Читать книгу: «Пьесалар / Пьесы», страница 3

Шрифт:

Өченче пәрдә

Мансурның бүлмәсе. Уртада һәм сулда ишекләр. Ике якта ике тәрәзә. Өстәл өстендә китаплар. Карават. Бүлмә уртача җыештырылган.

I. Мансур ялгыз.

Мансур (язып утыра). Менә тәмам да булды. (Язган кәгазьләрен актарып.) Уһу-һу!.. Аз дигәндә биш йөз юл булыр. Юлы ике тиеннән хисаплаганда… ун сум. Һу!.. Бүген илтеп бирсәм, иртәгә укып чыксалар, берсекөнгә бассалар… биш-алты көннән шыгырдап торган унлык безнең кесәдә булачак. Биш сумын әбигә бүлмәсе өчен бирсәм, дүрт сумын кибеткә ашаган өчен түләсәм, алты сумын учительгә бирсәм, калганына бик нык итеп киерелгәнче ашармын. Тукта, тукта, ашауга күпме кала икән? Биш сум да, дүрт сум, була тугыз сум. Тугыз сум да алты сум, була унбиш сум… (Сызгыра.) Биш сум тулмый ич. Бу ничек була инде? Минем кесәмдә, бурычларны түләгәннән соң, бер сум чамасы акча калырга тиеш иде бит. Ә монда биш сум тулмый әле. Бу ничек болай булып чыкты соң? Биш тә дүрт тугыз. Тугыз да алты унбиш. Юк, чыкмый. Ничек соң бу болай? (Кинәт.) Фу, шәйтан, хикәя яза-яза тәмам баш чуалган бит. Алты сум бүген тәрҗемә өчен Ильясның китерәсе бар бит әле… Шулай шул. Төгәл бер сум ашарга кала. (Киенә башлый.) Тукта, әбигә әйтеп куярга кирәк. Әби, әби!

Әби керә.

II. Мансур һәм әби.

Әби. Нәрсә, балакай? Самавыр кирәкме әллә?

Мансур. Юк, әби, самавырны кичкә шәпләп кайнатып куярсың. Менә нәрсә: мин хәзер чыгып китәм. Минем бер иптәшем бүген миңа акча китерәчәк. Әгәр дә килсә, мине көтсен.

Әби. Нинди акча?

Мансур. Минем өлешемә тигән акча. Хәзер кайтыр, диең. Мине көтсен!

Әби. Ярый, балакай. Тыңласа әйтермен. Бүген әле хуҗа да фатир акчасы өчен тагы хезмәтчесен керткән иде. Иртәгә Мансурдан алгач бирермен, дидем.

Мансур. Яхшы иткәнсең. Без, әби, хәзер баедык инде. Байның фатир акчасын гына түгел, йортын сатып алырга да мөмкин.

Әби. Ай, балакай, самавырым ташый торгандыр. Чәй эчмичә генә чыгасыңмыни?

Мансур. Эчмичә генә.

Әби. Алайса, каплап куярга кирәк. (Чыга.)

III. Мансур ялгыз.

Мансур. Тизрәк барырга кирәк. (Эшләпәсен киеп чыгып барганда, Ибраһимга очрый.)

IV. Мансур һәм Ибраһим.

Ибраһим. Уф, уф!.. Менә әкәмәт! Бу хәлләрне күрермен дип уйламаган идем.

Мансур. Нәрсә? Сиңа тагын ни булды?

Ибраһим. Адәм мәсхәрәсе иттеләр, туган. Ярый әле, котылдым.

Мансур. Нәрсә, ни булды? Әллә ашаган өчен түләмичә чыгып барганда эләктеңме?

Ибраһим. Кичә көнозын бернәрсә ашамаганым үзеңә мәгълүм бит.

Мансур. Йә?

Ибраһим. Шул. Ачлыктан төне буе йоклый алмадым. Таңнан торып Минһаҗга барганда, теге мәлгунь Шакирҗан байның капкасы төбендә тотып, арестовать итеп, охранный отделениегә алып барып, тоташтан биш сәгать сөйләттеләр. Сөйли-сөйли телләрем талып бетте. Барлык документларны алып калдылар. Эттән дә битәр ачыктым. Кесәдә бер тиен акча юк. Кая, зинһар, әбидән алып булса да, бер сум биреп тор әле. Иртәгә түләрмен.

Мансур. Ни өчен соң арестовать иттеләр?

Ибраһим. Кем белә аларны. Берсе, «бомба», ди. Икенчесе, утыз мең, камыр, ди. Башыма париклар киертеп чәчләремне тузгытып бетерделәр. Алдыма корымга буялган түгәрәк бер нәрсә китереп куеп, моны берәр яры күргәнең юкмы, дип сорыйлар. Сине дә сораштылар.

Мансур. Хуш?

Ибраһим. Әй, чәнчелеп китсеннәр лә. Кая, иптәш, бик ашыйсы килә бит. Эчәгеләр тишек насос шикелле чыж да чож килә.

Мансур. Янымда бер тиен дә юк шул. Кичкә булыр.

Ибраһим. Бер ун гына тиен юкмы, ичмасам?

Мансур. Чирек тиен дә юк.

Ибраһим. Ичмасам, бераз күмәч бир.

Мансур. Күмәч булса, үзем рәхәтләнеп чәй эчәр идем әле.

Ибраһим. Инде ни эшләргә?.. Шулай ук бүген ачка үләргә туры килерме икәнни?

Мансур. Әгәр дә берәр сәгать ашамыйча чыдый алсаң, акча була.

Ибраһим. Юк, иптәш, бер сәгать түгел, бер минут та чыдар хәлем калмады… Бер сәгатьтән буламы соң?

Мансур. Тәгаен була.

Ибраһим. Кәкре каенга гына сөятмәссеңме икән?

Мансур. Була, дим инде. Ильяс берәр сәгатьтән тәрҗемә өчен минем өлешемне китерәчәк.

Ибраһим. Ул өлешкә генә тигән булгач, бер туярлык та булмас инде.

Мансур. Туярлык булыр, кайгырма. Көтеп тор шунда. Кара әле, бәлки, ул үзе китермәс. Берәр кеше артыннан гына җибәрер. Ул вакыт инде мин булып акчаны алып калырсың.

Ибраһим. Ничек син булып?

Мансур. Шулай, Мансур булып. Юкса акчаны бирмәү ихтималы бар бит.

Ибраһим. Юк инде. Андый һавадагы акчаны көтеп монда вакыт уздырганчы, берәр яры барып сугылырга кирәк. (Тора. Эшләпәсен кия.)

Мансур. Әгәр дә рәт чыкмаса, миңа кил.

Ибраһим. Юлда егылып үлмәсәм килми дә булмас шул.

Чыгалар.

V. Садрый ялгыз.

Садрый (керә, карана). Һә, галах малай, менә хәзер инде карыйк. Ничек итеп бу боткадан ычкынырсың икән. Бай кызлары тирәсендә күп йөренә торгач, синең ише маңка малайларны шулай итеп өйрәтәләр. (Кәгазьләрен чыгарып кайсын китап эченә куя, кайсын карават астына ташлый.) Менә бу кәгазьләр синең арт сабакларыңны өйрәтәчәкләр. (Кәгазьне, калын китап эченә куйганда, идәнгә төшерә.) Фу, чәнчелгере!

VI. Әби һәм Садрый.

Әби (сәхнә артыннан чыгып кычкыра). Перес! Перес! Алланың дәргяһыннан сөрелгән5 нәрсә, монда килеп җиттеңмени? (Чыга.) Әбәү, монда кеше бар икән. Сезгә кем кирәк?

Садрый. Мин Мансур әфәнденең иптәше булам. Йомыш бар иде. Өйдә юк икән.

Әби. Хәзер генә чыгып китте.

Садрый. Алаймы? Хушыгыз!.. (Чыга башлый.)

Әби үз бүлмәсенә китә, ишектә Мөршидә очрый.

Садрый белән Мөршидә бер-берсен күрү белән катып калалар.

VII. Садрый һәм Мөршидә.

Садрый (паузадан соң). Мөршидә иптәш, ничек болай монда киләсе булдыгыз?.. Әллә җөйче кызыгыз монда торамы?

Мөршидә дәшми.

Каушамагыз. Була ул… Менә мин дә тегүче эзләп монда ялгыш кергәнмен. Сез, бәлки…

Мөршидә (батыраеп). Мин Мансур әфәндегә килгән идем.

Садрый. Үзегез генәме?

Мөршидә. Әйе, үзем генә.

Садрый. Кара син аны. Сезнең яңа һөнәрләрегез дә бар икән. Безнең бай йортларында үскән кызлар түгел, рәтлерәк асрауларыбыз да мондый эшләр белән чуалмыйлар.

Мөршидә. Сез мине монда килергә мәҗбүр иттегез.

Садрый. Мин?!

Мөршидә. Әйе, сез. Әгәр дә кичә полициягә Мансур өстенә ялган ялалар ябып, донос ясаган булмасагыз, мин монда килмәгән булыр идем.

Садрый. Кара син аны. Ха-ха… Сез фискал да була беләсез икән. Әллә Шакирҗан байның йортына кереп таларга да сез юл күрсәттегезме?

Мөршидә. Йә Алла! Сез нәрсә сөйлисез?

Садрый. Каушамагыз, каушама… Хәер, сез алданган гына бит. Мин сездән андый начар эш булыр дип шикләнмим.

Мөршидә. Әллә юкса… (Елый башлый.)

Садрый. Тынычланыгыз, Мөршидә туташ! Мин хәзер сезнең алдыгызда бер сер ачарга мәҗбүр булам. Сез талаучылар тозагына эләккәнсез бит. Сез, Мансур малайның төче телләренә ышанып, үзегезне тәмам хур иттегез бит. Шул жулик, талаучы малай белән бөтен шәһәргә даныгыз таралачак.

Мөршидә. Садрый әфәнде, мине тәхкыйрь кылмавыгызны6 үтенәм.

Садрый. Мин сезне тәхкыйрь кылмыйм. Бөтен шәһәр ду килә ич.

Мөршидә. Нәрсә?

Садрый. Мансурларны Шакирҗан байны талатырга ишек ачып кертүче сез дип…

Мөршидә. Ярабби! Бу ялган каян килеп чыккан тагын?

Садрый. Мин дә башта ышанмаган идем. Әмма хәзер сезне монда очраткач ышанырга туры килә шул. Дөрес, мин сезне яман ният белән эшләгәнсез дип әйтә алмыйм. Яшьлегегез белән бер жуликның тозагына төшкәнсез. Ул сезгә китап биргән булып, сезне сөйгән булып маташуы, сезнең өчен түгел, Шакирҗан байның акчасын талау өчен хәйлә булганын хәзер үзегез дә күрә торгансыздыр.

Мөршидә (куркып). Сез ни сөйлисез? Мансур аны һич эшләмәс! Сез генә шулай уйлыйсыз. Сез Мансурдан үч алыр өчен эшләгән эшләрегезгә мине ышандырмакчы буласызмы әллә? Юк, юк, Мансур андый кеше түгел. Кичәге талауда Мансурның катнашы юклыгына минем шөбһәм юк. Садрый әфәнде, Алла хакы өчен, Мансур өстенә яла якмагыз! Мин аны сөям. Мин сезгә булачак кеше түгел. Үлсәм дә мин сезгә булачак кеше түгел. Безнең арабызга кермәгез, Мансурны харап итмәгез! Беләм, сез монда яхшы ният белән йөрмисез. Кызганыгыз безне!.. Әгәр дә Мансур хакына яхшылык эшлисегез килмәсә, минем өчен, үлгән атам хакы өчен, Мансурны да, мине дә харап итмәгез! Мәрхүм әткәм сезнең әткәгезнең дусты булган бит.

Садрый. Менә шуңа күрә дә мин сезне шул жуликларның тозагыннан коткарырга тырышам.

Мөршидә. Ул жулик түгел. Мансур – яхшы кеше. Аның талауда зәррә кадәр гаебе юк.

Садрый. Сез шулай дип әйтәсез дә бит, полиция икенче төрле сөйли.

Мөршидә. Полиция сезнең сүз буенча гына Мансурдан шикләнә бит. Сез юк дисәгез, алар ышанырлар.

Садрый. Мин ялганлый алмыйм шул. Аннан соң талаганны таламаган дип әйтеп үземне үзем бәйләр хәлем юк.

Мөршидә. Садрый әфәнде, сездән ялынып, ялварып сорыйм. Безне харап итмәгез!..

Садрый (гаять кызып). Безне? Ха-ха!..

Мөршидә. Әйе, безне. Мин Мансурны сөям. Мин мәңгегә, мәңгегә аныкы. Көзгә безнең туебыз була.

Садрый. Ә мин?!

Мөршидә. Мин сезнеке була алмыйм.

Садрый. Юк, сез минем хатыным булырга тиешсез!

Мөршидә. Мөмкин түгел. Мин сезнеке була алмыйм.

Садрый. Мөршидә туташ, сез яшьлек белән генә бу сүзләрне сөйлисез. Мин сезне Мансур малайга караганда мең өлеш артык бәхетле ясармын бит. Сез бер генә минутка булса да акылыгызны башыгызга җыеп карагыз әле. Мансур белән нинди бәхет табармын дип уйлыйсыз? Менә күрәсезме аның тора торган урынын? Нигә охшый? Гомерегез буенча хәерчелектә яшәячәксез бит. Мин сезне сөям. Мин сезне кадерләрмен. Мин сезне бөтен көчем белән бәхетле ясарга тырышырмын. Дөрес, минем гаепләрем бар. Ләкин яшьлектә кемдә булмый ул. Әгәр дә сез минем хатыным булсагыз, ант итеп әйтәм, менә дигән ир булырмын. Хәзерге бөтен гадәтләремне ташлап, сезнең сүзегездән чыкмаска сүз бирәм. Мөршидә туташ, үзегезне дә, мине дә харап итмәгез! Йә, ризамы?

Мөршидә. Юк. Мин үз иркемдә түгел. Мансурдан аерыла алмыйм. Әгәр дә миңа аз гына ихтирамыгыз булса, минем өчен, минем хакыма, Мансурны харап итмәгез!

Садрый. Мөршидә туташ! Актык сүзем: әгәр дә Мансурны ташларга көчегез җитмәсә, бу пычрак эшкә сез дә эләгәсез бит.

Мөршидә. Әгәр дә вөҗданыгыз күтәрсә, теләсәгез, хәзер үк мине харап итегез! Күрәсез, минем монда бер ярдәмчем дә юк.

Садрый. Менә нәрсә, Мөршидә туташ, мин сезгә эчемдәге бөтен серләремне әйттем. Үземне сезнең кулыгызга тапшырырга булдым. Әмма сез… Моннан соң мин нинди генә начарлык эшләсәм дә, никадәр түбән төшсәм дә, сәбәпчесе сез икәнлеген хәтерегездән чыгармагыз! Үзегез мине мәҗбүр итәсез.

Мөршидә. Садрый әфәнде, эш минем ихтыярда түгел. Соң мин ни эшлим?

Садрый. Ярый, чүбек чәйнәүдә мәгънә юк. Бер-берегезне сөясез икән, чәнчелегез!.. (Начар күз белән озак итеп Мөршидәгә карап тора.) Мансурны коткарасыгыз киләме?

Мөршидә. Менә рәхмәт сезгә, Садрый әфәнде!

Садрый. Хәзер сез минем белән извозчикка утырып барырга тиешсез.

Мөршидә (куркып). Кая?

Садрый. Баргач белерсез…

Мөршидә. Нәрсә?

Садрый. Әгәр дә хәзер минем белән бармасагыз, ул вакытта соң булыр.

Мөршидә. Кая чакырасыз?

Садрый. Мансурның эшләрен барып җайларга кирәк. Юкса аны бүген төнлә арестовать итүләре бик ихтимал. Бер кулга алынгач коткаруы читен булыр.

Мөршидә (читкә). Ярабби! Бу кеше мине кая алып бармакчы була икән?

Садрый. Ризамы?

Мөршидә. Сез мине кая алып бармакчы буласыз?

Садрый. Әйттем бит инде.

Мөршидә. Юк, мин сезнең белән бара алмыйм.

Садрый. Ихтыярыгыз. Мансур сезнең өчен кадерле бит. Ә миңа дисә, асмагайлары, тереләй җиргә күмсеннәр үзен.

Мөршидә. Нәрсә? Әллә Мансурны асарлармы?

Садрый. Асу гына түгел, чәнчелдереп төшерерләр. «Руки вверх!» уен эш түгел ул.

Мөршидә. Ярабби!.. Сез мине кая чакырасыз соң?

Садрый. Баргач белерсез.

Мөршидә. Полицмейстергамы?

Садрый. Баргач белерсез.

Мөршидә. Ярый, әйдәгез!

Садрый (чыга-чыга). Бер атуда ике куян… Ха-ха!..

Чыгып китәләр.

VIII. Сәйфетдинов ялгыз.

Сәйфетдинов (өстән казаки, эчтән полиция киеме кигән килеш, кереп карана). Өйдә юкка охшый. Әмма эләктерсәм, медальнең шәбен бирерләр иде соң. Шакир байдан да бер егерме биш тамар иде. Тукта, бу бүлмәдә нәрсә бар икән? (Чыга.)

IX. Сәйфетдинов һәм әби.

Сәйфетдинов (сөйләшеп керәләр). Кая китте соң?

Әби. Белмим. Сезгә соң ул ни эшкә кирәк?

Сәйфетдинов. Мин аның авылдагы абзасы булам.

Әби. Алай икән.

Сәйфетдинов. Туган абзасы. Соң ничек, энекәш акчага бик интекмиме?

Әби. Интекмәгән кая инде. Менә әле бүлмә өчен миңа да түли алганы юк. Ашау-эчүенең дә бер дә рәте юк. Яртылай ач тора, мескенкәем. Минем дә арттырырлык кисәгем булмый. Әнә шул, бүлмәләр тотып, очны очка ялгап, көчкә генә торам шунда.

Сәйфетдинов. Ә үзе соң тиз кайтырмы?

Әби. Бер дә белмим.

Сәйфетдинов. Соң, чыгып киткәндә, бер сүз дә әйтмәдемени?

Әби. Хәзер кайтырмын, көтеп торсын, диде.

Сәйфетдинов. Ә аңа кунак киләсе бармыни?

Әби. Юк. Иптәше акча китермәкче булган, ахрысы.

Сәйфетдинов. Нинди акча икән ул?

Әби. Өлешенә тигән акча.

Сәйфетдинов. Өлешенә тигән, диең, ә?

Әби. Әйе.

Сәйфетдинов. Алай!.. (Халыкка.) Йомгакның очы монда икән. (Әбигә.) Шулай инде, юк вакытта бер сум да зур акча инде.

Әби. Нинди бер сум?

Сәйфетдинов. Мансурга иптәше китерәчәк акча, дим.

Әби. Нигә, бер сум гынамыни?

Сәйфетдинов. Артык булмас, дип уйлыйм. Алар бит сәүдәгәр түгел.

Әби. Ай Алла, шулай бер генә сум булырмы икән? Бүлмә өчен тагы бирә алмасмы икәнни?

Сәйфетдинов. Бәлки, артыграк та булыр, мин белеп әйтмим.

Әби. Артыграк булыр шул. Ник дисәң, миңа гына биш сум бирәсе бар. Кибетчегә дүрт сум.

Сәйфетдинов. Бүген түлим, димәгәндер бит?

Әби. Тәгаен бүген кичкә түлим, диде. Әйткән сүзендә тора торган иде. Әйе, әйе, кичкә түлим, диде. Байыйбыз, әби, кайгырма, байыйбыз, диде. Аз акча кулына төшкәндә, бер дә алай кычкырынмый иде.

Сәйфетдинов. Бер дә үзгәрмәгән икән. Авылда да шулай кулына бераз акча керсә кычкыра башлый иде. Яшь шул әле, яшь. Кычкыра, диең, ә?

Әби. Кычкыра, балакай, бик кычкыра. Байның йортын сатып алырмын, ди.

Сәйфетдинов. Кара син аны. Йорт сатып алырбыз, диең, ә? Хи-хи-хи!.. Ай, бу яшьләрне… Бераздан әйләнеп керермен. (Борылып.) Ә соң өйдән үзе генә чыгып киттеме?

Әби. Иптәше белән.

Сәйфетдинов. Байыйбыз дип кычкыра, диең. Барлык тапкан акчасын иптәшләренә ашатып бетермиме соң?

Әби. Белмим инде, ничектер.

Сәйфетдинов. Бәлки, акчалы иптәшләре дә бардыр?

Әби. Каян беләсең, бәлки, бардыр да.

Сәйфетдинов. Күбәүме соң үзләре?

Әби. Кайсы чагында унар кеше җыелып, бүлмәне тәмәке төтененә тутырып, бөтен күмәчне ашап бетереп чыгалар.

Сәйфетдинов (халыкка). Менә кайда икән динамит шайкасы! (Әбигә.) Ә машиналар һаман да ясыймы?

Әби. Ясый торгандыр инде. Ашарга кирәк бит.

Сәйфетдинов. Ярый, әби, мин бераздан кайтып керермен. Мин килгәнче кайтса, мин килгәнне әйтмә. Үзем күренеп бер шатландырыйм әле энекәшне. Хуш, әби! (Чыга.)

Әби. Хуш, бәбкәм, хуш. (Үз ягына чыга.)

X. Сәйфетдинов ялгыз.

Сәйфетдинов (кайтып кереп, яшеренеп). Юк инде, бу шайканы кулдан ычкындыру юк. Нәрсәләре бар икән? Динамитлары кая икән? (Карават асларын актара. Соңыннан өстәлгә килеп китапларын актарып, бер калын китапны алып укый башлый.) Ту-ту… Тулстый… В-в-вай-н-н-наимир… ур-ман… Гһә, тулстый, вайна, мир, урман… Моның мәгънәсе нәрсә икән? Әһә, болар урманда безгә, начальствога каршы, вайна ачарга уйлыйлар икән. Ваше благородиегә илтеп бирим әле. Ул мондыйларның иҗеген дә, сүрәсен дә белә иде.

XI. Сәйфетдинов һәм Шымчы.

Шымчы. Берсе килә. Капкадан керә калды.

Сәйфетдинов. Син үзе белән сөйләш… Мин карчык янына чыгам. (Чыга.)

XII. Шымчы һәм Ибраһим.

Ибраһим (кереп, шатланып). Ә, сез килгәнсез дә икән. Кая, тизрәк бирегез!

Шымчы (елмаеп). Нәрсәне?!

Ибраһим. Нәрсә булсын, акча!

Шымчы. Акча?

Ибраһим. Сине Ильяс Әхмәтов җибәрдеме?

Шымчы. Белегез!

Ибраһим. Ашагач… (төчкерә) мин сезне белермен.

Шымчы. Бүген пароль «ашагач» мыни?

Ибраһим. Ашагач, әйе лә. Сезне Ильяс җибәрдеме, дим?

Шымчы. Әйе, ул.

Сәйфетдинов ишектән карый.

Ә соң сез үзегез кем?

Ибраһим. Мин Ибраһим. Ә, юк ла, мин, мин… Мансур булам. Кая, минем өлешемне бирегез. Минем ашаганым юк.

Шымчы. Сезнең өлешкә күпме тиде, дип уйлыйсыз?

Ибраһим. Йөз мең булмас инде. Күпме җибәргән булса, шул инде.

Шымчы. Ул сума ничә кешегә бүленде дип беләсез?

Ибраһим. Икегә булырга кирәк.

Шымчы. Соң сез аны икәү генә эшләдегезмени?

Ибраһим. Икәү генә.

Шымчы. Бик авырга килгәндер?

Ибраһим. Авырга килмәгән кая. Яза-яза бармакларга сөялләр чыгып бетте.

Шымчы. Комитетка күпме бирелде дип беләсез?

Ибраһим. Кайсы комитетка?

Шымчы. Билгеле, үзебезнекенә…

Ибраһим. Комитетыгызда эшем юк. Минем үз өлешемне генә тизрәк бирегез. Ашыйсым килә. Үләм инде. Йөгерә-йөгерә тәмам хәлдән тайдым. Егерме алты сәгать тоташтан бернәрсә ашаганым юк бит.

Шымчы. Утыз меңгә туярга мөмкин.

Ибраһим. Нинди утыз меңгә?

Шымчы. Кичәге.

Ибраһим. Бүген булды бит ул. Биш сәгать тоташтан сөйләттеләр. Сөйли-сөйли телем калмады. Камыр, диләр, утыз мең, диләр. Сез дә беләсезмени аны?

Сәхнә артында кыштырдаган тавыш ишетелә.

Шымчы (револьверын чыгарып). Сез арестован!..

Ибраһим. Шаяртмагыз әле… (Револьвердан тотмакчы була.)

Сәйфетдинов керә.

XIII. Ибраһим, Шымчы һәм Сәйфетдинов.

Шымчы. Моны алып китегез! Мин башкаларны кабул итәм.

Ибраһим. Шаяртмагыз әле. Әллә ачка үтермәкче буласызмы?

Шымчы. Үлмәссез, үлмәссез. (Сәйфетдиновка.) Сез кара ишектән чыгыгыз. Хәзер ярдәмгә килсеннәр.

Сәйфетдинов. Слушаюсь!

Чыга башлыйлар.

Әйдәгез, чибәр егет!

Ибраһим. Болардан ачка үлмичә котылып булмас, ахры.

Уң якка чыгалар. Шымчы ялгыз калгач карана, эзләнә. Садрый калдырган кәгазьләрне таба.

Шымчы. Аһа!.. Талый белгәннәр, эзләрен яшерә белмәгәннәр. Яңараклар, ахрысы.

XIV. Шымчы һәм Шакирҗан.

Шакирҗан (ишектән, куркып, башын тыгып карый). Мөмкинме?

Шымчы. Рәхим итегез! (Халыкка.) Монысы сакаллар куеп йөри икән.

Шакирҗан. Әссәламегаләйкем! Исәнме, саумы, сәламәтме! (Карана.) Мансур әфәнде өйдә юкмыни?

Шымчы. Хәзер кайтыр.

Шакирҗан. Кая гына китәсе булды икән? Сез белмисезме?

Шымчы. Йомыш белән генә китте. Хәзер кайтыр. Рәхим итегез, утырыгыз!

Шакирҗан (утыра, карана). Тиз кайтырмы икән?

Шымчы. Хәзер кайтырга тиеш. Сез әлеге эш хакында килдегезме?

Шакирҗан. Кайсы эш?

Шымчы. Өлешегезне алырга килдегезме?

Шакирҗан (халыкка). Мордарлар! Минем хәләл акчаларымны өлешләп бүлеп тә өлгергәннәр икән.

Шымчы. Нигә дәшмисез?

Шакирҗан. Өлеш, диең, ә?

Шымчы. Әллә шикләнәсезме?

Шакирҗан. Зәррә кадәр дә шикләнмим.

Шымчы. Сезнең өлешкә күпме тиде?

Шакирҗан. Тиде инде. Алла хәерле кылсын. Менә шуның аркасында Аршауга китә алмыйча калдым.

Шымчы. Варшавага? Кайчан китмәкче идегез?

Шакирҗан. Бәйрәмнәрне үткәргәч тә китәргә иде исәп. Менә бу эшләр килеп чыкты.

Шымчы. Хуш?

Шакирҗан. Тәмам аяктан екты.

Шымчы. Хуш, хуш?

Шакирҗан. Үз кешегә бу кадәр бер дә килешми инде. Мин аның китабын бастырдым. Үземчә яхшылык иттем. Изгелеккә каршы яманлык шул була инде.

Шымчы. Әллә җәберләделәрме?

Шакирҗан. Җәберләмәгән кая, бөтенләй пычаксыз суйды.

