Читать книгу: «Нәниләр китабы», страница 2
Бу йорт бик тәбәнәк, Чүгәлибез, кулларны баш өстенә күтәрәбез, “йорт” ясыйбыз.
Урман янында кирәк.
Бу йорт бик тә биек, Аяк очларына басабыз, кулларны күтәрәбез, өскә сузылабыз.
Елга ярында төзик.
***
КЕМ БЕЗНЕҢ ШУНДЫЙ ТАТЛЫ?
Уен иртән уяну, кәефне күтәрү, яхшы хисләр уяту өчен туры килә, шулай ук тән әгъзаларын истә калдырырга ярдәм итә.
Кем безнең шундый татлы? Баланы башыннан табанына кадәр сыйпыйбыз.
Кем безнең зур талантлы?
Битләре – сылу алма, Назлы итеп әйтелгән тән әгъзаларына кагылабыз.
Куллары шундый шома!
Колаклары чип-чиста,
Аяклары да җитез,
Күзләре якты, нурлы,
Җилкәсе кемнең бик төз?
Курчак сыман кызыбыз (улыбыз)!
***
КАЧЫШЛЫ
Әлеге уен баланы кагыйдәләрне үтәргә өйрәтә (кирәк вакытта качарга, тапканчы утырырга); күз алдына китерү сәләтен, вак моториканы үстерә һәм уңай хисләр тудыра. Балалар качышлы уйнарга бик яраталар бит!
1нче ысул. Качышлы уенын оектан ясалган “сукыр тычкан” белән уйнарга мөмкин. Оекка күзләр тегәбез яисә ябыштырабыз һәм кулга киябез.
2нче ысул. Мендәр-юрганнан ясалган “оя”га бала үзе “сукыр тычкан” булып керә.
3нче ысул. Бармак уены.
Сукыр тычкан, йоклама! “Сукыр тычкан”ны чакырган сыман, кулны болгыйбыз.
Әйдә, качышлы уйна!
Тычкан ояга качкан. Күзләрне йомып (“качабыз”), учлар белән каплыйбыз, аннан ачабыз.
Аны эзләргә барам. Бармаклар белән идән буйлап “йөрибез” яки бүлмәдә атлыйбыз.
Тычкан җирдә утыра? Бармак белән идәнгә күрсәтәбез.
Табып булмый беркайдан. Иңнәрне өскә-аска йөртәбез, аңламаган сыман, кулларны як-якка аерабыз.
Ярты сәгать эзләдем, Уңга-сулга карыйбыз.
Беркайда да күрмәдем.
Кайда тычкан? Чык бирегә! Куллардан тавыш көчәйткече ясап, “сукыр тычкан”ны чакырабыз.
Утырма качып җирдә!
Тычкан оядан дәште: Бармаклардан боҗра ясап, аңа кычкырабыз.
«Кысылдым мин, ая-яй-яй! Ике куллап башка тотынабыз һәм башны чайкыйбыз.
Оядан чыгып булмый!
Ярдәмгә кил син миңа,
Рәхмәт әйтәм мин сиңа!» Башны аска, өскә селкетәбез.
***
КОМПОТ
Әлеге уен ярдәмендә бала вак моториканы үстерә, шулай ук җиләк-җимешләрнең атамалары белән таныша.
1нче ысул. Бармак уены.
2нче ысул. Баланы юри уйнарга өйрәтеп була: курчак савытларда “компот пешерергә” һәм курчак-кунакларны авыз иттерергә.
Әни белән без бергә компот кайнатабыз. Йодырык, кашыкны тоткан сыман, кысылган.
Җимешләрне базардан бергә без алабыз. Кулны түгәрәк буйлап,
“компоотны болгата-болгата” хәрәкәтләндерәбез.
Аларны су астында әйбәтләп юабыз. Юган сыман, кулларны уабыз.
Армут, чия, җир җиләге, Чиратлаштырып бармакларны бөгәбез һәм җиләк-җимешләрне саныйбыз.
Балан, сырганак, кура,
Карлыган белән крыжовник,
Һәм ярты кило алма.
Әзер! Стаканга салдык! Баш бармакны башка бармаклар белән тоташтырабыз, “чокыр” ясыйбыз.
Дәрес күңелле узсын!
Эчеп кара син компот!
Оялма! Тәмле булсын! “Чокыр”ны авызга китерәбез һәм “эчәбез.”
***
ҺАВА ШАРЫ
Уен кәефне күтәрә һәм вак моториканы үстерә.
Кечкенә шарым бар иде, Йодырыкны күрсәтәбез, як-якка әйләндерәбез.
Бик зур түгел иде ул.
«Җир кадәр буласым килә», – Кулларны мөмкин кадәр киң җәябез.
дип, Миңа серен ачты ул.
Шарым дә үсте, үсте, Әкренләп, шарның зураюын күрсәтеп, кулларны күбрәк аерабыз