Читать книгу: «Матурлык», страница 3

Шрифт:

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Ә. Еники, истәлек мәгълүматларына нигезләнеп, Салих Сәйдәшевнең музыкага булган мәхәббәтенең нигезләрен, татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән җырларын белүе, аның нечкәлекләрен өйрәнеп, алдагы буыннарга тапшыруга омтылышын сурәтләү аша ачып салган. Икенче төрле әйткәндә, мәшһүр композитор булып танылган Сәйдәшевнең башлангыч чор иҗат эшчәнлеге үк халык җырларына барып тоташа. Шуңа күрә аның ягымлы, моңлы көйләренең нигезен халык җәүһәрләреннән эзләү максатка ярашлы. Сәйдәшев үзенең шәкерте Гөләндәмгә «Агыйдел» көен нота буенча уйнарга өйрәтеп кенә калмый, барыннан да бигрәк, аның гүзәллеген тоярга, көйгә салынган табигый бизәкләрне күзалларга өнди: «Мәсәлән, ярларына сыя алмагандай бөтерелеп, кызу гына аккан Идел үзе… Аргы якта киң тугайда киез эшләпә кигән агайлар тезелешеп печән чабалар… Ә бирге якта, су читендә, ап-ак казлар кагына».

Повесть битләреннән күренгәнчә, Сәйдәшев, шәкертен музыка серләренә өйрәткәндә, җырны, көйне төшендереп кенә калмый, татар музыкасының барлык нечкәлекләрен белеп, аны тоеп уйнау, җырлау өчен барлык мөмкинлекләрне ачып бирә. Әйтик, (Сәйдәшев) авыл көе «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем»не үзенең шәкертенә төшендергән вакытта үз халәтен болай аңлата: «…минем күз алдына гел генә гаҗәп бер күренеш килә: авыл, кояш баеп бара торган вакыт, көтү кайткан, сөт исе аңкый, кызлар, яшь киленнәр ак чиләкләренә тыныч кына күшәп торган сыерларны савалар…»

Әдипнең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеның лейтмотивы булып татар халкының музыка сәнгатенә булган кызыксынуы тора. Шушы үзенчәлек гади, әмма заманча тәрбияле гаиләдә татар кызының музыкага тартылуы мисалында күрсәтелә. Музыка, татар көе, җыры үзе дә образ дәрәҗәсенә күтәрелеп сурәтләнә.

Салих Сәйдәшев үз шәкертенә биргән сабакларны киң катлау укучылары да ишетә. Һәм Салих Сәйдәшев иҗат иткән көйләрнең тарихы, аның музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше бәяләнә. Гомумән, повесть Салих Сәйдәшевнең музыка сәнгатендә ясаган адымнарын, беренче уңышларын ачып бирә. Ә. Еники Салих Сәйдәшевнең музыка сәнгатендә ирешкән уңышлары нигезендә аның халык көйләренә таянуы, аны өйрәнүе, иҗади эшкәртүе ятуына басым ясый. Сәйдәш һәм халык арасындагы якынлык аның композитор булып танылуында әһәмиятле роль уйнаган. Гөләндәмгә биргән дәресләре вакытында аларны тыңлап утырган Әхмәтҗан абзыйны: «Яхшымы-начармы – үзебезнеке» безгә ана сөте белән кергән, Әхмәтҗан абзый! Безнең бөтен моңыбыз, дәртебез, юанычыбыз халык көйләрендә», – дип ышандыра Сәйдәшев.

«Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда әдип музыканың кеше күңеленә ясаган тәэсир көчен ачып бирә. «Ишетәсезме, бәгырь? – диде Салих, дәртләнеп уйный-уйный. – Күпме уй-хис музыкада! Олы хәсрәттән әрнү бар, хәтта тәкатьсез үксү дә ишетелеп кала, әмма шул ук вакытта ул кешенең рухын төшерми, өметсезләндерми, киресенчә, ул аны үстерә, дәртләндерә, гүя зур-зур эшләргә канатландыра!.. Ихлас! Ә менә бу җирендә, тыңлагыз әле, тыңлагыз! – Нинди-дер бер тантаналы горурлык яңгырый түгелме соң?! Тукай өчен, Тукайны тудырган халык өчен горурлык ишетәсезме сез шунда?!» Әйе, ишетә аны шәкерте. Алай гына да түгел, татар халкы ишетә һәм Гөләндәмнең «Әйе, ишетәм мин, ишетәм! Ишетү генә түгел, әллә нинди бер сызланулы ләззәттән, билгесез бер сөенечтән хәтта елыйсым да килеп китте» дигән сүзләрендә героиняның халык белән теләктәшлеге ишетелә. Музыканың сихри көчен Гөләндәм болай дип тә аңлата: «Музыка һәм халык икесе бергә кушылса, бик тирән яткан тойгыларны да кузгата икән ул».

Ә. Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте белән бәйле көндәлек дәфтәре генә түгел, ә әсәрнең прототибы язган һәм Казанда радиокомитетта эшли торган Зәйнәп ханымга җибәрелгән тагын бер хат та әдипнең архивында сакланып калган була. Шул хат язучыга Салих Сәйдәшевнең җанлы образын тудыруга ярдәм иткән. Шуңа күрә ул хатның авторы аерым кызыксыну да уята. Әйтик, әлеге хатта Фатимаи Зөһрә үзенең кем булуы белән таныштырып та куя: «Мин – шул гасырдагы татар кызларыннан берсе. 1905 елда Казан шәһәрендә туганмын. Йортыбыз Захарский урамында урнашкан. Атам – сәүдәгәр Әхмәтҗан Солтанов дигән кеше. Ул, бик иске фикерле булса да, музыка яраткан. Музыка өчен иске кагыйдәләрне бозарга риза булган». Шул ук хатта кызның әнисе турында мәгълүмат бирелә: «…әнием минем заманына күрә алдынгы карашлы, мәдәнияткә омтылучан хатын иде. Ул бит Сембердә туып үскән, ә Сембер Казан түгел инде – саф рус шәһәре. Ахун хәзрәт кызы булуына һәм, асылда, мөселманча тәрбияләнеп үсүенә карамастан, әниемә барыбер рус кызлары белән аралашырга, телләрен, гадәтләрен өйрәнергә, өй-гаилә тормышын якыннан күрергә туры килгән… Бервакытта да йөзен ирләрдән яшерми, шулай ук, абыстайлар шикелле, укалы камзул, үкчәсез читекләр дә киеп йөрми. Ул европачарак киенергә ярата һәм күлмәкләрен дә рус хатыннарыннан тектерә». Повестьның герое Гөләндәм дә әнисе йогынтысында заманча тәрбия ала: «Казанда иң яхшы саналган Ләбибә ханым мәктәбенә укырга бирде. Бу кызлар мәктәбендә безгә, төрле фәннәр укыту белән бергә, рус телен дә укыттылар, шулай ук төрле кул эшенә дә өйрәттеләр», – дип языла хатта.

Күреп үткәнебезчә, повестьның төп герое Гөләндәм образының реаль шәхес булуы шик тудырмый. Шуңа күрә Салих Сәйдәшевнең аралашу даирәсендә булган яшь кыз истәлекләре һәм аның шәхси хаты әсәрдәге вакыйгаларның чынбарлыктан алып язылуына шик калдырмый.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, әдәби әсәрдә Сәйдәш образын тудырганчы, Ә. Еники аның шәхесен өйрәнә. Әдип белән булган әңгәмә вакытында, Салих Сәйдәшевкә багышланган әсәре турында сүзен дәвам итеп, ул болай диде: «Соңыннан мине Сәйдәшнең танылган еллары турында язарга кыстый башладылар. Күпме уйласам да, хыяллансам да, ул эшкә керешә алмадым… Үземчә болай аңлата алам: иң беренче чиратта композиторлык иҗаты миңа таныш нәрсә түгел. Музыка ничек туа? Ул бик нечкә нәрсә булса кирәк, шуңа күрә профан, дилетант булып язарга ярамый. Салих мәрхүм әйтә торган булган: «Минем колагымда һәрвакыт музыка яңгырап тора», – дип. Ничек яңгырый? Илһам аңа ничек килә? Аларны ничек белергә?»

Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшев – Ә. Еникинең күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Ул аны «фаҗигале шәхес» дип атый. Әдип Сәйдәшнең беренче чиратта халык композиторы булуына игътибар юнәлтә: «Сәйдәшне исә халык таныды, халык күтәрде…» – дип күрсәтә ул.

Гомумән, Ә. Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда халыкта югалып баручы гореф-гадәтләрне, традицияләрне кайтаруның бер чарасы итеп музыканы күрсәтә. Милли музыка, аның танылган вәкилләре турында шул чор белән бәйле әдәби әсәр язып, Ә. Еники татар көе-моңының матурлыгын күрсәтүгә ирешә, музыканы иң тәэсирле сәнгать, иң бөек көч итеп сурәтли. Шуның белән бәйләп, чорның төрле дәрәҗәдәге шәхесләрен әдәби образлар ярдәмендә сурәтләргә ярдәм итә.

Ә. Еники белән очрашу, аралашу 1990 елларда мин кандидатлык диссертациясе өстендә эшләү барышында булды. Аралашу вакытында сүз күбрәк әдипнең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте турында барды. Шуны тоймый мөмкин түгел иде: күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең шәхесе, аның мәхәббәт тарихы язучыда зур кызыксыну уяткан иде.

Әлфия Мотыйгуллина,
филология фәннәре кандидаты

МӘК ЧӘЧӘГЕ
(Нәсер)

Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге, чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап, шулай сүз башлады:

– Кеше, сәлам сезгә! Ерактан киләсез шикелле, арыганга охшыйсыз, аякларыгызда тузан, битегез тирләгән, утырып ял итегез, булмаса… Менә шулай! Сез минем әрсезлегемне кичерегез! Бик күптән инде кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде!.. Сез күрәсез: мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә, биек тау булып, коры ком өелеп ята. Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә – мин берсен дә күрмим. Тик кайвакыт минем янга берәр коңгыз гына тәгәрәп төшә. Ялангач җансыз чокырдан ул бөтенләй куркып кала, күрәсең; бичара, озак тырыша торгач, үрмәләп чыгып китә. Кайчак исә берәр бака, комны ишә-ишә, яныма төшеп азаплана. Ләкин кызу, коры чокыр төбендә дым юклыгын сизгәч, тизрәк кире борылып, чыгып китү ягын карый… Мин аларның да әллә нидә бер күренеп калуларына шатмын. Торган җирем никадәр буш, җансыз булса да, ерак түгел тере сулышлы тормыш барын сизеп торам. Рәхмәт күбәләкләргә!.. Ара-тирә аларның берәрсе яныма төшеп, әйләнәмдә бизәкле канатлары белән җилпенеп очына, йомшак гәүдәсе белән сакланып кына өстемә куна, хуш исле мыеклары белән йөземне кытыклап, назлап китә… Ләкин мондый кадерле кунаклар яныма килгән яки сөекле дусларым белән кавышкан көннәрем минем бик сирәк була. Гадәттә исә, менә шулай беркемсез… Әйе, мин ялгыз! Минем баш өстемдә еракта, бик еракта нурлы күк… Көннәр буена мин шул чиксез, тын күккә карап торам. Һәр таң белән мин кояшның чыкканын көтеп алам, бары аңарга гына карап, аның артыннан гына ияреп, мин көннәремне үткәрәм. Ул да миңа гына карый, минем өчен генә балкый кебек… Инде баер алдыннан әнә шул ком өеме артына яшеренгәч, аның соңгы нурлары, минем куе кызыл йөземдә тын гына уйнап, акрын гына сүнәләр. Гүя төнгә каршы аерылышу алдыннан мине юатып китәләр. Ләкин мондый җылы рәхәтлек, тыныч куаныч белән тулы көннәр минем өчен гел генә булып тормый… Вакыт-вакыт нурлы күк йөзен ишелеп аккан болытлар каплап ала, авыр, салмак гөрелдәп күкләр күкри, кара-зәңгәр болытларны телгәләп үткән яшен туктаусыз яшьнәп тора һәм, иртә-кичләрен туктамастан, өзлексез яңгыр ява… Мин ышык урынымда башымны иеп кенә утырам. Дөнья буш кебек… Тик кайдандыр, якыннан гына очып үткән юеш карганың авыр гына селеккән канат тавышы ишетелеп кала. Менә шулай үтә минем көннәрем. Сез тагын бу юләр тормышыннан зарлана дип уйлый күрмәгез! Һич юк! Мин бит тере! Ничек мин тере булуымнан зарланыйм ди! Бәлки, сезне минем үсеп утырган урыным гаҗәпләндерә торгандыр? «Кем бу мәкне чокыр төбенә төшереп утырткан?» – дип уйлыйсыздыр.

Ләкин яхшылап тирә-ягыгызга карагыз! Нәрсә күрәсез? Коточкыч хәрабәләр! Бөтен әйләнә-тирәдә котырып үскән алабута, кычыткан, әрекмән, шайтан таяклары… Шулар арасында ватык кирпеч өемнәре, кара кисәүләр, ялгыз моңаеп утырган морҗалар, савыт-саба ватыклары, кием сәләмәләре, китап битләре, тагын әллә ниләр, әллә ниләр… Әгәр чынлап эзләсәгез, сез бу урында балалар имезлеге дә табар идегез… Менә болар барысы да – бу җир өстеннән үткән шомлы дәһшәтнең эзләре!.. Сез беләсез инде: бу шомлы дәһшәт, бу рәхимсез явызлык безнең җир өстенә көнбатыштан килде.

Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. Без – мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре, чия-ләр – аның ямьле бизәкләре, аның тәмле җимешләре идек. Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек… Безнең нәкъ уртабызга ул – көнбатыштан килгән ерткыч вәхши – авыр бомба ташлады. Без янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргытылдык. Бу күз ачып йомганчы булды… Соңра төтен һәм тузан таралды. Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан бернәрсә дә булмагандай балкый иде. Мин инде аны яңа урынымнан күрдем, башка бернәрсә дә күрмәдем һәм күрергә мөмкин дә түгел иде… Бомбаның ватыклары, бәлкем, җиргә коелып бетәргә өлгермәгәндер, мин – бердәнбер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып үскән урынымда!.. Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар…

Кызганыч хәшәрәтләр!

Кеше, нигә сез шулкадәр миңа сокланып карыйсыз? Мине оялтасыз… Яшерә алмыйм, сезнең карашыгыз шулкадәр тансык миңа… Сезнең әнә шунда, югарыда басып торуыгызга да әйтеп бетергесез шат идем. Ә сез, иренмичә, минем яныма төштегез. Менә өстемә иелдегез, менә калтыранган олы кулларыгыз белән, сакланып кына, мине тотып карыйсыз! А, Кеше, рәхмәт сезгә, рәхмәт!.. Ком өстендә калган эзләрегез минем өчен миһербанлы үтүченең җылы тыны белән йөземә сулаганын һәрвакыт исемә төшереп торган иң кадерле эзләрдән булыр. Моннан соң мин бер кояшка, бер сезнең эзләрегезгә карармын. Чәчәгемнең һәр яфракчыгы белән сезгә исәнлек, сезнең туган илегезгә, гөлбакчаларга кайтуыгызны иртә-кичләрен тели торырмын. Сез белсәгез иде: без, чәчәкләр, кешеләрне ничек сөя, ничек алар янында булырга ярата идек! Кайчандыр ак пәрдәләр җилфердәшкән тәрәзәләр эченнән яңгыраган дәртле тавышларын, шат көлүләрен, моңлы җырларын сөенә-сөенә тыңлый идек. Сылу кызларның ак куллары белән безне өзеп алып, дәртләнеп тибрәнгән күкрәкләренә кадаганда, без ничек бәхетле була идек! Шат балаларның бәйрәмнәрдә, мәк сипкән ак булкалар күтәреп, бакча сукмакларында чабышып йөрүләренә сокланып караудан туймый идек… Әйе, әйе, мин ышанам, мин тормышның мәңге бетмәве, чәчәкләрнең кешеләрдән бервакытта да аерылмавы белән бәхетлемен, мин ялгызлыгымнан һич тә зарланмыйм!

– Кеше, сез китәргә җыенасыз! Сездән аерылып калу авыр миңа… Сез кичерегез мине… Бу тик вакытлы гына… Әйе, сез барыгыз! Хәерле юл сезгә! Ерак юлларыгызны җиңел үтегез!.. Сез көнбатышка таба барасыз! Сезне анда канлы сугышлар көтә булыр, һәр адымыгызны, бәлки, үлек гәүдәләр, кара кисәүләр аша атлап үтәргә туры килер. Ләкин мин – дөньяның матурлыгыннан туймаган, һаман да аны матур итәргә теләгән ялгыз мәк – сезнең һәр үткән адымыгыз артыннан чәчәкләр үсеп калуын теләр идем… Көл һәм каннан яралган чәчәкләрнең рәхмәте сезне мәңгелек дан һәм бәхеткә илтсен! Хуш, Кеше, хуш! Ак юл сезгә!

1944

КЕМ ҖЫРЛАДЫ?
(Хикәя)

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралтысы да юк – бар да җимерелеп беткән. Тик юллар буенда берничә кат юан бүрәнәләр түшәп һәм балчык өеп эшләнгән зур гына землянка ялгызы калкып тора… Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен –әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ләкин еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Янамы анда берәр зур авыл, туплар атышы шулай чагыламы – моннан карап белеп булырлык түгел.

Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә. Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз да тып-тын тора, әйтерсең казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр… Эшелоннарны томалап куйганнар диярсең, берсеннән-бер көлгән, сөйләшкән тавыш та ишетелми, төшеп-менеп йөрүче дә күренми. Тик араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгырашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып яталар, күрәсең.

…Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа… Ләкин бу хәл озакка бармый, тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына. Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм, һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый. Яткан урынын да, туташның кагылуын да, хәтта шприцның очлы энәсен дә ул инде тоймый…

Шулай үлем тырнагыннан ычкына алмыйча газапланып ята егет. Врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы беләләр. Бигрәк тә юл шартларында авыруның хәлен җиңеләйтү бик читен эш иде.

Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң егет тагын бер мәлгә һушына килде. Талган, инде бу дөньядан китә башлаган күзләрен ачты, вагон эченә сибелгән зәгыйфь сары яктылыкны, шул тонык яктылыкта басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрде. Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган көзге вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды. Кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды – эчәсе, бик эчәсе килә иде аның…

Шәфкать туташы моны аңлады, алюмин кружкадан аңа бер йотым су эчерде. Егетнең рәхмәт әйтерлек хәле юк иде, ул бары аз гына җылына төшкән күзләрен туташка күтәреп, кара керфеген генә сирпеп куйды.

…Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы, хәлсезләнеп, мендәр читенә авып төште. Шәфкать туташы, куркынып, тизрәк аның кулын алды, пульсын капшады. Әмма егет һушыннан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөньясы эссе томанга йотылса да, җыр… җыр калды.

Ә бу җыр чынлыкта бар иде, ул янәшәдәге эшелонның бер вагоныннан килә иде. Әгәр теплушка белән кызыл вагонның ишекләре бер-берсенә капма-каршы туры килгән булсалар, ишек яңагына сөялеп, кулларын шинель җиңнәренә тыгып җырлап торучы кыз, ихтимал, үзе дә күренгән булыр иде. Ләкин теплушканың аз гына ачык ишегеннән ут яктысы кыздан читкәрәк, кызыл стенага тар гына сары юл булып төшкән иде.

Күзгә күренмичә, берничә адымда гына җырлап торган кыз ялгызы гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы-мазар ишетелми иде. Ихтимал, ул төнге дежурда торадыр, шунлыктан, ахрысы, иптәшләренең татлы йокысын бозарга теләмәгәндәй, ничектер тыелып, әкренрәк җырларга тырыша кебек… Әмма аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде.

Кыз, үзенең ниндидер яраткан көен эзлиме, бер җырны башлый да, бетермичә, икенчесенә күчә, бераз җырлагач, туктап тынып тора, аннан тагын акрын гына башлап китә. Үзенә күбрәк ошаган кайбер көйләрне озаграк та җырлап куя, әмма ул кем дә булса мине ишетәдер дигән уйны күңеленә дә китерми иде, әлбәттә.

Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгел мени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры… Аһ, моңнардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!

…Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте. Аның хәтта тәне һавада йөзгәндәй җиңеләеп калды, акылы ничектер бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште. Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде.

…Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:

 
Сарман буйлары, ай, киң ялан,
Печәннәре җитәр берзаман шул,
Печәннәре җитәр берзаман…
 

Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә, имеш. Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан покосларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Хәтта бер мәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән, җылы туфракка яланаяк баса-баса китеп бара кебек, ә каршысына киез эшләпә кигән, таякка таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек.

Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:

 
Кояш бата, айлар калка,
Бик ямансу шул чакта…
 

Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.

– Әнием, әнием! – ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән, сыгылып, терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр. Шәфкать туташы кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.

Шул чакта кыз тирән бер сагыш белән:

 
Инде кемнәргә карармын,
Өзелеп сагынганда… –
 

ди.

Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш:

«Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә алай дисең, нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич!»

Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назланып, зарын әйтә кебек:

 
Сагынам үзем, юлда күзем,
Саргайды нурлы йөзем…
 
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Юк, юк, бүтән аерылу юк. Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!.. Менә алар, җитәкләшеп, ашыга-ашыга, Идел тавына менәләр, имеш. Тау бик биек икән, туктап-туктап тын алалар, кулларын җибәрмичә, сүзсез генә бер-берсенең күзләренә карап, бәхетле елмаялар, тагын кузгалып китәләр… Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт аларга! Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар…

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте – егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъездга җитеп туктады. Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага салып чыгардылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмделәр. Күмеп беткәч, туфрак өеменең башына кечкенә фанер кадакланган казык утыртып куйдылар. Фанерга кара буяу белән егетнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган иде. Күмүчеләр, башларыннан салып, кабер әйләнәсендә бераз тынып тордылар да аннан барысы берьюлы вагоннарына таралдылар.

Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.

Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге са-лынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

1956
149 ₽
Возрастное ограничение:
16+
Дата выхода на Литрес:
05 марта 2022
Объем:
611 стр. 3 иллюстрации
ISBN:
978-5-298-03832-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

С этой книгой читают