Шымчы. Өлешегезне бирмәдеме әллә?

Шакирҗан. Нинди өлеш? Нәрсә саташасың тагы?

Шымчы. Пычаксыз суйды, дисез ич.

Шакирҗан. Суйды шул, пычаксыз суйды. Менә моннан, иңсәдән суйды.

Шымчы. Күпме генә бирде соң?

Шакирҗан. Нәрсә, кем бирде?

Шымчы. Акча.

Шакирҗан. Акча?

Шымчы. Сез миннән һаман шикләнәсез. «Ашагач»… (Төчкерә.)

Шакирҗан. Ярхәмәкеалла! Нәрсәне ашагач?

Шымчы. Пароль.

Шакирҗан. Орёл?

Шымчы (халыкка). Монысы бигрәк усал икән.

Шакирҗан. Юкка гына ул миңа ачу тота. Китабын нинди пөхтә итеп бастырдык.

Шымчы. Аның китабын сез бастырдыгызмыни?

Шакирҗан. Соң.

Шымчы. Типография әле һаман шул урындамы?

Шакирҗан. Шул урында булмыйча, кая булсын?

Шымчы. Урыны тынычмы соң?

Шакирҗан. Хәзергә Аллага шөкер, тыныч әле.

Шымчы. Әле һаман шул ни… дәме?

Шакирҗан. Капкадан кергәч.

Шымчы. Әйе, хәтерлим. Бер мәртәбә булганым бар иде.

Шакирҗан. Әллә сезнең бездә берәр нәрсә бастырганыгыз бармы?

Шымчы. Җир хакында бер нәрсә.

Шакирҗан. Мансур әфәнде гулять итәмени?

Шымчы. Гулять итмәскә. Хәзер бит бай чак.

Шакирҗан (сынап). Әллә… ничек? Атасыннан акча килдемени?

Шымчы. Ә утыз мең…

Шакирҗан. Ә?! (Халыкка.) Имансызларның шайкалары монда икән. Акчамны туздырып бетермәс борын полициягә барып әйтергә кирәк. (Шымчыга.) Мансур әфәнде кая гулять итә? Белмисезме?

Шымчы. Сез дә анда бармакчы буласызмы?

Шакирҗан. Юк, мин болай гына… (Халыкка.) Тизрәк полициягә әйтергә кирәк. (Шымчыга.) Ярый. Хуш булыгыз!

Китмәкче була. Шымчы револьверын чыгарып каршы тора.

Шымчы. Руки вверх!

Шакирҗан. Каравыл! Каравыл! Талыйлар! Талыйлар!

Шакирҗан белән Шымчы көрәшә башлыйлар. Шымчы Шакирҗанны егып, сакалын йолкый башлый.

Шымчы. Һе, сакал куйдыңмыни? Сакал куйдыңмыни!.. Чорт, нинди каты ябышкан!..

Шакирҗан. Каравыл! Сакалым! Каравыл! Сакалым!.. Үтерәләр!.. (Шымчының сакалына ябышып, куйган сакалын тартып ала.)

Пристав һәм Сәйфетдинов керәләр.

XV. Шымчы, Шакирҗан, пристав, Сәйфетдинов.

Сәйфетдинов (кулында револьвер). Ваш благороди! Бөтен шайкаларын тоттым.

Пристав (каушап, револьверын төзәп). Руки вверх!

Шакирҗан (кулындагы сакалга карап хәйран булган җиреннән, пристав тавышына уянып китеп, приставка каршы барып.) Микалай Ләксәндрич! Сакал!.. Сакал! Сакал!

Пристав (сакалны дикъкатьләп карап). Аһа, сакал!..

Шакирҗан. Әйе, әйе, билләһи газыйм, сакал. Кызыл авыз сакалы!..

Пристав. Действительно, сакал!

Пәрдә.

5.Дәргяһтан сөрелү – мәрхәмәттән мәхрүм ителү.
6.Тәхкыйрь кылу – хурлау, мыскыллау.
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
17 сентября 2021
Дата написания:
1931
Объем:
511 стр. 2 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-04198-0
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают