Читать книгу: «Күңелем фасыллары / Мгновенья души», страница 2

Шрифт:

Бер эздән

 
Картаябыз икән,
Бүген күрдем
Синең йөздән.
Язмыш үзе тарта —
Калышсак та
Әз-мәз генә
Бер үк салган эздән.
 
 
Нәсел очым үткән,
Әби-бабай,
Әти-әни
Һәм менә мин.
Тамырлардан
Аерылырга
Һич кенә теләмим.
 
 
Көзем көтә алда,
Хәтер ятлый,
Җәем – артта.
Әй, вакыт әйдәкли,
Тотып булмый,
Ертып булмый,
Ак кышларга тарта.
 
 
Яфрактай коела
Бер-бер артлы
Айлар, еллар.
Көтә алда тынлык,
Мәңгелек җир —
Каберлекләр,
Бары күкләр елар.
 
 
Картаябыз икән…
 

Нигә?

 
Үзең генә китү җитмәгәнме?
Йөрәгемне урлап алып киттең.
Өмет чаткыларым чатнап сүнде,
Ник син мине үксез, ялгыз иттең?
 
 
Җансыз булу гына җитмәгәнме?
Хисләремне тегәр җепкә сүттең.
Хыялларда инде дәрья гизмәм,
Очар канатларым таптап үттең.
 
 
Мин яратмам башка беркемне дә,
Син башканың күңел кылын чирттең.
Җәйләремдә сөю гөлләремнең
Бөреләрен ачылмаслык иттең.
Нигә?..
 

Ярат, димим

 
Ярат, димим. Үзем янам, үзем көям,
Яшьлегемә кабат кайттым, өзелеп сөям.
Язмышлардан узмыш юкны белсәм дә, мин
Йөрәгемә күтәрә алмас сагыш өям.
 
 
Ярат, димим, өметемнең чиген уям…
Җәфаланам, кабат-кабат йозак куям.
Көзгә кергәч янып пешкән алма сыман,
Бәхет кәсәм, сиңа сөю суты җыям.
 
 
Ярат, димим. Булдыралсаң, әйдә, оныт!
«Хуш!» – дип әйт тә йөрәгеңнән алып ыргыт.
Нихәл итим?.. Бәргәләнәм, өзгәләнәм,
Бары син дип яши җаным, утлар йотып.
 

Адаштыкмы әллә без?!

 
Еллар үтә, исемең телдән төшә,
Назлы сүзләр кала томанда.
Сөю тулы кайнар сулышыңны
Хәтер генә саклый һаман да.
Әллә чынлап, әллә уйнап әйткән
Ул чагында сөю сүзләрең —
Минем өчен Чулпан йолдыз иде,
Керсез диңгез иде күзләрең.
Әллә язмыш, әллә без адаштык
Бу дөньяның сансыз юлында.
Бер күрергә зарыгып таҗын койган
Ике чәчәк булдык болында.
Син үзгәрдең, мин дә бүтән хәзер,
Үзгәрде шул инде заман да.
Хәтер генә сүнми, хисләр яна,
Йөрәк сыкрый әле һаман да.
 

Яратам, дип, гел кабатла

 
«Яраттым, яратачакмын!»
Дигән идең берзаман.
Шул сүзләр күңелдән чыкмый,
Колакта чыңлый һаман.
 
 
Яраттым, яратачакмын!
Җанга көч салган сүзләр.
Хис ялкынын чагылдыра,
Сүзсез дә сөйли күзләр.
 
 
Яраттым, яратачакмын!
Үрли йөрәк түренә.
Шуңамы һәрбер яңа көн
Кояшлырак күренә.
 
 
Яратам, дип, гел кабатла,
Үстер мине, үсендер.
Сөймәгәч тә, сөелмәгәч,
Бу гомерләр төссездер.
 

Син кирәк

 
Мәхәббәтем чәчәк атты,
Ташый хисләр җыр тулып.
Сиңа ашкына йөрәгем,
Гүя очар кош булып.
 
 
Күңелеңә җәннәт сыйган,
Күзләреңдә – чаткылар.
Шул күзләрең чаткылары
Җаныма ут яктылар.
 
 
Сине күргән көннән алып,
Бары язларда яшим.
Күз нурым син, бәгырькәем,
Ниләр дип назлап дәшим?
 
 
Ләйсән яңгырдай сибеләм,
Кыш диеп тормый йөрәк.
Бәхетле булырга җирдә
Яннарымда син кирәк.
 

Яратам

 
Үзем сөям, үзем көям,
Үзем утларда янам.
Өшим, пешәм, суга төшәм,
Мең кабат ямыйм ярам.
 
 
Кош булып күккә атылам,
Йолдызлар булып тамам.
Күзләр көтеп арыса да,
Онытырга юк чамам.
 
 
Төннәрен Зөһрә кыз сыман
Көмеш айда атынам.
Күкләрдәй зәңгәр күзләрең
Үбәр булып талпынам.
 
 
Үтәр юлларыңа кичен
Нурлар сибеп таратам.
Беләсеңме? Мин бит сине
Өзелеп-өзелеп яратам.
 

Үкенмим

 
Үтсә дә хисләр, мәхәббәт,
Бер мизгел дә үкенмим.
Бәхетле чакларны кабат
Кайтар, диеп үтенмим.
 
 
Истә калыр, онытылмас,
Яра теккән җеп сыман.
Сүтелгән саен хәтерләр
Искәртеп торыр һаман.
 
 
Үпкәләмим, еламыйм да,
Гөлне дә кырау кисә.
Ак каен горур булалмый,
Җилгә бер башын исә.
 
 
Сагышлардан көл булсам да,
Кабат шытармын язын.
Җылы җилләрдән тоярсың
Юллаган сөю назым.
 

Көтәм әле

 
Көтүдән дә авыр нәрсә юктыр,
Аны белә бары көткәннәр.
Гомер буе сагынып көткәннәр
Бу сүзнеме белми әйткәннәр?
 
 
Сарыларга сабышырга була,
Үләргә дә була көткәндә…
Йөрәгеннән өзеп алып аткач,
Авыр түгел ташлап киткәнгә.
 
 
Көтә-көтә уйлар чуалганмы,
Әллә бәхет алда, әллә моң?
Югарыдан җавап килгән сыман:
Тукта! Көтмә! Хәзер инде соң!
 
 
Көтәм әле, әйдә, ашыгып кайт та
Бәхетләргә, назга коендыр.
Сөю тулы күзләремнән үбеп,
Кочагыңа мине сыендыр.
 
 
Их! Көтүләр бигрәк кыендыр.
 

Сиңа

 
Хисләр буранына киртә куйдың,
Сөюдән дә инде арындыр.
Кояшы да, нурын яшергәндәй,
Син янымда юкка салкындыр.
Йолдыз булып бәлки атылырмын,
Көтмәгәндә беркөн каршыңда.
Чаткы булып күзләреңә тамсам —
Искә төшерерсең барсын да.
– Яратмыйм! – дип әйтү генә җиңел,
Мәхәббәттән йөрәк ярсыган.
Бәхет юлы, синсез буламы соң?
Дөньясы да инде тар сыман.
Күзләремне каплый ак томан,
Өметләнеп яшим мин һаман.
Сагышлардан сагынуга күчкән
Уртаклыкта бәхет бар сыман.
 

Сөю

 
Очкын булып кабынды да
Күзгә керде.
Һәр күзәнәкне балкытып,
Сергә күмде.
Кызды йөрәк ташкын ташып,
Йөзгә төште,
Җан атардай булып җанга
Сөю дәште.
Бары икәү белде аны,
Ай көнләште.
Дөньяларын онытканга
Ул көндәшме?
 

Серем чәчтем

 
– Яратам! – дип кычкырасым килде,
Җилләр урлар дидем тавышым.
Өмет утым, бәлки, чынга ашып,
Җан көткәнне бирер язмышым.
 
 
– Сөям! – диеп пышылдыйсым килде,
Синең кайнар кочагыңа сеңеп.
Дөрләп янган учак инде сүнмәс,
Хис-тойгыны булмас сыман җиңеп.
 
 
Мәхәббәтне көйләремә салдым,
Аңларсың дип, бәлки, җырларымнан.
Телисеңме? Чыклар булып тамам
Кыңгыраулы чәчәк чыңнарыннан.
 
 
Җаным утта! Сагышларын аның
Басу мөмкин сабырлыгым җыеп.
Ак кәгазьгә серем чәчеп салдым,
Шул шигырьгә сөю калды сыеп.
 

Сорама хәлләремне

 
Хәлләремне ник сорыйсың?
Әйтмәсәм дә беләсең:
Җанда яшен яшьнәсә дә —
Кояш булып көләсем.
 
 
Күңелгә якын исемең,
Беләсең кабатлыйсым.
Сиңа булган өметемне
Килә гомер саклыйсым.
 
 
Хәлләремне ник сорыйсың? —
Йөрәк сүнмәс ялкында.
Күңелемә иң-иң газиз,
Ерак та син, якын да.
 
 
Хыяллар гасыр чыкмаслык,
Өмет чаткыга баткан.
Күр! Сөю тәрәз төбендә
Гөл булып чәчәк аткан.
 
 
Янып тора кызыл чәчәк,
Бу бит чын сөю төсе.
Сиңа булган мәхәббәтем
Беркайчан сүнмәс төсле.
 
 
Хәлләремне ник сорыйсың?..
 

Ярый син бар

 
Бу дөньяда әле дә син бар!
Ялгызым нишләр идем?
Нихәл итим?.. Яратам бит,
Сөям бит, сөям, дидең.
 
 
Әле дә син бар!.. Һәр көнемә
Яшәү дәрте бирәсең.
Кояш булып, нур иңдереп,
Җанга бәхет үрәсең.
 
 
Чәчәк булып ата йөрәк,
Шатлыгымнан туа җыр.
Һәр таңымны көтеп алам,
Җанда – кояш, йөздә – нур.
 
 
Бу дөньяда әле дә син бар,
Чиксез бәхетле иткән.
Сөюебез уртак булгач,
Миңа бәгърем шул җиткән.
 

Бесплатный фрагмент закончился.

Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
04 октября 2022
Дата написания:
2017
Объем:
31 стр. 5 иллюстраций
ISBN:
978-5-298-03519-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают