләт икән, аның мәдәнияте, күңел гәүдәләнеше, яшәеше бар икән, әдәбияты да була. Ә ул булган җирдә әдәбият фәне дә бар. Аны укыту, өйрәтү – төп шарт.

2004
199 ₽
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
05 марта 2022
Дата написания:
2018
Объем:
474 стр. 8 иллюстраций
ISBN:
978-5-298-03566-8
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают